Акъегет. Шайтан, шайтан ул, Тимерҗан. Шулай кеше кыяфәтенә генә кереп йөри.
Казилә. Акъегет, Тимерҗан, мин сезне кисәттем, сак булыгыз дидем, алар бик мәкерлеләр.
Акъегет. Явызлык гафу ителмәскә тиеш. Без Тимерҗан белән ул Яфан агачын кисеп учакта яндырабыз. Ә бу тылсымлы каурыйны һәрвакытта күкрәк кесәмдә генә саклармын. (Кесәсенә тыгып куя.)
Тимерҗан. Әгәр шул Яфан агачын, кисеп, учакта яндырмасам, исемем Тимерҗан булмасын.
Акъегет. Тимерҗан, мин синең белән барам.
Тимерҗан. Акъегет, синең болай да мәшәкатең күп, кәләшеңне сакла, урлап китмәсеннәр.
Акъегет. Тимерҗан, минем чаптарымны ал, балта алырга онытма!
Тимерҗан (көлеп). Тамыры белән йолкып алам мин ул агулы Яфан агачын. Ә чаптарың өчен рәхмәт!
Йөгереп чыгып китә. Ерактан, көлешә-көлешә, Солтанбәк, Мөбарәк, Афанасий, Мәхмүт керәләр. Яшьләр сәхнә алдынарак чыгып, качып торалар.
Мөбарәк. Рәхмәт, рәхмәт, Солтанбәк әфәнде, бик тәмле булды бишбармак.
Афанасий. Кымыз белән шашлык та күңелгә бик хуш килде. Әле минем, оят булса да әйтим, мондый хуш исле чәй эчкәнем юк иде. Солтанбәк әфәнде, рәхмәт, рәхмәт хөрмәтеңә. Киң күңелле кеше икәнсең.
Солтанбәк яшьләрне күреп ала.
Солтанбәк. Кунакларга һәрвакытта күңелебез киң, урыннары түрдә. Рәхмәт яхшы сүзегезгә. Менә улым белән кәләшебез дә табылды. Килегез әле, килегез бирегә.
Яшьләр оялып кына, читләтеп килеп, баш иеп исәнләшәләр.
Акъегет, Казилә} (бергә) Әссәламегаләйкем, хөрмәтле кунаклар!
Барысы да исәнләшәләр.
Мөбарәк. Вәгәләйкемәссәлам. Тукта әле, тукта, Солтанбәк әфәнде, бу улың бит менә болай гына, сабый гына иде. (Кечерәйтеп күрсәтә.) Кара инде, егет булып үсеп җиткән. Улым, исемең ничек әле?
Акъегет. Акъегет булам, ә кәләшем Казилә исемле.
Мөбарәк. Акъегет, Казилә бик күркәм, бик күркәм, шулай бит, Афанасий Фёдорович?
Афанасий. Әйе, әйе, Мөбарәк би. Минем дә үсеп җиткән улым бар бит, өйдә хуҗа булып калды.
Солтанбәк. Шулай вакыт тиз үтә, гомер дә узып бара. Менә улым да үсеп җитте, Алла боерса туй ясарбыз.
Залда яки балконда Сөрәнче пәйда була. Фанфара тавышы яңгырый.
Сөрәнче. Тыңлагыз, тыңлагыз! Ярминкәгә Олуг Мөхәммәд хан килде. Каршылагыз!
Бер хан сакчысы келәм тәгәрәтеп җәя, икенчесе эре кыяфәттә ханның тәхет кебек матур урындыгын чыгарып куя.
Шәрык музыкасы яңгырый, дүрт шәрык кызы бию башкаралар, кунаклар тамаша кылалар. Бию тәмамлануга, фанфара тавышы яңгырый, ике хәрби, сөңгеләр тотып, тәхет янына басалар. Бик матур, бай киемдә Олуг Мөхәммәд хан керә, аның артында бер ир җилпәзә селкеп тора. Ярминкәдәге халык хөрмәт күрсәтеп бил бөгәләр. Хан тирә-якны дикъкать белән карап чыга.
Хан (баш иеп). Әссәламегаләйкем, туганнар, чит ил кунаклары! Барчагызга да рәхмәт, минем чакыруны читкә какмыйча, ярминкәгә килгәнсез. Шушы изге җирдә беренче мәртәбә зурлап ярминкә уздырыла, шулай ук беренче мәртәбә чит ил сәүдәгәрләре дә бездә кунакта.
Безнең халык үзенең гасырлар буе чәчәк атып торган Бөек Болгар шәһәрен югалтты. Аны таладылар, ташын ташка калдырмадылар Ә халык исән, яшәячәк. Халык исән булса, яңа калалар да үсеп чыгарлар.
Карагыз, әнә-ә тегендә, Казансу белән Болак кушылган калкулыкка. Хәзер анда яңадан кирмән күтәрелә, яңартып кала салына. Күрәсезме, кирмәннең диварларын, мәчетләрнең манараларын? Биредә безнең дәүләтнең баш каласы була. Ул кала Казан дип аталачак.
Халык шатланышып кул чаба.
Йа Ходай, фатихаңны бир, болгар халкы үзенең дәүләтен яңарта, ул Казан ханлыгы дип аталачак. Амин!!!
Халык хан артыннан кабатлый, «Амин» дигән теләк дога булып яңгырый. Акъегет белән Тимерҗан, баш кагып, сүзләре рас килүгә шатланалар. Халык арасыннан Мөбарәк би ханга мөрәҗәгать итә.
Мөбарәк. Зирәк һәм дә Бөек хан, Олуг Мөхәммәд галиҗәнаплары, сорарга рөхсәт итсәңче?!
Хан. Рөхсәт, сора, сәүдәгәр.
Мөбарәк. Без, чит ил сәүдәгәрләре, шушындый зур ярминкәгә чакыруың өчен, Бөек хан, рәхмәтләребезне белдерәбез! Күргәннәрдән без таңга калдык. Яңа дәүләт, яңа кала салына. Булачак яңа Казан шәһәре Каһирәдән, Багдадтан бер дә ким булмас, Алла боерса.
Барысы бер аваздан. Иншалла, Иншалла!
Мөбарәк. Зирәк хан Олуг Мөхәммәд галиҗәнаплары, минем бик зур үтенечем бар иде. Алла хакы өчен кире какма!
Хан. Йә-ә, йә-ә, сәүдәгәр, кулымнан килгәненнән йөз чикмәм.
Мөбарәк. Рәхмәт, Бөек хан. Менә биредә нинди зур бәйрәм, төрле илләрдән кунаклар җыелган. Гөрләп, ярминкә бара, ә шулай да нәрсәдер җитми кебек Җитмәгәне шул, Бөек хан, ярминкәдә туй булырга тиеш! Кияү егете белән кәләш биредә фатихаңны бир, Бөек хан!
Хан. Кая соң алар, кияү белән кәләш?
Мөбарәк яшьләрне чакырып чыгара.
Мөбарәк. Менә алар, Бөек хан.
Хан (дикъкать белән яшьләрне карап чыга). Егет, син кем буласың, кайсы ырудан?
Акъегет (каушап). Бөек хан Олуг Мөхәммәд галиҗәнаплары, мин сәүдәгәр Солтанбәк углы булам, Сарайчык шәһәреннән, кыпчак җирләреннән.
Хан. Әтиең кая?
Солтанбәк халык арасыннан бераз алга чыга.
Солтанбәк. Мин биредә, Бөек хан. Әссәламегаләйкем!
Хан. Вәгаләйкемәссәлам, Солтанбәк әфәнде. Улыңның исеме ничек?
Солтанбәк (каушап). Э-э-э, Акъегет, Акъегет, Бөек хан.
Хан. Кәләшенең аты ничек?
Солтанбәк. Казилә, Казилә, Бөек хан.
Хан (елмаеп). Менә бит, яңа кешеләр, яңа исемнәр. Мөбарәк би, Солтанбәк әфәнде, мин фатихамны бирәм, тик бер шарт белән.
Мөбарәк, Солтанбәк} (бергә, куркып, Нинди шарт, Бөек шикләнеп). хан?
Хан. Минем шарт шул булыр (пауза ясап) яшьләр туйны шушында, яңа Казан каласында узгарырга тиешләр. Һәм яшәп калырлар
Солтанбәк (тәмам аптырап). Бөек хан, ни-и алар кайда яшәрләр, ата-анасыз аларга авыр булыр бит.
Хан. Солтанбәк әфәнде, әгәр ризалыгыңны бирсәң, мин яшьләргә икенче аталары булырмын. Хәзергә минем җәйге сарайда яшәп торырлар, беренче гаилә буларак, аларга җир-су бирербез, бергәләп йорт та салырбыз.
Яшьләр рәхмәт әйтеп тезләнәләр, сәүдәгәрләр бил бөгеп торалар.
Хан. Йә-ә-ә, торыгыз! Халык алдында мин тезләнеп рәхмәт әйтергә тиешмен.
Барысы да аягүрә басалар.
Акъегет, Казилә, килегез әле яныма. (Алар, хан янына килеп, ике ягына басалар.) Сез яңа Казан каласында беренче яшь гаилә буласыз, туйны да ярминкәдә ясарбыз. Солтанбәк әфәнде, ничек, ризамы?
Солтанбәк. Риза, Бөек хан, улыма бернәрсә дә кызганыч түгел. Бөтен җыйган мөлкәтем аларга.
Мөбарәк. Ә мин туйга биш баш чаптарымны һәм дә биш баш дөямне салам. Бәхетле булыгыз, балалар!
Афанасий. Туй күңелле вакыйга. Миннән дә бүләк югалмас, сәүдәгәр Афанасий сүзе бер булыр. Яшьләр, сайлап алыгыз, дүрт корабның берсе сезнеке.
Солтанбәк, Яшьләр} (бергә) Рәхмәт, рәхмәт, хөрмәтле сәүдәгәрләр.
Хан. Бүгенгедән сезгә шушы яңа калада яшәргә, аны төзергә, бөтен дөньяга данлыклы итәргә насыйп булсын! Фатихамны бирәм, балалар, бәхетле булыгыз!
Фанфара яңгырый. Сәхнә алдына Сөрәнче чыга.
Сөрәнче. Тыңлагыз, тыңлагыз! Хөрмәтле кунаклар, сәүдәгәрләр, кабиләдәшләр! Бөек Олуг Мөхәммәд хан галиҗәнаплары барыгызны да Казанның беренче яшь гаиләсе Акъегет белән Казилә туена чакыра!
Музыка көчәя, дәртле бию көенә күчә, җария кызлар бию хәрәкәтләре ясап баш ияләр, шулай итеп, тамашада катнашкан һәр герой баш ия, музыка алышынып тора. Арткы пәрдәдә (задникта) хәзерге Казан күренешләре күрсәтелә.
Пәрдә2005ШӘҺРИ БОЛГАР КАЛФАГЫ
Тарихи драмаКатнашалар:Алмыш әлтабар Болгар ханы.
Акбикә әлтабар хатыны.
Сылукай әлтабар кызы.
Кам Аштабар дин әһеле (шаман).
Күрән бәк диван башы.
Тукбай морза сәүдәгәр, Болгар илчесе, Батилның әтисе.
Айбаба күрәзәче (изге ата).
Сусән әр-Рәссиг хәлифәт илчесе.
Әхмәт ибне Фазлан илче сәркатибе.
Батил гаскәр башлыгының юлчабары.
Габдрахман, Габдулла} гарәп иле кунаклары (мосафирлар).
Утташ хан сараеның эчке сакчысы.
Күзәмеш яшь дәрвиш, камга ярдәм итеп йөри.
Мәликә әлтабар (ханның) сөяркәсе.
Әдиә, Җәмилә} сарай кәнизәкләре.
Сөрәнче. массовка.
Чуралар
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШВакыйга борынгы Бөек Болгар ханлыгы ислам динен рәсми кабул итү чорында бара.
Пәрдә ачылганда, кошлар сайрый, җәйнең матур вакытлары, чикерткәләр тавышы ишетелә. Табигать үз кануннары белән яши. Далада, яшел үләннәргә күмелеп, хәлсез ике кеше ята. Алар ерак гарәп илләреннән килгәннәр.
Кәрваннары төрле авырулардан үлеп, үзләре күп кенә Каф тавы халыкларыннан зыян, җәберсенү күргәннәр.
Бу ике кеше Бөек Болгар шәһәренә сәфәр тотучылар. Хәлләре бетеп, чалкан ятып, аңнарын җуйганнар. Ерактан җайдак чабып килгән тавыш ишетелә. Менә ул килеп тә җитә, атын туктата, атның хуҗасы хан кызы Сылукай, аттан төшеп, камчысын җыеп тотып, хәлсез яткан кешеләргә якынлаша.
Сылукай. Әй сез, мосафирлар, кем буласыз? Кайсы кабиләдән? (Җавап бирүче булмый, үз-үзенә сөйләнә.) Әллә үлгән кешеләр инде, үзләре чалкан ятканнар. (Алар янына якынрак килеп, дикъкатьләбрәк карый.) Исәннәр, ахры, сулыш алалар кебек (Биштәреннән алып, мосафирларның авызларына, битләренә су тамыза) Болар чит кабилә кешеләре, ахры, киемнәре дә ят, үзләре дә кара тәнлеләр. Әй сез, мосафирлар, мосафирлар, хәзер, хәзер сезне алырга атлы арба җибәртермен.