Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Гаффар Ахат 15 стр.


 Әй, арканы уып чык әле! дигән тавышы яңгыра- ды

Ул бүген дә өйдә кабызган сигаретын урамда тартып бетерде. Шул очтан Кәүсәрия аңа чүп чиләген дә биреп чыгарды. Үзе, калын журнал алып, софага менеп ятты. Ә Гыйззәт, бушаткан чиләген тотып, тагын телефон будкасы янына килде. Махсус әзерләп куйган ике тиенлеген кесәсеннән чыгарып, телефон ярыгына салды да трубканы алды: «Бүген ничек сайрарсың икән?»

Телефон шылтырады. Кәүсәрия трубканы күтәреп кенә куярга уйлаган иде дә, кире уйлап, колагына якынайтты.

 Хәерле кич, ханым.

 Кем әле бу?

 Танымыйсызмыни?

 Каян килгән Монте Кристо!.. Псих! Эчкән икәнсез, ты- ныч кына йоклагыз. Хулиган! Трубканы ташлагач, Кәүсәрия: Хам! дип тә өстәде.

«Кая монда хулиган гына! Нәкъ хамнарча кыланам Ә ми- не танымавың кызык». Гыйззәт кесәсендәге соңгы ике тиенлекне кызыкка сусаган күңелен басар өчен корбан итте. Телефонның тагын телгә киләсен Кәүсәрия сизеп торды. Аның трубканы алуын Гыйззәт үзенчә аңлады: «Ә, сиңа да кызыкмыни инде?!»

 Ханым, зинһар өчен көлмәгез миннән.

 Миннән сезгә ни кирәк?

 Тавышыгызны ишетү.

 Нәрсә бу мәхәббәттә аңлашумы?

 Әлегә юк.

 Нәрсә ул әлегә?

 Бу сезнең миңа мөнәсәбәтегезнең дәвамы нинди булуга бәйле.

 Мин сезгә нинди дә булса өмет вәгъдә итә алмыйм.

 Алайса, нигә трубканы куймыйсыз, ханым?

 Кызык.

 Нәрсә?

 Сезнең беркатлылыгыгыз.

Гыйззәт җавап таба алмады.

 Ә мин сезнең яшьлегегезне сагынам, диде ул.

 Мин әле дә карт түгел. Мине беләсезмени?

Бусына Гыйззәт ни әйтергә дә белмәде. Сүзне дәвам итәр өчен:

 Сүз уңаенда, Айзек Азимовның кайда торганлыгын әй- тимме? диде. Кәүсәриянең рөхсәтен алмастан: Нью-Йоркта, Милли парк каршындагы йортның утыз Ул, «утыз өч» димичә, ялганларга булды: Утыз икенче катында тора икән.

 Минем аның янына барырга җыенганым юк нигә хаҗәт аның адресы?

 Тормышта һәрнәрсәнең кирәк булып чыгуы бар.

 Бер кызыксыну мөмкинме? Хатын-кыз буларак.

 Әлбәттә.

 Сез хатыныгыздан качып сөйләшәсезме?

 Ул мине бу минутта телефоннан сөйләшә дип башына да китерми бугай Ә сез ирегезнең тыңлап тормаганына ышанасызмы?

 Аның өчен барыбер бу.

 Алайса, сезнең белән телефоннан сөйләшеп кенә түгел, очрашып та була икән.

Кәүсәрия бусын һич көтмәгән иде.

 Сез хам!.. Әгәр мин трубканы ташламыйм икән, мине хәзерге заман хамының психологиясен өйрәнәсе килүем генә тотып кала.

 Ә хәзерге заман ирләренең нинди булмаска тиешлеген беләсегез килмиме, ханым?

 Сез миңа хатыннарның нинди булмаска тиешлеген белер өчен шылтыратмыйсызмыни? Хатыныгыз янына кайтырга вакыт, Монте Кристо.

 Хушыгыз, ханым. Иртәгәгә җавабыгызны әзерләп куя алырсыз микән? Бер очрашу Бары тик бер очрашу, ханым

Кәүсәрия аны тыңлап бетермәде. Чиләк тотып ире кергәндә ул, бигудилы башын кәнәфи аркасына терәп, телевизор карап утыра иде.

 Мәрткә киттең мәллә? дип каршы алды ул аны.

 Телефоннан сөйләшеп алдым.

 Телефоннан? Менә хәзер генәме?

 Автоматтан. Яңа элдем.

 Кем белән сөйләштең, сер булмаса?

 Билгеле, синең белән түгел Режиссёр белән.

 Ул тагын шылтыратты, диде Кәүсәрия, Гыйззәтне аптырашта калдырып. Ул бүгенге сөйләшүне хатыны аңа әйтергә базмас дип уйлаган иде.

 Кем?

 Кичәге тип.

 Монте Кристомыни?

 Каян беләсең?

 Нәрсәне? дияргә ашыкты Гыйззәт, ялгышын төзәтеп.

 Аның Монте Кристо икәнен

 Ошамаса, бүтәнчә атыйк. Икс атлы тип дип.

 Миңа аның тавышы таныш шикелле тоела.

 Минекенә охшамагандыр ич?

«Икенче тапкыр, дип уйлый Кәүсәрия. Кем белән сөйләштең дигәч, бая ул нәкъ шушылай «Билгеле, синең белән түгел» дип, иң алдан үзен кире кактымы әле?» Ә иренә ул, телевизордан күзен алмыйча гына:

 Тавышына караганда, ул синең яшьләрдәге ир кеше булса кирәк, ләкин синнән күпкә акыллырак. Ул мине беләм ди, ә үзенең кем икәнлеген белгертмәс өчен, бөтен акыл көчен куеп тырыша, мескен Курыкма, синнән акыллырак тоелуы шуннан гынадыр, диде.

«Әллә бу мине танып, шуны кисәтәме?» Шуны белергә теләп, Гыйззәт:

 Берәр танышың шаяртамы әллә? дип сорады.

 Юктыр. Җитди сөйләшә.

 Җитди? Нинди мәгънәдә?

 Ул диалогны дәвам итәргә тели.

 Иртәгә мин аның белән үзем сөйләшермен!

 Уйнасын. Педагог-психолог буларак, миңа кызык. Ни белән бетәр икән? Минем аны җиңәсем килә. Бусын Кәүсәрия иренең күзенә туры карап әйтте.

 Ә ир буларак, миңа нишләргә? Гыйззәт, нигәдер, хатынының «Минем белән уйнавыңны ташла» диюен көтте. Кәүсәрия, чыннан да, аның көткәненә охшатыбрак:

 Чын ир, хатынын яраткан ир бу очракта үзен башкачарак тотарга тиеш дип санамыйсыңмы син? диде. Ләкин Гыйззәтнең эчке бер шиген көчәйтәсе урынга, ул аны басты гына бугай.

 Мәсәлән, ничек итеп? дип сорады ул.

 Бу уен мине чынлап торып җәлеп итсә?

«Юк, сиңа минем белән алышу иртәрәк әле, ханым».

 Мин кемнән ким? Ипи алып кайттым, урындык шөрепләрен бордым, софа шыгырдамый, аркаңны уам, чүп түгәм

 Ул Айзек Азимовның адресын әйтте.

 Соң?

 Нью-Йорк. Милли парк янындагы йортның утыз икенче каты Ул татар ничек барып чыкты икән анда? Хәер, искитәрлек нәрсәме?

 Ялганлаган. Айзек Азимов утыз өченче катта тора.

«Ул!» Кәүсәрия, торып, телевизорны сүндерде.

 Ятмыйсыңмыни әле?

 Язам бераз. Гыйззәт, язу машинкасын күтәреп, кухняга чыгышлый: Минем героиня ирен ташламас, ахры, диде.

 Нигә, сер булмаса?

 Яшәргә кирәк бит!

 Һәркем синең героиняң түгел. Мин кызганам андый куш- тырнаклар эчендәге героиняларны!..


III

Күкеле сәгать җиденче яртыга сукканда, Кәүсәрия ишек катында. Ул, гадәттәгечә, букчасын күтәргән килеш кухняга уза. Аннары чишенә дә сөт кайнатырга, коймак пешерер өчен камыр тугларга керешә. Беренче коймаклар табадан төшүгә, ишек кыңгыравы чыңлый Гыйззәт. Бүген ул ипи генә түгел, зур төргәк тә тоткан.

 Ачкычыңны югалтыңмы әллә? дип каршылый аны Кәүсәрия.

 Юк. Миңа синең ачуың рәхәт.

 Сиңа караганда, ул миңа тансыграк.

 Тагын беленме? Гыйззәтнең Кәүсәрия зарын тыңлыйсы килми.

 Белен түгел, коймак ул. Иренең тәлинкәгә үрелгән кулына җиңелчә генә сугып: Кулыңны ю! дип искәртә Кәүсәрия.

 Пьесаны алдылар, Кәүсәрия Җәүдәтовна. Гыйззәт, авызын тутырып, үзе өчен махсус көнбагыш маенда пешерелгән коймакны ашый башлый.

 Котлыйм. Теге хатын ирен ташлап китмиме?

 Китми.

 Кызганыч.

 Башкача нишләсен ул?.. Режиссёрга бигрәк тә минем геройларның үзләре уйлап чыгарган ситуациядә дә үзләрен тормыштагыча тотулары ошады. Теләсә нинди чын хәлдә яки ялган уенда кеше үз холкы сыйфатларын белгертмичә калмый. Яшереп калырга мөмкин булганда да! Бу сүзләре белән Гыйззәт үзе утырган ботакны үзе чабуын белми иде әле.

 Синең белән мин дә шулай итәбезме?

 Әйе.

Гыйззәт Кәүсәрия пешергән коймакны әле кызыл уылдык сыман ярмаланып торган балга, әле карлыган вареньесына мана-мана ашый бара, ә Кәүсәриянең бүген ашыйсы килми.

 Теге төргәгеңдә нәрсә ул?

 Бүләк.

 Кемгә?

 Үземә түгел.

 Миңамыни? Сәбәпсез-нисезме?

 Пьеса тәмамлау сәбәп түгелмени?

Кәүсәрия төргәкне ача башлый.

 Ник бу кадәрле кәгазьгә төрдең аны? Төргәкне чиш- кәч, Кәүсәрия кулында аккош мамыгыннан ясалган ак эшләпә торып кала, ул аны кашына төшеребрәк киеп карый дәү күзле, иркә иренле шаян бер кызчыкка әйләнә дә куя. Чыгарып түгәргә чүп булсын өчен шулхәтле төрмәгәнсеңдер ич? Сине чүп түгәргә ни гомер үгетләргә кирәк икәнен оныттыңмыни?

 Бүген миңа үгетләү кирәкми.

«Әйе, сиңа бүген дә урамга чыгарга кирәк шул», дип уйлый Кәүсәрия.

 Бүген режиссёрга шылтыратасың юк ич инде. Үзем түгәм.

 Менә бу биш иске вариантны да чыгарып ташлыйсы. Гыйззәт өстәлдән үзенең инде буталып беткән кулъязмаларын алып килә, эшләпәдән бушаган кәгазьгә куя.

 Бәлки, теге хатынның ирен ташлап киткән вариантын калдырырсың?

 Тормыш сәхнә һәм режиссёр кебек ул. Аның үз кагыйдәләре бар. Ул кәгазьләрне, төя-төя, ванна бүлмәсеннән алып чыккан кызыл пластмасса чиләккә тутыра. Аннары портфеленнән вино алып килә, борынгы шкафтан ике фужер ала, яртылаш кына салып куя.

 Пьеса өчен! ди ул, фужерлы кулын югары күтәреп.

 Андагы ирнең хатынын ташлап китәргә мәҗбүр иткән җүләрлеге өченме?

 Китми ул.

 Ышанып әйтәсеңме?

 Сәхнә кагыйдәсе шулай таләп итә.

 Уен кагыйдәсеннән битәр, тормыш кагыйдәсе дә бар ич әле Синең героиняң өчен эчә алмыйм мин. Үпкәләмә, яме?.. Чөнки андый түгел мин, шаярма, Гыйззәт Үкенмәгәең.

 Үзем уйлап чыгарган пьеса өчен ник үкеним икән? Мин үземә генә үпкәләргә хаклы. Ул үзе генә эчә. Уен кагыйдәләренә карап, тормыш кагыйдәсен бозмыйлар пьеса шул хакта.

 Синең андый уйдырма пьесаңнан (Кәүсәрия «уеныңнан» дия язып калды) минем елыйсым килә!

 Пушкинча әйттең: «Уйдырмадан яшьләремне түгәм»

 Ул героиняң иреннән китсен. Алай яшәү дөрес түгел.

 Тамашачы матур тәмамланган спектакльләр ярата. Һәр уеннан уймак чыга димәгән. Киреләнеп, режиссёрны ачуландырырга ярамый.

 Минем яшәү режиссёрым бар тормыш Йөрәгемнеке син Кәүсәрия караңгы тәрәзә каршына барып баса, ә аны кыйгач яңгыр эзләре чылаткан Яфраклар коела. Көз җиткәч, яфраклар агачыннан аерыла Бәлки, иске вариантны калдырырсың?

 Юк инде. Жирәбә салынган. Репетиция башланды.

 Әле синең генераль репетициягә кадәр вакытың бар.

Күкеле сәгать тугызга суга.

 Соң икән инде. Минем режиссёрга шылтыратасым бар ич әле. Гыйззәт ашыгып телефонга таба бара, чиләккә абынып чак егылмый кала. Ә аннары чүп түгеп керәсем

 Үзем түгим.

 Юк. Син ваннага кер, аркаңны уармын да син юынган арада түгеп керермен. Тартасым да бар. Ул телефон трубкасын ала, номер җыя, ләкин Кәүсәрия, килеп җитеп, рычагка баса.

 Алайса, иптәш корреспондент, бар, автоматтан шылтырат. Берочтан тәмәке дә тартырсың.

 Ә! Сиңа граф Монте Кристо шылтыратырга тиеш бит әле! Гыйззәт, көлә-көлә, өстенә куртка кия. Уңышлар телим!

 Бәлки, көтеп торырсың? Бергәләшеп көләр идек.

 Кемнән?

 Билгеле, синнән түгел, ди Кәүсәрия, Гыйззәткә охшатып.

 Ярар инде. Психологик тәҗрибәңә комачауламыйм. Аннары көләрбез, дип, Гыйззәт чүпкә әйләнгән кулъязмалар тутырылган чиләкне алып чыгып китә.

 Көлке көлә килер, артыңнан куа килер, дип пышылдап кала Кәүсәрия. Ул, көләргә дә, еларга да белмичә, дулкынлануын басарга тырышып, бүлмәдә арлы-бирле йөренергә керешә. Ниндидер бер карарга килеп, урындыкка баса да шифоньер өстендәге чемоданны үрелеп ала. Һәм, тавышсыз гына елый-елый, аны ачып куя. Чемоданның кара эче аны шомландырып җибәрә.

Гыйззәт тә тыныч түгел. Ул хатынының «генераль репетициягә хәтле» диюенең мәгънәсен аңларга тырыша. «Кәүсәрия Монте Кристо белән очрашырга риза булса нишләргә?»

Кәүсәрия уйнаткычка тәлинкә куя танго, моңсу танго. Тормыш кагыйдәләрен бер минутлык уеннар белән какшат- маска кирәклеген искәртеп торган мәңгелек танго. Аның Гыйззәте заман ритмнарын ярата. Ә танго, сөюнең мәңгелек кагыйдәсе кебек, мәңгелек. Кәүсәриянең, тәрәзәне ачып, бар дөньяга: «Уеннан уймак чыга бит, Гыйззәт!» дип кычкырасы килә.

Гыйззәт телефон будкасының кызыл буяуга буялган эченә керә. Әйтерсең лә ниндидер җанварның кызыл авызына эләгә хәтта тирләп тә китә шикелле. Ул номер җыя. Гыйззәт җиде-кырык-кырык тугыз дигән саннар җыелмасын үзенең хатыны белән тоташтыра дип уйлый. Ә Кәүсәрия ире белән үзе арасындагы телефон тоташтырачак күренмәс җепләрнең бүген өзелергә ихтимал икәнен аңлый иде. Ул телефонның шылтырамавын тели. Бүген Гыйззәтнең режиссёры ул, Кәүсәрия. Ул үзе белән кырыс сынау уены уйнаган мондый ир белән кала алмый. Ул телефон янына килергә ашыкмый әле. Гыйззәт трубканы куяргамы-куймаскамы дип икеләнеп тора. Кәүсәриянең түземе бетә, ялтыравыклы кара телефон аңа үз авызына тылсымлап бака тартып китерүче бөгәрләнеп яткан кара елан булып күренеп ала. Ул, күз яшен сөртеп, трубкага үрелә.

 Хәерле кич, ханым.

 Синме бу, Монте Кристо?

 «Син» дип эндәшүегезне ничек аңларга һәм кабул итәргә кушасыз?

 Үзең теләгәнчә.

 Очрашабызмы? дигәнне ишетә Кәүсәрия. Тик телефоннар Гыйззәтнең «Аннары инде беләбез синең кем икәнеңне, Кәүсәрия Җәүдәтовна» дигән уен да ишетерлек итеп эшләнмәгән шул әле. Бәлки, берзаманны шундыйларны да уйлап чыгарырлар.

 Бу безнең соңгы очрашу булыр, ди Кәүсәрия.

 Нигә соңгы?

 Анысын синең миннән ни теләгәнеңне белгәч әйтермен Кайда очрашабыз?

 Мин борылышта булырмын.

«Борылышта шул, борылышта», дип уйлый Кәүсәрия.

 Мин дә чатта торам бугай, ди ул, ачык чемоданга карап. Кайсы якка борылырга да белмичә басып торам менә.

 Миңа каршы кил.

 Сиңа каршымы, әллә Монте Кристо каршысынамы?

 Миңа каршы, ди Гыйззәт. Очрашканга кадәр сау булып тор.

 Әйе, соңгы очрашуга кадәр, Гыйззәт.

Гыйззәт эсселе-суыклы булып китте. Ул кергән җанвар, аны мәңгегә шунда калдырырга исәпләп, авызын япты мәллә? Теләми моны Гыйззәт, теләми!

 Алло, алло! Аның чигәсендәге кан тибешен санагандай, микрофоннан озын зыңнар пульсы гына ишетелеп тора. Кәүсәрия трубканы алмый. Гыйззәт будкадан атылып чыга, өйгә таба йөгерә, юеш асфальтта кызыл чиләк кенә утырып кала. Аның уенының беткәнлеген белгерткән соңгы нокта. «Начар драматург мин, дип уйлый Гыйззәт. Ә Кәүсәрия тормыш кагыйдәләренә генә буйсынган искиткеч актриса».

 Премьера! Авторны!.. дип, Кәүсәрия чемоданга киемнәрен тутыра. Кинәт әнкәләрендәге улы исенә төшә. «Шамилем янына бармаганыма өч көн инде». Ире Гыйззәтне ул елый-елый кул чабып каршылый: А-фә-рин!..

Һәм чемоданына күлмәкләрен тутыра башлый

1978

ТӨШ

Диңгез буендагы ялларының соңгы көне иде.

 Төштә әнине күрдем, диде ире хатынына.

 Ничек итеп?

 Мм хәтерләмим.

Ул, әнисен ничек итеп күргәнен онытканга үзен гаепле тоеп, хатынының күзенә карап алды. Аның күзе куе көрән төстә һәм иренең төше белән бөтенләй кызыксынмый иде бугай. Ул әледән-әле әйләнгәләп ята; шул арада, затлы тун кигәндәге кебек, кояшта янган тәненә куана-куана караштырып ала.

 Ә мин йоклый алмадым, диде хатыны. Ашказаны авыртты.

 Ешлады, диде ире, төшен хәтерләргә азаплануын ташлап.

 Үзем дә куркам инде.

 Кайтуга тикшертерсең.

 Кая инде! Дачаны чүп баскандыр.

 Җиләк өлгереп бетмәсә ярый инде.

 Безнең анда һавалар нинди икән?

 Әйбәт елдагыдан салкынчарак.

 Алайса, ник әйбәт булсын?

 Җиләк нәкъ без кайтуга гына өлгереп җитә. Җылы булса, өлгереп, күптән бозылып бетәр иде инде.

 Сиңа әйбәт, диде хатыны. Ә андагы кешеләргә?

 Әйе, дип килеште ире. Һәркем диңгезгә бармый.

Ком эссе, йомшак иде. Ә тирәндәрәк салкынча, дымлы.

Күңеленә кинәт: «Ә безнең бәрәңге бакчасының туфрагы йомшак, салкынча», дигән уй килде.

Җил көнбатыштан якындагы бер абхаз авылы ягыннан исә иде. Авылның бу башындагы сыер фермасыннан сизелер-сизелмәс кенә булып тирес исе килеп тора. Бу да аңа үз авылын исенә төшерде. Күптән кайтканнары юк иде инде.

 Пес-с итәсем килә, дип, кызлары йөгереп килде.

 Каптыр әле, диде йөзтүбән яткан хатыны.

Ире, аңлап, иренеп кенә аның лифчик каптырмасын эләктерде. Хатыны, торып, кызларын бамбук арасына алып барып килде. Аннары үзе дә суга кереп китте. Һәм, тиз генә чыгып, йомшак сөлгесенә аркан сузылып ятты.

 Син шәп каралдың, диде ире, сокланмыйча гына. Шикалат төсле. Юк, тутыккан тимер. Дөресрәге, чикләвек кабыгы төсле.

 Миңа карап торганда да язма әле, яме! диде хатыны. Миңа шикалат төсле булды ни дә чикләвек кабыгы төсле булса ни кызынам, бетте-китте.

 Әйе, мин язганда кулланыр өчен онытмаска тиеш Бүтәннәргә карап язуымны теләмисеңдер ич?

Хатыны эндәшмәде.

 Черем итеп ал, диде ул хатынына. Үзе, кайчандыр күптән печәнгә ятып тургай карагандагыча озаклап, акчарлак көтүен озатып калды. Бу диңгез акчарлакларының, эре һәм тук булганга, ыгы-зыгысыз, дәрәҗәле очканлыгын күңеленә салып куйды.

Бераздан хатыны, күзен ачып:

 Ә ник менә чикләвек төсендә? дип сорады.

 Белмим, диде ире башта. Аннары: Чөнки мин сине яратам, дип өстәде.

 Чикләвек кабыгы төсенең моңа ни катнашы бар?

Назад Дальше