Олы китап. Шигырьләр. Том 2. Стихи - Рузил Фазлыев 2 стр.


Барам мин, бер нигә карамый,

Курыкмыйм тукталып калудан.

Ни кирәк күңелгә тагыда,

Син дөрес юллардан барудан.

Исемнәр

Исемнәр, булалар төрлечә.
Кайвакыт кушыла, белмичә.
Әйтергә кайчакта уңайсыз,
Булганга мәгьнәсе бер ничә.

Исем ул асылын аңлата,
Кешенең, әйбернең, җисемнең.
Бернинди бәйләнеш булмаса,
Кешегә кушылган исемнең

Исемсез шикелле калалар,
Чит булган исемнәр кушканда.
Кошларны кош итә канатлар,
Кагынып күкләрдә очканга.

Исемнәр канат ул, тормышта,
Исемдә бәйләнеш күңелгә.
Туганнан, иртәгә, бүгендә
Шул исем озата гoмердә..

Бай вакыт

Бай була яшь гoмер хыялга,
Тыярлык, тыймаслык хисләргә.
Яшерен эшләргә кайчакта
Сер булып каласы кичләргә.

Яшәргә өйрәнү вакыты,
Барсыда беренче мәртәбә.
Җигелә башлавы дөньяга.
Күнегә башлавы тәртәгә.

Вакытлар төзәтә барысында,
Хыяллар югала, онытыла
Якты эз шикелле үткәнгә,
Күңелләр кайвакыт омтыла.

Тәҗрибә җыела ул вакыт,
Бер капчык, я була бер кесә.
Шуңадыр таулар күп юлларда,
Аз туры өлеше. Бер менә, бер төшә

Очырашулар

Очрашулар килә кинәт кенә,

Көтмәгәндә, эзләмәгәндә.

Ул язмышның була дәвамы,

Сөю белән чирләмәгәндә.


Алда була бергә үтәсе юл,

Башка төрле хисләр өстәлә.

Мәңге җәйләр бетмәс шикелле,

Тышта салкын җилләр иссәдә.


Язмышыңның бер мизгеле генә,

Күпме гoмер бергә үтсәдә.

Кояш көткән кебек иртәгәсен,

Бүген яңгыр коеп түксәдә.

Онтылганда вакыт үтүләре,
Кояш чыгып искә төшерә.
Хыяллары кунак була кайчак,
Килеп кереп төнлә төшеңә.

Башка юлдан барса хыялларың,

Язмыш аны бик тиз төзәтә.

Кырын эшләр өскә чыкмый калмый,

Кемдер аны барбер күзәтә.


Язмыш белән хыял арасында,

Кайчагында калам адашып.

Син барасы җиргә юллар ябык,

Алар тора кебек карашып.

Җомга көтеп

Тагын җомга көне килеп җитте,
Җомга көнне арта саваплар.
Кабул булыр кылган догалар,
Догаларга булыр җаваплар.

Җомга көне, олы бәйрәм көне,
Без җомганы көтеп алабыз.
Мәчетләргә-Аллаh йортларына,
Сәҗдә кылыр өчен барабыз.

Гыйбәдәттә булу җомга көнне,
Ихлас булган, иман булу ул.
Намаз вакытында башны иеп,
Аллаh карышында тору ул.

Гыйбәдәттә күңел тынычлана,
Кәлепләребездә пакьлана.
Җомгаларда кылган зикерләрдә,
Җомгаларга кадәр саклана.

Зикерләрдә үтеп, җомгаларны,
Җомга белән җомга арасын.
Догалаларым кабул булыр диепб
Күңелеңә шифа аласың.

Саубуллашу

Кышта инде саубуллаша бугай,
Кышны көттек, язлар киләләр.
Тагын бер кат күреп калу кирәк,
Ап ак ничек бөтен тирәләр.

Ятып аунап булмый ак карларда,
Ул вакытлар үтеп киттеләр.
Агар сулар булып ак карларның,
Китәр вакытлары җиттеләр..

Күреп калыйк әле ак җиhанны,
Ак төстәдә, җитә матурлык
Язларныңда булыр андый көне,
Ап ак булып чәчәк атырлык.

Ел фасылы шулай алышына,
Яңа язлар, кемгә башлана.
Яңа хыялларда туа тора,
Тормышларга ничек ашсада.

Яшәү өчен әлләни кирәкми,
Тормыш агымында ага бел.
Бөтен акылыңны җигә алып,
Кеше булып кына кала бел.

Салкын кышлар тагы килер әле,
Сүрелмәсен күңел җылысы.
Тормыш җирдә, иң кадерле бүләк,
Аллаh биргәннәрнең  зурысы.

исле гөл кебек

Туган авыл исле гөлләр кебек
Булса әгәр сулар сибүче
Ничек микән анда хәлләр диеп,
Сирәк- мирәк кайтып килүче

Күпме «кошлар» моннан очып киткән,
Карарга иде бергә җыелып
Тезелешеп дуслар, туганнар,
Басып бер берсенә сыенып

Кермәс иде картлык төседә,
Үсәр иде авыл яңадан
Гәебеңне таный алсаң гына,
Кайткан чакта монда калада

Киттеләрдә оныттылар кебек,
Олы кунак кына шикелле
Хәтерләрне әгәр юшкын басса,
Кирегә юл ябык бит инде

Кешенең кешегә карашы

Кешенең кешегә карашы,
Ул аның кем булу халәте.
Ихластан булганда сүзләре,
Хөрмәтли белүгә сәләте,

Кайвакыт ихласлык соңара,
Кирәге калмаган чакларга.
Кеше юк сүзләрне әйтергә
Юллар юк кирегә кайтырга

Ник телләр ояла әйтергә,
Ниләргә көтәргә аерылу.
Үкенеп ни өчен яшәргә
Ник кирәк канатлар каерылу.

Кешенең гомере искән җил,
Күрмидә каласың искәнен.
Яхшы сүз, җылы сүз әйтергә,
Ник көтеп яшәргә киткәнен

Яшәүнең асылын аңларга,
Кабаттан вакытлар бирелми.
Туганга, иптәшкә дусларга,
Якты йөз күрсәтик иренми.

Беренче сүзләрне әйталсаң,
Күңелдә җиңеллек тоярсың.
Таратып саваплы хисләрне,
Җавапка ихласлык җыярсың.

Әйе көзләр

Әйе көзләр

Әйе, миңа көзләр сәләм бирә,

Язгы ташу тугел хисләрдә

Язмыш белән утырып сөйләшәм,

Ялгыз калып кайчак кичләрдә

Әйе, булган матур вакытлары,
Хәзер генә аны аңладым
Гoмер акты үз агымы белән,
Мин идәрә итә алмадым

Әйе, булды каты сынаулары,
Кабатларга хәттә аяныч
Шул сынаулар, бәлки чыныктырып,
Яшәү өчен булган таяныч

Әйе, кала хыялларда гына,
Кайбер эшләр, кайбер гәмәлләр
Йомгак ясыйм үткән гoмерләргә,
Минем эшне кемнәр тәмәмлар

Сирень

Гади генә авыл урамнары,

Тыкырыклары, урам чатлары.

Үткәннәрнең бөтен нечкәлеген,

Мәңгелеккә хәтер саклады,


Сиреннәре чәчәк аткан чаклар,

Шомыртларның ап ак чәчәге,

Җәйләрендә җыеннарны көтеп,

Авыл үз көенә яшәде


Ул сиреннәр кайда гына калды,

Күренмиләр кебек шомыртлар.

Файда белән файдасызга бүлеп,

Шундый югалтуга юлыккан.


Койма буйларында шомырт исе,

Булмас инде, үтсәм урамнан.

Зыяратларда калган сиреннәргә,

Озак итеп карап торалмам


Матур таллар, чүп үләне кебек,

Аста кала яшел чирәмнәр.

Әрәмәлек булып калыр микән,

Элек печән чапкан җиләннәр.


Тәбигаттә генә хикмәт микән,

Кеше hаман кая ашкына,

Шомырт чәчәкләре күрер өчен,

Барырбызмы «бакча астына»

Ялгышлар

Ялгышларым юк дип әйтәсеңме,

Ялгышларсыз яшәп буламы.

Гомер үтсә сынауларсыз гына,

Кадерләрен белеп буламы.


Ялгышларым, минем ялгышларым,

Иптәш миңа, кайчан дошманда.

Ялгышлар бик җиңел кылынганда,

Булган димим язмыш кушканга


Ялгыш сүзләр, ялгыш эшләр, хисләр

Күңелләрдә кара эшен кылыр.

Чакырганнар килмәс, дуслар сәләм бирмәс,

Сиңа авыр чакта читән карап торыр


Ялгыш ул адашу, кайвакыт мавыгу

Гөнаhка якындар, ялгышны кабатлау.

Ялгышлар безнеке, әгәрдә күрмәсәк,

Үзеңне, кешене яратмау.


Ялгышлар, ялгышлар мин сездән арынам,

Аллаhтан сорыймын, hәм Аңа ышанам.

Бердән бер дөрес юл, алдымда ачылган,

Гомерләр көзендә ялгыштан бушанам

Зур суларда

Зур суларга кереп китеп булмый,

Назад