Роберт Миннуллин
Мәхәббәтле көзләрем/Осень, полная любви
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
© Миңнуллин Р. М., варис, 2021
* * *
Биниһая зур иҗат
Татарстанның халык шагыйре, күренекле әдип, балалар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин турында үткән заманда сөйләү дә, язу да сәер тоела. Ләкин ни эшләмәк кирәк: каләм иясе хәзер әсәрләрендә, шул әсәрләре дөнья күргән китапларында, укучыларының, каләмдәшләренең күңелендә яши.
Әлеге басма – Роберт абый нәшриятка үзе китергән соңгы кулъязма. Ул аны миңа тапшырды да: «Сүз башы Ленар Шәехнеке инде, яме?» – диде. Яраткан шагыйрем, остазымның сүзләрен сөенеп, зур җаваплылык белән кабул иттем. Кайчандыр үзе Татарстан Язучылар берлегенә керү өчен миңа тәкъдимнамә, «Дүртенче кат… Бишенче кат…» китабыма сүз башы язган иде. Еллар дәвамында һәрвакыт аның игътибарын тоеп, киңәшләрен тыңлап, фикерләрен ишетеп яшәдек бит. Татар халкының олы шагыйре, чәчләренә чал керсә дә, заман белән бергә атлаучы, тормышка елмаеп караучы чын шәхес иде ул.
Күпләр кебек мин дә аның белән бала чагымда ук таныштым. Безне «Энекәш кирәк миңа» китабы дуслаштырды. Елмайта торган, сүз уйнатуларга корылган, шаян, шул ук вакытта балаларны тәрбияләүгә нигезләнгән шигырьләрне кем генә яратмас икән?!
1991 елда туган авылым Такталачыкта (Актаныш районы) яңа ике катлы таш мәктәп ачылды. Тантанада, шагыйрь һәм халык депутаты буларак, Роберт абый да катнашты, чыгыш ясады. Миңа, икенче сыйныф укучысына, аны күрү гомергә истә калырлык зур вакыйга иде.
Казан дәүләт университетында укый башлагач, Роберт абый белән якыннан аралаштык. «Күңелләр нечкәргәндә…» дигән китабына күзәтү ясап, бәяләмә язарга туры килде. Актанышның Сабан туе мәйданында узган 60 яшьлек юбилеенда, туган авылы Шәммәттә (Илеш районы) үткән 70 яшь- легендә кадерле кунак булып катнаштым. Төрле театр сәхнәләрендә узган иҗат кичәләрен, балалар бакчалары, мәктәпләрдәге очрашуларны санап та тормыйм. Әйе, Роберт абый гел халык арасында булды, һәрвакыт үз артыннан дусларын, шәкертләрен ияртте, остазларына игътибарлы булырга да онытмады.
Соңгы елларда әдәби тәрҗемә эше белән ныклап шөгыльләнде: төрекмән шагыйре Мәхтүмколый, төрек шагыйре Али Акбаш, удмурт шагыйре Вячеслав Ар-Серги, казах шагыйре Нурлан Оразалин, Черногория шагыйре Душан Джуришич, башкорт шагыйрьләре Факиһа Тугызбаева, Хәсән Назар һ. б. ның шигырьләрен татар телендә яңгыратты, аерым җыен- тыкларын чыгарды. Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фәридә Кудашевалар турында саллы-саллы истәлек китаплары төзеде.
Ахырга таба, «Инстаграм» челтәрендә үз битен булдырып, иҗатын бар дөнья белән бүлешә башлады. Язылучыларының саны 50 меңгә җитте. Көн кадагына суга торган, туган телнең һәм милләтнең киләчәген кайгырткан шигырьләре, лирик һәм фәлсәфи, юмор хисе катыш әсәрләре шактый язылды.
Әлеге «Мәхәббәтле көзләрем» дип аталган китапта Роберт Миннуллинның әле ташка басылып өлгермәгән яңа шигырьләре һәм элегрәк язылган сайланмалары урын алды. Чыннан да, биниһая зур иҗат! Әле бу – зур тауның бер өлеше генә. Татар әдәбияты классикасын тәшкил иткән балалар шигырьләре, татар эстрадасының алтын фондына кергән җырлары, туры сүзле һәм объектив фикерле публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, тәрҗемәләре һ. б… Саный китсәң, әдипнең иҗат канатлары күп. Иҗаты чын бриллиант кебек: кайсы яктан карасаң да, үзенә күрә бер матурлык, яктылык белән балкый, күңелгә көрлек, җылылык бирә, дәрт өсти.
Роберт абыйның рухы шат, иҗаты мәңгелек булсын!
Ленар ШәехБеренче бүлек. Яңа шигырьләр
Күңел галәмем
«Солтанморат» дигән изге авыл…
8.03.2017Җәй килде Казанга да…
13.07.2017Экспромт
08.08.2017Уйларым
10.08.2017Агыйделдән китеп барам…
11.08.2017Теләсә нишләсеннәр…
15.08.2017Иҗат кешеләренә гомумән дә таләпләр куярга ярамый!
И. Бәдретдинова, җырчы
«Бу – минем таныш бөркетем!..»
17.08.2017«Юл өстендә – кызгылт кояш…»
21.08.2017«Күзем төште тәрәзәмә…»
24.08.2017Казанымның төнге утлары…
25.08.2017Калдырырмын сезгә дә
25.08.2017Балаларга
Эскәмия
28.08.2017«Торуыма кояш чыккан…»
28.08.2017Көндезге Казан…
28.08.2017Аңладым…
«Чәчәкләр елмая белә…»
29.08.2017«Торналар да китеп бара инде…»
31.08.2017«Бүген җәйне озатабыз…»
31.08.2017«Сентябрьнең бере бүген…»
01.09.2017Мин гомерне хәзер көнләп саныйм…
02.09.2017Авылым кичләрендә…
03.09.2017«Көзге көннәр салкынайта…»
04.09.2017И гомернең кануннары…
06.09.2017Җилләтәсе бар…
10.09.2017Яңгырлы халәт
12.09.2017Бүген шундый рәхәт…
13.09.2017Мөслимгә китеп барабыз…
14.09.2017Ык буе күбәләге
15.09.2017Агыйделдә акчарлаклар…
15.09.2017Көзнең соңгы алмалары
17.09.2017«Нишләттеләр сине, каен?..»
19.09.2017Бу бит минем көзләрем…
19.09.2017Сулар ага, сулар ага…
19.09.2017Элеккеге агач…
23.09.2017Ай да мин…
24.09.2017Нәргизә чәчәк ярата
24.09.2017Балаларга
Бөтен өмет сездә!
(Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттаховка ачык хат)
26.09.2017Мәхәббәтле көзләрем…
27.09.2017Парк. Көз. Моңсулык
30.09.2017Кишер үстерүчеләргә киңәшләр
(Шаяру, әлбәттә)
1.10.2017Исә каен җилләре…
2.10.2017Тую…
4.10.2017Туйдым…
И. Юзеев
Һәркемнең дә үз көзе…
7.10.2017Казанда да кар күренде…
Пушкин белми яратмаган…
15.10.2017Миләш пешкән…
27.10.2017Аңламассың…
5.11.2017Аптырамыйм. Аптырыйм
Милли кием бизгәге…
(ТНВ каналыннан «Таяну ноктасы» тапшыруын карагач)
(Депутатлар милли киемнәр турында закон кабул итәргә җыена. Чиновникларны да милли киемнәрдән йөртмәкчеләр икән.)
«Яңа гына җәй иде дә…»
9.11.2017Бәлеш
(Актуаль шигырь)
11.11.2017Әле таң ата гына…
13.11.2017Күңелемнең табигате…
17.11.2017«Китәсе кошлар киттеләр…»
23.11.2017Кыш
8.12.2017Кышкы бизәкләр
11.12.2017Балаларга
Язылып бетмәгән шигырь…
12.12.2017Син тагын китәсең инде…
17.12.2017Сине сагынганда…
18.12.2017Кайт инде…
19.12.2017Ак кояш
20.12.2017Бик сагынам…
22.12.2017Вакыт төгәл…
23.12.2017Идиллия
24.12.2017Ярый әле кайттың…
24.12.2017Син кайткач…
27.12.2017…китте
28.12.2017Кабансу
Кышкы яңгыр
30.12.2017Туган телебезне бетерәләр…
(Туган телебезгә һәр тарафтан һөҗүм бара.)
Телен саткан татарга
(Мәктәпләрдә татарлар үзләре татар теленнән баш тарталар.)
Махмыр…
Язам әле…
01.01.2018Яңа ел дигән тылсым…
02.01.2018Җитми…
03.01.2018Бу кешегә һәрчак нидер җитми.
Ә. Атнабай
…диеп
07.01.2018Моңланган чаклар була…
09.01.2018Бүгенге төн…
19.01.2018Бу гүзәллек – кичәге…
20.01.2018«Язларымнан, җәйләремнән…»
13.10.2013–21.01.2018Син көт инде…
25.01.2018Мин – каеннар җырчысы…
27.01.2018Ялгыш төймә
30.01.2018Һич онытмыйм…
9.02.2018«Быел безне бәхет басты…»
14.02.2018Сезне яратмасам…
7.03.20189 нчы март иртәсе…
9.03.2018Яз килергә җыена…
12.03.2018Башкорт кымызы
24.03.2018Ут эчендә…
(Кемеровода 41 бала утта янып үлде.)
27.03.2018Көлке көне
1.04.2018И кызларым…
Чәчәк идек…
29.05.2018Карашларың…
7.08.2018Әткәй туган көн
7.09.2018Якташларыма
Көннәр бозылыр төсле…
10.09.2018Аклык
10.09.2018Монда…
10.09.2018Кайтам әле, кайтам…
Көлеп ятам…
12.09.2018Мунча
15.09.2018Матурлык
15.09.2018Кызыл алмалар
(«Нур» театрында узган кичәмдә шагыйрә Зөлфия Ханнанова миңа бер кәрзин алма бүләк итте.)
10.11.2018Болай гына…
Бу елны да озаттык…
31.12.2018Бар инде, кер…
7.01.2019Күңел галәмем
08.01.2019Кояшлы каеннарым
16.01.2019Балачак салкыннары
24.01.2019Хур кызлары чибәр, диләр…
25.01.2019Җитә миңа, җитә…
27.01.2019Нидер язган булам…
10.02.2019Хәзер инде…
14.02.2019Минем күңел
16.02.2019Үз илеңдә, үз телеңдә…
20.02.2019Кояш янында
(Казаннан Уфага очканда)
24.02.2019Үземә тиешлесе…
02.03.2019Хатын-кыз…
06.03.2019Татарча көрәш
08.03.2019Язлар җитсә…
11.03.2019Рухи коллык…
12.03.2019Мин…
(Бер хатка җавап)
16.03.2019Шигырь
16.03.2019Тормыш…
18.03.2019Кыш шикелле…
25.03.2019Белмим инде…
14.04.2019Тукайга һәйкәл ачабыз…
19.04.2019Мәхәббәт
23.04.2019Болай булмый торган иде…
15.05.2019Тәрәзәгә карап ятам…
6.06.2019Инстадашларыма шифаханәдән хат
10.06.2019Түземлек
11.06.2019Сандугачлар сайрар чак…
13.06.2019Шагыйрьлек
23.06.2019Бар да исемдә…
24.06.2019Төнге яңгыр
27.06.2019Гаделлек… Гаделсезлек…
29.06.2019Кадереңне белдем микән…
14.07.2019Шагыйрь җаны…
20.07.2019Беркатлылык
23.07.2019Әллә ничек кенә…
29.07.2019Әллә ничек кенә узды гомер…
И. Иксанова
Мин сагынмый, кем сагынсын…
5.08.2019Багышлаулар
Мостайга охшап киләсең…
Башкортстанның халык шагыйре
Равил Бикбайга
Җитмеш биш тә җиткән икән, агай!..
Хөрмәтле якташларымның берсенә –
Тәлгат Нигъмәтулла улы Сәгыйтовка
Шагыйрь булып бер тугансың икән…
Башкортстанның халык шагыйре
Хәсән Назарга
Тыныч кына ятмас ул анда…
Евгений Евтушенконың вафатына
Белла Ахмадуллина
(3 октябрь, 2007 ел. Казан. Опера һәм балет театры)
Мин мендем дә, менмәдем дә кебек…
Илһам дустым Йәндәүләтовка
Синең белән бер дә утырган юк…
Башкортның талантлы шагыйре
Салават Әбүзәровка
Хак төрекмән Мәхтүмколый
(Төрекмән халкының бөек шагыйре һәм акыл иясе Мәхтүмколый Фирагиның 290 еллыгы уңаеннан)
«Кызыл таң»ның 95 еллыгы уңаеннан
Болга, әйдә, таягыңны!
16.12.2014Татарстанның халык артисты
Фуат Әбүбәкеровның 70 яшенә
Син – затлы зат!
27.04.2015Артист һәм шагыйрь дустым
Хәлим Җәләйнең 75 яшенә
Түрә дә, шагыйрь дә…
2015Әнәс Исхаковның 70 яшенә
Булмый Болгар Нугайсыз…
9.12.2016Спас районы хакиме
Камил Нугаевның 60 яшенә
Мине көлдереп кара!
Яшь сәхнә остасы Данир Сабировка