Тор, ди ул, Монда ятма. Никадәр авыр булса да торып басарга тырыш. Аунап ятучыларның кадере юк. Хәтта алтын булсалар да.
Илнур торырга маташа. Тик буыннары тотмый. Егыла.
Син көчле, дип дәрт өсти фәрештә, Син аягыңа басарга тиеш.
Илнур тагын торырга маташа, дүрт аяклап, сабый бала сыман мүкәйләп беркадәр бара, аннан бераз күтәрелә төшеп аякларына баса да чайкалып тора. Тирә-ягына каранып ала. Нәрсәләр булганын, үзенең ничек шушы хәлгә төшкәнен хәтерләргә тырыша. Төн. Караңгылык. Агачлар. Кошлар тавышы. Кайдадыр якында машиналар шавы ишетелә Бөтен тәне сызлый. Сулыш алган саен нәрсәдер чәнчеп-чәнчеп куя. Аз гына көчәндергән саен аяк буыннары өзелеп китә Нәрсә булды соң бу?
Кыйнадылар сине, ди фәрештә, аның йөзе күренми, сүзләре ишетелми, ни әйткәнен Илнур сүзсез дә аңлап тора, Синең әйбәтлегеңә кабәхәтлек белән җавап бирделәр.
Һәм ул барсын да исенә төшерә. Күңелен чиксез әрнү биләп ала. Ул бит әйбәтлек эшләргә, кемгәдер ярдәм итәргә теләгән иде. Ләкин аның әйбәтлеген кабул итмәделәр Гомер буе шулай булды бугай. Кабул иткән хәлдә дә гарипләп кабул иттеләр. Әйбәтлеккә урын юк микәнни соң бу дөньяда?
Кешеләргә беркайчан да яхшылык кылма, ди фәрештә, Аларның берсе дә моңа лаек түгел. Хәтта әти-әниең дә.
Аның соңгы сүзе бик сәер булып ишетелә. Әти-әниләргә игелек эшләргә кирәк. Монсы канга сеңгән нәрсә. Шуңа Илнур:
Кем син? дип сорарга мәҗбүр була, Ник алай дисең?
Мин синең фәрештәң. Син минем Аллам.
Мин алла түгел.
Фәрештә елмайган кебек итә:
Син алла. Синең кебек әйбәт кешеләрнең барсы да алланың бер өлеше, димәк, алланы бербөтен итүче.
Ә калганнары? дип сорый егет, үзе яклашырга теләгән теге кызны күз алдына китереп, Калганнары кем?
Алар чүп.
Ә бәлки чынлап та шулайдыр ул. Үзенә карата кылынган игелекне кабул итә алмаучылар, аңа начарлык белән җавап кайтаручылар, бәлки, чынлап та чүптер Ләкин фәрештә Илнурга уйланып торырга ирек бирми.
Син өеңә кайт, дип таләп итә, Әле без тагын очрашырбыз.
Һәм юкка чыга.
* * *
Фәрештә юкка чыгу белән Илнурның күз алдында ир-егет гәүдәсе пәйда булды. Кыйналудан томаланган аңы белән егет аның кем икәнен аңлап бетерә алмады. Уртача буйлы. Ныклы гәүдәле. Ул китәргә җыенган җиреннән тукталып, Илнурның чайкалып атлаганын бераз карап торды да кире килеп култыклап алды. Куллары көчле иде.
Ярый, болай кайтып җитәлмисең инде син. Әйдә, безнең Үзәккә кагылып чыгабыз. Өс-башыңны карарсың, үзеңне тәртипкә китерерсең
Тавышы баягы фәрештәнеке кебек иде. Шулай да Илнур бер таныш булмаган бу кешегә ияреп кайдадыр китәргә теләмәде. Бүген күргән маҗаралары да бик җиткән иде.
Юк, мин өйгә кайтам, дип кырт кисте ул, Бары тик өйгә генә.
Таныш түгел кеше карышмады:
Яхшы, диде ул шул ук ягымлы да таләпчән дә тавыш белән, Мин сине илтеп куям. Ерак яшисеңме?
Илнур ерак яшәми иде. Шушы паркны чыгып бераз атларга гына кирәк. Теге егет артык сүзгә бирелмичә генә култыклап подъезд төбенә кадәр озатып куйды. Һәм түш кесәсеннән алып визитка сузды:
Әгәр кирәк булсам, теләсә кайсы вакытта шалтырат, я үзең килеп чык.
Илнур визитканы алды да бер мәлгә аптырап калды. Ул томанлы аңы белән дә чамалый иде, бүгенге чорда чит-ят кешеләр бер дә юктан гына игелек итми. Димәк бу адәмгә дә нәрсәдер кирәк.
Кем син? диде ул, аны исендә калдырырга тырышкандай, күзләрен кыса биреп, Нигә миңа ярдәм итәсең?
Тик бернәрсәне дә хәтеренә сеңдерерлек хәлдә түгел иде, шулай да таныш түгел егетнең сизелер-сизелмәс елмаюын күрә алды.
Әйбәт кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш, чөнки без шулкадәр аз калдык.
Әлеге сүзләр Илнурның аңына барып җиткәнче беркадәр вакыт узды.
Шайтан алгыры! Ә син каян беләсең минем әйбәт икәнлекне.
Бу юлы егет кычкырып көлеп җибәрде:
Бу заманда әйбәт кешеләр һәрвакыт кыйнала Һәм кулын сузды, Мине Джон дип йөртәләр
Илнур
Кул кысыштылар да Джон китәргә ашыкты:
Ярый, Илнур, очрашырбыз әле Ә син шалтырат, я үзең килеп чык. Ярдәм һәрвакыт булачак.
Ул киткәч, Илнур беркадәр подъезд алдындагы эскәмиядә утырып торды да авыртудан авыр сулый-сулый чалыш-молыш адымнар белән фатирына атлады.
3
Уф, аллакаем!.. дип каршылый әнисе, Тагын хәмер исе килә! Әллә шуышып кайткансың инде. Киемнәрең катып беткән, йөзеңдә нур әсәре калмаган. Нишләтергә инде сине, ә!
Илнур фатирга уза. Гади генә ике бүлмәле фатир. Обойлары күптән алыштырылмаган, стеналарының кыек икәне әллә кайдан күренеп тора. Совет чорыннан калган агач плинтусның буяулары кубып беткән. Элек алар өч бүлмәледә яшиләр иде. Ансы да әллә кайда киткән түгел, шулай да адәм рәтлерәк иде. Абыйсына бер бүлмәле яхшы фатир алыр өчен ансын саттылар да менә шушында яши башладылар. Абыйсының акчасы да бар иде. Чиновник ич! Бер файдасызга ыштан туздырып утырса да акчаны чамасыз түлиләр. Абыйсы хәзер ул фатирын курчак өе сыман бизәп бетергән инде. Бер бүлмәле дип кенә аталса да квадраты зур аның йөз метр, бу ике бүлмәле фатирдан ике тапкырга зуррак. Абыйсы шунда берүзе яши. Ә Илнур әти-әниләре белән шушында гомер сөрә. Ярый, берни әйтеп булмый инде монда
Әнисе эттән алып эткә салып сүгә.
Ичмасам, йөзендә дә бер нур әсәре калмаган бит
Илнур дәшми. Ни дип әйтәсең инде. Хәер Бәлки, әйтеп караргадыр Әйтергә кирәк
Әни, мин бер кызны яклашкан идем
Бар әле бар, юкны сөйләп торма. Юын башта, киемнәреңне алыштыр. Бу кыяфәтеңдә идәнгә дә яткырырлык түгел.
Илнур ванна бүлмәсенә уза. Яшелле-зәңгәрле-күкле төстән торган стеналар. Әтисе бер исерек чагында әнисенең чәйнәнүенә үртәлеп иске плиталарны кубарып ыргытты да эшләп бетерерлек көч табалмады. Хәзер бу бүлмә дөньяның бер ташландык почамагын хәтерләтеп тора. Тутыга башлаган иске ванна хәерчелеккә тагы да бер деталь өсти. Илнур ваннаны чистарта торган порошок алып кайтып бик яхшылап ышкып ялтыратып куйган иде бер заман. Әнисе сөенде башта, тик әтисе:
Син нәрсә, әткәңнән алда йөрисең? Үзеңне күрсәтәсең килә мени? дип шелтәләгәч, әнисе дә Илнурга кул селтәде.
Болай гына итеп әтиең ярты сәгатьтә буяп чыга аны, менә син яңа ванна табып кара, дип чәйнәнеп алды.
Югыйсә, Илнур хаклы иде бит инде. Аларның барлы-юклы акчасы белән ванна алыштыру әлегә җиңел түгел, ә болай ул күпмедер вакытка матур булып балкып торачак иде.
Стеналарын матурларга тырышып та ПЖХ панельләре алып кайтты, тигез итеп бер-берсенә беркетеп куйганда ул бик әйбәт булып торачак иде. Дус егетләренең берсе шулай итеп эшләгән. Илнурның бер атна буе йөк ташып җыйган акчасына шул дус егете белән барып алдылар. Тик әтисе моны күрү белән каршы төште:
Кит әле, эт җыккан малай, кулыңнан килмәгәнгә нәрсә дип кысылып йөрисең. Шундый нәрсәне кеше ваннага куя мени. Плитка җәйдертәм.
Дус егетләрендә андый панель күптәннән тора һәм бернәрсә дә эшләми иде. Әтисе кире каккач, башка юл калмады. Илнур алып кайткан әйберләрен кире илтеп тапшырды.
Күңеле дә сүрелде. Әтисе яратмады, әнисе ирен хуплады, абыйсы мәсхәрәле елмаеп кына карады. Кулыңнан эш килмәгәнгә, печтәнләп йөрмә, янәсе. Абыйсын яратмый иде Илнур. Ниндидер астыртынлык, мәкер бар иде анда.
Аның ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләве, иң кадерле кешеләренә көтелмәгән әйбәтлек ясарга маташуы үзенә аянычлы хәлат булып кайтты. Беркемгә дә бертуктаусыз ярдәм итеп булмый. Хәтта ул үзеңнең әткәң-әнкәң булса да. Алай гына да түгел әле ул Синең әйбәтлегеңне ятлар бәяли алмаска мөмкин Ләкин синең игелегеңне, яктылыгыңны, ихласлыгыңны бәяли белмәгән ата-ана иң кабәхать кеше булып күренә. Чөнки син аларга ышанасың, бөтен күңелеңне әйләндереп саласың, кесә төбендәге соңгы тиеннәреңне кырып бирәсең ә алар моны күрә һәм бәяли белми. Дөньяның бөтен чит-ят кешесе рәхмәт укыр иде, ә болар уйлап та бирми. Тиргиләр әле өстәвенә Бала гына булгач, аны без карап үстердек, ул безнең өчен чәче белән җир себерергә тиеш дип уйлыйлар микән? Ата-аналар, сез нәрсә, балаларыгызны үзегезгә мәңгелек кол булсын дип табасыз мени?
Кеше үзаллы фикер йөртә алган көннән алып беркемгә дә буйсынырга бурычлы түгел. Хәтта ата-анасына да. Сез аның күңеленә мәхәббәт сеңдерә алгансыз икән, ул сезгә һәрдаим ярдәм итәр. Әмма ул сезгә бурычлы түгел. Ул шәхес һәм сезне дәвам итүче буларак бурычын түләгән инде. Сезнең аңа басым ясарга бер хакыгыз да юк. Балагызның өлкәнлеген һәм үзаллылыгын кичерә алмыйсыз икән, тапмаска иде.
Әллә мин теләп алган балагыз булмадыммы? Кемнеңдер бәйрәменнән эчеп кайткач котырып киткән хисегезнең нәтиҗәсе идемме? Кинәт ялкынсынып киткән тойгыларның физиологик чагылышымы? Яки арзан хакка сатып алган презервативыгыз ертылып киттеме? Яки аборт ясатырга соңлаган булып чыктыгызмы, акчагыз җитмәдеме? Ни өчен яратмыйсыз соң? Әти-әни үз баласын яратырга тиеш ич инде Хәтта сез мине ялгышлык нәтиҗәсе дип уйласагыз да ходай сезгә баланы бер дә юктан гына бирмәгән ич. Бу кешеләрнең дә җаны, каны дәвам итсен, болар да мәңге яшәү бәхетенә лаек булсын дип баланы ул сезгә ышанып тапшырган. Бала ул сезнең киләчәк тормышыгыз. Бала ул мәхәббәтнең, гомернең дәвам итүе. Ул кешенең гомерен мәңгелек итүче көч
Бу үпкәләү дә, күз яшьләре дә түгел иде. Бу әрнүле тойгыларның аң белән кушылып кан тамырлары буйлап агуы, җанның чәбәләнүе иде. Ул бар нәрсәдән котылырга теләп күзләрен йомды. Күзләрне вакытлыча йомып кына котылып булмый шул, котылырга теләсәң аларны мәңгелеккә йомарга кирәк. Тик мәңгелеккә йому өчен дә көч таләп ителә, бу һәркемнең кулыннан килми вакытлыча күзеңне йомганда да керфекләрең калтырана башлый икән, мәңгелек турында нинди сүз булсын инде.
Илнур да бик теләп үз-үзенә кул салыр һәм күңелен игәгән тойгылардан бөтенләйгә котылып калыр иде. Тик мондый адымга барыр өчен ниндидер чиктән ашкысыз зур сикәлтә кирәк. Үкенүдер бәлки Бәлки, бөтен нәрсәдән өметең өзелеп, яшәү мәгънәсен чуалтудыр. Юк Берничек тә әйтеп була торган хәл түгел Тик Илнурның бүген үләсе түгел, ә үтерәсе килә иде. Ул бар. Ул хаклы. Һәм ул гел авыр хәлгә кала Хаклылар һәрвакыт авыр хәлгә кала икән, димәк, бу җәмгыятьтә нәрсәдер дөрес түгел. Димәк, мондый җәмгыятьне юк итәргә кирәк Һәм яңадан төзергә
Кран төбеннән су тамчылап тора иде. Илнур суны ныграк агызгач, тамчылар тавышы кечерәеп калды, ахырдан, колак өйрәнгәч, бөтенләй ишетелми башлады. Ләкин әнисенең ачы тавыш белән чәйнәнеп йөрүен су чыжылдавы да баса алмады. Ул тавыш һаман һөҗүм итте, һаман җанны талады:
И, үз бәхетсезлекләремә генә тапканмын икән! Ни укуыннан куылды, ни эшкә урнаша алмады Шул хәтле бала булса да булыр икән, югыйсә өсте бөтен тамагы тук булсын дип күпме тырыштык бит инде Аңламаса да аңламас икән кеше Кабәхать! Җир бит! Эчеп кайткан бит Аягында да басып торырлык түгел
Илнур суны куша. Ишетәсе килми бу сүзләрне. Болай да бөтен тәне сызлый, болай да җаны әрни Ләкин әнисенең сүзләре бөтенләй басылып калмый, ишетелә барыбер.
Абыйсыннан үрнәк алсын иде, ичмасам. Абыйсы кебек булсын иде Балакаем, үз тырышлыгы белән әйбәт эшкә урнашты, кеше булды
Абыйсы турында искә төшерү Илнурның җанын тагы бер тапкыр айкап чыгара. Ул су агымын көчәйтә төшә. Ванна шүрлегеннән наушнигын табып, телефонындагы музыканы акырта. Менә хәзер рәхәтрәк, һич югында әнисенең тавышы ишетелми.
Һәм дөньяга булган рәнҗешләренең барсын да үз шүрлегенә куярга азаплана.
Әти-әнисен беркадәр аңлый инде ул. Күңеле белән алар ягында. Гомер буена намуслы хезмәт итеп, гаделлек яклы булып яшәгән гади кешеләр. Бөтен тапканнары хәләл көчләре белән. Ләкин мөлкәткә табына торган дөньяда алай итеп яшәп бернигә дә ирешеп булмый икән. Алар да берьюлы әлләничәшәр эштә эшләсәләр дә артык мантый алмадылар, гомер буена очын-очка ялгап гомер иттеләр.
Гаделлек юк. Ул хәзер инде беркайчан да булмаячак. Әмма аның әтисе дә, әнисе дә гаделлек, намус бар дип яши торган чорда тәрбияләнгән кешеләр Менә шул кешеләрнең дә алама ягы була икән. Алар югары урыннарда утырган абзыйлар янында үзләрен хезмәтче кебек тоялар, бер алдына, бер артына чыгып бөтереләләр Шуларны күзәтеп торганда, аларның намуслы булуы да, гаделлеге дә ташкулчим генә булып тоела.
Бер карасаң, чынлап та шулай бугай ул Болар бит чын гаделлек кешеләре түгел Болар үзләрен изүче система нәрсәне гаделлек дип әйтсә, шуңа табынып гадәтләнгән кешеләр. Шуңа күрә дә зур чин ияләре алдында бөтерелеп торалар: үзләренең тугъры, намуслы, гадел икәнлекләрен исбатларга телиләр. Наданлык, чикләнгәнлек бәласе бу. Аны берничек тә бетереп булмый бугай. Коллыкның бер чагылышы. Коллык ул, бәлки, берничә буында гына чыгып та бетмидер әле. Ата-аналарның коллыгы балаларына да күчә, хәтта башбирмәс улларын да елан сыман буып, урап алырга маташа.
Ләкин намус һәм гаделлек дәверләрдән өстен төшенчә. Хәер, бүгенге бурлар заманында намус турында сөйләү үзе үк сантыйлык билгесе булып тоела. Тоелсын! Дөнья ул бүгенге көн белән генә бетмәгән һәм бетмәячәк тә, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. Ә бүгенгенең патшалары иртәгә мескенлекнең аръягындагы кешеләр булып калырга да мөмкин. Мескенлек ул күңелдә була һәм адәм баласын аннан бернинди мөлкәт дә, шөһрәт тә, дан да коткара алмый: еллар узган саен кешелекнең карашы югарырак күтәрелә, югарыдан караган саен бар да ачыклана төшә монда инде вәгъдәләр куагына, дус-ишләр чытырманына яшеренеп каламыйсың.
Ләкин тарих киләчәк төшенчәсе. Ул вакытта инде бүгенге кешеләрнең дә, аның белән кызыксынучыларның да булмавы мөмкин. Ә киләчәк кешеләренә үткәннәр кызык түгел. Үткәннәрне өйрәнүнең нәтиҗәсе бер генә: үзеңнең икенчел икәнеңә төшенәсең сиңа кадәр дә кемдер яшәгән, авыр шартлардан чыгу юлын таба белгән һәм ул синнән дә аңгырарак булмаган. Киресенчә, ул бүгенгедән дә катлаулырак чорда синнән дә әйбәтрәк яшәгән. Шулай булгач, бүгенге заман геройлары тарих күзенә карарга теләми: я ул үзе үткәннәргә күз йомып карый, я тарихның күзен йомдырырга тырыша. Төрлечә килеп чыга. Тарихның бик үк дөрес түгеллегенә тарих үзе шаһит.
Ә тарихны бүген ясаучылар бүгенге чорда яши. Аларның чын сыйфатларын бүген күреп булмый, кулларындагы акчаны һәм властьне файдаланып, алар үзләрен гел әйбәт итеп күрсәтергә тырыша. Аларның әйбәтлегеннән кайвакыт халыкка да бер-ике тиен төшеп кала. Әй, сөенә инде халык, шушы кешеләргә рәхмәт яудыра, мәдхия укый, озын гомер тели. Чөнки аның шушы ике тиеннән дә артыграк рәхәтлек күргәне юк. Ул аңа омтылмый да бугай Ләкин сүз үз мескенлегеннән үзе тәм табып яшәүчеләр турында түгел. Сүз шушы мескенлектән котылырга теләп тә бернигә ирешә алмаучылар турында. Кемдер мөмкинлек бирми. Ул үзен иң асыл, иң мөхтәбәр зат итеп күрсәтә.
Илнурның абыйсы белән нәкъ шундый хәл инде. Ул укуын да матур гына тәмамлады, тиз генә яхшы урынга да урнашты. Бик начар да егет түгел инде үзе, тик бераз вакчылрак кына. Һәр нәрсәсен чутлый торган. Чәйнәнә торган. Илнур аны беркайчан да абыйга санамады. Егет түгел иде ул. Сугышкан җирдән ташлап качарга, соңыннан әләкләшергә мөмкин. Сөйләшү рәвеше дә артык итәгатьле Хәтта кул хәрәкәтләре дә балериналарга тартым Соңыннан белде инде Илнур аның кемлеген "Абыең кебек булсаң" дигән сүзләргә җене котыруның сәбәбе шул иде. Бу дөньяда син ниндидер җылы урында утырып, тәртипле булып кына яшәргә тиеш. Шундый булсаң, хәтта әткәң-әнкәң дә ярата. Ә "зәңгәр"легең берни тормый. Хәтта әткәң-әнкәң өчен дә.
Менә бу гомере буена намус саклап, гаделлек яклап йөргән кешеләр. Сине намуслы итеп тәрбияләгән кешеләр. Син аларга карап үскәнсең, шуларныкы дигән юл белән киткәнсең һәм алар да сатлык җаннар булып чыгамы? Әгәр җиңел юл белән үзенең арт шәрифенә җайлы кәнәфи тапкан кешене алар сиңа үрнәк итеп куя икән, монда нишләргә? Өзгәләнергә генә Әгәр синең өзгәләнүләрең иң якын кешеләреңә дә ят икән, ары нишләргә? Ватылырга, сатылырга, сытылырга: "Әти-әни, шайтаныма олагыгыз, сезнең бөтен тәрбиягез ялган булган, мин сезнең ялганлыгыгызга ышанган өчен бәхетсезмен" дип еларгамы?