Җәгъфәр дә мөхәррирләр арасында, имеш, аның кулын һәммә мөхәррир кысып, хезмәтләрен тәбрик кылдылар, имеш. Ул да күргәннәренең төш икәнлеген белеп шатланды, балалар кебек сөенде, имеш. Халыкның «Яшәсен Җәгъфәр белгуар (профессор)! Яшәсен!» тавышларына, болгар музыкасы тавышларына уянып китте.
Үзен нумирада күргәч, йөрәге «шу» итеп китте. Ул бәйрәмнәр төш икәнлеген белеп, әгәр дә унтугызынчыегерменче гасырда баягы мөхәррир сөйләгәнчә кылсалар, моның көн булуы да мөмкин икәнлеген уйлап: «Ник булмаган?! Ник булмаган?!» – диде дә, күзләреннән яшьләр агызып, ятагына егылды.
Бик озак балалар кебек еглады, күргән мөхәррирләрен, мәйданга җыелган әллә ничә меңнәр болгар мәдрәсәләренең шәкертләрен, икенче ягында кызлар мәктәпләреннән килгән, һәммәсе бертөрле калфаклы болгар кызларын, мәйданда сачәкләр берлә бизәнгән, флаклар берлән уратылган болгар һәйкәлләрен, болгар музыкасын – барысын да күңеленнән кичерде. Җәгъфәр әфәнденең бу төше, гүя болгарларның икенче юл берлән барсалар, голяма сүзенә карамаенча, хәмиятле кешеләр, милләт сөя торган затлар сүзенә карасалар, нинди булачакларын белдерер өчен, голяманың нинди зур җинаять кылганлыкларын күзе берлән күрсәтер өчен юри ясалган кебек иде. Кызык, шул төшне унтугызынчы-егерменче гасыр голямалары үзләре күрсәләр яисә, голяма сүзе берлән йөримез дип, голямаларның милләтемезне зәһәрләвенә хезмәт итүче байлар күрсәләр, ни әйтерләр иде икән?! Голяманыкын беләм: «Шәйтани!» – диер иде. Башкаларныкын белмим. Аларның күңеле дөресттә булганга, аңламаенча гына голяма артыннан барганга, бәлки, хаталарын сизеп, хәзер тәүбә кылырлар иде. Аларның да, шул, голямалар кайсысының кияве, кайсысының угылы булганга, бу хакыйкатьне ачу мөмкин булыр идеме-юкмы – белмим.
Җәгъфәр, болай булмый инде дип, бик тиз генә торып, юынып, чәй эчәргә тотынды. Һәм дә чәйдән соң үзенең нишлисен уйлаганнан соң, хатыны Сөембикә янына кайтып, бераз тынычлап гомер үткәрергә, аннан соң Петербургта Тарих җәмгыятенә барырга хәзерләнергә вакыт икәнлеген күңеленнән кичерде һәм шул уй берлән чәй сорады. Официант та чәй китергәндә, яңы гәзитә дип, шул көнге «Казан» гәзитәсен дә кертте.
Җәгъфәр әфәнде никадәр арыган булса да, гәзитә күргәч, укырга тотыначак булды һәм, кулына алуы берлә, «Последний болгаринъ» исемендәге бер мәкаләгә күзе төште. Бу сүз буның тәненә әллә ни тәэсир кылды. Зыяндашлы кеше кебек, гәзитәне кысып тотты да шуны укырга тотынды. Мәкалә Оренбургтан язылган иде. Оренбургның бер хастаханәсендә бер мөселман картының бик авыруын һәм дә саташып ятуын, хәзердә үлеп беткән үзенең якыннарын чакыруын, Коръән укырга кеше китерергә теләүләрен, кайвакытта болгарча йырлап йибәрүләрен, шуннан соң еглап йибәрүләрен, аның артыннан хатыны, балалары, карендәшләренең исеме берлә кычкыруын һәм дә, Оренбургта бер болгар да юк булганга, актык көннәрендә шул кешегә сөйләшергә кеше булмавын бик кызганыч итеп язылган иде.
Җәгъфәр гәзитәне күтәреп бәрде. Үзе бернәрсә уйламаенча катып торды да, кинәттән җан кергән кебек булып: «Шул көнгә җиттекмени?! Кемнәр сәбәп булды моңарга?! Ләгънәт аларга! Ләгънәт!!!» – диде дә, өстенә киенде дә, һичбер сүз әйтмәенчә, ишекне дә япмаенча чыкты да китте. Туп-тугры пристаньга төште. Һәм шул сәгатьтә Самарага китте. Үз уе берлән актыккы болгарны үлүеннән элек кенә булса да күңелен тынычландырып, азмы-күпме милләт хәлләрен сөйләп, кирәк булса, болгарча йырлап та, үләр алдыннан авызына су салып, иман әйтеп торачак иде. Парахутка кергәч тә, бер кешегә катышмый, пристаньда алган гәзитәсен укырга тотынды. Семипулаттан язылган бер мәкаләдә андагы элгәреге мәдрәсәләрнең фәкыйрьханәләр, гаҗизханәләргә әверелүен, мәсҗедләрнең Тарих җәмгыятьләре тарафыннан идарә кылынуы вә, иң соңында, шул көндә генә больницада үлгән бер болгар кызының ничек үлүе, нинди авыру берлән ятуы, төсләрен, кыяфәтләренең нинди икәнлеген, хәтта нәсел-ыру җәһәтеннән саф болгар кызы булуы, гомерендә Семидә, Мәскәүдә, хәтта Петербургта бик мәшһүрә «туташ» булуы, вә шуннан соң безнең болгар кызларының шул туташлыкта бик «алга китүе», гомуммилләтемезнең китешенә шул эшнең ни дәрәҗә зарар итүе тасвирланган иде. Җәгъфәр әфәнде моңарга да ни әйтергә белмәенчә, үзе нәрсә уйларга да аптырап, катып калган иде.
Вә бик озак, әллә ниләр уйлап, дөрестен әйткәндә, берни дә уйламаенча, парахутның бер башыннан икенче башына ашыгып-ашыгып йөрсә дә, бара торгач, арып, аш бүлмәсенә кереп, аш сораган иде. Аш өлгергәнче нишләргә белми йөргәндә, Җәгъфәр әфәнде музыка тавышы ишетә башлады. Бу тавышта әллә нинди бер үзлек, әллә нинди йомшаклык, әллә нинди моңлыкка башка, бу музыкада әллә нинди әйтеп аңлатылмый торган бер куәт бар иде. Җәгъфәр үзен белер-белмәс [музыка] уйнала торган йиргә барып кергән иде. Һәм, үлгән кеше кебек, уенчы марҗа янына барып каткан да калган иде. Бу уен болгар уены, бу көй болгарларның унтугызынчы гасырдан бирле билгеле, хәзер дә бөтен галәмдә мәшһүр «Тәфкилев» көе иде. Бик озак тыңлап торганнан соң, Җәгъфәр әфәнде дә, рояльнең капкачы шап итеп каплангач, уянган кебек булган иде. Һәм үзенең болгар икәнлеген белмәсеннәр, белсәләр, сораша-сораша моның иң эчке җәрәхәтләрен ачарлар дип, тиз-тиз киткән иде.
Аш өлгермәгән булгач, кергәч кулына төшкән бер журналны ачып укымакчы булган иде. Моның бәхетсезлегенә каршы, шул биттә үк «Ишанизмъ и его последствия» исемендәге мәкалә күзенә ташлангач, бөтен журналны йотардай булып укырга тотынган иде. Мәкалә озын иде, төрле яктан каралган иде. Ишанлыкның Һиндстан мәҗүсиләреннән исламнар арасына кайчан керүе вә бигрәк болгар арасына ничәнче гасырда керүе, исламнарга шуның никадәр зарар итүе, бигрәк болгарларга ничек тәэсир кылуы – һәммәсе язылган иде. Мөхәррирнең сүзенә караганда, болгарларның инкыйразына асыл сәбәп шул иде. Чөнки шулкадәр гайрәтле, эшлекле, тырышчан болгарларны бернигә ярамаслык ялкау сыер төсле, хайванлык дәрәҗәсенә төшерергә ишаннар гына сәбәп булган иде. Вә алардагы ут кебек гайрәтләрне сүндерергә дә шул «зикерләр»[17] башчы булган иде. Шулкадәр тырышчылык вә эшлекчелекне бетерергә дә алар тарафыннан дөнья кую хакында булган сүзләр юлчы булган иде. […]
«Әмма бу болгар ишаннары, болгар голямалары, боларның диннәрендә «руханият» дигән нәрсә булмаенча да торып, халыкның шулкадәр боларның курайларына биюләрен һич төшенү мөмкин түгел, белмим, болардагы голямалар бик хәйләкәр булганмы? Әллә, чыннан да, боларның ишаннарында гипнотизмә[18] куәсе булганмы? Ни булса да, болгарларга болар кадәр зарар иткән сыйныф булмаган!» сүзләре берлән мәкаләсен бетергән иде.
Җәгъфәр әфәнде тагы нишләргә белмәенчә: «Йа Рабби! Ник мине бу көнгә калдырдың? Ник, ичмасам, унтугызынчы гасырның бер голямасын гына булса да шул көннәрне күрергә калдырмадың?» – дип уйлаган иде. Һәм шуның артыннан ук күз алдында яшел чапан кигән, борчак чүмәләсе төсле төрле якка ишелгән чалма кигән, сыерылган балтырлы читектән, өстке төймәләре чишелгән бер кеше: «Шәригать! Шәригать!» – дип, күз алдында күренгән кебек булды. Җәгъфәр әфәнде моның кыяфәтенең кабахәтлегенә, иткән хезмәтләренең начарлыгына чыдый алмаенча: «Үтерәм! Син генә бетердең!» – дип барса да, теге хәзрәт һаман: «Шәригать! Шәригать!» – дип кенә бара иде. Җәгъфәр әфәнде дә йодрыгын төенләп артыннан бара иде. Шул уйлардан: «Аш хәзер!» – дигән тавышка уянып киткән иде.
Бу уйлардан котылыр өчен, башын селкеп ашарга тотынган иде. Һәм дә моннан соң Оренбургка барып җитмәенчә гәзитә-журнал, кыскасы, әдәби бернәрсә укымаска кистереп куйган иде. Һәм дә Җәгъфәр әфәнде кеше берлән катышудан да кача иде. Чөнки катышса, танышса, хәзер кем икәнлеген әйтү, үзенең болгар икәнлеген белгертү тиеш булачак иде. Ул әллә никадәр сүзләр ачарга сәбәп булганга, Җәгъфәр әфәнденең ярасына кызганган булып тоз сибүләр булганга, аны, табигый, яратмый иде. Шуның өчен парахутта вакытта бер мәртәбә дә тышка чыкмаска булган иде. Һәм үзенең вак-төяк эшләре берлә шөгыльләнеп, шул болгарның бетү мәсьәләсен онытырга ни дәрәҗә тырышса да, авыру кешегә һәрбер сүз, һәрбер эш, хәтта исән кеше, авыру кешенең һәммәсе дә, шул авыруын исенә төшергән кебек, Җәгъфәр әфәндегә дә парахутның үзеннән башлап звоноклары, чынаяклары, чәйләренә кадәр, рояльләре, парахутның исеме, ята торган урыннары – һәммәсе шул болгарның бетүен кычкырып торган кебек булалар иде.
Самарга барып йиткәч тә, Җәгъфәр әфәнде тагы бер зур кәефсезлек булмадыгы өчен, дөресте генә, болгар хакында язылган шундый кәефсез хәбәрләр, сөйләнгән сүзләрне укудан, ишетүдән тыелдыгы өчен иркенләп сулап йөргән иде. Самарның һавасы да яхшы, күренеше дә матур булганга, Җәгъфәр әфәндегә иң яхшы хиссият ачканга, Җәгъфәр әфәнде бик кәефле иде. Нумирада, Казандагы кебек мәдрәсә-фәлән булмаганга һәм дә мәсҗедләрне дә төрле-төрле бинага әверүгә очрамаганга, баргач та кәефе бозылмаган иде. Шулай кәефле генә, гәзитәгә карамаенча гына, мөмкин кадәр болгар мәсьәләсен уйламаенча гына чәй эчкәннән соң, шәһәр карарга чыкты. Самарның урамы буйлап барганда, «Һөнәр мәктәбе» дигән бер язуга күзе төште. Һәм дә шундагы бәгъзе ачык тәрәзәләрдән пар, нефть исләре чыкканга, шак-шок тавыш ишетелгәнгә, Җәгъфәр әфәнде моны чынлап-чынлап карый башлады. Стенадагы караланып беткән, корымнар берлән күмелер-күмелмәс кенә тора торган бер рамкада әллә нинди болгар язуы кебек нәрсә күрде. Бу язу Җәгъфәрне тагы әллә нишләтеп җибәрде. Җәгъфәр күргән уңгайга ук тәрәзәдән чак сикерми калды.
Бик тиз капкасын табып, бер кешегә бер сүз әйтмәенчә, сораганга җавап бирмәенчә, ашыга-ашыга кереп китте. Һәм эшләүчеләрнең сорауларына да илтифат кылмаенча, дөресте генә, аларның тавышларын ишетмәенчә, үзләрен күрмәенчә, машиналар, станоклар аша сикерә-сикерә барып, шул язуга барып җитте. Болгар язуы икәнен белгәч тә, укыр өчен, кулы берлән сөртте дә укырга тотынды. Зур хәреф берлән башына «Дәрес тәртибе» дип язылган иде. Моның астында көннәр һәм һәр көнне нинди дәресләр барлыгы язылган иде. Дәресләр арасында «Кафия», «Шәрхе мелла», «Исагуҗи», «Шәмсия», «Тәһзиб», «Сөлләмел-голүм», «Хикмәтелгайн», «Мохтәсар» кебек сүзләр язылган иде. Бу әүвәл «Дәрес тәртибе» дигәч тә, дәрес программасы дип уйлаган иде. Бу ят сүзләрне күргәч, исе китеп калган иде, чөнки ул «Дәрес тәртибе» ндә ни көнне ни фәннән дәрес булачагын аңлатуларын көткән иде. Монда һичбер фән исеме юк иде. Бу белмәгән әллә нинди гарәпчәме, әллә чыгтайчамы сүзләр генә күрә иде. Бу болгар язуы булганга, болгарлардан калган әсәр булганга, хәзердә болгарлардан бундан башка варис булмаганга, бу нәрсәләрне алу аның хакы икәнлеген юридически яктан уйлап тормаса да, болгар әйберләрен күргәч тә, аның кулы ихтыярсыз аңарга сузыла һәм кеше булмаса, алына, кеше булса, акча-фәлән биреп тә алына иде.
Бу язу да, табигый, алынган иде. Ләкин эшләүчеләр әүвәлдә моның вакытсыз керүенә бик гаҗәпсенеп, янына җыелып, сораша башласалар да, боларның бер сүзләрен дә ишетмәенчә һәм күрмәенчә, сораган сүзләренә җавап бирмәенчә, язуны гына алуын күргәч, таңга калганнар иде. Һәм дә боларга бер сүз дә дәшмәгәнгә, бәлки, бер зур кешедер, бәлки, шулай кирәктер дип, моңарча болар күзенә чалынмаган бер әллә нинди язуны алу да, аларда артык әһәмият тапмаганга, катып калсалар да, моны тыймаганнар иде. Җәгъфәр әфәнде, чыгып китеп бик тиз нумирына кайтып, моны укырга һәм аңларга тотынды, һичбер төшенә алмады. Әллә нинди сүзлек китаплары актарды, «исагуҗи» сүзен таба алмады. «Шәрхе мелла», «мулла» ни дигән сүз, «шәрех» ни дигән сүз икәнен белсә дә, бу ике сүздән ясалган бернәрсә нинди фәнгә исем булуын белми иде. «Кафия» нең гарәпчә ни дигән сүз икәнлеген белсә дә, тагы болгарлар тарафыннан нинди гыйлем, нинди фәнгә исем икәнлеген ишеткәне дә юк иде. Китаплардан ни эзләсә дә тапмый иде. «Шәмсия» се тагы ни дигән сүз?.. Ахырдан, уйлый-уйлый, төрекләр зонтикка шәмсия дигәнгә, зонтик ясау хакында бер фән яисә шул хакта язылган бер китапка исем булуына уй китте. Ләкин ни дип ул анда дәрес арасына кергән?.. Шул фән укылганмы?.. Һич җавап бирер хәл юк иде. Бәлки, шулай булса булыр шул. Самар мөселманнарының тормышлары хакында, нинди һөнәрләр берлән эш итү, нинди кәсепләр берлән мәшгуль булуы хакында язылган китапны укыса да, анда «Мондагы болгарлар ат берлән йөк ташыйлар иде. Кайвакытта бу йөкләрне хуҗа кушкан йиргә илтү авыр булганга, үз йортларында гына туктыйлар иде» дип язылган иде.
«Сөлләм», «Тәһзиб» дигән сүзләрне тагы аңлый алмады. Гарәпчә «сөлләм» – баскыч икәнлеген белгәнгә, Җәгъфәр әфәнде, монда язылган нәрсәләрнең һәммәсе пожар әйберләре булырга кирәк дип, аз гына бер хөкем чыгармады. «Тәһзиб» дигән сүзе тагы нәрсә?.. Монысын озак уйламады. Болгарларда унтугызынчы-егерменче гасырларда «тәһзибе әхлак» ка («әхлак тәрбиясенә») хезмәт итәмез дип, авызы ачыгракларның кесәләр «тәрбия» кылган бертөрле халык булуы хакында тарихта һәм дә шул хакта бер романда укыганга, аны бик тиз аңлады. Бусы тагы фикерне икенче якка борды. «Әллә болар никадәр бергә тора торган кешеләрнең үзләренең кешеләрен язып куйган кәгазьләре микән?» – дип уйларга тотынды. Алай дисә, көн исемнәре нәрсәгә?.. Аптырады, бетте, ахырдан күңеленә унтугызынчы-егерменче гасырда җеннән сакланыр өчен бөтиләр тагу гадәт булуы һәм дә өйләрдә шундый бәлаләрдән саклый торган догалар, тылсымнар асу игътибарлы булуы исенә төште дә, бу да вакыты берлән шул җеннәрдән саклар өчен язылган «мәксәлмина», «чуприма», «тупрата», «ямлиха» кебек мәгънәсез сүзләрнең берсе булырга кирәк дип хөкем кылды. Ләкин «дәрес тәртибе» дигән сүз бу аңлатманың бик дөрест түгеллеген уйлата иде.
Ахырдан, арып беткәч, үзенең башка эшләре дә исенә төшеп, китәргә дә вакыт икәнлеген уйлап, китәргә хәзерләнде һәм китте. Юлы тагы «Һөнәр мәктәбе» ннән үтәргә тугры килде. Күзе югары төште. Язылган язуына караганда, бу йортның әүвәл асты – мәдрәсә, өсте – мәсҗед икәнлеге һәм дә егерме биш елдан бирле, халкы беткәнгә, һөнәр мәктәбенә әверелгәнлеге күренеп тора иде. Җәгъфәр ни әйтергә дә, ни уйларга да белмәде. Ут чыккан кебек, авызыннан: «Ничә еллар никадәр кешеләрне эшкә яраксыз итеп чыгарганнан соң, инде тәүбә кылган икән?!» – диде һәм шул вакытта ул кылт итеп элгәреге болгарларда фәннәр укылмавы, төрле фәннән, төрле гыйлемнән төрле китапларның кереш сүзләре генә укылуы исенә төште дә, теге язуның да шул китапларның исеме икәнлеген белде. Һәм дә, кырмыска оясына төшкән елан кебек, кая барса да үзенә тынычлык юклыгын уйлап, тизрәк вокзалга барып, Оренбургка китте.
Тагы Җәгъфәр әфәнде бер тынды. Ләкин Сакмар суыннан үтү Җәгъфәр әфәндегә бик авыр булды. Чөнки бу Сакмар, буннан ничә йөз еллар болгарларның яртысын суы берлән туйдырганлыгы кебек, буйларының матурлыгы берлән болгар табигатенә әллә никадәр гүзәллек биргән иде. Һәм дә бу су чын болгар күңеленнән чыккан, әллә кай йирләрдән чеметтереп-чеметтереп ала торган моң[лы] озын «Сакмар көе» н исенә төшергән иде. Бу уйлар уйлаганда, поезд да никадәр ашыкса да, Җәгъфәр әфәнденең уе аннан ашыга иде. Күзләреннән тәгәрәгән энҗе бөртеге кебек яшьләре ашыга-ашыга Сакмар суы кебек тиз-тиз йөзеннән агалар иде. Һәм тагы ябылган «болгар» мәсьәләсенең ябуын, үзләренең тозлары берлән эреткән кебек, төрле яктан ача гына баралар иде. Ул ачылган саен аянычлана иде, аянычланган саен, аның күз яшьләре күбәя иде.
Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнденең күз алдында Оренбург килеп чыкты. Җәгъфәр әфәнде […] Җәгъфәр әфәнде, ат алып, теге бабай ята торган больницага илтергә кушты. Барып йиткәч тә, бик тиз ашыгып керә башласа да, моны туктаттылар. «Ни кирәк?» – дигән сүзенә каршы бу шул кешенең исемен әйтсә дә, «Кичә үлде һәм күмелде», – диделәр. Җәгъфәр әфәнде башына суккан кебек борылды һәм чыга башлады. Бәхетсезлегенә каршы, күзләре вывескага төште. «Хөсәенев борадәрләренең мәдрәсә вакыфы» дигән сүз[ләр] өстендә «больница» дигән сүз күренеп тора иде. «Хөсәеневләр, Хөсәеневләр» дип, Җәгъфәр әфәнде катты да калды. Ул болар тугрысында бик күп нәрсә укыган иде. Болар халыкның иң уяныр вакытында зур дәүләт иясе булып, халык өчен әллә никадәр акчалар тотып, әллә никадәр мәдрәсәләр, мәктәпләр ачуын да белә иде.