Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология - Фагима Миргалиевна Хисамова 9 стр.


Угыз төркеменә караган төрек телендә, мәсәлән, увуляр қартикуляция буенча шулай ук алга күчкән, нечкәргән (қар kаr, қат kаt, қара kаrа һ.б.), ә азәрбайҗан һәм төрекмән телләрендә қ~ғ тәңгәллеге барлыкка килгән (қан ğаn, қыз ğiz, қара ğаra һ.б.).

Увуляр қ авазының нечкәрүе, қ~к тәңгәллеге шулай ук караим һәм комык теле диалектларында һәм өлешчә казах, үзбәк, каракалпак телләренең көньякта таралган сөйләшләрендә теркәлгән[52]. Галимнәр бу тәңгәллекнең сәбәбен қ, к авазларының артикуляциясе шактый катлаулы булуы һәм аларның йомшавы белән аңлаталар.

Сүз башы позициясендә (анлаут) татар телендә увуляр қ(q) һәм тел арты к(k) авазлары тотрыклы саклана:

а) қар, қара, қан, қом, қолын, қоры, қорт, қул, қурай, қыз, қыт-қыт һ.б.;

ә) кәҗә, кәләш, кәпәч, керпе, кеше, киек, киез, кис, күч, көл, көпчәк, көч һ.б.

Аерым сүзләрдә қ~ғ, к~г тарихи тәңгәллеге көнбатыш диалект сөйләшләрендә һәм урта диалектның кайбер сөйләшләрендә чагылыш таба:

а) қараңғы ғараңғы, қаңғылдау ғайғылдау, қарабодай ғарабодай, көнбағыш ғомбағыш һ.б.;

ә) күбек гөбек, көдрә гөдрә, кәрәз гәрәз, кура җиләге гүрләк һ.б.

Увуляр қ авазының йомшавы спирантлашу күренеше аерым сөйләшләрдә қ~х тәңгәллеге рәвешендә чагыла: қырау хырау, қәбер хәбер, қәдерле хадерле һ.б.

Урта диалектның Касыйм сөйләшендә нигез телдәге q(қ), k(к) авазлары тамак төбендә ясала торган (һәмзә) авазы белән чиратлаша:

а) қойаш ойаш, қарт арт һ.б.;

ә) көн ен, көл ел, көч еч һ.б.

Сүз уртасында (инлаут) татар әдәби телендә, шулай ук төрле диалект һәм сөйләшләрдә ике сузык уртасында (интервокаль позиция) борынгы q(қ) һәм k(к) тартыклары үзгәрешсез кулланыла, аерым сөйләшләрдә исә қ~ғ, к~г тәңгәллеге чагылыш таба:


а) бақыр, йоқо, қақы, тоқом, сақал, зықы, суқа, суқыр, чоқор, уқы һ.б.

қ~ғ тарихи тәңгәллеге әдәби телдә, асылда, берничә сүздә генә урын алган: йуғары<joқaru, туғыз<toқuz, йалығу<jalqu, тағы<taqï. Диалект һәм сөйләшләрдә исә бу тәңгәллек киңрәк таралган: тықрық тығрық, йақа йаға, чоқор чоғор, бақыр бағыр, вақыт бағыт, туқый туғый, чуқу чуғу, чақрым чағрым һ.б.;

ә) ике, тәкә, төкәнү (бетү), пәке, күкерт, күке, сәке, текә, бәкәй, төкер һ.б. к~г тәңгәллеге түбәндәге сүзләрдә килгән: игез<äkiz, сигез<säkiz, иген<äkin, чүгү, чүгәләү<čökü һ.б. Диалект һәм сөйләшләрдә: чикерткә чигеркә, икенче игенце һ.б.

Борынгы q(қ), k(к) авазлары сүз уртасында шаулы һәм сонор тартыклар янәшәсендә дә күпчелек сүзләрдә үзгәрешсез калалар: а) ақрын, йылқы, тақмақ, талқы, қойқа, ақсый, ақча, тақта, бақча, туқсан һ.б.;

ә) чикләвек, тәңкә, икмәк, чикмән, сиксән, иксез-чиксез, беркетү һ.б. Бу авазларның йомшавы, ягъни к~г чиратлашу, көнбатыш диалект сөйләшләрендә кайбер сүзләрдә чагылыш таба, һәм ул сүзләр, гадәттә, сузык өстәп әйтелә (интервокаль позиция барлыкка килә): туқсан туг(ы)зан, сиксән сиг(е)зән, чақрым чаг(ы)рым һ.б.

Сүз ахыры (ауслаут): татар әдәби телендә һәм урта диалект сөйләшләрендә сүз ахыры, нигездә, саңгырау:

а) ақ, айақ, балық йуқ, қолақ һ.б.;

ә) күк, чик, чирек, тик, төк һ.б.

қ тартыгының сүз ахырында спирантлашуы, ягъни к~х тәңгәллеге көнчыгыш диалектның саз ягы сөйләшендә теркәл- гән: қапчық қапцых, йастық йастых, урындық урындых һ.б.

ә) күк, чик, чирек, тик, төк һ.б.

қ тартыгының сүз ахырында спирантлашуы, ягъни к~х тәңгәллеге көнчыгыш диалектның саз ягы сөйләшендә теркәл- гән: қапчық қапцых, йастық йастых, урындық урындых һ.б.


*g(г), *ğ(ғ) тартыклары. Хәзерге татар телендә сүзнең төрле урыннарында шактый актив кулланыла торган йомык тел арты тартыгы г һәм өрелмәле увуляр тартык ғ авазларының тарихына килгәндә, тикшеренүче галимнәрнең бу мәсьәләдә фикерләре уртак дияргә мөмкин. Бу авазлар борынгы төрки нигез телгә нисбәтләнми, соңгырак чорларда килеп чыгышлары исә, нигездә, к, қ авазларының йомшавы (спирантлашуы) һәм яңгыраулашу күренеше белән аңлатыла. Әлеге авазларның, аерым алганда, татар телендә ныгып калуында һәм активлашуында гарәп-фарсы алынмаларының һәм рус теле аша кергән алынма сүзләрнең роле зур булуын билгеләп үтәргә мөмкин: гөл, гүзәл, ғәмәл, ғөмер, ғәдәт һ.б.

Тел арты тартыгы *g(г). Сүз башында *g(г) авазы төрки-татар нигезле сүзләрдә бөтенләй диярлек кулланылмый. Шулай да телдәге бер үзенчәлекле күренешне билгеләп үтәргә кирәк: әлеге аваз төрле аваз һәм образ ияртемнәрендә һәм алар нигезендә ясалган сүзләрдә сүз башында килә, аваз ияртемнәренең борынгыдан килгән үзенчәлекле сүз төркеме икәнен искәртсәк, бу әһәмиятле күренеш булырга мөмкин: гөр-гөр, гөп-гөп, гөрс-гөрс, гөлт, гөрләү, гөрселдәү, гүләү, гөрелте, гөрләвек, гөлт итү һ.б.

Сүз уртасында һәр ике позициядә, ягъни ике сузык уртасында (а) һәм тартыклар янәшәсендә (ә):

а) борынгы төрки сүзлекләрдә теркәлгәнчә, *g(г) авазы саклана: үгез (ögüz), үгет (ögüt), тегермән (tegirmän), түгәрәк (teցеräk), түгел (tegül), йегет (jigit), йөгерек (jügräk), йөгән (jügеn), игә (igä), күгәрчен (kogürčän), йегерме (jegirmä) һ.б.;

ә) аерым сүзләрдә г авазы борынгы к~г тәңгәллеге нәти- җәсе буларак чагылыш таба: сигез (säkiz), иген (äkin), игез (äkiz) һ.б.;

б) г спирантлаша һәм й авазына күчә: ийә «хозяин» (igä), бөйөр (bogür), ийел (egil), өйрән (ögrän), көйлә «петь» (köglä), инә «энә» (ignä) һ.б.

Сүз ахырында *g(г) спирантлаша һәм й белән чиратлаша: көй (kӧg), төй (tög), тар сузыклар янәшәсендә исә тулысынча диярлек кыскара: би (beğ/bäq), ти /тий (teg), ки /кий (kej) һ.б.


Тирән тел арты тартыгы *ğ(ғ). Тарихи аспектта увуляр *ğ(ғ) авазының килеп чыгышы борынгы төрки нигез телнең таркалуы һәм аерым төрки телләр формалашу чорына нисбәтләнә. Борынгыдан ук бу аваз төрки телләрдә, чикләнгән хәлдә, күбрәк сүз уртасында һәм сүз ахырында гына кулланылган. Татар телендә һәм, гомумән, кыпчак төркеме телләрендә аның кулланылышы, төрле аваз тәңгәллекләренә дучар булу сәбәпле, тагын да тарая төшә.

Сүз башы позициясендә увуляр ғ, нигездә, гарәп алынмаларында (а) һәм қ~ғ тәңгәллегенең чагылышы булган диалекталь сүзләрдә (ә) генә кулланыла:

а) ғәдел, ғаҗиз, ғөзер, ғилем;

ә) ғайғылдау, ғомбағыш һ.б. Көнбатыш диалект сөйләшләрендә гарәп алынмаларында да сүз башында увуляр ғ кулланылмый: айыб ғәйеп, үмер ғөмер, Айшә Ғайшә, Ариф Ғариф. Бу яктан көнбатыш диалект сөйләшләре угыз төркеменә кергән төрек, азәрбайҗан телләре белән уртаклык күрсәтә.

Тикшеренүчеләр хәзерге төрки телләрдә сүз уртасында һәм сүз ахырында ғ авазы кулланылышының берничә төрен билгелиләр[53], мәсәлән, татар телендә увуляр ғ авазы тагын да йомшый төшә һәм күпчелек очракта w, й авазлары белән чиратлаша.

Интервокаль позициядә: а) аерым сүзләрдә борынгы ғ авазы саклана: сағыз (sağïz), сағыш (sağïš), сағын (sağïn), тағы(н) (tağï/taqï), буғаз (boğaz), суған (soğun), ағач (jïğač) һ.б.;

ә) ғ~w чиратлашуы барлыкка килә: аwыз (ağïz), аwыр (ağïr), йаw (jağï), қаwын (qağun), баwыр (bağïr), саwлық (sağlïq), саwым «дойное животное» (sağum) һ.б.;

Назад Дальше