Сайланма әсәрләр / Избранное - Гафуров Мажит Нурганиевич 3 стр.


Мәсьәлә болай иде: безнең өйгә ике-өч йорт аша гына бер егет булып, ул кайвакытта безгә килә иде. Ул безгә килгән вакытта, апам бөтенләй үзгәрә, ул урамнан үтеп киткәндә, шунда ук тәрәзә төбенә барып, күзен алмый карый торган иде. Мин, апамны шул егеттән нигәдер көнләшкән кебек (апамны артык яратудан икәнен хәзер беләм), аны ирештерә, әтигә әйтәм дип куркыта торган идем. Ләкин апам моңа карап мине читкә тибәрми, бәлки мәхәббәтенең бер өлешен миңа да бирә, мине юата, әтиләргә андый сүзләрне әйтергә ярамаганын белдерә иде.

Әлбәттә, минем Сафия апамның ул егетне яратуын сизүемне әтиләргә әйтү ихтималым юк иде.

Менә ул шулай теге егетне сөеп, шуңа кияүгә чыгу өмете белән йөргән чагында, аны тоттылар да югарыда әйтелгән җиргә кияүгә бирделәр. Ихтимал, аның күрше егете Зәйнетдинне яратуын әти дә сизгәндер һәм, шуңа үчегеп, чит авылга кияүгә биргәндер.

Әнә шул шомлы туй, көчләп укылган никах Сафия апамның бөтен өметләрен җимереп, күңелендә булган ялкынлы мәхәббәте өстенә бозлы яңгыр яуган кебек итсә кирәк; ул туйдан соң бөтенләй күңелсезләнде, аз сөйләшә башлады һәм авырый да башлады.

Аның шулай рухани газаплану сәбәбеннән туган үзгәрешен күреп «Сафия киявен яратмаган…», «Аны көнләшеп сихерләгәннәр… Сихерен кайтарырга кирәк иде…» дип сөйләүләре әле дә булса хәтеремдә тора.

Кыш көнендә бирелгән апамны җәй көнендә печән алдыннан озаттылар. Минем күңелемдә озатуның яшьле, ямьсез ягы белән бергә, кыңгырау таккан пар атларның тыпырчынып торулары, кыңгырауларның шылтыр-шылтыр итүләре, апамны көймәле арбага күтәреп утыртулары, озатырга килгән хатын-кызларның күплеге, алар кузгалып киткәннән соң азан әйтүләре кебек тышкы күренешләр бик нык истә калган. Үзенең ата-ана һәм туганнарын, сөйгән илен, туган җирен, күңелендә мәхәббәте сакланган бер кешесен ташлап, үзе бер дә яратмаган бер кеше белән утырып чит бер авылга киткән вакытында апамның ничаклы авыр бер хәлдә булуын соңыннан уйлап хәйран калам. Бу эш, әлбәттә, йомшак күңелле әнинең йөрәгенә бик нык тәэсир иткәндер.

Ул шулай елап китте… Аларның атлары күздән югалгач, кыңгырау тавышлары ишетелми башлагач, без өйгә кердек. Хәзер өй эче бик тын, әллә нәрсә, бик зур нәрсә югалган кебек күңелсез иде. Әни бер почмакта елап утыра, әти, нәрсәдер уйланып, тәрәзәдән карап тора иде. Өй эчендә бер генә минут тору да күңелгә авыр сымак тоела, күңелгә каралык китерә төсле күренә. Ни булса да, бу өйдән матурлык киткән, монда мәхәббәт беткән кебек хис ителә иде. Чынлап та, бу өйдән мәхәббәт белән янган, мәхәббәтле татар кызы киткән иде шул… Ул үзе киткән, тик монда ләгънәтле ачы күз яшьләрен тамызып, аһ-зарларының эзләрен калдырып киткән иде шул…

Күпме вакыт үткәчтер инде, ул ягын әйтә алмыйм, апам белән җизни беренче рәт кунакка килделәр. Апамның безгә килүе, үзенең туган өенә кайтуы безнең һәммәбезгә дә бик шатлык булды. Аның төсендә бик зур үзгәреш булмаса да, һаман күңелсез булып, кеше белән сөйләшми торган чагында тирән уйга кала иде. Ул шушы кунак булып торган өч көндә күп чыгып йөрми, күбрәк вакытын әни белән сөйләшеп үткәрә, кайвакытта мин аның елаганын күрә идем. Мин хәзер аның яныннан аерылмый идем. Аннан аерылып тору минем өчен авыр иде. Ул үзе мине яныннан җибәрми, бергә йөретә, үзе белән бергә утырта иде. Шул аермавыннан алып, ул мине үзе белән Сакай авылына алып китте. Шулай итеп, мин, беренче мәртәбә үзебезнең авылдан чыгып, чит авылга бардым, чит илнең суын эчтем, башка авыл малайлары белән танышып, шулар белән бергә йөри башладым.

Бу өйдә без – апам, җизни, мин – өчәү генә идек. Җизни күп вакытта эш белән йөргәнгә күрә, мин апам белән тора идем. Апам һәрвакытта кайгылы, аның күзләре күп вакытта яшьле була торган иде. Мин бу гамь[23], бу яшьләрнең чын мәгънәсенә төшенә алмасам да, аңа карап боега торган идем. Уеннан калган вакытларымны аның янында торып, аның җырлаганнарын ишетеп үткәрә идем. Балалык белән борчылсам яки иркәләнеп китеп артык җибәрелсәм, апам: «Зинһар, туганым, җанымны ком итмә, минем болай да хәсрәтем күп!..» – ди торган иде.

Берәр айдан соң үзебезнең авылга алып кайттылар. Ләкин мин үзебезнең өйдә дә, авылда да ямь таба алмадым, һичтуктаусыз еладым. Аптырагач, икенче көнне мине, Акташ авылының бер кешесенә утыртып, апам янына җибәрергә мәҗбүр булдылар. Мин тагын, Сакай авылына барып, сөекле апам янында, аның шәфкатьле кочагында тора башладым.

Апам янында ничә ай торуым хәтеремдә юк. Тик апам, алты-җиде айлар чамасыннан соң, язга таба үзе бөтенләй үзебезгә кайтты. Ул аерылып кайткандырмы, әллә озын мөддәткә[24] кунакка кайткандырмы… ул җәһәте миңа мәгълүм булмады. Ләкин инде аның йөзләре саргайган, зур кара күзләре тагын да зурая төшкән, үзе арыкланып, тәмам хәлдән тайган иде. Ул хәзер үзенең туган авылына кайтса да, рәхәтләнеп йөри алмады; кайту белән түшәккә егылып, күпмедер авырып ятканнан соң, күкрәк хасталыгы белән вафат булды.

Сафия апам үлгәннән соң, әти бераз гына күңелсез йөрсә дә, тиздән борынгы хәленә кайтты. Ләкин әнигә аның вафат булуы бик нык тәэсир иткән булса кирәк, аның бик еш елавы, апамнан калган кайбер нәрсәләрне кулына тотып, әрле-бирле әйләндереп: «Мескен, бу тастымалны өченче ел яз гына суккан иде… Тотып та карамаган, күрәсең, нәкъ сугып куйган көенчә тора», – дип, алдына куеп уйга бата торган иде. Аның (Сафиянең) үлүе минем өчен бик вә бик күңелсез булды. Ихтимал, моның аркасында килгән тәэссор минем беренче тәэссорым булгандыр… Кыш үтеп бетмәгәнгә күрә, апамны күмәргә озата бара алмадым бугай. Тик соңыннан теге егетнең апамны кара җиргә күмгән вакытта артык нык тәэссорланганын, хәтта кешеләрдән яшеренә төшеп елаганын сөйләүләре хәтеремдә калган. Шуның белән бергә, апамның озатылган вакытта елаулары, чит авылда моңаеп җырлаулары, коры сөяккә калып, монда җан бирүләре – һәммәсе, һәммәсе күз алдымда тора, йөрәгемдә әле дә булса чишелмәгән каты бер төен кебек булып сизелә.

Шуның өчен мин бу апам хакындагы истәлегемне, татар, башкорт хатын-кызларының борынгы ирексез яшәүләрен, авыр тормышларын күрсәтә торган бер кара сәхифә иттереп, монда язып үтүне тиешле күрдем.

Балачаклардагы тормышның якты һәм күңелле вакытлары бик күп булу белән бергә, кайвакытта күңелсез чаклары да була. Ләкин бу күңелсезлекләр, балаларның үзләренә карап кына булганга күрә, тизрәк истән чыгучан булалар. Мәсәлән, хәзер генә бер бала белән бәргәләшеп аласың, мәңге күрешмәслек булып сугышып аерыласың. Бер-ике сәгать тә үтми, шул «дошман» ың белән татулашып, тагын да уйнарга керешеп китәсең.

Шуның өчен бәләкәй вакыттагы хатирәләрнең вак-төякләренең бик күбесе онытылган булалар. Хәзер аларны тикшерә башласаң, бик калын томаннарга очрарга туры килә. Тик шул томаннар арасында ялтырап күренеп торган истәлекләрне генә чүпләп алырга мөмкинлек була. Минем күз алдымда биш яшь белән ун яшьләрем арасындагы булган төрле хатирәләр чобалып-чобарланып күренәләр. Шуңа карап та нинди эшнең кайсы вакытта эшләнгәнен, нинди тәэссорларның кайчан булганын көне, елы белән ачык әйтеп булмый. Мәсәлән, мин шул ук, йөрәгемдә бик нык эз калдырган Сафия апамның 1888 елның җәендәме, булмаса 1889 елның җәендәме озатылганын катгый ачык әйтә алмыйм. (Моның өчен күз алдына кара сәхифәләрне ачып салган борынгы «метрика дәфтәрләрен» тикшерергә туры килә.)

Бала вакытта балаларның тормышына бик нык үзгәреш бирә торган эшләрнең берсе – аларның башлап укырга керешүләре икәнендә шөбһә юк. Бу эш – балалык тарихы өчен бик мөһим һәм онытылмый торган нәрсә. Шулай була торып та, мин үземнең иң элек әтидәнме, әнидәнме укый башлавымны хәтерли алмыйм. «Әлеп-би» укуым, аны тануым исемдә калмаган. Бик якын ихтималга карап, мин әлифбаны, әти күрше балаларын укыткан вакытта карап утырып, шуннан белгән булсам кирәк дип уйлыймын.

Тик Һәфтияк иҗегенә төшеп, «мөкрәмүн», «вә ләямәссәннәкүм» сүзләрен укып утыруларым әле дә булса урыны белән хәтеремдә тора. Бу вакытта минем яшем биш-алты чамасында булса кирәк, мин әтидән укый идем. Ул, иртәнге намаздан чыгып, туры мәктәпкә барып, балалар укыта да, аннан кайтып, чәй-фәлән эчкәч, безгә сабак бирә торган иде. Сабак белмәвем өчен әтинең ачулануы исемдә юк. Ләкин мин бик күп көлә торган булганга күрә, әти шул көлүем өчен орыша, кайвакытта чигәгә дә чабып җибәрә иде. Шуның өстенә мин күп сөйли торган булганмындыр, күрәсең, әти һәрвакыт, мине үзебезнең авылның бик телчән һәм күп сөйләве белән шөһрәт тапкан «Пачакин Сибгать» кә охшатып, ачуланып: «Һай син, Пачакин Сибгать!..» – дип, бик каты тәнбиһләр[25] ясый, ата-ана алдында күп сөйләргә, көләргә ярамавын белдерә, шулай итеп мине әдәпкә өйрәтә иде.

Җиде-сигез яшьләр чамасында булсам кирәк, беренче рәт үзебезнең авыл мәктәбенә барып, шунда йөреп укый башладым. Бу вакытта Коръән укый, шуның белән бергә, татарча китапларга да төшенә башлаган идем.

Ул вакытта иҗек танып Коръән укый башлау хәзерге көндәге беренче баскыч мәктәптән икенчегә күчү белән бер исәпләнә. Моның өчен ата-аналар бик шатланалар, һәм хәллерәк кешеләр, шуның шатлыгыннан аш хәзерләп, укытучыны (күбрәк мулланы) чакырып бәйрәм ясыйлар иде.

Ул вакытта башлап уку һәм иҗек танып китү чиксез авыр булып, бик күп балаларның башлары шул иҗек танудан чыга алмый аптырый иде. Берничә ел мәктәпкә йөреп тә иҗек таный алмый, Һәфтияк укудан үтә алмый мәктәпне ташлап чыгучыларның проценты 70–80 гә җитә торгандыр дип уйлыйм. Безнең авылларда мәктәп ишегеннән үтмәгән балалар бик сирәк булып та, ул вакытта бөтен авылда язу таный торган кешенең биш-алтыдан үтмәве шуннан килә.

Иҗек укуның авырлыгына чыдый алмый, бик күп балалар берничә көннән үк мәктәпне ташлап качарга мәҗбүр булалар. Аларны агалары, көчлек белән җитәкләп мәктәпкә китереп, мулла кулына тапшыра. Алар тагын качалар. Ниһаять, аталары да, балаларының укуларыннан өмид өзеп, китерми башлыйлар иде.

Бер бала, әтисенең сарыкны суяр өчен җитәкләп алып барганда, мескен сарыкның дүрт аягын терәп, бармас өчен тартышканын күреп: «Әй дурак сарык!.. Юкка тартышып торасың. Әйтерсең мәктәпкә сабак укытырга алып баралар!» – дип, сарыкның тартышуына аптыравы укуның авырлыгына карап әйтелгән сүз икәнендә шөбһә юк.

Мәктәпкә йөреп укый башлагач, минем эшләр тагын да шәбрәк китте. Әти шунда укытып йөрүче булганлыктан, балалар да артык кырын күз белән карый алмыйлар, шуның өстенә кайберәүләре белмәгән сабакларын миннән сорап алалар иде. Мәктәпкә йөреп укый башлавымның өченче елында төрки-татарча телне белгәнгә хисаплап, мине гарәпчә укытырга керештеләр. Шул вакытның гореф-гадәте буенча «Шорут әс-салат», ул беткәч, «Тәгълим әс-салат» китапларына төшерделәр. Эш гарәпчә китапларга төшү белән генә калмады, үземнең сабакны белгәч, кайбер яшь балаларга «әлеп-би» дән сабак бирергә яки сабакларын белмәгән балаларның сабакларын өйрәтергә дә куша башладылар.

Мин инде мәктәпкә йөреп укый башлавымның дүртенче елында «Төхфәтелмөлек» һәм «Гайнелгыйлем» китапларыннан сабак ала башладым. Хәзер мине әти түгел, бәлки мулла абзый үзе укыта иде. Бу эш минем вак шәкертләр арасыннан чыгып, «зур укучы» шәкертләр рәтенә керә башлавымның беренче баскычы иде. Минем әле, 11–12 яшьләр чамасындагы бәләкәй малай булуыма карамастан, шундый башка кешеләр аңламый торган телдә «зур китаплар» укуым бик зур муаффәкыять[26] исәпләнә иде.

Минем болай күтәрелә баруым әтинең дә башын күккә күтәргән булса кирәк, ул кайвакытларда: «Менә бу балам хәлфә булыр, мулла кеше булып чыгар» дигән сүзләрне ычкындыра башлады. Минем балалар арасында «игътибар» артты. Мин сабак өйрәткән балаларның ата-аналары кече атна һәм җомга көннәрендә мине өйләренә чакырып кунак иткәли башладылар. Хәтта кайберәрсе «Мәҗит хәлфә була инде ул…» дигән сүзләрне үземнең алдымда ук әйтеп куя иде. Минем кебек яшь малайга аларның бу мөгамәләләре, миңа «дәрәҗә» бирүләре миңа тәэсирсез калмады. Бик үк мактанып сөйләнмәсәм дә, әзрәк «эреләнеп» киттем. Сүз арасында гарәпчә сүзләр ычкындыргалый башладым.

«Дәрәҗә» күтәрелгәннән-күтәрелде. Яшьләре минем белән тиң, хәтта кайберәүләр миннән яшькә зур булып та, укулары түбән булган малайлар минем белән якын дус булып тору юлларын эзли башладылар. Мин үзем «хәлфә» була торып, Бикмөхәммәт, Закир дигән малайларның бәләкәй чанага очланып, мине урам буйлап йөртүләрен (кататсә иттерүләрен) әле дә булса уйлап көләм. Алар аталары Фәйзи бабай белән Гариф агай кунакка чакырганда да, мине шулай бәләкәй чана белән килеп алалар һәм соңра китереп ташлыйлар иде. Мин инде унике яшьләремдә генә булгач, ничек иттереп аларның түр башларында оялмый кунак булып утырганмындыр, кунак булу формаларын ничек килештергәнмендер… Шуларны уйласам, хәзер үзем дә кызарып китәм. Ләкин кунак булып беткәннән соң, аларның аталары миңа ике яки өч тиен сәдака биргәндә, мин бик оялып, башымны түбән басып утыруым хәтеремдә.

Ләкин минем авылда «хәлфә» булып «сый-хөрмәт» күреп торуым бик күпкә сузылмады: унөч яшемдә, үзебезнең авыл мәктәбен минем өчен бәләкәй күреп, мине күрше авылга, шул тирәдә данлыклы булган Үтәш авылы мәдрәсәсенә җибәрү турында киңәш итә башладылар. Бу киңәш, бара торгач, чынга әйләнде.

93 нче елның көзендә, чана юлы төшкәч, әти мин барачак мәдрәсәнең мөдәррисе, гади мулла гына түгел, Хатыйп хәзрәтне үзебезгә кунакка чакырды. Әти, хәзрәт белән бераз сөйләшеп утырганнан соң, мине үзләре янына чакырды һәм хәзрәт белән күрештерде. Аның белән генә калмый, үзләре янына чәй эчәргә утырырга кушты. Мин бик куркынып һәм оялып самавыр артынарак барып утырдым.

Хатыйп хәзрәт иң зур гәүдәле кешеләрнең берсе һәм карап торуга мәһабәт иде. Мин, аны күргәч, башта калтырандым. Тик бераздан соң гына бу калтыравым басылды. Мин кереп утыргач, аз гына тору белән, әти минем хакта сүз башлады:

– Менә Мәҗит дигән углым шушы инде.

– Бик яхшы, бик яхшы, һәйбәт бала күренә. Алла гыйльме нафегъ[27] бирсен, – диде хәзрәт.

– Хәзрәт, менә бу баламны сезнең тәрбиягезгә тапшырам. Үтәш авылында Хатыйп хәзрәт мәдрәсәсендә Мәҗит хәлфә дигән хәлфә бар дигәнче укысын иде. – Әтинең бу сүзләрен ишеткәч, башымны түбән бастым.

Хәзрәт, үзенең мәһабәтлеген бер дә югалтмый дога кылганнан соң:

– Мулла Нури, безгә ышанып балаңны тапшыруыңа рәхмәт. Бездән – укыту, тәрбия бирү. Тәүфикъ, һидаять[28] бирү – Алладан. Баланың файдалы гыйлем алып чыгуына дога кылыйк, – дип, тагын бер мәртәбә дога кылды.

Мин үземне хәзер бу хәзрәткә бөтенләй буйсынган кебек хис иттем, күңелем йомшап, күземнән яшь килде.

Хәзрәтне шулай кунак иткәннән соң, мине шушы көннәрдә үк мәдрәсәгә җибәрергә вәгъдә биреп, әти хәзрәтне озатты.

Хәзрәт киткәннән соң, әти белән әни, мине үзләре янына чәй эчәргә утыртып, бик зур эш башкарылган төсле, мине вәгазьләп алдылар. «Укып кеше булырсың. Тырышып укы! Хәзрәтнең фатихасын алырга тырыш!..» – дип, миңа карата бик күп сүзләр сөйләделәр. Мин, әлбәттә, аларның һәрбер сүзенә җавап уларак, иягемне кагып, «ярар» дигән җавапны аңлатып утырдым.

Хатыйп хәзрәт шулай безгә килеп киткәннән соң, мине озату турында хәзерлекләр башланды. Тышы кызыл кергезиннән, эче кара бәздән, уртасына мамык куйдырып, бишмәт тектерделәр. Гәрчә бу бишмәтнең эче-тышы бергә сырылып, кул белән генә тегелгән булса да, миңа чиксез матур булып күренде. Әни бүрекне сипләп җибәрде. Яңа оек бәйләтеп бирделәр. Алмаш күлмәкнең ертыкларын ямадылар. Әни миңа махсус кечкенә мендәр ясап, кызыл шакмаклы киндер белән тышлап куйды. Чабата ясарга осталыгы белән шөһрәт алган Насыйр бабайдан өр-яңа башмак-чабата ясатып бирделәр. Шулай итеп, мин, чит авылга мәдрәсәгә җибәрелү аркасында, баштанаяк киенеп алдым. Бу яңалыклар бер яктан мине шатландырсалар да, чит авыл мәдрәсәсенә китү минем эчемне әрнетә иде.

Назад Дальше