Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ 6 стр.


Борынгы бәет

Хәятта ачылып капка,
Багъка матурлыкка баксам,
Хыял күлләренә батсам, 
Дәрткә дәрман шул булырмы?

Гөлчәчәккә якын барсам,
Чәнечкесенә кадалсам,
Җаныма җәрәхәт алсам, 
Дәвачы да ул булырмы?

Китә алмыйча шул багътан,
Үз иркемнән әсир калсам,
Күңел җәем багышласам, 
Җимешләрем мул булырмы?

Көз сулышын сизеп бер көн,
Мәңгелеккә җыенсам мин,
Багъ аңлармы актык сүзем?!
Йә, тәмам хафа булырмы?
Гөлчәчәк минсез сулырмы,
Гомер-багъ капкасын япсам?..

«Иреннәрең утында дөрләде сүз»

Иреннәрең утында дөрләде сүз:
 Хуплыйлармы? Тыңлыйкчы гөлләрне без.

Кичке җиләстә табигать тын калган.
Юк бер афәт гүя, шөбһә бер, ялган

Күк омтылды Җиргәме? Минем йөзгә?
Уй дәрьямда ике күз дөньяң йөзә

Алышынды анда төсләр, сурәтләр
Тетрәнеп, читлеген шакый йөрәкләр.

Тоташты соң нинди утлар сулышы?
Үбүме бу Җир һәм Күк омтылышы?

Шаулады карт тирәк, без арып сыенгач
Сөендек, иренгә тамчы коелгач

Төнне сызып үтте синең яшен-сүз:
 Бәхет түгелме?  Янабыз Яшибез!

«Үзең китсәң дә табигатьтә сүзең»

Үзең китсәң дә табигатьтә сүзең:
Көзге урманда йөрсәм дә берүзем,

Ишетәм сине: кыштырдап, һәр үлән,
Һәр куак эндәшә синең өн белән

Алтын төсләр синең хисләр балкышы,
Таныш сукмакта карашың яктысы

Чаган яфрагы ул йөрәк сурәтең
Тибәр кебек бары сулыш өрәсе.

Юк, һәр яфрак синнән сәлам кулъяулык
Миләшләрне назлап үбәм кулга алып

Бу матурлык безнең җәйдән калганмы?
Вәхи көтсәм, намазлыгым аланмы?

Дога укыйм тезләнеп күктә күзем
Өн ишетәм Валлаһи, синең сүзең!

«Кышкы урманда йортлар бар ямь-яшел»

Яз төсендәге бер йортта мин яшим.
Кышкы урманда йортлар бар ямь-яшел.

Тышта карлар Ә уйда ут: еракта
Ракеталар ява бүген Гыйракка.

Шул тарафка баккан бар дөнья күзе;
Эсселе-суыклы тора Җир үзе.

Бутаган дин, тел, илләрне сәясәт,
Кайсы дөрес? Кемдә хаклык, йә, син әйт?!

Илемдә кан азмы иде? Җитмиме?
Кан түгеп тә, кан дошманлык бетмиме?

Кайда Акыл? Ник берсенең иркенә
Икенчесе кисә юл гел җилкенә?

Каян синдә, Гасыр, бу афәт ташы?
Хәвеф арта: үз-үзен дөнья ашый?

Табигатьнең җитәрме көч-сабыры?
Нишләрбез, Гаташ мәхәббәт шагыйре?

Кисмәсме безне нәләт чор кайчысы?
Һаман да уйда Бабичлар язмышы

Урманда гел «гамьсез» йортлар, ямь-яшел
Ә дөньяда төсләр күп белеп яшим!

«Кыл өстендә, дисең, язмыш, гомер»

«Кыл өстендә, дисең, язмыш, гомер
Ә кылга аз калган
өзелергә»
Гашыйк җаннар, бәлки,
Өстен язмыш-фалдан?

Әй уйныйбыз хәвеф сизми, гамьсез, 
Син дә шашкан, мин дә
Бу шаяру булса соң мәртәбә
Дөнья-кыл өстендә?!
Саксыз кылансак соң?! Бәлки, ул кыл
«Кылдан нечкә» калган?

Шундый «башсыз» хисләр!
Язмышны шул
Кеше үзе язган
Шуңа микән, хәвеф арткан саен,
Сөю үсә һаман?..

Кыл өстендә дә мин аңа ышанам!

«Карт куенында калач бар»

«Карт куенында калач бар» 
Калач, бәлки, язганым?
«Яшь куенында камчы бар» 
Аһ, үткән шул язларым!

«Калачыннан бизәрмен» 
Шуңа җырда ачы моң.
«Камчысына түзәрмен» 
Гомер, ник тиз агышың?!
Кирәкме син, чал акыл,
Базар узган юнь хакың.
Мәйданда яшь йөрәкләр,
Хислерәк, көчлерәкләр

Өзә җанны бу җырлар:
«Карт куеныңда калач бар,
Яшь куеныңда камчы бар».

Яраткач түзәсеңдер 
Ник күзеңдә тамчы бар?
Ул да бәхет яшедер?
Минем калач ачы зар

«Сагынсам оҗмах бакчасын, кәүсәрен»

Сагынсам оҗмах бакчасын, кәүсәрен,
Алдым шуннан мин-Адәм җан җәүһәрен!

Уйда аң, канны уяткан фирдәвес,
Ничә мең ел!  юатыгыз, тиргәгез,

Һаман җирдән күкләргә ашса күңел, 
Дәшә, бәлки, аннан назлы Әнкә тел?

Йә хәтерне тарта изге сөт хакы?
Яратылган туфрагым ни? Күк заты

Бу ямьле Җир, мең гамьле Җир, моң иле, 
Гел сагынып, яд итсә һаман мине,

Җирме ватан? Җавап тапмыйм, мин-Адәм
Тәнгә туфрак монда, ә рух Галәмнән

Ничек онытыйм мин, фирдәвес-кәүсәрем,
Калдыргач шунда мәңгелек җәүһәрен?!

Гашыйклар шәһәре

Гашыйклар шәһәре

Безнең шәһәрдә яшидер сезнең яр, 
Бездәдер: килеп күрегез, дусларым!
Җан бәхетен таба монда гашыйклар, 
Безнең шәһәргә килегез, дусларым!

Безнең шәһәрдә гел ачык капкалар,
Кич-ахшамда да ябылмый, дусларым.
Шам-шәрифкәй ни ул? Җырга шәрәфтә
Моннан артык җир табылмый, дусларым?

Безнең шәһәрдә асылма бакчалар, 
Бабилдагы кебек гөлләр, дусларым.
Җырлый кызлар, яңгырый шат авазлар,
Гашыйклар кайгы белмиләр, дусларым.

Безнең шәһәрдәдер сезнең шәһәръяр, 
Гөлгә охшаш ярлар монда, дусларым.
Җан сөйгәненә түли җыр мәһәрен, 
Гаташыгыз күптән шунда, дусларым!

II. Чулпан йолдыз калыкканда

Мин шулкадәр саф уйлыйм синең хакта! 
Шул сафлыкны дөньяда тоям хәтта.
Тик матурлык күрәм аның эчендә:
Карасы бардыр, табынам тик акка!

«Акыл җуеп, кем йотылды күзләреңә?..»

Акыл җуеп, кем йотылды күзләреңә?
Онытылды кисәтүле сүзләрең дә:
Бар булмышым савап, гөнаһ җыйган башым
Сәҗдәгә егылды ул көн тезләреңә.

Тарих мең дә тугыз йөз дә туксан дүрттә
Кол иттең син гашыйк җанын гомерлеккә.
Муенчагым көмеш, алтын келәймәсен
Шигырь итеп язарга җан илһам көтә.

Шуны сиздем тугыз йөз дә туксан дүрттә:
Яшьлек үтте мәхәббәттә, гомер үтә
Бәлки, соң кат ашам яңа биеклеккә;
Рәхмәт сиңа, Илаһи Нур 
горур бикә!

«Кыз хыялы! Сәер уйлар, серле йөк»

Кыз хыялы! Сәер уйлар, серле йөк
Иделдән диңгез ягына килдең ник? 

Кайсы кәрванның нык, чыдам дөясе
Илтте иңендә бай җаның дөньясын?

Атаклы чал Хәзәрдә бит чылатып,
Еладыңмы аннан, комына ятып?

Җир маеннан чыраг кабызган шәһәр
Яшьлегеңә булдымы калым-мәһәр?

Уен идеме, туеңмы ул кичләр?
Гомереңне яктырткан айлы хисләр

Азак сагынгансың, бәлки, кәрваннар
Алырга сине илеңнән барганнар.

Ни белән ул баеган яшь җаның тик? 
Таумы анда? Кәрванчыга авыр бик

 Кайта,  дисең, төрки шигырь гөлләре,
Гел чәчәктә, мәңге тере үзләре.

Шул гөлләрнең исе тансык Иделгә:
Мең-мең еллар яшәсеннәр илемдә!

Сәяхәт йә сәясәтме? Риваять 
Җаныңның бер сәфәреннән хикәят.

Хыялың бит гел Ай тулган чакларда
Шунда дәшә сүнмәгән учакларга.

Бөекләргә касыйдә

Низами! Кыпчак кызы, дип,
Аппак, дип янган даһи!
Фарсыча язган кулың тик,
Рухың төрки, валлаһи!

Фөзүли! Көчең Ходайдан,
Юк газәлдә тиңдәшең! 
Сөйгәнсең тигез сөрткәнсең
Шигырьдә яр, ил яшен.

Нәсими! Төрки пәйгамбәр!
Син пирем, хәким-шагыйрь.
Мин дә «Аллага тиң»ме әллә?
Бармы көч миндә, сабыр?

Вагыйф! Аһ, ялкынлы йөрәк,
Яр данлауда остазым!
Әйт миңа: «шаһ кызы» күңелен
Яуларга бармы сазым!

Видади, Закир гел бергә,
Гаҗәеп мошаирә:
Төркиләр күңеле күктәдер? 
«Торналар» белән бергә?

Остазлар! Рухыгызга кагылып,
Уятсам ялгыш гафу!
Нишлим: ярым сезгә гашыйк,
Тетрәткән җанын Баку

Ул илһам бирмәсә, бүген
Ничек тасвирлар идем
Мең еллар сезне яндырган
Төрки «дилбәр» нең миңен?!

Шигырегездән түгел бугай,
Сөюдән сезнең көнлим;
Юкса шашкын хисле Гаташ 
Сезләргә, бәлки, тиң мин?!

«Әүвәл пәйда булып илдә вәкиле»

Әүвәл пәйда булып илдә вәкиле,
Озакламый аннан ислам да килде.
Моңа мең ел! Күңелләрдә бер илаһ!
Язмышыңны синең язган ул инде.

Дин тойгысын алганмын каумем аша,
Ә нигә мәҗүси уйлар бу башта? 
Сине уйлап багам, юллар салам мин,
Уем тарих, Болгарларга тоташа.

Эзлим Ибне Фазлан узган юлларны,
Изге байракны ил кабул кылганны
Яшел төсе күзләреңнең шуннандыр,
Күзаллыйм мин ялкын чәчле син-ярны!

Күрәм: яңа дин өчен вәкилләргә
Бүләк Кыз син, китәсе ят илләргә. 
Шул кол ярның мин гашыйк үз корбаны,
Акыл җуеп, кермәдемме телләргә?!

Югалтканмын сине мең еллар элек,
Юлга чыксам, бүген каян эзләргә?!

«Тагын шул як дәшсә сине, ни әйтим?..»

Тагын шул як дәшсә сине, ни әйтим?
Ерактан яр эзләүчегә дөнья киң!
Тагын Каспий дулкын какса җаныңда,
«Язмыш» димме? Үзең теләгән ләкин

Тагын бер шигый баласы уеңда,
Баку баглары җанлана җырыңда:
Адашканмы йөрәге, бер илчеме? 
Болгар кызы азәрләр кәрванында.

Тагын Кафтауга чакырса язмышың,
Җәй авышкан, табылырмы язың соң?!
Бөек Ефәк юлы, Чин, Әфган иле 
Тәкъдирең хыялга кайсын язды соң?!

Тагын Туран җиле, гөлләр Дөнья киң!
Сөнни ярың мин калсам монда ятим?
Бакуга бакый мәхәббәт иясе,
«Бәхетле бул» димме? Әллә «Китмә!» дим?!

Тагын шул ил дәшсә, сиңа ни әйтим?!

«Миннән соң да аязыр йә болыт торыр»

Назад Дальше