Убырлар уянган чак - Кәбиров Марат 2 стр.


– Монда йозак икенче төрле. Без ачалмадык.

Мин сүзне дәвам итеп тормадым. Айрат белән икәү күп этлек эшләгән бар, шуңа мин бер нәрсәне яхшы беләм – безнең алда ачылмый торган йозак юк. Әле аның куркуына басым ясап гарьләндерәсем килмәде.

Көн болытлы булгангамы, караңгы тиз төште. Нәфисәләрнең чарлагына менү теләге көчле булса да Айратның ризалыгы булмагач, мин ныкышып тормадым. Үзем генә барырга шүрләдем, әлбәттә. Ни генә әйтсәң дә, уен эш түгел, чынлап та убыр-фәлән булып куюы да бар. Аннан соң, бүре мазар булса да… Кем кулыннан үлсәң дә яхшы түгел бит инде…

Караңгы төшә башлау белән безнең арттан чыгып кычкырдылар:

– Балалар, йокларга вакыт!

Без Айрат белән верандага урын җәйдек. Озак кына сөйләшеп яттык та иртәгә Нәфисәләрнең чарлагына менәргә сүз куешып йоклап киттек.

Төн уртасында мин кемнеңдер елаганын ишеттем. Ул веранда тәрәзәсен кага иде бугай. Торырга иренеп йокылы уяулы килеш озак кына тыңлап яттым. Ул төшкә дә, өнгә дә охшаш, тик кыз бала тавышы аерма-ачык ишетелә иде:

– Кертегез мине, зинһар… Һәлак итмәгез! – дип ялварды ул, – Мин бит бер гонаһсыз җан иясе. Бер кемгә дә бер зыяным тигәне юк. Зинһар һәлак итмәгез…

Мин бу тавышның өзгәләнүенә түзәлмичә иренеп булса да башымны күтәрдем. Күзем ачылмаган иде әле. Һәм йокыга әвәреп тагын мендәргә чумдым.

– Илһам, син дә кайттың мени?! – диде теге тавыш шундук мине танып, – Илһам, зинһар өчен миңа кара әле. Мин бит сине сагынып килгән идем. Кара инде миңа зинһар өчен… Мин бик авыр хәлдә, ярдәм ит син, дустым. Күрше кызына бер ярдәмең жәлме?!.

Мин көндез ярыйсы ук арыганлыктанмы, теләсәм дә башымны күтәрә алмадым. Дөресрәге, мин үземне торып утырган, тәрәзә янына килеп теге кызны таныган һәм аны ишектән керткән итеп тойдым. Барсы да нәкъ өндәге шикелле күренде. Ләкин моның барсы да төш булып чыкты һәм мин бер мизгел үтүгә ул тавышны яңадан ишеттем:

– Илһам… Керт мине үз яныңа…

Мин ул тавышның кемнеке икәнен дә таныдым хәтта. Бу безгә өй аша гына торган Зәлифә иде. Аның йөзен дә аерма-ачык күргән кебек булдым. Әмма менә-менә торып ишек ачам дигәндә, кабат йокыга талдым. Гүя, ниндидер көч миңа урынымнан кузгалырга ирек бирми иде.

– Илһам… Илһам… – дип ялынды һаман теге тавыш.

Мин башымны күтәрмичә генә аңа җавап бирдем:

– Зәлифә!.. Нәрсә булды сиңа, Зәлифә?..

Аның тавышында сөенеч чаткысы кабынгандай тоелды:

– Син мине таныдыңмы, Илһам?! Ач, дустым… Бер генә кара миңа…

Зәлифәнең беркайчан да “дустым” дип дәшкәне юк иде бугай, дип уйладым мин. Ул һәрвакыт Илһам гына ди торган иде. Шулай да ачарга кирәк. Бәлагә тарганда кеше нинди иркә исем белән атамас. Ачарга кирәк. Һәм мин тагы йокыга киттем. Тик шунда ук тәрәзә рамын тырмап кычкырдылар:

– Илһамм!..

Мин калкынып куйдым да торып басарга, күзләремне ачарга көч тапмадым. Ниндидер кошның канат какканы ишетелде. Башкача бернинди дә тавыш ишетелмәде.

Иртәгәсен кояш калку белән уяттылар. Айратка рәхәт, ул шундук сикереп торды да юынырга чыгып китте. Мин уянгач та башны күтәрергә иренеп яттым. Авылның иң алама ягы шул инде аның, кирәксә-кирәкмәсә дә иртән иртүк торырга мәҗбүр буласың. Бары тик Айрат кереп:

– Нишләп ятасың, шәһәр ялкауы!– дигәч кенә көчкә сөйрәлеп юынырга чыгып киттем. Харап инде, авыл эшчәне булып нәрсә майтаргандыр.

Юынып керүгә, кәеф күтәрелә төште. Айрат белән тиз генә чәй чүмердек тә картыйларга йөгердек. Картый инде күпер башына җитеп килә иде. Олы кеше булса да йоклап ятмаган, бездән иртәрәк кузгалган. Безгә чапырыш өйдә яшәгән Наилә дә киенеп-төзәнеп әнисе белән кайдадыр китеп бара.

– Кайда юлландыгыз болай таң белән?– дип каршылады картый аларны, – Районга-фәлән түгелдер бит…

– Менә, больницага барабыз әле… —Наиләнең әнисе кәефсез иде, – Кызның муенында ниндидер эз бар. Убыр-фәлән булмасын дим.

Наилә оялып башын түбән иде.

Картый кызның муенына күз салды да сорап куйды:

– Үзе нәрсә ди соң?

– Черки тешләде ди…

Мин пырхылдап көлеп җибәрдем. Кызларның муенындагы андый эзнең нәрсәдән барлыкка килгәнен яхшы беләбез без. Төшеп калган егет түгелбез.

Наилә миңа күз сирпеп алды да кып-кызыл булды. Тел кычтып тора иде, бер сүзсез кала алмадым:

– Ул черкинең исеме ничек соң?

Картый миңа сынаулы караш ташлады да сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Аннан соң, Наиләнең муенын җентекләбрәк караган булды:

– Юк, Хәдичә килен, баланың күңелен яралап йөрмә, – диде катгый итеп, – Убыр болай тешләми ул. Кычытканга-фәлән чагылгандыр…—һәм кызга борылды,– Мал куганда егылган идеңме әллә?

Наилә кыяр-кыймас кына баш какты.

– Менә шуңа охшап тора шул…—диде картый, кызны җитәкләп алып, – Әйдә, балам, кайтыйк.

– Рәхмәт инде, Фатима түткәй, – дип Хәдичә апа аңа иярде.

Без Айрат белән өйгә йөгердек. Кичә яңгыр коеп яуса да төне буе җилләгәнгәме, җир коп-коры иде. Мин нигә итек киеп чыкканыма үкенебрәк тә куйдым. Ләкин Зәлифәләр янына җитүгә барсы да онытылды. Аларның капка төбендә буылып ташланган биш сарык ята иде. Тирә-якта бернинди эз дә күренми. Хәер, бәлки, төнлә дә яңгыр сибәләп алгандыр. Ләкин сарыкларга бернинди дә убыр ябешмәгәне көн кебек ачык иде. Һәрхәлдә, мин укыган китапларда дөрес язылган булса. Сарыкларның барсының да муены чәйнәп ташланылган. Минем моның ише хәлләрне узган җәйләрдә дә күргәнем бар, һәм аның бүре эше икәнен яхшы беләм.

– Бүре булырга тиештер, – диде Айрат минем уйларны сизеп торган сыман, – Элек тә булгалады…

Ул арада күрше-күлән җыелып китте. Кем сарыгы икәнен шундук танып, Зәлифәләрнең ишеген шакыдылар. Эндәшүче булмады. Тәрәзәгә ябештеләр. Аннан соң кемдер өйләренә кереп урап чыкты да, беркем дә юклыгын хәбәр итте.

– Кайда киттеләр икән? – дип баш ваттылар, – Бәлки, алар да өйдә кунарга курыкканнардыр.

Тиздән мал врачы килеп сарыкларны ат арбасына салды да үләт базына алып китте. Монда кызык бетү белән мин картыйның сарыкларын карарга йөгердем. Ачкыч булмагач, койма ярыгыннан карарга туры килде. Барсы да исән иде.

– Аллага шөкер, —дип куйды Айрат, бабайларча итеп,—Безнекеләр исән икән әле.

Мин аңа тел күрсәттем.

Малларны көтүгә кугач, картый үз кагыйдәләрен урнаштырырга тырыша башлаган иде, мин аңа шундук каршы төштем. Тәрәзә капкачларын киереп ачып куйдым, ишекне бикләп йөрүдән баш тарттым. Убырлар кояш калыккач йөрми. Картый башта карышып маташты да азак кул селтәде.

– Ничек, менеп карыйбызмы?

Айрат иңнәрен генә сикертеп куйды.

– Менәбез, димәк.

– Дөрес эшләмибез бит, – диде ул аннан соң, —Алай итәргә ярамый.

–Алайса, син менмисең.

Айратның күзе шар булды. Тик ул бернәрсә дә дәшмәде. Мин абзар артлап кына Нәфисәләрнең ихатасына юнәлдем. Айрат та чарасыз булып миңа иярде.

Ишек йозагын ачу чынлап та бик җиңел булып чыкмады. Кулдагы ачкыч көлтәсен бик озак сайларга, ярардаен тапкач та хәтсез генә маташырга туры килде. Сәгатькә якын булашкач кына биреште ул. Без эчкә уздык. Веранда бүлмәләргә бүленгән, ә түбәсе такта түшәм белән ябылган, өй түбәсенә кайдан менәргә икәнне болай гына чамалау мөмкин түгел иде. Ике як чолан ишегендә дә ат башы кадәрле йозак тора.

– Тәрәзәдән генә керәсе калган, – дип пышылдадым мин, йозакларга ачкыч ярата алмыйча, – Ике тәрәзә алу, билләһи, җиңелрәккә төшәр иде.

– Ә күреп калсалар?..

– Ансы да бар шул…

Тагы бер сәгать чамасы маташырга туры килде. Тик моның бер файдасы да тимәде, өй түбәсенә керә торган урын бу бүлмәдә түгел иде.

– Юкка гына тотындык әле, – диде Айрат йончулы кыяфәт белән, – Уңар эш булса, шундук килеп чыгар иде.

– Нәрсә, әллә үзеңне шундук килеп чыкканмын дип уйлысыңмы?!. – Аның сүзе эчемне пошырып җибәргән иде, шуңа да ачуымны тыя алмадым, – Бер башлагач, ахырынача җитәбез инде.

– Ә анда чынлап та вампирлар булса?– диде Айрат, —Безнең бит бер корал да юк…

Мин тагы да тупас җавап бирмәкче булган идем, аның хаклы икәнен аңлап тыелып калдым.

– Ярый син бар әле, – дип елмайдым, – Юкка гына ияртмәгәнмен икән бит. Бар, тиз генә утын сараена барып ике усак таяк алып кил. Бакчага кереп бер-ике төп сарымсак йолкырга да онытма. Ә мин ишекне булаштыра торам.

– Менә шуны тот, – диде Айрат муеныннан догалы бетүен салып, – Мин юкта ул-бу булса, ярдәме тияр.

Мин аны кесәгә чумдырдым да йозакка иелдем.

– Кесәңә салма, муеныңа так!

Аның таләпчән тавышына буйсынмый мөмкин түгел иде. Мин бетүне муенга тагып, футболка өстеннән чыгарып куйдым.

Бу юлы йозак тиз биреште. Чардакка менә торган ишек тә нәкъ шушы якта, хәтта аның бүрәнәләргә кагып ясалган баскыч сыман нәрсәсе дә бар иде. Ләкин ишек ачык түгел, анда да йозак эленгән. Моны күргәч, мин авыз эчемнән генә сүгенеп куйдым. Әмма Халисә апаларның нинди курку эчендә яшәгәннәрен искә алып, барсын да аңладым. Аларның куркуы турында уйлауга үземнең дә бала җоннары кабарып чыкты. Берәр хикмәт бар инде монда, югыйсә кеше шулкадәрле йозаклар элә мени?! Ләкин башланган эшне дәвам итәргә кирәк иде. Мин буыннары йомшарып киткән аякларны көчкә сөйрәп, баскычка үрмәләдем. Инде менеп җиттем генә дигәндә кулдагы ачкыч идәнгә төшеп китте. Аның тавышы әллә нинди котсыз булып яңгырап, күңелгә шом өрде һәм үзем дә баскычтан оча язып калдым. Кабат менгәндә башлар әйләнгәндәй тоелды. Шушы ишек артында мине нәрсә көтә? Үлемме… Әллә ниндидер якты ачышмы? Мин соңгысына бик үк ышанып җитмәдем. Ләкин бу ишекнең аръягына карарга бурычлы икәнемне тойдым. Бу минем язмыш иде. Минем гомер шушы ишек аша үтә. Киләчәккә минем башка юл юк. Мондый югары уйлардан ничектер тынычланып калдым, хәтта бераз батыраеп та киткән кебек булдым. Хәер, батырлык түгел иде инде бу, калтыранган кулларың белән йозак тишегенә ачкыч тыгуны батырлыкка исәпләп була мени?!. Баштарак рәхәт булган икән әле ул, анда хет ачкычларны тиз сайларга мөмкинлек бар иде, ә хәзер кирәкле ачкычны кирәкле җиргә тыга алмыйча изаландым, күпме генә тыныч булырга тырышсам да бармаклар мине тыңламады, салкында күшеккәндәй булып дерелдәделәр. Ичмасам, Айрат та әллә кайда югалды. Агач тапмаган булып юри кермичә йөридер әле ул. Янымда мышнап торса да хәл булыр иде. Бәхеткә каршы артык интегергә туры килмәде, сигезенчеме-тугызынчымы ачкыч йозакны ачты. Мин җиңел сулап куйдым. Ләкин йозакны тартып алырга ашыкмадым. Айрат калдырып киткән бетүне кулыма алып өч тапкыр “Бисмилла…” – дип кабатладым. Куркыныч чакта белгәнеңне укырга кушалар бит, ә мин башка дога белми идем. Айрат килмәсме дип, тагын аз гына көтеп тордым да, ишекне ачып җибәрдем. Порхылдап тузан коелды. Мин аны убыр дип уйлаган идем, тузан гына икәнен белгәч тагын бер кабат:, Бисмилла!”– дип куйдым.

Чардак эче караңгы иде. Мин һәрвакыт үзем белән йөртә торган кечкенә кесә фонарен кабызып, өй түбәсенә күтәрелдем. Фонарьның сукыр уты ерак алмый икән. Түрдәрәк, тузанга каткан тәрәзә янындарак, таза гәүдәле бер ир басып тора. Мин тын алырга да куркып катып калдым. Тиз генә аска сикерергә кирәклеген дә, вампир кочагыннан мине фонарь гына саклый алмаячагын да яхшы аңлый идем, тик буыннар тыңлашмады. Убырлар үзенә караган кешене гипнозлый дигәннәре дөрес икән. Мин инде ник авылга кайтканыма, ник монда менгәнемә үкенеп бетә алмадым. Күңелемне чиксез сагыш уты телеп үтте. Әйе, барсы да бетте хәзер. Әти-әниемне дә, туганнарымны да, картыемны да, Айратны да, Нәфисәне дә башка дусларымны да мин беркайчан да, беркайчан да кабат күрә, күрсәм дә алар белән аралаша, бергә уйный алмаячакмын. Эх, ниләргә генә мендем икән монда. Нәрсә җитми иде миңа, үз башыма бәла эзләп йөрмәсәм.

Теге кеше селкенеп куйгандай булды.

– Илһам!

Мин тертләп киттем.

– Илһам, син исәнме?!.

Мин бу тавышны кайда ишеткән идем соң әле?

Нинди таныш тавыш.

– Илһам, ник дәшмисең?

Мин кинәт барсын да аңладым һәм җан әрнүе белән кычкырып җибәрдем:

– Айрат, кач моннан! Менмә монда! Кит!

– Илһам!

Кинәт кемдер баскычтан атылып менде дә очлы усак таяк тотып миңа аркасын куеп алдыма басты. Һәм аның фонаре нурыннан бөтен чардак эче яктырып китте. Тәрәзә янында басып торган “кеше” дигәнем – чардакка мендереп куелган иске киемнәр булып чыкты.

Мин исән калу шатлыгыннан да, үземнең куркумны яшерү исәбеннән дә кычкырып көлеп җибәрдем. Тик Айратның көлүдә исәбе юк иде.

– Котымны алдың, – диде ул, еш-еш сулап,– Мин бәлагә юлыккансың икән дип торам. Өйгә кереп фонарь алып чыктым менә. Ут юк иде бит…

Һәм ул да көләргә тотынды.

– Ә ул чынлап та кешегә охшап тора, – диде аннан соң, мине куркыткан киемнәргә ымлап, – Карыйк әле, эчендә берәрсе юк микән.

Без таякларны әзер тотып акырын гына киемнәргә якынлаштык. Айратның кулындагы фонарь җиңелчә дерелди иде, шуңа күрә бөтен дөнья селкенгән сыман тоела. Теге киемнәр дә җиңелчә генә хәрәкәтләнеп куйды. Тик без кирегә китә алмый идек инде. Бер-беребезгә караша-караша алга шуыштык. Киемнәр янына җиткәч, бертын катып тордык та икебез дә берьюлы таякларны батырдык. Тәннәр эсселе-суыклы булып китте, убыр тәненнән агып төшкән лайлалы кан өстебезгә чәчрәгәндәй, беләкләребез буйлап агып төшкәндәй тоелды. Ләкин бернәрсә дә юк иде. Иске киемнәр эленгән җиреннән ычкынып, идәнгә генә таралды. Шулай да без көтелмәгән куркынычка әзерләнеп бераз тын тордык.

– Карале, табут,– диде Айрат бераздан, почмактагы нәрсәгә күрсәтеп һәм фонарен шунда яктыртты. Ярымкараңгыда чынлап та табутка охшап тора иде ул, асылда сандык булып чыкты. Һәм без көлеп җибәрдек. Тик шундук икенче уй килде:

– Бәлки, убыр шушы сандыкта йоклыйдыр?

– Әйдә, ачып карыйбыз.

Болай диюнең кирәге юк иде инде, мин сандыкның капкачын күтәргән идем. Анда яткан кеше гәүдәсен күрүгә, Айратның кулыннан фонаре төшеп китте. Мин бөтен көчемне туплап очлы таяк белән сандык эчендәге убырга кададым. Бер кабат… Ике… Өч… Мин инде үз-үземне белештерми идем. Кинәт кемдер сандык эченә яктыртты. Бу Айрат иде. Мин вампирны үтергән арада, ул фонарен табып өлгергән икән. Ут кабынуга без икебез дә катып калдык. Сандык эчендә Нәфисәнең бәләкәй чакта әтисе алып биргән йомшак курчагы ята иде.

Бездә инде көлү кайгысы түгел иде. Үзебезне ахмакның да ахмагы итеп тойдык. Курка-курка юк белән маташудан күңелне гарьләнү тойгысы әрнетте.

– Монда бернәрсә дә юк, әйдә, төшәбез, – диде Айрат, өметсез бер тавыш белән, – Юкка гына гомер үткәрдек. Картыйга су китерик лутчы.

Мин аңа карыша алмый идем. Икебез дә ишек авызына килдек. Кинәт Айрат туктап калды:

– Ишетәсеңме?

Мин сулыш та алмый тыңларга керештем. Хәер, сулыш алсаң да ишетелә иде ул. Ууууууууууу… Шшшшшшшш… Бу теге шомлы аваз иде. Елгалардагы чоңгылны хәтерләтеп һава кайный, һава бөтерелә. Вакыт-вакыт ул ысылдауга әйләнә Һәм тагын улауга, үкерүгә күчә… Без тавыш ишетелгән якка карап катып калдык та сихырланган кешеләр сыман озак тыңлап тордык. Менә-менә УЛ килеп чыгар да канатларын җәеп өстебезгә ташланыр сыман иде. Айрат фонарен шул якка төбәде. Бер-беребезгә карашып алдык та акырын гына тавышка табан шуыштык. Бер нәрсә дә күзгә күренмәде. Ләкин тавыш… Тавыш үзе мәтдаләшеп безнең тәнебезгә тиядер, тәнебезнең һәрбер күзәнәге аша үтеп җаныбызны яулыйдыр сыман иде. Без инде иң читкә җитеп, гәрничнең эченә күз салдык. Бер ни дә юк. Хәер… Юк, шешә генә икән… Төбе төшкән шешә… Бер мәлгә икебез дә катып калдык. Тирә-якта бернәрсә дә юк, ә тавыш ишетелә иде.

Кинәт икебез дә дертләп киттек.

– Җен бит шешә эчендә! – дидем мин, зур ачыш ясагандай. Һәм шешәгә үрелдем.

– Курай!—дип кычкырды Айрат, нәкъ шул ук вакытта шешәгә кулын сузып,—Курай!

Без икебез дә берьюлы шешәне тартып алдык һәм шундук тавыш тынып калды. Бер-беребезгә шат елмаеп караштык та аны кабат урынына куйдык. Тавыш дәвам итте. Без шулай шешәне бер куеп, бер алып хәтсез вакыт үткәрдек.

– Җил искәндә генә улый иде шул, – диде Айрат үз ачышына үзе ышанырга теләгәндәй, – Хәзер аңлашылды инде. Күрәсеңме әнә теге тишекне. Җил шуннан керә дә монда икеләтә көчәя, аннан соң шешәгә өрә. Хас та курай кебек…

– Аңлашылды. Әйдә.

Нәфисәләрнең өй түбәсеннән төшкәндә без үзебезне батыр да, акыллы да, матур да итеп тойдык. Өсләребез шыр тузан булып бетсә дә, көннәр якты, күңел күтәренке иде. Ишекләрне кабат бикләргә дә, коелган тузанны сөртеп алрга да онытмадык. Ни генә әйтсәң дә, юк-бар кеше түгел, ә нәфисәләрнең йорты. Ә Нәфисә… безнең күрше!..

Назад Дальше