Боларны күреп, Коля шаккатты. Нижний Новгородтагы халык училищесында мондый явыз укытучылар юк иде.
«Ә әти?! – дип уйлап куйды ул һәм шунда ук үз-үзенә җавап та бирде: – Исерек чагында ул да шундый иде… Ә бу?..»
Җаен туры китереп, Коля күршесенә якынрак килде һәм:
– Ул… исерекме әллә?! – дип сорарга батырчылык итте.
– Әкрен! – диде тегесе, пышылдап. – Синең белән утырсаң, бәлагә тарырсың. Исерсә, ул яман котыра… Ул бит… Ой!
Ни күрсеннәр: Краснов болар өстәле янында басып тора иде.
– Сөйләшеп утырасызмы әле! – диде ул, җикеренеп. – Базар ясыйсызмы әле!
Укытучы, Коля аркылы иелеп, аның күршесенең кулын эләктереп алды һәм зәһәрләнеп чеметә башлады.
Коляның бу хәлгә түзәрлеге калмады, ул эскәмиядән сикереп торды да:
– Тимәгез аңа! Хакыгыз юк! – дип кычкырды.
Мондый нәрсәне көтмәгән Краснов гүя телсез калды, теге малайның кулын җибәрде. Укучылар исә тын алырга куркып утыралар, кайберләре хәтта куллары белән битләрен каплаган иде.
Ләкин Красновның алай югалып калуы озакка сузылмады. Кинәт ул шартлап ярылырга җитеп кызарды, чигәсендә кан тамырлары бүртеп чыкты.
– Укытучыңны өйрәтәсеңме! Укытучыңны өйрәтәсеңме! – дип акырды ул чәрелдәвек тавыш белән һәм Коляны, якасыннан тотып, почмакка өстерәде. – Тезлән! Укытучыңны өйрәтәсеңме! Ишәк!
Коля үзенең колак төбендә бертуктаусыз яңгыраган чәрелдәвек тавыштан исенә килергә дә өлгермәде, Краснов аны мич янына китереп ташлады һәм кулына кисәү агачы тоттырды. Әтисенең, исерек баш булып та, бу чаклы мәсхәрәләгәне юк иде аны! Бөтен класс алдында кисәү агачы тотып тор әле! «Әллә кисәү агачы белән…Әнигә күңелсезлек китерермен, – дигән уй килде аның башына кинәт кенә. – Түзәргә кирәк…»
Нәкъ шулвакыт кыңгырау тавышы ишетелде. Краснов кафедра өстендә яткан журналын алды һәм, артына борылып карамыйча, йөгереп чыгып китте. Коля кисәү агачын почмакка ыргытты. Аны төрле яктан укучылар сырып алдылар һәм, аркасыннан кага-кага, мактарга тотындылар.
Коля, йокы арасында ишеткән төсле, берәүнең тавышын ишетте:
– Әйдә, дуслашабыз!
Борылып караса – Краснов чеметкән малай икән. Авызы колагына җиткән ул малай Коляны ике иңбашыннан тотып селкеде һәм үзенең тәкъдимен кабатлады.
– Әйдә, дуслашабыз! Син шәп егет икәнсең! Звонок булмаса, кисәү агачы белән кундыра идең бит, ә? – дип тә өстәде ул, тавышын әкренәйтеп, як-ягына карангалап.
– Кундыра идем… әнкәй генә искә төште, – дип җавап бирде Коля; күңел серен ачканга, аның битенә алсулык йөгерде.
Тәнәфес тәмам булды. Укучылар урыннарына утырырга ашыктылар.
Краснов нидәндер кәефләнеп килеп керде, һәм рус теле дәресе җәнҗалсыз гына узды.
Коля да бераз тынычланган кебек булды, тик беренче дәрестәге җәберләнүен тиз генә оныта алмады, укытучы тарафыннан күрсәтелгән явызлык бала күңеленә гүя таш булып утырды.
«Иртәгә мәсьәләсен эшли алмасам, нәрсә эшләтер икән?» – дип уйлады ул ирексездән.
Уйланып утырганга, аның башына грамматиканың башлангыч кагыйдәләре дә кермәде. Бәхетенә каршы, Краснов аңарга игътибар итмәде.
Кыңгырау тавышы, ниһаять, икенче дәреснең дә тәмамлануын белдерде.
– Хәзер безне буйга карап тезәчәкләр, – дип хәбәр итте Коляның күршесе Миша. – Икебезне янәшә бастырсалар шәп булыр иде!
– Әйе шул, – диде Коля чын күңелдән.
Малайларның теләге кабул булды: икешәр-икешәр итеп тезгәндә, алар бергә туры килделәр. Ашау-эчү бүлмәсендә дежур торучы гимназист «яңа малайга» агач кашык тоттырды да:
– Югалмасын өчен, исемеңне язып куй, – диде. – Чыкканда, әнә тегендә, стенага эләрсең.
Өйдә пешкән тәмле ашларга күнеккән Лобачевский болганчык суны кабып кына карады. Икенчегә солы боткасы белән бер калҗа сыер ите бирделәр. Коля анысын да ашый алмады.
– Ачтан үләсең килмәсә күнегерсең әле, – диде Миша, кургаш миски төбен тыкырдатып.
Ашау-эчү бүлмәсендә тәртип саклау вазифасы тулы битле, җирән чәчле Сергей Александрович Поповка йөкләтелгән иде. Ниндидер фаҗига булып, борыны яньчелгән бу тәрбиячедән гимназистлар курыкмыйлар. Аның алдында ук малайлар Коляның батырлыгын кабат телгә алып сөйләделәр, Красновны яманладылар. Коля ул Красновның гимназиядә иң надан укытучы булуын, һәрвакыт исереп йөрүен, директорга һәм инспекторга тәлинкә тотуын, шуның аркасында гына гимназиядән куылмый торуын белде.
– Җитмәсә, үзе безнең гимназияне бетергән, Преображенский полкта хезмәт иткән, – диделәр малайлар. – Аңа гимназиядә укытырга түгел, ә каторгада юлбасарлар надзирателе буласы калган…
Малайлар шау-гөр килә. Өлкән классташлар гына беркадәр читтә, дәрәҗәләрен саклап, акыллы сүзләр сөйләшә иделәр.
Ашаганнан соң, малайларны, парлап тезеп, түбән класска рәсем дәресенә алып киттеләр. Коля анда, абыйсы белән энесеннән качып, бер почмакка барып утырды.
Тегеләр исә мондый хәлне күргәч пошындылар, читтән генә Коляны күзәттеләр.
Рәсем дәресен алып баручы яшь, матур укытучы Фёдор Иванович Чикиев Красновка бөтенләй охшамаган иде. Атаклы Петербург художество академиясендә тәрбия алган укытучы буларак, ул рәсем сәнгатен бик ярата һәм гимназистлар белән үзен әдәпле тота иде. Ләкин Коля аңа да башта шикләнеп карады. Аның рәсемгә өйрәтү ысулы малайга сәер тоелды. Нижнийда Коля китаптан сурәтләр күчереп ясарга, хәтта йорт хайваннарын рәсемгә төшерергә ярата иде. Ә монда Фёдор Иванович фәкать сызыклар сыздыра, дәфтәрне борырга, җайлап куярга рөхсәт бирми.
– Башыңны туры тот, телеңне чыгарма, ялгыш тешләп өзәрсең, – диде укытучы Коляга, ягымлы итеп.
Коля кызарынды, ишетмиләрме икән дип, туганнары ягына күз ташлады. Ләкин бу ягымлы укытучыга үпкәләргә яки рәнҗергә мөмкин түгел иде. Дәрес беткәнче, бу укытучы Коляның мәхәббәтен тәмам яулап өлгерде.
Звонок булгач, Коля тизрәк иптәшләре янына китәргә ашыкты. Ләкин шулвакыт ишектә Упадышевскийның мәһабәт гәүдәсе күренде.
– Лобачевскийлар, өчегез дә минем янга килегез, – диде ул карлыккан калын тавыш белән. – Аста сезне әниегез көтеп тора.
Прасковья Александровна залда, урындык аркасына тотынган хәлдә, тәрәзә янында басып тора; башындагы борчулы уйлар аңа тынгы бирми иде.
– Менә минем улларым! Гимназистларым! Йә, ничек, ошадымы сезгә гимназия? – диде ана һәм, улларына каршы килеп, өчесен бергә кочаклап алды.
– Ошады, әнкәй! – диделәр Саша белән Алёша икесе бертавыштан. Аларның йөзләрендә шатлык иде.
– Ошамаска! – дип сүзгә катнашты Упадышевский. – Безнең гимназиягә белем алырга Россиянең төрле почмакларыннан киләләр: Астраханьнан, Тоболдан, Бохарадан, Тифлистан, хәтта Петербургтан. Ат йөри алмаган җирне дөяләр белән кичәләр.
Упадышевскийның сөйләвен сокланып тыңлап торган Алёша:
– Без атка утырып килдек… тарантаска, – диде.
Ана уртанчы улы өчен борчылды: Коля елмаймый да, көлми дә, аска карап тик тора. Прасковья Александровна, аның колагына иелеп:
– Кайгырма, Колюшка, бар да җайланыр, – дип пышылдады.
Коля, үзен көчкә мәҗбүр итеп, әнисенә күтәрелеп карады. Әнкәсе бит аның хәзерлек классында укып йөрүне үзе өчен хурлык санавын гына белә. Бүген беренче дәрестә булган җәнҗалны белми. Әгәр аңа иртәгә дә шундый ук хәлне кичерергә туры килсә?.. Юк, әнкәсе болай да михнәт чигә. Белмәсен әле…
Коля әнисенә елмаеп карады. Әнисенең йөзе ачылып китүен күргәч:
– Әйе, әнкәй, җайланыр әле, – дип куйды.
Упадышевский, анага хөрмәт күрсәтеп, ишеккә чаклы озатты һәм аннан соң:
– Хәзер өчегез дә конторага чабыгыз, анда буйларыгызны үлчәп, гимназист формасы тегәчәкләр, – диде.
Беренче көн тәмамланып килә иде. Малайларны йокы бүлмәләренә алып кереп, урыннарын күрсәттеләр: Саша белән Алёшага – урам яктагы бүлмә, Коляга исә ишегалдына караганы туры килде.
Кичке сәгать алтыда яңадан звонок шалтырады. Гимназистлар, иртәгә булачак дәресләрне кабатлау өчен, иртәннән җыештырылмаган классларга кереп тулдылар һәм «хәзерләнә» башладылар. Гадәттә, һәркем кычкырып укыганга, тавышка түзеп торырлык түгел иде. Тәрбияче исә тәртип урнаштырырга уйламады да. Шкафтан китап алып, укырга утырды.
Иптәшләреннән күреп, Коля да колакларын томалап карады. Ләкин тавыш аның башына капты. Бу шау-шу аңа Мәкәрҗә ярминкәсен хәтерләтте. Ул дәресләрен хәзерләргә керешкәнче, звонок та булды.
Кичке аштан соң гимназистларның һәммәсен дә залга кертеп тутырдылар. Йокы алдыннан, ашны тизрәк сеңдерү максаты белән, алар бераз селкенеп алырга тиеш иделәр. Стройда йөреп туйган балалар, аеруча башлангыч һәм түбән класстагылар, зал буенча шап-шоп йөгерүдән бертөрле ләззәт таба иделәр. Коляның исә йөгергәндә дә башыннан: «Дәресләрем хәзерләнмәгән. Иртәгә нәрсә булып бетәр?» – дигән уй китмәде.
Йоклар вакыт җитте. Бүлмә надзирательләре, күзләрен чекерәйтеп, гимназистларның чишенүләрен күзәтеп тордылар. Мунчала тутырылган каты матрацлардан кибәк исе килә. Солдат одеялы тәнне кычыттыра.
– Базар ясамагыз! Йоклагыз! – дип боерык бирде шар күзле надзиратель һәм, бүлмәдәге бердәнбер шәмне алып, шак-шок басып, камерадан чыгып китте. Шунысы сәер иде: ишекне ябуга, аның адымнары шунда ук тынды.
Коля, моңа гаҗәпләнеп, Мишадан:
– Нәрсә, аяк очларына гына басып киттемени? – дип сорады.
Миша, көлеп җибәрмәс өчен, авызын кулы белән каплады.
– Тот капчыгың – китәр! Хәзер ул бер сәгать буена ишек төбендә тыңлап торачак, сөйләшкән, көлгән малайларны язып алачак. Иртәгә җәза бирдерәчәк.
«Иртәгә» дигән шомлы сүз Коляны тирән уйларга алып кереп китте, ишеккә колагын куеп тыңлап торучы надзирательнең дөньяда барлыгын да оныттырды. Нижнийда вакытта аларның йокы бүлмәләренә бик матур ай карый иде. Ә монда пәрдәсез, шәп-шәрә тәрәзәдән ямьсез ай карый. Анысы да Красновка охшаган. Ишек артында тыңлап торучы надзиратель кебек үк ничектер яшеренеп карый…
Коляның иптәшләре берәм-берәм йоклап киттеләр. Кайсылары гырлап йоклый, икенчеләре, көндез кичергән михнәтләрне төштә күреп булса кирәк, кычкырып җибәргәли. Кемдер төш күреп ыңгырашты, елады…
Коля моңа түзеп ята алмады, колакларын томалады, бераздан башын бөтенләй мендәр астына тыкты, һәм ул шулай күзләре яшьле килеш йоклап китте.
Төшендә ул Нижний Новгородны, таныш урамны күрде. Тирән чокырларга төшеп, текә ярлардан үрмәләве нинди күңелле! Сугыш уены уйнарга теләсәләр – әйләнә-тирәдә әрәмәлек. Камыш баскан Черек күл дә, Почайна инеше дә ерак түгел. Ул инеш кечкенә булса да, балыкның зурлары эләгә. Бервакыт шулай, гаҗәеп эре чуртан тотып, базарга китергәннәр иде, ерткычныкы төсле сары күзләрен, авызы тулы тешләрен күреп, бөтен кешенең исе китте. Ә малайлар бу турыда атна буе сөйләп йөрделәр…
Коля, төшләнеп, елмаеп куйды, таш кебек мендәрен читкә этәрде.
…Менә алар шаулашып агач башларына, өй түбәләренә менеп йөриләр, җәяләрдән уклар аталар, очырткыч җибәрәләр. Очырткычны алар дәү итеп ясыйлар, шалтыравыклар куялар, кызыл мунчаладан койрык тагалар.
– Әйдәгез, урамнан җибәрмик, ә Кикрик тавыннан җибәрик! – ди Саша, очырткычны ясап бетергәч.
Малайлар бу фикерне чыр-чу килеп каршы алалар:
– Кикриктән җибәрәбез!
– Кикриктән очырабыз!.. – диләр.
Алар һәммәсе бергә Лыков күперенә йөгерәләр. Ул Кикрик дигәннәре – Ока калкулыкларының түбәсе. Ләкин дәү очырткыч күтәреп тауга менүе җиңел эш түгел икән: очырткыч тартыла, ычкынырга тели, шалтыравыклары колакларны тондырып бетерә. Тау башына менеп җиткәч, ул хәтта бер малайны өстерәп алып китә язды, икенче бер малай бауның очын зур ташка бәйләп өлгермәсә, һичшиксез, алып китә иде.
Нинди шатлык, ничаклы горурлык китерде малайларга бу очырткыч! Җилдә тартыла, һавага омтыла, бөтен шәһәр халкын сокландыра кебек. Кешеләр: «Шундый матур очырткычны текә тау башына алып менәргә кемнең башы җиткән икән!» – дип әйтәләрдер төсле.
Очырткыч бик еракка очып китә. Малайлар таудан төшәләр, салкынча суга чумалар, йөзәләр, бер-берсен куалар, бер-берсенә су чәчрәтәләр.
Аннан соң учак ягып җибәрәләр, көлгә күмеп, бәрәңге пешерәләр. Кичен арып-талып өйләренә кайталар.
Кулына газета тоткан Сергей Степанович кабинетыннан аларга каршы чыга.
– Күңелле булдымы? – дип сорый ул, ягымлы елмаеп.
Кинәт… Коля, камерадагы башка малайлар кебек үк, ыңгыраша башлый, чөнки сөекле Сергей Степанович юкка чыккан һәм аның урынында кулына кисәү агачы күтәргән Краснов мәсхәрәле елмаеп басып тора икән…
Малай куркып уянды һәм торып утырды.
Камера тынып калган, хәтта юыну бүлмәсендә буш ләгәнгә сирәк кенә тамчы тамганы ишетелә.
Ай икенче урынга күчеп өлгергән инде, әмма аңа карап кына яктысы кимемәгән.
Авыраеп киткән башын Коля яңадан таш кебек каты мендәргә салды. Хәзер инде аны йокы алмый. Бик яхшы, алмасын әйдә, төшенә Краснов кереп интектереп кенә бетерер.
Коля тагын хыялга бирелде, ул туган шәһәрен исенә төшерә, өен сагына иде.
Зур булып үсеп киткән бакча эчендә аларның кечкенә өйләре күренми дә. Ләкин өйнең куе бакча уртасында булуы бик әйбәт. Әйләнә-тирәдә кошлар сайраша… Карлыган куагы янында сыерчык яши. Карт усак куышында песнәк бала чыгарды… Урам якта гаҗәеп зур тополь агачы үсеп утыра. Саша әйтә: «Ул тополь күкне терәп тора, ул булмаса, күк гөмбәзе өстебезгә җимерелеп төшәр иде», – ди. Абыйсы сөйләгән шул әкияткә ышана Коля һәм тополь башына менеп күкне күрергә тели. Кызык ич. Тик менә әнисенә сүз биреп кенә ялгыш итте. Сүз биргәч, тотмыйча ярамый шул. Менә ни сәбәпле Коля күкне күрмичә яшәргә мәҗбүр булды…
Коляның уена төрле нәрсәләр килде.
Кышкы кичләрдә аларның өенә, әнисе янына, бөтен урам халкы җыела. Бердәнбер укый-яза белгән кеше булганга, аның «Изгеләр тормышы» дигән китабы бар. Күрше хатыннары, кулларына эш алып, бакыр шәмдәлле ут тирәли тезелешеп утыралар, ә Коляның әнисе аларга кычкырып укый. Ул китаптагы изгеләрне һәрвакыт газаплыйлар, ә алар шуңа түзеп торалар. Кайбер вакыт фәрештәләр килеп юата үзләрен… Күрше түтиләренең ай-ваен ишетеп, бервакытны Коля шулай:
– Ә ни өчен фәрештә ул залимны куып кына җибәрми? – дип сорап куйды. – Ул чагында изгеләрне юатып торасы булмас иде…
Хатыннар аңа юньләп аңлатып бирә алмадылар, ачуланып, тиргәп, бүлмәдән куып чыгардылар. Шуннан соң Коля аларның сүзенә катнашмады. Сөйләшкәндә дә бер кешенең явызлыгы, икенче кешенең фәкыйрьлеге турында сөйләшәләр икән – моның ни кызыгы бар?
Ә менә аларның шәһәрләре Нижний Новгородның ничек барлыкка килүе турындагы һәм башка нәрсәләргә бәйләнешле борынгы риваятьләрне Коля бик яратып тыңлый иде. Аларны күркәм кыяфәтле карчык сөйли. Ул карчыкның көйләп сөйләвен дә, шулай ук орчыгының жуылдавын да яхшы хәтерли малай.
– Нәрсәдән икән ул, ә? – дип кычкырып әйтеп куйды Коля, үзе дә сизмәстән.
– Нигә йокламыйсың? – дип пышылдаганны ишетеп, Коля сискәнеп китте.
Әмма шулчак ул күрше кроватьта яткан Мишаның терсәкләренә калкуын күреп алды.
– Үзебезнең Нижнийны хәтерләп ятам әле, – диде Коля әкрен тавыш белән һәм ишек ягына куркып карап куйды. – Сөйлимме, тыңлыйсыңмы?
– Сөйлә! – диде Миша, пышылдап кына.
Ул кроватеннан сикереп төште, одеялын күпертеп куйды. Башыннан ябынып йоклаган икән дип уйларга мөмкин иде.
– Күрдеңме? – диде ул һәм, көлеп җибәрмәс өчен, авызын учы белән каплады. – Шар бәбәк керсә, мине йоклый дип уйлар.
Миша күз ачып йомганчы дусты янына килеп ятты.
– Җелегемә үтте салкын. Икәү булгач җылынабыз инде хәзер. Сөйлә, әйдә. Пышылдап кына сөйлә тик.
Бераз вакыт Коля, фикерен җыеп, дәшми ятты. Аннан теге карчык төсле көйләп сөйли башлады:
– Почайна инеше башланган төштә чиксез зур бер таш ята, ди. Ул ташны анда кем китереп куйганын берәү дә белми, ди. Ташка язган борынгы сүзләр дә шомарып беткән. Ә шулай да риваяте онытылмаган, телдән-телгә йөри, ди. Әнә шул серле таш һәммә кешенең котын алып тора.
– Нигә котлары алына соң ул таштан? – дип сорап куйды Миша, түземсезлек күрсәтеп.