Кайту - Кәбиров Марат 3 стр.


– Ә минем утырып та йөргән бар, – диде Тәнзилә исе китмәгәнгә салынып, һәм ахирәтләренең шикле карашын тоеп өстәп куйды, – Болар безнең туганнар.

Кызларның күзләре маңгайларына менде, тик бераздан урыннарына төшеп утырды да йөзләрендә елмаю пәйда булды. Мәсхәрә үк түгел инде, шикләнүле елмаю, ә тагы да дөресрәге ышанмауны аңлатучы елмаю. Тәнзилә әлегә хәреф танымый иде, әмма кызларның йөзен ул китап кебек итеп укыды. Ышанмыйлар.

– Шыттырасың син, – диде Ольга күзләрен чекерәйтеп, – Туганнарыгыз булса, сезгә туктарлар…

Ул сүзен әйтеп бетерәлмичә күзләрен акайтып тынып калды. Берчә ахирәтләренә, берчә Тәнзиләгә карап алды да кабат машинага төбәлде.

– Вәт, сиңа мә!

Машина күперне чыгып бераз барды да Тәнзиләләрнең капка төбенә барып туктады. Аннан өч кеше төшеп капкага юнәлде, бераздан хәрби киемле кеше дә төште һәм машина ишеге төбенә басып тәмәке тартырга тотынды.

– Әйдә, тагын утырып күрсәт шул машинага, – дип астыртын елмайды Наташа, – Туганнарыгыз булгач.

Тәнзилә танавын тартып алды да ахирәтләренә күз йөгертеп чыкты. Һәм елмайды:

– Әйдәгез, сезне дә утыртам.

– Юк, без карап кына торабыз, – диде Наташа.

Катя белән Ольга да аны хуплады:

– Үзең генә утыр. Теләсәң соңыннан чакырырсың.

– Һи, куркаклар! – дип Тәнзилә машина янына йөгерде. Үзенең дә күңелендә бераз курку бар иде, бөтенләй күргән-белгән абыйлар түгел бит, кем утыртсын инде сине шундый машинага. Якынрак китерсәләр ярый әле, куып җибәрергә дә күп сорамаслар.

Шунда ул хәйләләшергә булды. Йөгереп килде дә тәмәке тартып торган хәрбинең ботларыннан кочаклап алды. Һәм башын өскә күтәреп елмайды да:

– Абый, машинаңа утырт әле, – дип пышылдады, – Иптәш кызлар белән бәхәсләштек, алар карап тора. Утырт инде абый, азга гына…

Шушылай итеп ботыннан кочаклап алса, әтисе һәрвакыт Тәнзиләгә юл куя, ул теләгәнне үти торган иде. Бу юлы да шулай булыр әле, шулай булырга тиеш. Әмма машина алдында торган абый аның әтисе түгел иде. Ул бер мәлгә бу көтелмәгән хәлдән аптырап калды. Аннан соң йөзенә чиркануга тартым бер хис калкып чыкты. Аякларын буташтырып кызның кулларыннан арынырга тырышты. Алай гына булмагач, бераз иелә төшеп кызның кулларын ычкындырды.

– Кит моннан маңка танау!

– Абый, машинага…

– Син нәрсә, әйткәнне аңламыйсыңмы? Югал күземнән! – дип ул кызны төртеп җибәрде.

Тәнзилә тигезлеген югалтып берничә чалыш адым атлады да җиргә барып төште. Әмма шундук сикереп торды, елга буендагы ахирәтләре ягына карап алды. Күрделәр инде болар. Ирештерерләр, күз дә ачтырмаслар инде. Юкка гына алдашты әле ул. Ярый, нишлисең инде… Тәнзилә өс-башын какты да башын иеп, ихатага атлады. Тик өйдән кемнәрнеңдер чыгып килүен күреп, капка читендәге эскәмиягә барып утырды.

Сөйләшмичә генә капка алдына чыктылар. Килүчеләрнең йөзендә битарафлык иде. "Барсы да хәл ителгән, без берни дә эшли алмыйбыз." Әтисе дә күңелсез. Шулай да ул кәефе юклыгын сиздермәскә тырыша. Әнисенең йөзендә чиксез борчылу, ул менә-менә елап җибәрер сыман. Капка алдына чыккач, әнисе түзмәде, әтисен муеныннан кочаклап алды да йөзен аның күкрәгенә кадады.

Килүчеләр моны беркадәр күзәтеп торды. Елау тавышы ишетелгәч, берсе әйтеп куйды:

– Вакыт.

Аңа икенчесе кушылды:

– Әйдә, озакламагыз.

Әтисе әнисенең куеныннан арынып, аның күзләренә карады:

– Елама, … . Нык бул, – һәм елмайгандай итте, – Тикшерерләр дә җибәрерләр. Ялгышлык килеп чыккан инде монда.

Һәм кинәт кенә хәрәкәт ясап Тәнзиләне күтәреп алды. Нык итеп кысты. Нык та, назлы да итеп. Кызының битләреннән үбеп алды. Һәм чәчләре белән аның битен кытыклатты да Тәнзиләгә карап елмайды:

– Югалтып торма, кызым. Мин тиздән кайтып җитәрмен, – Һәм Тәнзиләнең сытылырга маташуын күреп өстәп куйды, – Елама, кызым. Беркайчан да. Көчле бул.

– Ә кайтмасаң? – дип эләктереп алды әнисе, – Кайтмаганнар да күп бит хәзер…

Әтисе Тәнзиләне җиргә төшерде дә әнисенә борылды:

– Кайтырмын, – дип елмайды ул, – Минем бер гаебем дә юк бит.

– Җитте! – дигән кырыс тавыш ишетелде, – Китәргә вакыт.

Ул ым какты һәм һаман машина янында торган хәрби килеп, әтисен култыклап алды. Икенче ягыннан өчлекнең фуражка кигәне эләктерде һәм култыклап машинага алып киттеләр.

Әнисе бераз катып басып торды да кинәт һушына килеп:

– Юк, – дип кычкырды, – Юк, алып китмәгез!

Һәм машинага ташланды. Әтисен арткы ишектән кертеп утыртканнар иде инде.

– Калдырыгыз. Аның гаебе юк.

Машинаның арткы ишегенә үрелдем генә дигәндә әнисен теге хәрби киемле кеше тотып алды да читкә этәрде. Тик әнисе бирешергә теләмичә, тагын ишеккә ташланды. Бу юлы хәрби аны көч белән этеп җибәрде, әнисе тигезлеген җуеп егылып китте, торырга, машина артыннан иярергә омтылды, әмма аның кузгалып китүен күреп хәлсезләнеп кабат җиргә егылды һәм үксеп еларга тотынды.

Тәнзилә йөгереп барып әнисенең муеныннан кочаклап алды, юатырга теләп чәчләреннән сыпырды. Әнисе дә аны кочаклады, тик үксүеннән һаман туктый алмады, аңлаешсыз тавыш белән:

– Кызым… Балакаем… – дип ыңгырашты.

Машина күперне чыккан иде инде. Тәнзилә әнисенең куеныннан арынып, аның артыннан йөгерде. Ни өчен шулай иткәндер инде ул, хәзер төгәл генә әйтә дә алмый. Тик беркадәр вакыттан буыны йомшарып киттеме, берәр нәрсәгә абындымы, урам уртасында тәгәрәп барып төште. Кайсыдыр җире авыртты бугай, күзеннән утлар күренде. Тик кыз аңа игътибар бирмәде. Тиз генә сикереп торды да машина артыннан ташланды. Ул инде күренми иде. Тик Тәнзилә белә, кәнсәләргә туктап китәргә мөмкиннәр.

Чынлап та шунда туктаганнар иде. Машина эчендә беркем дә юк. Тәнзилә баскычтан менде дә бер мәлгә тынып калды һәм бөтен кыюлыгын җыеп ишекне тартты. Ишек ачылмады. Тагын… Тагын… Юк. Ишек эчтән бикле иде.

– Әти! – дип кычкырды ул җан өзгеч тавыш белән, – Әти!…

Шунда кылт итеп пожар каланчасы исенә төште һәм ул утар аша йортның артына чыгып каланча баскычына үрмәләде. Тәрәзәдән барсы да күренеп тора иде. Кәнсәләр түрендәге кителгән тәре рәвешендәге өстәл артында эшләпә кигән абый утыра, калганнары ике яклап урнашкан. Монда әле әтисен алып киткән кешеләр генә түгел, тагын кемнәрдер бар. Ә әтисе – ишек төбендәге как урындыкта. Аннан нәрсәдер сорыйлар, тик ул башын чайкап кына җавап бирә. Кызганыч, сүзләрен ишетеп булмый.

Шул рәвешле озак кына дәвам итте. Юк, шул рәвешле түгел, теге абыйларның хәрәкәтендә ниндидер кискенлек, үртәлү барлыкка килде. Алар кычкырышалар иде бугай. Бераздан кайберләре ишекле-түрле йөренеп алды. Түрдә утырганы берничә тапкыр өстәлгә сукты. Әтисе урыныннан кузгалмады, ул кычкырмады да бугай. Һәрхәлдә, Тәнзиләгә ул бик тыныч кебек тоелды. И-и, әтисе шундый инде аның, Тәнзиләгә дә бер тапкыр кычкырганы юк…

Кинәт нәрсәдер булды. Өстәлнең ике як читендә басып торган ике хәрби ике яклап әтисен култыклап алдылар да үрә бастырдылар. Берсе аның артына төшеп кулларын каерды, икенчесе алга чыкты да йодрыклап эченә сукты. Тагын… Тагын… Һәм ул әтисенә терәлеп диярлек килеп басты да кычкырырга тотынды. Тавышы ишетелмәсә дә аның зур ачылган авызы, киерелгән муен тамырлары шуны күрсәтә иде. Кинәт нәрсәдер булды, хәрби бөгелеп төште, хәзер аның аркасы гына күренә иде. Бераздан ул торып басты да пистолет тартып чыгарды һәм аны әтисенең маңгаена терәде.

Тәнзиләнең йөрәге жу итеп куйды. Бу хәшәрәтләр әтисен атып үтерергә дә мөмкиннәр икән бит. Ярдәм итәргә кирәк! Тәнзилә ярдәмгә ашыгып, баскычтан сикереп төште… Һәм аягы нәрсәгәдер эләгеп китте дә лап итеп җиргә егылды. Күз алдында утлы шарлар биешеп алды, дөнья караңгылыкка уралды.

Һушына килеп күзләрен ачуга, башы авыртуын тоеп капшап карады. Кан-фәлән юк бугай, әмма бәрәңге зурлык булып күбеп чыккан иде. Аягына басарга итте, тик авыртуга чыдамыйча ыңгырашып куйды. Аягы да шешеп чыккан иде. Шулай да ул аксаклый-аксаклый каланча баскычына кабат менде. Кәнсәләр эчендә кеше юк иде. Титаклап алгы якка чыкты. Машина да юк иде. Кәнсәләр алдында каравылчы Хәтмулла бабай гына тәмәке тартып утыра.

– Һәй, бәләкәч, кайдан килеп чыктың син? – диде ул кызны күрүгә һәм көрсенде, – Әтиеңне алып киттеләр шул, балам. Мировой кеше! Син кайгырма, кызым, кайтыр әле ул. Кайтыр…

Хәтмулла бабайның сүзләре дә матур, тавышы да ягымлы иде. Тәнзилә үзенең ничек елап җибәргәнен дә сизми калды. Һәм мышкылдый-мышкылдый урам буйлап китте.

Ул еламый тагын кем еласын инде. Әтисен кыйный-кыйный кайдадыр алып киттеләр, әнисе капка алдында үксеп калды, үзенең башы күпкән, аягы шешкән, күңеленә төер утырган. Көтмәгәндә-уйламаганда башына ишелеп төшкән шушы хәлләргә еламыйча ничек түзеп булсын. Ун яшь кенә ич әле аңа. Ун да тулып җитмәгән.

5

"Югалтып торма, кызым. Мин тиздән кайтып җитәрмен", – дип китсә дә әтисе кайтмады. Әнисенең өзгәләнүләренә караганда, ул тиз генә кайтмаячак иде. Хәер, Тәнзилә үзе дә күрде ич аның кемнәр кулына эләгүен. Авылдан чыкканчы ук кыйный башлаганнар икән, үз ояларына алып кайткач, бернидән дә тайчынып тормыйлар инде. Боларны уйласаң, шулкадәр кыен була, тамакка төер, күзгә яшь тыгыла. Үзеңне бөтен галәмдә берьялгыз, яклаучысыз калгандай хис итәсең.

Хәер, ялгызлык хистә генә түгел иде. Тәнзиләнең ахирәтләре дә бераз читләшә башлады. Әтисе китеп бөтен эш үзләренә өелеп калгач, кызның буш вакыты бик булмады да. Сирәк-саяк уйнарга чыккан вакытларында, ул килеп бераз тору белән ахирәтләре ниндидер сәбәпләр табып таралышып бетә икән бит. Кызның әле моңа игътибар иткәне юк иде. Бер мәлне әнисе зарланып алды:

– И, кызым… Икебез генә калдык хәзер… – диде ул Тәнзиләнең чәчләреннән сыйпап, – Ахирәтләрнең дә килгәне юк, күршеләр дә керми башлады. Үзем керсәм дә йөзләрен читкә боралар.

Менә шунда игътибар итте Тәнзилә. Аның ахирәтләре дә гел йөзләрен читкә бора икән бит. Үзе аларны эзләп өйләренә барган чакларда да әниләре тизрәк озатып җибәрергә ашыга:

– Эшләре күп әле аның, уенга чыга алмый, бар өеңә кайт, – диләр.

Барсына да Тәнзиләнең әтисен алып китүләре сәбәпче икән. Әллә аралашырга куркалар, әллә чынлап та дошман гаиләсе дип уйлыйлар. Алай да, болай да булырга мөмкин инде. Өстәвенә, әнисен көн аралаш диярлек кәнсәләргә чакыртып сорау алалар. Сиздермәскә тырышса да ул аннан хәлсезләнеп, төшенкелеккә бирелеп кайта. Ничек кенә булмасын, ялгызлык чынбарлыкта иде.

Ә бер көнне ишекне тибеп ачып өч кеше килеп керде. Күн курткадан булсалар да барыбер әтисен алып киткән кешеләр төркеменнән иде болар. Берсе әнисенең исем-фамилиясен сорады. Бу Тәнзиләгә хәтта кызык булып тоелды, кайда икәнен белеп килгән бит инде, нәрсәсен сорап торырга? Тик ул елмая алмады. Килүчеләр усал, катгый иде. Берсе шундук:

– Нәрсә белән шөгыльләнәсез? Советка каршы эшлисезме? – дип өйне әйләнеп чыкты.

– Гомердә дә каршы булганыбыз юк, – дип акланды әнисе, – Алла сакласын…

– Алла сакламый, – дип кистерде килүче, – Ә сез аллага ышанасызмы?

Әнисе ни әйтергә белми төртелеп калды. Тик килүче катгый иде:

– Аллага ышанасызмы?

Тәнзилә әнисенең аллага ышануын, кеше-кара күрмәгән чакларда дога укуын белә иде. Шул ук вакытта ул күн курткалы бәндәләрнең дога укыган кешеләрне яратмаганлыгын да аңлый. "Алла сакласын", – дип юкка ычкындырды әнисе. Болар алдында алай ярамый иде. Хәзер, әнә, ни әйтергә белми аптырап тора.

– Ышанасыңмы аллага? – дип җикерде килүче.

Әнисе дәшмәде.

– Ярый, без әле бу хакта иркенләп сөйләшербез, – дип ысылдады килүче һәм иптәшләренә борылды, – Тентегез, бер нәрсәне дә читтә калдырмагыз!

Тентүчеләр өйнең астын-өскә китерде. Әтисенең киемнәрен, әнисенең күлмәклек ситсыларын, өйдәге китапларны, арурак савыт сабаларны капчыкларга тутырып алып чыгып киттеләр. Әнисе:

– Тимәгез. Совет властенә савыт-саба да дошман түгелдер ич, – диюенә килүчеләрнең башлыгы көлеп кенә җавап бирде:

– Ха-ха-ха! – Һәм ул җитди, кырыс, усал, котсыз кыяфәткә керә барды да әнисенең каршысына, терәлә язып ук, килеп басты:

– Тиздән сезгә боларның берсе дә кирәкмәячәк, – дип ысылдады.

Әнисе бүтән сүз әйтмәде. Бары тик тентүчеләр киткәч кенә исәңгерәп калган шикелле караватка килеп утырды да кычкырып елап җибәрде.

Тентүдән соң берничә көн үтүгә, әнисе эштән исерек абыйлар шикелле алпан-тилпән атлап кайтып керде. Аны күрүгә Тәнзилә куркып китте. Йөзе шиңгән бәрәңге шикелле җыерылып төссезләнеп калган. Иреннәре күгәргән. Күзләрендә – бушлык. Алар сиңа карыйлар һәм бернәрсә дә күрмиләрдер сыман. Пыяла шикелле. Куллары җиңелчә дерелди.

– Әни, – дип кочаклап алды аны кыз, – Әни… Нәрсә булды? Авырыйсыңмы әллә?

Әнисе караватка барып утырды да билгесезлеккә төбәлеп тын калды. Шул килеш озак утырды. Кызы ничек кенә өзгәләнсә дә берни дип тә җавап бирмәде. Кыймшанып та карамады. Озак утырды. Ярты мәңгелек узгач кына битараф тавыш белән:

– Эштән кудылар, – дип куйды, – Боҗра кысыла, кызым.

Тәнзилә ул төндә үзәк өзгеч тавышка уянып китте. Кайдан ишетелә икән дип беркавем тыңлап ятты. Әнисе иде бу. Кыз шәмгә ут алды да карават янына килде. Әнисе капланып яткан да сулкылдый:

– И, ходаем, ниләргә шулкадәр җәзалыйсың? Үзебезне кырау кебек кырдың инде. Ичмасам, баламны бәхетле ит.

Тәнзилә сак кына аның башыннан сыйпады:

– Әни

Әнисе аны ишетмәде.

– Әни! – кыз катырак эндәште.

Әнисе җавап бирмәде, бары тик елавыннан туктап чалкан әйләнеп ятты да еш-еш сулый, ыңгыраша башлады. Кыз аңа әндәшергә дип авызын ачкан җиреннән катып калды. Әнисенең күзләре йомык, ябык керфекләре арасыннан яшь саркыла. Тәнзилә башта берни аңламыйча торды, аңлагач үзенең дә күзләренә яшь эркелде. Әни! Ул төшендә елый иде.

Бик сиздермәскә тырышса да әнисе күз алдында кечерәеп, төссезләнеп калды. Өйдәге эшләргә дә кулы бармады бугай, эшләсә дә элекедәй дәртләнеп түгел, ә кирәк булган өчен генә эшләде. Ашауга да исе китмәде. Бары тик Тәнзиләгә генә игътибары артты, иркәләде, назлады. Бер дә юктан гына кочаклап алды, чәчләреннән сыйпады. Тәмлерәк ризык булса, кызын сыйларга тырышты. Ара-тирә моңланып, җырлап та алды. Монсы кызга гаҗәп тоелды, моңа кадәр әнисенең җырлавын ишеткәне юк иде бугай. Һәрхәлдә, ул аны шундый матур тавышлыдыр дип башына да китерми иде.

Ә бер төндә ишек шакыдылар. Алар лампага ут алдылар да бер мәлгә тынып калдылар. Ишек кагу тагын кабатланды. Тагын… Торган саен ул катырак, түземсезрәк булып ишетелде. Тәнзиләнең башында шатлыклы уй ялтлап китте: "Әти кайтты!" Моңа куәт биреп тышта ирләр тавышы ишетелде. Сүзе аңлашылмады, тик ирләр тавышы икәне билгеле иде. Тәнзилә сикереп торып ишеккә ташланды. Калтыранган куллары белән келәне ычкындырды. Ишектә күренгән ир-атны ул кочаклап алырга әзер иде. Әти!..

Ләкин ишектән узган ир-ат аны пордымсыз гына читкә этәрде дә өйгә үтте. Аның артыннан тагын ике ир иярде. Болар да кызга илтифат итеп тормадылар.

– Нигә ачмыйсыз? – дигән тавыш ишетелде өй эченнән, – Ни белән шөгыльләнәсез?

– Йоклый идек, – диде әнисе.

– Җыеныгыз! – дип боерды алдан кергән ир, – Вакыт җитте.

Бу сүздән әнисе бераз аптырап калды. Әле анда, әле монда барып тотынды. Шул рәвешле бераз тинтерәгәч, ашыга-ашыга киенә башлады.

– Туктале, барсы да әзер иде бит… Төенчегем кайда иде соң әле… – дип пышылдады үзе.

– Баланы да әзерләгез! – дип боерды ир.

Күрер күзгә кечкенә булып тоелса да Тәнзилә инде бала түгел иде. Ул хәзер күп нәрсәләрне аңлый, күпне белә. Шуңа әнисенең өлгерүен көтеп тормыйча үзе киенә башлады.

– Җылырак киенегез, – диде керүчеләрнең берсе, – Алмаш киемнәр дә алыгыз.

– Әзерләп куйдым барсын да… – Әнисенең тавышы аклангандайрак чыкты, – Менә монда аз гына икмәк калган иде, аны да алсам ярыймы?

Керүчеләрнең берсе баш какты.

– Ярый, алыгыз. Баланы хәзер үк ашатсагыз да була.

Әнисе нәрсәнедер исенә төшергәндәй:

– Ә… әйе, шул… – дип Тәнзиләгә икмәк сузды.

Кызның тамагы бик тук түгел иде. Соңгы вакытта ризык ягы начарайды. Әтисен алып киткәннән бирле туйганчы ашаганы юк. Әмма аның тамагыннан ризык үтмәде. Әлеге кешеләрнең төн уртасында килеп, кайдадыр алып китәргә маташулары барсын да оныттырды.

– Әни, кайда барабыз?

Әнисе аның аркасыннан какты:

– Белмим әле, кызым… Син аша, аша…

Тәнзилә кулындагы икмәкнең яртысын әнисенә бүлеп бирде.

Назад Дальше