Язганнарның җитмеше. Шигырле гомер - Рузил Фазлыев 2 стр.


Дөнья тәртибе

Үзгәртмәккә дөнья тәртипләрен,
Булганнарын санга сукмыйлар.
«Көрәш» майданында җиңү өчен,
Харамлашып җиргә екмыйлар.

Харамчылар гомер буе булган,
Тигез булмый җирдә көрәшләр.
Кануннар ул, бозучылар өчен,
Гадел кеше, гадел көрәшкән.

Бер җиңүче  берәү батыр була,
Ә калганнар калмый канәгать.
Билгелиләр, шул ук канун белән,
Хөкүмдарлар яки җәмәгать.

Бозылганда җиhан кануннары,
Хаксызлыктан, туа хаксызлык
Харам белән көчләр кулланылса,
Хөкүм итә башлый башсызлык.

Бәйрәм түгел, тормыш бозыла,
Хаксыз көчләр өскә чыкканда.
Ризасызлык туып, ут кабына,
Чарасызлык чаңы «сукканга».

Дөнья

Бу дөньяга ниләр алып килдем,
Ниләр алдым микән дөньядан?
Ярый әле алыш биреш өчен,
Яши алган, якты дөнья бар.

Алганнарым шактый булган инде
Гомер буе, барсы алынган.
Күпмеләре төрле сәбәпләрдә,
Бурычларың булып калынган.

Җавап гәмәлләре онтылмасын,
Саклый торган кеше арасын.
Күңелеңдә синең калганнарга,
Шөкер сүзен әйтә аласың.

Кичерешләр нинди генә булмый,
Авырлары, шатлык хисләре.
Барысыда синең өчен кебек,
Төрле яктан җилләр искәне.

Җавап булып, әгәр туа икән,
Күңелеңдә рәхмәт сүзләрең.
Бер өлеше кебек бурычыңның.
Авырлыкларына түзгәнең.

Елларның Сабантуе

Сабантуйлар кабатлана,
Елларны санагандай.
Майданнарга бергә җыеп,
Бер сынап карагандай.

Елның, җәйнең уртасында,
Үза Сабантуйлары.
Кемнәр өчен быел әле,
Үзләренең туйлары

Исәннәр барсы килгәндәй,
Бу олы җыеннарга.
Бәйрәмнәрдә хайран була,
Майданга җыелганда.

Бәйрәм төсен тою өчен,
Анда булулар кирәк.
Күрешүләр, очрашулар,
Кабатланулар сирәк.

Шаулап үтсен Сабантуйлар,
Татар Иле бәйрәме.
Кабатланып торып җирдә,
Халыкның hәм  җәй яме.

Ерактагы

Ерак инде чирәмнәре,
Ялан аяк йөгергән.
Шырпы «табып» яга алган,
Учаклары сүрелгән.

Мәктәп еллары еракта,
Таралдык сабакташлар.
Җирдә гомер дәвам итеп,
Кем кайда, яраклашкан.

Малайлар көтүе булып,
Җыелып үскән чаклар.
Кычыткан, әрем арасын,
Беренче үткән чаклар.

Еракта, иртән ягылган,
Мичләрнең җылылыгы.
Яңа пешкән ипи исе,
Корылган, чыбылдыгы.

Яшәү көче булгандыр да,
Шул чакта табылганы.
Якынаер кебек hаман.
Уйланып, сагынганы

Җаның бар

Җан азыгы, җанлы җансыз
Гади ул, бер уйласаң.
Бу җирдәге урыныңны,
Артык биек куймасаң.

Барлыгыңны, юклыгыңны,
Җаның булу күрсәтә.
Җанга нидер җитми кала,
Ниләр генә күрсәк тә.

Җан белән тән бер бөтендәй,
Тәндә җанның «оясы».
Тәнне саклый белгән кебек,
Җанныда, бар тоясы.

Җылы сүзләр, җылы караш,
Ризык табу җаныңа.
Онытмаска юл табарга
Үз җаныңның «янына».

Рухи байлык-җан азыгы,
Табыйк, таба алганын.
Сине кеше итеп тота,
Тәннәреңдә җан барың.

Тәннәр өчен җаннар кирәк,
Җансыз тәннәр-мәетләр.
Яшәсәк мәетләр кебек,
Ходай безне гаепләр

Җәйне көтеп

Шатланабыз җәйләр җитә диеп,
Әллә ниләр аннан көткәндә.

Язганнарның җитмеше

Шигырле гомер


Рузил Фазлыев

© Рузил Фазлыев, 2022



Cөю хакы

Кемнәр аңлый алган мәхәббәтне,
Бар кешегә таныш булсада.
Тәҗрибә җыйдым инде диеп,
Тыныч кына тормыш корсада.

Ярата алган, үзе яратылмый,
Яратылган, белми сөюне.
Җуеп булмасада хәтерләрдән,
Вакытында, янып көюне.

Чиксез хисләр, якын нәфрәткә,
Алышына, булган хисләрең.
Сызып ташлагандай югалалар,
Мәңгелектәй булган кичләрең.

Өметләрең артык булгангамы,
Ашмый кала күпме хыяллар
Бәхет кошы очып китмәсенгә,
Кемнәр аны ябып куя алган.

Сынаулармы, әллә сыналулар
Яшьлек юлы, шактый «катмарлы».
Бәхет кошы берәү генә була,
Саклый белү кирәк тапканны.

Ак томан

Кояшта юк, йолдызларда,
Алда тоташ ак томан
Ак томаннар уртасында,
Югалып басып торам

Сукмагыда, юлларыда,
Күренми. ак томанда
Андый томан булмый иде,
Барыр юллар булганда.

Әллә юллар күренмәскә,
Капланалар томанга.
Үтелмичә калганнары,
Аяз, якты торганда.

Томан бит ул томан гына,
Түгел ул көтә алмаслык.
Билгесезлекләр булсада,
Булмый ул үтә алмаслык.

Таралырмы ак томаннар,
Барыр юлларны ачып.
Килми әле югаласы,
Ак томаннарда «качып».

Актаныш

Агыйдельнең биек ярларында,
Тау башында тора Актаныш.
Ядкәредәй булып милләтенең,
Татарларга хәзер бик таныш.

Яшә шулай, якты маяк булып,
Тарихларда калып, макталып.
Агыйдельнең агымнары кебек,
Озак гасырларга сакланып.

Ак исемнән, ак хыяллар туып,
Ак юллары әле салыныр
Актанышым диеп җыр сузучы,
Киләчәгендә дә табылыр.

Көнчыгышы булып милләтенең,
Син калырсың hаман ак булып.
Сәхнәдәге Агыйдельдәй булып,
Макталырлык матур як булып.

Тау башында үсә Актаныш,
Ак булуы калыр сакланып.
Бед (з) некеләр диеп горурланып,
Сокланырлык булып  таң калып.

Әй, Актаныш, безнең Актаныш,
Күңелләргә җыры бик таныш.
Кайда гына яшәп, таралсакта,
Без Актаныш, диеп мактаныш.

Алтын капка

Авыл капкаларын кем оныта,
Безнең якча, басу капкасын.
Алар гына белә китүченең,
Туган якка кире кайтмасын.

Олы капка ишек алларыннан,
Олы юлга басу капкасы
Чыккан чакта соңгы тапкырдай,
Ашыкмыйча гына атласы.

Карышылыйда озатада үзе,
Эндәшмичә, карап калгандай.
Кайвакытта карашлары белән,
Гомер буе озатып баргандай.

Ул гынадыр бәлки көтүчедә,
Озакларга чыгып югалсаң.
Искә төшер басу капкаларын,
Туган авылыңа юл алсаң.

«Алтын капка», басу капкалары,
Бик кадерле чөнки язмышта.
Ераклашма күңелләрең белән,
Басу капкасынан ялгыш та.

Аю дөньялары

Аю дөньялары аю иле,
Очратырга була кайда да.
Көньяк белән төньяк полюста,
Кеше йөремәслек тайгада.

Аю йоклый, әгәр уятмасаң
Табаныннан суырып майларын.
Айный алмый, тирән төшләрдә,
Салкын кышның озын айларын.

Аюларга, тайга законнары,
Кабул итми алар башканы.
Иң начары, кинәт уянудан,
Ике аякка торып басканы

Саклан инде, андый вакытларда,
«Шатун» аю юлга чыкканда.
Белеп булмый алда ни буласын,
Үскән агачларны екканда

Аю иле кебек бөтен дөнья,
Аюларга җиhан тарайды.
Төзергә иде, аю уянмаска,
Йоклар өчен олы сарайны
Әллә тибә, әллә яна

Йөрәк кеше өчен яшәү нуры,
Әллә тибә, әллә яна ул
Чыгып очам диеп, кайвакытта,
Кошка әйләнеп канат кага ул.

Ниләр яна, кемнәр белә ала,
Янада ул яна туктамый
Алай озак, бердә туктамыйча,
Учакларда, алай ук янмый.

Ниләр яна, әллә хисләр яна,
Ялгыш булган бәлки хыяллар.
Буяулары яна, купшы итеп,
Артык чуар итеп буялган

Әллә янып, әллә тибеп шулай,
Төннәрендә, шулай йокламый.
Ул туктаса, аңлап ни буласын,
Шуңада ул тибә, туктамый.

Ул кояшы кебек зур галәмнең,
Җан дигәннең булу халәте.
Аллаhының олы бер хикмәте,
Җан иясе булу сәләте

Әнә, димен

Назад