Хатлар язам. Шигырь. Том 5. Стихи - Рузил Фазлыев 2 стр.


Соң булмасын

Соңга калган сүзләр кемгә кирәк,
Вакыт үткән сүзләр җавапсыз
Кылынмыйча калган ният кебек,
Калачаклар алар, савапсыз

Соңга калсаң, бары хәтерендә,
Үкенүләр кала яныңда
Сүзләрнеңдә төрлеләре була,
Әйтеп булмый кайчак барында.

Хыялларың әйтелмичә калсын,
Планнарың бәлки бозылыр
Кирәк сүзең әйтелмичә калып,
Үкенечтә вакыт узылыр

Олы бурыч кебек рәхмәтлелек,
Шөкер итү җирдэ яшәүгә
Бәя бирә алу кылганнарга,
Бик кирәкле сыйфат яшәүдә.

Үткән гомер тере диплом кебек,
Төрле эшкә, төрле гамәлгә
Сынауларын әле үтәсе бар
Яклыйсы бар, аны әдәмгә

Ни булды

Ни булды гади халыкка,
Сорыймда, әйтимдә әле
Дәүләтнең терәгы булган,
Хәзерге ятимнәре
Кая китеп, кем булдылар,
Ул вакыт хәкимнәре

Буш сүз булган барысыда,
Халыкны алдадылар
Коммунизмга чакырып,
Үзләре бармадылар
Бөтен байлыкны алдылар,
Югалып калмадылар.

«Череп барган» капиталист,
Җыеп алды себереп
Себерелә алмаганы,
Йөри эчеп сүгенеп
Капиталистка тырышып,
Хезмәт итеп җигелеп.

Директорлар, почмак саен,
Генераллар меңләгән,
Илдә шоферлар калмады,
«Иномарка» күрмәгән.
Кемнәр генә кала микән
Чит илләргә йөрмәгән

Кибетләрдә чиратлар юк,
«Камин» хәзер мичләре

Юлдан йөрик

Иман юлы дибез таба алсак,

Аллаhыга алып барганны

Аңлап нигъмәтләрнең каянлыгын,

Тыелганнан тыела алганны.


Ике якка бергә барып булмый,

Хак юнәлеш булла  кыйбыла.

Ярамаган азык ризык түгел,

Ярый диелгәне сый була


Җомга көнебезне көтеп алсак,

Шифа алыр безнең күңелләр.

Бәйрәм белән дия алуыбыз

Әгәр чыкса күңел түреннән.


Дога сүзен әгәр аңлый алып,

Ихлас булып әгәр сорасак

Иман юлы бик күбебез өчен,

Һәрвакытта ачык булачак.

Ярдәм итүче бар hәрвакытта,
Җирдә hәркем күрә башласа.
Әдәм балаларын ни көтә соң,
Ярдәменнән әгәр ташласа?

Югалту чоры

Югалтулар чоры килде бугай,
Бүген юллар шунда баралар.
Тайгак юлга җиңел керүләрне,
Аңлый алмый гына калалар.

Югалуга дучар изге булган,
Гореф гадәт, үткән буыннар
Бер буында шулай югалырмы,
Саклап килгән гасыр буеннан

Байлык сүзе бары әйбер өчен,
Күңел өчен артык кирәкми.
Вакыт җитми хәзер анысына,
Күңелләргә берни эләкми

Кемнәр әле яшәп туя алды,
Шактый гына мая җыепта
Тынычлану тими ул юлларда,
Тере чакта hәйкәл куепта

Тереләрнең зыяраты кебек,
Паркларда шикле таш сыннар.
Капка төбе саен әллә hәркем,
Үз hәйкәлен микән ачсыннар

Күгәрченнәр генә якын итәр,
Куып торучылар бармаса
Савап эшләр, бары кыла алып,
Күңелләргә кереп калмаса

Яңа көн

Яңа көндә күпме яңалык бар,
Ниләр көтеп була hәр көндә
Яңа көннең яңа минутлары,
Язмыш дәвамнары hәр кемгә.
Көткән белән булган гел бергә.

Бәлки бүген көтә зур үзгәреш,
Зур борылышлар да якындыр.
Ул вакытны файдалана белу,
Бездә кирәк әйбер акылдыр.
Алда юллар, әле такырдыр.

Мизгелләре үтә сизелмичә,
Шул мизгельдәй үтә еллары
Мөмкинлекләр килә китә тора,
Гамәлләрнең кала кылганы.
Язмышларда насыйп булганы.

Яңа көннәр  яңа мөмкинлекләр,
Шуңа таңнар көтеп алына
Син таңнарда кая юл тотасың,
Юллар бүген шунда барыла.
Үткәннәре артта калына.

Яңа көннәр, алар яңа юллар,
Я булмаса юллар дәвамы
Үтә алсак аңлап ул юлларны,
Булмый калмас безгә савабы.
Гамәлләребезгә җавабы

Ышаныч булсын

Атылмаган таңнар кала икән
Серләр мәңге калыр сакланып.
Язмыш юлы алга  артка йөрми,
Китә алмый кире башланып

Атылмаган таңнар кала икән
Күпме җырлар калыр язылмый.
Моңлы тавыш әгәр ишетелсә,
Хисләр инде башка кабынмый

Таңнар кала икән, ата алмый,
Кабынмыйча кала, хыяллар.
Киләчәкне уйлау була алмый,
Бер үк төскә барысы буялган.

Таңнар атмый кала hәркемгә дә,
Кемгә кайчан, вакыт хикмәте
Юлга җыенасы онытыла,
Кирәк булмый юлчы бишмәте.

Таңнар атмаулары мөмкин икән,
Озак итмә йоклап ятуны
Ышанычың булсын Раббыңа,
Каршыларга таңнар атуны

Туган тел

Туган тел

Без бәйрәмнәр сөябез шул,
Яратабыз маскарад
Күрмәгәннең күрәсе килә,
Барда йөри маскадан.
Җәвидләр hәм яшкалар.

Телләр елы, туган телләр,
Шулай атала бу ел
Бетә башлауга охшаган,
Башкача аңлау кыен.
Үткән ел булган уен.

Маскарадка охшаган шул,
Тел турында бәйрәмнәр.
Туган телдәге язулар.
«Бердәм» телгә әйләнгән.
Кушылган өйрәнгәннәр.

Туган телне онытмагыз,
Бар бит сезнең мәчетләр.
Дәүләткә файда юк ди,
(Мәктәп ясыйк мәчеттән.)
Белем дигән, кәсептән.

Мондый хәлләр булды инде,
Вакытлар күп үтмәде
Ахыры сабак булмады.
Тарихларның үткәне.
Башка сугып киткәне.

Нигә

Әрвахларны кайчак без үз ара,
Очрашканда сөйләп алабыз.
Елына бер җыелып дога кылу,
Ул гадәтне онытып барабыз

Сагынып искә алулар, ул була,
Сагынулар бит дога түгелләр
Алар бездән дога көтәр дигән,
Тынычланыр өчен күңелләр

Елга бер кат, бары бер кат кына,
Авыр мени искә алулар
Ерак түгел җирдә берәүгә дә,
Шундый вакытларда калулар.

Кая китә хөрмәт, әдәп хисе,
Туганлыкның кая хисләре
Кылган зшләр кая, алар өчен,
Иман дигән әйбер ни эшләде

Яшибезме ике дөнья өчен,
Бу дөньяда әллә калмакчы
Кадерләми җирдә язмышларны,
Исраф итеп аны бармакчы

Вакыт тапмый якын әрвахларга,
Ничек инде алай була ала
Безнең өчен, җиткәч вакытлары,
Догаларны кемнәр кыла ала.

Манара

Мәчет төзеп авыл уртасына,
Нинди ният, шулай үтәлде.
Үстерергә теләк түгел икән,
Нигә ясау кирәк, түтәлне

Манаралы мәчет бизәк түгел,
Намазлары тиеш бит инде
Тора мәчет авыл уртасында,
Иман юкка hәйкәл шикелле.

Кемнәр өчен икән ул төзелгән,
Гыйбәдәткә кемнәр омтылган.
Төзегәндә әллә иман килеп
Бик тиз генә кинәт онтылган.

Коры теләк азык була алмый,
Язын чәчеп, көзен урмасаң
Белгән сүзләр, иман түгел әле,
Гамәлләрен әгәр кылмасаң.

Җиңел юллар була иман юлы,
Аллаhыдан тойсаң ярдәмне
Күрә алсаң, үзе бәхетеңне,
Барыр юлларыңа җәйгәнне.

Адашулар, ялгышулар булла,
Тарткан чакта тормыш арбасын.
Ләкин язмыш, азагына кадәр,
Саташуда гына калмасын

Вакыт агышы

Кабатлама иске ялгышларны,
Алда булыр әле җитәрлек.
Ялгышларга вакыт исраф булып,
Калмаслар бит гомер итәрлек.

Гомер бит ул бары алга бара,
Тукталулар артка калудыр
Иң дөресе артка калмый гына,
Вакыт белән бергә барудыр.

Кичәге көн бүген ярдәм итә,
Сабаклары булса алырга.
Артка калмыйк тормыш агымыннан,
Агымында кирәк агырга.

Үзгәрәдәй вакыт агымнары,
Әллә шулай гына тоела
Тотып булмый, тоеп кына була,
Бергә юлда гомер буена

Гыйбәдәт

Нинди сүз ул, ни аңлата
Ничек була ул гыйбәдәт.
Гамәлләре кылыр өчен,
Ниләр микән соң гыйбәрәт

Гыйбәдәттер  савап эшләр,
Тик иманлы булганнарга
Ярдәм итә белә алу,
Үзеңә аз булганда да

Гыйбәдәтнең иң олысы,
Шөкер итү Раббыңа
Бөтен кирәк булганнарны,
Аннан гына сорап була

Гыйбәдәт ул, тәнең белән,
Вакытың hәм җаның белән
Ихлас итеп бүлешүең,
Хәләл булган малың белән.

Аңлый алып бар булганы,
Раббыңнан икәнлеген
Белә алып син чамасын,
Үзең өчен җитәрлеген

Ул коткара исрафлардан,
Бушка киткән көчләреңнән.
Булыр калыр бәрәкәте,
Синең кылган эшләреңнән.

Безнең дин

Ниләр бирә ислам дине,
Дин тотудан кемгә файда
Иманлы булып яшәүнең,
Асыллары нинди, кайда.

Ислам сүзе  буйсынучы
Бер генә зат  Аллаhыга.
Ихлас булып ышануың
Ярдәменнән калмасыңа.

Камиллекнең чиге кебек,
Нигезләре  биш баганa.
Иман өчен юллар ачык,
Теләгәннәр бара ала

Намаз уку, ышануга
Гыйбәдәттә була белү.
Зәкәт биреп, ураза тотып,
Изге җирне барып күрү

Тәртипләрен аның белү
Хәләл, харам сүзен аңлау.
Әдәп асылын үзләштереп,
Кыек юлдан hичтә бармау.

Бары кирәк ике әйбер :
Бәлигъ яшьтә акыл булу.
Ихлас булу, үз динеңдә,
Ул  Аллаhка якын булу.

Кыек юллар

Назад Дальше