Сагит Рамиев
Шигырьләр / Стихи
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Гыйльманов Г. Х., төзү, 2021
Сәгыйть Рәмиев
(1880–1926)
Сәгыйть Рәмиев – XX йөз башында, бигрәк тә 1905 елгы революция чорында, әдәбият мәйданына чыгып, катлаулы һәм үзенчәлекле иҗат юлы узган, демократик татар әдәбияты һәм мәдәнияте үсешенә әһәмиятле өлеш керткән шагыйрь. Бу дәвердә татар халкы тормышында барган тирән тарихи үзгәрешләр, иҗтимагый тетрәүләр әдәбиятка, реализм үсеше белән бергә, романтизмны да алып килде. Татар әдәбиятында бөтен бер юнәлеш булып үсеп киткән романтизм аеруча С. Рәмиев иҗатында калку гәүдәләнде.
Шагыйрь иҗаты татар иҗтимагый җирлегендә шытып, тамырлары белән борынгы Көнчыгыш һәм рус-европа романтизмына да тоташкан хәлдә, Россиядә уйнаган җил-давылларда, халкыбызның «таң вакыты» нда шаулап күтәрелде. С. Рәмиев әдәбиятка гаделсез дөньяның «күкләрен ватарга» ашкынган, азатлык, гүзәллек идеалына омтылган романтик герой образын алып килде. Аның кайнар лиризм белән сугарылган шигырьләре татар поэзиясен дидактизмнан, үгет-нәсыйхәтчелектән арындыруга зур өлеш керттеләр. Шул ук вакытта Рәмиев, татар шигырь төзелешендәге яңа мөмкинлекләрне ачып, традицион көйле шигырьдән интонацион шигырьне, сөйләү шигырен үстереп чыгарды. Әдипнең пьесалары, повесть һәм хикәяләре дә татар драматургиясе һәм прозасы хәзинәләренә билгеле бер өлеш булып керде.
Шагыйрь рус һәм дөнья әдәбияты классиклары әсәрләрен тәрҗемә итүгә дә күп хезмәт куйды. Аның зур осталык белән эшләнгән, үз иҗатының органик өлешен тәшкил иткән тәрҗемәләре татар әдәбиятын яңа идея-тематик казанышлар белән баетуда зур роль уйнадылар.
С. Рәмиев шулай ук публицистика, әдәби тәнкыйть, музыка һәм театр сәнгате, шигырь төзелеше һәм тәрҗемә теориясе, тел белеме һ. б. өлкәләргә күп игътибар биргән, культура һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан язучы иде.
Шәйхи Садретдинов1905–1907
Уку
Сөекле сеңелләрем Гафифә илә Вәсимәгә
Ярлылык
Татар шәкертләренә
Хәзрәтләр эше
Муллаларга
Таң ата, эшлик туганнар!
Максим Горькийның «На дне» сеннән
Матәм маршы
(Бәхилләшү)
Татарча Марсельеза
(Тәкрар.)(Тәкрар.)(Тәкрар.)(Тәкрар.)Кыю атлагыз, иптәшләр!
Хатыннар галәме
Театр
Казанда, Новый клуб залында, беренче мәртәбә башлап татар телендә театр уйнаган татар кызлары һәм татар егетләре хөрмәтенә.
Таң вакыты
(Мөсәҗҗәгъ[21]
нәсер)
«Мин»
(Мәнзум[24]
нәсер)
«Син»
«Ул»
Җәмилә
Сызла, күңлем
1908–1910
Алданган
«Кайвакытта уйлыймын мин…»
«Мин үләм»
«Кеше»
Минутлар
Авыл
Көлсеннәр!
Пигамбәр
Дөньяга
Алла
«Уен-көлке музее» ннан (1)
Җырлар
«Ары барма, кайт бире…»
«Уен-көлке музее» ннан (2)
Думада татар депутаты җырлый
«Зиләйлүк» көенә
Күрәм: гали…
Татук (Татьяна) җырлый
(«Кабакта мәхәббәт» дигән пьесамнан)
Зөбәйдә сүзләре
Маҗид сүзе
Минем төн
Примечания
1
Баг – гөлбакча.
2
Илла – тик, фәкать.
3
Мәлганәт – ләгънәтләнергә тиешле яман эшләр.
4
Гадаләт – гаделлек.
5
Шуйлә – шул рәвешле.
6
Сакалыңлә (илә) – сакалың белән.
7
Рәд – инкяр итү, кире кагу.
8
Тәкъсир – руханиларга олылап эндәшү сүзе.
9
Тәбәррек – хөрмәтле.
10
Казаханә – бәдрәф.
11
Шәриф – данлы, изге.
12
Тартышканда – көрәшкәндә.
13
Тәкрар – кабат, припев.
14
Чөн – өчен.
15
Гаҗиб – искиткеч, гаҗәеп.
16
Гыйбрәтләрне тәкрар итә – гыйбрәтле хәлләрне сурәтләп күрсәтә.
17
1
18
Тәгъзим итеп – олылап, хөрмәт итеп.
19
Тәгассыб – искелеккә ябышып яту.
20
Орден ифтихар – мактау ордены.
21
Мөсәҗҗәгъ – рифмалы, рифмалаштырылган.
22
Көнһенә – хакыйкатенә, асылына.
23
Габдулла – Алла колы.
24
Мәнзум – тезмә, тезмәле сөйләм.
25
Минемчөн – минем өчен.
26
Мәхлүкат – яратылган барлык җан ияләре.
27
Кувә – көч, куәт.
28
Фәхри – макталырга лаеклы.
29
Сахиранә – сихерле матурлык белән бизәлгән.
30
Зәррә – тузан бөртеге, атом.
31
Фахиранә – горур булып.
32
Шулайтеп – шулай итеп.
33
Шомайтеп – шома итеп.
34
Мөкатдәс – изге, бөек.
35
Әмин – имин, ышанычлы.
36
Җинан – җәннәтләр, җәннәт шикелле пакь урыннар мәгънәсендә.
37
Сәгыйд – бәхетле.
38
«Йолдыз» газетасының нашире һәм мөхәррире Һади Максуди (1868–1941).
39
Һади Максуди белән Шакирҗан Хәмиди хакында сүз бара. Собрание – Магометанское духовное собрание (Диния нәзарәте).
40
Мәнсаб – дәүләт хезмәте.
41
Мәләк – фәрештә.
42
Тәнәззел – түбәнчелек итү, баш ию.
43
Әхәд – бер (Алла).
44
Буй сону – буй бирү, буйсыну.
45
Ләшәй – берни дә түгел, чүп кенә.
46
Асмани аять катыйг – күк аятьләреннән дә кискен, каты.
47
Гарше көрси – дини миф буенча Алланың иң югарыда, тугызынчы кат күктә урнашкан тәхете.
48
Сәма – күк, күк йөзе.
49
Хәят – тормыш.