Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Амиров Мирсаяф Масаллимович 12 стр.


– Монда Агыйдел дип белдеңмени, ахмак, балык тотып утырырга! – дип куйды.

Шуннан соң аңа «балыкчы» кушаматы тагылды. Бу кушаматка ул бик каты гарьләнә, колакларына кадәр кызара, чигә тамырлары бүртеп чыга торган иде. Шуңа күрә дә без үзебез дә ул кушаматны бик каты ачуланышкан чакларда гына исенә төшерә идек.

Октябрь революциясе булып, илебездә совет власте урнашканның соңында да укып йөрдек без аның белән. Монда да ул үзенең аңсызлыгы белән аерыла иде. Бер сыйныфта ике ел утырып, өченче елда да күчә алмагач, ул мәктәпне бөтенләй ташлады, ә мин, үзебезнең авыл мәктәбен тәмам итеп, Базарлы мәктәбендә укуымны дәвам иттергәннән соң, шәһәргә киттем.

Пуләннең бүгенге көндә комсомол булуы, җитмәсә, ячейка бюросының члены булуы миңа гаҗәп тоелды. Чөнки, бердән, аның һаман да элекке кебек үк туң булуы, икенчедән, әтисенең, бай булмаса да, бик суфи кеше булуы минем өчен сер түгел иде. Ничек итеп бу кеше комсомол булган да ничек итеп бюро члены дәрәҗәсенә ирешкән? Кемгә кирәк булган аны сайлау?

Таяныч итеп алырлык яңа кешенең булмавы аркасында, бюро утырышы безгә бернинди дә нәтиҗә бирмәде, Зоя, ячейка эшеннән хисап бирәм дип, шул ук Низамыйларда өстәл янында әйтелгән сүзләрне кабатлап чыкты. Без, ячейканың эше бернигә яраксыз икәнлеген күрсәтеп, бюроны яңадан сайлау мәсьәләсен куярга кирәк, дидек. Тиз арада гомуми җыелыш җыярга кирәклекне әйттек. Безнең бу киңәшебез Низамыйга корт чаккан кебек тәэсир итте. Йөзенә үтә җитди чырай чыгарып аягүрә басты ул, иңбашларын күтәреп, ияген алга таба сузды, җимерелгән кашлар астыннан усал итеп карый торган яшькелт-соры күзләрен бер миңа, бер Гаязга төбәп сөйли башлады:

– Сез, господалар, авылда эшләүнең аерым шартлары барлыгын исәпкә алып бетермисез. Сез үзегезне шәһәрдә дип хыялланасыз. Юк, безнең авыл белән шәһәр арасында йөз чакрымнан артык аерма бар. Шәһәр хәзер ял итә. Анда комсомолецларның да, коммунистларның да бер тиенлек эшләре юк. Ә менә монда, авылда, тормыш бүтәнрәк. Хәзерге вакытта крестьян бер караңгыдан икенче караңгыга тикле тир түгеп эшли. Потому что эшләргә тиеш ул. Эшләсә генә икмәк үсә. Икмәк бит ул, шәһәр кешеләре уйлаганча, пешкән килеш агач башында үсеп утырмый. Моны, Ильяс, хет син белергә тиеш. Гаязны әйтмим, аны гафу итәргә була, шәһәр малае ул…

– Дальше, – дип куйды Гаяз һәм, сакалы бар кеше төсле, ияген сыпырып алды.

– Дальше шул, – дип дәвам итте Низамый, – без хәзер крестьянны баетырга тырышабыз. Имәли кебек галахлардан Совет хөкүмәтенә йон да юк, сөт тә юк. Совет хөкүмәтенә бай крестьян кирәк. Ә аны баету өчен эш вакытында җыелышлар җыеп, үгет-нәсыйхәт белән сыйлау кирәкми. Әнә кырда эшләсен ул. Ә безнең комсомолецлар – крестьяннар. Аларны җыелышка җыеп, җитмәсә, бюрога сайлап куйсаң ни була? Бу бер аның хуҗалыгына гына зарар итү түгел бит, бөтен Совет хөкүмәтенә зарар китерү дигән сүз. – Низамый кинәт кенә Пуләнгә борылды: – Шулаймы, Пулән? Әйт, син бит эш кешесе, безгә синең сүзең закон.

Пулән, авызыннан бер сүз дә чыгармыйча гына, ризалык галәмәте күрсәтеп, башын иеп куйды. «Менә кемгә кирәк булган икән аны сайлау», – дип уйлап алдым мин.

– Да, – диде Низамый, тагын да күтәренкерәк тавыш белән сүзен дәвам иттерде: – Мәсьәлә менә шулай тора. Хикмәт бездә түгел, хикмәт крестьянда. Рабочийны ач калдырасың килмәсә, иптәш Гаяз, бу вакытта килеп, җыелышлар җыеп йөрмә син монда, крестьянга эшләргә ирек бир. Имәлиләрдән мәгънә чыкмас! Вәт, сәясәт менә шулай була. Әгәр дә шәһәрдә укып аңламаган булсагыз, менә монда – практикада аңларсыз сез аны. Вәт. Җәй үтеп, кыр-ындыр эшләре бетмичә торып, крестьянны эштән аеру кирәкми. Кыш көне менә культура эшләрен алып барырбыз. Анысын без үзебез дә төшенәбез сезнең хәтле генә…

Низамыйның бу кыю сүзләре тәэсирендә мин сискәнеп йокысыннан уянган кеше төсле булдым. Нинди фикер белән каршы чыгасымны үзем дә белмичә сикереп тордым:

– Дөрес түгел бу, комсомол сүзләре түгел бу! Хата бу!..

– Туктагыз, сезгә сүз бирелмәгән, – диде Низамый эре генә һәм сүзен дәвам иттерде: – Сез Имәлигә таянмакчы буласыз. Кем соң ул Имәли? Совет хөкүмәте аңа җир бирде – сөрмәде. Совет аңа орлык биреп карады – чәчмәде, ашады. Советка ни файда мондый кешедән?..

Мин тагы тыныч кына утырып кала алмадым:

– Дөрес түгел бу! – дип кычкырдым. – Безнең политика түгел бу!

Низамый, зәһәр елмаеп, миңа карады.

– Ә дөресе ничек соң?

– Миңа сүз бирегез, – диде Гаяз. Ул акрын гына аягүрә басты, чиктән тыш тыныч, салкын канлы кыяфәт белән Низамыйның күзләренә туры карап җавап бирде: – Синеке дөрес, – диде. – Әйе, синең үзең өчен – синеке дөрес.

– Ә сезнеңчә ничек дөрес?.. – дип ашыктырды аны Низамый.

– Безнеңчә ничек дөрес булуы да сиңа сер түгел. Әйе, без Имәли кебекләргә таянабыз. Җире була торып, орлыгы була торып чәчә алмый калуын да беләбез. Ләкин без сине үзебезнең дөреслеккә ышандырырга тырышуны үзебезгә бурыч итеп тә куя алмыйбыз. Авылга карата партия тоткан юл турында дискуссия ачарга да җыенмыйбыз. Ә партиянең тоткан юлы нинди? Без аны гомуми җыелышта сөйләрбез. Ә гомуми җыелыш җыелырга тиеш. Безнең киңәш кенә җитмәсә, волком килеп җыяр.

XV

Без кайтырга чыкканда, тәмам караңгы төшеп җиткән, урамда хәрәкәт туктаган иде инде.

Шактый вакыт сүзсез барганнан соң, Гаяз:

– Бик яхшы булды әле бу, – дип куйды.

– Нәрсәсе яхшы булсын, нинди нәтиҗәгә килә алдык соң?

– Низамый бүген безгә тешен күрсәтеп яхшы итте. Әйе, менә бүген күрсәтеп яхшы итте, югыйсә ул аны барыбер күрсәтергә тиеш иде. Төшенәсеңме син, ул тешләрнең безне бик каты тешләү ихтималы бар иде бит. Әле дә ул ихтимал беткәне юк югын. Ләкин без хәзер ул тешләрнең көчен беләбез инде…

– Әйе-әйе, – дип кушылып киттем мин. – Алдан белеп торгач, аннан саклану юлын табу да җиңел.

– Саклану юлын гына түгел, ул тешләрне сындыру юлын да табарга кирәк, – дип өстәде Гаяз.

Без тагын беразга тын калдык. Ул тынлыкны Гаяз бозды:

– Ни әйтсәң дә, бүгенге утырышта җиңүчеләр без булып чыктык, – дип куйды ул.

Аның мондый нәтиҗәгә килүе миңа иртәрәк төсле тоелды.

– Көрәш башланды гына әле, дус, – дидем мин, – нәтиҗә чыгарырга ашыгырга ярамый.

– Анысы шулай, – диде Гаяз, – анысында сүз дә юк, шулай да көрәшнең башлану кадәресе үзе генә дә бүгенге көндә безнең өчен җиңеш.

Яңадан урнашкан тынлыкны бу юлы мин боздым:

– Беләсеңме, Гаяз, Низамыйның сүзләре дә бөтенләй игътибарсыз калдырырлык түгел бит. Андый фикерләре белән ул күп кенә крестьяннарны шиккә төшерүе мөмкин.

– Бөтен бәла дә шунда шул, – диде Гаяз, ашыга-ашыга үз фикерен сөйли башлады: – Низамый фикерләренең нигезе бик тирәнгә барып тоташа. Чорт белсен, әллә кайларга барып тоташа аның нигезе. Безгә аның сәяси тамырларын табарга кирәк. Менә шул турыда уйлап килә идем әле. Гомуми җыелыш җыйганчыга хәтле, һичшиксез, тагын бер кат Аязгуловка барып кайтырга кирәк. Бу мәсьәләдә коры тойгы белән эш итү генә җитми.

Мин «безнең җыелышка Аязгулов үзе дә килсә, яхшы булыр иде» дияргә теләп авызымны ачкан идем, көтелмәгәндә яныбызга килеп чыккан Имәли бүлдерде. Белмим, ул безне артыбыздан тыңлап килгәнме, әллә каршыбыздан килеп чыкканмы – ни булса да, безгә аның шакылдавыгы ишетелмәгән иде.

Исәнлек-саулык та сорашып тормастан, тын урамны яңгыратып кычкырып җибәрде ул:

– Команда көтәм, егетләр.

Без сискәнеп киттек. Мин, әйтергә теләгән фикеремне онытып, авызымны ачкан килеш аптырап калдым. Имәлинең нинди команда турында сөйләве миңа тиз генә аңлашылып та җитмәгән иде, Гаязның шаян үткенлеге мәсьәләгә тиз ачыклык кертте:

– Смирно! – дип кырт кисте ул.

Имәли аягын шапылдатып басып катып калды:

– Есть, смирно!

– Ун көн срок эчендә укырга-язарга өйрән!

Мин көлеп җибәрдем.

Имәли, урыныннан кузгалып, кулын селкеп куйды:

– Шаяртма син мине, энем. Команда бир син миңа. Разведкага җибәр син Имәлине. Аракы эчә-эчә совет сүгеп утыручы кулакларны тотып алып килергә куш син аңа. Халык җилкәсен кимереп симереп ятучы кооператив күселәренең бугазыннан алырга команда бир.

Гаяз тагын кырт кисте:

– Смирно!

Имәлинең аягы яңадан шапылдады.

– Безнең сугыш мылтыксыз сугыш булыр дип әйттекме без?

– Әйттегез.

– Алай булса, менә шул: без сиңа ун көн срок эчендә укырга-язарга өйрәнергә кушабыз.

– Кемнән өйрәним?

– Әнә Күчәрбайдан өйрән.

Имәли тагын кулын селтәп, «шаяртма» ди башлаган иде, Гаязның «смирно!» командасы яңадан яңгырады:

– Команданы тикшермиләр, үтиләр.

– Туктале, – диде Имәли, гаҗәпләнгән тавыш белән. – Әллә чынлап та шаярмый сөйләшүеңме бу?.. Ничек тикшермисең ди, Күчәрбай үзе миннән дә надан бит, ул мине ничек өйрәтсен?

– Күчәрбай да укый-яза белмиме? – диде Гаяз, белмәгән булып.

– Дөм сукыр.

– Алай булса, сиңа тагын бер команда: унбиш көн срок эчендә Күчәрбайны да укырга-язарга өйрәт.

Имәли үзенә үзе «вольно!» командасы бирде һәм, кесәсеннән тәмәке чыгарып, төрә-төрә сөйләнә башлады:

– Мин сезне, акыллы гына сүзләр сөйләшеп килгәч, аеклар дип торам тагын, ләгыйньнәр, тартасызмы?

Ниһаять, Гаяз да көлде. Җыйнаулашып Имәлинең махоркасын төрә башладык (дөрес, тәмәкене Гаяз да, мин дә чынлап тартмый идек, тарту дигәнебез төтен чыгару гына иде. Атналар буе тәмәке затын авызга алмый йөрү дә берни түгел иде безнең өчен. Шулай да, үзебезгә калса, олырак, җитдирәк кеше булып күренәсебез килгәндерме, тартырга тәкъдим итүче булганда, кире какмый идек).

– Ә бит, Имәли абзый, – диде Гаяз, – төптән уйлаганда, без наданлыкны бетерү турында шаярып сөйләшмибез.

– Бер дә чынлап әйткән сүзгә охшамый бит бу, Гаяз туган. Ничек итеп мин, үзем сукыр килеш, Күчәрбайны өйрәтим?

– Хикмәт анда түгел, хикмәт ул эшкә күңел бирүдә. Ә сез күңел бирмәгәнсез. Чакырган чакта да ликбезга бармагансыз.

– Низамыйлар мөгаллимәсеннән укып йөрисем килми, егетләр, теләсәгез ни әйтегез.

– Анысы барыбер. Безнең Кызыл Армия командирлары әнә, кирәк булгач, сугыш белеменә патша генералларыннан да өйрәнгәннәр.

– Сугыш белеме бит ул. Ә бу…

Без, аны әнә шул сүзеннән эләктереп алып, социалистик җәмгыять төзү турында бар белгәннәребезне аңлатырга тотындык. Совет власте чыгарган законнарны яхшы белү, аларны тормышка ашыруда актив катнашу кулакка каршы көрәштә иң зур корал икәнен әйттек без аңа. Моның өчен барыннан да элек укый-яза белү, культуралы кеше булу кирәклеген әйттек. Үзең бертөрле дә чара күрмичә, коры зарланып йөрүнең үзең өчен дә, совет власте өчен дә файдасы юклыгын әйттек.

– Ә кулак нәрсә ди синең турыда, Имәли абзый, беләсеңме? – диде Гаяз.

– Беләм.

– Совет аңа җир бирә – сөрми, диме? Орлык бирә – чәчми, ашап бетерә, диме? Шулаймы?

– Беләм. Хатын белән үзем җигелиммени сукага?..

Шулай итеп, сүз уңае тагын үзеннән-үзе артель мәсьәләсенә килеп терәлде. Һәм Имәли безнең күз алдында ук икенче кешегә әверелгәндәй булды. Бәлки, бу аның икенче кешегә әверелүе булмагандыр, бәлки, үзен һаман хаксыз җәберләнүчегә санап, үпкәләп, ачуланып, нигә икәнен үзе дә аңламыйча, ярсып йөргән кешенең нормаль хәлгә кайтуы булгандыр. Һәрхәлдә, ул моңарчы без белгән Имәли түгел иде инде. Җитдиләнде, сабырланды, хәрәкәтләре дә, теле дә шомара төшкән кебек булды.

– Була бу болай булса, – диде ул. – Барып чыга бу! Волком үзе дә булышам дигәч… Ә бездән эш калмас. Оешабыз. Укыргасын да өйрәнербез. Язаргасын да. Күчәрбай да өйрәнер, ник өйрәнмәсен, өйрәтербез…

Һәм ул, аякларын нык-нык басып, шакылдавыгын тирән ышаныч белән яңгыраган көйгә бәрә-бәрә, урам буенча китте. Без аның шакылдавыгы да үзе белән икәнлеген тик шул минутта гына сиздек.

XVI

Рамазан гаете якынлашу уңае белән зур кичә уздырырга әзерләндек без. Кайтуыбызга артык озак булмаса да, авылга тәмам ияләшеп җиткән идек инде.

Бу вакыт эчендә без ике тапкыр совхозга барып кайтырга да өлгергән идек. Андагы тәҗрибә кырларының уңышлары безгә крестьяннар белән әңгәмә алып барган вакытларда көчле мисал булып хезмәт иттеләр. Тик совхозның безнең авылдан ерактарак булуы тыгызрак багланыш тотарга уңайсызлады. Авылның үз халкын да күбрәк катнаштырып, совхозга экскурсия ясарга теләсәк тә, бу планыбыз тормышка аша алмады. Совхоз белән багланышның безнең өчен иң отышлы минуты алда иде әле. Аязгулов алар белән үзе дә сөйләшкән булып чыкты. Совхозның җитәкчеләре безгә трактор белән җир сөреп бирергә вәгъдә иттеләр: «Кайчан авылыгызда артель оешыр, кайчан артельнең үзенә билгеләнгән җирнең межалары ачык булыр, безгә әйтерсез. Шул вакытта безнең трактор сезгә ярдәмгә әзер булыр», – диделәр алар.

Без авылда алып барган бөтен эшебезне әнә шул ноктага илтеп җиткерү теләгеннән чыгып корып җибәрдек.

Беренче көннәрдә безнең өчен искиткеч булып күренгән Агыйдел буйлары, ямьле тугайлыклар, куе урманнар, карарга имәнеч ташлы таулар – һәммәсе дә табигыйләштеләр. Баштарак үзләренең төрле характерлары белән кызык булып тоелган кешеләр дә гади төс алдылар. Тешсез Ибрайның акыллы сүзләре, абзыйның тупас мужиклык кыланышлары кимегәндәй булды. Яшьләрдән танышларыбыз күбәйде. Беркемнең дә күзенә бәрелми йөргән комсомолецлар арасыннан менә дигән егетләр килеп чыкты. Без аларның үзләрен генә түгел, ата-аналарын да, хәтта сөйгән кызлары кем булуын да белеп бетердек. Кайсы урамда кемнәр торуы, безнең кыланышларга кемнәрнең ләгънәт төшереп, кемнәрнең рәхмәт яудыруы да безгә сер түгел иде инде. Күптән түгел авылда комсомол ячейкасының гомуми җыелышы да булып үтте. Волкомол секретаре гына түгел, Аязгулов үзе дә катнашкан бу җыелышта иске бюро туздырылып, яңа бюро һәм яңа секретарь сайланды. Без дә хәзер комсомол эшенә кунак булып кына түгел, волком тарафыннан ячейканың үзенә беркетелгән тулы хокуклы членнар булып катнаша башладык. Яшьләрнең бик күбесенең безгә мәхәббәт белән караулары, Ибрай, Имәли, Күчәрбай кебекләрнең активлашып китүләре һәм алар рәтенә кергән башка крестьяннарның да якты йөз күрсәтүләре безгә батырлык бирәләр. Шуларга таянып, без тирән ышаныч белән рәхәтләнеп эшлибез. Диннең зарарлары турында әңгәмәләр уздырабыз. Туры килгәндә, мулла белән дә бәхәскә килеп, картлар алдында үз сүзебезне өстен чыгарабыз. Өзлексез стена газетасы чыгарабыз. Анда мулла-мәзиннәрне, Таквә Сәхәүләрне, шулай ук кооператив тирәсендә сизелүче күселәрне ачы тәнкыйть итеп шигырьләр язабыз, сурәтләр төшерәбез. Крестьяннарның читән буйларында чүбек чәйнәп уздыра торган вакытларына да кысылабыз, ничек итеп күп уңыш алу, ничек итеп, нинди юллар белән яхшы тормышка чыгу хакында белгәннәребезне сөйлибез. Сөйләшүләр, язышулар белән генә калмыйбыз, абзыйлар белән бергәләп кырга да чыгабыз; чалгы тотып печән чабабыз, сәнәк тотып кибән куябыз… Әнә шулардан гыйбарәт иде безнең авылда эшләгән эш. Шулар нәтиҗәсендә безне бөтен авыл бик тиз белеп алды. Яшьләр, иртә таңнан торып эшкә китәселәрен дә онытып, төннәрен безнең тирәдә үткәрә торган булып киттеләр. Гадәттә, кичләрдә мәчет тәрәзәсе төбенә җыелышып, тәравих тыңларга яратучы хатын-кызлар да, сукыр суфиның, көчәнә-көчәнә, «Сөбхәнәдил мөлки вәл мәләкүүт…» дип ыңгырашуын ишетүгә караганда, безнең җырларны тыңлауны һәм безнең гармунга кушылып җырлауны артыграк саный торган булып әверелделәр.

Рамазан гаетенә карата әзерләнгән бүгенге кичәбез шушы бер-ике атна эчендә алып барган эшләребезгә йомгак ясау урынын тота иде. Кичәбез бөтен авылны шаулатырлык бер вакыйга булып чыкты.

Ул кичәгә без алдан ук әзерләндек. «Галиябану» га кат-кат репетицияләр ясап, рольләребезне күңелдән белү дәрәҗәсенә килеп җитә яздык. Исмәгыйль ролен яхшы башкаруы белән авыл каршында танылган Низамыйның спектакльгә катнашудан баш тартуы безне шатландырды гына (Низамый беренче бюро утырышыннан соң, бигрәк тә гомуми җыелыштан соң, икенче юл алды: безнең белән бөтенләй диярлек аралашмый башлады. Әледән-әле калага йөри торган булып китте. «Галиябану» ны куярга әзерләнүебез турында әйткәч, «Мин бушый алмыйм, эшлисе эшләр муеннан» дип кенә куйган иде). Аның урынына комсомолецларыбыз арасыннан менә дигән егетләр табылды. Спектакль әзерләнде.

Назад Дальше