Аяк астына кубарып төшергән ташка басып, Степан кулын куышка тыкты да еланнарны төргәге белән тышка сөйрәп чыгарды. Аларның чуалчык бәйләме шапылдап комга тәгәрәп төште. Тузбашлар бермәл тын тордылар, аннары, аерылыр алдыннан кочаклашкан кешеләр сыман, тагын да тыгызрак булып укмаштылар. Солтан ул төргәкне янган, корымланган, күмерләнгән агач төбенә охшатты.
Һәм шунда хәшәрәтләр кинәт йомшадылар, аралары бушады, алар бер-берсеннән читкә тартылдылар. Күмерле агач төбе күз алдында тамыр җибәрә, ул тамырлар җир дымын эчәр өчен таш араларына төртелеп, тишек эзлиләр сыман иде. Минут арасында еланнар төргәге чишелеп бетте. Алар арыган, талчыккан төсле төрле тарафка таралыштылар.
Степан берсенең койрыгыннан эләктереп, баш очында айкады да болганчык суга селтәп ыргытты. Елан һавада очканда турайды, суга сузылып төшкәч, вак дулкыннарга каршы елга киңлегенә йөзеп кереп китте. Ялтырап торган суны тармаксыз кара яшен урталай ярган шикелле булды.
Солтан еланны күздән тәмам югалганчы карап торды.
Бусы елан түгел моның, диде ул.
Нәрсә соң?
Хурланган мәхәббәт. Ул да кайчак кеше җанын ташлап чыга да үләргә китә.
Уйлап та чыгарасың инде, ә? Миңа башкача тоелды.
Ничек?
«Өрәкләр»2 шундый иде. Безнең «вертушкалар»3 килеп чыкканда, алар да, еланнар шикелле, тау ярыкларына кереп кача иде.
Кызганам мин аларны.
Өрәкләрнеме? Бар, кочагыңа җыеп кил дә ояларына тутыр.
Һәркемнең үз каланчасы инде.
Әллә мине гаепләвеңме бу?
Юк, үземне, диде Солтан.
Ул учак янына барып басты да аракы салып эчте, яссы бер ташны елан йөзеп киткән якка чәпчетеп җибәрде. Таш суны үпкән урыннардан коймак-коймак нурлар сирпелде. Алар алтын күбәләк канатлары сыман җилпенделәр дә сүнделәр. Ә сүнгәч, әллә төпкә тондылар, әллә агып киттеләр. Бәлки, ул нурлар, күбәләк канатыннан бармак битләренә сыланып кала торган алтын бөртекләр кебек, вак дулкыннар кагышы белән яңадан яр буена кайтып егылалардыр.
Еланнар, муенга урап йөрерлек, зарар кылмас тузбаш еланнар. Солтан үз-үзеннән: «Нигә тик торганда рәнҗеттек без аларны?» дип сорады. Күңеленә килгән җавап аның кәефен кырды. Еланнар булып еланнар арасында муенга урасаң да җирәндерми, тәнне чиркандырмый торганнары бар. Ә кайбер кешеләрнең кылган эшләре арасында муенга күтәралмаслык таш булып асылганнары һәм сине төпкә тартканнары күпме!
Шуышырга гына дучар булган баягы бичара тузбашларны туздырып ташлаган кебек, Солтан үзара гыйшык тотып йөргән ике кешене дә бер-берсеннән аерып атты, алар арасында кара яшен булып яшьнәде. Көйдерде, яндырды. Үзе дә көл сарган күмер сыман көйрәп кенә калды. Хәзергәчә ялкынланып китә алганы юк әле. Хәтер җиле искән саен пыскый гына. Менә тагын шул исенә төште. Башыннан кичергән бер вакыйганы һич онытасы юк. Вакыт-вакыт аның җанына шуышып керә, өтә, куыра иде.
III
Өч ел элек, егерме яшен тутырган көнне, Солтан шушы зиратта Камәрияне яратуының авыр тойгыларын кичерде. Шуннан аралары суынды. Упкын. Хәзер басма салып йөргән көннәре. Чайкалып торган асылмалы басма. Чын, нык күпер салынырмы билгесез. Ышаныч бар барын. Алга килми белеп булмый әле. Әйе, өч ел элек. Шушы зиратта. Нәкъ шушы көнне Ай күзе белән тыныч дөньяга караган зәңгәрсу май төне иде. Ул, Казаннан кайтып, авылда бергә уйнап үскән иптәшләре, аларның йөргән кызлары белән үзенең туган көнен үткәрде. Камәрия килмәде. Кунаклар таралышып, бабалары өендә ялгызы гына калгач, Солтан урамга чык-ты. Ул көнне Камәриянең элек йөргән егете Иштуган армиядән кайтып төште. Тау-ташлы, канлы, меңнәрчә аналарның, аталарның, сөйгән ярларның, балаларның котын алып торган, кешеләр шәһәр кухняларында, авыл өйләрендә сүккән, каһәрләгән, матбугат, телевидение, радио башта ләм-мим искә алмаган, аннары уздыра-уздыра мактарга, данларга керешкән Әфганстан сугышыннан әйләнеп кайтуның ул елларда да, соңрак та әллә ни абруе, даны юк иде. Ил дәшмәде, халык сагайды. Конституциядә кешенең яшәргә хокукы гарантияләнсә дә, моннан тайпылуны аклар өчен, «интернациональ бурыч» дигән гыйбарә барлыкка килде. Кешеләрне сәер, зиһен кабул итәргә тартынган, хәвеф-хәтәр салкынлыгы бәреп торган каршылык тетрәндерде: шәһәр каберлекләрендә, авыл зиратларында кызыл яисә кара граниттан, төрле төстәге мәрмәрдән коелган кабер ташлары калкып чыкты һәм аларга «интернациональ бурыч үтәгәндә һәлак булды» дигән рәхимсез, аңлаешсыз сүзләр уеп куелды. Рәхимсез, чөнки илгә беркем, шулай ук ил дә һичкемгә сугыш игълан итмәгән. Аңлаешсыз, чөнки нинди бурыч ди ул? Кайсы ата-ана үз улын белмәгән-күрмәгән чит ил халкы һәм чит партия мәнфәгате өчен еллар буена сөеп үстергән? Аларны ата-аналары күкләр ишелеп төшәрдәй авыр газаптан тапкан, күз карасыдай саклаган, картлык көннәрендә терәк булыр дип ышанган! Бурыч икән үлгән балаларны кем кайтарып бирер соң? Газиз балаңның фоторәсемен тотып, исемен, фамилиясен язып, кем каршына барып басарга? Җелек кебек тере, исән-сау ир-егетләрне, үз хакимиятен үз халкыннан саклар өчен, бурычка сораган партия икенче бер партия белән еллар буена сөешеп, дөньяга яңа кеше ярата алмый; аның аналар бала тапканда кичергән газапны үлчәрлек үлчәве юк; күз карасыдай кадерләү урынына, ул егетләрне һәр куак артыннан үлем сагалады. Чит солдатлар чит илнең киләчәгенә терәк була алмый. Ярдәм кирәк икән, кеше каны сорама нефть ал; халкыңны туендырырга хәлеңнән килми икән, җан кыйма ашлык әзерлә; халкың белән идарә итәрлек иманың юк икән, чит солдатларның сукырайтылган күзләре, өздерелгән кул-аяклары, Степан Масленниковныкы кебек танымаслык булып яндырылган йөзләр бәрабәренә ихтирам казану мөмкин түгел. Ярдәмгә чакырган дустыңны әйләнеп кайтырына анасы шатлыгы, атасы горурлыгы, сөйгән яры назы, баласы кочагы каршыламыйча, өч аршын4 җир көтеп ята икән, сине үз халкың хәтта кабердән дә мәхрүм итүе ихтимал.
Иштуган Щукарь сыманрак табигатьле Шәмгун картның Мортаза атлы улының бердәнбер улы иде. Солтан аның белән бергә уйнап, атларда чабышып, сулар коенып, колхозның алма һәм яшелчә бакчаларын басып үсте. Үтә дә горур холыклы егет. Чаялыгы, тәвәккәллеге, әллә нинди бәлаләргә юлыгып та исән-имин кала белгәнлеге өчен, аны «Биш туган» дип атый торганнар иде. Сөйли башласа, авызына каратып тота. Нинди генә төркемдә дә беренче. Үзен һичкайчан арзанга куймас. Теле зәһәр. Кемгә дә булса бәя бирсә үтерә дә куя инде. Чыда гына. Тик гөнаһсызга үпкәләтми. Гадел. Егет икәнсең килешәсең. Инде үпкәлисең икән, үзеңә кара Иштуганның сүзе катгый, әйткәненнән кире кайтмый. Аны шуның өчен хөрмәт итәләр дә иде. Сүзен раслыйсы булса, кирәкме-кирәкмиме, Платон, Монтен, Коръән, Ленин сүзләрен китерә. Гәүдәсе чандыр, башы кечкенә, борыны почык кына булса да, вакыт-вакыт һаваланырга да маһир. Әмма башкаларга гына түгел, үз-үзенә дә уен-көлке белән карый, кирәк тапса, шәфкатьсез төстә камчылый да белә. Ә бу, үзенә кешедән артыгын таләп итмичә, акыл белән яши белү билгесе инде.
Иштуган менә шундый күпмедер дәрәҗәдә беркатлы, шул ук вакытта катлаулы холык-табигатьле егет иде.
Солтан аның армиягә кадәр йөреп киткән кызы Камәрияне үзенә каратты. Иштуган белән Камәрия бер-берсен ярата идеме икән, Солтан бу хакта әллә ни баш ватмады. Шулай килеп чыкты инде. Үзе исә Камәрияне ошатты. Кыз да аны якын күрде. Мәсьәлә хәл ителгән, бәхәсләшергә, бигрәк тә бүлешергә урын калмаган иде бугай инде.
Ә Иштуганның Камәрия белән ачыклыйсы, хәл итеп бетерәсе соравы булган икән. Һәрхәлдә, кайтыр алдыннан салган соңгы хатында шуны искәрткән. Шушы нәрсә туган көн мәҗлесенең буеннан-буена Солтанның утырган урындыгындагы энә белән бер булды. Дөрес, Солтан белән Иштуганның уртаклыгы шактый ерак иде. Солтан шәһәрдә, студент. Әнкәсе белән ару гына җитеш тормышта яшиләр, дус-ишләре күп, дошманнары җитди хәвеф-хәтәр китерерлек түгел.
Бу вакытта медицина техникумында укучы Камәрия белән алар көтмәгәндәрәк якынаеп, матур гына йөрешеп, бер-берсенә ияләшеп киттеләр. Берзаманны Чаныш бабасы Солтанга Камәрия артыннан бал җибәргән. Камәрияләр тулай торагына шул күчтәнәчне алырга барган иде дә, ипле генә сөйләшеп киттеләр. Кызыл почмакта танцы көне икән, шунда төштеләр, биеделәр. Шәһәрдә яхшы кино күрсәтәләр иде, барырга килештеләр. Атна-ун көннән соң комсомол активы җыелышында очраштылар, эш беткәч, яшьләр үзәгендәге диско-барга киттеләр. Сүзләре байтак ара авыл хәбәрләреннән, тулай торак вакыйгаларыннан, таныш-белешләрне искә алудан узмады. Сәлам дә хәл-әхвәл, сәлам дә хәл-әхвәл
Берчакны Солтан аны бүлмәләрендә ялгызын гына туры китерде. Камәрия яңа мунчадан кайтып кергән, авыл әбиләре сыман, чынаяк тәлинкәсенә өрә-өрә, лимонлы чәй эчеп утыра иде. Аны да кыстады. Баш тартмады, утырды. Сүзгә сүз ялганды, уен-көлке китте. Күчтәнәчсез кергәне өчен, Солтанга бераз уңайсыз булды булуын. Ә базардан бер тәңкәгә сатып алынган лимонлы чәй тәмле иде. «Рәхмәт, диде Солтан, сый-хөрмәтең өчен икенче юлы әлү кагы алып килермен». Камәрия: «Апкил, апкил, мунчадан соң бик тансык ул, диде. Тик кара аны, онытасы түгел, яме?»
Камәрия зәңгәр җирлеккә кызыл чәчәкләр сурәте төшкән гади генә тегелешле бумази халаттан иде. Чумып диярлек, челтәр аслы тимер караватка утырган. Шуңа күрә тезләре ачык, йомрыланып калкып торалар. Халатының аскы ике төймәсе әллә каптырылмаган, әллә ычкынган, шәрә ботлары үзеннән-үзе күз карашын тарта. Карасана, кыз төскә-биткә хәйран тамаша икән. Йөзе әле генә эшләп кергәндәй алсуланган. Матурлыгы бүген генә кирәк булыр өчен кычкырып тормый. Бар шундыйлар. Сөйләшүе тыйнак, сабыр. Акыллы булып күренергә теләүнең эзе дә юк. Солтан бер пыяласы чатнаган кара күзлектән, Камәрия аның тутырып-тутырып каравын сизмәде дә бугай. Әмма кай арада итәген тартып, халат төймәләрен яшертен генә сәдәпләп тә өлгерде. Урынында кузгалгалап, итәген тартканда, аның гәүдә сылулыгын Солтан беренче тапкыр күрде шикелле. Ә шул көнгә кадәр ул боларның һәркайсына игътибар итмәгән икән. Бактың исә, чәчен татарча шома итеп, уртада нечкә генә туры ак эз калдырып тараган һәм ике толымлап үргән Камәрия чибәр икән ләбаса!
Гореф-гадәт кушканча, Камәрия аны озата чыкты. Егетләр белән кызлар ягы уртасындагы урам якка караган тәрәзә каршысында өйләргә ут алынганчы аны-моны сөйләшеп тордылар, нигәдер саубуллашырга ашыкмадылар. Солтан үзенең кичке күнегүгә соңлаганын да искәрмәде. Ул, назлы гына итеп, кызның бит алмасына иренен тидерде. Татар кызларына хас карышу-фәлән сизмәгәч, кыюланып, ирененнән дә үбеп алды
Шуннан соң май ае кичләрендә урам буенча йолдызлар астында яисә ышыкланмый-нитмичә яңгырда йөрүләр дә булды. Камәрияләрнең тулай торагы янындагы чокыр төбеннән, Кызыл позиция урамына янәшә, поезд юлы үтә иде. Шул чокырның яшел үлән баскан уйсу бер төшендә чынлап торып дигәндәй беренче үбешү назы кичерделәр. Башка юлы сәгатьне билгеләп, кем күпмегә түзә дип үбештеләр. Сәгать сылтау гына булган, күрәсең. Вакыт агышын узып киткән поезд утларыннан, аларның җирне калтыратуыннан гына тойдылар. Егет белән кыз үбешүендә ярыш була димени: мәхәббәт җиңде. Наз дөньясыннан кичке шәһәр дөньясына әйләнеп кайткач, сәгатькә карасалар кырык өч минут тоташлый. Бәлки, бу бала-чагалыктыр инде. Әгәр дә шулай икән, алар ул кичтән соңгы гомерләренең барысында мәңгегә бала-чага булып калырга ризалар иде кебек
Солтан вәгъдә иткән әлү кагын алып килергә онытты, әлбәттә. Камәрия дә исенә төшермәде. Егет, көлеп: «Йөзләремне сары лимоның белән генә саргайттың», ди иде. Камәриянең «Ватык пыялалы күзлегеңне бел, яме?» дигән җавабыннан Солтан кызның үзен тәмам үз иткәнлеген аңлады.
Шулай итеп, аларның кичләре генә түгел, хисләре дә уртакка әйләнде. Тора-бара Камәриянең Солтаннар фатирына килеп күренгәләве дә гадәтигә әверелде. Авылга да, алдан килешеп, бергә кайткалый башладылар. Шәһәрдә култыклашып йөрсәләр дә, авылда алай күренергә кыймадылар кыюын. Ләкин авыл кешеләренең сизгерлегеннән ничек яшеренмәк, качмак кирәк? Хәбәр солдат егет Иштуганга да көне-сәгате белән дигәндәй барып ирешкән. Камәрия моны сер итеп тотмады, ул җавап бирмәсә дә, ара-тирә язгалый иде әле.
Ә берзаманны Солтанның әнкәсен ашыгыч төстә эшенә больницага чакыртып алгач һәм ул аннан улына: «Бүген кайта алмыйм, борчылып торма», дип шалтыраткач, Камәрия беренче тапкыр куна калды
Шуннан соң, гәрчә авыз ачып сүз катмасалар да, уртак киләчәк хакындагы җитди ният күңелләренә оя корган иде инде. Ләкин Камәриягә берзаманны бик кирәге чыгуы ихтимал булган әлү кагы салынган кайнар чәйне кара-каршы утырып һәм тыннары белән өреп суыта-суыта эчүләр хыялда гына калды
Әйе, туган көн мәҗлесеннән соң Солтан төнге урамга чыгып китте. Бабалары Кадрәк белән Чанышның төн ката йөрмә дигәненә колак салмады. Аны тышка Камәрияне юксынуы чакырды. Алар ул көнне Казаннан авылга бергә кайтканнар, килешенгән булмаса да, очрашырга тиеш иделәр. Клубка барды аннан таралышканнар, Камәрия өйләрендә дә юк икән. Һич таба алмады.
Бабаларының өйләре авылның түбән очында. Эч пошуын басарга теләп, Солтан инеш ярына барып басты. Аннары, үз уйларына чумып, төнге тавышларны тыңлый-тыңлый, язгы исләрне исни-исни, зур елгада төзелеп бетеп яткан су электр станциясе тарафындагы яктылыкка каршы китте. Ул якта кинәт балкыш уйнаклап алды, ниндидер тонык шартлау авазы ишетелде. «Яшенме соң?» дип уйлады ул. Юк, күк йөзе чис-та, йолдызлар ачык, төзелештә берәр нишләгәннәрдер, күрәсең. Чакрым ярымнар тирәсе атлый торгач, ташландык рус зиратына күтәрелә башлады. Ә мондагы рус авылы, су күтәрелү сәбәпле, алты ел элек алар авылына күчкән иде.
Шулвакыт ул бер моң сызылуын ишетте. Үткер пәке кискән яңа яра шулай сулык-сулык килеп сызлана. Әлеге моң ай нурының үләннәрне, чәчәкләрне, агач яфрак-ларын, каен тузын коендыруы идеме, әллә зиратны тутырып торган төнге шом булдымы ул моның белән кызыксынмады. Шул моңнан, шул шомнан котылырга теләгәндәй, яр буенда тиз генә чишенде дә тын суга сузылып яткан ай юлы астына чумды. Балан чәчәк атса да һәм күке кычкырса да, су шактый салкын иде әле. Әмма зыянлы түгел, ул чыныккан кеше. Боз ватып һәм бәке ясап, кышкы суда да коенганы бар. Өскә калкып, башта агымга каршы, аннары агым уңаена йөзеп килде. Хәер, елганың агымы сизелми дә инде, хәзер монда киң сусаклагыч. Шуннан соң ярга чыкты, киенде. Ә теге моң сызлануы тирә-юньгә җыр булып тарала иде. Чәчен тарагач, ул, сәерсенеп, җыр ишетелгән якка үр башындагы чиркәүнең кара шәүләсенә таба китте.
Атлаган саен, җыр ачыграк, инде аяныч төсмере белән эретелеп ишетелде.
Ул җыр иясен күрмәсә дә таныды. Таныды да шаккатты: аның туган көненә килергә тиеш булып та килми калган Камәрия җырлый иде!
Арыш дулкыннары бер ачып, бер каплап торган такыр юл борылмалары шикелле, җыр әле көчәеп, әле тоныгаеп ишетелде. Сагаеп тыңлады: Камәрия чиркәүнең аргы үрнең киң суга караган зур борылыш ягында икән. Чиркәү үр кашында ук түгел, түбәндәрәк, үрнең түшендәрәк. Кыз шунда моңаеп утыра иде, күрәсең. Кинәт арттан килеп чыгып, аны өркетмәс өчен, Солтан караңгыда болай да шомарак атларга тырышкан адымнарын тагын да сагайтты, зираттагы күләгәләргә сыенып кына барды. Чиркәү яныннан узганда, җыр аңа ишетелмәс булды һәм, күләгәдән чыгуга, җырның:
дигән сүзләре йөзенә кара яулык булып ябылды.
Шуннан соң Камәрия тынды, бераздан:
Нишләдем мин, нишләдем?! дип, әллә ничек Солтан беркайчан да ишетмәгән сыктау белән еларга кереште. Ә юк, аның болай сыкрап елаганның шаһиты булганы бар. Шулай итеп, Солтанның очучы әтисе Рево Наймушин авиация һәлакәтендә вафат булгач, әнисе өзгәләнде бит, әнисе. Күптән булган хәл.