– Әни! Әнием!
Һәм печән өстендә яткан гәүдәне барып кочаклады. Мин дә, барсын да онытып, шунда атылдым. Бу, чынлап та, туган апа иде. Тик ул базда үлеп яткан картый сыман боздай салкын, һәм, кешедән бигрәк, курчакны хәтерләтә иде.
– Әни! Үлмә! – дип үкседе Айрат, аны кочаклап, – Терел, әнием! Терел!
Мин мондый коточкыч күренеш алдында көчсезләнеп катып калдым. Мин нәрсә эшләргә кирәген дә белми, белсәм дә берни дә эшли алмас идем. Айратның әнисе үлгән иде. Ул вампирга әйләнгән иде.
– Әни! Әнием! – дип үкседе Айрат, —Әнием, үлмә инде…
Туган апа кинәт күзләрен ачты. Аның күзләре ниндидер сәерлек белән балкый, җанны өшеткеч бер ялкын булып яна иде. Иреннәрен кыбырдатып алды. Елмайды. Юк, бу елмаю түгел, бу гарипләрнең тартышуы, үзенең көчсезлеген тойган явызларның ыржаюы иде. Ул башын калкытып куйды һәм азау тешләре иреннәрен ертып бәреп чыкты. Айрат моны сизмәде.
– Әнием! – дип үкседе ул, – Әнием, бәгърем…
Туган апа Айратның муенына үрелде. Ләкин бу аңа бик авыр иде, ул тартышты, авызыннан ысылдауга охшаш аваз бәреп чыкты. Ләкин ул бирешмәде, калтыранган куллары белән Айратны кочаклап алды, ниндидер сукыр бер көч белән үзенә тартты. Кинәт аның йөзе шәм кебек эри башлады, Айратның җиңенә, аннан печән өстенә агып төште, ахырда бит сөякләре белән, тамуг утыдай янган күзләре генә торып калды. Һәм ул ялкынга уралды да шартлап тирә-якка чәчрәде.
– Әнием! – дип үкседе Айрат, сасыган ит лайласыннан юешләнгән печәнне учлап йолка-йолка, – Әнием!..
Мин нәрсә эшләргә дә белмәдем. Гәүдәм генә түгел, ә аңым да, хисләрем дә катып калган шикелле иде. Юк… алай да түгел… Мин бу халәтне берничек тә, бернинди сүзләр, бернинди буяулар, бернинди тавыш белән дә аңлата алмыйм… Аңлатасым да килми… Вакыты җиткәч, үзегез кичерерсез…
Кинәт сәндрә төбендә печән кыштырдады да кеше шәүләсе шәйләнеп китте. Мин аның базлап янган күзләрен күрдем. Күрдем дә карашымны читкә алдым. Күзләремне чатырдатып йомдым. Шул мизгелдә аңым уяндымы, әллә бөтенләй аңсыз рәвештәме, Айратның өстенә ташландым. Аны, куркудан котырынган хәрәкәтләр белән тарткалап, ишек ягына сөйрәдем. Аның моннан китәсе килми иде.
– Әни! – дип илерде ул, – Әникәем…
– Айрат! Һушыңа кил… Айрат, дим…
– Кит, дим… Китегез моннан! Шайтаныма олагыгыз! Әниемне кайтарыгыз миңа! Әниемне!!!
Без ярсып көрмәкләштек. Айрат миңа кызганыч иде. Аны монда калдырсам да, үзем белән өстерәсәм дә хәлен берничек тә җиңеләйтә алмыйм. Әтисе моннан ике ел элек кенә ферма малларын коткарам дип янып үлде. Хәзер менә – әнисе… Аның илереп кычкыруы җанымны телгәли, йөрәгемне әрнетә.
– Җибәр мине! Әнием янында калдыр! —дип үкси ул,– Миңа хәзер барыбер… Минем өчен барсы да бетте…
Тик мин аны монда калдырырга теләмим, дустымны югалтасым килми. Ләгънәткә юлыккан шушы авылда үземнең дә япа ялгыз каласым килми. Мин үз-үземне белештерми ишеккә сөйрим. Ул карыша, сәндрә киртәләренә ябешә, былтырдан бирле ятып басылган печәнне йолка. Мин бирешмим…
Кинәт дөнья убылды, без җәһәннәмгә очтык…
Күз алдында ут шарлары биешеп алды…
Авылның кыйпылчыклары күренеп калды…
Һәм барсы да кинәт юкка чыкты…
Бушлык.
Бушлык.
Томан.
Куе томан акырын гына таралды да маңгай уртасына куелган йомырка сарысыдай яктылык шәйләнде. Томан бөртекләренең гүләп өерелүен үле тынлык алыштырды. Чыдап булмаслык каты тынлык. Һәм шул тынлыкны ертып ягымлы да якты бер моң сузылды:
– Илһам…
Мин сискәнеп киттем.
– Илһам, син исән бит… Син бит исән, Илһам!
“Мин исән… Исән…”
– Илһам, үлмә! Ташлап китмә мине…
“Мин… исән… Мин Илһам…”
– Миңа син шундый якынсың… Мин сине… Илһам, мин бит сине… Эх…
“Нәфисә?!.”
– Мин бу, Илһам. Минем синнән аерыласым килми.
“Минем дә, Нәфисә…”
– Кил яныма, Илһам!
Мин күзләремне ачарга теләдем. Тик керфекләрем бер-берсенә бәйләнгән кебек иде.
– Кил яныма.
“Кайда соң син? Кайда син, Нәфисә?”
– Мин монда… Абзарга кер…
“Мин абзарга керәм. Хәзер керәм”
Торып басарга уйладым, тик калкыну белән кул-аякларымның чәнчелеп авыртуын тойдым. Тик Нәфисә янына бару теләге алдында болар кечкенә иде. Мин тешләремне кысып абзар капкасы ягына тәгәрәдем.
– Минем сине югалтасым килми, – дип пышылдады назлы тавыш,– Яныма мен, Илһам.
Шушында гына баскыч булырга тиеш иде. Мин кулларым белән капшанып аның аратасын эзләдем. Озак эзләдем. Таптым. Аңа чатырдап ябышып өскә шуышырга тырыштым. Тик хәлем җитмәде, озак кына асылынып тордым да көчсезлегемә рәнҗеп түбәнгә шуып төштем.
–Илһам, мен яныма, җаным!
“Мин менәлмим, Нәфисә. Үзең төш. Мин… менәлмим…”
–Мин төшәлмим, Илһам…
“Төш!”
–Син шундый җебек егет мени?!
Әллә кайдан килгән кодрәт белән керфекләремне аердым. Көн яктысы күзне телеп үтте. Тик Нәфисәнең сүзләре салган әрнү янында ул чүп кенә иде. Мин авыртудан һәм гарьлектән ажгырып баскыч аратасына ябышып торып бастым, әллә нинди сихри кодрәт белән югарыга үрмәләдем.
–Яныңа менәм,—дип ярсып елмайдым мин,– Тик бел, син минеке.
–Мин синеке, Илһам.
–Илһам!
Монсы әллә нинди сәер тавыш иде. Бу дөньяның бөтен моңын рәнҗетүче тупас тавыш.
–Илһам! Төш, анаңны!..
Инде кулым сәндрә тактасына җитте генә дигәндә, кемдер йолкып алды. Һәм мин тагын җиргә тәгәрәдем. Күңелдә ачы әрнү дә, рәнҗеш кенә иде. Тик бераздан бар да юкка чыкты…
* * *
–Егетләр, уянырга вакыт…
Танавыма ниндидер зәһәр ис килеп бәрелде дә бөтен дөньямны айкады, мин ирексездән тартышып куйдым, керфекләремә атылып чыккан яшьне сөртеп, күзләремне ачтым. Саргылт төскә кергән түшәмне күрүгә, танавыма тәмәке исе килеп бәрелде.
–Мин кайда?
Күршедәге караватка иелеп нидер эшләгән ир миңа борылганчы, аяк очымдагы китап шкафын, тәрәзә янындагы ярым җыештырылган өстәлне күреп өлгердем. Аның бер як читендә кечкенә мамык төргәге белән ниндидер флакон тора иде.
–Сез минем өйдә, – диде ир, кулындагы мамык кисәген өстәлгә куеп, – Хәлең ничек?
–Күңел болгана…
Минем бөтен ашаганым тамак төбенә килеп тыгылган иде инде.
–Ишек төбендә чиләк бар.
Мин шунда атылдым. Бары тик ашказанымны бушатып, күзләремнән бәреп чыккан яшьне сөрткәч кенә үземнең шыр шәрә икәнемне абайладым.
–Киемнәрем кайда?
–Башта юынып ал, – Ир кулына комган тотып килеп җитте, – Әйдә, верандага чыгабыз.
Бу Һидиятулла абзый иде. Верандага чыккач, мин зур таска менеп бастым да, ул комган белән баштан-аяк коендырды. Сабынлап юынып алгач, тәнем җиңеләеп калды. Бары тик аяк-куллардагы җиңелчә авырту белән башымдагы гүләү генә бетмәде.
–Менә, – диде ул, кайдандыр күлмәк-ыштан алып чыгып, – Артык зур түгел бугай. Үзеңнең киемнәреңне ихатага ташладым. Пычранып, сасып беткәннәр.
–Айрат кайда?
–Аны хәзер уятабыз.
Каешны ныграк кысып, балагын сызганып куйгач, Һидиятның чалбары таман диярлек булды, футболканың иңсәсе терсәккә төшә язып калды.
–Яныгыздан үтеп бара идем, сәндрәдән егылып төшкәнегезне күреп калдым, – диде ул, кулындагы нашатырлы мамыкны Айратның борынына китереп,– Подъем! Килеп карасам, икегезнең дә күзләре йомык, үзегез кем беләндер сөйләшеп ятасыз… Айрат, торырга вакыт!
–Без вампирны күрдек…
–Мин дә аптырадым аңа… Күрәсең, таң алдыннан ояларына кайтырга өлгермичә, якын тирәдәге караңгы урынга посарга мәҗбүр булганнардыр… Айрат, дим!
Айрат битен уа-уа торып утырды. Гаҗәпләнүдән зур акайган күзләре белән тирә-якка каранып алды.
–Нәрсә булды?
–Әйдә, юынып киләбез.
Айрат аксый-аксый Һидият артыннан иярде. Мин өй эченә күз йөгерттем. Моңа кадәр игътибарга алмаганмын икән, Һидият вампирлар барлыгын күптән чамалаган һәм аларны каршыларга әзерләнгән. Зәңгәрсулана барган тәрәзә төбе саен тышка каратып көчле пожекторлар куелган, алар янында берешәр өем очлы таяклар сөялеп тора, прус яңагына динни язулар эленгән. Хәтта газ болонын да өйгә кертеп куйган. Мич авызында биш литрлы канистр утыра, бензиндыр, күрәсең…
–Дөнья хәлен белеп булмый, бырат, – диде ул минем кайда караганымны тоеп, – Бөтен авылда күп булса ун-унбиш кеше калгандыр. Иртәме-соңмы, безгә дә чират җитәчәк. Ә убырлар көчле. Башта алар тәрәзәгә килеп ялыналар иде, хәзер үзләре һөҗүм итә башладылар. Алар үзгәрәләр. Көннән көнгә.
–Нәнәйне базда калдырмаска иде,– диде Айрат, безнең янга кереп, – Бәлки, ул үлмәгәндер…
–Хәзер соң инде… – Һидият тәмәке кабызды, – Соң…
–Бәлки, милиция чакырыргадыр? – дидем мин бу фикернең элегрәк башыма килмәвенә үкенеп,– Яки анда, башка берәр коткару хезмәтен…
Һидият елмаеп куйды:
–Киноларда гына тиз килеп җитә алар. Берничә җиргә шалтыратып караган идем, көлделәр генә. Үзебезгә тырышырга кала.
Айрат иреннәрен кысып куйды:
–Моның чынлап та өндә икәненә ышанасы килми…
–Ышанасыңмы-юкмы, ә сугышырга туры киләчәк, – диде Һидият, карават астыннан шланг төргәген алып, – Тиздән караңгы төшә, юкка вакыт үткәрмик.
Ул берничә метр шлангыны үлчәп кисте дә газ болонына ялгарга кереште. Нәкъ шул чакта ишекне нәрсәдер тырмап алды. Без катып калдык.
–Килделәр! – дип пышылдады Айрат, – Беттек…
Аның соңгы сүзеннән аяк астымда җир убылгандай тоелды. Тик тырмашу тагы кабатланды да ишек артында песи тавышы ишетелде.
–Мурка!
Һидият шланга кискән пычагын да куярга онытып ишеккә атлады.
–Ачма! – дип кычкырдым мин, – Вампир булса…
Тик Һидият мине ишетмәде. Келәне ычкындыру белән ишек ачылып китте һәм аннан атылып песи килеп керде. Һидият келәне кабат эләктереп песигә иелде:
–Мурка, кайттыңмы, бәләкәч…
Песинең күзләрендә ниндидер сәер нур уйнап китте. Моны Һидият та сизде шикелле, ул иелгән җиреннән бер мизгелгә генә тукталып калды да яшен тизлегендә песинең башыннан эләктереп алды. Аның хәрәкәтләренә күз иярмәле түгел иде. Һидият тагы бер мәл чүгәләгән килеш калды да акырын гына үрә басты. Лампочка яктысында җентекләбрәк карарга теләгәндәй сул кулын өскә күтәрде. Аның учында Мурканың өзелгән башы иде.
–Анаңны!.. – дип сүгенде ул, башны безгә дә күрсәтеп, – Аның бер тамчы да каны чыкмады…
Чынлап та песинең башында да, гәүдә өлешендә дә кан әсәре юк иде. Хәтта пычак та элеккечә ялтырап тора, әйтерсең, аның белән бернәрсә дә кисмәгәннәр.
–Анаңны!..
Һидият үзенә генә хас җитезлек белән ишекне ачты да песинең ике өлешен дә күтәрмәгә ыргытып, кабат келәләп куйды. Һәм тәрәзәгә төбәлде. Үзе уң кулы белән ишек яңагындагы төймәгә басып, күтәрмә утын кабызды.
Озак кына күзәтеп торды.
–Карагыз әле! Е-кы-лы-мы-ны!..
Без аның янына басып, тышка текәлдек.
Ике адым чамасы ераклыкта яткан баш белән гәүдә акырын гына бер-берсенә шуыша иде. Без ачкан авызларыбызны да йомарга онытып катып тордык. Озакламый баш белән гәүдә очраштылар да бергә ялгандылар. Песи аз гына хәлсезләнеп ятканнан соң торып басты, башын чайкап алды. Һәм берни булмагандай сыек караңгылыкка кереп югалды. Без баскан урыннарыбыздан кузгалалмый озак тордык.
–Анаңны фәлән итим!
Һидиятның ачулы тавышыннан без сискәнеп киттек.
–Ул ут яктысыннан да курыкмый! Анаңны… —Һидият сүнгән тәмәкесен тагы кабызды да, өстәл артына барып утырды, – Һәркемнең өендә песие бар. Алар кайтып хужаларын тешли ала. Сарыклар да кайтса… Алар ут яктысыннан да курыкмый…
–Тик Мурка сине тешләмәде… – дидем мин аның ачуын сүрелтергә тырышып, – Теләгән булса…
–Ул өлгермәде… Мин Мурканы бик ярата идем. Шуңа андагы үзгәрешне мәлендә сизеп калдым… Аз гына соңласам, тешли иде.
–Сәндрәдә аларны яктылык юк итте.
–Кояш нуры! – Һидият иңнәрен сикертеп куйды, – Алар миңа кичә дә килде. Ләкин лампочка яктысында эреп юкка чыктылар. Кырыклы лампочка яктысында! Бүген ул аны сизмәде дә…
–Синең прожекторлар бар бит әле…
–Дөрес! – Һидият Айратка борылды, – Берсен ишеккә каратып куй әле шуның. Бүгенгә, бәлки, ярдәме тияр. Ә иртәгә…
Без эшкә тотындык. Айрат прожекторлар белән булды. Мин өй ишеген келәләп, стенага сөялеп торган ломны махсус әзерләнгән чылбыр аша үткәреп, ишек яңагына аркылыга терәтеп куйдым. Һидият тәмәкесен сүндереп, газ боллоныннан ут сиптергеч ясады.
–Аучыларның кайтканы күренмәде, – диде Һидият, өй ишегенә догалы язу беркетеп, – Бу вакытка калгач, кайтмаслар да инде…
–Эх, ул убырларның оясын тапсаң иде…– Айрат ачудан тешләрен шыгырдатып куйды, – Белер идем ничек…
–Башта төнне үткәрергә кирәк әле…
–Әйе, – Һидият шкаф ишеген ачып белизна шешәләре тартып чыгарды, – Менә боларның капкачын тишә тор әле, Илһам. Ә син, Айрат, бензин тутыр…
Шешәләр әзер булуга веранда ишеген шакыдылар. Без тынып калдык. Дөбердәү тагы кабатланды.
–Килделәр…
–Сабыр итегез! – Һидият ишеккә атлады, тик шул мизгелдә тәрәзә кактылар, – Кем бар анда?
–Һидият абый! Ач! Коткар мине! – дип җаны өзелеп кычкырды бер кыз.
– Айрат, прожекторларны кабыз!
Ут кабынуга ук, тәрәзә челпәрәмә килде. Анда Наилә иде. Чәч-башлары тузган, елаудан күзләре шешенеп беткән, битләре сыдырылган.
–Зинһар өчен, тизрәк! – дип кычкырды ул, – Тизрәк!
Һидият рам калдыкларын бәреп төшерде дә күтәреп алырга теләп, Наиләгә сузылды. Айрат аның аягына барып ябеште:
–Вампир бит ул! Һидият абый… Вампир!
–Түгел! – Һидият аны тибеп очырды, Айрат прожектор өстенә барып төште. Бер мәлгә тәрәзә караңгылыкка чумды. – Илһам, ярдәм ит.
Һидият Наиләне тәрәзә төбенә бастырган иде инде. Кинәт ниндидер дәү кошның канат кагышы ишетелде дә күз ачып йомганчы юкка чыкты. Айрат торып басты. Прожектор нуры кабат сибелде. Төсе качкан Һидият кашларын җыерып безгә борылды. Аның кулында Наиләнең күлмәгеннән калган ертыклар гына иде. Ул аларны ачу белән идәнгә бәрде дә бер ни дә дәшмәде.
Авыр тынлык урнашты.
Үткән төндә Зәлифәне күргәннән соң мин дә Наиләне вампирдыр дип уйлаган идем. Менә бит ничек килеп чыкты.
–Гафу ит, Һидият абый… – диде Айрат еларга җитешеп, – Гафу ит…
Һидият аны кочаклап алды. Башыннан сыпырды. Аркасыннан сөеп куйды. Дәшмәде. Өстәл тартмасыннан шырпы каплары алып безгә таратып бирде.
–Прожектордан куркалар, – диде аннан соң, – Болай булса, иртәгәгә кадәр яшәячәкбез.
–Наилә жалкы, – диде Айрат, иренен кымтып, – Әгәр мин комачауламасам…
–Нишлисең, сугыш югалтусыз булмый…– Һидият елмайгандай итте, – Суыткычта кыярлар бардыр. Шуларны турый тор әле. Корсак ачты.
Мин стенадагы сәгатькә карап алдым. Бер тулып килә. Кояш чыкканчы биш сәгать калган. Биш сәгать вакыт миңа гасырлардан озын булып тоелды.
* * *
Һидиятның тынычлыгы безгә дә йокты. Прожектор уты алмас ераклыкта исәпсез шәүләләр күренә, алар әле кеше, әле кош кыяфәтенә кереп безгә якынаерга тырышалар, әмма элекрның көчле нурларына эләгү белән хәлсезләнеп кире чигенергә мәҗбүр булалар, тәкатьсезрәк кыланганнары эреп юкка чыга иде. Бу күренешне сәгатькә якын хәвефләнеп күзәткәннән соң, тынычланып калдык.
–Бүген исән калачакбыз, – диде Һидият, Айрат әзерләгән табынга утырып, – Ә хәзер капкалап алырга да мөмкин.
Өстәлдәге ризык мулдан булмаса да, бик тәмле сыман тоелды, хәер, картыйның коймагыннан башка бер нәрсәдә ашамадык ич, ансы да әле бөтенләе белән диярлек кире чыгып бетте. Кыярны суган белән бергә турап өстенә көнбагыш мае салсаң һәм күп итеп тоз сипсәң, телеңне йотарлык була икән. Без ашау ләззәтенә бирелеп, урамда – төн, ә тирә-ягыбызда бугазыбызга ябешергә торган вампирлар икәнен дә оныта яздык. Әмма алар безне онытмады. Әле веранданың караңгы почмагына килеп җәнҗал куптардылар, әле өй түбәсенә менеп сикергәләделәр. Тик без моңа артык игътибар бирмәдек. Өйне җимерә алмасларын да, җимергән хәлдә прожекторлар утына якын килмәячәкләрен дә яхшы белә идек. Өстәвенә кыяр тәмле, ә без ач идек. Ләкин вампирлар да ач иде. Ә без тәмле идек…
Туктаусыз дөбер-шатыр килгән тавышлар кинәт тынып калды. Без инде шау-шуга күнегә төшкән идек. Көтмәгәндә чолгап алган тынлык күңелгә шом өрде, ул каты да авыр да булып тоелды. Без калакларыбызны куеп тынып калдык. Һидият тәрәзә янына юнәлде.
–Алар китә, – диде ул бераздан, – Алар безне калдырып китә!
–Ура!
–Ура!
Ләкин Һидият шатланып кычкырырга ашыкмады. Ул тәмәке кабызды. Өй эченә күз йөгертеп чыкты. Кабат тәрәзә янына килде. Һәм сүгенеп куйды.
–Шайтан алгыры!
Без дә аның янына басып тәрәзәләргә капландык.
Борынгы хәрбиләр сыман тезелеп баскан сарыклар башларын түбән иеп безгә таба килә иде.