Нихәл суң? дип эндәште Сөнгатулла һәм капка баганасына тотынды.
Мәрзыя тоткарланмады, узышлый:
Исәнме, әни, дип, эчкәре узды.
Кайтып та җиттегезме? диде Зөлхиҗә һәм Сөнгатулла тотынган баганага кулын куйда да Мәрзыяга: Самавыр куя тор, кызым, диде.
Ярар, әни.
Мәрзыя, келәт почмагыннан борылганда, аларга әйләнеп карады.
Ярый, диде Сөнгатулла. Ул ишегалдын тутырган көек һәм нарат чәеренең күпмедер вакыт җилләр дә тарата, яңгыр да юа алмаслык исен тойды. Янгын эзе байтак торыр. Янган капка баганаларының җирдәге көйгән төпләре берәр казу эшендә килеп чыгыпмы, туфрактан эрегән кашык, чынаяк китеге табылыпмы, үзен искә төшерер. Җир кеше эзен тиз тигезләсә дә, хәсрәтен озак саклый.
Зөлхиҗә туры ябып, ияк астыннан бәйләгән яулыгының почмагын күзләренә тидереп алды. Сөнгатулла аның ирене калтыравын, кычкырып елап җибәрүдән тыелуын күреп торды. Белә Сөнгатулла, сизә: Зөлхиҗәнең нечкә күңеле нишләгәнен, җанының канаты каерылган кош булып хәлсезләнүен, тәненең утка салган каен тузы булып куырылуын тоя. Шулай да Сөнгатулланың кайтуына шатланадыр, йорт-җирнең соңгы казыгына кадәр януына үзен гаепле саныйдыр. Гомернең узулары инде ап-ачык икәненә төшенә микән соң? Озакламый тиңсез узачак гомерен күз алдына китерәме икән? Әнә аның күзләрендә мөлдерәп яшь бөртекләре җемелдәде. Ник елый икән ул? Ник кенә булмасын, аның сәбәпчесе ул Сөнгатулла. Зөлхиҗәнең моңарчы елауларына да һәм моннан соңгы елауларына да фәкать Сөнгатулла гына сәбәпче, Сөнгатулла гына гаепле.
Карчык, диде ул. Көченнән килсә, бу сүзен кояш җылыларына, ай нурларына, су тәмнәренә, җилләр йомшаклыгына кушып әйтер иде. Сулышын тыйды, аңа төбәлебрәк карады.
Зөлхиҗә тирән итеп тын алды, яулыгын аркасына җайлап япты. Зөлхиҗә шулай итеп үзен алда көткән авырлыкларга әзер торуын белдерде кебек. Шул ук вакытта бу Зөлхиҗәнең ире Сөнгатулла күкрәгенә башын куеп, сүзсез калуы белән дә бер. Тик болай эшләргә ул көндезләрен бик ятсына иде.
Зөлхиҗә аны көтеп, күрешер вакытны төннәр буена күз алдына китереп чыккандыр, әйтер сүзләрен уйлагандыр. Сөнгатулла үзе дә күрешкәндә нишлисен больницадагы озын төннәрдә күз алдына китереп, әйтәсе сүзләрен эзләп ятты. Ләкин Зөлхиҗә көткән сүзләрнең берсен дә әйтмәде. Эштән өйгә Сөнгатулладан алданрак кайтып өлгергән һәм аны көтеп алган кебек итәргә тырышып:
Кая, су салып торам, юын, диде.
Ишегалдына үттеләр. Сөнгатулла үзеннән-үзе кул югычын күзләде. Шунда, ияләшкән урында икән. Әмма каккан баганасы да, югыч та яңа.
Өшәнгәнсеңдер, диде Зөлхиҗә, Сөнгатулла юынып бетергәч, аңа иңбашына салган ак сөлгене сузды. Сөнгатулла эштән кайткан һәм, әлбәттә, аек кайткан көннәрне ул: «Арыгансыңдыр», дия иде.
Аның хәленә кереп, Сөнгатулла да һәрвакыттагыча диярлек, тик бу юлы үзенең алдавына үзе оялып:
Карын ачты, диде.
Мәрзыя ак күмәч, хәлвә, ысланган балык, төрле конфетлар, өрек, йөзем җимешләре, кыяр, помидор кебек кала күчтәнәчләрен таратып салган өстәл тирәли утырырга өлгермәделәр, капка төбенә машина туктаганы ишетелде. Сөнгатулла, түрдәге өч тәрәзәнең уртадагысына эленгән чәчәкле пәрдәне һәм челтәрне кайтарып, урамга карады. Муса кайткан. Атасын күреп, ул кулын болгады:
Нихәл, әти?!
Ишеккә тотынган килеш, бер аягын машина баскычына куйган шофёр егет Габдразак та:
Исәнме, Сөнгатулла абый! дип эндәште һәм ике тапкыр машинасын кычкыртып алды.
Сөнгатулла тәрәзәне ачып җибәрде, җиңнәрен сызганган, йөзләре кояшта янган таза егетләргә көр күренергә тырышып:
Нихәл анда? диде. Ягъни колхозда, эштә, мастерскойда диюе инде. Гомумән, авылда. Шул ук вакытта шәхси тормышыгызда да диюе.
Синсез дөнья сансыз, Сөнгатулла абый.
Сөнгатулла, каршы йорт капкасыннан тол хатын Канәфия чыкканны күреп, тәрәзәне ябарга теләде.
Өйгә керегез, нишләп анда гына торасыз? диде ул, тәрәзә капкачына үрелеп.
Юк, мин китәм, диде Габдразак һәм, утыргычына утырып, машинасын кабызды.
Канәфия, итәген учы белән сыпыргалап:
Кайттыңмыни, күрше? диде.
Исәнме! диде Сөнгатулла, аңа карамыйча гына. Канәфиягә бу хәлендә күренәсе килми иде. Хәер, инде барыбер. Инде күптән барыбер. Ә кайчандыр Хәзер ул күптәнге «кайчандыр»ның Зөлхиҗә белән бер кычкырышкач, ике көпшәле ау мылтыгы тотып йөргәне, куркытыр өчен аткан булып, шартлап ярылган көпшә кыйпылчыгының бармагын чәрдәкләгәне, шуны бәйләтер өчен Канәфия янына кереп, ачудан, хатыныннан үч алырга теләүдән, шунда куна ук калган кадәргесе генә күз алдына килде. Калганнары «үпкән-кочкан җилгә очкан».
Габдразак, син теге тирәгә түгелме? диде Канәфия, шофёр ягына чыгып. Ләкин күзе Сөнгатуллада. Ә ул тәрәзәне япмады. Кыенсынды.
«Теге тирә» дип, Сөнгатуллалар очында авыл Советы, колхоз идарәсе, кибет яны йөртелә. Ә алар урамын «Тегермән очы» диләр.
Юк, мин җәйләүгә, диде Габдразак һәм, кузгалып киткәч, шапылдатып ишеген япты. (Алар авылында барлык шофёр халкы үз ягындагы ишекне кузгалгач кына яба.)
Канәфия аның артыннан:
Ярый, алайсаң, дип калды. Савыгып булдымы соң, Сөнгатулла?
Савыгуын савыктым бугай. Ә калганын булдырып булмас инде, пжалый.
Ярый, алайсаң, диде Канәфия һәм кул сырты белән итәген сыйпап китеп барды.
Кайчандыр (тагын кайчандыр) Сөнгатулла аның йөри белеп йөрүен карап калырга ярата иде. Бу юлы Китте-барды. Кайчандыр (инде бөтен нәрсә кайчандыр кебек!) Канәфия аңа:
дип җырлаган иде. Китте-барды. Үзе китте, җыры калды. Хәзер тәрәзәне ябасы инде. Хәзер инде дөньяны ике катлы тәрәзә аша гына карыйсы: берсе пыяла, икенчесе хәтер тәрәзәсе.
Юган кулларын сөртә-сөртә, Муса керде. Һәм эре-эре атлап килде дә атасын кочаклады. Гадәтенчә, күтәрмәкче дә иде, ахрысы. Ләкин тимер кыршау кебек кыскан куллары кинәт бушап калды. Әх, бала! Атасының җиңеллеген орынуга ук тойды, атасының хәле бүтәнчә икәнен аңлады. Муса авыр учларын аның иңенә салды, ике тапкыр сугып куйды. Атасын үзе белән тигезләргә теләде инде, тигезләргә! Әле кайчан гына ул үзе атасының шушылай иң кагуына, хуплау яки юату сүзенә мохтаҗ иде бит. Инде үзе атасын юатырлык ир булган. Ә Сөнгатулла? Эштән чыккан, инде йөгән дә кигезмәслек, фәкать ыңгырчак эзенә суккалап: «Әх, малкай!» дип, юмалыйсыны китергән карт алаша белән бер инде, бер.
Яхшы, әти! диде Муса аңа.
Сөнгатулла, өйне күздән кичереп һәм хатыны белән кызы аның ни әйтәсен бер-берсенә карашып көтүен искәреп:
Күргәнсең күрмешне, диде. Мондый йорт салуы
Тазалык булсын, әти.
Яхшы, улым, яхшы.
Мәрзыя җырлап торган электр самавырын токтан өзеп, эскәтер җәелгән өстәлгә китереп утыртты.
Чәй кайнады, диде ул.
Утырышыгыз, диде Зөлхиҗә.
Мәйсәрә килен кайда соң? дип сорады Сөнгатулла.
Җәйләүдә, диде Муса.
Ә Тукай?
(Бусы Мусаның улы, аның оныгы. Күршедә бер балага Дар- таньян дип кушкач, Муса кычкырып көлгән иде. Аннары йодрыклап өстәлгә төйде дә, хатыны Мәйсәрәнең кабарынкы корсагына яшерен күз төшереп: «Үзебезнекен алып кайтсак, бер исем кушып күрсәтмәсәмме!..» дигән иде. Тукай менә шуннан.)
Су коенадыр.
Йә, диде Зөлхиҗә, утырыйк инде.
Сөнгатулла өстәлгә таба атлады. Һәм югалып калды. Кая утырырга? Күнеккән урыны өстәл башында, ян тәрәзә буенда иде. Үткән-барганны карап калырга яхшы. Хәзер өстәл өйгә буйлый тора. Түргә утырса, тәрәзәгә аркан килеп чыга. Ишек ягыннан тәрәзә ерак. Ә яннан Ян ян инде ул
Ә Муса түргә утырды.
Сөнгатулла: «Ала-а-ай дип уйлады. Малай хуҗага әйләнгән икән».
Кайткан шатлыкка әллә нитәбезме соң? диде Муса һәм уң кул яктагы сервантның аскы капкачын ачып түбән иелде. Ә, әти? Җавап көтеп, ул шуннан елмаеп күз кысты.
Муса абый диде Мәрзыя.
Муса Мәрзыяга күтәрелеп карады һәм, нидер аңлап, урындыгыннан купты.
Үз урыныңа утыр әле, әти. Шулай, Мәрзыя, бу бөркүдә нит- кән эчү ди. Әйеме, әти? диде ул. Әмма Сөнгатулла аның тел төбен аңлады: шулай итеп, «сиңа ярамый» дип әйтүе инде. Беләсең, әти: миңа бу нәрсә әллә бар, әллә юк Утыр, әти, утыр.
Кабатлап әйтте. Үз ялгышын ашыгып төзәтүеме бу? Әллә атасына юл куюын белдерүеме? Өстәлнең үз ягындагы урындыкларны читкәрәк этәреп чыкты. Аны шундук аңлаган Зөлхиҗә икенче яктагыларын кузгатты.
Тот, әти! Өстәлне борабыз! диде Муса һәм өстәл башын астан тотып көлеп җибәрде. Ату мин ниткәнмен хуҗа булып беткәнмен монда.
Өстәлне борып, гомердән килгән гадәтенчә утырса да, Сөнгатулланың күңеле тынычланып бетмәде. Дөнья үз эзенә кайтты кебек. Менә ич, бар да әүвәлгечә: ул өстәлнең түр башында, тиешле урынында. Табын мул, ул яңадан өйдә, хатыны, балалары янәшәсендә. Самавыр гөжли. Сүз күп, әллә ни яңалыгы, кызыгы булмаса да, гадәтилеге белән тансык.
Печән хәстәрләргә вакытыгыз булмагандыр инде? дип сорады Сөнгатулла. Шулай икәнен белсә дә сорады. Бу аның Мусага «Печәнсез калмабыз бит?» дип искәртеп куюы.
Колхоз бүләр әле. Мәйсәрә белән миңа шактый тия ул.
Люцер да салам белән генә булмый әле ул. Малга да төрлесеннән кирәк. Болын печәненә ни җитә инде. Ярар, үзем чапкалармын әле.
Юк инде, әти. Өшәнеп йөрисе түгел. Сиңа калмаган, диде Муса.
Мәрзыя аңа ашыгып каршы төште:
Калмаган дип Әтигә нәкъ үзе инде. Рәхәтләнеп чап- сын!
Сөнгатулла: «Кыз бала кыз бала инде. Күңеле сизгер», дип уйлады.
Мәрзыя аның хәлен Мусадан яхшырак белә шул. Бу сүзләрен тагын юатып әйтте ул. Муса аны үлән чабарга да ярамаслык дип саный һәм шуны маңгайга бәреп әйтергә килешмәгәнлеген дә чамаламый.
Сөнгатулла тәлинкәсенә салып, ә тәлинкәне өч бармагына куеп, тансыклаган авыл чәен эчте.
Кала суы чишмә суына җитми инде, диде ул. Чишмәнең бурасын карыйсы бар әле.
Яңарттылар инде аны, диде Зөлхиҗә.
Кемнәр?
Идрис белән Хаммат.
Мине көтмәгәннәр икән.
Көтәргә чишмәне язын ләм басты. Ә колонкалардан уңмадык суы каты, тәмсез.
Муса:
Әнә торбасын өйгә үк керттем, дип, кече өй ягына ымлады, Табак-савыт юарга, үзең юынырга ярагач та яхшы. Тамаша! Мин үзем чишмә суыннан башканы эчмим.
Нужасы төшми, шуңа эчмисең, диде Сөнгатулла, улының һаваланыбрак сөйләшүен абайлый башлап. Нужа төшсә, ат тоягы эзенә җыелган суны да ятып эчәсең аны, дип өстәде ул коры гына.
Муса тәлинкәсен авыштырып, соңгы кашык ашны авызына күтәргән иде кире куйды.
Чә! диде ул. Нәрсә инде син тик торганда.
Сөнгатулла киндер тастымал белән маңгаендагы тирне сөртеп алды.
Шулайрак бугай шул, диде ул, тамагын кырып. Ярар, шул гәүдәң белән үпкәләп утырма әле. Алай да атаң белән киңәшсәң ни була?
Нәрсәне әйтәсең?
Әйдә, чыгып сөйләшәбез.
Чәйне эчеп бетерим инде, диде Муса һәм «моның нинди кыланышы инде бу?» дигән шикелле елмаеп, бер Мәрзыяга, бер анасына карап алды.
Ярый, мин чыга торам, алайса.
Тамагыңа тагын бераз капкала әле, әз ашадың түгелме? диде аңа Зөлхиҗә.
Туйдым, карчык. Ни бит бөркү.
Чәй эч.
Булды дим инде.
Тагын бер генә чынаяк. Варенье белән. Җиләген үзем җыйдым.
Ярый, мин чыгыйм әле, диде ул, беркемгә дә карамыйча һәм яңа идәннең ныклыгын чамалаган шикелле сак, сыгылмалы басып, яшел йомшак чүәктән килеш кенә ишегалдына чыгып китте.
Ишегалды иркен, зур. Ләкин аның бер генә почмагында да ул үзенә таныш күләгә, чөй яисә кадак, гомер буена аяк астында буталып йөрсә дә, ташларга башка да килмәгән тимер кисәге (мәсәлән, күгәреп беткән борынгы бизмән, егерме кадаклы герблы гер, ватык домкрат) күрмәде. Монда барысы да чит иде. Аның ишегалдын ташлап чыгып китәсе, үз өенә кайтып керәсе һәм шунда берәр эш эшлисе килде. Ә болай ул үз-үзенә тагын бүтән кеше булып тоелды. Шулкадәр дә бүтән һәм чит, хәтта әнә шул кешенең дә үз өенә кайтасы, таныш балтасын кулга аласы яисә үз сыеры яткан абзарны чистартасы килүен Сөнгатулла бөтен җаны белән тойган шикелле булды. Аның да батальоннан берьялгызы гына исән калган ялгыз сугышчы кебек үләсе килә идедер. Аны да Сөнгатулланы соңгы упкынга китереп терәгән авыру биләгән, ул да инде сәламәтләндерә алмый торган, файдасыз дарулар эчәдер. Ташка басса, аның да сөяк кенә калган табан асты авыртадыр, учына тигәнәк угы гына тисә дә, каны чыгадыр. Ул да дөньяда көлеп-елмаеп яшәргә телидер. Әмма ишегалдының кыл уртасына баскан килеш аның да тавышсыз, күз яшьләрсез елыйсы килеп киткәндер. Аңа да тәрәзә пәрдәсе аша ал чәчәкле кына гөлләре артыннан хатыны яшертен генә карап тора микән? Һәм, шулай булса, ул моңа, әлбәттә, кимсенәдер. Ул да, Сөнгатулла кебек, кызгануга дучар булган икән, нигә аннан дөнья хәлләрен, тормыштагы авырлык- ларны яшерергә? Менә шушы өйне генә ал. Шундый-шундый хәл, йорт-җир, бөтен хуҗалык казыгынача янды, яңасын тиз бурап керергә, шөкер, көчтән килә, йортны урамга элеккечә яны белән куйыйкмы, әллә каршымы дип киңәш сораудан гына ул Сөнгатулла җиргә ятып, үкереп елар, йә ата-анасын калдырмый сүгенер, йә вакытыннан алда гүргә керер идемени? Иңгә төшкән авырлыкларны бар сынны катырып һәм тез буыннарын калтыратмыйча күтәрмәгәч, ялганнарны бармаклар каната-каната кәкре кадак төзләгән шикелле турыламагач, мактауларга, ялагайлануларга өстән карамагач, рәнҗетүчеләрдән үч алмагач, яшәү яшәүмени ул?! Йә чүкеч шикелле җиренә җиткереп сук инде аны, йә сандал шикелле, нинди генә сугуларга да нык тор, бирешмә.
Шулай икән, нигә мескенләнергә? Менә ул, үзенең элеккеге сиксән ике килолы гәүдәсен, җиргә метр да җитмеш алты сантиметр биеклектән карап йөргән буен, нинди хәлгә төштең дип кызганып, балавыз сыгып, кимсенеп утырсынмыни? Танымаслык булып үзгәргәнме? Үзгәрсә ни. Ул үз-үзенә фәкать яхшылык кына тели. Аның өлешенә калган бар нәрсә канәгатьлек кенә бирсен. Күпмедер гомере бар икән, шуны якты хисләр, игелекле теләкләр, ярату, ышаныч, өмет, тыныч акыл, тапкан җаваплары, җавапсыз сораулары, яңа авырлыклар, авыр сынаулары белән яшәп бетерсен. Ул үз-үзенә җиңел үлем генә түгел, авыр яшәү дә тели әле! Шушының чынга ашуы хакына Сөнгатулла әллә ниләр бирер иде. Ни генә эшләсә дә, барысы да авырлыклардан качып калыр өчен түгел, ә бәлки кешеләр арасында, кешеләр янәшәсендә кешечә яшәү хакына.
Шушыны аңласаң, үз бәхетеңне эзләү, үз-үзеңңе тормышта раслау гөнаһ түгел. Иң мөһиме бару, ахырынача алга бару, һәрвакыт алга гына бару һәм алда сине ни көткәннән курыкмау.
Сөнгатулла күңелендәге бу уйларны күрде, ишетте кебек.
Болдыр ишегендәге марля пәрдәне ачып, Муса чыкты.
Шундый-шундый хәлләр, әти. Аптырап торасыңмы? диде ул һәм, баскычка утырып, пычак белән шырпы очлады да, авызын ачып, тешен казый башлады. Аның елмайган тыныч йөзе бер үк вакытта газаплануга чыдый алмыйча бозылган рәвешкә керде. Сөнгатулла ишегалды уртасыннан аның янына килде, өйнең кирпеч нигезенә утырды. Муса шырпысын ташлады, тамашачы куеныннан тере әтәч тартып чыгарган фокусчы сыман, һаман елмаюын белә иде. Көне-төне эшләсә дә, йөзе тупасланмаган, таушалмаган, какча, шома, йөз сызыклары әле кайчан гына яшьлек, шаянлык чалымнары белән тулып тора иде аның. Боларны ирләрчә ныклык, катылык, җитдилек кысрыклап чыгарган. Ә Сөнгатулла аның тышкы кырыслыгы астында нечкә күңеле яшеренгәнен яхшы белә. Әйтик, моңсуланып киткән чакларында Сөнгатулланың, төнге кырны үз моңы белән тутырырга теләгәндәй, трактор кабинасында сузыплар торып җырлап җибәргәне бар. Ә улларына ишеттергәне юк. Атадан улларга кырыслык, җитдилек, намуслылык, ирлек күчсен. Башкасыннан мәхрүм калмаслар. Ә Муса алай уйламаган әнә. Бервакыт кич белән төнге эшкә төшешли су буеннан узганда, ул Мусаның җырлаганын ишетте. Куак арасында ялгызы нишләп җырлап утыра дип сагайса, Тукайга җыр өйрәтә икән.
Әйдәле, улым, кушыл.
Мусаның калын, күкрәк тавышына оныгының нечкә, чиста тавышы кушылгач, Сөнгатулланың күңеле тулды. Алар янына барып утырасы, җырга кушыласы килде кыймады. Хәер, ихтимал, кушылмас иде, чөнки кызыксыну басты. Мусаның үз улына җыр өйрәтүен бүлдерү ярыймы соң! Качып тыңлау да әллә ничек әле. Ләкин махсус төстә тыңлап тормый ич, ирексездән тап булды.