Кыз риза булды. Тынычлап кына тәрәзә янындагы артсыз урындыкка барып утырды. Рахманов инде безнең сүзләрне баягыча тыныч тыңлап утырмый иде. Бездән азрак сөйләтергә тырышып булса кирәк, өзлексез рәвештә үзе сөйли башлады:
– Кайтыгыз да Низамыйлар белән бергәләп тыныч кына эшләгез, аларга сезнең кебек укыган кешеләр бик кирәк. Аларда стена газетасы чыга алмый, җәй көне спектакльләр куя алмыйлар. Менә ураза уңае белән дингә каршы кампанияне көчәйтергә кирәк.
– Шулай да без әйтергә тиешбез: Имәлиләр, Ибрайлар бездән конкрет ярдәм көтәләр. Әгәр дә без шул ук Низамыйлар белән моңа хәтле булып килгән хәлне дәвам иттерсәк, безгә бер тиенлек тә ышаныч булмаячак. Шуңа күрә дә безнең юл Низамыйлардан…
– Кирәкми, кирәкми, кулак-мазар дигән булып, тар- каулык кертергә һич ярамый. Әгәр дә Низамыйны ычкындырсак, ячейканың яртысы комсомолдан чыгып бетәр, белегез аны, соңыннан миңа үпкәләмәгез.
– Болай булса, – диде Гаяз, – Низамый белән генә түгел, безнең юллар сезнең белән дә аерылышыр, ахры…
Гаязның батырлыгы минем күңелемне күтәрде. Аның бу кыю фикерләрен тагын да ныграк ишеттерер өчен, мин дә кушылдым:
– Әйе, һичшиксез, эш шулайга кала.
Моңарчы тыныч кына утырган кыз да безгә катнашырга теләгәнлеген белдерде:
– Мин дә нәкъ шундый мәсьәләләр буенча килгән идем, бергә сөйләшик әле.
Безнең сүзләрдән аптырап калган Рахманов, ни әйтергә белмичә, бераз җавапсыз торды. Ул арада кыз үзенең кайдан һәм ни өчен килгәнлеген сөйләргә тотынды:
– Мин дә нәкъ шулай, авылга кайтканыма менә дүрт көн, нинди генә зарлар ишетмәдем, нинди генә теләкләр әйтмәделәр миңа ярлылар. Кулаклар баш булып алган. Авыл советы начар эшли. Комсомолецлар бөтенләй юк…
– Тукта әле, кем син, нигә килдең син? – диде Рахманов, кызны яңа күргән төсле текәлеп карап.
– Мин, – диде кыз, – Кинҗә авылыныкы. Фамилиям – Иделбаева. Авыл хуҗалыгы техникумында укыйм. Җәйге каникул вакытында авылыма кайттым. Кайтсам, менә шул: моннан дүрт ел элек тә кулаклар этлек эшләп ята иде, хәзер дә шулай ук. Ярлыларны җәберлиләр. Хатын-кызга көн юк, комсомол бернәрсә дә эшләми монда.
– Сезнең юлыгыз да волкомол тоткан юл белән кушыла алмыймы?
– Әгәр дә сез, бу иптәшләр әйткәнчә, кулакларны күрмисез икән, әлбәттә, кушыла алмый.
Рахманов энәгә чәнчелгән төсле сикереп торды. Бар көченә кизәнеп өстәлгә сукты. Коңгырт-сары чәчләре үрә тордылар, күзләре очкынланды, – аның кыяфәте киноларда күренә торган усал типларны уйнаучы артистларны хәтерләтә иде.
– Җитәрегез, шайтан алгыры! – дип кычкырып җибәрде ул. Моңа кадәр калын һәм басынкы булып ишетелгән тавышы нечкәрде, ачыланды. – Сез монда эшне бутарга кайткансыз! Юк, волостной комитет комсомола юл куймас! Билетларыгызны алып калып, уку йортларыгызга язып җибәрербез…
– Бездә сездән алган билетлар юк, һәм без аны сезгә бирергә дә уйламыйбыз.
– Бездән алган билетларыгыз булмаса, безнең эшне бутамагыз. Сезнең ише сухой интеллигентлардан башка да ерып чыгарбыз… Утауга барырга кирәк сезгә, печән чабарга, урак урырга!..
Мин, бу урынсыз кызуның беребез өчен дә файдалы түгеллеген уйлап, Рахмановны тынычландырмакчы булдым:
– Иптәш Рахманов, туктагыз әле, нигә кызарга? Без бит талашыр өчен килмәдек. Сезне комсомолның җитәкчесе итеп танып, фикер алышырга, киңәшергә килдек. Безнең дә бит төп теләгебез комсомолның эшен алга җибәрү, сезгә ярдәм итү…
– Рәхмәт инде, мондый акыллы киңәшчеләрдән башка да үлмәгән идек әле, – диде Рахманов. Аның тавышы аз гына да йомшармады. Минем йомшак дәшүемне ишеткәч, ул тагын да ачырак тавыш белән кычкыра башлады: – Безнең сездән башка да бик шәп киңәшчеләребез бар, интеллигенциягә юл куймабыз безнең эшне бутарга. Довольно!..
Кычкырыш шактый зурга китмәкче иде, барыбыз өчен дә абзый булган яңа кеше кереп тынычландырды. Өстенә һәрвакыт кара материядән тегелгән толстовка киеп йөри торган бу такыр башлы кешенең партия комитеты секретаре Аязгулов икәнлеге миңа әүвәлдән үк билгеле иде. Моннан ике ел элек тә мин аны нәкъ шушы кыяфәтендә күргән идем: башы шундый ук бүген генә кырылган төсле такыр, бөртек-бөртек чал кергән җирән мыегы да бүгенге төсле борын астында гына калдырып алынган, шундый ук җирән сакалы да һаман ияк очына гына ябыштырылган сакал төсле асылынып тора иде; шул ук зур, тупас штиблетлары белән сак кына басып керде ул. Ут шикелле янып торган Рахманов аны күрү белән су сибелгән төсле кинәт сүрелде. Күкрәгенә төртеп аударылган кебек, урындыгына утырды. Бүлмәдә тирән тынлык урнашты. Аязгулов беребезгә дә аерым караш ташламыйча түргә узды, кулларын артка куеп, стенага сөялде.
– Дәвам итегез, нигә туктадыгыз? – диде ул.
Берәү дә эндәшмәде. Мин, аның белән исәнләшергә уйласам да, барыбер оныткандыр дип шикләнеп, урынымнан кузгалмадым.
– Йә, нәрсә бүлешә идегез?
– Артык әллә ни юк, – диде Рахманов, кечкенә гаебе ачылган кеше сыман көлемсерәп куйды.
– Азрак булды инде булуын, – диде Гаяз. – Тик, гафу итегез, мин сезне танымыйм әле.
– Зарар юк, зарар юк, минем алда сөйләшергә ярый, чит кеше түгел, – диде Аязгулов.
– Безнең волком партия секретаре Аязгулов агай була ул, – дип таныштырып куйды Рахманов. – Ә болар, – диде, безне Аязгуловка күрсәтте, – студентлар, ял итәргә безнең волостька кайтканнар.
– Бик яхшы булган, укыган кешеләрне бик яратабыз без, бик кирәк алар безгә; ә син, Рахманов, нигә куасың аларны?
– Бузатёрлар.
– Нәрсәдән риза түгелләр?
– Яңадан военный коммунизм тәртипләрен кайтарасылары килә. Авылда гражданнар сугышы ачмакчы булалар.
– Шулай укмыни?
– Бәлки, сезнеңчә, авылда сыйнфый көрәш булмаска тиештер? – диде Гаяз, шактый кычкырып. – Бәлки, кулаклар белән ярлылар, пар күгәрчен кебек гөрләшеп, үзара тату яши торганнардыр?
– Кычкырмыйча, кычкырмыйча, – диде Аязгулов. – Тынычрак. Җитди мәсьәлә турында тыныч сөйләшергә кирәк.
– Яхшы, – диде Гаяз, тәмам тынычланып. – Безнең бар теләгебез – авылны социалистик юлга бастыру эшендә партиягә ярдәм итү. Шуннан чыгып, менә күргәннәребез турында киңәшергә килдек…
Һәм Гаяз, бер дә иренмичә, әле генә Рахманов алдында әйткәннәребезне яңадан сөйләп бирде.
Ярлылар арасында авыл хуҗалыгы артеленә оешып эшләү теләге барлыгы һәм безнең шуларга ярдәм итәргә йөрүебез Аязгуловны аерата кызыксындырды.
– Әйбәт ният бу, – диде ул. – Хәтта бик әйбәт ният. Нигә син аларга ачуланасың, Рахманов?
Аның мондый карашы безне бөтенләй канатландырып җибәрде. Арада сүз тагын җанланып китте. Тик баягыча ук «ялкынлы» төс алмады. Аязгулов үзе бик сирәк сүз куша торган булып, күбрәк без сөйләшкәнне генә тыңлап торса да, аның безнең янда булуы барыбыз өчен да уртак тынычлык билгесе хезмәтен үти иде. Без комсомол эшендәге кимчелекләрне баягыга караганда да күбрәк күрсәтә башладык. Иделбаева да безгә кушылып китте.
Ул минутларда мин үземне үтә җылы, йөрәккә якын урталыкта хис иттем. Бердән, күптәннән күңелемне биләп килгән кызның безнең фикерләргә кушылып китүе; икенчедән, Гаязның – минем иң ышанычлы иптәшемнең янымда булуы; өченчедән, бу волостьның иң зур кешесе булган Аязгуловның бик нык игътибар белән тыңлап торуы һәм, дүртенчедән, Рахмановның башта бик әтәчләнеп тә, хәзер гаебен сизгән төсле юашланып калуы мине батырайттылар; мин үземдә бернәрсә каршында да чигенмәслек көч сизә идем. Мин генә түгел, Гаяз да, бөтен барлыгымны үзенә буйсындырган матур кыз да, һичшиксез, бу минутта үзләрен яхшы хис иткәннәрдер. Алар да минем кебек үк канатланып сөйлиләр, сүзләре шома булып, берсенә берсе җилемсез ялганып, Рахмановның исен китәрерлек акыллы булып чыга иде. Без өчәүләшеп волкомолны эшлексезлектә, халыкны культуралаштыру юлында җитәрлек көрәшмәүдә, кулак элементларына карата сизгерсезлектә гаепләдек. Рахманов эндәшмәгән саен, без рәхимсезрәк төс алдык: «йомшаклык», «обломовщина», «бюрократизм», «оппортунизм» кебек аталмалар берсе дә калмады. «Бөтендөнья революциясе турында лыгырдау җиңелрәк, әлбәттә» дигән сүзне дә әйттек. Тора-бара үз-үзебезгә дә хисап бирмәстән, авыл тормышында булган бөтен кимчелекләрне комсомол оешмасы өстенә аударырга тотындык. Безнең тәнкыйть астында биредәге комсомол оешмасы еллар буе берни дә эшләмәгән булып күренә башлады. Рахманов утырган җирендә кызарганнан-кызара барды. Бераздан инде ул, гаепле кешедән бигрәк, кызганыч кешегә охшый башлады. Ләкин без һаман да йомшармагач, «чәч үстереп йөрү генә комсомолецлыкны күрсәтеп бетми шул» дип, арттырып та җибәрә башлагач, Рахманов түзмәде, урыныннан сикереп торды. Баядан бирле кулында әйләндергәләп утырган кәгазь кисәген өстәл өстенә ыргытып бәрде. Ләкин җиңел кәгазь өстәл өстенә төшмәде, һавага бәрелеп кыеклады да, Рахмановтан аерыласы килмәгән төсле, яңадан аның итәгенә килеп ябышты. Ул үпкә катыш ачу белән Аязгуловның күзләренә карады.
– Тагын әйтәм, Аязгулов агай, укырга китәм мин. Берьеллык курс гыйлеме бетте. Менә бу егет моннан ике ел элек миңа караганда надан иде, мин аңа әллә ничаклы нәрсә өйрәттем. Ә хәзер ул мине өйрәтә, мине ниндидер обломщинада гаепли… Ә мин «обломщина» дигән сүзне аңламыйм. Ул аны укыган, ә минем аны укыганым юк…
(Аның соңгы сүзе йөрәгемне чеметеп алгандай булды. Чөнки минем үземнең дә «Обломов» ны укыганым юк, ул сүзне фәкать башкалардан ишетеп кенә куллана идем.)
Рахмановның бу көтелмәгән чыгышы барыбызны да сискәндереп җибәрде. Җинаять эшләп тотылган балалар төсле кызарышып, түбән карадык. Аязгулов, стенага сөялеп торган җиреннән җәһәт кенә кузгалып, бер-ике адым атлады һәм, кулы белән ишарәләп, Рахмановны туктатты.
– Җитте, егетләр, – диде ул. Җитди, әкрен тавыш белән сөйли башлады: – Сез монда, егетләр, Рахмановны тәнкыйтьлибез ди торгач, бөтен комсомол оешмасын берни эшләмәгән итеп күрсәтә башладыгыз. Анысы дөрес булмас. Ярый, менә сезне алыйк. – Ул Гаязга тукталды. – Хәер, сезнең кайдан икәнегезне белмим.
– Шәһәрдән ул, – дидем мин. – Завод егете.
– Әһә, завод егетеме? Сизелә. Ярый, сезгә кагылмыйк, – диде Аязгулов, Гаязны калдырып, миңа борылды һәм, гаҗәпкә каршы, турыдан-туры исемем белән дәште. – Ильяс энем, сиңа тукталыйк, – диде. – Ильясмы син? – диде һәм, минем җавап биргәнемне көтмичә, үз соравын үзе дөресләп дәвам итте: – Әйе, мин сине беләм. Моннан ике ел элек кенә борын астың кибеп җитмәгән малай идең син. Менә шушы бүлмәдә үк сиңа комсомол комитеты командировка язуы биреп, кантон мәгариф бүлегенә җибәрде. Күр сине хәзер, нинди куркыныч сүзләр сөйли белә торган комсомолец булгансың. Менә шушындый иттереп сине әзерләп чыгару, сине шушы дәрәҗәгә күтәрү үзе генә дә комсомол оешмасы ярдәмендә булмадымыни?..
Бу сүзләрен сөйләгәндә, Аязгулов һаман минем күзләремә карап торды. Рәхимсез рәвештә каты итеп миңа текәлгән ул соры күзләр карашы астында мин нишләргә белми утырдым. Мине тәмам селкенмәслек хәлгә китереп җиткергәч, ул җәһәт кенә итеп Иделбаевага борылды.
– Сине дә беләм мин, кызый, Артыкбикәме син? – диде ул.
Барыбыз да гаҗәпләнеп кызга таба борылдык. Кызның аптырашта калган кара күзләре, зур ачылып, Аязгуловка текәлгәннәр иде:
– Әйе, мин – Артыкбикә, – дип дөресләп куйды кыз.
– Беләм мин сине, моннан дүрт ел элек, кияү куеныннан качып, безгә килгән кыз бит син?..
Йөрәгем жу итеп китте, арка тамырларым буйлап салкын йөгерде, ялт итеп кызга таба борылганымны сизми дә калдым. Кыз озын керфекләрен түбән төшереп башын иде, кызарды һәм акрын гына тавыш белән Аязгуловны дөресләп куйды:
– Әйе, шулай иде…
Аязгулов аның шушындый чибәр, акыллы кыз булып җитешүендә төп ярдәмче комсомол булуын, шулай булганның соңында, бер Рахмановка карап кына бөтен комитетның эшен күрмәмешкә салыну, аны эшсезлектә гаепләү ярамаганлыгын исбат итеп, байтак сөйләде. Ләкин мин аның соңгы сүзләрен рәтләп тыңлый алмадым, йөрәгемне дә, уйларымны да Артыкбикә чолгап алды… Ул нинди Артыкбикә? Моннан дүрт ел элек… кияү куеныннан качып… Бу ни дигән сүз? Моннан дүрт ел элек? Кияү куеныннан качып килгән кыз….Ул аны үзе дөресли… «Әйе, шулай иде» ди. Шулай ук алданырга мөмкин микәнни? Мин бит аны… Юк! Юк!.. Бу мөмкин түгел…
Мин, бу адәм ышанмаслык сүзләрнең нигезен табарга тырышып, кызның йөзенә карыйм. Аның алсу-көрән йөзе шулкадәр саф, шулкадәр бөтен, аңа тыныч кан белән карап булмый. Зур булып ачылган чем-кара күзләр шулкадәр саф, шулкадәр керсез, шулкадәр гөнаһсыз карыйлар – аларны беркатлы сабыйлар күзеннән аерып алып булмый. Зәңгәрсу саф күз агы өстендәге чем-кара күз алмаларының җанлылыгына карап сокланып туярлык түгел. Аларны караган саен карыйсы, аларның йомшак көченә йотыласы, иркәләнәсе килә. Аның каралҗым-кызыл чия төсле сусыл иреннәре күңелне тагын ныграк тоткын итәләр. Аңа һаман, һаман күзне алмыйча карап торасы килә… Башкорт кызларының иң матурыдыр бу дип уйлыйм. Әйе. Ул – башкорт кызы. Борыны ук әйтеп тора – маңгай тигезлегеннән беленер-беленмәс кенә югарырак күтәрелгән кечкенә борын. Ләкин ничек соң ул шулкадәр килешле, шулкадәр ягымлы булып күренә? Яңак сөякләренең аз гына киңрәк булуы да аның сафлыгын, матурлыгын гына тулыландыралар… Әйе. Аның йөзендә күңелгә шик салырлык бер генә сызык та юк. Мин аңа караган саен ныграк соклана барам. Ә ул… Моннан дүрт ел элек… Юк, бу мөмкин түгел. Ләкин нигә соң ул үзе…
Мин аның йөзенең сафлыгына, яшьлегенә ышанмаган төсле, гәүдәсен – тән төзелешен карый башлыйм. Аның түгәрәкләнеп торган җыйнак иңбашлары тирән тормыш белән сулый. Чем-ак батист кофтасын калкытып, тере булып күренгән күкрәкләре сине өзлексез үзләренә тарталар. Гомумән, аның тән төзелешендә булган җыйнаклык, җанлылык, зифалык, иплелек сине тагын да ныграк тоткын итә. Ул – әле яңа гына өлгереп җиткән саф яшь кыз… Моннан дүрт ел элек ул әле бөтенләй сабый булгандыр. Ничек итеп шул кыз?.. Юк, бу мөмкин түгел. Аңа, бик күп булса, унсигез яшь булыр, әйе, бик күп булса, унсигез…
Шушы кичерешләр йогынтысы астында мин шактый озак вакыт онытылып тордым. Аязгуловның өзлексез сөйләве, Гаяз белән Рахмановның ара-тирә сорау биреп куюлары минем колагыма ишетелеп торсалар да, аңыма барып җитә алмадылар. Тик Артыкбикә хәрәкәткә килгәч кенә айныдым мин. Ул, кашларын җыерып, ачулы тавыш белән әйтеп куйды:
– Узына башлыйлар алар, – диде, – Совет илендә яшәгәннәрен оныталар.
Тик шунда гына минем игътибарым яңадан Аязгулов сүзләренә кайтты. Аязгулов һаман да баягыча тыныч, ләкин үзенең хаклы икәнлегенә ышанган кешегә хас ныклы тавыш белән сөйли иде.
– Узындырырга ярамый, – диде ул, Артыкбикәгә җавап биреп. – Тезгенне кулак кулына бирергә хакыбыз юк. Алай гына да түгел, без аны һаман ныграк чикләү политикасы алып барабыз. Ләкин кулакны сыйныф буларак бетерү авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә күчерү аша гына мөмкин. Ә авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә күчерү – таралган вак хуҗалыкларны берләштереп, алардан социалистик эре хуҗалыклар оештыру җиңел эш түгел. Ул – бөтен илнең экономикасына бәйләнгән мәсьәлә.
– Илнең экономикасы кайчан ул дәрәҗәгә күтәрелер икән соң?
– Аны көтеп торырга кирәк дигән сүз түгел. Бая әйткәнемчә, авылда бүгеннән үк үз хуҗалыкларын, үз җирләрен берләштереп, артель белән эшләргә теләүчеләр бар икән, бик яхшы. Без андыйларга ярдәм итәбез. Алай гына да түгел, шундый кешеләрне табарга тиешбез, юк икән – булдырырга. Чөнки бүгенге артельләр яки коммуналар – бөтен авыл хуҗалыгын социалистик нигезгә күчерүгә иң яхшы әзерлек алар, бу юлдагы иң ышанычлы адымнар. Берләшкән хуҗалыкның әһәмияте ул хуҗалыкка кергән крестьяннарга культуралы, бай тормышка чыгарга мөмкинлек бирүендә генә түгел, аның әһәмияте – алда торган зур эшкә тәҗрибә дә булуында, башкаларга үрнәк тә булуында… Йә, аңлашылды бугай инде, күп кабатладым. Әйе, партия тоткан юл менә шундый. Партиягә чын булышлык күрсәтәсегез килсә, аны сезгә яхшы белергә кирәк. Аңларга кирәк аны…
Аязгуловның бу сүзләре, бик кыйммәтле булсалар да, минем өчен артык гомумиләштерелгән фикерләр булып яңгырадылар. «Конкретрак итеп әйтергә мөмкин түгелме?» дип сорау бирәсем килде минем. «Әйтик, безнең авылда артель оештыру өчен башлап кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?» дип сорыйсым килде. Ләкин сорый алмадым. Бәлки, ул бу турыда әйткәндер, минем бөтен игътибарымны матур кызга биреп, онытылып утырган чагым булгандыр да ишетми калганмындыр.
Шулай булып чыкты да.
Әңгәмә шунда бетеп, иптәшләр саубуллаша башладылар. Барының да йөзе тыныч, күңелләре шат иде. Гаяз белән Рахманов якын иптәшләрчә кул кысыштылар. Мин дә саубуллаштым. Күрешкән вакытта Аязгулов тагын да минем күзләремә карады.