Соңыннан аңа кушылып Әлфия Авзалова, Илһам Шакировларның җырлавын телевизордан бик күп тапкырлар күрергә туры килде. Мин, горурланып, шатланып: «Менә ул минем укытучым!» дия идем. Рәхмәт сиңа, Фәрит ага, безне музыка серләренә төшендерергә тырышканың өчен! Мең рәхмәт!
Шулай итеп, профессиональ баянчы була алмадым мин. Ләкин уйныйм, Ходайның биргәненә шөкер. Начар түгел, диләр.
Миңа багышлап язБез яшь чакта барысы да шигырь, хикәя яза иде. Иң кимендә стена газетасында мәкалә бастыра. Чит илләргә, чит шәһәрләргә хатлар юллый, хат алыша. Мин дә бишенчедә бергә укыган Иске Казиле авылы кызына хатлар сырлаштырам. «Исәнме, Әсфәния. Хәлләрең ничек? Укуларың барамы? Без үзебез укып йөрибез инде. Нинди кино карадың да, нинди китап укыдың?» дип, җыен килде-китте сүзләр язышабыз да язышабыз. Шунда турыдан гына: «Әсфәния карлыгачым, сине сагынуымны белсәң, үзең дә минем хәлләремне аңлар идең. Бу каникулга кайткач үлсәм үләм, ләкин сине күрмичә китмим. Көт мине, кадерлем», дип язасы урынга, нинди кино карадың, имеш. Шуңа күрә Әсфәния миңа карамады да. Ул бит миннән затлы сүз көткәндер. Ә без, авыл гыйбадлары, тел яшерәбез. Кыюлык һәм зиһен җитми. «Яратам» дип әйтсәң, кеше көләр, дип куркабыз. Ул вакытта да, хәзер дә һәркемнең үз кайгысы икән бит.
Сигезенче класста укыганда, дәрестә Таһир белән бертуктаусыз сөйләшеп утырган өчен, мине Зөлфия янына күчереп утырттылар. Татар кызларының бөтен матурлыгын үзенә җыйган чибәр Зөлфия янына. Аның белән иң тәртипсез малайлар да «Зуля, Зулечка» дип кенә сөйләшә. Чибәр шул Зөлфия. Кап-кара чәч, зур матур күзләр. Сылу гәүдә. Бар нәрсәсе дә үзенә ятышып, килешеп тора. Кыскасы, үлеп гашыйк булдым да куйдым мин аңа.
Зуляның такта янына язарга чыкканын көтеп кенә торам. Аның һәрбер хәрәкәтенә, сүзенә, матур итеп вак тешләрен күрсәтеп, тулы иреннәрен ерып елмаюына мөкиббән китеп, сокланып утырам. Өйгә кайтсам да, күз алдымда ул, мунча керсәм дә, аның сурәте килеп баса.
Иң курыкканым: үзе сизә күрмәсен тагын. Авылда калган Фәридә дә, Әсфәния дә, Суфия да онытылды. Юк алар. Бары тик Зөлфия Зуля гына хәзер минем күңелдә. Стена газетасына шигырьләр язып яткан егетең үз гомерендә беренче тапкыр мәхәббәт шигыре сырлады. Хәзер инде төгәл генә хәтерләмим, якынча болай иде ул:
Әй Зөлфия, һәр көн сине күрсәм,
Сөюемнән сулыш кысыла
Кара кашлы, кара чәчле карлыгачым,
Гашыйк булдым Казанның гүзәл кызына.
Шушы «шигырь»не, сер итеп кенә, Зөфәргә күрсәттем, чөнки ул үзе дә язып маташа.
Әйбәт кенә чыккан ич бу, ди Зөфәр, хәйләкәр күзләрен уйнатып.
Язмамны китап арасына кыстырып, тәнәфескә чыктым, дөбер-шатыр килеп куышабыз. Уйныйбыз. Кыңгырау тавышы. Кем беләндер көрәшеп ятып, тагын соңга калынды. Класска керәм.
Наилә апа, урыныма утырырга ярыймы? дип сорыйм.
Юк, басып тор әле менә биредә, ди укытучы нәфрәт белән. Нәрсә булды икән? Андый-мондый күзгә чалынырлык кыек эшләрем дә юк ич бу арада. Укытучымның:
Кара син аны! Ни рәтле укуы юк, ни рәтле тәртибе юк. Шул яшеннән мәхәббәт шигырьләре язып ята, оятсыз, диюе булды, минем яраткан Зулям үксеп елап җибәрде. Шунда өстемә кайнар су сиптеләрмени. Оятымнан телсез калдым. Зөфәрне эзлим. Ул, минем күзгә чалынмаска тырышып, башын яшерә. Менә кем минем шигырьләремне алып биргән!
Зөлфия тагын шыңшып куйды. Наилә апага җитә калды:
Әйдә директорга, дип, якамнан тотып, ул мине икенче каттагы кабинетка алып кереп китте. Бу бүлмәгә мин атнасына бер-ике тапкыр болай да кергәләп чыга идем. Алары аның шуклык өчен, ә менә шигырь язып эләгүем беренче тапкыр. Бар икән күрәселәр!
Мәктәп директоры үзендә иде. Ә мин, урынында булмаса гына ярар иде дип, Ходайдан сорап киләм. Наилә апа белән мине күрүгә:
Тагын нәрсә булды инде, Наилә ханым? дип сорады Рәшидә Мәрдановна.
Менә ни укуы юк, ни тәртибе, ә үзе мәхәббәт шигырьләре яза башлаган, диде класс җитәкчесе. Әйтерсең лә юлдан язган бер азгынны эләктергән. Ул кулындагы кәгазьне директорга сузды. Рәшидә апа аны укып чыкты да, котны очырып:
Вон! Вон минем бүлмәдән, Наилә Заһитовна! Вон! дип кычкырып җибәрде.
Класс җитәкчесе сызды, малай, тиз генә. «Димәк, директорның кәефе юк. Бетә икән газиз башкайларым», дип, тәмам хафага төштем.
Хәниф улым! Яз әле миңа багышлап мәхәббәт шигыре, язма шул җүләрләргә андый әйбер, дип, ул мине кочагына ук алды.
Рәхмәт сезгә, Рәшидә апа! Чын татар кешесе, татарның элитасы идегез сез!
Үз милләтен чын күңелдән сөйгән Рәшидә Мәрдановнаны пенсиягә куып, аның урынына әллә кайларда йөреп кайткан, татарча сөйләшергә дә җирәнә торган, әйтергә кирәк, балалар янына якын да җибәрергә ярамаган бер хатынны билгеләделәр. Мәктәп чүп оясына әйләнде. Директор бүлмәсенә җыелып, бу хатынның әшнәләре әледән-әле бәйрәм итәргә кереште.
Зөлфия белән шактый еллардан соң күрештек.
Яз әле миңа багышлап берәр шигырь, диде ул.
Әллә берәү дә язмадымы? мин әйтәм.
Берәү дә
Наилә апаны бервакыт очрашуга чакырырга бардым. Ул, мине танып алып:
Иң яраткан укучым син идең, дип, күз яшьләрен сөртте.
Соңрак Зөфәр дә үземә әйтте:
Хәниф, үпкәләмә инде, мин синең шигырьләреңне специально бирдем. Чөнки үзем дә гашыйк идем мин Зөлфиягә, диде.
Зөлфия, чыннан да, бик чибәр иде шул. Кирәгеннән артык чибәр иде. Хәзер дә искитмәле!
Мин генә мәхәббәт шигырьләре язуымны туктаттым.
Бүген дә проза һәм драма әсәрләре генә иҗат итәм. Чөнки безнең тормыш үзе драма ул!
Мәхәббәт тә юк, үзе булмагач, шигыре дә юк. Тик шулай да үлеп гашыйк буласылар килә, малай.
Их, Луиза фрейлина!Без яшь чакта чишмә сулары да шифалырак, әрәмәлекләре дә куерак, болындагы печәннәре дә ат дугасы күмелерлек булып күтәрелә иде. Ул чакларда елга-күлләре дә төшеп җитмәслек тирән, хәтта урыны-урыны белән төпсез җирләре дә бар, дип сөйли торган иде өлкәннәр. Дөрестән дә шулай, җәй җитте исә йә теге авылдан, йә бусыннан берәр кешенең, йә булмаса бала-чаганың батып үлүе, Су анасы алуы турында күңелсез хәбәрләр килгәләп тора иде.
Мин үзем дә, мәктәпкә укырга кергәнче, йөзә белмәгән килеш су коенырга китеп, бик аздан гына батып үлми калдым. Кызганды, ахры, мине Су анасы. Бер гөнаһсыз сабыйны алмыйм инде, дигәндер. (Хәзер булса, ихтимал, кызганып тормас иде.)
Кызу, кояшлы көн Эссегә түзеп булмый. Өлкәнрәк малайлар су коенырга төшеп бара. Арадан берсе: «Әйдә, Хәниф, су коенырга барасыңмы?» дип чакырды да, иярдем инде.
Йөзә белүчеләр, яр буена якынлашкан саен туарыла барып, кайсы трусик-майкадан, кайберләре, гомумән, анадан тума килеш, чабып барып суга чумды. Мин дә, суга кереп, бер-ике адым атлаган идем, тирән түгел тездән генә. Тагын эчкәрәк үттем кендектән. Каршы ярга да күп калмады. Егетләрнең кайсыдыр миңа: «Кер, әйдә, бәлкем, йөзеп тә китәрсең», дип кычкырды. Мин дә куркак булып күренмәс өчен тәвәккәлләдем. Тагын бер генә адым атлаган идем, иң тирән чокырына туры килеп төшеп тә киттем. Күзләремне ачам: тирә-юньдә вак балыклар йөзә. Үлән араларыннан бакалар мине күзәтә. Ул да түгел, ниндидер зур гәүдәле җанвар пәйда булды. Миңа таба йөзеп килә. Бетүләрем шушыдыр инде, дим. Су анасы минем янга килеп җитте дә башымнан сыйпап үтеп тә китте. Тагын тирә-юньгә күз салам. Өстә кояш балкыганы күренә. Яшисем килә бит! Сул яктагы ярга таба дүрт аякланып үрмәлим. «Хәниф батты, Хәниф!» дип, мине коткарырга Акай Госманы йөзә. Гаҗәп хәл, мүкәләп булса да, тәки үзем чыктым бит. Ничек авызга су тулып тончыкмаганмын. Ничек батып үлмәдем икән дип, хәзер дә аптырыйм.
Су астындагы гүзәллек күз алдымнан китми. Су анасының койрык болгап йөзеп китүләренә хәтле бүгенгедәй исемдә. Шуңа күрә ант итеп әйтәм: бар ул Су анасы һәм башка сирәк күренә торган җан ияләре дә Берәрсе эчкән баштан йә көзән җыерып батып үлсә дә, без, гадәттә, Су анасына сылтыйбыз. Гаеп үзебездә түгел микән?
Тукта, нишләп бу турыда сезгә сөйлим соң әле? Исемә төште! Бүген бит мин Миләүшәмне үзебезнең авылга су коенырга алып килергә тиеш. Йөзәргә өйрәтәм, дип сүз дә биргән идем.
Ишегалдыннан бабай тавышы килә: «Улым, Хәниф, син кайда?» дип, мине эзли. Урам якка җәелгән печәнне әйләндерергә кушадыр инде. Көн кызуында печән әйләндерүләре бер дә рәхәт эш түгел ул. Тизрәк кич җитсен иде дә, күрше авылга кыяклыйсы иде.
Бабай дигәннән Бик уңган кеше ул үзе. Сугышта яраланып кайтса да, ат урынына эшли. Иң пөхтә ишегалды аныкы. Бөтен эш кораллары тәртиптә, һәрберсе үз урынына куелган. Бар да: «Зәйнетдин бабай, тегене биреп тор әле, моны биреп тор әле», дип, аңа килә
Сүз нәрсә турында бара иде әле? Әйе! Без яшь чакта өлкәннәр, безне урманга утынга йә печән чабарга җибәргәндә: «Балалар, уяу булыгыз! Бисмиллагызны әйтергә, белгән догаларыгызны укырга онытмагыз. Бигрәк тә кара урманга керсәгез», дип кисәтеп куя иде. Кая инде ул! Укылган чакта укылгандыр, онытылганда төшеп калгандыр. Мәктәптә, Аллаһы Тәгалә юк, дип өйрәтәләр. Картлар исә: «Алай сөйләнмә, телең корыр», дип куркыта. Нишләргә дә белгән юк. Бик яшь идек шул әле без. Ни сөйләсәләр дә, тиз ышана идек. Тормышка җиңел карый торган, борынга кызлар исе кереп, иләс-миләс килеп йөргән чаклар. Колхозда хезмәт көннәренә түләсәләр, өскә-башка җүнлерәк кием алырга кирәк. Өлкәннәр алдында чын егет булып күренәсе килә бит. Хәзерге заманда безнең ул кыланмышны «естественный отбор» дип атыйлар бугай. Шул «отбор» дигән нәрсә безне дә яхшырак яр сайларга, үзеңә насыйбын эзләргә этәргәндер, күрәсең.