Шул ук вакытта бу ике ай аерым торып эшләп кайткан барлы-юклы акча ир белән хатын арасында чак кына сүзгә дә сәбәп булды. Чәйдән-шикәрдән башка берни дә алмыйча сандык төбенә салып куйган акчага Барый Гыйльменисасына кышка бишмәт җиткермәкче була, дөресен әйткәндә, ул әле һаман, малай көткәндә кыз тапканы өчен, Гыйльменисасы борчылып йөридер кебек сизә, шунлыктан, әлеге шул тегеләчәк яңа бишмәт белән ничек тә хатынының күңелен тапмакчы иде. Ә Гыйльменисаның исә бишмәт дигәнне ишетәсе дә килми, ул кеше рәтеннән ничек тә хуҗалык ягын рәтләмәкче, башка бер сүзне дә ишетергә теләмичә, үз тәкъдимен куәтли: кәҗәне сатып, аның акчасына әлеге шул сандык төбендә ята торган акчаны да кушып, ул да җитмәсә, әнисе калдырып киткән теге янчыктагы көмеш тәңкәләрне дә өстәп, көзгә ничек кенә булса да бер башмак тана алып булмасмы? Моны болай яклавының үзенә генә билгеле булган бер сәбәбе дә бар: ире өйдә юк чагында, Гыйльменисаның әтисе тәкәббер Әлмөхәммәт, кызына карата чак кына күңеле йомшарыпмы, әллә аларның фатихасын алмыйча, ярәшкән егеттән качып, авылның иң йолкыш егете Барыйга ябышып чыгуы өчен мыскылларга теләпме, кеше артыннан: «Теге хәерчесе өйдә юк чагында, әнә минем акбаш тананы алып китсен. Баласына сөте булыр, бозаулары уртак – түлке белеп алсыннар: сәдакага түгел, асрамага гына биреп торуым, анысы да нарасый баланы жәлләп», – дип әйттергән иде. Бу сүзне ишетеп, Гыйльмениса, әлбәттә, бик хурланды, ләкин эченә сеңдерде. Каршы килеп, әти-әниләренә сүз җиткермәде, иркәләнергә теләп, иренә дә күз яше күрсәтмәде. Гомумән, ул дөньяның уен түгеллеген инде белә башлаган, иркәләнергә яратмый, хәер, иркәләп-иркәләнеп торырга аларның вакытлары да юк иде. Әмма көзгә башмак тана алып җибәрергә дигән сүзендә Гыйльмениса ирен тәки җиңде. Белмәгән кеше белеп торсын: хәзер инде алар ишегалдына да сыер малы аяк басты – игелеге белән генә була күрсен. Әмма ишегалды дигәненең бер дә рәте юк, түбәсе күк белән ябылган ихатасыз шыр ындыр табагы иде. Кәҗәне ябып куярга яраган читән әрбәлек сыер малы өчен, әлбәттә, ярамады. Шуны искә алып, аннан да бигрәк, хатыны Гыйльменисаның таналы булудан соң туган куанычы белән дәртләнеп, элек тә «Ялкау Барый» дип мыскыллап йөртелә торган Барый, күз күрмәгән, колак ишетмәгән тырышлык күрсәтеп, кечкенә арба белән урманнан чыбык-чабык ташыды, танасы өчен иркен генә абзар корыштырды, ишегалдын ихаталап тотып алды. Менә бит кая үрләп бара эшләр! Әле шуның янына тагын күңеле дә бөтенләй үк өметсез түгел. Дөрес, быелгы җир өләшү вакытында ул инде үзенең шул бер иманасы белән калачак. Алдагы җир өләшү тагын унике елдан. Аңа хәтле Гыйльменисасы – рәхмәт төшкере – ничек тә берәр ир бала табып куймасмы?
V
Ләкин Барыйның ул өметләре дә барып чыкмады. Шул бергә торган һәм бер-берсенә кырын сүз дә әйтмичә, бик сөешеп торган алты ел эчендә Гыйльмениса бер-бер артлы диярлек өч кыз бала тапты. Моның өчен, йорт башы буларак, Барый да, әлбәттә, тыныч калмагандыр, ләкин моның өчен иң нык борчылганы, моны әллә нәрсәләргә юрап, шомланып беткәне иң элек Гыйльмениса үзе булды. Һәр корсакка узганы саен, ул: «Йа Ходам, бусын ир бала итә күр, мин синең итагатьле колың лабаса! Ник син минем аһ-зарымны, ихлас күңелләрем белән ялваруларымны искә алмыйсың?» – дип, көферлеккә төшүдән курка-курка булса да, инанган Алласы белән әрепләшеп китә, хәтта юклы-барлы мөлкәтеннән Барыена сиздермичә генә нәзер-сәдакалар өләшеп, ырымчы карчыкларга йөреп, алдан үзенчә чарасын да күргәндәй була иде. Әмма нишләмәк кирәк – үзең теләгәнне кул белән генә тартып ала торган эш түгел шул! – гамәлдә исә гел шул бер бәрәкәт: кыз артыннан кыз туа да тора, туа да тора иде. «Әллә бик итагатьле колы түгелме мин аның? Әллә әти-әниләрнең сүзенә каршы килеп, ярәшеп әйтелгән сүзне таптап икенче кешегә чыгуым өчен ул мине шулай җәзалыймы?» дигән уйлар да килгәли иде вакыт-вакыт. Ләкин Гыйльменисаның буйсынмас эчке рухы шундук каршы да күтәрелеп чыга. «Дөньяны яраткан, кешеләрнең кылган эшләрен, дөресне, дөрес түгелне югартын күреп, яклап торырлык бөек зат икән, нишләп соң ул күрәләтә минем – үзенең ярдәмсез колының – теләгенә ачыктан-ачык каршы килә? Яшьләй башы нужадан чыкмаган, фәкыйрьлектән тәмам тәкатьсез калган шул Барый бичарамның ялгыз бер иманасы белән алты кашыклы семьяны ничек туйдырмак кирәк? Алай барсына да кодрәтле хаким булгач, син үзең уйлап кара, Ходай җаным!» – дип, курка-курка гына булса да, кайдадыр – югарыдамы, түбәндәме, уңдамы-сулдамы – анысы мәгълүм булмаган, ләкин, ихлас күңелле хатынның керсез инануы буенча, аның бу интегүләрен күреп-ишетеп торырга тиешле югарыгы бер зат белән шулай бәхәскә дә кергәли иде…