Җәйләр китә
Йолкып алган кебек күңелемнән,
Бу жәйләрнең соңгы көннәрен.
Җәйнең яңалары якын кебек,
Булмагандай җәйләр күргәнем
Җимешләре җәйнең акырынлап,
Агачлардан җиргә коела.
Язмышларда җәйләр кебек үтә,
Булмаганда кебек тоела.
Эсселектә, салкын җиле исеп,
Ялган рәхәтлек булсада
Шөкер итә алыр идек микән,
Еллар буе җәйләр торсада.
Шуңадырда сары яфраклар,
Яшел җәйнең төсен үзгәртә.
Беләбезме җәйнең кадерләрен,
Ничә тапкыр җәйләр күрсәктә.
Балачаклар ихлас чаклар була,
Ятып чирәмнәрдә аунарга
Вакыт җитми әдәм баласына,
Яшәү рәхәтлеген аңларга
Көзме
Кемнәр белә язмыш көзе кайчан,
Картлык көне генә буламы
Әллә инде күптән узып киткән
Сизелмичә бүген узамы
Ниләр эшли алып язын җәен,
Иң кыйммәтле матур чорларын.
Җыя алып күпме хисләреңне,
Хәтер йомгагына чорнадын
Тоя алып кояш нурларыннан,
Яктылыклар, табып өметләр.
Исрафка үткән вакыт өчен,
Кемнәр микән килеп үгетләр.
Сүнмәс учак булып яшәү дәрте,
Кабына алып көчләр биргәндә.
Читтә калмый, сәләм бирделәрме,
Кайгы, шатлыкларың килгәндә.
Мактанулар яки макталулары,
Кеше өчен артык кыйммәтме.
Җирдәгесе, җирдә генә кала,
Төзәтәсе барысын килмәсме.
Кайту җире
Тагын үттеп китә шулай җәйләр
Быел менә тагын кайталмадым.
Җылы хисләр инде үткәннәрем,
Кайчан җае килеп, кайталганым.
Ике җирдә бергә булу кыен,
Ике юлның берсен сайлыйсың.
Кайвакытта сәбәп булмагандай
Барыр җирләргәдә бармыйсың.
Кирәге бар тиешләре бик күп,
Кайсын ташлап, кайсын башларга.
Күпмеләре үтәлмичә кала
Теләкләрең баштан ашканда.
Кайту сүзе ниләр аңлата соң,
Булса синең торган җирләрең.
Ниләр бирә синең күңелеңә,
Туган якка кайтып килгәнең.
Берәү генә кебек кайту җире,
Кая тартса синең күңелең
Аңлый алу, язмыш кайчан яза,
Кайтмый калу мөмкин түгелен.
Ышанмаучылар
Матур исем уйлап табалганнар,
Имансызга медаль атеист
Асылында ниләр ята икән,
Әллә артист, әллә аферист
Ышанмаучы кеше булганына,
Ялган булган әйткән сүзләре.
Хезмәтчеләр булды тыңлаганнар,
Сизмичәдә калып үзләре
Коммунизм әнә үтеп китте,
Атеистлар калды коелып.
Бердәм байлар өйе ясадылар
Бөтен буржуй бергә жыелып
Кара төтен чыга торбалардан,
Кара болыт булып күкләргә.
Нефть акчалары кая ага,
Билгеледә түгел күпләргә.
Халык шул ук, алар кая барсын,
Үз өлеше аңа эләкте
Ул тырышып олы йорт төзеде,
Буржуй аннан налог түләтте
Яшь ялагай күптән бабай булды,
Ышануы буенча атеист
Асылында ничек булды микән,
Әллә артист, әллә аферист.
Татарчасы гади булган икән:
«Ышанмаучы, ерак иманнан.
Коммунизм диеп алдаганнар,
Үзләренө байлык җыйганнар.
Халыкныкы аларныкы булды,
Нефть вышкаларын бүлделәр.
Яңа хуҗалардан дөнья тулы,
Кешеләрдә аңа күнделәр
Ыспай атлап яңа хуҗа килә..
Озатып йөри дуслар- куштаннар.
Машинада озак утырганнан,
Йомарланып беркән ыштаннар.
Кешеләргә табыну олы гөнах
Озакламый булыр җимеше.
Байлык белән коллык җитәкләшеп,
Безгә кабат кайтып килеше
Күңел ачкычы
Күңел ачкычлары диелә бит,
Теләк теләп дога кылганда.
Тәүге адымынны тоя алып,
Гыйбәдәткә теләк туганда.
Күңел ачкычлары бирде дибез,
Хикмәтләрне бераз аңласак.
Күңелләргә юлын таба ала,
Иман сүзен тирән санласак
Ябык күңел берни кабул итми,
Нинди генә вагазь булсада.
Кеше күңеленә салып булмый,
Изге сүздән генә торсада
Хикмәт сүзе ул күңелгә ачкыч,
Таба алу андый сүзләрне
Ә бүләкли Раббымыз бары,
Иман юлларында түзгәнне.
Ачкыч бирсен безнең күңелләргә,
Иман нурларына ачарга
Тәүбәгә дә, гыйбәдәтләргә дә,
Юллар ачык була кайчанда
Җәйле еллар
Кичә генә килгән кебек җәйләр,
Бүген инде көзгә ялгана
Эсселәре булды ә җылысы,
Җиталмаган кебек җанга да.
Җәйләрне бит тотып карагандай,
Матурлыгын тоя алуың
Ничә тапкыр гомер юлларыңда,
Җәйле еллар җыя алуың
Жәйге еллар диеп исемләдем,
Хәтерләрдә уелып калганын
Матур чаклары дип гомерләрнең,
Еш сагынып искә алганын
Күңелләрдә чәчәк аткан чаклар,
Олы юллар, көтә чакыра
Хисләр белән яши торган вакыт,
Ашыккан чак юллар чатына.
Җылы вакыт, язмыш юлларының,
Бөтен тормыш жәйләр шикелле.
Шуңа атадым жәйле еллар диеп
Җәйләр кебек үтеп кителде
Тынычмы
Җәйле еллар
Кичә генә килгән кебек җәйләр,
Бүген инде көзгә ялгана
Эсселәре булды ә җылысы,
Җиталмаган кебек җанга да.
Җәйләрне бит тотып карагандай,
Матурлыгын тоя алуың
Ничә тапкыр гомер юлларыңда,
Җәйле еллар җыя алуың
Жәйге еллар диеп исемләдем,
Хәтерләрдә уелып калганын
Матур чаклары дип гомерләрнең,
Еш сагынып искә алганын
Күңелләрдә чәчәк аткан чаклар,
Олы юллар, көтә чакыра
Хисләр белән яши торган вакыт,
Ашыккан чак юллар чатына.
Җылы вакыт, язмыш юлларының,
Бөтен тормыш жәйләр шикелле.
Шуңа атадым жәйле еллар диеп
Җәйләр кебек үтеп кителде
Тынычмы
Тыныч кына кемдер яшәп ята,
Тамагым тук, өстем бөтен дип.
Бүгенгесе бары учак булса,
Калганнары аның төтен дип.
Юлга чәчеп булган ядкәрләрне,
Дога тапмый, тотып укырлык.
Нигә диеп сорап торасыда юк,
Кеше арбасына утырдык
Табынулар китте ялтырыйкка,
Шәмнәр тотып бәйрәм итәбез.
Кая баруларны белә алмый,
Озакламый «барып җитәбез»
Битарафлык гади әйбер хәзер,
Кысылмыйча яшәү, файдалы
Алыштырып телне, динне, илне,
Тормышларын күпләр «җайлады»,
Онытыла иман, әдәб сүзе
Имансызлык кабул ителә.
Гаделлек hәм намус сүзе кая,
Аларсызда тормыш ителә.
Болар барсы яңа әйбер түгел,
Бик күп еллар элек язылган
Иман зәгыфлеге авыруы,
Безгә бүген килеп кагылган.
Якташ
Якташлар була авылдаш,
Авылдан ерак барсаң
Райондашта якташ була,
Шәhәрдә яшәп калсаң.
Казаннан да ерагайганда,
Татарстан якташлар
Чит илгә чыгып киткәндә,
Кемнәр була якташлар
Ватандашлар якташлармы,
Бергә яшәп яткачтан
Туган ягын оныталмый,
Туган яктан ятлашкан.
Сабакташлар, иптәшләр,
Хезмәттәшләр, акбашлар
Кая гына барсакта без.
Кеше өчен якташ бар.
Үткән җәйләр
Күпме үтә шундый матур җәйләр,
Ак болыттай ага гомерләр
Үтелмәсә озын язмыш юлы,
Була алмас иде, бүгеннәр
Ә хыяллар күпме алар туган,
Җәйләр килсә, инде бигерәк.
Еракларга күңел тарта иде,
Кошлар омтылгандай биегерәк.
Һаваларга карап хыялланып,
Чалкан ятып, яшел чирәмдә.
Хыялларың бик тирәндә чак та,
Әйтә алмый, әйтим дигәндә.
Авыр вакытлары сынаулары,
Бетмәс кебек булган чаклары.
Сабырлыклар, аңламыйча әле,
Ул вакытта безне яклады
Җирдә үсеп, җирдә без өйрәндек,
Адым, адым итеп үтә алып
Алган гыйлем, булган акыл белән,
Олы юлга чыгып китә алып
Җәйләр кабатланып торсаларда,
Юллар кебек алар үтәләр
Сизелмиләр, әллә көтмәгәнгә,
Ялт иттереп көзләр җитәлә.
Бүгенең
Артка карап, алга барам бугай,
Буйсындырып булмый уйларны.
Якын итеп әллә кайчан үткән,
Күңел түрләренә куйганны.
Ерактагы сабантуйларны
Сибелгәндәй үткән юлларымда,
Җыя барган бөтен күчтәнәч.
Онытканы күңелләргә ул чак,
Хисләр булып кабат күчмәгәч.
Хәтердә гөл булып үсмәгәч.
Язылганнар күңел дэфтәренә,
Хәзер бары, аны укыйбыз
Шактый әйбер анда язылганга,
Уйланырга, кайчак туктыйбыз.
Онытылып аннан йоклыйбыз
Дөрләмидә бары үтеп бара,
Сүнгән учак кире кабынмый
Мохтаҗлыктан- булган ул җылыны,
Чаралар юк бары сагынмый.
Башка юлы барыбер табылмый.
Бер мизгеле кинәп тотып калып,
Җибәрмичә озак йөргәндәй
Тикшерергә теләп хисләреңне
Уйларыңны синең белгәндәй.
Синең бүгенеңнән көлгәндәй.
Дөнья гәепле буламы
Дөнья гәепле буламы,
Кешеләрдә бармы эше.
Авырлыклар килгән чакта,
Дөньяга сылтый кеше
Абынсада, егылсада,
Еласада утырып
Шөкер әйтми гомер буе,
Язмышларын тутырып.
Үзебездән эзләүләр юк,
Ахмаклыкка гаепне
«Акыллы баш» гөнах кылса,
Нишләп дөнья гаепле?
Дөнья ул бер, барыбызга,
Ул гаепле була алмый.
Яшәү өчен безгә куыш
Язмышларны бозалмый.
Без кунаклары дөньяның
Аннан гаеп эзлибез
Кем булабыз без шуннан соң?
Ансын инде «белмибез»