Тәхау Яркәев, такта киртә арасыннан аның янына үтеп, шүрлекләрдән китап сайлый. Анысы сайлап мәшәкатьләнәсе дә түгел, һәммәсен, ә кайберләрен кабаттан укып чыкты инде. Хәзер ул биек, түшәмгә кадәр җиткән киштәләрнең берсе каршында авышрак итеп тезелгән китапларны күз алдыннан кичерә. Ул китаплар «Ц», «Ч», «Ш» хәрефләре язылган катыргылар белән аерыла.
Бүлмә салкынчарак, кояш нуры төшеп китап тышларын уңдырмасын өчен пәрдәләр кысып куелганга күрә, монда эңгер-меңгер. Идән күптән түгел генә юылган, һава дымсу, такта араларындагы ярыклар юеш.
Институтларда да синең хәтле укымыйлардыр, ди Риза, хәл-әхвәл белешкәннән соң сүзне дәвам итеп.
Кем белә инде, ди Тәхау, аскы шүрлектәге китап тыш- ларын чүгәләп карый-карый. Минем малайны гына ал. Өченче курска күчте дигән елны бер-бер артлы ике кәләшен күрсәтеп китте. Кайсысына өйләнергә дип киңәш сорый, янәмәсе. Институтта нишләп ятулары маңгайларына язылмаган.
Кайсысын ал дидегез соң?
Шайтан белсенме аларны! Сыерны гына имчәге белән сыртына карап алалар ич. Хатынның кемлеген туйдан соң бер ел узгач кына белеп бетерәсең икән ул. Ә боларга нинди киңәш бирмәк кирәк?
Үзгәрде кызлар, тәгаен. Хәзер бер кызны чылбырда тотуга караганда, йөз борчаны тышаусыз саклавы җиңелрәктер.
Син дә зарланма инде, Риза абый. Биш кызыңны биш авылга туйлап озаттың. Калган дүртесе дә озак тормас.
Көр бозауны сатып алмага өйгә киләләр, үзең беләсең, Тәхау. Ә ябыгына базарга чыгарсаң да ия тапмассың.
Юк өчен кайгырма әле.
Анысы бәладән котылып була, ә бер генә ир-атның да хатын-кыздан качып калганы юк әле. Шулай булгач, ниткән кайгыру ди? Егетләрне әйтәм: бакалар теләсә, бака челәне бетми, дип, Риза рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Казынма әле син, казынма! Ана каз сымак Менә бер китап бирәм, кичә районнан апкайттым. Әнә өстәл кырыенда, кызыл тышлы Хәзер хатын-кыз үзенә кирәкне белеп каптыра. Ник чалбар киеп йөрүләрен беләсеңме?
Ник?
Элегрәк юбкадыр, күлмәктер аларга артык чабуларга ирек бирмәде. Хәзер аларга ирләрне куып җитү чүп тә түгел. Холыкларын килештермәсәләр, узып та китәләр. Тузаннары гына тузгып кала Әнә минем җиденче кыз ни кыланды: олырак апаларының чираты җиткәнне көтеп тормады. Кияүгә чыкты да инде өченче иренең муенына менеп атланды. Сәбәбе ни диярсең?
Ни?
Чалбар киеп куйды менә ни. Үзе фәннәр кандидаты, студентлар укыта!..
Янгын командасы башлыгы Тәхау Яркәев шулай итеп авыл китапханәсеннән алты мең дүрт йөз утыз җиденче дип тамгаланган кызыл тышлы калын китапны алып кайтты. Бу китапханәдәге ул укымаган, иң кимендә җентекләп актарып чыкмаган соңгы китап иде.
Бүген аның ял көне. Тик ул шундук китапка ябышмады. Җылы башак салынган улакка ташланган ач сыер түгел лә ул! Ул китапларның тәмен белеп, кабаланмыйча укырга ярата. Бүген дә шул гадәтенә тугры калды, тик берара үз-үзенә урын таба алмый йөдәде. Эче пошкандай, әле келәткә кереп чыкты, әле өй бүлмәләрендә айкалды. Әле үткән-сүткәннәр исенә төште, күңелен әле яңа вакыйгалар биләде. «Риза абый белән озаграк утырасы калган, дип уйлады ул. Җүнләп сөйләшеп тә бетермәдек». Гадәттә, алар әллә нәрсәләр хакында сүз куерталар, бәхәсләшәләр
Ахырда түзмәде, кер машинасында кызарына-бүртенә кер юып яткан хатыны Хәкимә янына чыгып басты.
Менә, карчык, соңгысы, диде ул һәм, хатынын үчекләгәндәй, кызыл тышлы китабын әйләндергәләп алды.
Ай-һай!.. диде Хәкимә.
Нәрсә «ай-һай»?
Соңгысы микән дим. Ничәнчесе инде?
Тәхау китапның өченче битен ачты да, Риза кулы белән язылган шәмәхә саннарны укып, ниндидер горурлык сизелеп торган тавыш белән, тик ничектер моңсу һәм әкрен генә:
Алты мең дүрт йөз утыз җиденчесе, диде.
И Алла! Бу көннәрне күрергә дә насыйп булыр икән! диде Хәкимә, сабын күбегенә буялып беткән кулын сөрткәләп. Инде ничек торырсың икән соң? Китапсыз дим.
Киләсе кварталда китапханәче тагын алып кайта.
Әйтәм ич!.. Ничек туйдырмыйдыр?.. Бусын укып бетергәч, бәлки, үзеңә генә яза башларгадыр?
Тәхауның күкрәгендә ниндидер бер авырту уянып киткән сыман булды: Хәкимә кер юу машинасының капкачын ачып җибәрде. Аннан, ачык читлектән азат ителгән кошлар кебек, эреле-ваклы дистәләгән сабын куыгы очып чыкты. Алар йөзләрендә дөньяны чагылдырып ялтыраштылар да, бераз күтәрелүгә, тавышсыз гына юкка чыгып беттеләр.
Тәхау ямьсез яшәмәде. Укыган бер китабы саен, караңгы төннәрдә яктырган күбәләкләрдәй, аның хыялында ак кәгазь белән алтын каләм хәрәкәткә килә иде. Менә шушы сабын куыкларыдай ялтырашып, аның күз алдыннан ничәмә-ничә еллар йөзеп үтте. Ул елларның һәркайсында Тәхауның хыял дөньясы чагыла иде дә өн-тавышсыз гына сүнеп юкка чыга иде. Ул хыяллар язылмаган китаплары аның
Бәлки, үзеңә генә яза башларгадыр?
Янгын сүндерүче белән йоклап туйдың мәллә?
Тагын кем белән йокларга кушар идең?! диде гаҗәпсенгән Хәкимә.
Язучы белән, мәсәлән.
Язучы белән?
Язучы белән, карчык. Мал врачы белән генә йоклау мине туйдыра башлады.
Тагын кем белән йоклар идең, оятсыз? дип, Хәкимә еларга ук кереште.
Язучы хатыны белән.
Укый-укый соңгы акылларың чыгып бетә бит инде, бәгырькәй!
Язучы хатыны буласың киләме соң?
Каян килгән ди безгә язучылар?
Ә мин? Кара бу мыекны?! Галимҗан Ибраһимовныкыннан кимме әллә?
Аның чәче булган. Ә син пеләш.
Пеләш язучылар күбрәк ул. Суйган да каплаган язучы мин!
Кодрәтеңнән килгәч, академикка ук әйлән инде.
Язучыга җитсәм, академикларыңны сызгыртып узып китәм мин! Алар шундый халык. Академикларың бер читтә торсын Була алмыйсың син язучы хатыны, Хәкимәкәй җанаш! Үлсәң дә.
Кара, кара! диде Хәкимә. Җүләр җүләрлеген акыллыга сылтаган, ди.
Ишегалдында әрле-бирле йөренүеннән капылт туктап, Тәхау хатынына текәлде. Аның йөзе ниндидер уй белән якты- рып, янгын сүндерүчеләр өйрәнүендә көйдереп кайткан керфекләре эчендәге зур зәңгәр күзе ниндидер үкенеч белән тулы иде.
Сылтамыйм, сылтамыйм, җанкисәгем! Сиңа сылтамыйм мин үземнең язучы булмаганлыкны. Тик моңа мин дә гаепле түгел.
Ә кем? Мин дип шикләнәсең мәллә? Соңаргансың. Башта ук әйтәләр аны.
Кайчан?
Өйләнешер алдыннан. Уйлаган булыр идем. Кем белә, бик тырышкан шәттә берәр язучы кисәге очраткан булыр идем әле. Әллә кем түгелләрдер. Ит белән сөяктән торалардыр.
Билгеле, бер җирләре дә алтыннан коелмагандыр, хы-хы
Әнә ич, килгәлиләр клубка. Бер дә кешедән узмаганнар шикелле. Карап торышка битләрендә тамчы гөлләр дә үсми. Кигәннәренең дә артык җире юк. Сөйләшүләре дисәң генә инде.
Шул шул, Хәкимә. Синең белән миннән ким түгелләр.
Артык булмасалар, ким түгелләрдер анысы. Хәкимә ирен баштанаяк карап чыкты: ябык, кояшта янган йөз, яргаланган ирен, тыгыз итле төксез тән Су төбендә озак ятып шомарган, тагын да катылана төшкән кайрысыз имән агачымыни. Алайса, ник язучы гына булмадың, янгын сүндерүче булып калдың?
Хәзер искә төште: бер йотым су җитмәгәнгә.
Бер йотым су?
Су, гап-гади су.
Язучы булганнарга җиткәнме?
Аларга да һәрчак нидер җитмәгән.
Шуңа күрә яза башлаганнармыни?
Шуңа күрә.
Ә син ник башламадың, алайса?
Телисеңме, бүген башлыйм.
Бәлки, мәшәкатьләнмәссең? Нәрсәгә ул сиңа?
Сине язучы хатыны итәр өчен.
Юк белән баш катырганчы, әнә мунча ләүкәсен төзәт. Кичкә мунча ягам.
Чынлап әйтәм.
Мин пужарник хатыны булуыма да бик риза.
Тәхау канәгать кыяфәт белән тамагын кырып куйды:
Ул яктан, карчык, зарланырлык түгелсең, кхм-кхм Ут белән бер. Синнән узганнар юктыр.
Хәкимә, су коенып чыккан казлар канат ипләгәндәй, көянтәне сыгып китергән кер тулы чиләкләрне җиңел генә итеп иңенә элде.
Ләүкәңне төзәт, диде ул һәм, капкадан чыгышлый, тагын борылып карады. Сипкелле йөзе саран гына елмаеп алды. Тәхау үз тәнендә сагындырып килгән яңгырның беренче эре тамчыларын тойгандай булды. Көянтәсен сыгылдыра-сыгылдыра, Хәкимә ачык капкадан урамга атлады, урамнан тыкрыкка, тыкрыктан инешкә таба төшеп китте
Хатыны Хәкимә, иренең «китап җене»н куып чыгарыр өчен, заманында телен кылыч итеп кенә айкамады. Бу мәсьәләдә җиңү Тәхау ягында калды. Унөч ел элек, Джек Лондон китапларын Сабан туе мәйданына да чыкмый укып яткан бер көнне, Хәкимә ничә елларга сузылган изге көрәшне соңгы кат рәхәтләнеп, җәелеп елавы белән төгәлләде дә солых төзергә тәкъдим итте. Ул куйган таләпләр кыска иде:
Тәхау Яркәев мәҗлес-мазарларда, өмә-бәйрәмнәрдә, юлда-фәләндә йөз граммнан артык аракы эчми (Хәкимә авызга да алмый дигән дәгъва куярга курыкты бер дә эчмәсә, ир кешедә саранлык чире кузгалуы ихтимал икәнлеген ул яхшы белә) һәм тәмәке тартуны ташлый;
йорттагы хакимлек дилбегәсе бөтен тулылыгы белән Хәкимә кулына күчә;
йә китап укуыңны ташлыйсың, йә мин әйткән белән килешәсең.
Темпора мутантур эт нос мутамур ин иллис, диде Тә- хау моңа каршы.
Читтән торып авыл хуҗалыгы техникумында укыган чакта латин белән байтак интектерүләренә карамастан, Хәкимәнең колагы чит сүзләрдән бизәргә өлгергән иде инде.
Сүгенмә әле, дип кисәтте ул ирен. Мине иблис белән күп бутасаң, бүгеннән идәндә йоклый башламагаең.
Мал врачына укып йөргәндә синең китапларыңны кочаклап ятканнарымны оныткансың, карчык.
Аңа инде күпме гомер.
Яшисең, яшисең Ә темпора мутантур икә-ән, эт нос мутамур ин иллис икә-ән
Бутаптыр шул, бутаптыр.
Нәрсәне «бутаптыр»?
Минем белән китапларыңны бутап яшисеңдер, дим.
Юк. «Вакытлар үзгәрә, аның белән бергә без дә үзгәрәбез» дим мин латинча. Үзең өйрәттең ич теге вакытны. Хәзер «ясалма каплату» дигәннең латинчасын да оныткансыңдыр инде.
Синең җиде класс белемле башыңда торса шул гына тора инде
Менә бусы кирәкмәс иде. Хәкимәнең сүзләре Тәхауның күңеле аша бал кортлары күче кебек мыжгып, болганып узды. Шавы басылды басылуын, мәгәр ул күч шунда, йөрәк астында калды.
Бу сөйләшүдән соң Тәхау авыл һәм мәктәп китапханәләрендә ничә китап булса шуларның һәммәсен укып бетерде. Хатынының «җиде класс» дигәненә үч итеп. Бүген инде менә соңгысын алып кайтты.
Тәхау, өйгә кереп, бер чүмеч салкын су эчеп чыкты да алма бакчасының теге ягындагы куе чиялектә күмелеп утырган мунчага таба китте. Тик ул кулына балта, ышкы-пычкы түгел, ә унике битле шакмаклы дәфтәр белән шәмәхә карандаш тоткан иде. Мунчада аның итек баса торган өстәле бар. Ул кергәндә, өстәлдә гөберле бака утыра иде, Тәхауга исе дә китмәгән кыяфәт белән, яңакларын бүлтәйтә-бүлтәйтә сулый бирде. Әйтерсең лә сагыз чәйни.
Нәрсә, дәфтәр күргәнең юк мәллә? диде ул бакага. Бака авызын шар күзенә җиткәнче ерып җибәрде дә бөтен мунчаны тутырып кычкырып куйды.
Өстәлне бушат. Язам, ф-фәл-лән-төгән! Тәхау, салкын сыртыннан тотып, аны ләүкә астына төшереп җибәрде. Ә анда тамырдан борнап чыккан зәгыйфь ике чия үсентесе агарып утыра иде. Тәхауның аларны йолкып атасы килде. Тик кулы үзеннән-үзе ярты юлда туктап калды. Шул үсентеләр сыман, аның күңелендә дә нидер борнап чыгарга тормыймы соң? Кемгәдер аның язганы да шулай зәгыйфь тоелыр. Тик ул бүген аны тиз генә йолкып атуларын теләмәс иде.
Нәрсә язарга? Ул бер генә нәрсәне белә: аның язганы бүтәннәр башына килеп тә карамаган нәрсә хакында булырга тиеш. Берәр яңалык шундый, кызык. Көлке булса, бигрәк тә шәп. Бусы иң авыры бугай. Көлүе генә җиңел ул. Аңларга тырышмасаң бигрәк тә. Көлкене аңлагач, көлке буламыни? Көлкене аңлагач, еларга кирәк. «Шул ук бер йотым суны ал, дип уйлады ул. Бер караганда, көлке ич инде».
Шул бер йотым су аңа гомер буена тынгылык бирми килә. Бу хакта беркемгә дә сөйләгәне юк. Әллә ничек шунда, оят. Иң элек энеләреннән. Алар оныткандыр да инде. Хатынына да сөйләмәде. Хәкимә белән аның арасында яшертен серләр күптән юк инде югын. Ир белән хатын тормышы ачкыч белән йозак кебек бит ул. Бер-береңә туры килмәсәң, изалану гына. Ә туры килер өчен, ачкычның йозакка билгесез чемәге, йозакның ачкычтан яшертен биге булмавы кирәк. Тәхау белән Хәкимә шулай яшәде дә. Аңа сөйләмәгән бердәнбер нәрсәсе шул: бер йотым су. Ә сөйлисе килә үзе! Бүген аеруча. Күңелдән ташыр дәрәҗәдә. Язучылык та шундый шөгыльдер ул, бәлки яшертен, үзеңә кадерле, сине борчып торган, йокы бирмәгән сереңне кешеләргә сөйлисе килү. Тик оялып. Хәкимәгә сөйләргә дә шул ирек бирмәде.
Карандаш очын теле белән юешләп, Тәхау дәфтәр битенең нәкъ уртасына бер сүз язып куйды: «Су». Һәм башлады. Берни күрмәс, дөньяның бернинди өнен ишетмәс булды. Әйтерсең лә буранлы төндә җигүле чанага утырып бара. Андый чакта бар ышанычыңны ат сизгерлегенә тапшырасың дилбегәне бушатасың. Инде юлга ат үзе хуҗа. Тәхауны да, шул ат шикелле, күңеленнән ыргылып торган ниндидер бер аваз әйдәп китте. Тик ул аваз белән аның арасында ниндидер дилбегә бар бугай. Тәхау бөтен көченә шуңа ябышкан, ул менә-менә шартлап өзелер күк. Тәхауның үз күңелен, бөтен дөньяга күренерлек итеп, кешеләр алдына җәеп саласы килде.
«Сыер какысының чәчәк аткан чагын күргәнегез бармы? Яр буйлары, тугайлар, күл тирәләре сап-сары була. Кояшта ялтырап торган җиз ләгәнмени! Чын менә! Ышанмасагыз, безнең авылга килеп карагыз Тик хәзер соң шул инде. Бераз алданрак кирәк иде. Моңарчы кайда йөрдегез соң? Шайтаным да үсми хәзер су буйларында! Бушлыкларда да. Маллар белән тракторларга таптатып бетердек. Янгын машинасыннан су сиптереп үстерәсеңмени хәзер аларны? Үзебез гаепле, нәрсә аны Ә исе дә иде соң, исе! Бөтен авылга тарала иде. Иртә-кичен яңа сауган сөт исе дә сыер какысы исе иде. Сыер какысы исе сыер какысы исе инде ул, җәмәгать!»
Аны язуыннан бүлеп, ләүкә астындагы бака аваз салды. «Дөрес, сыер какысының ни катнашы бар минем йотым суда?» Язган битен ертып, мич авызына ыргытты. «Ул көнне үләнгә бардык без. Июль башы иде инде. Сыер какысы чәчәген койган чак», дип уйлады ул. Тирләгән маңгаен күлмәк җиңе белән сөртеп алды да, карандаш сөрмәсен төкереге белән юешләп, тагын язып куйды: «Су!»
«Беренче һәм соңгы тапкыр мин үземне унөч яшемдә үтердем»
Болай башлау Тәхауга ошады. Нәрсә сузып торырга? Яр да сал. Тегермәнче Галәветдин сымак, комнан бау ишмә. Әнә нәрсә дип сөйләп ята беркөнне! Имеш, эчкәннәр болар. Эчсәләр соң! Әллә Тәхауныкын эчкәннәрме? Мактана! Сезнең эчү эчүмени ул, янәсе. Менә алар ичмаса!.. Эчкәннәр, эчкәннәр Берзаман теше сызлый башлаган моның, үтерә язып. Берсе кит- кән Мәфтуха әбиләргә. Сөлеккә. Алып килгәннәр бер банка сөлек, Галәветдиннең бөтен битенә каптырып куйганнар. Күзе генә агарып кала тегенең. Сизә бу суыралар моның ка- нын. Суыралар да, туеп, тегермән ташына коелышалар икән. Коелыша торалар, кочаклашып: «Әти тапкан мал түгел, кешенеке жәл түгел», дип җырлый-җырлый буа суына төшеп чума торалар ди, имеш. Аракылы кан эчеп исерешкәннәр канечкечләр Көлке, билгеле. Тик көлкенең мәгънәсе булырга тиеш бит.
Тукта, ни өчен үтерде соң әле Тәхау үзен унөч яшендә беренче һәм соңгы тапкыр?
Шул бер йотым су аркасында инде. Кешелегемне үтереп, хайванга әйләнгән идем. Бик каты сусаган идем мин. Суга гына түгел. Дөнья назына, туйганчы бер йокларга, симез суалчаннарга балык каптырып утырырга, чыклы чәчәкләр чабып, печән итеп киптерер өчен, кул арбасы белән алып кайтырга түгел, ә күрше кызы Зөлфиягә такыя үрер өчен алып кайтырга сусаган идем Ә мин үз-үземне үтердем. Эчемдә посып яткан бөтен дөньяга үпкәле бүрене мин хыянәтчел төстә ике энекәшем өстенә өстердем дә, кояш көйдергән кара җирдә ауната-ауната, гөнаһсызга талаттым. Менә шунда үлеп калдым мин. Йөрәгемә таш булып утырган ул гаделсезлегем бүтән беркайчан да баш күтәрмәсен өчен, мин үземне беренче һәм соңгы тапкыр унөч яшемдә үтердем. Нәрсә шыңшып утырасың, башың пеләшләнеп беткәнче яшәгәнсең ич дип бәйләнүегез дә ихтимал. Юк, балавыз сыкмыйм мин. Ә ул көнне еладым мин, яшермим. Ул күз яшьләре, һавалар, елгалар аша океан дулкыннарына кадәр җитешеп, әле дә булса әчелеген җуймаганнардыр. Яисә шул чактагы җинаятем өчен кемнәндер җавап таләп итеп, континентлар ярын тырный-тырный үксидер. Усаллык һәм явызлык, кайда гына кылынса да, шушы без басып торган җиргә төшә.