Ниһаять, хәзрәт тагын сүзгә башлады һәм бик җитди рәвештә:
– Фәхри, син сабыр ит. Бу зур эш булса да, дөньяда булмый торган бер эш түгел, шуның өчен бу хакта шәригать хөкеме бар. Мондый эшне бик нык тикшерергә кирәк. Китапта «сабырлык – Алладан, ашыгу – шайтаннан», – дигәннән соң, шаһитларга карап: – Сез дөрес әйтегез, әгәр дә ялган сөйләсәгез, кязиб[106] өчен үзегезгә хәд лязим булып килә[107]. Сез дошманлык белән сөйләмисезме?.. Шәригать бик нечкә ул, мондый зур эшләрдә, ягъни гөнаһе кәбаирләрдә[108] бик тикшереп хөкем итәргә куша… – дип, бик озын сөйләп алып китте.
Хәзрәтнең шушы сүзләреннән соң теге гуаһларның берничәсе шиккә калган сымак булдылар. Калган берничәсе бу юлы:
– Хәзрәт, без күргәнне әйтәбез, без аларны өйләреннән алып чыгып, монда килмәдек инде. Бая әйткәнчә, келәт белән койма арасында бергә торалар иде… Шуны үз күзебез белән күрдек… – диделәр.
Шул вакытта хәлфәләр арасыннан берәү чыгып:
– Хәзрәт, без дарелхәребтә[109] торабыз, монда хәд фарыз түгел[110], – дип сөйләп алып китте. Аның сүзенә икенче хәлфәләр кушылып киттеләр. Күгәрчен Сәлим дә катнашып китте, ул башкалар сүзе өстенә гуаһларның бертөрле генә сөйләмәүләрен, бинаән галәйһи[111] кыз белән җегетнең зина кылулары исбат кылынмавын да әйтеп китте.
Мин мәсьәлә болайга киткәч сөенеп киттем. Бигрәк тә Күгәрчен Сәлим матур һәм яхшы булып күренде. Кечкенә гәүдәсе белән аның бу чаклы батырчылык итүенә, курыкмавына хәйран калдым. Галимә апаны аклап, гөнаһсыз итеп чыгарырлар дигән уйга төштем.
Сүз байтакка тартылды, бәхәс киткән саен кызды. Зина итүчеләр яшь булсалар – аларны йөзәр камчы сугу, карт булсалар – таш белән атып үтерүләр берсе дә калмады.
Шәригатьнең нечкә хөкемнәре, китап сүзләре сөйләнә башлагач, теге халыклар да бераз басыла төшкән кебек булдылар. Хәзер Фәхри бабай да бераз тынычланган кебек булып, алга таба тартылмый, калтыранмый башлады.
Шул вакытта теге кешеләр арасыннан бер җегет чыгып:
– Юк, хәзрәт, алар сөйләшеп кенә утыралар иде. Эш болар әйткәнчә түгел, – диде.
Ләкин аның бу сүзләре җыелган халыкның йөрәкләренә без белән чәнечкән кебек булды. Шунда ук теге Сәйфулла, Гайфулла, Сәлим һәм Гәрәйләр, аларга кушылып башкалар да:
– Сезнеңчә, шулай нәмәхрәм[112] белән аулакта, төнлә утырырга ярый?! Бу ни дигән сүз? – дип, зык куптарып, кызышып, теге җегетнең өстенә һөҗүм итә башладылар. Теге җегет шәкертләр арасына кереп тыгылды. Хәлфәләр, уртага төшеп, теге ут кебек кызган халыкны чак бастылар…
Хәзрәт тә, урыныннан кузгалып:
– Сез кызасыз да китәсез, эшнең асылын сорашып бетәргә ирек бирмисез! – дип ачуланып, хәлфәләргә карап: – Мин дарелхәребтә хәд сугуның[113] дөрес түгел икәнен беләм. Безнең бу җирдә шәригать хөкемнәрен йөртеп тә булмый. Ләкин бозыклыкка каршы тору өчен, мондый эшләрне җәзасыз калдырып та булмый, шәригать хөкемен йөртү безнең бурычыбыз, моның өчен фәтва китапларында сарих[114] дәлилләр бар. Мәсәлән, сезнең берегез халык арасында начарлыкны күрсә, шуны кулы белән үзгәртсен, әгәр кулы белән үзгәртергә көче җитмәсә, ул эшнең ярамаганлыгын теле белән сөйләсен, әгәр аңар да көче җитмәсә, күңеле белән ул эшкә каршы торып, риза түгел икәнен белдерсен, ләкин бу дәрәҗәдә калган кешенең иманы зәгыйфь дигән хәдис[115] бар, – дип сөйләде.
Хәзрәтнең бу сүзләренә каршы теге кешеләр бердән:
– Шулай, хәзрәт, шулай! – дип кычкырып җибәрделәр.
Мәдрәсә эчендә тагын шау-шу купты. Закир абзыйның башы тагын түбән төште. Галимә апа мичкә тагын да ныграк терәлде.
Мәсьәлә тиз генә чишелмәслек бер төскә керде. Хәлфәләр дә бәхәсне сузганнан-суздылар. Аларның күбесе Галимә апа белән Закирны аклау ягын тоткан кебек күренделәр. Күгәрчен Сәлим дә берничә рәт катнашты. Ул ачыктан-ачык дип әйтерлек Галимә апа белән Закирны аклау ягын тота иде.
Җыелган халыкларның күбесе дип әйтерлек боларга каршы булып, бу зур эшне болай гына калдырырга ярамаганлыгын аңлатып, үзләренең тоткан юлларында каты тордылар.
Хәзрәт, мәсьәләнең болай зурга киткәнен күргәч, бераз уйлап торды һәм:
– Җәмәгать, бу эш бүген генә тәмам булмас. Иртәгә шаһитлардан берәм-берәм җавап алырбыз, шәригать хөкемен иҗраэ итү юлында иҗтиһад кылырбыз[116]. Бүген боларның икәүсен ике урынга куеп, каравыл куегыз, һичберегез кул белән хөкем итүче булмасын! – диде.
Хәзрәтнең сүзләре һәм мәслихәте[117] кабул күренде. Теге җегетләр Закир абзыйны каравыл өенә, Галимә апаны Габдерахман бабайларга алып китәргә, шунда каравылларга булдылар. Кешеләр арасыннан «Икәүсен ике кара мунчага ябып, шунда каравыл куярга кирәк» дип әйтүчеләр булса да, аларның сүзләре кабул ителмәде.
Күптән бирле калтыранып, эшнең нәрсә белән бетәчәген көтеп, чак-чак сабыр итеп утырган Фәхри бабай тагын кызып китте һәм, урыныннан торып, Галимә апага карап:
– Минем йортыма кайтып керәсе булма! Безнең нәселдә булмаган эшне эшләгән, карт көнемдә хурлыкка калдырган кешегә минем өйдә урын булмас! – дип ачуланып чыгып китте. Ул үзенең шулчаклы халык арасында хурлыкка калуына чыдый алмый, бер яктан, калтырый, икенче яктан, җылау дәрәҗәсенә килеп йомшаган иде.
Аның артыннан ук Галимә апа белән Закирны да алып чыгып киттеләр. Хәзрәт тә, озак тормый, кәефсез бер хәлдә чыгып китте. Бу эш мәдрәсәдә авыр бер тәэсир калдырды. Хәзер һичкемнең кулы китапка бармый, һичкем баягы вакыйгадан башка эш хакында сөйләми иде.
Хәзрәт чыгып киткәч, кичке чәйне эчкәндә дә сүз һаман шул хакта булды. Шәкертләрнең күбесе Галимә апаны кызганып, аны яклап сөйләделәр, теге җегетләрнең бу эшне үчлек белән эшләүләренә хөкем иттеләр. Арада: «Ну, үзе матур да соң ул!.. Мин аны күргәнем бар иде. Кызганыч, мескен… Шундый мужик җегете белән йөреп хур булган!..» – дип әйтүчеләр дә булды.
Ләкин мин боларның сүзләрен тыңлаган саен уңайсызлана идем. Мондагы үз авылыбызның малайлары да һәм чит авыллардан килеп укучы шәкертләрнең кайберәүләре дә Галимә апаның бертуган апам түгел икәнен беләләр иде. Шулай да бу эш өчен минем уңайсызланганлыгымны, хәтта яшерен генә җылаганлыгымны сизеп алдылар.
Берсе килеп «Менә Галимә апаң нишләгән!» дисә, икенче берсе «Нинди зур гарьлек, адәм көлкесе!..» дип, минем ачуымны китерергә әйтәләр иде. Мин, бераз сабыр итеп тора алсам да, күпкә чыдый алмадым, җылап җибәрдем. Алар, минем җылаганны гына көтеп торган кебек, тагын да үрти башладылар. Байтак шәкертләр җыелды. Мин тагын уңайсызландым. Тагын җылый башладым. Ләкин минем җылавым шәкертләр өчен көлке генә булды:
– Ник җылый ул?
– Апасы өчен җылый, ул бит аның апасы…
– Апаң җегет белән тотылса, син дә шулай җыларсың…
– Гарьлек шул! – дигән сүзләрне минем янымда гына сөйлиләр иде. Шәкертләр, йокларга яткач та, һаман да бу эш хакында сөйләүне яңарта баралар иде.
Мин шундый авыр хәсрәт эчендә йокларга яттым. Ләкин минем күзләремә йокы кермәде. Мин һаман Галимә апамны уйлап, шуны кайгыртып, тик шуның хакында гына уйлап ята идем.
Минем уяулыгым йокы аркылы төшкә барып тоташты. Мин, йоклап киткәч тә, төшемдә һаман Галимә апа белән саташтым… Менә Галимә апа безгә кергән, имеш… Үзе шат, үзе көлә, имеш… Менә ул капыл гына җиргә җыгылып китте… Ул җылый, аны әллә нинди ямьсез кешеләр килеп, җылата-җылата алып киттеләр, аның күлмәкләре җыртылып беткән, имеш… Аны кыйныйлар, ул качарга тырыша, ул һәммәсеннән дә котылып качты… Тагын тирән чокырга җыгылып төште… Кара әле, Галимә апаны Фәхри бабай куып йөри… Ул Фәхри бабай булмады, әллә кем булып чыкты… Менә Галимә апа куркып кача, аны куалар… Ул җылый, ярдәм сорый. Ләкин ярдәм бирүче юк. Мин аның артыннан барырга әйткән идем дә, аякларым йөрмиләр, мин абынып җыгылдым. Галимә апа тирән бер караңгылык эченә кереп югалды… имеш, дим.
Шундый куркыныч төшләрне күреп, куркуымнан уянып киттем, үзем тирләгәнмен, үзем калтырыйм, йөрәк дөп-дөп суга, шул уянудан соң күземне йомсам да, кире йоклый алмадым. Кичә кичке вакыйгаларның авыр тәэсире белән куркыныч төшнең калдырган ямьсезлеген уйлап, таңга кердем һәм, шәкертләрне намазга уяткан казыйның тавышын ишетү белән, урынымнан торып, тиз генә киенеп, мендәремне сәндерәгә ыргыттым да үзебезнең өйгә кайтып киттем…
III
Мин өйгә кайтып барганда, көн аз гына яктыра башлаган, авыл кешеләре торып, хатын-кызлары суга, ирләре ат эчерергә барырга чыкканнар иде инде. Болар, икешәр-өчәр кеше бергә җыелып, кичәге эш хакында сөйлиләр:
– Авылдан бәрәкәт качырып!..
– Үзләре хәзер ни йөзләре белән торалар икән?..
– Әй оятсызлар!.. Кара йөзләр!..
– Аның Закирына шунда ныграк бирергә кирәк иде, аз булган!.. – дигән рәвештә сүзләр сөйләп, зык кубалар иде.
Мин боларның сүзләреннән эшнең барган саен зурга киткәнен, бер төн эчендә бу хәбәр бөтен авылга таралып, бөтен халыкны мәшгуль итеп өлгергәнен белеп, өйгә кайттым.
Башка вакытта безнең өй эче күңелле була, мин кайтып керү белән, әни каршы алып, хәлне сораша торган иде. Бүген алай булмады, әни күңелсез генә чәй урыны хәзерли, әти бик тирән уйда утыра иде.
Мин өйгә кереп чишенгәнче, миңа бер сүз дә әйтмәделәр. Тик чәйгә утыргач кына, әни: «Нигә иртә кайттың?» – дип сорады.
Минем әти Фәхри бабайның киресе, бик йомшак күңелле, юаш кеше булып, үз эшеннән башканы белми, авылдагы төрле талашлы эшләргә катнашмый, бернәрсәгә дә артык ачуланмый торган басынкы кеше иде.
Әмма минем әни әтигә караганда үткер, җитез, күбрәк сөйләүчән кеше, ләкин усал табигатьле түгел, шуның өчен алар бүген күңелсез булсалар да, артык кызулык күрсәтмиләр, бәлки үзләренең хәсрәтләрен тик торулары һәм йөзләренә чыккан күңелсезлекләре белән генә белдерәләр иде.
Бик озак сүзсез-нисез торгач, әни:
– Кичә мәдрәсәдә ниләр булды? Галимә апаңны күрдеңме? – дип сорады.
Мин ничек җавап бирергә дә белми тордым, тик:
– Гәүдәсен күрдем дә йөзен күрмәдем, ул һаман җылап торды, үзләренә нахак бәла такканнарын сөйләде… – дидем.
Әти белән әни минем сүзләрне артык күңелсезлек белән тыңладылар.
Алар, мин кайтканда сүзсез генә торсалар да, миннән сорашканнан соң, сүзгә керешеп киттеләр. Әти дә, әни дә Галимә апаның бу эшенә бер мәгънә дә бирә алмый аптырыйлар иде.
– Ни генә булды икән бу Галимәгә? Бер дә андый-мондый эше сизелгәне юк иде. Бөтен нәсел-ыруга оят китерде, – диде әни.
Примечания
1
Гафури М. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 4 т. – 364 б.
2
Җыентыкка рецензия язган Морад (Р. Фәхретдинов) М. Гафури әсәрләрен Акмулла шигырьләреннән өстен куя. «Г. Тукай әфәндене Мәгарригә вә Габделмәҗид әфәндене Туграигә охшатмакдаим», – дип яза ул (Вакыт. – 1906. – 9 декабрь).
3
Тәэссоратларны – тәэсирләрне.
4
Пракәндә – чәчелеп.
5
Фаразлардан – уйланганнардан.
6
Тәрсим иткән – сурәтләп биргән.
7
Ифрат һәм тәфриттән – арттырып җибәрү һәм чиктән тыш киметүдән.
8
Тәсәллә – юаныч.
9
Шәрык-җәнүбигә – көньяк-көнчыгышка.
10
Җәнүбнең – көньякның.
11
Химаясендә – ышыгында.
12
Ниһаятьсез – чиксез.
13
Охрави – ахирәткә бәйләнешле.
14
Румга – Римга.
15
Җәмгы булгай – җыелырлар, җыелачаклар.
16
Мөхакәмә – сөйләшү.
17
Сәфәр кыйлгай – юлга чыгар.
18
Шадман булгай – шат булырлар.
19
Тәэссор – әсәрләнү.
20
Бала карау, аны юату кебек авыр нәрсә юк. Мин бала карауның авырлыгын, ятим калып, җиңгәйнең балаларын караганда, бик ачык белдем. Ул авырлыклар әле дә йөрәгемнән чыкмыйлар. Шуның өчен Сафия апамның миннәт итүе (иткән яхшылыгын кат-кат исенә төшерүе) хаклы булган… – М. Гафури искәр.
21
Тәэкыйть итә – раслый.
22
Вөҗүденә – күңеленә.
23
Гамь – кайгы.
24
Мөддәткә – вакытка.
25
Тәнбиһләр– кисәтүләр.
26
Муаффәкыять – уңыш.
27
Гыйльме нафегъ – файдалы белем.
28
Тәүфикъ, һидаять – уңыш, изге юл күрсәтү.
29
Шакарып – боргычлап бәйләп.
30
Химая кыла – яклый.
31
Низамнарына – тәртипләренә.
32
Тәнбиһ – кисәтү.
33
Казый – мәдрәсәнең мөдире. Анда тәртип саклап, намаз калдыручы яки башка берәр килешмәгән эш эшләүче шәкертләргә хөкем итеп торучы башлык. – М. Гафури искәр.
34
Аять – берәр нәрсәне эшләргә яки эшләмәскә кушкан Коръән сүзе. Ул берничә сүз генә булган кебек, берничә юллар да була. – М. Гафури искәр.
35
Кыйсем – өлеш, кисәк.
36
Кизү – «дежурный» мәгънәсендә. Мәдрәсәдә һәр көн бер шәкерт кизү көтә. Ул мәдрәсәнең мичләренә яга, идәннәрен себерә. Намазга бармаган яки бер-берсен җәбер иткән шәкертләрне тотып, казый алдына хөкемгә китереп тапшыра. – М. Гафури искәр.
37
Тәгаен итәргә – билгеләргә.
38
Кабилиятең – сәләтең.
39
Истигъдадлы – булдыклы.
40
Тәфтиш ясап – тикшереп.
41
Муафикъ – яраклы.
42
Чыганакта ялгыш утыз сигез дип басылган. – Төз. искәр.
43
Иштиракъ иттеләр – катнаштылар.
44
Дәфен итсәләр – җирләсәләр.
45
Нәзарәт – күзәтү.
46
Лязим – тиешле.
47
Шәрик – сабакташ.
48
Игълалны – русча әйткәндә, склонение була. – М. Гафури искәр.
49
«Әмали» – китап исеме.
50
«Кафия» – китап исеме.
51
Мөстәкыйль урын ишгаль итүдән – аерым, берүзенә бер урын биләүдән.
52
Идел – Агыйдел.
53
«Кавагыйдел-игъраб», «Тәркиб» – китап исемнәре.
54
Салабаш төшерергә – юкә кабыгын суга салып тотып, мунчала чыгару.
55
Манигъ – киртә, каршылык.
56
Җәсарәт – батырчылык.
57
Мөхальнең – мөмкин булмаган эшнең.
58
Изһар итә – белдерә.
59
Ул вакытта хәзерге көндәге таш мәдрәсә юк иде. Бәлки, аның турында һәм ишегалдында аерым-аерым биш-алты кечкенә агач мәдрәсәләр иде. – М. Гафури искәр.
60
Әҗвәф – куыш эчле (ягъни надан).
61
Гакаид – иман дәреслеге.
62
Тәдбикъ итеп – яраклаштырып.
63
Мантыйк – логика.
64
Хикмәт – философия.
65
Муаффәккыятьле – уңышлы.
66
Шәгъбәсе – бүлеге.
67
Гыйльмекәлам – дин фәлсәфәсе.
68
Тәгъзим кылып – олылап.
69
Монтазир булган – көтеп торган.
70
Гыйбарә – дәреслектәге җөмләләр.
71
Ля нөсәллим – бирелмим, үз сүземдә торам.
72
Тәкърир – сөйләп аңлату.
73
Изахәт – аңлату.
74
Галламәи Тәфтазани, Мирсәет Шәриф, Ибне Сина – борынгы атаклы галимнәр.
75
Иҗтиһадлы – тырыш.
76
Тасдыйк итеп – раслап.
77
Арзу итә – тели.
78
Үзенең тавышы белән исемләнгән, ягъни сак-сок(ның)…, төннәрдә генә кычкыра торган бу кошның тавышын мин Урал таулары арасыннан башка һичбер ишеткәнем юк. Бу кош шулай ике генә сүзле тавыш белән кычкырса да, аның тавышы моңлы була; шуның моңына карап булса кирәк, татарлар арасында «Сак-Сок» бәете чыгарылган. – М. Гафури искәр.
79
Мәсьүлиятен – җаваплылыгын; эш итүне.
80
Мәсафәне – араны, ераклыкны.
81
Сәләфе салихиннарның – элекке изгеләрнең.
82
Мәүзугъдан – темадан.
83
Тәәссефкә каршы – кызганычка каршы.
84
Хөсне зан – яхшы дип уйлап.
85
Һичбер вәҗһедән – һич тә, бер дә.
86
Гарип бер мосафир – ярлы бер юлчы.
87
Мөхаль – мөмкин булмаган.
88
Кувәи гыйльмиясенең – белеме көченең.
89
Матлуб – теләп көтелгән.
90
Ганимәт – файдалану.
91
Ишгаль итәр – булдырыр.
92
Матди җәһәттән – материаль яктан.
93
Тасаввеф – суфилык, суфиларча булу.
94
Фазыйләттән – яхшы сыйфатлардан.
95
Тәләккый ителәләр – табылалар, танылалар.
96
Имкян – мөмкинлек.
97
Пималарын – киез итекләрен.
98
Тәкъсир – остаз яки мөдәррискә олылап эндәшү сүзе.
99
Гыйбарә – өзек.
100
Ул вакытта авылның укый-яза белмәгән кешеләрен «моштым» дип йөртәләр иде. – М. Гафури искәр.
101
Галәмәте – билгесе.
102
Шәригать – дини закон, бу урында «хөкем» мәгънәсендә.
103
Арзусы – теләге.
104
Гуаһлыкларын – таныклык бирүче шаһитлыкларын.
105
Зани белән заниянең – бозык ир белән бозык хатынның.
106
Кязиб – ялган.
107
Хәд лязим булып килә – җәзалау тиешле.
108
Гөнаһе кәбаирләрдә – зур гөнаһларда.
109
Дарелхәребтә – сугыш мәйданында, монда «изге урын» мәгънәсендә.
110
Хәд фарыз түгел – җәзалау тиеш түгел.
111
Бинаән галәйһи – шуның өчен.
112
Нәмәхрәм – шәригать буенча тыелган нәрсә.
113
Хәд сугуның – чыбык белән суктыру җәзасының.
114
Сарих – ачык.
115
Хәдис – пәйгамбәр сүзе.
116
Иҗраэ итү юлында иҗтиһад кылырбыз – җиренә җиткерү юлында тырышырбыз.