– Исән-аман гына кайттыңмы, углым?! – Ул, җир башына чыгып, үзеннән ике тапкыр диярлек калку Абдулласы белән күреште дә шундагы ялгыз туйра төбеннән тәпән тартып чыгарды, улына әйрән салып бирде. – Анаң да урманнан чыгар хәзер, аш салып җибәрер.
Абдулланың җәйге тәнәфесе шул көннән башланды да инде. Буразнага күңеле ятып бетмәсә дә, көч куеп эшли торган эшне сагынган иде егет. Кинәнеп пар ат белән җир сукаларга тотынды. Әмма икенче кат әйләнергә өлгермәде, бер кочак ботак-сатак күтәреп, урманнан анасы килеп чыкты. Ул имән ботакларын җир башындагы туйра янына ташлады да, бала итәкле күлмәгенең итәкләрен җыя төшеп, улы катына йөгерде.
– Улым, Апушым минем! – Ана үзе янында кечерәебрәк калган сыман тоелган Абдулланы кочып алды. – Җитте! Бүтән җибәрмим! Быел көздән дә калмый үләнерсең, улым, боерган булса.
– Өлгерер, өлгерер камыт кияргә, – дип куйды атасы кырыс кына.
Шуннан инде өенә кайтып тормады Абдулла, иртәдән кичкә кадәр җир сукалады, агач тешле тырма белән атасы сипкән орлыкларны күмдерде. Бабасы Мәзгытдин патшага хезмәт итеп алган җирләре шактый гына булса да, өчәүләп тотынгач, кыр эшләре әллә кая бармады тагын. Борайны, борчакны һәм солыны чәчеп бетергәч, авылга мунча керергә кайттылар. Тары белән карабодайны чәчәргә иртәрәк иде әле.
Мунчаны кайткан көнне үк ягып керделәр. Иртәгесен улының исән-имин кайтуы хөрмәтенә авылдашларын ашка җыярга булды Гали. Сабан өстенә дип симертелгән тәкә кояш чыкканчы ук чалынды, өйдә таң белән таба чыжлый башлады, тирә-якка май исе таралды.
Өйләдән соң кунаклар җыелды. Карышбашның барлык могтәбәр ирләре дә, мулласы белән мөәззине дә бар иде монда. Бәләкәй Галинең бу кадәр зурдан кубуы юкка түгел иде, әлбәттә. Авылның аксакалларына улының гыйлемлеген күрсәтеп, масаерга иде исәбе. Шуңа да токмачтан соң ук егетнең кулына Коръән китереп тоттырды.
Уку – иң яраткан һәм күнеккән гамәле Абдулланың. Кыстатып тормады, китапның урта бер җирен ачты да Мисыр мәкаме белән көйләп укырга кереште. Табындагылар шәкертнең ягымлы мәкаменә, гарәп сүзләрен җиренә җиткереп әйтүенә сокланып, гаҗәпсенеп утырдылар.
– Инде, углым, без наданнарга төркичәгә тәфсирләп тә бирсәң икән, – дип куйды Гали, сүрә укылып беткәч. Улының гыйлемлеген зурдан күрсәтәсе килә иде аның.
Һәм Абдулла атасының йөзен кызартмады, сүрәнең һәр сүзен дөрес тәфсирләп, табындагыларга аңлата башлады. Әмма тегеләре кинәт сәерсенеп калдылар – серле Коръән сүрәсенең бик тә гади сүзләрдән торуы шикләндергән иде аларны.
Шулчак моңа кадәр тын гына утырган Мостафа мулла телгә килде:
– Бакчы, кем мелла Абдулла, – дип башлады ул сүзен. – Бүген гает тә, җомга да түгел. Яңа туганга ат кушмыйбыз, мәет җирләмибез. Бәс шулай икән, Изге китап сүзләрен калдырып торыйк. Менә монысын укып бак, булмаса…
Абдуллага тире тышлы калын гына бер китап тоттырды мулла. Аның беренче битен ачуга ук, «Йосыф китабы» н танып алды шәкерт. «Монысы үзебезчә, төркичә», – дип куйды һәм көйли төшеп укып китте:
Токмачтан соң шулпалы ит килде, итне – бәлеш, бәлешне бал алыштырды. Әмма кунакларның табын яныннан кузгалыр исәпләре күренми иде. «Йосыф китабы» н күз бәйләнгәнче укыттылар алар Абдулладан.
Шул көннән соң инде авылда өр-яңа хәбәр таралды: «Бәләкәй Галинең Абдулласы бөтенләй галим булып кайткан икән». Монысына күңеле булды Галинең. Крәстиян эшенә күңел куймый, дип лыгырдаганчы, галим булган, дип сөйләсеннәр әйдә.
Ә көннәр үтә дә үтә. Инде тары белән карабодай да чәчелде, Галигә тиешле урман бүлемтеге киселеп, агачы-чыбыгы ындыр артына ташып куелды. Атасы печән өстенә дип чалгыларны чүки, тырмаларны көйли башлады. Абдулланың да язгы ярсулары басылып, йөрәге урынына утырды. Иминлектәге хезмәт җанны да дәвалый иде.
Шундый көннәрнең берендә Карышбашка яңа хәбәр килеп иреште. Теге чакны поход чыккан Кириллов, Уфадан ун чакрым китүгә, Чесновка елгасы буена тукталган булган икән. Вологда драгун полкының биш ротасы килеп җитүен көтәргә ният иткәннәр, ди. Шунда торганда, Кириллов янына ике кеше килеп, аңа татар-башкорт халаекларының теләген җиткергәннәр: «Генерал ниятеннән кайтсын, югыйсә каршылык күрсәтеләчәк», – дигәннәр. Кириллов тегеләрнең һәр икәвен кулга алдырган һәм җәзага тарттырган – берсе үлеп үк киткән. Ниткәндер кара татар-башкортларның таләбеннән ярсыган Кириллов Вологда драгун полкларын көтеп тормаска булган. Ул янындагы унбиш рота мүнтәзим чирү[4], өч йөз илле казах, алты йөз мишәр, шактый гына йомышлы татар һәм чукынган калмык яугирләре, шулай ук егерме өч бакыр тубы белән булачак Оренбургка поход чыккан. Ул кузгалып дүрт көн узганнан соң, Чесновка елгасына башында полковник Чириков торган Вологда полкы да килеп җиткән. Монда тугыз көн торгач, алар да Кириллов артыннан юлга чыгалар, һәм бер атна буе әйбәт кенә баралар болар. Уфадан йөз алтмыш чакрымдагы Мәләвез суы буена җиткәч, Вологда полкына Килмәк абыз җитәкчелегендәге өч мең болачы һөҗүм иткән һәм патша гаскәрләрен тәмам туздырып ташлаган.
Әмма дау аның белән генә басылмаган икән. Карышбашка аннан соң да килеп кенә торган хәбәрләр шул хакта сөйлиләр иде:
– Себер юлы болачылары Оренбургка бара торган мең олаудан торган абузны талаганнар!
– Патша ягындагыларның авылларын яндырганнар!
– Минзәләне камаганнар!
Аулак Карышбашка әледән-әле килеп ишетелгән әнә шундый сүзләр Абдулланы кабат уятып җибәргәндәй булды. Ул тагын да дәртләнеп яуга әзерләнә башлады. Әмма аның ни аты, ни коралы юк иде. Атасы белән киңәшү дә урынсыз. Бәләкәй Гали бер якка да кысылмау, бер көйгә генә тереклек итү ягында иде. Җитмәсә, атасы да, анасы да аңа чат ябышканнар – анда-монда җибәрү хакында ишетәселәре дә килми.
Абдулла «качып китәргә» дигән карарга килде. Атасы өйдә юк вакытны чамалап, келәттән кәкшәеп беткән җәя белән күгәргән сөңге, иске ияр алып чыкты, аларны тәртипкә китерде. Актарына торгач, Мәзгытдин бабасыннан калган көбә күлмәк табып алды. Ата-анасыннан яшереп кенә ризык әзерләде. Ут-үлән күтәрелеп, җәйге эшләр беразга тынып торган арада, атлар да көрәеп, матурланып киткәннәр иде. Туры алаша бигрәк тә чыдам, үзе күндәм, бер үк вакытта башкалардан рәнҗеттерә торганнардан түгел. Шунысын алып китәргә булды Абдулла.
Кичен ул атларын ындыр артыннан ерак булмаган түбәгә генә тышаулады, үзе исә бу төндә бөтенләй йокламады. Яктыра башлау белән, акрын гына торып, өйдән чыкты, яуда кирәк булачак коралларын һәм йөгәнен яшергән урыныннан алды да атлары янына йөгерде. Әйберләрен чирәмгә ташлады һәм туры алашаны тотарга китте. Анысы йөгәнгә башын үзе сузып тора иде. Алай да юлы уңмады Абдулланың. Атын җитәкләп, әйберләре янына килгәндә, анда атасы басып тора иде.
– Болай кая җыендың инде, Абдуллаҗан? – диде ул тыныч кына.
Инде яшереп торуда мәгънә юк иде, егет дөресен әйтеп бирде:
– Килмәк абыз катына, атай.
– Әй бала-бала! – Ата улын вәгазьләргә тотынды: – Безнең мишәрләрнең гел патша ягында гына алышуын беләсең бит. Инде яше олы дип мине тынычта калдырганнар икән, басылып кына яшәргә иде. Аннан килеп, кем җиңәсе дә билгесез бит әле.
– Шуңа Килмәк абыз катына барырга булдым да инде мин, атай. Барыбыз да шушылай гафил булып ятса, кем җиңәсе билгеле инде. Күтәрелгән-күтәрелгән, бөтен дүрт юл бердәм кузгалырга кирәк иде.
Улының нияте ныклыгын сизеп алган ата сәбәпләрнең саллырагын эзли башлады:
– Туктале, олан, кызма син, – дип үгетләвен белде Гали. – Сән безнең бердәнбер углыбыз. Япь-яшь башыңны харап итмә, атаң белән анаңны хәсрәткә салма. Аннан килеп, атсыз калдырасың ич син мине. – Аның тавышы калтырап китте, күзләренә яшь килде. – Игеннәр бик матур булып өлгереп килә. Сыңар ат белән нишләрбез без?!
– Соң, атай…
– Иртәсе-соңы юк, өйгә кайтыйк, балам!
Атасының соңгы сүзе керде Абдуллага. Ул йомшап төште, күндәм малай сыман югалып калды. Гали исә туры алашаны тышаулады, ат башыннан йөгәнен салдырды, иярне кулына алды да өенә таба атлады. Абдуллага аңа иярүдән башка чара калмады.
Күп тә үтми арыш урагына төштеләр. Абдулланың кайнар йөрәге тагын суынгандай булды, уйлары имин тормыш юлына кереп китте. Алай да ерак басуга ук килеп җиткән хәбәрләр аны әледән-әле алгысытып куя, ә вакыты-вакыты белән якты өметләрен томалый иде:
– Августның алтысында Кирилыф Ур тамагына барып җиткән.
– Унбишендә кальга суга башлаган.
– Утызында кальгага гаскәриләр кертелгән.
– Утыз берендә, Оренбург каласы нигезләнүен хәбәр итеп, чаң сугылган, чиркәүдә гыйбадәт кылынган, туплардан атылган!
Берсеннән-берсе шомлы хәбәрләр бу яклардагы татар-башкорт халаекларының җиңелүен, патша ягындагыларның өстен чыгуын сөйлиләр иде. Әмма тарлыкка, ким-хурлыкка каршы көрәш тукталмаган иде әле.
Тарих битләреннән. Уфадан биш йөз чакрымдагы Оренбург (хәзерге Орск) каласын нигезләгәч, юлда үпкәсенә салкын тидергән Кириллов Петербургка барырга ният итә. Ул Сакмарга кадәр бернинди маҗарасыз килеп җитә. Монда аның каршына тотылган болачыларны китерәләр. Баш күтәрүчеләргә каршы иң кырыс чаралар ягында булган Кириллов аларны шунда ук җәзалап үтертә һәм, берни булмагандай, юлын дәвам иттерә. Уфага җитәргә йөз утыз чакрымнар калгач, түрә солдатларына Килмәк абыз һәм Акай батыр җитәкчелегендәге восстаниечеләр һөҗүм итә. Кириллов болачыларны куып тарата һәм Нугай юлы авылларына берничә җәза отряды җибәрә. Шулай итеп, Кириллов аз гына өркү белән котылып кала.
Ә менә аның ярдәмчесе Тәфкилев исә чын-чынлап бәлагә төшә. Кириллов аны отряды белән, «ворлар» ны эзләп табу һәм тоту өчен, Себер юлына җибәргән була. Шулай ук, Урал аръягы авылларыннан азык-төлек җыеп, аларны Оренбургка озатырга тиеш була морза. Тәфкилев 20 сентябрьдә урыслар быел гына нигезләгән Җаекбаш кальгасына килеп җитә. Монда ике рота белән капитан Уваровны һәм поручик Ветошниковны калдыра да үзе арырак кузгала. Юлда бик кыен хәлгә тарый Тәфкилев. Каты салкыннар башлана, ә азык-төлек юк. Солдатлар өши, азык юклыктан, атлар бер-берсенең койрыкларын ашый. Ниһаять, мең бәла белән отряд Тегенский бистәсенә килеп егыла һәм, монда азык-төлек туплап, Оренбургка олаулар озата. Түрә үзе обоз кузгалып киткәнне дә көтми, Уфага кайтып китә.
Обоз исә беренчесе язмышына дучар була. Җаекбаш пристане янында Йосыф Арыков отряды алты йөз олауны камап ала һәм тар-мар итә.
Бу хәлгә ачуы чыккан Тәфкилев 1735 елның декабрендә зур гына җәза отряды белән Уфадан чыга һәм Бөре аша Әй буена юнәлә. Сөянтуз авылына җиткәч, ул болачыларның үзен Әй буе тарлавыгында көтеп торуларын белеп ала. Ниятләре ачылган восстаниечеләр авылга һөҗүм итәргә мәҗбүр булалар, ләкин җиңеләләр. Баш күтәрүчеләрне кире каккач, Тәфкилев Сөянтуз авылы халкыннан үч ала. Меңләп кешене – олысын вә кечесен юк итә, йөз дә биш кешене тотып ала, амбарга яптыра һәм, ут төртеп, аларны тереләй яндыра. Авылның үзеннән дә көл-күмер генә кала. Аннан ул Балыкчы волостена таба кузгала. Монда биш йөзләп авылны талый һәм яндыра, ике меңләп кешене кыйната, аларның хатыннарын һәм балаларын хәрби чиннарга бүләк итеп өләшә. Үзәк өзгеч «Тәфтиләү» җыры нәкъ шул көннәрдә туа да инде. Халык, полковник мундирындагы бу җәлладка әче нәфрәт һәм каргыш белдереп, аның исемен ләгънәт белән тамга- лый.
Тәфкилевнең кансызлыгы яңадан-яңа чыгышларга сәбәп була. Уфа янындагы Куб авылы восстание үзәгенә әверелә. Озакламый бола төньякка – Үса юлына да күчә, восстание провинциянең яртысын биләп ала – Биләр, Зәй, Иске Чишмә, Минзәлә янында авыллар яна, восстаниечеләр ике тапкыр Минзәлә кальгасына һөҗүм итәләр.
1736 ел башында Петербургка килеп җиткән Кириллов Казан һәм Нугай юлларында татар-башкортларның яңа көч белән көрәшкә кушылуларын, азык-төлек обозларын Оренбургка үткәрмәүләрен ишетә һәм патшабикәгә бу хакта үз фикерен әйтә. Аның тәкъдиме буенча, Румянцевка кичекмәстән Казаннан чыгарга, болачыларга һөҗүм итәргә кушыла. Румянцев Казандагы бөтен сословиедәге урыслардан һәм урыс булмаган халыклардан ополчение төзи һәм үз җитәкчелегендә аларны Уфага алып китә. Март урталарында ул, Себер һәм Уса юлларында берничә дистә авылны яндыруларына һәм ике меңнән артык кеше үтерүләренә карамастан, восстаниенең басылмавын хәбәр итә.
11 мартта Уфага кайтып төшкән Кириллов ныклап торып походка әзерләнә һәм 24 мартта восстаниенең үзәге булган Нугай юлына – Агыйдел, Өршәк, Күгеш һәм Тор елгалары буена чыгып китә. Монда ул һәр ике җенестән җиде йөздән артык кешене кырып сала, йөз илле сигезен вәхшиләрчә җәзалап үтерә, йөз алтмышын әсир итеп ала, туксан тугызын сөргенгә сөрә һәм сиксән биш кешене Уфа алпавытларына өләшә. Шулай ук ике йөзләп авылны яндыра, Уфа янындагы иң изге урынны – Газый мәчетен вәйран итә.
Әмма беренче походы вакытында ук салкын тиеп шешкән үпкәсе тынгы бирми Кирилловка. Май башында ул тәмам урынга егыла һәм шул хәлендә Уфага кайтып китә. Аны подполковник Аксаков, аннан Румянцев үзе алыштыра. Тагын меңләп кеше үтерелә, ике йөз авыл яндырыла. Акай Күчемов белән Солтанморат һәм тагын йөз егерме болачы кулга алынып, Минзәләгә озатыла. Бераздан Румянцев та Минзәләгә кайта һәм биш йөз восстаниечене җәзалап үтертә.
Румянцевның көче аз икәнен белеп алган Килмәк абыз 29 июньдә сигез меңле чирүе белән генералның Күгеш буендагы лагерена һөҗүм итә. Румянцевның йөз сиксән солдаты үтерелә, алтмышы яралана, болачылар исә ике йөз кешеләрен калдырып чигенәләр.
Шулай да Килмәк абыз көчен җуймый, халыкны тагын да ныграк күтәрә – Уралдан алып Казан өязенә кадәр җирләрне восстание ялкыны чорнап ала. Хөкүмәт өстәмә чаралар күрергә мәҗбүр була. Болачылар өстенә Идел калмыклары кузгала, Минихка бу төбәккә тагын ике драгун полкы җибәрергә әмер бирелә. Инде ике мең Җаек казахы да юлда. Алар килә-килешкә алты йөз кешене үтерәләр, өч йөзен әсир итәләр. Ык елгасына килеп җитүгә, ике йөз авылны яндыралар. Уфа провинциясе төрле яктан регуляр армия, казахлар һәм калмыклар белән уратып алына. Бөтен җирдә – үтереш-суеш, әсирләрнең колак-борыннарын кисү, бала-чагаларны һәм хатын-кызларны алпавытка өләшү.
Патша гаскәрләренең биниһая тырышлыгыннан соң, ниһаять, Килмәк абыз, Гомәр Туктаров, Сабан Безрукий, Йосып Арыковлар да кулга алыналар һәм Минзәләдә җәзалап үтереләләр. Ике елга сузылган шушы восстание вакытында Уфа провинциясендәге татар-башкорт авылларының алты йөз туксан алтысы яндырыла, уналты мең сигез йөз туксан өч кеше җәзага тартыла һәм үтерелә, тугыз мең бер йөз туксан дүрт хатын-кыз һәм бала-чага алпавытларга коллыкка таратыла, өч мең ике йөз утыз алты кеше каторгага озатыла, унсигез мең өч йөз илле тугыз баш терлек, тугыз мең сигез йөз егерме сигез сум акча штраф итеп алына.
Восстание вакытлыча бастырыла. 1736 елның октябрь аенда инде Оренбург линиясендә аралары утыз биш-алтмыш биш чакрым булган егерме бер кальга салына, төбәк тулысы белән уратып алына. Халык җилкәсенә тагын да зуррак авырлыклар салына, кешелексез күп указлар чыгарыла.
Восстание патша яклылар өчен дә эзсез генә калмый, әлбәттә. 1737 елның 14 апрелендә Самарада үпкә авыруыннан Кириллов үлеп китә һәм шунда күмелә.
Укуын дәвам итәргә дип кабат Тайсуганга килгән Абдулла әлеге хәлләрне бәйнә-бәйнә белми иде, билгеле. Алай да берсеннән-берсе шөкәтсез хәбәрләр Зәй буе әрәмәлегенә посып утырган тын авылга да килеп-килеп җитә һәм яшь егетнең ярсулы йөрәген телгәли иде. Ә беркөнне… Ә беркөнне бер аулак төбәккә халыкның йөрәгеннән тамган канга манчып чыгарылган җыр да килеп җитте һәм Абдулланың болай да җәрәхәтле бәгырен парә-парә телгәләде.