Кичә яраттым (җыентык) - Зиннур Фирдаусович Тимергалиев 6 стр.


 Анысы дөрес, колхоз дип әйтерлек җире юк. Безгә ярый инде, пенсия килә. Эшләгән кеше акчаның ни икәнен дә онытты. Түләмиләр бер тиен дә. Кайчан китәсең?

 Иртәгә дип торам, алып кайткан бераз акчам бар, җитәр.

 Ярар, бала-чага түгел инде, үзең беләсең. Әйдә, кичке ашны ашап алыйк та, син киткәнче, бакчадагы печәнне өярбез.

Ата белән бала капка аша йортка юнәлделәр.

Айдар иртүк сөт машинасында шәһәргә килеп кергәндә, шәһәр уянган иде инде дип әйтү дөрес булмас. Шәһәр беркайчан да йокламый, көнме-төнме    һич аермасы юк. Бертуктаусыз шау-шу, машиналар, халык күп. Барысы да үзләре генә белгән юлдан, үзләренә генә билгеле эшләре белән чаба. Айдар килде әле дип, шәһәрнең исе китмәде. Авылдан бәхет эзләп шәһәргә агылган егетләр ул гынамыни?! Бергә артык, бергә күп    аермасы юк шәһәргә. «Килгәнсең икән, карап карарбыз, ничегрәк килеп чыгар икән»,    дип уйлый шәһәр. Шушында инде егетләр, булдыра алсалар, ныклап аякка басалар, барып чыкмаса, тормыш төбенә тәгәриләр. Тик авылга кире кайтырга дигән уй берсенең дә башына кабат килми, ахры.

Анда тормыш юк, андыйлар өчен кызлар да юк.

* * *

Айдарның бергә хезмәт иткән дусты бар иде. Урыс егете Николай. Яхшы гына егет үзе, инде беттек дигәндә дә курку белмәс. Ә андый вакытлары аларның солдат хезмәтен үткәндә күп булды. Якын-тирәдә җәһәннәм кайнаганда да бер-берсен ташламадылар. Андый дуслар арасында милләт, дин аермасы бөтенләй булмый. Бертуганнар кебек яшәделәр. Айдар кулына Коля язып тоттырган адрес буенча юлны, автобуслар маршруты тукталышларын белешеп, кирәкле йортны тапты да ишектәге кыңгырау төймәсенә басты.

 Кем бар анда?    Ишек артыннан тавыш ишетелде, шуның артыннан ук ишек тә ачылды, сары чәчле ханымның башы күренде.    Сезгә кем кирәк?

 Исәнмесез, миңа Николай кирәк иде.

Ханым Айдарга текәлеп карап торды да:

 Фотода күргәнем бар кебек, син Айдар буласың, ахры. Коляның синең турында сөйләгәне бар.

 Әйе, Айдар мин.

Ханым ишекне зур итеп ачты да, егетне бер кулы белән кочаклап, эчкә таба этте.

 Уз әйдә, уз, син дә миңа улым кебек инде, энем. Икегез өчен дә, чиркәүгә барып, исән-имин кайтыгыз, дип дога кылдым. Килүең бик яхшы булган.

 Кем ул, Тамара?    Залдан Коляның әтисе Сергей абый килеп чыкты.

 Менә Айдар килгән бит, ул инде авылдан килеп җиткән, Коля әле уянмаган да.

 О-о-о, бик яхшы, әйдә, торма анда ишек артында, уз кухняга, чәйләп алабыз.

Коляның әти-әнисе, Айдарны ике яктан аркасыннан кочаклап, кухняга әйдәделәр.

 Коля, йокы капчыгы, тор инде! Айдар кунакка килде.

Каршы як бүлмәдән дөбердәгән тавыш ишетелде. Аннары Айдар каршына дусты йөгереп чыкты.

 Айдар, друг!    дип, Коля Айдарны кочагына алды.

Соломиннар гаиләсе белән чәй эчкәндә, Айдар шәһәргә эш эзләп килүен әйтте. Авыл тормышы турында сөйләп үтте.

 Алай,    диде Тамара апа.    Без инде авылда тормыш яхшырак, барыбер үз бакчасы бар авыл кешесенең, тамагы тук дип уйлап йөри идек.

 Шәһәргә бик ышанып килгәнсең,    дип сүзгә кушылды Сергей абый,    монда да май да каймак түгел. Акча түләүче юк. Шабашка белән йөргәннәр генә акча күрә. Түрәләр, эшмәкәрләр котырынып йорт, дача сала. Алар таба, алар кулында дилбегә.

Николай телгә килде:

 Айдар бит авыл малае, балта эше таныштыр инде сиңа?

 Таныш, әти янында йөреп өйрәндем.

 Без монда егетләр белән бригада төзедек. Синең кебек оста кирәк. Бригадада яртысыннан күбесе    шәһәр егетләре. Таш сала беләләр, штукатурка, плитка ди- гәндәй. Менә балта эшенә килгәндә булдыра алмыйлар.

 Чынлап, шулай ит әле син, эш эзләп тапсаң да, барыбер акчасын күрә алмассың, бер җирдә дә түләү юк. Бераз акча юнәткәнче, бүлмә тапканчы бездә торырсың. Торырсың дип инде, шабашниклар айлар буе өйгә кайтмый,    дип, сүзен очлап, кеткелдәп куйды Сергей абый.

Шулай итеп, Айдар белән Николай икенче көнне шабашкага чыгып киттеләр. Эше авыр булса да, акчалы иде. Кулына акча керә башлагач, Айдар, яшәп торыр өчен, кечкенә генә бүлмә дә тапты. Хакын да күп сорамадылар. Тамара апа белән Сергей абыйга рәхмәт әйтеп, Айдар шунда күчте.

 Улым, авылга кайтсаң, әти-әниеңә бездән күп сәлам әйт. Безне онытып бетермә, яме! Үз йортыңа кайткан кебек килеп кер,    дип, Тамара апа Айдарны озатып калды.

Торырга урыны булса да, Айдар анда сирәк кайтты. Икешәр атна кайтмый эшләгән вакытлары булды. Зарланмады, эш күреп үскән авыл малаеның «уф» дия торган гадәте юк иде. Коля белән гел бергә булдылар. Бригадада төрле милләт кешеләре булса да, тату яшәделәр. Көз айлары җиткәч кенә, авылга кайтып килә алды егет. Энесе кайтырга ярты ел калып бара. Авылда газ кертәләр. Бер тиен күрә алмаган авыл халкы акча эзләп изалана. Авылның күп яшьләре акча эшләргә читкә чыгып киткән. Кулларына бер төргәк акча тоттыргач, Халидә апа белән Раят абзый «уф» дип, җиңел сулап, урыннарына утырдылар. «Кем акча түләми, шуңа газ кертмиләр»,    дигәннәр.

 Улым, үзеңә каламы соң?

 Бар, әни, борчылма.

 Соломиннарга барсаң, күп итеп сәлам әйт, яме! Каклаган казым бар, күчтәнәчкә илтеп бирерсең.

 Ярар, әни, шулай итәрмен,    дип җавап бирде уллары.

Казны илтә баргач, Коля шыпырт кына Айдарга эндәште:

 Тагын ике көннән чыгып китәбез, кызлар янына барып киләбезме?

 Бармыйча булмас, эш дип инде, кызлар онытып та бетергәннәрдер безне.

Николайлар йортыннан ерак түгел кызлар тулай торагы бар, егетләр күптән инде шунда барып йөрергә ияләнгән иде. Вахтада торган апалар ике акыллы егетнең килеп йөрүенә сүз әйтмәделәр. Үзләре эчеп, котырынып йөрми. Бик гайрәт чәчкән егетләрнең колак төпләренә утыртып тынычландыра беләләр.

Билгеле инде, бу ике егетне кызлар да яратты. Беркайчан куллары буш булмый, күчтәнәчсез килмиләр, акчалары да бар. Айдар белән Коляны сагынып каршы алдылар.

 Абау, сез онытылып беткәч кенә киләсез безгә. Башка җирдә кызлар таптыгызмы әллә?

 Әйе, таптык, безнең кәләшләр    мастероклар, балта, пычкы, чүкеч, кадаклар,    дип, Николай авызын ерды.    Аз гына вакыт булуга, сезнең янга инде, кызлар.

 Шулай дип ялганлаган булыгыз инде.

Кухняга тәмәке тартырга керде егетләр. Шунда күрше бүлмәдән бер кечкенә гәүдәле, җыйнак кына кыз килеп чыкты.

 Исәнмесез,    дип, кыз тыйнак итеп егетләр белән исәнләште дә аш салырга кереште.

 Шундый чибәр кыз, күргән юк иде сезне моңарчы, исемегезне белсәк, начар булмас иде, туташ,    диде Николай.

 Ләйлә,    дип исемен атады кыз.

 Кара, яшьти, нинди чибәр кызлар бар икән монда, исеме дә матур    Ләйлә, әйеме? Яшьти, сиңа әйтәм, чукрак мәллә?    Николай дустына таба борылып карады. Айдарның авызы ачык, кыздан күзен ала алмый тора.

Дустының хәлен Коля бик тиз чамалап алды:

 Ну всё, пропал Айдар друг.

Кызлар янына кергәч, Коля шаяруын дәвам итте:

 Кызлар, Айдар сезнең янга башка килмәскә булды бит әле.

 Кая, ничек, нигә әле шулай?    Кызларның күзе Айдарга төбәлде.

 Менә сезнең теге кечкенә күрше кызына гашыйк булды бит!

 Коля, җитте инде!    Айдар Коляга йодрык селкеде.

 Ләйләгәме?    Кызлар бер-берсенә карашып куйдылар.    Алай икән, бәлки, үтәр әле, алай бик «һай» димәс. Шыпырт җил сасы була.

Кызлар әйткәнчә булмады шул. Айдар, вакыты булган саен, Ләйлә янына йөри башлады. Кыз аны елмаеп каршы алды. Кечкенә генә буйлы булса да, Ләйлә үтә чибәр, буй-сыны курчакныкы кебек төз. Айдар аны уч төбенә утыртып йөрерлек була кайчак. Егет чын-чынлап гашыйк булды. Башта кыз карышса да, тора-бара егетне үз куенына алды. Инде Айдар кунып та кала башлады.

 Бер егет алдалап качты мине,    дип еласа да, Ләйлә түшәк өстендә үзен бик оста тотты.

Бер генә микән? Охшамаган. Айдар хатын-кыз күрмәгән егет түгел. Анысын гына аера белә. Чын-чынлап, оста хатыннар кебек назлады кыз егетне. Айдар аның иркәләвеннән берни тоймас, аңышмас хәлгә килә иде. Егетнең төрле шикле уйлары кыз кочагына килеп керү белән юкка чыга. Юк, үзен шушы назлыбикә назыннан аерыр көч таба алмады Айдар.

Бераз вакыттан соң, Ләйләнең туган йортына кайтып, аның әти-әнисе белән танышып килделәр. Сәкинә апа белән Илдар абый алай карт түгелләр, пенсия яшенә дә җитмәгәннәр. Айдарның бер алдына, бер артына төштеләр, елмаеп кына тордылар. Сәкинә ханым җитез булса, Илдар абый бик тыныч, хатынының авызына гына карап тора. Тик менә йортлары бик иске. Сарай, мунча дигәннәре ишелергә тора. Коймасын, капкасын да бик төзек дип әйтеп булмый.

 Ярар, балалар,    диде кич чәй эчкәндә Ләйләнең әнисе,    шушы көзләргә туйны үткәрербез инде.

Туй дигәч, Айдар сискәнеп куйды. Ул бит әле туй турында бер сүз дә әйтмәде, тәкъдим дә ясамады. Ничек алай бик тиз? Төрле уйлар белән кире шәһәргә кайтты егет.

 Мин аңламадым, нигә әниең туй турында сүз кузгатты, мин сиңа тәкъдим дә ясамадым бит әле?

 Ясама теләмәсәң,    диде кыз,    бер тапталганны таптап китүе кызык сезгә.

Ничек итсә итте, Сәкинә ханым үз дигәненә иреште. Айдарның туган авылында гөрләтеп туй үткәрде. Аннары, йола буенча, кода-кодагыйны, туган-тумачаны атна буе кунактан кунакка йөртте. Раят абый белән Халидә апа алҗысалар да шат иделәр, килен күрү бәхетенә ирештеләр бит. Ләйләгә «кызым-кызым» дип кенә тордылар. Тик менә ни өчендер Сәкинә апа белән Илдар абый гына, җавап итеп, кода белән кодагыен кунакка чакырмадылар.

 Кем белә, бәлки, аларда башкачадыр,    дип кенә куйды Айдарның әнисе.

Шәһәргә кайткач, Айдар инде шабашка эшен ерактан алмый башлады. Кунарга гел яшь хатыны янына ашыкты. Коля белән Айдар икесе дә бригадир ролендә. Эш күп, кайчак Айдар соң кайта. Моның өчен ул Ләйләдән үпкә сүзләре дә ишетә.

Назад Дальше