Флёра Тарханова
Саклыйм җылы назларымны. Шигырьләр, поэмалар, җырлар, тәрҗемәләр
I бүлек
Багышлаулар, поэмалар
Туган ягым, туганнарым,
минем кадерлеләрем!
Сезнең белән бергә үтә
бу озын гомерләрем.
Хәтта бакыйга күчкәч тә
сезне эзләп чабармын,
Мин кайттым әйләнеп диеп,
күңелегезне кагармын!
Җирсү
Балкышка күмелгән чит яклар
Тартса да үзенә күңелне
Тик аяк басуга ул җиргә,
Сагынам мин туган илемне.
Гөлләрен иснәсәм җиремнең,
Көйләрен көйләсәм илемнең,
Бәхетем ташыган шул чакта
Җиңәрмен мин хәтта үлемне.
Чит җирнең моңнары чакыра
Бизәр күк була һәр көнемне
Тик аяк басуга ул җиргә,
Сагынам мин милли көемне.
Аларның берсен дә тиңләмим
Болынлы, чәчкәле илемә,
Тилмереп, сагынып кайтамын
Үз милли көемә, телемә.
Гөлләрен иснәсәм җиремнең,
Көйләрен көйләсәм илемнең,
Бәхетем ташыган шул чакта
Җиңәрмен мин хәтта үлемне.
Яуширмәгә кайттым
Яуширмәгә янә кайттым әле,
Гомерләрем көзгә авышкач.
Күзләремне яшь пәрдәсе сарды,
Туган авылым белән кавышкач.
Яшьлегемдә аткан гөл-чәчкәләр
Кырларымны инде бизәми.
Капка төпләрендә әбекәйләр
Кайттыңмы дип кулын изәми.
Мине белгәннәрнең бик күбесе
Бер-бер артлы китеп барганнар.
Өй тутырып үскән балаларның
Тавышлары тынып калганнар.
Безгә белем биргән агач мәктәп,
Җимерелеп, җирдән сөрелгән.
Балачакның моңсу ядкәрләре
Еллар тасмасына төрелгән.
Үткәннәрне сагынып, аны сүтәм
Хатирәләр туа тезелеп,
Һәр сәхифә искә төшкән саен,
Үзәкләрем куя өзелеп.
Авыл читендәге безнең йортның
Капка-куралары кыйшайган.
«Ташладыгыз безне» дигән кебек,
Ишек-тәрәзәләр турсайган.
Әле кайчан гына чыр-чу килеп
Тугыз бала үскән бу өйдә
Агачлары гына тибрәләләр
Әти салып киткән бер көйгә.
Кайда соң сез минем сабакташлар,
Бергә уйнап үскән күршеләр?
Гомер офыклары якыная,
Насыйп булыр микән күрешүләр?
Юксынуга түзми китеп барам,
Онытылырмын, диеп, каламда
Булмый икән туган Яуширмәкәй
Тарта мине үзенә һаман да.
«Авылымның сихри табигате»
Авылымның сихри табигате
Шифа биргән элек-электән.
Үскән анда кызның иң чибәре,
Егетләре булган сөлектәй.
Үпкәләмә миңа, туган авылым
Үпкәләмә миңа, туган авылым,
Ташлап киттең диеп рәнҗемә,
Унбиш яшьтән синсез яшәгәнгә
Мин үзем дә әрним, Яуширмәм.
Көн-сәгатькә кайтып китүләрдән
Истә кала бары рәшәләр;
Язмышыңда синең янар өчен
Кирәктер шул синдә яшәүләр.
Хәтерләрдә генә сакланадыр
Кыр-урманнар, Якты күлләрең,
Җиләк җыйган хәтфә яланнарың,
Йөгерешеп менгән үрләрең.
Бер кайтасы иде, озак итеп
Кырларыңны иңләп йөрергә,
Урам тутырып аваз сала-сала,
Көтү кайтуларын күрергә.
Тик нишлим соң, ерактан ук танып
Каршы алыр кешең булмагач,
Тәгәрәшеп үскән өй кырында
Гөл-чәчкәләр балкып тормагач.
Кайтып булмый икән, булмый икән,
Күпме сагынсаң да өзелеп,
Тилмерәсең икән еллар буе,
Китәр өчен сине бер күреп.
Үпкәләмә миңа, туган авылым,
Оныттың дип миңа рәнҗемә.
Онытып буламы соң үскән җирне,
Йөрәгемдә бит син, Яуширмәм.
Шөкер, Аллам!
Без үскәндә авыл матур иде.
Ындыр арты тулы чәчкәләр,
Хуш исләре белән бергә кушып,
Тормыш гүзәллеге чәчкәннәр.
Шуңа да без, күз сирпегән саен,
Матурлыкны гына күргәнбез,
Авырлыкларны да, җырлый-җырлый,
Гөл бәйләме итеп үргәнбез.
Авылымның төрле урамыннан
Күккә ашкан өч зур манара
Һәрвакытта маяк булып торды
Кыйбласыз, адашып калганга.
Манаралар очы күренү белән,
Шатлык хисе биләп күңелне,
Күзебезне алмый, елый-елый
Йөгереп кайта идек түгелме?
Алар җимерелгән көннән башлап
Авылымның яме югалды.
Ындыр арты чәчкәләрсез калды,
Чишмә суы читкә юл алды.
Шөкер, Аллам! Авыл уртасына
Өр-яңадан мәчет салганнар,
Манарасын янә маяк итсен
Юл табалмый гаҗиз калганнар.
Ялгыз өй
Ялгыз өй
Өебезне сагынып кайткан идем
Истәлекләр кабат яңарды.
Сагышлардан моңсу күңелемә
Үзәк өзгеч хисләр таралды.
Өйгә илтә торган бөтен юлны
Күмеп киткән әни сагышы.
Баскан саен ишетелеп куйды
Әтиемнең гармун тавышы.
Үткәнемә үрелеп карар өчен,
Мин күтәрдем хәтер читләрен.
Үсмер чакның күз карашын тоеп,
Сискәнүдән әллә нишләдем.
Инде ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Тәрәз аша эчкә карыйм дисәм,
Аларны да пәрдә каплаган.
Безнең эзләр яткан шушы өйдә
Җыелышкан узган елларым.
Түзалмадым, тәрәз капкачына
Башым куеп үксеп еладым.
Күптән ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Бер тутырып карап калыйм дисәм,
Күзләремне пәрдә каплаган.
Сагыш
(Яшьлегем елларына)Яуширмәдән урап искән җилләр
Тәрәзәмә килеп кагылды:
Озакладың, бер кайтып күр, диеп,
Ишегемнән кереп сарылды.
Ташладым да бөтен эшләремне,
Чыгып киттем Чистай ягына.
Әллә нишләп күңел хискә тулды
Әллә авылым шулай сагына,
Әллә үзем аны сагынам.
Кайтып кердем, өйгә сәлам бирдем,
Тәрәзләрдә кояш яктысы.
Бер хәл алгач, чыктым урамнарга
Кәефемне төшереп сискәндерде
Авылымның шактый ят төсе.
Күперләргә таба төшеп киттем,
Әйләним дип күлле Дыбрау1 дан.
Миңа таныш эзләр күреп шулчак,
Сыгылып төштем, җаным сыкраудан.
Яр буеның туфрак катламыннан
Мин аларны озак күзләдем:
Болар минекеләр, Илдусныкы бусы,
Сәрия белән Алсу эзләре.
Менә алар, менә ярылып ята
Һич шаярмый әйткән сүзләр бу.
Яр астында йомшак җиргә батып,
Яшеренеп калган эзләр бу.
Шуннан киттем ындыр табагына
(Искә төште студент елларым),
Алмагачлы күлне карап килдем,
Ханнар буасын2да буйладым.
Хисләремне төйнәп, яшьлегемне
Эзләп киттем инде клубка.
Ул да башка. Безнең эзләр калган
Клуб ишелеп төшкән без юкта.
Чү! Нәрсә бу? Әллә саташаммы?
Сыкрауларны өмет каплады:
Яшь чактагы клуб сәхнәсенә
Сабыр гына берәү атлады.
Гыйшкым ич бу, моңлы тавышы белән
Миңа атап җырын башлады:
«Шушындый матур кичләрдә
Кайда йөрдең, гүзәлем?
Бары синең өчен генә
Өзелә бит үзәгем.
Әйтмәсәм дә аңларсыңмы
Өзелеп сөйгәнемне?
Төнбоек чәчәге кебек
Ач миңа йөрәгеңне».
Аның шушы җыры йөрәгемдә
Бөелеп тора гомер буена.
Үзе әле, исендәдер диеп,
Кертмәгәндер хәтта уена.
Яра калды, барыбер калды яра:
«Кайт» дигәндә, никтер кайтмадым.
Соңгы тапкыр суырып үпкән эзен
Иренемдә мәңге сакладым
Сыктый-сыктый чыктым аргы якка
Мәктәп юлын күрми түзмәмен.
Зур күперне үтеп тау менгәндә,
Үсмер чакларымны эзләдем.
Кырмавыклар3 баскан ул тирәне
Егылырлык хәтта сөртенеп.
Без укыган мәктәп урынында
Кычытканнар үсә гөр килеп.
Уйга чумып күбрәк йөргән саен,
Күләгәләр арта йөземдә.
Кычытканлы шушы сукмакларда
Әти белән әни эзе дә.
Аннан киттем Кади4 чишмәсенә,
Инеш буйлап Шанга атладым.
Очрамасмы диеп өзелсәм дә,
Үсмер чакларымны тапмадым.
Тапмадым мин гүзәл яшьлекне дә,
Эзләсәм дә авыл бетереп.
Кәефем китеп, өйгә борылып кайттым
Бар да калган матур төш кебек.
Үткәннәрне барлап кайтыйм диеп,
Багышладым бөтен көнемне.
Күрешүләр көткән идем, ләкин
Сагыш кына басты күңелне.
Гомерләрне тиз үткәрә икән
Салмак кебек тоелган бу агыш.
Олыгайган саен, бәгырьләрне
Өтә икән, өтә бу сагыш.
Чистай сәгатьләре
Чистай сәгатьләре урап кайтты
Дәрьяларны, Җирне, Галәмне.
Инде менә чит илләрдә йөри
«Җилфердәтеп» безнең әләмне.
Чистай сәгатьләре данлы сәгать,
Үткән алар алтын куллардан,
Һәр минуты аның бәхет өсти,
Беләгеңдә балкып торганда.
Сәгать кенәмени, ул Чистайда
Бер-бер артлы туган алыплар.
Хезмәтләре белән мәйдан тоткан,
Чәчрәп торган чибәр халык бар.
Син дә яшермә
Туган якка кайттым синсез генә,
Йөрдем кырлар буйлап кичләтеп.
Әремнәрне сагыш баскан иде,
Минем юксынуны көчәйтеп.
Онытырга тырышып карасам да,
Оныттырмый сине Яуширмә
Сагынуым чыкты ярларыннан,
Сөюеңне син дә яшермә.