– Кибетче Зариф малае бөтен яктан кәеф булыр инде ул. Хәзер үк авызыңны прәннек белән тыгылдырган, сөйләшә дә алмый башлагансың.
Вәсилә кинәт яшеннән курыккан төсле сискәнеп куя, нидер әйтмәкче була, әйтми, бер читкә карап, тагын тынып кала.
Нәрсәдер бар кызда: куркырга да, кире кайтырга да уйламый. Барып, ике иңбашыннан тотам. Шундый рәхәт, салкын күмер тотып катып беткән кулларым йомшап ук киткән төсле булалар. Кулларым гына түгел, күңелем дә эри. Әллә нинди яхшы сүз әйтәсем килә, тел очыма гына килми.
– Их, Вәсилә, Вәсилә. Тагын әзрәк көтмәгәнсең бит. Мин сине үзем белән алып китмәкче булып кайткан идем.
– Бернинди хат-хәбәр җибәрмичә, тагын әзрәк йөрер идең, – ди бу, һаман шулай күтәрелеп карамыйча гына. Аннары кинәт күтәрелеп карый, күзләрендәге җәһәннәм очкыннары барысы да берьюлы минем өскә чәчелгән төсле булалар.
Ә мин кем? Акчасыз кесә. Менә кем мин. Андый җәһәннәм утларына ничек чыдап торыйм: «Ярый, хуш, алайса», – дидем дә ишеккә таба атлый башладым.
Вәсилә кинәт үзенең балалыгына кире сикергән төсле булды. Кузгалды, җиңел гәүдәсе белән очып, минем муеныма килеп асылынды. Кочаклый, үбә, үзе елый-елый сөйләнә:
– Айдар, бәгърем, бәхетсез итмә башымны. Алып кит моннан. Иртәгә кияү килергә тиеш, ә син бүген алып кит. Синнән бүтән кеше юк минем өчен. Булмады, булачак түгел. Китик, җанкисәгем!
Болай булгач, шатланырга, көләргә кирәк, ә ул, тинтәк кыз, елый. Күзеннән тозлы су агыза. Яратмыйм мин күз яшен.
– Ярый, авызың прәннек белән тыгылмаган булгач, бик яхшы. Бүтәнен рәтләрбез. Иртәгә кичкә әзерләнеп тор. Атка салам да алам да китәм.
Кызны шулай тынычландырдым да үзем, кешегә-карага күренмичә, тиз генә авылга кайтып киттем.
Икенче көнне, Сәфәргали җизнинең күк айгырын – төпкә, Госманнарның кара туры алашаларын прәшкәгә җигеп, пар ат белән киттек тә бардык. Әни: «Кая болай җенләнеп йөрисез?» – дип төпченмәкче булган иде дә, «Кайткач күрерсең, җыеныбрак торыгыз», – дигәч, үзе шуннан аңлады бугай инде. Госман, мин, атларны тотып торырга тагын бер малай алдык. Кирәк-ярак булса дип, аракы алып тыккан идем, авылны чыккач та, аны бүлеп салдык. Әйбәт үк булып китте, – атлар икенче төрлерәк элдерә башлаган күк булдылар. Караңгы төшеп килә, йолдызлар калка башладылар, әкрен генә булып кичке җил исә, биткә рәхәт, ә күңелгә аннан дә рәхәтрәк. Әйбәт тә соң безнең як! Төннәре куе, караңгы, кыз урлаучыларны да, ат каракларын да яшерә. Шулай уйланып, дәшми-тынмый гына барам, колагымда – тояк тавышлары, ә күктә – малай чакны искә төшерә торган йолдызлар…
«Исән-сау ерып чыгып булса, кызның менә дигәненә тиенәсең инде син, малай», – дип, әледән-әле минем салпы якка салам кыстыра Госман.
Исән-сау ерып чыксак, имеш. Пычагым булсынмыни безгә!.. Мине икенче нәрсә борчый. Әни аңлап калган булса ярый, әзерләнеп торыр. Аңламаган булса, эш харап – яңа кеше алдында сынатабыз. Хәер, төкерергә. Мәңге торасымыни ул монда.
Барып та җиттек. Әле ярый Ниса түтиләрнең өйләре басу капкасы төбендә үк. Атларны ишегалларына кертеп, туармыйча гына куйдык. Теге малайны атлар янына бастырып, Госман белән без бакча артлатып кына киттек. Алай-болай булса дип, кесәмә биш кадаклы гер тыккан идем, кирәкмәс йөк кенә булды.
Исмәгыйль абзый – минем иске таныш, ничек йөрергә кирәк икәнне азрак беләм. Аннары тагын Вәсилә белән кичәнәк сөйләшенгән. Сәгать ун белән унберенче ярты арасында, яңа өйнең бакчага таба карый торган тәрәзәсендә, түбәнге өлгедә, рамда минем ак саплы пәке кадалып торырга тиеш. Шуны күргәннән соң, Вәсилә, комган тоткан булып, тышка чыга. Бакчага керә, карт шомырт агачлары, карлыган куаклары безнең яклы, алар безне яшерәләр. Без, бакча коймасы аркылы төшеп, элек Ниса түтиләргә, ә аннан безнең авылга китәчәкбез.
План шулай иде, эш бераз бүтәнчәрәк килеп чыкты. Госманны койманың теге ягында калдырып, үзем койма аша бакчага төштем генә. Кайдан сизеп калды диген, үләт тигере, ишегалды ягыннан эт өрә башлады. Бөтенләй әйтеп тора бит, үләт җан, авызын бакча рәшәткәсенә таба сузып, елап-елап өрә. Озак уйлап тормадым, кесәдән теге герне алдым да этнең маңгаена кундырдым. Чинап бөтен ишегалдын тутырды, берничә тапкыр бөтерелгәләде, аннары бер читкә китеп тынсыз калды. Шул арада мин, алдан сөйләшенү буенча, тәрәзәнең түбәнге өлгесенә, рамга үземнең ак саплы пәкемне китереп кададым. Өйгә күз төшереп алдым: утлар яна, ыгы-зыгы килеп хатын-кызлар чабулый, бизәкле чаршаулар эленгән, ястыклар, табында бавырсаклар, төшләр. Морҗа күренә – ап-ак, хатын-кызлар күренә – ап-ак.
Ул арада эт елаган тавышка аш өеннән берничә ир кеше килеп чыкты. Кулларында фонарьлар. Исмәгыйль абзый үзе дә шунда. Утлы фонарьларын тотып, караңгы ишегалдында әрле-бирле әйләнеп йөрделәр, ә бераздан Исмәгыйль абзый кар базы артыннан этнең үлгән гәүдәсен өстерәп алып чыкты. Бакчада карлыган агачы төбендә посып кына утырам, – катырак сугылган икән шул мескенгә.
– Акыллы хайван иде, җаным, ни булды икән бу Актырнакка? – ди Исмәгыйль абзый, фонарь яктысында этнең үлгән гәүдәсен селкеп тора.
Этне дә, картның үзен дә кызганып куйдым.
Тагын берәр кат яктыртып уздылар да тынычландылар, ахрысы, кереп киттеләр. Ә минем пәке тәрәзә рамына кадалган килеш тора да тора. Аның үткен йөзе тәрәзә аша төшкән ут яктысында тагын да ялтырый төшә, койманың теге ягында Госманның куркынып мышнаганы ишетелә, ә Вәсилә чыкмый да чыкмый.
Бераздан кайдандыр ерактан эреле-ваклы кыңгырау тавышлары ишетелә башлады. Исерек авазлар күтәрелде, юлга тупырдатып баскан тояк тавышлары урам өстендә яңгырап калды. Кияүне алып киләләр, кияү кайдадыр шушында, якында гына. Йөрәгем дөп-дөп тибә, әгәр Вәсилә чыкмаса, Исмәгыйль абзый этен генә югалтып калмас бүген.
Юк, чыкты. Әнә бакчага таба килә. Нәкъ сөйләшенгәнчә, кулында комган. Әнкәсе баскыч төбенә чыгып, йомшак кына итеп нидер дәште дә кереп китте. Кереп китмәсә дә, барыбер алып китәчәк идем кызын. Тудырган, үстергән – аның эше бетте, үскәч алып китү – минем эш.
Вәсилә нечкә генә итеп тамак кырып куйды. Күз ачып-йомганчы ул минем кулымда иде инде. Күтәреп алып бардым да җайлап кына бакча коймасының өстенә куйдым, койманың теге ягыннан Госман кулын сузып тора.
Кызның уңганлыгына тагын бер кат иман китердем – очынып кына тора. Ник кенә куркып карасын. Ә бит без аны киявенең авызыннан диярлек тартып алып китәбез.
Кыңгырау тавышлары колак төбенә үк килеп җитте инде. Кемдер, урамны яңгыратып: «Киләләр!» – дип кычкырып җибәрде. Ишек тавышлары, хатын-кызларның үзара пышылдаулары ишетелде: «Вәсилә! Син кайда, Вәсилә?»
Вәсиләгез койманың аргы ягында инде, аны тиз генә таба алмассыз. Ишегалдында ыгы-зыгы, ә мин, Вәсилә белән булышып, тәрәзә рамына кадалган пәкемне онытып калдыра язганмын.
– Йә инде, Айдар, калсын инде, – дип, куркынып дәшә Госман.
Нишләп пәке калдырырга? Ишегалдында кияү егетләре, хатын-кызлар, малайлар. Ишегалдында чыр да чу. Ә мин коймадан тавышсыз-тынсыз гына сикереп керәм дә, агачлар арасыннан кача-поса килеп, тәрәзә рамына кадалган пәкемне алам.
Ун минуттан без инде юлда идек. Атлар пыр тузып чабалар, чаба бирсеннәр, шулай рәхәтрәк.
VI
Бүген инде безнең өйдә ыгы да зыгы. Әни йөри чабулап, Зөһрә апа йөри чабулап, мәче йөри чабулап. Иртәдән бирле мич яна, чаж да чож таба тавышы, минем тавышка урын да юк. Мәш киләләр. Килен үзе дә җиңнәрен сызганып алган, итәк кыстырулы, кулы кулга йокмый. Әнинең авызы колакларына җиткән, киленне ошаткан, янәсе.
Хәер, үземнең дә кәеф күтәренке – өйләнәм дигән сүз бит.
Элек карт-коры, күрше-күлән, туган-тумача җыелып, үзләре генә утырдылар, безне кертмәделәр. Кич белән без утырдык, картларны кертмәдек. Мулла никахны укыды, Вәсилә хәзер минеке инде, теге вакыттагы төсле, алма белән атып кына китә алмас.
Әни ак келәткә бик әйбәтләп урын җәеп куйган, узганда-барганда кырын күзне салып йөрим. Шулай да кызны алып кайтышкан иптәшләрне, аннары тагын җәйнең эсселегеннән авызлары кибеп йөри торган барлык авылдашларны бер сыйламыйча ярамый бит. Утырыгыз, эчегез, уйнагыз, җырлагыз, «бу кем туе» дигәндә, «пәри туе» дип әйтерлек булсын.
Әти миннән качырып әзерләгән булган, мин әтидән качырып – аракы су урынына ага. Егетләр телләренә салына башладылар, болай сыйлагач, иртәгә без сиңа тагын бер кыз урлап алып кайтып бирәбез, диләр. Ул мине мактау, ул әтине мактау, фәрештә сөтеннән оешкан кешеләр булдык та калдык. Тамак төбе кычыта-кычытуын, сүзләрем дә бар, дәшеп кенә булмый. Үз туеңда үзең тавыш чыгару күңелле түгел.
Үземне мактауга чыдап та утырган булыр идем, бервакытны Госман Вәсиләне мактый башлады:
– Кызга тиендең инде, Айдар, кадерен белеп кенә тор, билен сындыра күрмә. Кичә, койма өстеннән күтәреп алганда, ялгышлык белән кулым биленә тиеп киткән иде, ай бил үзендә, ай бил, җанкисәгем, – ди. Тагын әллә ниләр лыгырдый.
Түзмәдем, өйалдына чакырып чыгардым тегене:
– Йә телеңә салынмыйча гына утырасың, йә мин сине тәрәзәдән атам, – дидем.
Җебүе җиткән каһәрнең, шаркылдап көлә генә:
– Мактаганга нигә кылтаясың, кәләшеңне мактыйм ич. Мактарлык җире булганга күрә мактыйм, – ди.
– Сүзеңне үлчәп сөйләмәсәң, күр дә тор, телеңне суырып алып, колак тишегеңә тыгып куярмын.
Һаман тыелмый бу, ә күзләре шундый ялтырый.
– Телемне өзеп алганчы, әйтәсе сүзләремне әйтеп бетерим дип тырышкан идем, ярый инде алай булгач, әйтәселәрен дә әйтмим инде.
Өйалдында сукыр ут кына, шулай да күрәм: башын исереклеккә салып кылануында бер шик бар аның. Эчемдә нидер кайнап уяна, бервакытта да болай булганы юк иде. Мин хәзер аңа «тик тор» дип түгел, «сөйлә» дип бәйләнәм. Ә ул, юри минем ачуымны китереп, күзгә карап тик тора.
– Мин сине сөйләтермен. Әйтмәгән сүзләреңне бугазыңны буып әйттерермен.
Госман селкенми дә, минем кунагым булганга күрә шулай батыр кылана ул. Шулай да теленнән ычкынып китте:
– Нигә миннән әйттерергә, ияләшә төшкәч, Вәсиләң үзе дә әйтер аны.
Сулышым эчемә сыймый, йөрәгемдә мең төрле елан берьюлы кузгала, ә аларның берсе генә чыкса да, эшең харап синең, Госман! Мин Госманның якасыннан каптырып алам, күзләрем аның күзләрендә.
– Син ни дидең, курнос танау? Әйт, син ни дидең?
– Вакыты җиткәч, Вәсиләң үзе дә әйтер дип әйттем ич инде.
– Тел төбеңдә бернәрсә бар синең. Әйт, Вәсилә турындамы?
Минем йөрәгемдә мең төрле шик кайный, ә ул ыржаеп тик тора. Тешләрен күрмәс идем, каһәрнең. Якасы кулымда, нишләтергә дә белмим.
Күзне күзгә терәп күпме торганбыз, берчакны бу, берни дә булмаган төсле, уен-көлке белән кушып әйтеп тә ташлый:
– Нигә ул чаклы ярсырга аңа. Үзең дә тик кенә йөрмәгәнсеңдер әле, җае чыкканда кымтырыклый йөргәнсең. Вәсиләнең дә җаны бар ич. Син булмасаң, монда без калдык.
Моннан да артыгы кирәк түгел. Йә ул моны ничек булса да күрсәтеп бирә, йә мин үземнең бөтен еланнарымны берьюлы аның өстенә җибәрәм.
Эшнең шуңа таба баруын ул үзе дә сизде, ахрысы, кулын минем нәкъ күзләрем алдына китереп терәде. Аның чәнчә бармагында кашы йөрәк төсле итеп коелган көмеш йөзек ялтырый иде.
– Укы! – диде ул, миңа йөзек кашын күрсәтеп. – Монда нәрсә дип язылган?
Чынлап та, йөзек кашында кечкенә генә булып «ﻪﻠﺳﺍﻭ» («Вәсилә») дигән исем янып тора иде.
Кинәт айнып киттем, кулымны Госманның якасыннан ычкындырдым. Янган баганадай тик басып торам, кайдан тотынырга, нәрсәдән элеп алырга икәнен белмим. Ә Госман, йөрәкне бозып, һаман сөйләнә:
– Ихтимал, ул сине кайтмас дип уйлагандыр, ике елга якын бернинди хәбәрсез йөрдең бит. Көтмәгәндә генә кайтып төштең, ул чагында йөзек минем бармакта иде инде. Син юкта бер-ике тапкыр Сабан туе булып алды, ә Сабан туйларында Мамалай кызларының нишләгәнен үзең беләсең. Бигрәк тә кунак егетләре белән…
Бер сүз дә дәшмим, басып тик торам. Каршымда сукыр ут яна, әллә шул сукыр уттан тотыныргамы?
Күпме басып торганмын, чайкалып, башымны күтәреп җибәрдем. Өйдә шаулашалар, ә минем керәсем дә килми. Госман кереп китте инде, ә мин нидән тотынырга белмичә торам да торам.
Вәсилә чыкты. Чыкканда кояш төсле иде, мине күргәч, бөтенләй коелып төште.
– Нишләп болай үзең генә торасың, Айдар? Башың авыртамы әллә? – ди бу. Куллары белән минем башыма сузыла.
Кулларын кире этәрәм.
– Бар, кереп кит, – дим. Ул кереп китми, минем янымда басып тора, үзе дерелдәгәннән-дерелди.
– Кереп кит, диләр сиңа! – дип кычкырып җибәрәм. Тавышымнан өйалдындагы һава хәрәкәткә килә, сукыр ут сүнә. Без караңгылык эчендә күмелеп калабыз. Вәсилә хәзер үзе күренми, бары тик калтырап чыккан тавышын гына ишетәм:
– Нигә болай үпкәләдең, Айдар? Әйт, ни булды сиңа?
Кулларым белән капшап, аның кулларын табам, – җылы, яшәп тора торган куллар. Ул арада Госманның теге сүзләре исемә төшәләр, – куллары салкын бакаларга әйләнгән кебек булалар. Җилкәсеннән этеп, Вәсиләгә келәтне күрсәтәм:
– Синең белән сүз соңыннан булыр, бар, келәткә кер дә көтеп утыр.
Ул һичбер каршылыксыз келәткә кереп китә. Бераздан аның, келәт ишегенең элгечен эчтән төшереп, бикләнгәнлеген ишетеп калам. Ярый, ныклап исәпләшәсе кешем хәзер минем кулда. Калганын әкренләп сүтәрмен әле.
Бөтенесен бозып ташлау өчен берничә юл бар. Берсе – башны исереклеккә салып өйгә керергә дә Госманны тәрәзәдән тотып бәрергә. Ошамый. Госманның ни гаебе бар монда? Кыз үзе кочакка атылып кергәч, Госман кочагын җәйми нишләсен? Аннары тагын, ни генә димә, ул бит минем кунагым. Үз кунагыңны үзең тәрәзәдән ташлау безнең Янбулатта булган хәл түгел. Икенче юлны беләм, анысы да ошап бетми.
Бөтен бәлам дә шунда: мин эшне уйлап эшли алмыйм. Өченчесе ошыймы-юкмы дип тормадым, йөгереп урамга чыктым да, зур гына бер таш табып, шуның белән үзебезнең тәрәзәбезгә – ялт. Пыяла чалтырап коелды, калганын мин күрмәдем. Өйгә әйләнеп кергәндә, мәҗлес тузгыган, кешеләр, ташны кулдан кулга йөртеп, берсенә берсе карашалар, тәрәзәгә каршы якта утырган Саттар башын тотып изалана, аның бармак араларыннан кан бәреп чыккан. Таш бөтенләй гөнаһсыз кешегә эләккән икән, чамаламыйчарак җибәргәнмен шул.
Пыяла куючы безнең үзебездә, безгә унбиш тиен зыян, аңа унбиш тиен файда, ә шулай да мәҗлесне тузгыту өчен ярап куйды бу таш.
Кешеләр үзара буталышкан арада, мин тиз генә таеп өлгердем. Келәткә, Вәсилә янына кереп бикләндем.
Ул келәттә ялгыз елап ята-ята шешенеп беткән, сүзләрен дә рәтләп әйтә алмый, ә миңа ничек кенә булса да аның сүзләрен ишетергә кирәк.
Йомшак тәнле ул кыз тырнак өчен зур, йодрык өчен кечкенә, ә гаебе аның ни эшләсәң дә торырлык. Шулай да мин аңа тырнак белән дә чиертә алмадым, кулым күтәрелмәде, ир кеше кулы өчен артык юка ул. Аннары тагын кыйнашу өчен кызлардан бүтәннәр дә җитәрлек ич.
Үч алуның икенче юлын да беләм мин. Көйдерә торганрагын да.
Ләм-мим сүз кузгатмыйча, янына килдем. Биленә кулымны салдым – янып тора кыз. Келәтнең кечкенә тәрәзәсеннән ай күренеп китте, әти ясап куйган юкагач караватның ак аягы чагылды. Дөньяда ачу килү бар, үч бар, шуның белән бергә тагын дөньяда караватның ак аягы, юаш кына ай, сулышын еш-еш алып сине көтеп утыручы дәртле кыз бар.
Башымда шундый уйлар чагылып киткәнен беләм, бүтәнне белмим. Бөтенләй җебеп кала язганмын, утка янсын карават аягы. Күпме вакыт узгандыр, ай болыт астына кереп качты, келәт эче караңгыланып калды. Бая, утка баскандай чабулап йөргәндә, итегем белән ташка бәрелгән идем, ертылмаганмы дип, шырпы сызып, итекләремне карадым. Шунда, шырпы яктысында, ялгыш кына күзем төшеп китте: Вәсилә, куркынып, караватка ятар-ятмас аптырап калган, аның куе-кара чәчләре ак мендәр өстенә яртылаш тузгып төшкән иде. Ичмасам, күзләрем күрмәсен дип, шырпыны тиз генә сүндереп ташладым. Бер сүз дә дәшмичә, аягымны салып киендем.