Бер хуҗа
Синдә хуҗа, миндә хуҗа кебек
Хуҗалыклар гына билгесез.
Кайда күреп була алыр микән,
«Син хуҗасы» дигән билгесен.
Хуҗасызмы бөтен якты дөнья,
Каян килеп чыга вируслар.
Адашалар, бүленәләр кинәт,
Гүләйт итеп йөргән туристлар.
Таныш түгел, көтелмәгән сынау,
Безгә бүген ясый сәяхәт.
Җилдә очкан яфраклар кебек,
Байлыклар hәм бөтен сәясәт.
Кемнән безгә ярдәм килә ала,
Түрәләрдән, яки дәүләттән.
Кайсы безгә дөресерәк сөйли,
Сакланырга иде, гайбәттән
Ике рәхәт бергә килә алмый
Савап көтмик, гамәл булмаса.
Сусауларны чиләк баса алмас,
Сулы булып алар тормаса.
Җиңел килгән бәхет сизелми шул,
Кадерләрен авыр аңлавы.
Кеше өчен олы кисәтүдер,
Тормышларның җиңел бармавы.
Җәй
Язлар җитсә, язлар матур кебек,
Алыштырды хәзер жәйләре.
Күңел анын матурлыгын тоя,
Әллә күңел өчен хәйләме.
Җәйләр җитеп, дөнья үзгәрә шул,
Уяналар бөтен чәчкәләр.
Күңелләре җилкенүен сизә,
Күп яшәгән олы яшьтәләр.
Җәй җылысы, тагы өмет бирә,
Булыр кебек алда гомерләр.
Алдагысын бары Ходай белә,
Күрәселәр аны күрерләр.
Картаясы килми, күңел көтә,
Җәйләр килеп тагын киткәнен.
Тагы беркат язмыш, көткәннәргә,
Матур мизгель бүләк иткәнен.
Еллар шулай, алар йөгерәләр,
Ашыкмаган чактакта күңелләр.
Йөрәк кенә ярсыгандай була,
Тибә башлагандай бүгеннән.
Матурлана бара кебек хәзер,
Җәйләр генә түгел, көннәре.
Күрәселәр, күрелмичә калмас,
Күп булсада инде күргәне.
Озату
Бик ямансу була күңелләрдә,
Якын кеше китсә мәңгегә.
Буйсынабыз язмыш агышына,
Сорау биреп булмый Тәңрегә.
Көтүләрнең файдалары булмый,
Үкенеүләр генә сакланыр.
Онытылмас, ләкин өйрәнелер,
Ялгыз кебек яшәү башланыр
Искә төшөп, күңел яраланыр,
Әйтә алмый калган сүзләрдән.
Дога укып, әрвах рухына
Яшьләр чыккан чакта күзләрдәр
Хәтер бары берләштерә ала,
Яшәп киткән әби-бабалар
Без яшибез бүген тормыш диеп,
Ә бездән соң, безнең балалар.
Буш сүзләрнең кирәгедә калмый,
Тормыш кабатланмый барыбер.
Хәтер дигән әйбер җуелмасын,
Туганнарның җирдә каны бер.
Буын белән, буын өзелмәсен,
Күпме генә сулар аксада.
Ул бәйләнеш, кеше күңелендә,
Хәтерләрдә бары саклана.
Сәясәт
Кемнәр сөйми икән сәяхәтне,
Бер тапкырдан күңел тартыла.
Кемнең балалары читтә укый,
Чит илләрне хурлап халыкына.
Капиталист череп бара диеп,
Бездә кемнәр хәзер байлар соң
Кемнең балалары «типтерәләр»,
Ә байлыклар килгән кайдан соң.
Кайдан килде яңа хужалары,
Халыкныкы дигән милекнең.
Бездә исә халык өченме соң,
Законнарга язган ирекнең
Кайчан гына куып җитәрбездә.
Кайчан гына узып китәбез
Алар җүләр, без акыллы диеп,
Үзебездә ышанып бетәбез.
Без булмаган җирдә әйбәт дигән,
Мәкaль мәгәнәсе ялган дип.
Эшләгәннәр каты байый ала,
Бары ялкау ярлы калган дип.
Кемнәр өчен яхшы хезмәт хакы,
Ә кемнәргә яллар кырымда.
Чит илләрдә, кемнәр план кора,
Күчмә милек алу турында
АллаХ сүзе
Аллаh сүзе иманлылар өчен,
Кеше булса гына иманда.
Ярдәм сорап була курыкмыйча,
Иман юлларында булганда.
Кәферлектә, имансызлар икән,
Алар өчен җаза, кисәтү
Ялгышканнар адашканнар өчен,
Дөрес юлны кирәк күрсәтү.
Кайдан килә җәннәт сорый алу,
Кәферлектә яшәп киткәнгә.
Кабул була мени андый теләк,
Аллаhыны инкар иткәнгә.
Без беләбез Аллаh кичерүче,
Кайчан гына тәүбә итсәктә.
Тәүбә өчен hаман вакытлар юк,
Гомер көзләренә җитсәктә.
Бер хикмәте кебек язмышларның,
Хакыйкатьне аңлау чоры бар.
Кемнәрнеңдер әйтер сүзе бар,
Җырланмаган әле җыры бар.
Тормыш юлы авыр, озында ул,
Яллар кирәк кайчак күңелгә.
Учак җылыларын тоеп калыйк,
Әйләнгәнче алар күмергә.
Июнь
Күңелнеңдә була нечкә чагы,
Өзелердә китәр шикелле.
Куып булмый эчтән кайвакытта,
Уйга килгән шикле фикерне.
Биек галәмнәрдә уйлар оча,
Ә сукмаклар үтә җирләрдән.
Аңлый алам алга барумны,
Июнь
Күңелнеңдә була нечкә чагы,
Өзелердә китәр шикелле.
Куып булмый эчтән кайвакытта,
Уйга килгән шикле фикерне.
Биек галәмнәрдә уйлар оча,
Ә сукмаклар үтә җирләрдән.
Аңлый алам алга барумны,
Каршы искән көчле җилләрдән.
Искә төшә икән үткәннәрең
Димәк юллар эзсез булмаган
Гомер юлы, зарланырлык түгел
Җир йөзендә төссез узмаган.
Яңартасың икән хәтереңне,
Сәфәр кебек күптән үткәнгә.
Шатланулар бирә очрашуда,
Ул мизгельне өзелеп көткәнгә.
Өмет бирә безгә яшәү көче,
Ә хәтердә барсы саклана.
Җылы чагы күбрәк булган икән,
Барысыда истә калсада.
Сәләм бирик
Чын күңелдән әйткән сәләм сүзе,
Күпме мәгәнә эченә җыя ала.
Сәләмәтлек теләп хәлен белү,
Кеше өчен шатлык була ала.
Битарафтан, ихлас сәләм булмас,
Кабул итсәдә ул башкадан.
Очрашулар кеше язмышында,
Сәләм сүзе белән башланган.
Сәләм сүзе, күңел сүзе кебек,
Чын булмаса, җиңел әйтелмәс.
Сәләм сүзе кабул булмый калмас,
Йөрәгеңнән чыгып әйтелгәч.
Синең сәләм, синең догаң кебек,
Кеше белән сәләм алышу.
Ул бит була шулай кешеләрчә,
Тормышларда яшәп барыш ул.
Сәләм биреп яшик якыннарга,
Сәләм сүзен ишетеп торсыннар.
Сәләм алып, сәләмәтлек теләп,
Аллаhыга дога кылсыннар.
Язмышка
Белеп буламы соң, ишетмәсәң,
Үз күзләрең белән күрмәсәң.
Укыганны, ишеткәннәрңне,
Колагыңа «элә» белмәсәң.
Белем- юллар, безгә үтәр өчен,
Кирәк җиргә барып җитәргә.
Ният белән гaмәл шикеллеләр,
Белгәнеңчә кирәк үтәргә.
Бармы файда эшләнмәгән эштән,
Кирәк икәнлеген белептә.
Сәләм бирми узып киткән кебек,
Якын танышыңны күрептә.
Күңелләргә якын булганнары,
Язмыш юлларыңны салада.
Үзең сайлап ала алганнарың,
Эзләр булып җирдә калада.
Язмыш юлы кешедәндә тора,
Кушылганча аны узмасаң.
Биргән язмышыңны саклый алып,
Үз кулларың белән бозмасаң
Яңа тормыш
Үзгәрә шул әнә заманалар,
Тамашалар кинәт кимеде.
Экраннарга күчә барысыда,
Әллә хәзер әкият илеме
Шаяртулар, ямьсезләнеп бетте,
Күтәрелде хакы гaйбәтнең.
Язганнарның аермасы юктай,
Ялган белән дөрес әйбәтнең.
Мәзәк ясап, ялгыш егылганнан,
Лайк өчен сатып намусын.
Серен сата мәзәк өчен диеп,
Мыскыл итә якын танышын.
Артист булды хәзер ярты халык,
Бүлешәләр төн hәм таңнарын.
Ни ашаган, ниләр сатып алган,
Кемнәр белән кая барганын.
Колхозчыда, эшчедә юк хәзер,
Сатучыда, сатып алучы.
Калганнары телевизор аша,
Аптырашып карап ятучы.
Урамда аккош
Аккошлар кайталар, киләләр,
Оялар коралар язларда.
Күлләргә күркәмлек бирәләр,
Пар булып суларда йөзгәндә.
Сокланмый буламы карарга,
Күлләрдә йөзүен аккошның.
Булганмы кайчандыр күргәне,
Урамда йөргәнен аккошның.
Танышу теләге булганмы,
Әллә ул адашып юлыккан
Кешеләр янына килгән бит,
Урамга менгән бит сулыктан.
Аккошлар матурлык билгесе,
Кошларның олысы, аклары.
Нигәдер урамнан, ялгыз кош,
Тып тыныч курыкмый атлады..
Сирәк хәл тормышта очырый,
Кемнәрнең буладыр күргәне.
Бармы икән, кайсыдыр авылда,
Аккошның урамда йөргәне
Сулар ага
Агымсулар үз юлларын таба,
Ә ярлары түбән тын акса.
Сулар агып кына ярлар ясый,
Көчле агым булып ул акса.
Зур елгада биек ярлар була,
Киң урыннар, ярлар арасы
Күпме сулар ага бу юл аша,
Күпме сулар бардыр агасы.
Тыңлаганда агым тавышларын,
Ул тавышта нинди серләр бар.
Аңлый алсак агым тавышларын
Безгә алар ниләр сөйләрләр
Елга, чишмә, бөтен су җиhаны,
Аңлап бетермәслек нигъмәт бит.
Сусаганда әдәм баласына,
Тамчысыда нинди кыйммәт бит.
Мохтаҗлыкның файдасыда бардыр,
Булганнарның кадрен белергә.
Эшлибезме, барлык кушылганны,
Чын нигъмәтне җирдә күрергә.
Туган тел
Туган тел кадере артамы,
Әллә соң бөтенләй югала.
Акырынлап сизелми яшәүдә,
Бөтенләй бетүгә юл ала.
Татарны дуслар бит якламый,
Саклана ул үзен сакласа.
Бирелеп замана шаукына,
Ялгышып үз телен сатмаса.
Кем боза үз телен уйламый,