Казан ханлыгы / Очерки по истории Казанского ханства / Essays in the History of the Kazan Khanate - Зайдуллин Ркаил 3 стр.



Илнең башкаласына әверелгән шәһәр Болгардан 100 чакрым ераклыкта, Иделнең югары агымында урнашкан. Ул төштә елга кискен көньякка борыла; Идел агымы барлыкка китергән почмак – Ослан тавы – нәкъ Казан каршында гына. Шәһәр Иделнең меридиональ юнәлештәге соңгы тармагы булган Казансу буенда торгызылган. Идел белән Кама кушылган төшкә якын торган Болгарга караганда Казанның урыны җайсызрак, әмма ул табигать тарафыннан яхшырак ныгытылган. Болгар кебек үк ул Иделнең сул, болынлы ягында, елгадан шактый ераклыкта урнашкан. Саклану өчен (бигрәк тә руслардан) бу бик уңайлы урын. Биек калкулыкка һөҗүм итү өчен, дошман башта Иделне кичәргә, аннары сазлы үзәнлек аша үтәргә тиеш булган. Шәһәрнең табигать тарафыннан аерата ныгытылган өлеше нәкъ менә рус ягына карап тора, ә зәгыйфь өлеше – тылы – каршы якта. Әгәр дә Казан Иделнең таулы уң ярында урнашса, аның тылы да рус ягында булыр иде.

Урта Иделдә ныгып алгач, Мөхәммәд хан Русия өстеннән хакимиятен урнаштырырга уйлый. Мәскәүнең бөек кенәзен ул Сарай ханы Кече Мөхәммәдкә түгел, ә үзенә ясак түләтмәкче була. Шундый максаттан руслар өстенә яу белән бара. 1439 елның язында Мөхәммәд хан Түбән Новгородны ала һәм җиңүле рәвештә Мәскәүгә хәтле барып җитә. Бөек кенәз, башкаласын саклауны боярларның берсенә кушып, Идел аръягына китәргә мәҗбүр була. Июньнең 3 еннән 13 енә кадәр Мөхәммәд хан Мәскәү янында тора, тик Кремльне ала алмый. Шуннан ул Кремль диварлары тышындагы йортларга ут төртә дә китә. Юл уңаенда казаннар гаскәре Коломнаны яндыра, фәкать шуннан соң гына Казанга кайта.

Биш ел буена тынычлык бозылмый, ләкин 1444–1445 елларда Мөхәммәд хан русларга каршы икенче мәртәбә, бу юлы уңышлы тәмамланган яу оештыра. Яу 1444 елның язында башлана, тәүдә Түбән Новгородны алалар. Хан шунда кышларга кала һәм 1445 елның гыйнварында гаскәренең бер төркемен Муромга җибәрә. Русларның шактый зур көченә очрап, казаннар җиңелеп чигенәләр; Түбән Новгородны да калдырырга туры килә. Әмма яз җитүгә кабаттан яуга китәләр. Апрельдә Олуг Мөхәммәд янәдән Түбән Новгородны ала. Мәхмүд һәм Якуб солтаннар җитәкчелегендәге Казан чирүе Мәскәүгә якынлаша, Владимир янына килеп җитә. 7 июльдә Суздальдән ерак булмаган Спас-Евфимий монастыре янындагы зур сугышта руслар җиңелә. Казаннар бөек кенәз Василийны туганнан туган энесе кенәз Михаил Верейский белән бергә әсир алалар һәм Түбән Новгородка Олуг Мөхәммәд янына китерәләр. Василий Васильевич Сарайга Мөхәммәд хөкеменә килгәннән соң ундүрт ел узгач, иске танышлар шулай янәдән очраша.

Бөек кенәз нәрсә таләп итсәләр, шуның барысына да күнә. Ул үзе өчен гаять зур түләү хакы бирергә тиеш була: бертөрле хәбәрләр буенча – «булдыра алган кадәренчә», икенчеләре буенча – «алтыннан һәм көмештән, һәм төрле-төрле кием-салымнардан, һәм атлардан, һәм сугыш кирәк-яракларыннан 30 мең ярым», өченчеләре буенча – 200 000 сум. Салым җыю өчен рус шәһәрләренә Казаннан түрәләр билгеләнә, контрибуция түләтү җәһәтеннән берничә рус шәһәреннән килгән керемне татарлар «туклану өчен» алалар. 25 августта Мөхәммәд хан Түбән Новгородтан Курмышка[8] килә, һәм шунда 1 октябрь көнне Василий азат ителә. Хан, максатына ирешеп, Казанга кайта.

Мәскәүдә килешү шартларын игълан итмиләр, әмма русларга шунысы мәгълүм була: «Олуг Мөхәммәд патша белән аның улы тәре үптереп, бөек кенәзне, күпме булдыра алса, шулкадәр җан хакы түләргә ант иттергәннәр. Башкасын бер Алла да алар үзләре генә беләдер…» Халык арасында хәвефле имеш-мимешләр тарала. Василий, имеш, ханга бөтен Мәскәү кенәзлеген бирергә вәгъдә иткән, ә үзенә нибарысы Тверьне генә калдыра икән, дип сөйлиләр. Әсирлектән кайткан бөек кенәзне халык ачулы каршылый – ул кабул иткән килешү шартларына риза булмый. Василий Мәскәүгә 500 Казан кешесе – «татар кенәзләре, бик күп үз кешеләре белән» килә. Алар төрле-төрле идарә эшләренә куела һәм туклану өчен олыслар һәм шәһәрләр алалар. С. М. Соловьёв бу хакта менә нәрсә яза: «Василий элек тә татар кенәзләрен хезмәткә алып, аларга туклану өчен биләмәләр биргәләгән була – варварларга каршы варварларны кую өчен менә дигән чара бу… Ләкин замандашлары алай уйламаган: Василийның атасы заманында, Литва кенәзләренә мул туклану җирләре бирелгәч, халык ризасызлык белдергән булса, инде татарларга да шундый ук ташламалар ясау аның тагын да ныграк ачуын кабарта. Чөнки электән килгән ачу хисе дә басылырга өлгермәгән була әле, җитмәсә, шуңа тагын җан хакын түләү өчен ясак җыю зарурлыгы да өстәлә»[9]. Мишәр (Мещера) иленнән (Ока буенда) татарларга махсус җир бүлеп (удел) бирү дә шушы дәвергә карый. «Касыйм патшалыгы» дип аталган җир була инде бу. Күрәсең, ул әлеге солых килешүе буенча Олуг Мөхәммәднең улы Касыйм солтан карамагына бирелгәндер. Бу уделны рус хөкүмәте үз теләге белән биргәндер дип уйларга ярамый, киресенчә, Олуг Мөхәммәд яулаган иң зур җиңү була бу. Татар ханнары удел кенәзе сыйфатында рус җирләре белән идарә итә башлауның беренче омтылышы дип карарга кирәк аны. Рус тарихчылары Русиядә удел кенәзе сыйфатында хезмәттә торган татар солтаннарының хәлен, гадәттә, мескен һәм түбәнлекле итеп күрсәтергә тырышалар. Касыйм ханлыгындагы ханзадә-солтаннарга карата бу бөтенләй дөрес түгел: киресенчә, рус җиренә килеп утырган бу татар ханнарына Мәскәүнең һәм Рязаньның бөек кенәзләре чыгым ясагы («выход») түләргә тиеш булганнар. Шундый ук ясакны алар Сарай белән Казанга, ә соңрак Әстерханга һәм Бакчасарайга түләгәннәр. Рязань кенәзләренең Касыйм хөкемдарларына даими рәвештә «иске дәфтәрләр буенча, тәре үбеп ант иткәнчә» ясак түләп торуы хакында Рязаньның Иван һәм Фёдор Васильевич дигән кенәзләре култамга салган 1496 елның 19 августы килешүендә сөйләнә[10]. Рус хөкүмәтенең Касыйм ханнары казнасына ясак түләве Иван III улларының 1504 елның 16 июнь килешүендә[11] һәм Иван III нең васыятьнамәсендә[12] (1504) телгә алына, һәм мондый хәл Иван IV заманында, Русия Казанны яулап, татарларны җиңү тантанасын кичергән вакытта да үз куәтендә кала: кенәз Владимир Андреевич Старицкий 1553 елның 12 мартында Иван IV алдында үзенә йөкләгән бурычлар арасында «Ханзадә шәһәренә чыгым ясагы» н түләү («выход в Царевичев городок») Кырым белән Әстерханга түли торган ясак белән беррәттән искә алына – «бабабыз бөек кенәз Иван үз васыятендә әйткәнчә»[13]. Гадәттә, Мәскәү бөек кенәзләренең һәм патшаларының фәрманнарын берсүзсез үтәүче мескен куштаннар рәвешендә сурәтләнә торган Касыйм ханнарына рус хөкемдарларының ясак түләвенә рус тарихчылары шакката. Вельяминов-Зернов яза: «Баксаң, Ханзадә шәһәренә (Касыйм), анда хакимлек итүче ханзадәгә Мәскәүнең бөек кенәзе чыннан да чыгым ясагы түләгән икән, һәм бу чыгымны, «татарларга тиешле» акчаларны бөек кенәзгә һәм удел кенәзләренә бүлгәндә исәпкә кертә торган булганнар»[14]. Аңлашыла ки, С. М. Соловьёв фараз иткәнчә, «варварларга варварларны каршы кую» максаты белән Василийның хәйләкәр план төзүе, татарларны үзе теләп хезмәткә алуы хакында сүз дә булырга мөмкин түгел. Җиңелгән Василий татарларны татарларга каршы кую турында уйларга җөрьәт тә итә алмаган, һәм рус шәһәрләренә утыртылган татарлар үз милләтләрен оныту хакында уйлап та карамаганнар. Алар контрибуция җыйганнар – бөек кенәзне әсирлектән коткарган өчен җан хакы җыйганнар һәм үз хезмәтләрен үтәгән өчен рус җиреннән керем алганнар – «тукланганнар»; шулай итеп, татарлар ватандашларының күпмедер өлешен асрау хәсрәтен рус халкы иңенә салганнар.

Татарлар, Русиягә килеп, җаннары теләгәнчә яши башлыйлар, үзләре урнашкан шәһәрләрдә мәчетләр салалар. Соңрак Төркиягә барган рус илчесе болай әйткән: «Минем хөкемдарым мөселман диненә дошман түгел. Аның колы Саин Булат патша Касыймда хакимлек итә. Хәйбулла солтан – Юрьевта, Ибәк – Сурожикта, нугай биләре – Романовта: алар барысы да үз мәчетләрендә ирекле вә мәгъруранә рәвештә Мөхәммәдне олылыйлар»[15]. «Һәм ул калаларда мөселман динендәге кешеләр үз гадәтләренчә мәчетләр тоталар, һәм хөкемдар аларны үз диннәреннән берничек тә дүндерергә тырышмый һәм гыйбадәтханәләрен җимерми».[16] Чит кавем кешеләрен дәүләт белән идарә эшенә җәлеп итү, татарларның илгә агылып килүе, контрибуция түләү хисабына авыр салымнар җыю, татар ханына тулаем бер удел бүлеп бирү – болар бөтенесе дә рус кешеләренең бик нык ачуын китерергә тиеш иде. Дини фанатиклыгы шактый булган җирле халыкны рус шәһәрләрендә мәчетләр салу аеруча ярсыта. Василий Казан әсирлегендә чакта килешенгән солых шартларын үтәү ачулы халык кузгалышларын китереп чыгара. Бигрәк тә боярлар, сәүдәгәрләр һәм дин әһелләре тузына. Илдә яңа тәртипләр урнаштырып өч ай ярым вакыт узуга, Василийны тәхеттән төшерәләр һәм күзен чокыйлар; аны «нигә ул Русия җиренә татарларны китерде дә аларга олыслары белән бергә калаларны туклану өчен бирде?»[17] дип гаеплиләр. Сукыр Василийны яклап Касыйм һәм Якуб солтаннар кузгала, алар 1447 елда бөек кенәзгә Мәскәү тәхетен кайтаралар. Солых килешүе тормышка ашырыла…

Профессор Вельяминов-Зернов Казан ханлыгының оешуын Мөхәммәднең 1445 елгы яудан кайту вакыты белән тәңгәлләштерә. Ул үзенең бу фаразын болай нигезли: 1) 1444 елда Мөхәммәд хан Нижнийга килеп, анда кышларга ниятли: «Әгәр дә хан Казанны башкаласы иткән булса, ул Нижнийны, кышлак итәргә маташмыйча, болай гына яуларга килер иде»[18]. 2) Василийның әсирлектән Казанда түгел, Курмышта азат ителүе мәгълүм, шуңа да әсирлектән азат ителгән бөек кенәзне «Мәскәүгә Казаннан кайтты» дип хәбәр иткән Архангел елъязмасында төгәлсезлек киткән дип санарга кирәк; шул ук елъязманың Мәхмүд һәм Якуб солтаннарның 1445 ел язында «яуга Казаннан кузгалдылар» дигән хәбәр дә, Вельяминов-Зернов фикеренчә, хата[19]. 3) Патша елъязмасында (Царственный летописец) болай әйтелә: «Белёвтан падишаһ (Олуг Мөхәммәд) Нижнийдагы Яңа калага китте һәм шунда утырып калды. Аңардан һәм Яңа каладан бөек Василий Васильевич күп зыян-зәүрәт күрде, шуңа да Владимирда Крещениене (бәйрәм) үткәреп, үзенең бөтен кардәшләре һәм кешеләре белән (ханга һөҗүм итәр өчен) Муромга юнәлде. Олуг Мөхәммәд патша исә, моны ишетеп, Иске Нижний янындагы Яңа калага качты, ул шунда яши иде». «Биредә елъязмачы Олуг Мөхәммәднең Алтын Урдадан качканнан соң 1445 елның язына кадәр Түбән Новгородта даими яшәвен әйтергә тели», – дип шәрехли Вельяминов-Зернов[20].

Аның дәлилләрен тикшереп чыгыйк. Чыннан да, әгәр Мөхәммәд хан Казанда даими яшәсә, Вельяминов-Зернов әйткәнчә, ул нигә Нижнийда кышларга ниятләде икән? Моңа мондый фараз белән җавап бирергә мөмкин: яуны көзен башлап, хан аны язын дәвам итәргә уйлаган (чынлыкта шулай була да), шуңа ул, Мәскәүгә һөҗүм иткәндә җайлы булсын өчен, Түбән Новгородны үз кулында тотарга теләгән дә. Вельяминов-Зернов фикеренчә, хан Түбән Новгородта даими яшәсә, елъязмачы аның шунда кышларга ниятләве турында язып та тормас иде: яшәгән җиреңдә кышлау табигый лабаса, һәм ул турыда телгә алып торуның кирәге дә юк.

Архангел елъязмасының «бөек кенәз әсирлектән азат ителеп, Мәскәүгә Казаннан кайтты» дигән хәбәрен аның Казан тоткынлыгыннан, казаннар кулыннан котылуы дип аңларга кирәк.

Вельяминов-Зерновның «Куылган хан, Казан турында башына да китермичә, Түбән Новгородны торак итеп сайлап, үзенә башкала итәргә теләмәде микән?»[21] дигән фаразы һични белән нигезләнмәгән. Патша елъязмасыннан ханның «иске Нижний янындагы Яңа калага урнашуыннан» алып «Муромга юнәлүенә» кадәр күпме вакыт узуын билгеләп булмый. Елъязмалар буенча, хан Нижнийга тик 1444 елда гына килә һәм анда «кышларга тели»[22]. Мөхәммәд ханның 1427 елдан алып 1445 елга кадәр мөһаҗир буларак 3000 лек гаскәре белән Нижнийда даими яшәве һәм шуннан Мәскәүгә яу башлавы елъязмаларда берничек чагылмый; Белёвтан куып җибәргәнне, Нижний Новгородта урнашып калуына рус хөкүмәте юл куяр идеме? 1445 елгы яуны кузгатып, Русияне кыен шартларда калдырыр өчен, Мөхәммәд хан гаскәрне тулыландыручы күпсанлы халыкка таянырга һәм үзалдына зур дәүләт бурычлары куярга тиеш иде – Вельяминов-Зернов сурәтләгән сукбай авантюрист образына бу һич тә туры килми.

Олуг Мөхәммәд турында мәгълүматлар аз сакланса да, килеп җиткән хәбәрләрдән аның зур шәхес булуы күренә. Сарайда ул бик шәп идарә итә, Русия белән мөнәсәбәтләр хуҗаларча нык һәм эзлекле була. Сарайдан куылгач, ул, Кырымга китеп, бәйсез дәүләткә нигез сала, аны Сарай хөкүмәте дә таный. Икенче тапкыр тәхеттән төшкәч тә, Олуг Мөхәммәднең рухы сынмый, ул аз санлы чирүе белән Русиягә килә. Белёв янында русларны җиңгәч, Кырым ханлыгы мисалында, Сарайдан бөтен Урта Идел буен аерып алып, мөстәкыйль дәүләт төзергә ният кыла. Әлеге олпат ниятен ул уңышлы рәвештә тормышка ашыра: көчле дәүләт оеша, һәм аның яшәвен тәэмин итүче зур хәрби көч пәйда була. Русиягә каршы ике явын җиңү белән тәмамлый: 1439 елда ул Мәскәүгә кадәр барып җитә, 1445 елда исә Суздальгә җитә һәм әлеге сугышта Мәскәү патшасын әсирлеккә төшерә. Русия аңа авыр контрибуция түли, ә рус шәһәрләренә татарлар барып урнаша. Ул гына да түгел, аңа Русия чикләрендә улы Касыйм идарәсендәге яңа дәүләт – Касыйм ханлыгын төзү мөмкинлеге туа. Олуг Мөхәммәдкә тирән акыл, кодрәт һәм гаҗәеп эшлеклелек хас була. Бүтән сыйфатларына килгәндә исә, рус тарихчылары тарафыннан Мөхәммәднең «рыцарьлыгы» гына телгә алына: 1430 елда ул Мцен воеводасы Григорий Протасовны мәкерле рәвештә әсирлеккә алган Хәйдәр бәкне антын бозуда гаепли[23].

Казан ханлыгын оештыру даһиларча уйланган дияргә ярый. Мөхәммәд хан Урта Иделдә мөселман мәмләкәтен торгызырга җыенганда, борынгы мәдәнияткә ия җирле халыкның үзенчәлеген аңлап, ныклы дәүләт булып яши алуын дөрес тоеп эш итә. Аның бу күрәзәчел нияте зур осталык белән тормышка ашырыла, һәм яңа төзелгән мәмләкәт гаять куәтле булып чыга. Хәрби таланты һәм оештыру даһилыгы Казан ханлыгына нигез салучыга дәүләтне шундук тиешле югарылыкка күтәрергә һәм Русиядән шул дәрәҗәдә өстенлеккә ирешергә мөмкинлек бирә ки, яңа ханлык белән Сарайга караганда да ныграк исәпләшергә мәҗбүр булалар. Казан татарларының мәмләкәте боларның бөтенесе өчен дә Олуг Мөхәммәдкә бурычлы.

Олуг Мөхәммәднең варислары. 1467–1469 еллардагы сугыш

Мөхәммәд хан Түбән Новгородтан Казанга кайтып озак та тормый үлә. Аның Мәхмүд, Касыйм, Якуб исемле өч улы була. 1445 елда Мәхмүд һәм Якуб солтаннар русларга каршы яуда катнашалар, 1446 елда Касыйм белән Якуб, Василий Тёмныйны яклап, Русия гаскәренә ярдәм итәләр. Ука (Ока) елгасы янындагы Мещерский городокның удельный кенәзе булып Касыйм Русиядә кала. Якуб елъязмаларда Вагага һәм Кокшеньгага каршы 1452 елгы рус явында катнашучы сыйфатында телгә алына[24].

Олуг Мөхәммәднең үлеменнән соң тәхеткә аның улы Мәхмүд утыра… Мәхмүд солтан, әтисе оештырган эшләргә катнашып, үзен күренекле шәхес итеп таныткан була инде. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий әсирлеккә алынган атаклы Суздаль сугышында чирү башы булып ул торган. Рус елъязмаларында Мәхмүд еш кына әтисе белән бергә искә алына, һәм хәтта Белёвтагы җиңүне дә кайбер елъязмалар, Мөхәммәд «улы Мәмәтүк белән бергә» яулаган, дип әйтәләр[25].

Вельяминов-Зернов, Казан ханлыгын Мөхәммәд түгел, ә Мәхмүд оештырган, дип яза. Моның белән килешеп булмый. 1445 елда Олуг Мөхәммәд белән Мәхмүд Казанда түгел, Түбән Новгородта яшәгән, дип язган Вельяминов-Зерновның фикерен дөрес дип уйлаганда да, 1438–1445 елларда Урта Идел буенда мөстәкыйль татар дәүләте булган һәм аны Мөхәммәд хан оештырган, дип икърар итәргә туры килә.

«Казан елъязмачысы» Мөхәммәднең үлеме һәм Мәхмүд ханның тәхеткә менүе хакында кеше ышанмастай хәбәрне җиткерә: «Олуг Мөхәммәд үзенең кече улы Якуб белән бергә олы улы Мәмәтүк тарафыннан суеп үтерелде». Казан ханлыгы турында язган барлык рус авторлары әлеге ялганны кабатлауны кирәк таба, һәм хәтта Вельяминов-Зернов та үзе үк «Казан елъязмачысы» ның әлеге хикәясендә күп кенә алдашуларны һәм тупас хаталарны күрсәткән хәлдә болай язды: «Олуг Мөхәммәднең үлеме турында әлеге хикәядә әйтелгән хәбәрнең дөрес булуы мөмкин. Хан белән нидер булган, чөнки ул елъязмаларда телгә алынмый башлый, аның урынын улы ала»[26]. Елъязма сәхифәләреннән Мөхәммәднең югалуын вафаты белән дә аңлатырга мөмкин. Аның өлкән кеше булуы аңлашыла: өч улы да инде атаклы яу башлары. Ә үтерелүен фараз итәр өчен бернинди дәлил дә юк. Хан улының фетнәсенә дә ышанырлык түгел. «Казан елъязмачысы» ның язу алымнарын белгәнгә, әлеге хәбәрне дә авторның янә бер ялганы дип санарга мөмкин. «Әлеге әсәр» Казан кешеләренә фанатикларча нәфрәт белән сугарылган, елъязмачы аларны явыз вәхшиләр итеп сурәтләргә һәм аларның бәхетсезлегеннән көләргә омтыла. «Казан елъязмачысы», татарларның ерткычлыгын күрсәтеп, укучыларны шаккатырыр өчен, үзе үк төрле көлке һәм кеше ышанмастай вакыйгаларны уйлап таба, чама хисен оныта. Әлеге әсәрне тарихи дип түгел, ә әдәби әсәрләрнең беллетристика өлешенә кертеп санарга кирәк. Мәхмүднең атасы белән энесен суеп үтерүе турында язганнан соң, автор «чаяннан елан калды» дип өстәп куюны кирәк таба. Хикмәт шунда ки, Якуб солтан бу заманнарда исән була, ул әле тагын берничә ел рус чыганакларында телгә алына. Шушы факт кына «Казан елъязмачысы» ның ялганына бер дәлил түгелмени?! Профессор Вельяминов-Зернов «Казан патшалыгының тарихы» («Казан елъязмачысы») турында: «Бу чыганактан бик сак файдаланырга кирәк, – дип яза. – Аңа бихисап әкият, шыттыру кергән; еллар буталган, вакыйгаларның агышы бозылган; автор, күрәсең, каләменең ни язганына игътибар итмичә, хәтеренә генә ышанып иҗат иткән»[27]. Олуг Мөхәммәднең патшалык итүе турындагы хикәят хакында ул болай ди: «Бу хикәядә бөтен нәрсә буталып беткән»[28]. Шуңа да карамастан ул, әлеге хикәягә таянып, бернинди дәлилләргә нигезләнмәгән фараз әйтергә җөрьәт итә: «Мин үз-үземә болай аңлатам: Василийны азат иткәннән соң, русларны җиңүенә хозурланган Олуг Мөхәммәд Мәхмүтәк белән Курмыштан Казанга юнәлә. Ә тәхеткә сусаган Мәхмүтәк әтисен үтерергә ниятли һәм ниятен тормышка ашыра да»[29]. Касыйм һәм Якуб солтаннарның Русиядә пәйда булуы уңаеннан ул янә нигезләнмәгән фаразны җиткерә: «Мөгаен, солтаннар, аталары һәм борадәрләре кебек үтерелүдән куркып, Мәхмүтәктән качып киткәннәрдер»[30]. Чынлыкта Касыйм һәм Якуб (үтерелгән килеш абыйсыннан качучы!) солтаннар үзара шартнамәне гамәлгә ашыру өчен Русиягә киләләр һәм Василий Тёмныйны янәдән тәхеткә мендерүдә катнашалар.

Назад Дальше