Яшəү белəн үлем арасында - Набиулла Хасанович Давлетшин 2 стр.


Без ике яклап юл читеннән барабыз. Ә юлдан немец танклары, солдатлар төялгән машиналар уза. Танкларның күбесенә немец солдатлары сырышкан. Алар шат. Безнең өстебезгә тәмәке төпчекләре атып китәләр. Кайберләре карбыз кабыклары ыргыта. Үзләре ниндидер хайван тавышы чыгарып көлешәләр.

Русски, капут-капут!  дип акыралар.

Менә бик түбәннән генә самолёт очып үтә, колоннаны буйдан-буйга күзәтеп уза. Түбәннән аңа немец солдатлары нәрсәдер кычкыралар, кул болгыйлар.

Минем белән янәшә баручы бер иптәш:

Безнең өстә очарга зур кыюлык кирәкми, син әнә тегендә, фронтка бар, канатыңны өтеп җибәрерләр иде синең, ди.

Юк шул, юк, өтмиләр. Өтсәләр, биредә киерелеп очып та йөрмәс иде ул. Күрәсең, алар көчле әле,  ди икенче иптәш.

Сүз шуннан артыкка сузылмый. Кем көчле дә кем көчсез хәзер каян беләсең? Хәзер бу турыда сөйләшүнең нигә кирәге бар? Без инде әсирләр. Безне каядыр алып баралар. Колоннаның як-ягыннан немец солдатлары безгә мылтыкларын төбәгәннәр. Күбебезнең аягыннан итекләре салдырылган, ременьнәр алынган, тик кайберәүләрдә генә противогаз сумкалары калган. Күбебез яланбаш. Барыбызны да сакал баскан. Читтән караганда, без бик карт булып күренәбездер, мөгаен. Ләкин безнең иң картыбыз да утыздан узмагандыр. Ә күбебезгә егерме ике-егерме биш яшь.

Безне бик кызу куалар. Әледән-әле «Шнель, шнель!» дигән тавышлар ишетелеп тора. Яралылар, хәлләре бетеп, һаман артка кала баралар. Ахырында, тәмам көчсезләнеп, юлга егылалар. Кинәт мылтык тавышы ишетелеп китә юл читендә безнең дус, җирне кочаклап, күзләрен йома. Колонна алга узган саен, юлда ятып калган солдат гәүдәләре күбәя бара.

Кайберәүләр, кинәт кенә сикереп, арыш кырына ташланалар. Ләкин фашист пулясы аларны шунда ук куып җитә. Иреккә омтылган йөрәк тибүеннән туктый. Арыш арасында тагын бер гәүдә аунап кала. Ә колонна өстендә «Шнель, русски, шнель!» дигән сүз һаман яңгырап тора Ул сүзләрне ишеткән саен, йөрәкнең кайсыдыр җирендә яра салына кебек.

Менә алда кечкенә генә авыл күренде. Дөресрәге, кайчандыр авыл булган да, хәзер инде нигезе генә калган утырып. Янып күмергә әйләнгән өйләр урынында, кабер ташлары кебек тырпаеп, шәрә мичләр утыра. Авылда җан әсәре күренми.

Колонна килеп җитәрәк, каяндыр шунда җимерекләр арасыннан бер әби белән бер кечкенә генә кыз килеп чыкты. Әбинең кулында чиләк, ә кыз кружка тоткан иде. Алар безгә су алып чыккан булганнар. Яннан атлаган немец солдаты йөгереп барды да әбинең чиләген тибеп аударды, кызның кулыннан кружканы алып, аяк астына салып таптады.

Русски, век, век!  дип кычкыра-кычкыра, әбине дә, кызны да куарга тотынды. Әби тиз генә китмәде. Яулыгының чите белән күзләрен сөртә-сөртә:

Улларым, балакайларым! Бер Ходай гына сезне коткарсын инде,  диде.

Бу карт ананың сүзләре әле дә минем исемдә. Бүген дә аның кайгылы йөзе күз алдымда тора. Рус анасы безгә үзенең иң соңгы ярдәмен күрсәтергә теләде. Бәлки, икенче көнне ул үз өенең кисәүләре өстенә ятып үлгәндер. Аның туфрагы каршында мин бүген башымны иям. Кайда син, нәни кыз? Мин сине, әгәр бүген очратсам, инде танымам. Шулай да мин сине оныта алмыйм. Әгәр исән булсаң, бәхетле яшә, аппагым! Синең нәни кулларыңнан без су эчә алмадык. Ләкин без ул авыр минутларда, сезне күргәч, күпме шатлык кичердек. Без туган илдә онытылмаган идек

Авылны узып киттек. Алда Днепр елгасы. Аның аргы ягында шәһәр күренә. Йортлар өстендә төтен болыты, шәһәр читендә ниндидер баклар яна. Кинәт-кинәт шартлаулар ишетелә. Шәһәр ерак әле. Дары катыш көйгән ис тамак төбенә утыра.

Шәһәргә керер алдыннан, безне туктаттылар. Озак та үтмәде, кара брезент белән япкан зур-зур машиналар күренде. Алар безнең янга килеп туктадылар.

Җәяү алып барырга куркалар,  диде янымдагы бер иптәш.

Чыннан да шулай. Чөнки, шәһәр эченә кергәч, һичшиксез, безгә качарга мөмкинлек ачыла иде.

Немецның башына тай типмәгән, белә, шайтан,  диде кемдер.

Белмәскә, шуңа күрә фашист ич ул

Безне машиналарга утырттылар. Машиналар кузгалды. Бераздан, җимерелеп, актарылып беткән урамнар буйлап бара-бара, кызгылт таштан салган бина янына килеп туктадык. Бу Орша төрмәсе иде.

Сугыш көннәрендә аның тәрәзәләре коелган, стеналары ишелгән. Немецлар йорт тирәсен тимерчыбыклар белән уратып алганнар. Капка төбенә ике башня куелган. Анда прожекторлар асылган.

Сугыш көннәрендә аның тәрәзәләре коелган, стеналары ишелгән. Немецлар йорт тирәсен тимерчыбыклар белән уратып алганнар. Капка төбенә ике башня куелган. Анда прожекторлар асылган.

Капка ачык. Капкадан эчке якка таба өч пулемёт көпшәсе төбәлгән. Башларына тимер каска кигән немецлар шул пулемётлар тирәсендә кайнашалар. Ә капкадан әсирләр төягән машиналар узып тора.

Бу немецлар тарафыннан Россия җирендә ясалган беренче лагерьларның берсе иде. Безне шунда алып килделәр.

Гомеремдә дә уйламаган тоткынлык көннәрем менә шушы лагерьда башланды.

Йөзгә-йөз очрашу

Без бер бүлмәдә утызлап солдат идек. Әле бер-беребезнең исемнәрен дә белмибез. Төрлебез төрле частьлардан. Биредә разведчиклар да, артиллеристлар да һәм пехотачылар да бар. Авыр язмыш безне бик тиз берләштерде. Без тиз арада бер-беребез белән танышып өлгердек. Бер-берең белән ачыктан-ачык сөйләшү мондый вакытта бик кирәк. Без дошман кулында, һәм безне, бәлки, иртәгә әллә нинди язмыш көтәдер. Мондый көннәрдә яныңдагы иптәшеңнең кем булуын белергә теләвең аңлаешлы хәл.

Барысы да әйтелде, тик бер генә нәрсә турында сер ачылмый калды: ул да булса кемнең коммунист яки комсомолец булуы. Бу хакта беркем дә сорашмады, һәркемнең бары тик үз йөрәгендә генә сакланырга тиешле сер иде бу. Әле алда газаплы сынаулар аша үтәсе бар. Анысы көн кебек ачык. Мондый чакта кешенең андый серләрен башкаларның белми торуы хәерлерәктер.

Барыннан да элек, милләтебез нинди булуга карамастан, немецлар каршында без рус солдатлары идек. Бу авыр көннәрдә шул уртак исем безнең дуслыгыбызны тагын да ныгытты.

Минем белән янәшә сары чәчле яшь кенә солдат утыра. Бер кулын бинт белән бәйләп аскан. Кан гимнастёрка җиңе аша саркып чыккан, ярасыннан яман ис килә. Кәефе начар, бөтенләй сөйләшми. Ара-тирә авыр сызланып куя, йөзен җыера, янып көйгән иреннәрен теле белән ялап ала.

Хәлегез авыр, ахры?  дидем мин аңа.

Җиңел түгел,  диде ул, елмаерга тырышып.

Ярагыз зурмы?

Кулбашын осколка китеп алды, нәләт төшкере,  диде күршем, йөзен җыерып.

Без танышып киттек. Бу солдат минем якташ булып чыкты. Ул сугышка кадәр Юдино станциясендә депода эшләгән. Мин дә аңа Казаннан икәнлегемне әйттем.

Бу хәбәр аның йөзен ачып җибәрде. Мин дә сөендем. Чөнки мондый вакытта якташыңны очрату әйтеп бетермәслек бәхет ул.

Иптәшемнең исеме Миша иде.

Ә синең исемең ничек?  дип сорады ул.

Нәбиулла.

Димәк, татар. Башта ук шулай уйлаган идем. Якташларны таныйм мин

Миша авыз эченнән генә минем исемемне әйтеп карады.

Авыр исем, тиз онытыла. Мин сине Николай дип йөрермен.

Нигә Николай, нигә Павел түгел?

Юк, Павел ярамый. Чөнки синең исемең «Н» га башлана. Димәк, Николай була.

Шул көннән алып мин башка иптәшләрем өчен дә Николай булып калдым.

Тәмәке тартасыңмы?  диде Миша.

Бик тартасы иде дә, юк, бетте.

Ә мин тартмыйм. Шулай да тәмәкем бар. Мин бүтән вакытта үз порциямне иптәшемә бирә торган идем. Ә ул

Үлде,  дидем мин.

Әйе, үлде, үтерделәр. Шәп дус иде.  Миша бераз тынып торды. Аннары: Менә уң кесәмнән ал. Үзеңә дә төр, миңа да төреп бирерсең, диде.  Йөрәк яна, бәлки, бераз файдасы булыр.

Без тәмәке төреп тартып җибәрдек. Тиз арада Мишаның тәмәкесе кулдан-кулга йөреп китте. Тәмәке, ничектер, кешеләрне җанландырып җибәрде. Кайсыдыр, көлә-көлә, анекдот та сөйли башлады.

Тәмәке төтененә өйрәнмәгән Миша бер суыру белән буыла-буыла ютәлләргә тотынды. Маңгаендагы кан тамырлары бүртеп чыкты. Йөзе кызарды, күзләрендә яшь тамчылары күренде. Шуңа карамастан ул тәмәкене тагын берничә мәртәбә суырып эченә алды да, башын противогаз сумкасына куеп, йөзен кулы белән каплады. Бераздан ютәле басылды, һәм Миша сабый бала кебек эреп йокыга китте.

Кич булып килә иде инде. Болай да караңгы төрмә бүлмәсе тагын да караңгылана төште. Тәрәзәләр ватылып беткән. Немецлар аларны чәнечкеле тимерчыбык белән челтәрләп куйганнар. Тәрәзәләрдән ишегалды һәм лагерь капкасы күренеп тора. Лагерьга әледән-әле машиналар килә, тоткыннарның саны һаман арта бара. Алар инде бүлмәләргә сыймыйлар тышта, ачык һавада, төркем-төркем булып җыелып торалар. Яралылар стена буйларына сыенып, ыңгырашып яталар. Кемнәрдер:

Назад Дальше