Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Гаффар Ахат 6 стр.


 Син түгел, эчүчелек безнең дошманыбыз, абзый.

Исем-фамилия сораштырган арада, каршы ишектән чал чәчле, боек карашлы бер майор килеп чыкты. Шәймәрдән белән дежур лейтенант бәхәсенә колак салды.

 Нишләп эчеп йөрисез авылдан Казанга килеп? дип сорады каршыдагы лейтенант. Үзебезнекеләр дә җитәр- лек.

 Эчәргә килмәдем мин, билләһи газим, эчәргә түгел. Туры килде әз генә. Миңа Луи Армстронг кирәк.

 У-у, әти кеше, эш харап ук икән бит сезнең, Армстронг эзләп йөрисезмени? Ван Клиберн кирәк түгелме?

 Нам клевер кирәк түгел. Колхоз люцерна бүлде.

 Горячка, диде милиционер.

 Әйе, лейтенант, Армстронг эзләп йөреш. Австриядә чакта патефоннан уйната идек без аны. Анда берәү снарядның амбразураны актарганы шикелле итеп быргы уйнатып үзәкләрне өзгән иде.

 Турист булып барган идегезмени?

 Әйе, лейтенант. Гаубица көпшәсеннән карап йөрдек Европа маҗараларын. Ник дисәң, һәр матурга фашист оялаган иде.

 Армстронг да сезнең белән идеме?

 Безнең белән иде, лейтенант. Җиңеп кайтканда, станция саен безгә уйнады.

 Ак горячка, диде Шәймәрдәнне алып килгән милиционер.

 Кысылма! дип кычкырды Шәймәрдән, сабырлыгы сынып.

 Әйтәм ич

 Таптыгызмы соң ул Луи Армстронгны? диде лейтенант. Әллә Америкадан, кабереннән уятып китерикме сезнең янга?

Шәймәрдән, урыныннан торып, кепкасын салды.

 Бусын белмәдем. Борчып йөрмәгез алай булгач. Сез мине чыгарып кына җибәрегез дә, үзем табармын әле берәрсен.

 Әллә берьюлы өчнеме? Дүрт борынга, дип көлде милиционер.

 Күреп тордың ич минем ике борынга менеп төшкәнне. Ул кабахәтләрне кунакка җибәрдегез дә кунак булып килгән кешедән сорау аласызмы?.. Минем берәр концерт карыйсы килә. Җибәрегез сез мине.

 Сержант, син такси номерын язып калдыңмы? дип сүзгә кушылды талчыккан карашлы майор.

 Юк иде шул, иптәш майор.

 Бар, тап, язып кил. Бел аны!

 Утыз өч тә уналты, диде Шәймәрдән.

Майор, милиционерга шелтәле караш ташлап, яшел тышлы бер китап ачты да телефонга ябышты.

 Филармонияме? диде ул. Хәерле кич. Майор Җәмилов борчый. Сезнең бүген берәр урында джаз-фәлән шуның ише берәр концерт бармыймы?.. Диксиленд?.. Ленинградныкы укмыни? Рәхмәт Фазыйлов, болай итик, диде ул лейтенантка, трубканы куйгач. Спорт сараенда Ленинград артистлары уйный, ди. Озат әле моны шунда Гафу итәсез, кем әле?

Ул, елмаеп, Шәймәрдәнгә таба иелде.

 Шәймәрдән.

 Шәймәрдәнне шунда илтеп кертеп куй. Башланырга ярты сәгать. Карасын Миңа вакыт тими. Югыйсә без дә тыңлаган ул Армстронгны блиндажларда. Шәп уйный, әйеме, фронтташ?

 Шәп уйный иде, иптәш майор.

 Мин оныткан инде Коттбус, Люббеннарны, Берлины гына онытырлык түгел. Бүген безнең истә җинаятьчелек Коттбуслары, эчкечелек Люббеннары. Җитәргә иде шуның Берлиннарына!..

Шәймәрдән Касыймханов машинаның кызыл палас җәелгән идәненә ялтыравыклы күн итегенең үкчәсе очын гына тидереп утырган иде.

«Хатынны да аласым калган, дип үкенде ул. Бик коры булдым әле бүген мин аның белән. Алай ярамый»

 Кем булып эшлисең? дип сорады лейтенант.

 Иртәгәдән тегермәндә, дип җавап бирде Шәймәр- дән.

1975

ГАЛЬЕРИ

 Тынсыз калыйм кабызам!..

Җәйләүдәге күчмә йортта арзанлы вермут эчеп утырган өч көтүче ир тышка йөгерешеп чыкты. Кичке савымны алырга килгән шофёр һәм аның йөкле булганга сыер саву эшеннән хисапчы итеп күчерелгән хатыны, сугышалармы әллә дип, алар арасына ташландылар. Сыер савучылар да җыелышты. Бөтен җәйләүне көтүчеләрнең кайнар бәхәсе яңгыратып торды. Шау-шу, ыгы-зыгы. Җәйләүләрдә шушындый чакта кызык.

 Кабызам дигәч кабызам! дип, беркемгә атамый җикеренде көтүчеләрнең берсе. Аның битен төк баскан, кара күзе, сигарет төтене кергәндәй, кешеләргә кысылып, төбәлеп карый, ә тулы ирене бер чите белән елмаеп тора. Тавышы көр, калын, ышанычлы. Ул, бик зәһәрләнеп, түгәрәкләп төрелгән чыбыркысын сүтмәкче була, ләкин чыбыркы чуалган иде. Кабызам! Кулны кис, аякны Валлаһи кабызам! Ул чалбарыннан күлмәге чыгып торган яшь көтүче өстенә килә башлады. Әйдә, куй! Үзең шикелле тел бистәсе дип беләсең мәллә мине? Комбайн каешыннан ясалган авыр чыбыркысын, менә-менә селтәнеп сугам дигән шикелле, корсагы турысында селеккәләде.

Тегесе дә, ул каршы атлаган саен, ачык изүеннән йонлач икәне күренеп торган киң күкрәген киереп, аңа таба якынайды.

Шушы урында аларның араларына керделәр.

 Сыер шикелле тыгыналар да дип, иң алдан хисапчы хатын атылып керде. Ташла чыбыркыңны, Гали абый!

Гали, җиңел генә итеп, сул кулы белән аны читкә этеп җибәрмәкче иде, хатын аның чыбыркысына ябышты.

 Кит әле моннан, кырмавык шикелле ябышты! дип кычкырды Гали. Син ул тыгынгансың. Кара моны Ул күлмәге өстеннән бер генә сәдәпкә каптырып халат кигән хатынның эченә карап куйды. Җиде ай дигән була тагын. Монда инде елдан ашкан.

Кыска итеп кычкырып көлеп куйдылар.

 Телеңне тыеп сөйләш, яме! Шофёр егет хисапчы хатынын сак кына читкә этәрде дә Галинең изүеннән каптырып алды. Ник саныйсың син минем хатынымның айларын? Башта миннән рөхсәт сорадыңмы?

Гали, җиңел генә ычкынмакчы булып, пешкәктәй аска-өскә талпынып караган иде булмады. Шофёрның вак җәрәхәт эзләре белән тулып торган кулы нык, саллы иде балта саплыкка киптерелгән өрәңгемени!

 Җибәр әле, Самат, уеннан уймак чыгарма. Яшь көтүче шофёрның иңбашына каккалап алды. Бозма әле безнең бәхәсне.

 Ник минем хатынга кагыла? Ул карашы белән Галине тагын бер кат сөзеп алды да кулын ычкындырды.

 Кая, Нәкый, куй, диде Гали яшь көтүчегә. Түгәрәктән чыкты да, киң селтәнеп, инде чишкән чыбыркысын сузып салды. Кабызам булгач кабызам.

 Өч яртыдан бәхәсләшәбез, диде Нәкый. Таяк башына беркетелгән шырпы кабына чыбыркы очына бәйләп шырпы кабызам, ди. Камчы белән биш метрдан!..

Хатын-кыз таралышып бетте.

 Аннан булыр да!

 Очты синең яртыларың, кабыза Шуның өчен дә Гальери. Ул, пәрәми, Ибени Хөршите кызы Нәркисне дә бәхәстә отып алды.

Бусы хакында күпләр белә иде. Бусы Галине Гальери иткән дан. Бу аның, үзе уйлаганча, элеккеге мактанычы. Егетлегем, мине ир иткән, дөньяга таныткан эшем, дип уйлый иде ул үзе. Бөтен кеше дөньяга үз сүзен әйтеп калдырыр өчен килә. Гальери дигән кушамат аның шундый сүзе. Утыз биш ел гомер итеп, аның әле халык теленә кергән бу сүзнең үзен данлыймы, хурлыймы икәнлеген ачыклап җиткергәне юк. Авылда кем кушаматсыз? Данлы дисәң моннан данлыраклары да бар, хурлыклысы дисәң хурлыклырагы да. Исе китми.

Әйе, моны һәммәсе белә. Хисапчы хатын гына ишетеп белми икән. Шофёр аны күрше районнан алып кайткан иде. Җиде ай элек кенә.

 Кызларны отып та алалармыни сездә?

 Дөнья булгач, булгалый, диде Самат. Инде күчмә йорт артына күчеп шаулашкан көтүчеләргә таба китте.

 Мә, дип, Гальери Нәкыйгә шырпы кабы сузды. Өр-яңа кап.

Нәкый, күкертле кырын өскә каратып, шырпы кабын бер таякка беркетте дә җиргә кадап куйды. Ә Гальери чыбыркы очына шырпы бәйләде һәм, нык селтәнеп, аны артка сузып салды.

Нәкый казык каршына барып басты. Бу ызгыш мәгънәсез күренсә дә, ул отылам дип шикләнә иде. Чөнки белә: Гальери беркайчан да кулыннан килмәстәйгә алынмый. Алай да, сер бирергә теләмичә:

 Ятып, кендек белән кадак суырган шикелле ич инде бу! дигән булды.

 Аллага тапшырдык, диде көтүчеләрнең Гариф атлысы.

Гали өчен дөнья гаме бетте. Ул бөтен игътибарын чыбыркы очы белән биш адым ары торган шырпы кабына төбәде кебек: тел очын чыгарып, күзен кыса төште. Тыштан тыныч күренсә дә, дулкынлана: ирененә капкан сигареты калтырый. Ул торышы, торышы! Галәмәт! Теле белән черки ялмап алырга әзерләнгән бака диярсең.

Шофёр Самат казыкка иелгән генә иде

 Әйдә инде, көттермә! диде Нәкый. Тавышы нигәдер пышылдап кына чыкты.

 Анау карга гына очып китсен дә Гальери ияген югары чөйде, сул кулын чалбар кесәсенә тыкты.

Һәм чыбыркы шартлады! Сизми дә калдылар. Шофёр Самат чытырдатып күзен йомды. Борын төбендәге шартлау тавышы Нәкыйне сискәндереп җибәрде, күзенә утлар күренде. Гальери, атылып килеп, йөзе белән казыкка капланды, торып басканда, аның чыбыркы очындагы шырпы яна, ә сигарет төтенли иде инде.

Ә Гальери һәйкәл кебек һаваланып карап тора.

 Мал-лай! диде Нәкый.

 Цирк! Гариф сүзенә илтифат итмәделәр. Ул тавышын күтәрә төшеп кабатлады: Мәйтәм, цирк Юкка монда йөрисең син. Сыер урынына савар идең акчаны.

 Юк. Циркта күз буалар. Ә монда юк. Өч кызыл гына әз дә инде әзлеккә Ярар, минем күңел киң талап ала алмыйм ич инде, диде Гальери.

 Соң, мин өстим. Болай килеп чыгасын белгән булсаммы? И-и!.. Билләһи, өстәр идем. Мондый тамаша гомергә бер килә, жәл түгел.

 Түгел, диде Гальери.

Алар вагонга кереп киттеләр.

 Кабызды бит! диде Самат хатынына. Тикмәгә Галье- ри түгел.

 Ник Гальери соң ул?

 Сальеридан Син Сальерины белмисеңдер әле Ягы- гыз караңгырак шул сезнең Менә шул, бер Сальери бер кешене агулап үтергән. Көнләшкән дә үтергән. Тел очында гына менә исеме. Самат, күрәсеңме дигәндәй, телен чыгарып күрсәтте.

 Моцартны, диде хатыны.

 Әйтәм ич шунда, тел очында гына дип.

 Телең, анысы, очлы. Тик буш.

 Кеше ишетсен тагын. «Оч!» диде ул, мыскыллап. Очлаганнар!

Тындылар. Бидоннар янына яңа сауган сөт белән чиләкләрен тутырган савымчылар килә башлады.

Саматтан:

 Кабыздымы? дип кызыксындылар.

 Кабызды.

 Аннан булыр!

 Хатынын, Нәркисне әйтәм, ничек өтеп бетермәгәндер диген, пәрәми И-их-хи-хи!..

Самат машинасы моторын караган булып маташты. Бидоннар тирәсе яңадан тынып калгач, тагын хатыны янына килде.

 Кем әле

 Моцарт.

 Бездә шул Моцарт шикелле атаклы бер гармунчы булган. Арслангали исемле.

 Моцарт синең кыңгыраулы гармуныңда уйнаган ди! Композитор булган ул.

 Бүлдермә әле. Сиңа барыбер түгелмени?..

 Гали абый шул гармунчыны үтергәнме? Хатынының күзендә яшь күренде.

 Ул аны бүтәнчә үтергән авылда иң оста гармунчы Арслангалидән дә яхшырак итеп гармунда уйнарга өйрәнгән дә тегенең яраткан кызын яулап алган Нәркисне. Хәзер инде Самат бер-бер артлы сөт бушатырга килгән хатыннарга илтифат итеп тормыйча сөйли. Чөнки тегеләрнең аны тыңлап торырга вакытлары юк. Әле җәй башы гына, сыер сава торган машиналарны көйләп бетермәгәннәр иде.

 Ә ник Гальери дигән кушамат такканнар?

 Соң, Гальери Сальерины бозып кушылган инде. Арслангалинең атасы Ханзафар абзый кушкан аны. Менә шуннан Гальери да Гальери киткән.

Галинең чын исеме Галиәкбәр иде. Авылда Гальери дип йөртә башлагач, Арслангалинең атасы Ханзафар белән аның арасында бер аңлашу булып алган иде.

 Тапкансың да инде кушамат, ә?! Менә дигән исемемне бозып, диде Галиәкбәр.

 Кем бозгандыр бит әле Сальериның кем икәнен беләсеңме?

 Тукай язганмы әле?

 Бутыйсың Пушкин.

 Кушаматың Сахалиндагы туганнарыңа хәтле ирешеп хурлыкка калгач бутарсың да шул!

 Суң тирә-юньгә атаклы Арслангалидән уздырып гармун уйнарга өйрәндең дә яраткан кызын тартып алдың Бу, Сальери ише, иптәшеңә агу эчертү генә түгел инде, агай- не! Арттан пычак кадау белән бер бу!.. Кайда хәзер Арслангали? Китте-барды, бакчы, котыпта бозга утырып йөри дрейф!

 Әллә начар уйнаганмынмы? Кыз хәтле кызны гармунда уйнау белән үз ягыңа караткач, начар уйналмаган инде ул Гали сүгенеп үк куйды.

 Уйнаган шул Гармунда түгел. Кеше язмышында Ә бәлки, Нәркиснең язмышы белән дә уйнау булып чыккандыр әле

Ханзафар дөрес сиземләгән икән: шуннан соң озак та үтмәде, Гальери белән Нәркиснең аралары суынуга таба китте. Башта Нәркис котыптан хатлар ала башлаган, ә аннары

 Ә Нәркис хәзер кайда? дип сорады хатыны Самат- тан.

 Котыпта.

 Гальери белән балалары бар идеме соң?

 Малайлары бар иде. Арслангали абый аны Нахимов училищесына урнаштырган.

Тормыш диңгезендә шушындый «дрейф»лар да булгалый шул. Гальериның төшләрендә хәзер инде котыплардан килгән кайнар җилләр исә. Гармун телләренә орынудан курка бармаклары кара көеп чыгар төсле, сузып җибәрсә, көнләшкән җаны янартаудай көйрәр кебек. Гармуны җәйләүдәге вагон сәкесе астындагы арыш капчыгында ята. Нәркисне ул, болан кебек, планета түбәсен матурлап йөри дип күз алдына китерә. Гальериның күңелендә ул мәңге өйрәнеп булмаслык бер көй булып кына калды. Болай килеп чыгардай түгел иде дә бит кана

Гальери ул иртәне, калай түбәле, такта белән тышлан- ган һәм зәңгәргә буялган мунчасында юынып чыккач, үзе ясаган кәнәфидә ял итә иде. Кәефе көр, җаны тыныч. Ике тәүлек эшләп, бер тәүлек ял итә. Тракторын ташлап, колхозның сыер көтүен көтә башлаган гына чагы. Ә Нәркис эшкә ашыга.

 Иртә ич әле. Өйдән качарга гына торасың, диде Гальери.

 Җәннәттә генә тору да туйдыра икән. Дөнья мәшәкате тарта.

 Кыланма әле идейный булып. Профсоюз җыелышы мәллә? Ял белән бәйрәм күрми лаеш шулпасы эчтек, форсаты барында яшәп калыйк. Бакчы, нинди өй кордык! Кухнясы кафельле, мунчасы классически. Өй эче полирауланган оҗмах. Михнәт белән таптык, инде рәхәт белән торыйк.

 Шуңа хозурланып утырасыңмыни?

 Мин синнән ник төне буе уфтанып чыктың дип сорамыйм ич әле!

 Син сора.

 Юк белән вакланмыйм, беләсең.

 Син эреләнә генә беләсең шул.

 Инде, Нәркис, миңа да үпкәң булса

 Юк шул. Минем сиңа үпкәм юк, синең миңа ачуың юк.

 А-а-а! диде Гальери, зәһәр елмаеп. Татулык белән бәрәкәттән туйган берәү!

 Аннан түгел. Йөрәк янмый әүвәлгечә.

 Бүтәннәрнең янсын йөрәге. Бездән көнләп. Әнә синнән көнләсеннәр. Аның янасы килгән!.. Кем өчен?

 Ахрысы, синең өчен түгелдер дип куркам, Галиәкбәр.

 Минем синең өчен курыкмау җиткән. Бүген дисә, атна буена туй ясап, яңадан өйләнер идем мин сиңа. Билләһи газим, менәтерә өйләнер идем яңадан бер мәртәбә! Гальери, хатынын кочаклап, әле генә үзе купкан кәнәфигә утыртты да тирбәтеп җибәрде. Бишегемдәге курчагым бит син минем, Нәркис!

 Ә мин сиңа бүтән кияүгә бармас идем инде, дип пышылдады Нәркис моңсу гына.

Гальери, кәнәфи тирәли әйләнеп, аның каршысына килеп басты.

 Ник? диде ул бик җитди.

 Сиңа дан өчен курчак кирәк Миңа дан өчен гармун кирәкми инде. Бүтән нидер. Менә шул уфтандыра төннәрен.

 Нәрсәсе уфтандырсын моның? Минем ничек өйләнгән турында җыр чыгарып була!

 Кемгә җыр, кемгә бәет. Нәркис күз төпләренә бармак бите белән кагылып-кагылып алды. Озын кара керфекләре чыланган иде.

 Сиңа бәетмени? Оҗмахка кергән хатын бәете. Сәбәпсез-нисез балавыз сык тагын.

 Сәбәбе бар, Галиәкбәр.

 Ни?

 Хыянәт иткәнбез.

 Кем кемгә? Ул, сынап, Нәркискә кырын карап торды. Минем үземә моңа кадәр вакыт тигәне юк андый эшләр белән шөгыльләнергә.

Нәркис учлары белән йөзен каплады:

 Ни сөйлисең?.. Яшьлеккә хыянәт иткәнбез без.

 Ниләрдер язуың өчен минем сүз катканым юк ич әле Малайга дәрес әзерләшкән булып бит!.. Карама алай, карама Үткән атнаны. Ә?

 Балалар бакчасы мөдире ни язмас?

 Аңа «Авиа» конверты кирәкмәс.

Нәркис читкә борылды. Бите кызарып чыкты.

 Хыяллануым гына, диде ул.

 «Тапшырылмаган хатлар!» диде Гальери, иренен мыскыллы чалышайтып.

 Тапшырылган, Галиәкбәр. Нәркис тирән итеп сулыш алды.

Гальери, өч бармагы белән чеметеп кенә аның иягеннән тотып, күзенә карады.

 Кемгә? Тавышы калтырап чыкты. Ул хәтта бите буйлап сузылган күз яшен дә сизмәде.

 Яшьлеккә, диде Нәркис йомшак кына. Хыяллануым гына Аңа җавап итеп.

 Җавап? Кемгә җавап?

Нәркис басты да, бераз сүзсез торгач, иренең күкрәгенә капланды.

 Аңа Аның хатларына, диде ул, сулкылдый-сулкылдый. Беләсеңме, котып артларыннан килгән хатларда дөнья җылысы. Дөнья җылысы

 Кызык дип сузды Гальери. Бу хакта ул яңа ишетә иде. Нишләргә дә белмичә, хатынының чәченнән сыйпый-сыйпый тик басып торды. Мин салкынмыни?

 Синең җылы оҗмах җылысы ул, Галиәкбәр. Томанлы. Миңа аяз кирәк Йә буран!.. Эх, җанымны конвертка салып җибәрер идем каядыр! диде Нәркис һәм, аны этеп җибәреп, урамга ташланды.

 «Авиа» белән, «авиа» белән! дип калды аның артыннан Гальери. Аннары, кәнәфигә капланып, ирләрчә, тавышсыз гына елап алды.

Шуннан соң Нәркис озак тормады Гальери белән. «Авиа» конвертларына язган хатлары артыннан самолётка утырып, үзе дә китеп барды. Мурманскига. Әрләшми-нитми, ләйсән карның эрүе шикелле тыныч кына итеп аерылыштылар

Назад Дальше