Фатих Хусни
Йөзек кашы / Перстень
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Хөсни Ф. Х., варислар, 2021
© Галиәхмәтова А. Р., төзү, 2021
* * *
Повестьлар
Йөзек кашы
Әгәр Диана безнең авылның тегермән буасына килеп су коенса, без аны да урлап киткән булыр идек.
Эпиграф урынына
Каберлек өстендә үсеп утырган карт агачларның ак бәскә күмелгән ботаклары, хәрби оркестрның каты яңгыравыннан куркынган төсле, кинәт калтыранып куйдылар, алардан кар тәлгәшләре коелды. Оркестр соңгы мәртәбә Шопенның матәм маршын уйнады, озата килүче кызылармеецлар авыр гына кузгалдылар, кайтып киттеләр, тын агачлар һәм салкын кыш кочагында тагын бер җылы кабер калды…
Кечкенә тактага:
«Бөек Ватан сугышы көннәрендә, фашист варварларына каршы батырларча сугышып берничә җәрәхәт алган, куркуны һәм хыянәтне белмәс тугры йөрәкле АЙДАР КОРБАНОВ күмелде монда.
ТЫНЫЧ ЙОКЛА, СОЛДАТ!» –дигән сүзләр язылган иде. Миңа кинәт әллә ничек бик моңсу булып китте. Чаңгыларымны бордым да, йомшак кар өстеннән әкрен генә шуып, каберлектән чыгып киттем. Ләкин ул яңа кабер янында ниндидер фаҗигале чынлык, сугыш чорының авыр һәм кырыс романтикасы калган төсле булды, кырлардан, тау араларыннан әйләнеп кайтышлый, әлеге билгесез каберне тагын сәламләп китәргә булдым.
Мин икенче кат әйләнеп килгәндә, ул кабер янында шинель кигән бер хатын, ак йөзле, әллә нинди яшерен моң белән тулган кара күзле ялгыз бер хатын басып тора иде. Формасына, знакларына карап, мин аның ул елларны Казанда ачылган күпсанлы хәрби госпитальләрнең берсендә эшләүче военврач икәнлеген белеп алдым, шуннан башкасы билгесез иде һәм шулай билгесез булганга күрә дә, ул миндә берьюлы берничә төрле кызыксыну уятты.
Мин аңа якынлаша төштем, ул баскан урыныннан аз гына да кузгалмыйча тора бирде, бары тик күзләре генә «Читтәнрәк узып китәргә булмадымы сезгә?» дигән төсле карадылар. Миндә, ниндидер җылы сүз табып, бу иптәшнең кайгысын уртаклашырга теләү хисе кузгалды. Озак уйлап тормастан:
– Менә бу солдатка хәзер берәү дә комачаулый алмый, – дидем, яңа кабергә ымлап.
Ханым аптырау катыш гаҗәпсенү белән миңа күтәрелеп карады һәм, минем фикерем белән килешкәнлеген сиздереп, ягымлы гына елмайды.
– Йә солдат, йә бала үлә, – дип, авыр гына әйтеп куйды ул, кабер ягына күз салып. Бу аның минем алда беренче сүзе иде, уйлары урыныннан купкан кеше икәнлеген белү өчен шушы берничә сүз дә бик җиткән иде. Үлемгә каршы кизәнү яңгырап калды аның бу сүзләрендә. Ак чырайлы ханымның үлемгә каршы кизәнүе ул инде кечкенә нәрсә түгел. Юкка гына кара күзле булып тумагандыр, ахры, ул.
Без шәһәргә бергә кайттык һәм, сөйләшә торгач, яхшы ук нык танышып та өлгердек. Аның күп заманнардан бирле тик үз күңелендә генә саклап йөртә торган мәхәббәт романтикасы бар икән, башта бик үк ышанып җитмичә, ничектер кыюсыз гына, соңга таба яхшы ук мавыгып китеп, ул миңа үзенең искиткеч кызыклы хатирәләреннән кайбер сәхифәләрне ачып ташлады.
– Әйе, ул да солдат иде һәм, миңа калса, начар солдат та булмаган. Язмыш шуклыгы дип әйтергәме, хәтта исемнәре дә туры килеп тора, ул да Айдар исемле иде, – диде ул, сөйләгәннәренә бер йомгак ясаган кебек итеп.
Һәм минем чын күңелдән кызыксынуымны аңлап, шуның янына тагын әдәбиятка азмы-күпме катнашым барлыгын да белгәч, ул миңа үзендә саклана торган бер дәфтәрне бирергә булды.
– Мәрхүм, үзе исән чакта, госпитальдә язып яткан. Шундый чуар йөрәкле бер кеше иде инде ул. Малай чагыннан ук шулай иде, еллар аны үзгәртә алмады. Истәлек булсын дип, соңыннан миңа бирделәр, ә мин ул дәфтәр белән нишли алам? Җан көеге генә ул, укыган саен йөрәкне генә телгәли. Ә сез – шуның өстендәге кешеләр, сезгә, бәлкем, эшкә ярап куяр.
Шулай да, миннән аерылып үз юлына киткән чакта, ул бернәрсәне кабат-кабат исемә төшерде:
– Ләкин укып чыккач, үземә кайтарып бирерсез… Ни дисәң дә, аныкы ул, минем балалык дусымныкы… белгән кешенеке.
* * *
Ханым сүзендә торды – тиздән ул мавыктыргыч дәфтәр минем кулыма керде. Мин ул дәфтәрне үзем укып чыгу белән генә, әлбәттә, канәгатьләнә алмадым, – бу тыйнаксызлыгым өчен мәрхүм мине гафу итәр дип уйлыйм. Ул дәфтәрдә, барыннан да элек, тынгысыз йөрәкле кешенең, үз акылы белән үз йөрәген бергә куша алмыйча, бары тик бунтарь йөрәге артыннан гына чабып йөргән һәм шуның аркасында үз гомерендә күп кенә аяусыз ялгышлыкларга, үкенечле югалтуларга дучар булган кешенең, минем һәм синең таныш түгел дусыбыз Айдарның кызыклы язмышы бар. Үрнәк булырлык язмышмы соң бу, диярләр миңа.
Алдан ук әйтәм, түгел. Киресенчә, аның күп кенә яклары минем үземә дә ошамый. Ләкин тормыш – шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый. Әйе, тормышта Айдарлар да бар. Үрнәкме алар, түгелме? Ләкин андыйлар бар һәм, димәк, тормышның бүтән яклары белән бергә аларның да җырга кереп калырга хаклары бар. Ә дөрес нәтиҗәне укучы үзе ясый алыр дип уйлыйм мин – авызына чәйнәп салганны көтеп утыра торган яшьтә түгел ул хәзер.
I
«…Безнең Янбулат авылында Айдарлар бер мин генә түгел. Мине Кәҗә Шаяхмәт Айдары дип йөртәләр иде. Ни өчен Кәҗә Шаяхмәт? Анысын менә хәзер белерсез. Берчакны шулай минем әти Теләче базарыннан безнең авылның Гыймай Сәләхиләренә утырып кайткан (безнең үзебезнең атыбыз юк иде шул). Барысы да исерек булганнар тегеләр. Теләче базарына бар да исереп тә кайтма, имеш. Сүз иярә сүз чыккан, бәхәс киткән. Дуамалрак кеше иде минем әти: «Их, ит ашыйсым килә, әгәр булса, бер кәҗә ашап бетерер идем», – дип әйтеп ташлаган. Авызы ипигә туймаган ярлы кешене котыртырга күп кирәкме соң! Тегеләр менә тотыналар кыздырырга: «Бетерәсеңме дә бетерәсеңме?» Әти: «Бетерәм булгач бетерәм». «Бетерсәң, сиңа бер кәҗә, бетермәсәң, син безгә бер кәҗә», – диләр тегеләр. Шалт та шолт. Кайталар да җиңел кулдан бисмиллаһи Аллаһе әкбәр… бер кәҗәне егалар да суялар. Башкасын белмим, әмма ләкин әйткән сүзеннән кайтмый торган иде минем әти. Бер кәҗә итен бер утыруда ашаган да бетергән шул. Әле җитмәсә, кичкырын кайдандыр алып, тагын бер стакан аракы төшергән дә, Сәләхиләргә барып: «Аның шулпасы да булырга тиеш, нигә шулпасын бирмисез», – дип ду кубарып йөргән.
Әнә шуннан бирле безне «кәҗәнекеләр», «кәҗә Шаяхмәтнекеләр» дип йөртәләр. Хәер, төкерергә. Авылда кушаматсыз кеше буламыни? Кәҗә Шаяхмәт малае гына булсам да, үскәнмен әле. Таякны ат итеп уйнауларны, мулла бакчасыннан алма чәлдерүләрне сөйләп тормыйм. Алма дигәннән, безнең Янбулат авылына берчакны шулай алма сатучы килде. Әллә шуннан башлап китәргәме? Әй, шуннан башлап китимче әле. Июль ахырлары микән, август башларымы, әйе, алма сатучы килде. Аты яхшы – тимгел-күк. Ялы – көлтә төсле, утырып кына тора. Шлеясе-йөгәне – барысы да тәңкәле. Арбасын карага буяган, тимерле арба. Ә арбада – зур-зур әрҗәләр, әрҗәләрдә – берсеннән-берсе эрерәк алмалар. Кып-кызыл. Ул исе, ул исе… бөтен авылга җәелде исе. Госман, безнең күрше малай, ис сизәргә дигәндә аннан да җәһәт кеше юк иде. Алма исе иң элек аның курнос борынына барып кергән, ул, читән өстенә басып, миңа кычкырды:
– Әй… Айдар, алма сатучы килгән. Әйдә, киттек!
Йөгердек без. Алма сатучы, атын җай гына атлатып, урам буенча бара да бара, үзе: «Алма сатам, ал-ма!» – дип кычкыра. Кешеләр күбрәк җыела төшкәч, атын туктатып, сату итә башлый. Ә безнең авыл кешеләре, дөресен әйтим, алманы элек-электән бик яраталар. Карты-карчыгы, баласы-чагасы, килене-кызы – барысы да йөгерә. Кайсының кулында ике-өч йомырка, кайсысы чиләк төбенә салып ясмык алып чыга, ә кайбер шуграк малайлар әбиләренең сәдакага дип адарынып куйган ике тиенлек, өч тиенлек бакырларын чәлдереп чабалар. Әбиләре артларыннан капка төбенә чыгып кычкырып кала: «Сәдакага дигәнем генә ие, кая алып олактың, муеның астыңа килгере!» Ә алма сатучы, мондый шау-шуларга бер дә исе китмичә, товарын мактап-мактап сата да сата. Үзе дә бик көяз кеше иде шул, каһәр. Каракүл бүрекне кыңгыр салган, өстендә трико кәзәки, кәзәки кесәсеннән сәгать чылбыры салынып тора, ә телгә дисәң, товарын мактарга дисәң, авызына шайтан төкергән инде. «Бу алманы сез моңа чаклы күрмәдегез, моннан соң күрәчәк түгелсез, алып калыгыз», – ди. Безнең авыл кешеләренә шул җитә кала, этешә-төртешә кабаланалар. Янәсе, миңа үлчә дә, миңа үлчә.
Без, малайлар, арба артыннан ияреп йөрибез. Алманың исен иснәгән өчен акча сорамыйлар, алманың үзен алырга акчабыз юк, арба артыннан да ияреп йөрмәгәч, безгә ни кала соң?
Атын күргәнмен, арбасын күргәнмен, алмасын күргәнмен, ә менә алма әрҗәләре арасында кысылып утырган кечкенә генә кызны, түгәрәк ак беләкле, кап-кара күзле, башына салам эшләпә кигән кызны моңа чаклы күрмичә торганмын. Алма сатучының үз кызыдыр инде ул, шөпшә төслерәк икән. Алай дисәң, шөпшәнең күзләре кара булмый бугай. Нинди була соң әле шөпшәнең күзләре? Аты әйбәт, арбасы әйбәт, алмасы әйбәт, ә кызы барыннан да әйбәтрәк. Шөпшә төсле дип юри генә әйттем мин, бөтенләй шөпшә төсле түгел.
Бүтәннәр алма карыйлар, мин кыз карыйм. Кыланчык нәрсә икән, эшләпәсенә ал лента бәйләгән булган. Безнең авылныкы булса, мин аның ул эшләпәсен чәнчә бармак белән эләктереп алыр идем дә өй түбәсенә атып бәрер идем. «Алып бир» дә «алып бир» дип, соңыннан минем тирәмдә тик бөтерелеп йөрсен. Безнең авылныкы түгел шул. Әллә, алма караган булып, якынрак килеп караргамы? Әтисе күрер каһәрнең. Алма чәлдерергә йөрисең, дип, борынга чиртер. Шулай да арбага якынрак елышам, арт карамага тотынам. Бушаган әрҗәләргә поса төшеп, кызга якыннанрак карап торам. Шактый ук озак карап торам, ә ул күрми дә күрми. Ә күрсен иде, каһәр. Бер дә булмаса, әтисе күрсен иде. Ә болай берсе дә күрми. Әллә арба тәгәрмәченә басып караргамы? Бастым. Кинәт үсеп киттем. Кызны хәзер колак йомшакларына чаклы күрә башладым. Әллә агач ботагында алма белән бергә үстеме икән ул? Битләре нәкъ алма төсле. Чәчен зәңгәр лента белән кушып үргән, маңгае ап-ак, күзләре түгелергә торган төсле. Ә үзе шул кечкенә генә куллары белән үлчәү тәлинкәсе тирәсендә маташкан була. Герләр алып сала, алма тутырыша, мине ичмасам бар дип тә белми. Ачуымны китерсә, чәч үргеченнән тартырмын әле. Уйлавым булды – тартуым булды. Карамас җиреннән карады кызың. Карады, аннары көлеп җибәрде. Тешләре уенчык төсле ап-ак. Алма ашап шулай агарып беткәндер инде ул, дим эчемнән генә. Ә үзем, күземне терәп, карап тик торам. Кыз үлчәү тәлинкәсе тирәсендә бераз маташты да тагын борылды, тагын миңа карады. Бу юлы инде мин аның бит очындагы кечкенә миңенә чаклы күреп калдым. Әйбәт кыз, әйбәт. Безнең авылныкы булса, мин аның хәйләсен табар идем, колак йомшагыннан гына тешләп алыр идем, безнең авылныкы түгел шул.
Дөресен генә әйткәндә, әллә ни эшләдем мин. Алманың исен сизми башладым, үземнең Кәҗә Шаяхмәт малае гына икәнлегемне оныттым, ә Госманнар әнә һаман шул тирәдә чуалалар. Берсе, берәүгә дә сиздермичә, эләктерде дә бугай, ахры. Алма сатучы килер дә китәр, иптәш малайлардан аерылырга ярамый. Ачык авыз, дип, соңыннан үртәп йөдәтүләре бар үземне.
Мин арбадан бер читкә китәм, берсенә дә карамаган бер төс белән басып торам. Кыз күтәрелә дә карый, тешләрен күрсәтә. Үзем дә сизми калганмын, минем дә тешләр күренеп киткән тегеңә, шуның артыннан озак та тормады, ул кыз бик зур, бик матур бер алманы сайлап алып, әтисе күрмәгәндә генә, миңа атып бәрде.
Мин инде бик әйбәтләп кенә тотып алдым. Аннары нәрсә булган – берсен дә белмим. Ни өчен дисәң, кинәт башым әйләнеп китте минем, өйгә йөгердем. Малайларның әйтүенә караганда, аннары ул алма сатучы, атын җай гына атлатып, безнең авылдан чыгып киткән. Кая киткән? Берәү дә белми. Авылдан чыккан чакта, аның кызы бушаган әрҗәләр өстенә утырып, арбадагы бөтен әйберләрдән, әтисенең үзеннән дә, атның дугасыннан да биегрәк булып, озакка, бик озакка чаклы күренеп барган. Аның зәңгәр ленталары белән җил уйнаган, ә ул үзе басу капкасын чыкканнан соң да каерылып-каерылып безнең авыл ягына таба карап барган.
Ә Госман, курнос борын, мине мыскыл итмәкче була. «Алма сатучының кызы алманы сиңа дип атмады, үлчәү тәлинкәсенә салам дигәндә, кулыннан ялгыш төшеп китте», – ди. Юри әйтә ул. Ялгыш кына төшеп киткәч, нигә соң ул минем кулга килеп эләккән, нигә Госман кулына эләкмәгән?
Дусын дус та син, Госман, шулай да әллә нәрсә генә бар синдә. Нигә инде кешене алай үртәргә? Бүген алма сатучы узган, иртәгә кыяр сатучы узар. Безнең Янбулат урамы киң ич ул. Шулай да, күп бәхәсләшеп тормыйча, әйдә, су кереп кайтыйк әле. Әллә нәрсә, бик эсселәп торам мин бүген.
Күз ачып йомганчы без, Госман белән икәү, тегермән буасына су керергә йөгерәбез. Ә теге алма һаман кулымда.
II
Аннары ул менә болай була.
Кыш узып, яз җиткәч, сабан чәчүләре беткәч, безнең яктагы авылларда, борынгы гадәт буенча, җыеннар, Сабан туйлары башланып китә. Яшь киленнәр чүпләмле сөлгеләрен әзерлиләр, колмак турында, сыра утырту, бал әчетү турында сүз китә – алары аның олы кешеләр эше. Ә бит Янбулат авылында безнең ише койрыксыз әтәчләр дә җитәрлек. Хәер, Госман белән без әллә кайчан ук сөйләшеп куйдык инде. Җыеннар башланса, ат йөгертергә барабыз. Тизрәк җитсен генә.
Көтә торгач, җитте тагын. Элек безнең авылда җыен булды – бездә шауладылар, аннары күрше авылларда җыен булды – аларда без шауладык. Әти, ат йөгертергә барасы булма, дип, алдан ук колак итемне ашап куйган иде дә, әче бал пары кереп кызып киткәч, әти мине оныткан, мин – әтине. Безнең якта шундый итеп әчетәләр балны, эчкәннән соң баш туктый, аяклар гына эшли башлый. Ә минем әти ул, туры килгәндә, әче балны «мичкәсенә чумыймсана» дип эчә торган кеше.
Теләсә ни булсын, быел теләгемә ирештем. Җиңел сөякле малай, дип гел мине эзләп йөриләр. Рәхәт тә соң ат өстендә килү! Бөтен халыкның күзе синдә. Атның кайнар ялы синең битеңә сирпелә. Ә алда, биек колга башында, берсеннән берсе матур булып сөлгеләр күренәләр. Кайдадыр кычкыралар: «Каула, Айдар, каула!»
Йөри торгач, без Мамалай җыенына ук барып чыктык. Анда Госманның анасы белән бертуган апасы бар икән, аларга кереп, бераз сыра эчтек. Сыраларына нәрсә булса да берәр усал нәрсә кушканнар булса кирәк – эчкәч, кәеф килеп китте. Аякны тыеп торып булмый, кәҗә бәрәне кебек гел сикерәсем генә килә. Кеше ничектер, мин үзем азрак кәефләнсәм, шулай инде, юкка Кәҗә Шаяхмәт малае түгел, күрәсең. Тыпырдап йөри торгач, арадан берәр таныш-белеш килеп чыгуы да бар. Былтыр әнә алма сатучының кызы күңелне әллә нишләтеп китте бит. Төшкә кереп йөдәтеп бетерде, каһәр. Күземне йомар хәлем юк, әллә кайдан гына килеп чыга да тешләрен күрсәтеп тик тора. Ничек кенә булмасын, җыенда рәхәт.
Кызлар тирәсендә чуалып йөри торгач, бер усал хатынга очрап, аның белән талашып та алдык. Кулы бар, имеш, аның, кашытсаң, арканы кашыйсы. Хәер, төкерергә. Шуның өчен җыен ич ул. Шулай да хурландым, әй. Белгән малайлардан, Госманнан ару түгел. Госман ул, үзенә күрә курнос танау түгел, авызын ерып кешене мыскыл итәргә генә тора.
Бөтен кешеләрдән аерылып, япа-ялгызым, бер читтә пәке белән юнышып йөрдем. Үзем шулай йөрим, үзем уйланам: матур кызлар нигә болай сирәк булалар да, әнә шундый усал хатыннар нигә күп булалар? Ә бит киресенчә кирәк иде.
Йөри торгач, онытылып кала язганмын, ат җибәрер вакыт җиткән икән. Тизрәк мәйданга, халык арасына йөгердем. Госман инде бер атка менеп тә алган. Колагына яулык бәйләгән, ал күлмәген балкытып, атның аякларын кыздырып йөргән була. Ә күзләре халыкта. Янәсе, күрәләрме аны. Яратмыйм шулай болганып йөрүне. Йөреп-йөреп беренче килсәң, тагын бер хәл. Ә иң актыктан сөйрәлергә калсаң, егыл да үл инде. Иң яхшысы – егетлекне кинәт күрсәтү, кеше көтмәгәндә күрсәтү. Язгы яшен төсле ялтырыйсың, аннары югалсаң да ярый.
Хәер, ни генә булса да, Мамалайда булмасын инде. Теге усал хатын белән талашканнан соң, нинди егетлек турында уйлап торасың ди? Шулай да колакларым исән икән әле. «Кая, минем атны кем алып бара?» дигән бер тавыш ишетеп калдым. Икеләнеп торулар бөтенесе коелды: «Бир, абый, үзем!» – дип кычкырдым. Ике минуттан мин инде ат өстендә идем.