Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Гаффар Ахат


Әхәт Гаффар

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Повестьлар, романнар


ПОВЕСТЬЛАР

ЯШИСЕЛӘР АЛДА ИДЕ

Авылдашым Кәримулла

Гатиятуллинга багышлыйм

Сөнгатулла елга буена килеп утырды. Ул бирегә кызыл бозауларын арканларга дип килгән иде.

Монда үлән куерак, яшелрәк, сусылрак. Мал-туар ярдан читтәнрәк чемченүчән. Бозауларны да, яр җимерелеп төшүдән шикләнеп, бирегә җитәрлек итеп арканламыйлар. Шуңа күрә яр читендәге үлән иркенрәк үсә.

Утырганда, ул җиргә таянган иде. Төпләрендәге чык кибеп бетмәгән салкынча үләнгә учы батты, ә бармак араларына туры килгәннәре калкып калды. Кулын алгач, уч эзе, кәгазьгә куеп, карандаш белән сызгандагыча, таянган урында аермачык беленеп торды. Үләннәр әкренләп җанланды: алар селкенештеләр, турайдылар. Бераздан уч эзе юкка чыкты.

«Үләндәге эз тиз бетә», дип уйлады ул.

Сөнгатулла сузган аякларын бөкләп утырды. Беләкләрен тезләренә аркылы салып, кулларын кушырды. Аның күләгәсе каршы яктагы комга төшкән.

Җир салкынча әле.

Ә көн җылы, аяз, тын буласы. Кояш аның аркасын җылыта инде. Иртәнге салкынлык тәмам таралды. Су аккан тавыш тоныгайды, сүрелде.

«Су тавышы кояш баегач ачыграк ишетелә», диде ул үзалдына.

Кояш күтәрелгән саен, Сөнгатулла утырган ярның каршыдагы күләгәсе суга таба якынаеп кыскара, кими барды.

Бу турыда елга зур борылыш ясый. Яр текә, биек. Аста яшел сулы тоба, ул тирән, төбендә соры төстәге үзле балчык. Киң селтәнеп чапкан чалгы эзедәй яткан борылышта Сөнгатулла үзен ничектер кечерәеп калгандай тойды.

Аның күңеленә: «Мондый зур борылышлар янында ке- ше шулай кечкенә булып күренә инде», дигән уй килеп китте.

Аръякта авыл көтүе йөрер өчен сукаланмый калдырылган озынча болын. Кара-каршы торган үрләр арасындагы тар иңкүлеккә кереп киткәнче, ул болында иртәләрен авыл көтүе таралып, чемченеп ала, көне буена колхозның ат көтүе утлап йөри. Болынның теге ягындагы үр кашы буенча таш юл сузылган. Ерак офыкны күгелҗем урман чикли. Уң кул якта авыл. Ә елга буенча түбән төшеп китсәң, кичү юлын һәм тирән ерганакны үткәч, тагын бер болынга килеп чыгасың. Аның түрендә сигезле санын хәтерләткән буынтыклы сай күл. Ул болынга барып чыксаң, таулар белән инеш арасындагы киңлектә каласың. Тауларның итәге җәенке, түбәләре тоташ, тигез. Анда югарыда иген басулары, иңкүлекләр, үрләр, авыллар.

Ә тагын да аскарак юнәлсәң, Чулман ярына барып җитәр идең.

Сөнгатулла, кушырган кулларын аерып, артка таянды, аягын сузып җибәрде һәм күк йөзенә карады. Анда керәшәләр оча иде. Ул тагын аягын бөкләп һәм кулларын кушырып утырды.

Кошлар яңа борнап чыккан балаларына җим ташый. Оялары шушы ярда.

Башын боргалап, Сөнгатулла керәшәләрне күзәтте. Берәрсенең үз оясына кыйгач якынаеп кереп киткәнен җентекләбрәк караганда, бүтәннәренең җитез очышы яшен тармакларыдай сызылып кала.

Сөнгатулла үзенең болай иркенләп утырганын хәтерләми.

Эштән бушаган чагы булмады аның. Кайчандыр, кайдадыр аның хакында сүз кузгалган икән, моңа аның эшләгәне, эшләве, эшләргә тиешлеге сәбәп булгандыр. Кайвакытны аңа дөньяда тагын бер Сөнгатулла Тимершин дигән кеше яшидер, ә ул үзе шуңа күләгә сыман ияреп кенә йөридер шикелле тоела иде.

Ул иртүк эшкә чыгып китә иде. Таң атканнан күз бәйләнгәнче кырда. Төннәрне салмыш яки исерек килеш каршы алганы да булгалады. Андый чакларны урыны кече өйнең мич аралыгындагы тимер караватта, керле күлмәген, майлы чалбарын салып та тормый. Ә таң сызылганда уянып ишек алдына чыкса, үзен кичтән мунча көткәнен белә дә күңелен үкенү хисе били иде. Бәйрәмнәрнең ничек үткәнен дә ул, гадәттә, тонык кына сиземләргә өлгерә. Өлкән улы өйләнде, кызын кияүгә бирде, тик туйларның да әзерләнү мәшәкате генә исендә. Ничек узганнары шатлык катыш моңсулыклары белән генә хәтерендә калган. Өлкән улы Мусаның армиягә китүе, аннары кайтуы да шулайрак. Киткән чагында, борчуларны аяк астына салып таптарга теләгән шикелле эчелгән, ә инде ул әйләнеп кайткач, шатлыкларны тояр-тоймас ярым-йорты сүз әйтелгәндер. Кече улы Фәрхад армиягә киткәндә дә шулайрак булды.

«Менә иртәгә, менә иртәгә дип яшәлде шул», дип көрсенде Сөнгатулла.

Ул, ниндидер хәрәкәт сизеп, аска карады. Тәбәнәк, куе таллыктан агып чыккан чишмәнең инешкә кушылган тамагында зур бер балык йөзә иде. Сазан бугай. Почмакланып торган ул урынны кояш нурлары үтәли яктырткан. Сөнгатулланың күләгәсе хәзер шул чишмә тамагы янына чигенгән. Күләгәсе урынында үзе булып, кулын сузса, Сөнгатулла ул балыкның сыртыннан тотып алыр иде шикелле.

Ул сак кына кулын читкә сузды, әйтерсең лә балык янәшәдә, нәкъ кулы астында гына. Балык, аның кул шәүләсеннән өркеп, суга бөгелеп төшкән тал ботаклары астына качты.

Сөнгатулланың «менә иртәгә, менә иртәгә» дип, яхшы, ма- тур, рәхәт тормыш итә башларга теләгән өмете дә гел алга кач- ты да алга качты шул. «Иртәгә» дигән өмет тоттырмады. Әлеге көмеш балыктай, көндәлек мәшәкатьләрнең һәм ямьсез гадәтләрнең чәбәләнгән ботаклары арасына кереп качты, адашты.

«Иртәгә» дигән нәрсә, сугышта йөргән чагында, «Менә җиңгәч өйгә әйләнеп кайтырбыз, шунда ничек яшәргә икәнен белер идек!» дигән нык ышаныч төсендә иде. Җиңделәр, өйләренә әйләнеп кайттылар. Сугыш башында атасы һәлак булды, ахырында абыйсын үтерделәр. Аларның күңелләрендә дә «җиңеп өйгә кайткач» дигән хыял йөргәндер.

Җиңделәр. Сөнгатулла өенә әйләнеп кайтты.

 Ничава, әни! диде ул, әнкәсе белән исәнләшкәннән соң, капка баганасы төбенә чүгеп утыргач. Тәмәке төреп кабызды, аркасын имән баганага терәде. Күзне чагылдыргыч кояшлы көн иде. Яргаланган имән багана мич шикелле җылы. Капкалары әнә шундый дүрт баганалы. Арка терәрлек җылы баганалар барында яшәп булыр әле! Ул, иптәшен юатып, аның иңен каккандай, баганага киң учы белән суккалады.

 Бик нитмә, улым. Төпләре черек. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән генә торалар, диде әнкәсе.

Сөнгатулла кече капка белән олы капка утырган багананың төбенә иелеп карады. Ул җиргә күмелгән урында боҗраланып черегән, төрткәч, бармагы төбенә кадәр диярлек батып керде. Бактың исә, имән баганалар үзләре аның терәвенә мохтаҗ икән.

Тәбәнәк өйнең имән матчасы да сыгылган. Тәрәзә төпләрендәге яран гөлләр арасыннан саркып кергән ай яктысында өй уртасына тураеп баскач, Сөнгатулла үз иңендә баш очындагы түшәм йөген генә түгел, ә бәлки аяк астындагы нигез авырлыгын да тойды.

«Әйе Фронтта үлеп калуың да бар иде. Ә монда һәрнәрсәне аякка бастырмыйча торып үләргә ярамый икән», дип уйлады ул.

Җиңү артта калды. Ләкин җиңәсе нәрсәләр күп икән әле.

Тын, бик тын иде. Беркайчан да мондый тынлыкта калганы юк кебек. Чү, әнкәсе дә йокламый икән. Аналар йоклый алмаган төн бигрәк тә тын икән.

Ул баскыч төбенә чыгып утырды, тәмәке кабызып суырды һәм тракторын исенә төшерде. Үзен үк түгел, тавышын гына әле. Сагынган икән, сагынган.

Сөнгатулла үз күңелендә «Коммунар»ын кабызгандагы төгәл һәм гайрәтле хәрәкәтләрен барлап чыкты. Менә керосин кранын ачты шикелле. Шуның ялтыравыклы төймәсенә басып бармак битенең керосинга чылануын аермачык тойгандай булды. Аннары үзенең кытыршы учы агарткан кабызгычның шома тоткасыннан тотар да, кул һәм күкрәк көченең салкын мотор каршылыгы белән тоташуын сизгәч, бөтен җирне әйләндереп җибәрергә теләгән шикелле, кискен бер хәрәкәт ясар, һәм уяныр иде авыл, уяныр иде! Почмактагы агач шүрлектә төрле савыт-сабаның вак кына дерелдәгән тавышы әнкәсенең керфек очларын тибрәтмәс идемени?

Йокысыз караңгы төннәр сугыш каберендә мәңгелеккә күмелеп калмаган, Сөнгатулланы алда көтеп тора икән әле. Авырлыклардан ышыкланыр өчен, танкның бронясы туңганда җылыныр өчен, мотор кайнарлыгы юк инде. Хәзер үз көчең генә таяныч.

Иртәгесен, аны-моны карагач, ул бакча ягына чыгып басты. Бәрәңге бакчасын алабута баскандыр дип уйлаган иде. Чип-чиста икән.

Ул йолкынган салам түбә кыегы астында бөрешеп басып торды, әнкәсе, тамырларын зарарламаска тырышып, кара җирдән биш тиен бакырга җитәр-җитмәс кадәрле үскән яңа бәрәңге чүпләп җыйды.

 Бәрәңгене яхшы утагансың, әни. Уңар бу.

 Утагансың дип Тирес юклыкка ул. Кәҗә белән сарыктан алабута чыгамы соң. Халык та егылып ашады. Орлыгы корыды аның. Үссә утамас ием әле.

Азык хәле алама икән. Бәрәңге дә юк. Ул моңа кичә келәт почмагындагы килене күргәч төшенгән иде. Аның төбенә соры, бака кабыгы эчедәй ялтырап торган кунык каткан. Күрәсең, әнкәсе язын эрегән кар астыннан черек бәрәңге җыйган да, туфрагын юып һәм киптереп, бәрәңге оны төйгән. Өрәңге кисапның тоткасы сап-сары, әнкәсенең сөялле учы аны шомартып, ялтыратып бетергән. Кисапның баш-башларында да крахмал валчыклары җемелдәшә иде.

Төп ризыклары шул бәрәңге иде. Кәҗә сөте, сарык һәм бәтиләренең йоны, ите налог түләүгә китте. Халык ашау хакында сөйләшмәде. Ни белән туклануына, җан асравына ояла иде бугай.

Ят аваз ишетеп, Сөнгатулла артка борылып карады. Бая арканлап куйган бозавы чиләкне аударган икән.

Сөнгатулла өенә төшкә генә кайтырга, шуңынчы, моңа кадәр беркайчан булмаганча, елга буенда юанып утырырга, хәле җиткәнче түбәнге болында йөрергә чамалаган иде. Ул болай иркенләүнең беренче һәм соңгы тапкыр икәнен уйламады. Дөресрәге, уйламаска тырышты. Хәзер инде Сөнгатулла өчен бөтен нәрсә соңгы тапкыр. Элегрәк мондый уйга ышанмас, аны җаны-тәне белән кире кагар иде. Әлегә бу уй бик бәләкәй, зәгыйфь. Шулай да аның күңеленә тамыр җәяргә, көчле кәүсә җибәрергә һәм Сөнгатулланы караңгы күләгәдә калдырырга өлгерде инде. Хәер, шунысы хак: кешенең һәр мизгеле, һәр гамәле соңгы тапкыр, кабатланмас инде ул. Шушы яр буена көн саен килеп бассаң да, һәр көннеке соңгы тапкыр. Кичәге су аккан, яр ишелгән, үләннәр корыган булыр.

Төшкә кадәр өенә кайтмаска дип чыкканга күрә, арканлаган бозавы янына кабат бармас өчен, ул аңа төшлектә эчертәсе апарасын да күтәреп килгән иде. Бозау шуны аударган. Сүс аркан чиләккә җитәрлек түгел иде. Борылганда, бозау аңа арт аягы белән орынган, күрәсең.

Сөнгатулла: «Чиләкне читкәрәк куясы калган», дип үкенде.

Ләкин ул үзен гаепләмәде. Бозауны яр читендәге сусыл үләнгә мөмкин булганча якынрак арканлаган иде.

Ул җиргә таянып басты да, бер генә адым атлап, чиләк янына чүкте. Аны утырткач, апара тимгелләтеп калдырган һәм еккан юеш үләндәге җебегән ипи, коймак, бәрәңгене учына сыпырып алды. Алар йомшак, җылы. Тешләнмәгән, кабылмаган, ашалмаган. Җитмәгәнгә күрә кайчандыр бәрәңге кушып кына пешерелә торган ипи, бәби ашы итеп кенә илтелгән төче коймак, кабыгы да әрәм ителмичә, җиргә орлык итеп утыртылган бәрәңге бүген һич кызганусыз бозау чиләгендә. Әрәм димәслек, вөҗданны оялтмастай, мал-туарга гына ярардай бердәнбер ризык кыяр кабыклары. Анысы да үз бакчаларында үскән нәрсә түгел, кызлары шәһәрдән сатып алып кайткан кыярныкы.

Уенга атлыгып, ашык-пошык ашаганда алларына ипи валчыгы койсалар, Сөнгатулланың күз карашыннан уллары куырылып киләләр иде, бичаралар. Ә бүген ул бу икмәк телемнәрен он, тоз салып туглаган аксыл апарага үз куллары белән чыгарып салды. Хатыны кибеттән көн саен ике бөтен ипи сатып ала, аңа кызлары алып кайткан түгәрәк ак күмәчләр өстәлә, иртә-кичләрен калдык ипиләрдән сыерларына да өлеш чыга. Шулай әрәм-шәрәм ителгән икмәк авыл буенча күпме җыела икән? Бервакытны Сөнгатулла, олы кызларының Казан читендәге дачасында потлы чиләк тутырып, бөтен-бөтен дә, яртылаш та, чирек тә килеш шушылай җебетергә куелган ипине күреп: «Әллә монда берәр мал асрыйсызмы, кызым?» дип сораган иде. Аның: «Әчетеп, карлыган төпләренә сибәбез, әти. Бөтен кеше шулай эшли монда. Бик уңа диләр», дигән җавабына каршы ул телсез калган иде.

«Иллә дә туйганбыз да икән соң!» дип уйлады ул хәзер. Кайчандыр ачлы-туклы, көн дими, төн дими һәм җитәкчеләргә карышусыз, тормышка зарланмыйча, туклыкка, муллыкка менә иртәгә, менә иртәгә ирешербез дип яшәделәр бит. Ә ул туклыкның, муллыкның үз учындагы шушы җебегән икмәк сурәтендә киләсен белсә, Сөнгатулла һәм авылдашлары элек ни әйтер, ни эшләр иде икән?

Туклык киткәч, аракы эчү күбәйде. Ипинең кадерен җуйдылар.

Сөнгатулла төбенә бармак калынлыгы он апарасы утырган чиләккә ярган бәрәңге, инде уалган коймак, ипи кисәкләрен тутырды.

Апара суы ни арада җиргә сеңеп беткән. Туфрак быел дымлы лабаса.

Җирдә ярык бар икән. Апара суы шунда аккан.

Сөнгатулла, монда килгәннән бирле беренче мәртәбә кычкырып:

 Әһә! диде. Башын үләннән күтәреп, аңа бозау борылып карады. Аша син, аша. Сиңа дәшүем түгел, диде ул аңа.

Ярыкка бармак сыярлык. Бу урын ярдан чыгыбрак тора. Бирегә Сөнгатулла шуңа утырды да. Ярык шул чыгынтыны ике адым эчтәнрәк урап сузылган. Җәйге эсселек, көзге мул дым, кышкы туң, язгы җебү аны тагын да киңәйтер, тирәнәйтер инде. Ә ташу вакытында боз белән су аның астагы таянычын ашап юар да ярның бу кисәге, һичшиксез, упкынга убылып төшәр. Ярны астан борылышта актарылып аккан су ничек җебетер дә, бозлар кайданрак ашар икәнен чамаларга теләп, Сөнгатулла җиргә сузылып ятты, учлары белән яр кырыена тотынып, түбән карады.

Яр эчкә уелып кергән, куышланган. Аны өч рәт итеп керәшә оялары челтәрләгән. Берсенә-бер керәшә кереп чыкмый. Алар читтәнрәк оча. Үзеннән өркәләрдер дип шикләнеп, Сөнгатулла арткарак шуышты. Ләкин керәшәләр ул ояларга барыбер якынаймадылар. Башын ярдан сузып, ул аска карады һәм ояларның былтыргы икәнен аңлап алды. Керәшәләрнең яңа оялары читтәрәк икән. Ярның ишеләсен сизгәннәрдер, шәт. Ояларына ярыкка аккан яңгыр суларыннан дым да тартыр иде. Кошлар акыллы. Кешеләр генә бәланы аякка уралгач кына күрүчән.

Сөнгатулланың үз тормышын да шушындыйрак ярык уратып алган иде инде.

Аягын бөкләп, ул тагын ярга утырды. Ябык иңбашы салынып төште. Аның үз-үзен шушы ишеләсе яр кисентесеннән аерасы, күтәрәсе килде. Киләсе язда яр убылып төшәр, һәм ярсу ташкын аны, җебетеп, комга әйләнгәнче уар-уар да әллә кайларга илтеп таратыр.

«Бу мин», дип уйлады ул яр кисентесе турында. Әйе, Сөнгатулланың гомере дә тормыштан аерылу алдында инде.

«Мин тормыштан аерылмыйм, яшәүдән аерылам, дип төзәтте ул үз-үзен. Тормыш кала ул. Гомер бетеп бара, гомер».

Кояш күтәрелде. Иртәнге салкынлык эреде. Җил исә башлады. Томан таралды. Күләгә елганың уртасына җитте. Су ике төстә инде: күләгәдә яшькелт, яктыда саргылт. Сайлыкта маймычлар ялтыраша. Зуррак балыклар төптә әле, җимләп йөриләрдер. Авыл ягында тавышлар күбәйде. Юлдан өч йөк машинасы бара, аларны бер мотоцикл узып китте. Болынны кыйгачлый кистергән юлда печән чапкычлар таккан көпчәкле тракторлар күренде. Артта бозауның үлән ашаганы ишетелә. Авазлар һәм хәрәкәт төрлесе төрле яктан уратып алып, үзлә- рен тыңлаттыра һәм караттыра. Берсенә дә барып кушылырлык түгел. Аңа хәзер шушылай утырасы гына. Вакыты бар хәзер.

Үзенең үләчәген белгән кешенең вакыты моңа кадәр яшәгән гомеренә караганда да күбрәк, ахрысы

Эш шунда: Сөнгатулла ярты елга якын больницада ятып чыкты. Башта күрше рус авылындагы участок больницасында. Бавыры әкренләп килә-килә берзаманны төннәрен йоклатмас дәрәҗәдә авырта башлагач, Яңа ел алдыннан күренергә барган җиреннән алып та калдылар. Йөзе сап-сары, шул ук төс күз агын да сарган, чәче көзге соры камыл шикелле таушалган, сакалы җиткән, аяк-кулы хәлсез кыяфәте боек, уйлары буталчык. Нинди эре сөякле зур гәүдәсенә дә бушрак иске бу- мази халат, арты тапталып коймакланган күн чүәк кигәч, авыл урамының ике ягын бер итеп йөри торган Сөнгатулланың мыштым гына елыйсы килде. Кайвакытта шулай, юан тупыллар төбендә торган кул тегермәненә утырып, саран гына елаштырганы бар иде аның. Гадәттә, моңа «миңа бит бүтәнчәрәк, тормышның тәмен татыбрак, үкенмәстәйрәк яшәргә дә булгандыр» дигән сагышлы уйлары сәбәпче була иде.

Дальше