Шул көе озакмы яткандыр, әмма күзләрен ачканда, тәрәзәгә тыштан җәйге кояшның беренче нурлары карап тора… Габдулланың башына беренче булып: «Ут җиңдеме икән, ярканатмы икән?» – дигән уй килә.
Аннан соң ул үз янында Саҗидә апасын күрә. Саҗидә Габдулланың күңелендә дөньяның бөтен изгелеген үзенә җыйган аеруча бер якты булып яши. Үз анасы булмаган Габдулла өчен аеруча кадерле туганлык җылысын шушы Саҗидә апасы бит инде бу семьяда суытмый саклап килә. Анасы күрмәгән арада, Саҗидә һәрвакыт Габдулла янында була. Ачлыкның аеруча каты көннәрендә ул үзенә дә әз икмәк өлешенең яртысын Габдуллага сындырып бирә. Кичләрен шул Саҗидә апа бит, баш очына утырып, «бәхет кошы» турында тыңлап туймаслык әкиятләр пышылдап сөйли.
Габдулла аңардан, акрын гына һәм аның әйтәсе җавабыннан курка төшеп:
– Апа, мин үлдемме? – дип сорый.
Апасы җавап урынына аның кулларын үзенең кайнар яңагына китереп кыса һәм үксеп елап җибәрә. Габдулла шуннан «үлмәгәнмен икән» дип уйлый.
Ләкин беркөнне тәртип тагы чуалып, үзгәреп китә. Әллә каян бер олаучы килеп чыга. Әби кинәт юашая. Бер дә еламаган бабасы Зиннәтулла елап ала. Үзенең яшен Габдулладан бервакытта да яшермәгән йомшак күңелле Саҗидә кинәт бик җитдиләнеп китә һәм аңа болай ди:
– Туганым, мин дә еламыйм, син дә елама, без синең белән аерылышабыз. Син калага китәсең. Сиңа анда яхшырак булыр, тамагың тук булыр, кайгырма. Дөньялар рәтләнгәч, тагын күрешербез…
Аннан соң олаучы абый аны, чыпталар өстенә утыртып, «кала» дигән җиргә алып китә…
5
Габдулла чыпталар өстендә оеп утырган җиреннән күзләрен ачып җибәрде. Ат алҗып кына калага кереп килә иде. Габдулла инде күзләрен яңадан йома алмады. Кала үзенең олылыгы һәм сәерлеге белән Габдулланың кечкенә йөрәген каушатып җибәрде. Каланың эченәрәк кергән саен, йортлар ишәя, зурая һәм бер-берсенә ныграк елыша бардылар. Габдулланың баштагы каушавы инде бик нык гаҗәпләнүгә әверелде. Дүрт ат җигелгән ике катлы арба һәм анда аслы-өсле утырган кешеләр Габдулланы бөтенләй шаккатырды. «Әй!» – дип куйды ул, үзе дә сизмәстән, һәм бу олаучы абыйны үзенә борылып карарга мәҗбүр итте. Габдулланың авызын ачкан хәлдә әлеге арбаны күзәтеп утыруын күреп, олаучы абый:
– Ә, моны әйтәсеңме? Күнкә[2] бу… Кешеләр акча түләп, шунда утырып йөриләр… – диде.
– Нигә? – дип сорады, кинәт айнып киткән төсле, Габдулла.
– Нигә булсын?! Кала бит ул, Өчиле түгел. Аның бер очыннан икенче очына хәтле җәяү йөреп кара!.. – дип аңлатты олаучы абый.
Аннан соң алар киң ишекләре ике якка ачылып куелган таш кибетләр яныннан үттеләр. Борынны ярып керә торган тозлы балык исе бу кибетләрдә нәрсә сатылганны аңлатып тора, һәм бу тозлы ис, карта исе кебек үк, эчне, карынны кытыклый, котырта, үрти иде. Базардагы кара яу булып, гөж килеп оча торган чебен көтүен койрыклары белән кугалап, бахбай мәйдан уртасындагы агач кибетләр почмагыннан сулга борылды.
Каланың кешеләре дә Габдулланы бик гаҗәпсендерде. Монда кешеләрнең һәркайсы үзенчә киенгән: бишбилле бишмәтләр, киң озын җиләннәр, кыска-кыска гына җиңле камзуллармы дисең, эшләпәләр, кырпу бүрекләр, әллә нинди үткен кырлы, күзгә төшеп тора торган баш киемнәреме дисең, нәрсә генә юк монда!
Габдулла бу күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаҗәп күренешләр белән мавыгып, аларны карап бетереп тә өлгермәде, олаучы абый атны ике катлы таш йортның калайлар белән челтәрләп ясаган купшы капкасы алдына китереп туктатты. Аннан соң үзе, сикереп төшеп, дилбегәне арбаның читенә кыстырды да, Габдуллага арба өстеннән төшмәскә, үзенең чыкканын көтеп утырырга кушып, капкадан кереп китте. Йорт эченнән аның кемнәндер: «Бай өйдәме?» – дип соравы, ишекләрнең ачылып ябылу тавышы ишетелде. Бераздан Габдулла утырган арба турында гына йортның урам тәрәзәсе ачылды, һәм анда аслы-өсле ике иякле, салынкы битле, симезлегеннән күзләре кысылып тора торган бер хатынның йөзе күренде. Ул, үпкәләгән сыман авызын турсайтып, Габдуллага бераз карап торды һәм шалт-шолт итеп тәрәзәне кире япты. Габдуллага аның колагындагы алкасы гына ялтырап күренеп калды.
Бераздан капка ачылды, һәм аннан олаучы абый чыкты. Аның чырае борчулы иде. Нидер уйланган хәлдә башын аска иеп, ул арба янына килде һәм, күзләрен Габдуллага күтәреп:
– Йә, нишлик инде хәзер без синең белән? – диде.
Габдулла монда да, юлдагыча, туктап чәй эчү булырмы дип көткән иде, шуңа күрә олаучы абыйның соравына:
– Чәй эчик, – дип җавап бирде.
– Их, син, энекәш, энекәш, – диде, башын селкеп, олаучы абый, – берни дә белмисең шул син… Синең эш кырган да борган! Ә менә мин хәзер сине кая куйыйм, кемгә тапшырыйм, кире Өчилегә алып кайтыйммы? Алайса, мин ни хаҗәтемә дип монда хәтле өстерәп алып килдем сине?
Габдулла берни аңламады. Олаучы абый арбага менеп утырды һәм, атны борып, килгән юл белән кире китте…
Юл буе сукранып, кемнедер сүгеп барды олаучы абый:
– Ашаганнары эчләренә сыймый нәләтләрнең! Ярылырга торалар, мин сиңайтим! Үзләре кечкенә бер ятимне сыйдыра алмыйлар шунда, дәүләтләрен эт ашагырлары!.. Кем әйтте соң миңа: «Сәлим байлар олан эзлиләр», – дип? Әйттеләр бит. Приказчигы әйтте. Алып килер идеммени мин, кеше ышандырып. Башыма бәла алдым лабаса!
Габдулла, ниһаять, мәсьәләгә төшенә башлады. Олаучы абыйның соңгы сүзен ишетү белән, ул аны кызганып куйды һәм аның хәлен җиңеләйтә төшү нияте белән:
– Абый, минем чәй эчәсем килми, – диде…
Бу сүз олаучының йөрәгенә үтеп керде, ахры, ул, Габдуллага борылып:
– Ничек эчәсең килми, ди, ул? Сөйләмә юкны. Чыпчыктан бирле авызыңа берни капканың юк, эчәсем килми, имеш! Белмиммени мин. Олы кеше булып минем җаным көеп бетә язды… Чәйне эчәбез инде… Печән базарына Мохтар дворына гына барып җитик… – диде һәм, шуның артыннан ук Габдуллага карап, күзен кысып куйды: янәсе, син кайгырма, энекәш!..
Бераздан алар, таш кибетләр рәтен үтеп, чаттагы мәчет яныннан сулга борылдылар һәм мәчеткә каршырак бер зур капкадан эчкә кереп киттеләр.
Печән базарындагы «Мохтар дворы» дигәне менә шушы иде…
Икенче бүлек
1
Казан ул елны тимер юл салу вакыйгасы белән шау килде.
Губерна һәм шәһәр түрәләре үз араларыннан иң эшлекле һәм сүз сөйли белә торган кеше сыйфатында, Казан шәһәр башлыгы Дьяченконы Петербургка, тимер юл мәсьәләләрен тулысынча хәл итеп кайту өчен, вәкил итеп җибәрделәр.
Сергей Викторович Дьяченко, Югары хокук мәктәбен уңышлы тәмамлап, Петербургның суд органнарында җаваплы урыннар биләгән оста телле оратор иде. Казанны Мәскәүгә тимер юл белән тоташтыру, шуның белән Казан промышленникларына һәм эре җирбиләүчеләргә сәүдә юлы ачу аның хыялы иде. Бу эшне юллап, ул башкалага ничәмә тапкыр килде. Ләкин аның һәр килүе уңышсыз чыкты. Бу килүендә аның Петербургта ике атна буе таптамаган бусагасы калмады: департаментта да, хөкүмәт секретаренда да, сенатта да, Юллар министрлыгында да булды. Патшаның үзенә үтеп керергә тырышты. Эш чыкмады. Әмма ул күңелен төшермәде, яңадан-яңа юллар һәм хәйләләр эзләде. Казаннан Питерга күчеп килгән бер бай хатын белән аның әшнәлеге бар иде. Шул хатынның өендә атна саен була торган кунаклар арасында патшаның хосусый адъютанты генерал Черевинның да булгалавын белеп алды ул. Шундый мәҗлесләрнең берсендә аның белән танышты да. Черевин Казан выставкасы һәм андагы экспонатлар белән кызыксынды. Ул үзе атта йөрүнең ялкынлы һәвәскәре иде, шуңа күрә аны иң кызыксындырган нәрсә – выставкага татар сәүдәгәрләре тарафыннан куелган зиннәтле иярләр булды. Дьяченко телеграмма сукты. Казан выставкасыннан сайлап, ике иң асыл иярне Петербургка җибәрделәр. Шәһәр башлыгы аның берсен Черевинга тәкъдим итте, икенчесен, тагы да асылрагын, Черевин ярдәме белән патшага тапшырды.
Патша, иярне күрү белән, артык тойгыга бирелмәде бирелүен, ләкин үткән ел аның тимер юл һәлакәтеннән исән калуын котлап Казанның йөз итчесе язган хат исенә килеп төште, һәм ул проектка кул куйды.
* * *
18 февральдә Казан – Муром тимер юлын сала башлау турында хөкүмәтнең рәсми указы чыкты. Май башында Казанга инженерлар һәм юл төзүчеләр килде. Иделнең теге ягында, Вязовые авылы янында булачак тимер юлның юнәлеше билгеләнеп, тантаналы рәвештә догалар укылып, җир казу эшләре башланды.
22 июль императрица Мария Фёдоровнаның туган көне иде. Казан шәһәр Думасы тимер юл ачылуга багышланган тантаналы утырышын шул көнгә туры китерде. Утырышта губернаның һәм шәһәрнең русыннан, татарыннан иң олы кешеләре хәзер булды. Мәҗлесне ачканда, архимандрит Павел белән Галимҗан хәзрәт, императорга һәм императрицага озын гомер теләп, догалар кылдылар. Аннан соң бер сәгатьлек речь белән шәһәр башлыгы Дьяченко чыкты. Ул, мәҗлестәге кунакларга – инженерлар һәм юл төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп:
– Сез, бөек туфан бетәчәген хәбәр итеп, Нух көймәсенә зәйтүн сабакларын алып килгән күгәрченнәр шикелле, безгә тимер юлыбызның расланган проектын алып килдегез… – диде.
Җыелган кунаклар мәҗлестән соң Дьяченконы куллар өстендә күтәреп чөйделәр.
Бу көн тарихи вакыйгага, ә Дьяченко шул вакыйганың каһарманына әйләнде. Гласный Крестовников Думаның смета комиссиясе исеменнән Дьяченкога алтын сервиз бүләк итте. Заводчы Алафузов та аңардан калышмады. Казан сәүдәсенә акчалары кергән чит шәһәр байларыннан, Казан губернасының эре алпавытларыннан Дьяченко исеменә котлау телеграммалары килде. Чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә, падишага озын гомерләр теләп, махсус догалар кылынды.
Татар байлары арасында да бу вакыйга шундый ук яңгыраш тапты һәм хәтта аеруча «милли горурлык» та тудырып өлгерде. Мәсьәлә шунда ки: патшага «бүләк» итеп бирелгән һәм тимер юл проектын раслатырга сәбәп булган атаклы иярнең иясе татарның беренче гильдияле сәүдәгәре Сәгыйтьҗан Сәгыйтов иде.
2
Сәгыйтьҗан Сәгыйтов Казаннан ерак түгел бер авылдагы Мостафа исемле бай гына мулланың өч улыннан иң кечесе иде. Олысы – Шакирҗан – атаклы Кышкар мәдрәсәсен бетереп, бай гына башкорт авылына имам булып китте. Анда башкорт җирләрен юк бәясенә җыеп баеган кешеләрне күреп, атасына хат язды. Мостафа мулла шунда ук аңа табышны уртак бүлү шарты белән әз генә акча, шактый күп чәй һәм кытат[3] җибәрде. Уртанчы улы Закирҗан, зур галим булып кайтыр өчен, Бохарага киткән иде, ул анда торып калды. Мостафа мулла Шакирҗанга акча һәм товарны кече улы Сәгыйтьҗан аркылы җибәрде һәм аны үзенең андагы сәүдә эшләрен башкаручы итеп билгеләде. Ике-өч ел эчендә Шакирҗан тирә-якта дәүләте белән генә түгел, комсызлыгы һәм саранлыгы белән дә дан тоткан бай булып китте. Ләкин ул озак яши алмады, ниндидер авыру белән үлеп китте… Сәгыйтьҗан, атасының кушуы буенча, опекун комитеты аша мирасны үз исеменә күчерде дә, агасының йорт-җирләрен, мал-туарын акчага әйләндереп, әтисе янына кайтты. Казанга килеп, ул атаклы тире комиссионеры Зальм белән бергә эш башлады һәм шул ук вакыт Бурнаевларның мех фирмасына пай кертте. Бу Зальм һәм Бурнаевларның сәүдәсе шактый нык алга киткән еллар иде. Бер-ике ел эчендә Сәгыйтьҗанның капиталы дүрт-биш өлеш үсте, ул инде үз башына сәүдә оештырып җибәрү, Алафузов шикелле завод салдыру хыялына бирелде. Заводка кирәк капиталны үстерү өчен, ул мөмкин булган юлларның барысын да сынап карады. Авылга барып, болыннар сатып алды, Казан гарнизонына печән һәм солы поставкасы ясауны башкарды. 1882 елны Мәкәрҗәдән кайтканда, ул Чар өязеннән Желтухин дигән бер алпавыт белән танышты. Бөлеп бара торган алпавыт аңа үзенең Алексеевкадагы пыяла заводын тәкъдим итте…
Пыяла заводы башта шактый зур табыш бирде. 1890 елгы Казан выставкасына катнашкан аракы заводчылары аңа миллионга якын шешәгә заказ бирделәр. Сәгыйтов пыяла заводының бүлекләрен ачты. Ростовта һәм Симферопольдә яңадан ике пыяла заводы салдырды.
* * *
Ләкин, выставка узгач ук, заказлар кинәт бетте. Вак заказлар гына бу зур заводларның чыгымын каплый алмый башлады… Заводларда тик тору көннән-көн ешаеп китте. Эш башыннан эшли торган мастеровойлар өчен аеруча кыен көннәр туды. Алар Сәгыйтовның завод кибетеннән азыкны бурычка ала башладылар. Сәгыйтов буш тору көннәрен үз җилкәсенә күтәрергә теләмәде. Кибетендәге онның потын 80 тиеннән 1 сум 10 тиенгә менгезде. Мастеровойлар түләп бетергесез бурычка баттылар, хезмәт көннәрендә алар күптән ашап беткән бурычны каплар өчен эшләделәр. Бүген яшәр өчен, алдан бурычка керделәр. Ризасызлыклар башланды. Сәгыйтов моның өчен ике дистәгә якын эшчесен заводтан куып чыгарды. Ризасызлыклар моның белән генә сүнмәде, кабына барды. Беркөн заводка пар ат белән Сәгыйтов үзе килеп төште.
Эшчеләрнең яңаклары, чахоткалы кешеләрнеке сыман, сөяккә ябышып тора, күзләре эчкә баткан… Биредә озын чәчле, зур сакаллы руслар, кәҗә сакаллы, башларына ипләшеп каткан түбәтәйле татарлар һәм балаларча беркатлы карый торган соры күзле, киң яңак сөякле чувашлар эшлиләр. Бер минутка: «Бу җәһәннәмгә кешеләр үз теләкләре белән килмәгәннәрдер, ниндидер авыр гөнаһлары өчен боларны монда көчләп китергәннәрдер», – дип уйлыйсың. Ләкин боларның һәммәсе «үз теләкләре» белән килгән. Әгәр алар үзләрен шунда китереп керткән һәм коточкыч бәхетсезлеккә дучар иткән кешене (ул кеше Сәгыйтьҗан бай бит) күрү белән өзгәләп ташласалар, бер дә гаҗәп булмас иде кебек. Ләкин аларның йөзләрендә кайгылы буйсынудан башка берни дә юк. Алар хуҗага бер сүз дәшмиләр, хәтта, тайпылышып, аңа юл бирәләр!
Сәгыйтьҗан, шешәләр өрә торган зур бүлекне үтеп, кечкенә ишеккә юнәлде. Ләкин управляющий аңа:
– Бусы сезнең өчен кызык булмас, Сәгыйть Мустафич, хатыннар да балалар гына анда, – дип, аның юлын бүлмәкче булды.
Ләкин эчтән берничә хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Керсен, керсен, нигә кертмисез, күрсен!
Сәгыйтьҗан, иелә төшеп, кечкенә ишектән керде һәм башта бернәрсә аера алмый карап торды. Монда исле зәңгәр төтен кара сөрем белән бергә болганып әйләнә һәм өстәге, берьюлы төнлек һәм тәрәзә хезмәтен үти торган тишеккә суырыла, ләкин төнлек төтенне суырып бетерергә өлгерә алмый иде…
Кинәт почмактагы зур мич дөрләп кабынып китте, кемдер аның күмерләрен актарып җибәрде, ахры. Кем ул? Бер-ике секунд Сәгыйтьҗан, берни аңламыйча, мич алдына карап торды. Шуннан соң гына ул озын кисәү агачы белән мич алдында күмер болгатып торган, анадан тума диярлек ялангач хатынны шәйләп алды һәм тиз генә икенче якка борылды.
– Борылма, борылма, хуҗа! Якынрак кил!
Моны әллә шул хатын, әллә бүтәне кычкырды… Юк, шул үзе кычкырган икән, өстәп куйды:
– Безнең ничек эшләгәнне күреп кит! Бикәңә, балаларыңа кайтып сөйләрсең, кызык булыр!..
Сәгыйтьҗан, чыгып, тарантасына утырырга ашыкты һәм управляющийга:
– Ул кем? Нигә сез хатын-кызга шәрран-яра чишенеп эшләргә рөхсәт итәсез?! – дип шелтә ясады.
– Алар – күрше татар авылыннан килеп эшләүче хатыннар, Сәгыйть Мустафич! Берәү дә аларга чишенеп эшләргә кушмый. Әмма кием белән ул мич янында алар дүрт сәгать тә эшли алмаслар иде. Ә алар бит…
– Мөселман хатыны ич ул! Аз гына булса да шәригатьне белә микән?
– Белә торгандыр, бәлкем, әмма монда аңа әһәмият бирмиләр. Аның ире дә шунда, кирпеч сугу бүлегендә эшли… Балалары күп…
Сәгыйтьҗан маңгаен җыерып куйды. Бу кызгану ишарәсе булдымы, нәфрәтме – управляющий моны аңламады. Алар конторага килделәр һәм эшчеләрне, төркем-төркем итеп, шунда чакырдылар. Сәгыйтов аларга:
– Завод зарарга эшли. Моннан соң без эш хакын акча белән түгел, кызыл мал белән түләргә булдык. Кем шуңа риза – заводта кала, каршылар булса, без аларны көчләп тотмыйбыз… – диде.