Юл. Романнар, хикәяләр - Гаффар Ахат


Әхәт Гаффар

Юл. Pоманнар, хикәяләр


Олы Юлда атлар буза,
Йөрәк ите тузганга.
Тоякларны кыеп була,
Коеп булмый тузанга.
Олы Юлда көпчәк тузмый,
Тугымнары тарала.
Яшьлекләрне тузан баса,
Картлыклардан арыла.
Олы Юлда тузан тузган,
Гомерләр инде узган.
Тузган япь-яшь мәңгелеккә
Сузылган безнең ызан.
Олы Юлдан атлар уза,
Безгә кала тузаны.
Алда гомер бардыр барын
Сагындыра узганы.

БОГАУЛАРДАН АРЫНУ

Татар әдәбияты тарихында әлегәчә иҗатлары тиешенчә үк өйрәнелмәгән язучылар катлавы бар. Сүзебез әдәбиятта, бигрәк тә аның проза һәм публицистика дип йөртелгән мәйданында заманында яхшы ук ат уйнаткан Әхәт Гаффарның иҗаты турында. Ул Көнбатыш Европа әдәбияты үрнәкләреннән һич кайтышсыз булган «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» (19791984), «Богау» (1998), «Олы юлның тузаны» (19861988) исемле романнар, күпсанлы повестьлар һәм хикәяләр авторы.

Романнарының берсен Ә. Гаффар «Богау» дип атаган. Нәкъ менә әлеге атама минем үземә бу авторның тик ул гына тапкан иҗат юнәлешен төшендерердәй, аның гражданлык позициясен һәм әдәби-эстетик үзенчәлекләрен ачарга ярдәм итәрдәй ачкыч ролен уйный торган фактор яисә татар әдәбиятында кабатланмас бер күренеш булып тоелды. Бу хәл, бәлки, күпләрне гаҗәпләндерер дә, чөнки заманында, ягъни әсәр дөньяга чыккан көннәрдә ул укучыларга артык катлаулы, буталчыграк сюжетлы һәм әдипнең ничек тә каләм ияләренең бүтәннәренә охшамаска тырышып, оригиналь булып кылануы рәвешендәрәк күренгәндер. Бер әйбер бәхәссез: әсәр әдипнең бөтен иҗатын сугарган төп идея кешенең хөр, азат яшәүгә хокукы, һәртөрле рухи коллык богауларыннан азат булырга тиешлеге хакыйкатен яклау идеясе аеруча нык чагылган роман.

Символлар, күп мәгънәле метафорик алымнар тарафдары Ә. Гаффарның үз иҗат җимешенә аңлаешлы, шомлы исем куеп, укучы алдына чыгуы сискәндереп җибәрә кешенең тәненә, кулына, аягына кигертелгән богаулар бик ачык, конкрет халәтендә күз алдына килә: гүя ул богаулар безнең үзебезне, һәркайсыбызны буып, чикләп, кысып тора аларны тизрәк өзәсе, котыласы килә. Берәүләр аларны киң социаль яссылыкта тоталитар режимның халыкларны рәнҗетүе, интектерүе һәм шуңа каршы көрәш дип аңласа, икенчеләр эстетик җирлектә элеккеге катып калган постулатлардан котылу кирәклеге дип уйласа, безнеңчә, язучы әлеге төшенчәгә тагын да тирәнрәк мәгънә сала: кешенең хөрлегенә, азатлыгына, үзенчә яшәвенә, тормышны аңлавына, олы Тәңре хөкеменнән башка һичнинди киртәләр булмаска тиеш дип саный һәм шушы хакыйкать аның бөтен иҗаты белән раслана. Ә. Гаффар иҗатын иңләгән яктылык гүзәллеге әнә шуннан килә дә инде.

Мәгълүм ки, замандашларыбыз тормышның һәр тарафыннан ямь, тирән мәгънә табып, алларына ачык максатлар куеп, проблемаларның чишәсен чишеп, алдагысына өметле карап яшиләр. Андыйларга тормыш юлларының барысы да ачык яшәргә дә яшәргә генә кала. Әдәбият-сәнгать чын тормышның бер чагылышы дип саналганга күрә, галимнәрнең дә моңа карата фикерләре, җаваплары бик ачык: әдип реалистик сәнгать кысаларыннан аз гына читкә авышса, алар яңа алымнар, яңа күренешләрнең кайсын сюрреализм, кайсын модернизм яисә постмодернизм шүрлекләренә урнаштырып куя һәм шуның белән мәсьәлә хәл ителде, чишелде дип уйлый. Инде безгә барысы да мәгълүм кебек, чөнки күренешкә яисә әсәргә үзенә тиешле мөһерен сугарга өлгердек, алга таба бу иҗатны җентекләп өйрәнмәскә дә була нәрсә икәнлеген әйттек бит инде. Әмма чынлыкта исә мондый классификация әлегә исем кушудан гайре бернәрсә дә түгел, бу әтрафлы анализга чакыру гына әле.

Әнә шундый уйлар минем башыма Әхәт Гаффарның Татарстан китап нәшрияты тарафыннан 2016 елда чыгарылган дүрттомлык «Сайланма әсәрләр»е белән танышканда килде. Әлеге танышу барышында байтак фикерләрем үзгәрде, яңарды, кайберләре юкка да чыкты. Юкка чыкканы бу әдипнең иҗатын яхшы беләм дип йөрүем икән. Күз алдымда өр-яңа әдәбият хәзинәләре коесы, хәтта дәрьялары ачылды.

Авторның иҗат диапазонының киңлеге игътибарга лаек: бигрәк тә безнең игътибарыбызны «Язлар моңы» (1972), «Яра» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Бабай чишмәсе», «Су астындагы чишмә» (1983), «Бишек» (1985), «Яшиселәр алда иде» (1985), «Дәрья башы» (1995) һ. б. повестьлары, якты, ачык сурәтләрдән эшләнгән йөзләп хикәясе җәлеп итә. Аларның һәркайсында нәкъ шушы авторга гына хас иҗат билгеләре, чалымнары, төсмерләре бар. Әгәр боларның берсе дә булмаган очракта да, автор үзенең «Иртәгә улың булам», «Язлар моңы», «Җиләк вакыты бер генә» кебек лирик пьесалары, тарихи шәхесләр М. Җәлил, М. Вахитов, Г. Тукай турындагы «Хөкем», «Сызылып таңнар атканда», «Соңгы сәгать» драмалары белән генә дә әдәбиятыбыз һәм театр тарихында үзенә лаеклы урынын алыр иде. Бу әсәрләр төрле татар театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән барды, күпсанлы тамашачыларның олы ихтирамын казанды. Әлеге зур иҗат ташкыны дәрьясы артында нинди зур шигърият саф лирика, поэмалар дөньясы да ята бит әле! Боларның барысы янына әдипнең фәкать балалар, сабыйлар укысын дип кенә язылган төрле парчаларын, әкиятләр, хикәяләр, пьесалар, шигырьләрен дә өстәсәк, «диапазон» дигән төшенчә тагын да тулылана төшәр.

Әле без Ә. Гаффарның гаять көчле коралы публицистикасы турында бер сүз дә әйтмәдек; ә бит анысын аның саф әдәбият дип саный башлагандагы пар иҗат канатларының икенчесе дип әйтергә, алай гына да түгел, авторны чын гражданин һәм олы художник иткән төп фактор дип атап була. Иң әүвәл әдипнең һәртөрле гаделсезлекләргә карата килешмәүчән актив мөнәсәбәте күзгә ташлана. Мондый мөнәсәбәтне аның төп тормыш позициясе дип тә, сәяси хәлләргә карата үзенең бәясе рәвешендә дә аңларга кирәк. Бу бигрәк тә тарих битләренә гаделсез сугыш чагылышы рәвешендә кереп калган әфган сугышы мисалында ачык күренә. Үз вакытында язучының бик күп әсәрләрендә әнә шул сугышның аяныч нәтиҗәләре, бигрәк тә, шуларны аңлатканда, массакүләм мәгълүмат чараларының ялганы, ә соңыннан шул гаделсез сугышта физик һәм рухи яктан имгәнеп кайткан асыл егетләребезнең җәмгыятьтә үзләренең лаеклы урыннарын һәм кылган эш-гамәлләрен хак-дөрес бәяләүне таба алмый интегүләре публицистик әсәрләрдән тыш («Билгесез сугыш», «771 аршын җир», «Ил фаҗигасе», «Хәтер тактасы»), «Яшиселәр алда иде» (1985) повестенда, «Олы юлның тузаны» (19861988) романында, «Күзләремне тутырып» драмасында, «Утын» исемле һ. б. хикәяләрендә дә чагылды. Әгәр дә Әхәт Гаффарның, нигездә, якты кояш нурларында коендырылгандай үтә оптимистик иҗатына вакыты-вакыты белән шактый ук шомлы бизәкләр һәм сурәтләр (зират күренешләре, каберләр, ачылган табутлар, каркылдап утыручы козгыннар һ. б.) килеп керә икән, кайчагында моны тормыштагы әнә шул гаделсезлекләрне төзәтә алмау чарасызлыгыннан килгән гаҗизлектән дип тә аңлатып була торгандыр. Әмма әдипнең реалистик иҗатны ара-тирә бик табигый рәвештә экзистенциаль чаралар белән аралаштырып бару сәләте бик көчле икәнлеген белсәк, барысы да аңлашыла төшәр. Гомумән, Әхәт Гаффар ул яшәеш, тормыш агышы, галәм, табигать халәте турында бик тирәннән һәм җентекләп уйланучы фәлсәфи сүз рәссамы. Бу философия аның үзенең җир кешесе, галәмнең, табигатьнең бер күзәнәге буларак, туган ягыннан, шулай ук дуслары, каләмдәшләре тирәлегеннән аерыла алмый, һич тә шуннан читкә китә алмый торган газиз баласы итеп тоюыннан килә булса кирәк.

Шәхсән мине аеруча сокландырганы: авторның һәртөрле әдәби алымнар, сурәтләр, хәтта иҗат юнәлешләрендәге махсус чаралар белән үтә дә иркен, бик кыю эш итүе, дөресен әйткәндә, монысы да аның шул хөрлеккә омтылуы, үз-үзен чикләмичә, безнең барыбызны да тышаулап торучы гадәтилек стандартларыннан, ягъни богауларыннан ычкыну омтылышы. Әлбәттә, мондый халәтнең отышсызрак яклары да булырга мөмкин, әмма монысы да авторның гаебе яисә кимчелеге түгел, тик барыбер аның үзенә уңайсызрак, чөнки әзерлексез һәм талымсызрак укучылар әлеге алымнар катнашмасында адашып калырга, бигрәк тә әһәмиятле булган яисә шулар янындагы икенче, өченче рәтләргә куелган ваграк нәрсәләрне үзара буташтырырга да мөмкин. Кайберәүләргә авторның шартлы алымнар белән мавыгып, иҗат фантазиясенең бик ерак югарылыкларга очышы аңлашылып җитмәве дә бик табигый, тик монысы өчен хөрмәтле укучыбыз үз-үзен шелтәләсен. Ошбу язучы күп очракларда әзерлекле, үзен аңлардайларны күздә тотып иҗат итә һәм ялгышмый. Бу фикерне раслау өчен, мисалга фәкать берничә вариантта язылган «Язлар моңы» повестеның бәхетле язмышын гына искә төшерик. Аның шартлы да, гаять тормышчан да алымнарга корылган сәхнә варианты татар театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән барды. Шулай ук зиһенне кузгатырдай ачык, якты, ассоциатив, яңача метафорик сурәтләргә нигезләнгән «Әҗәт», «Кояшның салкын чагы», «Ак каен дегете», «Акчураның җир үбүе», «Бабай чишмәсе» кебек хикәяләре дөнья халыкларының уналты теленә тәрҗемә ителеп танылды. Бу фактлар Әхәт Гаффарның үз укучылары һәм тамашачылары күп икәнлеге турында сөйли.

Әгәр дә укучы классиклар, замандаш каләмдәшләре, зыялы артистлар, театр һәм музыка әһелләре турындагы мәгълүматларны белергә тели икән, ул аларны Әхәт Гаффарның «Сайланма әсәрләре»нең дүртенче томыннан таба ала. Әлеге томны язучының метафорик, беркадәр ироник фикерләү сәләтен, урыны-урыны белән шактый зәһәр сарказм аша сугарылган мәкаләләренең бер энциклопедик җыелмасы дип тә санап булыр иде.

Әхәт Гаффар үтә сыгылмалы, кинаяле, бай татар телебезнең мөмкинлекләреннән киң файдалана. Бүген, газиз телебезне чикләп, гаять кыен шартларга куеп кысрыклаган бер заманда, аның матурлыгын, сафлыгын, куәтен халкыбызга, укучыларыбызга күрсәтү үзе генә дә зур игътибарга лаек. Әдип үзенең язмаларында гел шуңа басым ясый, текстта чит-ят сүзләрне кулланмыйча, туган телебездә иҗат итә.

Кайбер очракларда Әхәт Гаффар Н. В. Гоголь әсәрләрендәгеләрен хәтерләтерлек сурәтләргә дә күчә. Мондый хәл бигрәк тә «Богау» романы битләрендә күренеп тора. Бу әсәрне аның кызыклы эксперименты яисә яңа тәҗрибәләр мәйданы дип тә санап булыр иде. Чыннан да, һәртөрле фантасмагорик һәм мистик элементларны мул кулланып, бүгенге тормыш агышын сурәтләгән, яшәешебезнең күпләрне борчыган җитди мәсьәләләрен күтәрергә яисә хәл итәргә тырышу үрнәкләре милли әдәбиятыбыз тарихында алай еш очрамый. Тик заманында бөек рус классигы, аеруча бер кыюлык белән шул юлга басып, гүзәл иҗат үрнәкләре тудырган бит! («Вий», «Диканька хуторы янындагы кичләр», «Коточкыч үч алу» һ. б.) Татар әдибе дә бүгенге реаль тормыш хәлләре янына, шуның янәшәсенә әкияти, фантастик дөнья галәмәтләрен китереп куя һәм шуның шартлы җирлегендә җәмгыятебезнең һәртөрле догмаларга, кешелексез, мантыйксыз тәртипләргә бирелеп, мәгънәсезлек упкынына тәгәрәп төшүебезне искәртә. Моны аңлау өчен, янәшәгә Тукаебыз заманнарыннан ук укучыбызга якын һәм таныш шүрәлеләр дөньясы тәкъдим ителә. Нәкъ әнә шул шүрәлеләр гавамы янында адәми затларның үз-үзләренең нинди богаулар тоткынлыгында көн итүләре, шул тоткынлыкка дучар булулары бик ачык күренә.

Бүгенге татар авылының гап-гади кешесе Ибрай Зәкуановның реаль тормыш белән аралаштырылган, әмма әкияти язмышы аша әдип байтак күп фәлсәфи фикерләр әйтергә тели моны үзенә күрә мәшһүр «Фауст»ка охшатып, шуның сюжетына беркадәр янәшә эшләнгән фәлсәфи притча дисәң дә ярый торгандыр биредә адәми зат үзенең гомере буена ниндидер котылгысыз чикләр, нормаларга кысылып яшәргә мәҗбүр ителә, шулардан арыну омтылышы белән яши, әмма тулы азатлыкка аның җаны Тәңре карамагына киткәч кенә ирешә икән. Бәлки, әсәрдәге катлаулы сурәт-бизәкләр һәм сюжет борылышларын әнә шулай аңларга да мөмкиндер, тик минем үземә калса, мәсьәләнең икенче ягы әһәмиятлерәк: автор үзенең барлык иҗаты дәвамында гел иркенлеккә сусап, шуңа омтылып яши: һәртөрле әдәби клише, штампларны санламыйча, тышауларыннан котылган, йөгәне салдырылган аргамак кебек, иҗат болыннарында үзенчә гизә. Мондый шәхесләр өчен тормышта богаулар була алмый.

Әхәт Гаффар бәхетле иҗади язмышка ирешкән әдип, чөнки ул үз халкына кирәкле сүзен өздереп, кистереп әйтә белде, үз укучысын, тамашачысын, әдәби шәкертләрен тапты туган якларының, Олы Әшнәк болыннарына, чишмәләренә сокланып, аның матурлыгын тоеп, андагы һәр җан иясенең сандугачларының җырын тыңлап, күкеләренең моңын аңлап яши белде. Болар барысы да аның йөрәк хисләре белән аралашып, фәлсәфи фикерләү, лирик хисләр, юмористик бизәкләр нурында коендырылган әсәрләре аша үз укучыларына барып җитә.

«Әхәт Гаффар феномены» дип аталырлык нәтиҗәле күренешкә әдибебез үзенең ярты гасыр чамасына сузылган иҗат дәверендә иреште. Аның өчен зур бәхет дөнья һәм милли мәдәниятләренең байлыкларын үзләштерү, шулардан файдаланып, хәзерге олы иҗат казанында кайнауда, иҗат итүдә дә иде. Яраткан язучысы Эрнест Хемингуэй каһарманнарының берсе авыр мизгелдә «кеше ялгызы калса, берни дә булдыра алмый ул» дигән сүзләрне ычкындыра. Әхәт Гаффар ялгыз калмады: авыр югалтулары булса да, ул һәрдаим туганнары, якыннары, каләмдәшләренең ярдәмен тоеп яшәде. Аның гаилә терәге кызлары Ләйлә, Сөмбел һәм инде шулай ук бакыйлыкка күчкән хәләл җефете Фәридә дә иҗат кешеләре. Туганнары җәмгыятебезнең асыл егетләре Ренат һәм Рәкыйп Гаффарлар аның иң ышанычлы гомер юлдашлары булдылар.

Рифат Сверигин

РОМАННАР

ОЛЫ ЮЛНЫҢ ТУЗАНЫ

Perdidit antiquum litera prima sonum беренче хәреф үз мәгънәсен югалтты.

Латинчадан

Кылганнары өчен әҗере бирелер.

Коръән (7:179)

Мне отмщение, и Аз воздам.

Евангелие

Үлемнән соң да яшәү бар бит әле.

М. Җәлил

Беренче кисәк

ҖИР АСТЫНА

I

Сандугач бишенче төн оча иде инде. Алдагы көнне ул үзенең юлдашлары белән диңгез буендагы кыялар ышыклаган эссе иңкүлектә ял итте. Һәрьяктан куркыныч янады. Күк гөмбәзеннән лачыннар югалып тормады. Кошлар арасыннан берәр корбан эләктерсәләр, ярдан ерак булмаган текә кыялы ялангач утраучыкка кунып ашыйлар. Җирдә исә сандугачларны еланнар сагалый иде.

Алар, айсыз, ләкин аяз күкле төнне ярып, Крит дигән утрау юнәлешендә очалар. Анда кыска гына вакытка тукталыш ясыйсылары, тукланып та тормастан, яңадан юлга чыгасылары бар. Ул утрауга кадәр озак очасы. Төне буена һәм көннең байтак өлешен һавада үткәрергә туры киләчәк. Ара ерак, юл авыр. Кайбер кошлар барып та җитмәс. Тик алар моны белмиләр әле. Бар ышанычлары канатларында. Юлга кузгалганчы, алар үз канатларын яхшы ныгыттылар.

Сандугачның үзе дөньяга килгән туган ягына беренче тапкыр әйләнеп кайтышы. Ул анда очарга, үзе яшәгән тирәлекне танырга өйрәнгән, әмма бер тапкыр да сайрап карамаган иде әле. Юлдашлары да нәкъ шулай. Сандугачларның бу төркемендә яшь тә тулмаган бала кошлар гына. Һәммәсе дә ана кошлар. Алар юлга үзләренең булачак парларыннан соң җыйналып кузгалды. Булачак парлары юлга аларга караганда алданрак чыгып китте. Иң соңыннан аларны дөньяга китергән элеккеге әти-әниләре очачак: башта аталары, аннары аналары. Гомер-гомердән килгән гадәтләре шундый. Хәер, хәзер инде алар да юлдадыр. Туган җирләрендә аларны кунып сайрар таллары, туй җырлары, куаклар арасында бер-берсе белән кавышасы аулак урыннары, оя кору мәшәкатьләре һәм бала чыгару, аларны үстерү, очарга өйрәтү авырлыклары көтә.

Йолдызлы биек күк йөзе сандугачның күзенә ачыклык, җанына тынычлык, ә төнге киңлек канатларына ышаныч, көч бирә иде.

Ләкин төн урталары тирәсендә ул һәркайсы үзалдына тезелешеп очкан кошлар көтүеннән аерыла язды. Ачык диңгез өстендә каршы яктан килгән давылга очрадылар. Кошларны шундук калын болытлар һәм куе караңгылык чорнап алды. Аста диңгез чайкала, дулкыннар дулаша, шаулап ишелеп төшә. Йолдызларны тыгыз болытлар каплады. Караңгылыкны күз чагылдыргыч яшеннәр телгәләде, озын-озак итеп күкләр күкрәде. Болытлар арасында сандугач кайчакны иптәшләрен шәйләп алгалады. Яшен балкышлары кошларны ал, зәңгәр, шәмәхә төсләргә манчый иде. Балкышлар сүнгән мәлдә, алар үзләренең күләгәләре сыман каралып калалар да күздән югалалар. Ә кайберләре түбән төшеп китәләр, һәм аларны дулкыннар йота.

Көчле, дымсу һава агымнары сандугачны әледән-әле артка алып ташлады. Тик бу аның күңелен төшермәде, җанына курку иңдермәде. Ярсу җил арттан иссә, күпкә начаррак, хәвефлерәк булыр иде. Юл уңаендагы тымызык җил бер хәер әле. Ә давылга килеп эләккән вакытларда, болытлар арасындагы бушлыкны канатлары белән эзли-эзли, җилгә каршы очуы кошларга күпкә җиңелрәк.

Йолдызлар күмелгән чакта, кошлар тәннәре белән сизенгән магнит дулкыннарын тоеп очалар иде. Давылда исә ул дулкыннар соң чиккәчә тартылып киерелгән кебек була. Шуннан соң магнит дулкыннарын тою авырая, алар җәя бауларыдай кинәт ычкынып китәләр дә сандугачларның эчке ритмы тотып алалмастай хәлдә калтыранып тора башлыйлар, таркалалар, чуалышалар. Менә шунда кошлар үзләренең очу юнәлешләрен югалта, буталыша, таркала. Чөнки аларның һәркайсы магнит дулкыннарын фәкать үз йөрәкләре тибеше белән яраклаштыра, шуның аркасында куркуга бирелмәскә, үзләрен алга әйдәгән чакыруны югалтмаска тырыша иде. Төннәрен ай белән йолдызлар күренмәсә дә, көндезләрен кояш хәрәкәте сизелмәсә дә, кошларны әнә шул соңгы ышанычлары магнит дулкыннары алга әйди дә инде.

Дальше