Ник дигәндә, М. Галәүгә узган гасырның башыннан алып диярлек туган якларыннан читтә яшәргә туры килгән. Инкыйлабтан соң исә аңа Татарстанда рәсми даирәләр тарафыннан ачык йөз күрсәтү булмый да диярлек. Шуңа күрә аның шәхси тормышы турында белүебез дә шактый чикле иде. Хабаровскида яшәүче алтмыш дүрт яшәр оныгы Олег, ерак араларны якын итеп, бабасының туган ягын күрергә дип килгән. Кызы Анастасияне дә үзеннән калдырмаган. Алар бабаларына кагылышлы документлар, рәсми даирәләр тарафыннан тутырылган төрле эш кәгазьләреннән күчермәләр алып килгәннәр. Хәтта М. Галәүнең 130 еллыгына истәлек медале дә булдырганнар. Аларны шушы очрашуда катнашучыларга бүләк итеп бирделәр.
Шулай туры килгән: М. Галәүгә өч тапкыр өйләнү насыйп булган. Беренче хатыны турында болар нәрсә дә булса әйтә алмадылар. Икенче хатыны Фатыйма ханымнан 1924 елда Надыйр исемле улы туа. М. Галәүне, әле Башкортстанга, әле Мәскәүгә күчерә-күчерә, мәгариф, нәшрият эшләрен җайга салуга җәлеп итәләр, ул еллар буе гаиләсеннән аерым яшәргә мәҗбүр була. Күрәсең, мондый хәл гаилә тотрыксызлыгына китерә. Фатыйма апа улы Надыйр белән Оренбургта яши, тора-бара Ташкентка ук күчеп китә. Малай Үзбәкстан башкаласында урта мәктәп, аннан соң авиация училищесын тәмамлый. 1943 елда сугышка җибәрелә. Аның өчен сугыш Көнчыгыш Пруссия җирендә тәмамлана. Сугыштан соңгы тормышы илебезнең Ерак Көнчыгышы белән бәйләнә, бу якларда армиядә хезмәт итә. Полковник дәрәҗәсенә күтәрелә. Әмма алтмыш яше тулганда үлеп китә. Аның улы Олег гади эшчедән бер зур заводның генераль директоры вазифасына кадәр күтәрелә. Бабасының язмышын ачыклау мәсьәләсе аны һәрвакыт борчып тора. Хәтта дәүләт куркынычсызлыгы органнарының Үзәк идарәсенә дә мөрәҗәгать итә. Аның үтенече игътибарсыз калдырылмый, хәтта М. Галәүнең делосы белән танышу мөмкинлеге тудырыла. Әмма биредәге рәсми документларның күбесен уку мөмкинлеге булмый, аларны, кеше күзе төшмәслек итеп, каплап-ябыштырып куйганнар. Янәсе, йөз ел тулганчы алардагы мәгълүматлар дәүләт сере булып сакланырга тиеш икән. Чын хакыйкатьне белү өчен, димәк, әле яңадан егерме ел вакыт кирәк дигән сүз. М. Галәүгә кемнәр яла яккан, ялган гуаһлык иткән, хөкем карарының гаепләү өлешендә ниләр язылган булуы 2037 елда гына тәгаен билгеле булу ихтималы бар. Хәер, ул вакыттагы «өчлекләр» чыгарган хөкем карарларында андый мәгълүматлар булуга исәп тоту беркатлылык булырга да мөмкин.
Шулай да Олег Надыйр улының хәзерге көндә Мәскәүдә яшәүче кызы Анастасия, шул органнар ярдәме белән, бик якынча гына булса да, М. Галәү җирләнергә мөмкин булган урынны билгеләүгә ирешкән. Хәтта шул урынга мәрмәрдән истәлек тактасы яздыртып куйган икән.
М. Галәү 1925 елда Мәскәүдә Зәйнәп Хәсәнова дигән ханымга өйләнә. Ләлә исемле кызлары туа. Ире «халык дошманы», «Төркия шпионы» дип һәлак ителгәч, 1938 елда Зәйнәп ханымны да кулга алалар. Ул алты ел Казахстандагы сәяси тоткыннарның хатыннары өчен махсус оештырылган лагерьда интеккән. Ул урын бу җөмһүриятнең яңа башкаласы Астанадан утыз чакрым чамасы ераклыкта икән. Әлеге лагерь хәзер гыйбрәт өчен музей итеп әверелдерелгән. Моннан берничә ел элек, Астанага конференциягә баргач, казах галимнәре безне шунда алып барып күрсәттеләр. Бер зур бүлмәнең диварына биредә газап чиккән хатын-кызларның зур исемлеге беркетелгән. Алар белән танышканда, татар исем-фамилияләренә игътибар иткән идек. Бу дөньяда татар булмаган урын юк, монда да булмый калмаганнардыр диештек. Димәк, аларның берсе Зәйнәп Хәсәнова булган. Ул бу тәмугтан исән чыга алган, үзе югында ятимнәр йортында җан асраган кызы Ләлә белән очрашу бәхетенә ирешкән. М. Мәһдиев, әлеге әдибебез турындагы мәгълүматлар эзләгәндә, Мәскәүдә яшәүче шушы Зәйнәп апаның адресын тапкан, хат алышкан. Зәйнәп апа алтмышынчы еллар ахырында дөнья куйган. Кызы Ләлә дә бүгенге көндә исән түгел икән инде. Зәйнәп апа белән Надыйр бергәләп М. Галәүнең архивын эзләп тә караганнар. Әмма нәтиҗә булмаган. Без, шул рәвешле, Зәйнәп апаның ахыргача иренә тугрылыклы булып калганлыгын күрәбез, язучыларыбызның мондый фидакяр хатыннары арасында аның да булганлыгын хөрмәт белән искә алырга тиешбез.
Менә без, хөрмәтле укучылар, Мәхмүт Галәүнең безгә билгеле булган романнарының бер түбә астында чыгарылуының тагын бер шаһиты булдык. Моның өчен Татарстан китап нәшриятына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Ике романны берләштергән бу эпопея олы әдибебезне яңа гасырда яшәүче милләттәшләребез күңеленә тагын да якынайтуга хезмәт итәр дип ышанабыз.
Фоат Галимуллин,
филология фәннәре докторы, профессор.
Болганчык еллар
Ил тыныч чакта
I. Каклаган казны коймакка төреп, коймакны каймакка манып
Төш вакытлары җитәрәк, көн кисәк үзгәреп китте. Тау-тау ак болытлар, куерып, салынкы, кара-кучкыл яңгыр болытларына әверелделәр. Каты җил өй түбәсе саламнарын тузгыта, тирәкләр, яшь ботакларын җиргә чаклы иеп, зарланышкан сыман шаулаша башладылар. Һавага, күбәләк өере шикелле, ап-ак шомырт чәчәкләре тузгып очты. Аннары шыбырдап яңгыр яварга тотынды.
Җылы бөркеп, тирес исе аңкытып яткан буразналар өстеннән кешеләр башларын күтәрделәр. Яңгыр коеп яварга керешкәч, алар ышык урыннарга кереп постылар.
Буразна араларыннан гөрләвекләр ага башлады. Җир камыр кебек күперде, кабарды. Утыртырга дип ярып салган бәрәңге чиләкләренә яңгыр суы тулды. Көрәк-тырма саплары коеп яуган яңгырда юылып агарып калды.
Яңгыр, кисәк кенә башланган кебек, кисәк кенә узып та китте. Ялт итеп яңадан кояш чыкты. Яшел яфраклар өстендә энҗе бөртекләредәй тамчылар җемелдәшә башлады. Йомшак кына сары мамыклы нәни бәбкәләрен ияртеп, казлар яңадан урамга чыктылар.
Көнчыгышка таба китеп барган яңгыр болыты өстендә дугайланып салават күпере сызылды. Күк күкрәгән тавышлар кайдадыр еракта тынып калдылар.
Шулвакыт ындырлар арасындагы юлда җигүле ат күренде. Арбага ике кеше утырган иде. Җигүле ат, тоякларыннан пычрак чәчрәтә-чәчрәтә, авыл башына җитеп, басу капкасы төбенә килеп туктады.
Капка янында бу юлы малай-шалай күренми иде. Гадәттә, алар гел шул тирәдә булашалар, авыл аша узучыларга капка ачалар, аннары узгынчылар сипкән вак прәннекләрне, шау-шу килеп, үлән арасыннан җыярга керешәләр иде.
Арбадагыларның берсе малайларга дип әзерләп куйган бер уч прәннекне капчыгына кире салды да җиргә төште. Капканы ачып, атны керткәч, капканың мунчала бавын яңадан казык башына элде, арбага утырып, дилбегәне какты. Икенчесе төенләнеп беткән иске чыбыркысы белән атка сугып алды. Шуннан соң алар киң генә урамга килеп керделәр.
Яшел чирәм уртасыннан елан кебек боргаланып, кара тасмадай сузылган юлда яңа көпчәк эзләре һәм дагасыз ат тояклары эзе төшеп калды.
Авылның уртасында юан гына манаралы таш мәчет кукраеп утыра. Шул мәчеткә җитәрәк, юлчылар өстенә кечерәк кенә такта түбә тоткан урыс капкага таба борылдылар. Тузгак чәчле, яланаяклы бер кыз бала әлеге йортка таба борылган җигүле атка беравык карап торды да, исенә килеп, нечкә генә тал чыбыгы белән казларын юлдан читкә куарга кереште. Ана каз, башын күтәреп, каты тавыш белән каңгылдый башлады һәм, алпан-тилпән атлап, бәбкәләре янына сыенды. Балалары янында сакта торган ата каз исә, озын муенын сузып, ысылдый-ысылдый, арбага таба китте.
Җигүле ат ябык капка төбенә килеп туктады.
Арбадагыларның берсе, тагы җиргә төшеп, капканы ачты, атны ишегалдына керткәч, өйгә таба атлады. Аның башында кокардалы, козырёксыз солдат фуражкасы, өстендә кара тужурка, зәңгәр канатлы кара чалбарының балакларын күн итек кунычы эченә кертеп кигән, биленә сары каеш буган иде. Юлдашы, күрше авыл марие, солдатны каладан атына утыртып кайткан иде.
Йортка керүчеләрнең каршысына кулына агач җамаяк тоткан таза гына бер карчык чыкты. Ул, баскычка басып, әлеге кешеләргә гаҗәпләнеп карап торган арада, солдат, аның янына ук килеп:
– Исәнме, әнкәй! – диде.
– Ай Аллам… Кем соң бу?
– Бу – мин, әнкәй! Танымыйсыңмы әллә? Углың Әхмәтсафа ич.
Карчыкның кулыннан агач җамаягы, төшеп китеп, ат аягы астына тәгәрәде.
Карчык:
– И Аллам! Танымадым шул, балакаем, танымадым! – диде дә улына килеп сарылды. Күз яшьләре улының солдат тужуркасына тамды. – И балакаем, миңа да бу көннәрне күрергә язган икән, – диде карчык.
– Баш исән булса, бер әйләнеп кайтасың икән шул, әнкәй! – диде улы.
Өйдән солдатның абыйсы Вафа йөгереп чыкты.
– Карыйм, карыйм… Нинди үрәтник икән бу, мин әйтәм. Безнең Әхмәтсафа икән ләбаса! – диде ул.
Читән аша бу тамашаны карап торган күрше малае тиз генә урамга йөгереп чыкты да иптәшләренә:
– Патый әбинең солдат улы кайтты, – дип сөрән салды.
Малайлар бу яңа хәбәрне шундук элеп алдылар. Таяк атларына атланып:
– Миңлебай солдаты кайткан!.. Миңлебай Сафасы кайткан!.. – дип, урам буйлап кычкыра-кычкыра чабышып киттеләр.
Ул арада хәбәр бөтен авылга таралып өлгерде, һәр йортта Миңлебайлар турында, Сафаның кайтуы турында сөйләштеләр. Ана кешеләр шул уңай белән үзләренең солдат балаларын искә төшерделәр, ата кешеләр дә патша хезмәтенә киткән улларын телгә алдылар. Ир туган – ир туганын, кызлар сөйгән егетләрен искә алдылар.
Ишегалды бала-чага белән тулды. Алар, күчтәнәч өмет итеп, Сафа тирәсендә бөтереләләр, бер-берсен чеметешәләр иде.
– Барыгыз, ычкыныгыз моннан! Аяк астында чуалмагыз! Солдат кешенең нинди күчтәнәче булсын?.. Каладан кайтучымы әллә ул сезгә? – дип кычкырды Вафа.
– Тимә аларга, – диде Сафа, арбадан кечкенә капчыгын алып, малайларга учлап-учлап кызыл билле прәннек, эрбет чикләвеге сипте.
Вафа, арбадан энесенең сандыгын алып өйгә кергәндә, бу эшне өнәмичә:
– Бик баеп кайттыңмыни?! – дип куйды.
Аның артыннан башкалар да өйгә керде. Бала-чага, талаша-талаша, юеш үлән арасыннан җыйган прәннекләр белән авызларын тутырып, учларына чикләвек тотып таралыша башлады. Әүмәкләшеп талашканда, берни эләктерә алмаганнары гына капка төбендә торып калды. Алар, ерак юлдан кайткан кунактан күчтәнәч өмет итеп, бүрәнәләр өстендә утыра бирделәр.
* * *
Тиз генә самавыр куелды. Баздан куе сөт өсте алып менделәр. Бөтен өй җәмәгате чәй эчәргә утырды: иң түргә – йөз яшьлек Зөһрә әби, аның бер ягына – аякларын көчкә бөкләп Сафа, икенче ягына Патый карчык утырды. Вафа, аякларын сәкедән салындырып, самавыр артыннан урын алды.
Вафаның хатыны чәй ясап торды. Барысы да җанланып сөйләшергә керештеләр. Шатлыклы, кайгылы хәбәрләр, гайбәт, зарлану сүзләре туктаусыз сибелеп кенә торды. Сүзгә-сүз ялганып, истәлек артыннан истәлек үрелде.
Гадәттә, башкалар сөйләгәндә, тын гына утыра торган Зөһрә карчык та бу юлы авыз йомып кала алмады, моннан алтмыш-җитмеш еллар элгәре булган хәлләрне сөйләп китте.
Чәйне бик озаклап, маңгайларына бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкканчы эчтеләр.
Солдат белән күрешергә дип, әледән-әле күршеләр керә торды. Берсен утыртып өлгермәделәр, икенчесенең сәламе ишетелде.
Вафа әледән-әле:
– Вәгаләйкемәссәлам. Әйдә, кер, Гариф бабай…
– Рәхим ит, күрше, әйдә, кер, кер!.. – дип, каршы ала торды.
Хәл белешергә килүчеләрнең бер ишесе:
– Картлар әйткәннәр, алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек хәл белә килер, дигәннәр, – дип, акланып сөйләнә-сөйләнә керде.
Килүчеләрнең һәркайсы, Сафа белән күрешеп, мич буена чүгәли, дога кылып битен сыпыра да тегене-моны сорашырга керешә иде:
– Йә, ничек соң? Дөньялар тынычмы? Патшалар сугыш ачарга җыенмыйлармы?
– Хәлифә мөселманнарны якларга уйламыймы икән?
– Әфган сугышы хакында бер-бер нәрсә ишетмәдеңме? Ул турыда Кызыл баш[7] нәрсә ди икән?
– Кытай патшасы ничек түзеп ята икән соң?
Сафа патшаларның ызгышы хакында да, хәлифә турында, Кытай патшасы турында да берни белми иде. Солдаттан кайткан кайбер кешеләр шикелле, белмәгәнен күпертеп-арттырып сөйләргә яратмый иде ул. Шулай итеп, бу турыда сүз бик тиз сүрелә, икенче сораулар башлана иде:
– Анда безнең Гайнулланы күрмәдеңме? Аны солдатка былтыр гына алганнар иде. Бәлки, Латыйфны да очраткансыңдыр?
Ләкин Сафа Гайнулланы да, Латыйфны да күрмәгән, очратмаган икән.
– Патшаның сарайлары яхшымы? Сукмаган ашлыгы бик күпме?
– Аның бөтен акчасын җыеп өйсәң, безнең мәчет хәтле булырдыр, ә?
Сафа, мактанмыйча, күргән-белгәннәрен әйбәтләп сөйләп бирде, белмәгәнен «белмим» диде.
Хәл белешүчеләрнең берәүләре китә, икенчеләре килә торды, соңыннан килүчеләр алда килгәннәрнең сорауларын кабатладылар. Сафа берсен дә җавапсыз калдырмады.
Миңлебайлар йортыннан чыкканда, алар үзара:
– Сафа баеп кайткан, малайларга учлап-учлап прәннек өләшкән, – дип сөйләнделәр.
Күршеләрнең берсе Патый карчыкка, шаяртып:
– Мондый әйбәт улыңа әйбәт кенә бер кыз да табарга кирәк инде, – дип куйды.
– Язган булса табылыр. Иң элек аның үзен рәткә китерәсе бар әле… Әнә күрәсең: аяк бөкләп утыра да белми башлаган. Ярый, йөрәге каралып кайтмаган булса… – диде Патый карчык.
– Читәнең тазамы, Мөхәммәтвафа? – диде әлеге күрше, тагын сүз башлап. – Кавалерислар капка ачып, иелеп керүне яратмыйлар икән алар. «Без солдатта менә болай гына итә торган идек», – дип әйтәләр дә койма аша гына сикереп керәләр икән. Безнең Корбангали, солдаттан кайткач, гел шулай итә торган иде. Күршеләрнең бер исән читәнен калдырмады, бөтенләй ватып бетерде. Син дә, солдат энең ватып бетергәнче, читәнеңне рәтләп куй, – диде.
Аның мәзәгеннән һәммәсе дә көлешеп алды. Икенче берәвесе тагы да үстереп җибәрде:
– Чиләк белән уклауларыңны да җыеп куй, Фатыйма апай. Солдатлар алар барабан сугарга ярата. Әнә безнең Сәгыйть, барабан сугып, теңкәбезгә тиеп бетте. Уклауны гына түгел, орчыкларны да эшкә кушты. Бөтен чиләк, ләгәннәрне яньчеп бетерде… – диде.
* * *
Кич, кояш баер алдыннан, көтү кайтты. Бәрәннәрен югалткан кәҗә, сарыклар бәэлдәшеп уздылар. Көтүченең шарт-шорт чыбыркы шартлатканы, көтүне каршы алырга чыккан малайларның әче тавыш белән кычкырулары ишетелде. Миңлебайныкыларга хәл белешә килгән кешеләр таралышып беткән иде инде. Вафаның хатыны, сыер савып, терлекләрне абзарга япты да кичке аш әзерләргә тотынды.
Зөһрә әби кысыр ашка бодай токмачы һәм таганда туң май белән суган кыздырып салды. Тирәсе калай кисәкләре белән ямалган зур агач табакны табын уртасына китереп куйдылар. Табын янына чәй эчкәндәге тәртип белән утырыштылар. Калын-калын итеп телгән арыш икмәген ашыкмый гына чәйни-чәйни, зур агач кашыклар белән аш ашадылар. Туеп, кикергәнче ашагач, амин тоттылар да табын яныннан кузгалыштылар.
Сафа, аш яныннан торгач, урам йөреп керергә булды. Аның кырпусыз җылы бүреген үзе югында биш ел буе кимичә саклап тотканнар, бары ара-тирә генә аңа күкәйдән чыккан тавык чебиләрен салгалаганнар икән. Әнисе Сафага шул бүреген китерде дә:
– Мә, улым… Шул котсыз кәпәчеңне кимә… – диде.
Козырёксыз солдат фуражкасыннан Сафа үзе дә туеп беткән иде инде. Бик сөенеп, әнисе кулыннан бүреген алды, ишек катындагы элгечтән кайры тунын алып кия-кия, урамга чыкты.
Әнисе аның артыннан:
– Сиңа урынны салкын якка җәярмен! – дип калды.
– Ярый, – диде Сафа.
Капка төбенә чыккач, туктап, як-ягына каранды. Аннары тар гына сукмактан су буена төшеп китте. Анда аны егетләр гармун уйнап, җырлап каршы алдылар. Күрешеп, исәнләшеп беткәч, егетләр, берсен берсе уздырырга тырышып, Сафаны авыл яңалыклары белән таныштыра башладылар: кайсы егет өйләнгән, кайсы кыз кияүгә чыккан, кемнәр үсеп егет булган, кайсы кызлар үсеп буйга җиткән, кайсылары картая башлаган, кайсы кызлар егетләргә бүләкләрен кире кайтарган.
Таң сызыла башлап, йолдызлар сүнгәндә генә, Сафа, арып-талып, тәмам күңеле булып, өйгә кайтып керде. Әнисе өйалдына җәеп куйган урынга ятты. Урамда егетләр һаман җырлыйлар иде әле: