Бер авыл өчен бу бик күпкә китте дип, бәлки, ышанмаучылар да булыр, ләкин мин һич тә арттырмыйм. Болар бит барысы да патша вакытында ук русча укыта башлауның нәтиҗәсе, әлеге школа чәчкән орлыклар. Башта аталары укыган, алар балаларына югары белем бирергә тырышканнар шулай ялганып киткән инде ул. Аннары яшь буынның бик күбесе Каргалыда да тумаган.
Уйлыйм ки, әгәр Каргалыда үскән булсам, мин дә шул агымга ияреп киткән булыр идем, бу язучылык дигән шактый азаплы «кәсеп», бәлки, төшемә дә кермәс иде. Язасы килү теләген миндә Дәүләкән мәктәбе уятты, ә Каргалы школасында укучылар татар әдәбияты белән бөтенләй диярлек кызыксынмыйлар иде. Шуңа күрәдер инде дөньяга дистәләп врачлар, инженерлар, агрономнар биргән Каргалыдан бер әдип, бер артист, бер рәссам чыкмады. Хәлбуки сәнгатькә талантлы егетләр, кызлар бар иде, бик матур җырлаучыларны да, рәсем ясап мавыгучыларны да мин үзем беләм, ләкин алар «шикле» эштән ышанычлырак һәм бәрәкәтлерәк эшне үзләренә сайладылар. Шулай да күп еллар узгач, сугыштан соң безнең сәнгать өлкәсендә, ниһаять, миңа адаш фамилия калкып чыкты: бу композитор Ренат Еникеев. Үзенең әйтүенә караганда, аның атасы Әхмәтгәрәй Еникеев Каргалыда туып үскән кеше. Әмма әнисе бөек Тукайга якын кардәш икән. Ихтимал, Ренатның зур музыкаль таланты әнисе ягыннан килә дә торгандыр. Ә бәлки, атасы ягыннан да юк түгелдер, ул тарафта да бит җырларга да яратканнар, көйләр дә чыгарганнар без моны алдарак күреп тә уздык. Хәер, бу кадәресен инде Ренатның үзеннән ишетү яхшырак!
Тарихи дөреслек өчен шуны да әйтеп китү артык булмас, минемчә: әле революциягә чаклы ук яңа салынган таш школа бинасында яшь учительләр тарафыннан спектакльләр куелган, концертлар оештырылган. Революциядән соң исә, бөтен җирдәге шикелле, Каргалыда да бу эшләр аеруча җанланып китә. Бик теләп катнашып йөрүче яшьләр күп, спектакльләр, концертлар әледән-әле булып кына тора. Бер кайтуымда Каргалы спектаклен мин дә күреп киткән идем. Школаның киң, озын коридоры. Бер башына сәхнә корылган шунда «Урал суы буенда» дигән спектакль бара. Коридорның калган өлешенә озын тар эскәмияләр тезелгән аларда тыгызланып утырган тамашачылар. Алдагы рәтләрдә утыручылар спектакльне тыныч кына карасалар да, ишек төбендә бер дә тынычлык юк кемнәрдер ни өчендер һаман шунда шаулаша. Шул чакта баш рольне уйнаучы егет залга: «Шауламагыз!» дип бер кычкырып сала да аннары яңадан, һични булмагандай, үз ролен уйнап китә. Бик кызык булып тоелган иде бу миңа. Шуңа күрәдер, ахрысы, ул спектакльне мин бер дә оныта алмадым.
Шулай ук Уфаның үзендә 19081910 еллар тирәсендә һәвәскәрләр тарафыннан куелган спектакль һәм концертларда да Каргалыдан чыккан яшьләр шактый ук актив катнашканнар икән. Моны минем кулымдагы ефәккә басылган бер программадан ачык күрергә була: анда язылган фамилияләрнең күбесе Еникеевләр дә Терегуловлар. Шулар арасында яшь шагыйрь Сәетгәрәй Еникеев тә бар ул скрипкада чибәр генә уйный торган булган. Бик яшьли генә үлгән авылдашым шагыйрь турында мин бу язманың башында кыскача гына әйтеп үткән идем инде.
Шул рәвешчә, Каргалы яшьләренең үзешчән сәнгатькә, гомумән, татар мәдәниятенә тартылуы азатлык җилләре искән чакта нык кына көчәя, ләкин, җилләр исеп тынгач инде, бу энтузиазм әкренләп сүрелә һәм бетә. Аның каравы укуга, белем алуга омтылыш бик нык арта. Әлбәттә, укып белем алу, белгеч яки галим булу бик күркәм эш. Тик менә Каргалы үзе генә, мөгезен салган карт сыер шикелле, күпмедер вакытка кысыр кала. Әмма кысырлык ул мәңгелек түгел, үтә торган нәрсә шулай юатасым килә сай инеш буенда тын гына утырган авылымны.
Илебез бик зур, кайда гына торсаң да, бер үк ватан, әмма шул чиксез ватанның тузандай бер ноктасы, карт әдип әйткәнчә, яшел бишеге Каргалы да минем җанымда әнә шундый матур, кадерле, мәгәр томан белән өртелгән бер образ булып саклана. Ләкин «яшел бишек»тән төшеп, кырыс дөньяга чыгып китүемә бик күп еллар узды шул инде, хәтта сагыну кебек бик табигый хис тә әкренләп сүнде, бетте диярлек. Менә туган авылымның урамыннан хыялым белән генә каранып узган булдым. Билгеле, күп нәрсәне танымадым, күп нәрсә онытылган, шул сәбәпле үткәннәрне искә төшерү белән генә чикләндем. Бабаларым гомер иткән нигез юк, мин туган йорт та юк, балачагымда ялантәпи бәбкә үләнен таптап йөргән яландай иркен ихата үзе дә юк. Алар барысы да хәзер бары тик хәтердә генә, бары тик искә генә төшерергә мөмкин. Сирәк кенә кайткан чакларымда мин йортыбыз урынында буш яткан, чүп баскан җирне күреп, үземнең шушында тууыма ничектер ышана алмыйча китә идем.
Инде хыялда түгел, өнемдә булган эш. 1979 елның җәендә мин, Бөгелмә поезды белән Уфага барышлый, көндез Каргалы турысыннан уздым. Вагон тәрәзәсеннән китмичә карап бара торгач, авылга якынлашуымны тауларыннан белеп алдым. Атакай мәрхүмнең: «Тезелеп кенә киткән кызыл тауларым, өстегездә куян ауладым», дип җырлаганы ничектер искә төшеп куйды. Әйе, бу ак маңгайлы кызыл таулар мин бәләкәй чакта биек тә, мәһабәт тә кебек иде, ә хәзер вагон тәрәзәсеннән алар ничектер чүгеп тә һәм боекланып та калган шикелле күренделәр. Инде менә Каргалы үзе Элек ул, ялгышмасам, тимер юлга бик якын иде, ә хәзер шактый ераклашкан, инеш буйлап кына таралып утырган бер авыл. Күрәсең, тимер юлга якын урамнар күчепме, китепме беткәннәр. Үзгәргән, нык үзгәргән Каргалыкай!.. Поезд кызу узды, кирәгенчә күрергә өлгереп тә булмады. Шулай да, артка каерылып булса да, һаман авылның сирәк йортларын күреп калырга тырышып бардым.
Поезд, авылны үтеп киткәч, ерак та түгел Чәрмәсән разъездында туктады. Вагоннардан сирәк-мирәк кенә кешеләр төште. Мин дә төштем һәм Каргалы юлына чыгып баручы олы гына яшьтәге ике хатынны туктаттым. Исәбем әзрәк сорашып, сөйләштереп алу иде.
Сез Каргалыданмы, апайлар?
Ийе, Каргалыдан
Ләкин алар ашыгалар иде бугай теләмичәрәк туктадылар. Шуңа күрә мин туп-туры гына сорадым:
Сезнең Әхмәтҗан картны ишеткәнегез бармы?
Кайсы Әхмәтҗанны? диде минем соравыма каршы хатыннарның кечерәк буйлысы.
Тәлпи Әхмәтҗанны, йорты урталыкта, мәчеткә каршы гына иде.
Юк, белмибез, ишеткәнебез юк, диделәр болар.
Хәер, белмәүләре гаҗәп тә түгел бик күптән үлгән карт. Ләкин инде аның улын белергә тиешләр. (Хатыннарга илле биш-алтмыш яшьләр булыр.)
Ә соң аның улы Нигъмәтулланы белә идегезме?
Кайсы Нигъмәтулла тагын?
Шул ук урталыкта яшәгән Татыра Нигъмәтулланы?
Хатыннар бер-берсенә карадылар, аз гына уйландылар, аннары башларын селектеләр:
Юк, белмибез. Урталыкта андый Нигъмәтулла тормый.
Хәзер тормый, ә элек тора иде.
Ий, элеккесен кем белеп бетерсен, җаныкаем, диде хатыннарның чандыр озыны. Хәзер вет урталыкта мәчет тә юк, йорт та юк, сафхуз гаражлары анда.
Шулай итеп, бу авылдаш хатыннар минем бабамны гына түгел, үзләренә күпмедер замандаш булган дәдәмне дә белмиләр булып чыкты. Дөресен генә әйткәндә, моңа да артык исем китмәде. Нигә кирәк аларга дөньяда юк кешеләрне белеп тору?! Тереләрен белергә дә, бәлки, ихтыяҗлары юктыр беткәнмени башка кайгылар?!
Инде мин алардан «Ә сез үзегез кем буласыз соң?» дип сораганны көттем, ләкин алар хатыннарга хас мондый кызыксынуны да күрсәтмәделәр.
Ярый, апайлар, юлыгызны бүлдем, дидем мин аларга, һәм алар үзара нидер сөйләшә-сөйләшә китеп тә бардылар.
Тау битендәге үләннәрне селкетеп-тарап, шаян гына җил исә. Ачы әрем исен китерә ул миңа туган туфрак исен Коры җирдә, эссе кояшта үскән ак әрем исе бик үткен була балачактан ук сеңеп калган бу таныш исне картайгач та бик яратам мин. Үзгәрми һәм бетми торган ис ул минем өчен!
ДӘҮЛӘКӘН
Дим буйлары
Казаннан Дәүләкәнгә Бәләбәй аша да, Уфа аша да кайтып була. Бәләбәй аша шактый урау һәм мәшәкатьле: башта самолёт белән Бөгелмәгә, Бөгелмәдән автобуста Бәләбәйгә, Бәләбәйдән инде поезд белән Дәүләкәнгә. Шулай да, мәшәкатенә карамастан, Бәләбәйне күрер өчен генә бу юл белән дә кайтып йөргәнем бар. Ләкин күбрәк, билгеле, Уфа аша йөрим.
Дәүләкәннән мин беренче мәртәбә ерактагы таш калага балачактан ук әлифба китабы белән бергә күңелгә кереп урнашкан мәшһүр Казанга 1925 елның августында чыгып киттем. Бу чакта миңа уналты яшь иде. Утыз икенче елга кадәр һәр җәйне атам йортына кайта идем. Соңгы кайтуым утыз дүртенче елның кышында булды. (Дөрес, бу вакытта инде атам-анам да Казанга күчеп килгәннәр иде.) Шуннан соң мин егерме ел Дәүләкәнемә кайтмыйча тордым. Нәкъ егерме елдан соң, ягъни илле дүртенче елдан башлап, минем өзелгән юлым яңадан ялганып китте. Һәм шушы вакыттан алып мин ике ел, өч ел саен диярлек берничә көнгә генә булса да Дәүләкәнгә кайткалый торам. 1969 елны кайтып, шундагы иске дус-ишләр белән алтмыш яшем тулу бәйрәмен дә үткәреп киттем. Аннан соң да кайтып йөрүем өзелмәде һәм моннан соң да, иншалла, өзелмәс дигән өметем бар әле.
Бер уйласаң, бу сәер дә тоелырга мөмкин. Җитмеш елдан артык гомеремнең бары унбиш елы гына Дәүләкән өлешенә тия бит, калганы исә гел читтә, еракта узды. Әмма ул унбиш ел минем гомерем башы иң саф, иң самими, иң гөнаһсыз чагым. Нәкъ шушы чакта адәм баласында хыял канатлана, мәхәббәт кабына түгелме соң?! Югыйсә җитмештән узгач та кайтып йөрү нигә кирәк икән?..
Ярты гасыр эчендә Дәүләкән халкы алышынып бетте диярлек. 1926 елны анда сигез меңнән артыграк кеше яшәгән булса, 1975 елда инде егерме меңнән дә артып киткән. Димәк, яртысыннан күбесе мин киткәч үрчегән яки читтән килгән халык. Минем замандагы кешеләр юк, беткән яки берән-сәрән генә калган. Бик күп йортлар искерсә дә, үзгәрсә дә, миңа таныш, кемнәр торганын да яхшы беләм, әмма ләкин күптән инде ул йортларда хуҗалары гына түгел, аларның токымнары да яшәмиләр. 1969 елны туган көнемне үткәрергә кайткач, бер табынлык иске дус- ишләрне җыя алган идем, ә хәзер анда мин белгән һәм мине белгән бары дүрт-биш кеше генә калды. Кыскасы, чын дөресен генә әйткәндә, Дәүләкән хәзер миңа үзе дә ят, халкы да ят. Кайткан чакларымда урамнары буйлап йөрим, әлеге ике-өч танышымда булам, районның берәр җитәкчесенә «визит вежливости» ясыйм, әлбәттә инде, Дим буена төшәм, үзем ишеп, ялгызым гына көймәдә йөрим, шул рәвешчә, бер-ике көн әйләнәм-тулганам да электричкага утырып китеп тә барам. Минем бер кимчелегем бар: төрле җирләргә кереп, күренеп йөрергә, кыскасы, үземне афишировать итәргә бер дә яратмыйм. Дәүләкән яши, кайный, зур-зур эшләр башкара, ә мин анда узгынчы бер мосафир гына Шулай булуы бик әйбәт, мин бит шомарган бакыр акчадай әйләнәм дә кайтам. Кемгә кирәк минем кайтып, күренеп йөрүләрем?.. Бары тик үземә генә Әйе, тарта мине Дәүләкәнем, тарта, туган авылым Каргалыга караганда да ныграк тарта! Ни өчен? үзем дә аңламыйм. Бәлки, бишектән алып үскән җирем, эчкән суым, йөргән сукмакларым шушында калганга күрәдер. Чыгып китүемә илле биш елдан артык (әйтергә генә ансат!) вакыт узуга карамастан, аның һаман онытылмыйча үзенә тартып торуын башкача ничек кенә аңлатасың?!
Хәтерлим егерме елдан соң беренче мәртәбә кайтуымны Июль ахыры, әллә август башы иде Уфадан мин, тәмам караңгы капкач, Дәүләкән станциясенә килеп төштем. Якын туганнардан монда беркемебез дә юк, иске танышлардан кемнәр барын да ачык кына белмим бу вакыт эчендә зур сугыш та үтеп китте, кешеләр язмышында нинди генә үзгәрешләр булмагандыр Шуңа күрә мин тоттым да тимер юл каршындагы электән үк гостиница хезмәтен үтәүче бер генә катлы таш йортка юнәлдем. Барып, хәдимә хатынны уятып, үземә урын (койка) алдым. Ләкин минем ятып йокларга һич тә теләгем юк иде, кечкенә чемоданымны калдырдым да кире чыгып киттем. Инде төн уртасы якынлашадыр, Дәүләкән өстендә тулган ай, тулган айның томанлырак яктысы миңа бик таныш ул! Мондый төннәрдә нигәдер бик ямансу була торган иде Тукта, оныта язганмын, әле поезддан төшеп, вокзал урамына чыккач та, мин бик тәмле бер хуш ис сизгән идем. Менә яңадан шул урамга килеп кергәч, бу гаҗәеп таныш һәм тансык ис бөтенләй аңкып тора башлады. Хәйран калдым айлы төндә, Дәүләкән урамында алма исе!.. Әнис белән антоновка исе!.. Кайдан бу?.. Нигә шулхәтле көчле аңкый ул?.. Бервакытта да алма исе болай таралганын мин һич тә хәтерләмим, чөнки бу тирәдә алма бакчалары юк элек тә юк иде, хәзер дә күренми алар Дәүләкән җиләк-җимеш бакчаларына, гомумән, бик ярлы иде. Бигрәк тә татар, башкорт өлеше Дөрес, ике бик зур алма бакчасы бар иде, шуларның берсе моннан ерак та түгел татар бае Кәримовларныкы, ләкин аның да «гүләнья» бакчасына әйләндерелгәнен ишеткән идем инде. Андый бакчада әнис алмагачлары хәзергә кадәр, ай-һай, сакланып торыр микән?! Шулай гаҗәпләнеп иснәдем мин бу хуш исне, иснәдем, ләкин кайдан таралуын артык тикшереп тормадым, чөнки алма исеннән дә кадерлерәк икенче бер нәрсәне тизрәк барып күрәсем килә иде. Вокзал урамыннан Дәүләкәннең төп урамына чыктым да югары очка таба карап киттем. Урам тып-тын, бер кеше заты юк, өйләрдә утлар күптән сүнгән, тик аларның кара күләгәләре генә җиргә ап-ачык булып яткан. Барысы да бик таныш өйләр, үткәннәрне күргәндәй, һәркайсына карап узам. Менә кирәк урынга килеп җиттем, менә каршысына туктадым мин үскән безнең йортның дим Егерме елдан соң менә каршысында басып торам. «Нихәл, таныйсыңмы мине?» дип дәшәсем килә «Төн уртасында килеп йөрүем өчен гаеп итмә» диясем килә «Түзмәдем шул, ялгыз аулакта гына күрәсем килде үзеңне!..»
Тордым шулай, тордым шикле кеше сыман аның каршысында басып, аннары теләр-теләмәс әкрен генә кузгалып киттем. Бу йортыбыз турында сүз алда күп булыр әле, тик хәзергә шуны гына әйтеп үтик: 1932 елның көзендә, Казанга күчәр алдыннан, атакай аны ниндидер бер оешмага сатып киткән иде. Күрше-тирәдә аерылыбрак торган йорт иде, чөнки ике катлы иде ул аскысы җиргә кертебрәк, таштан, ә өске каты таза бүрәнәдән салынган иде. Һәммә җире бөтен, таза иде әле ул чакта. Ә хәзер күреп исем китте: йорт тәмам искергән, тузган, ничектер картаеп, боекланып киткән. Аскы катның шкатуры кубып беткән, өске катның бүрәнәләре арасыннан мүкләре иске бау кисәгедәй асылынып тора; урамга караган өч тәрәзәнең дә капкачлары каерылган, парадный ишеге бөтенләй юк, аны иске такталар белән каплап ук куйганнар; урам яктагы бакча рәшәткәсе дә юкка чыккан, үсеп утырган топольләрнең берсе дә калмаган, шунлыктандыр инде йорт үзе дә өстен салдыргандай бик ялангач күренә. Иясез малны эт җыймас, диләр иде, бу очракта бик дөрестер, ахрысы.
Билгеле, мин икенче көнне дә йортыбызны күрергә килеп җиттем. Бу юлы ишегалдына да кереп, бөтен җирен ашыкмыйча гына карап чыктым. Үзгәрешләр зур иде. Ишегалды яклап та матур гына бакчабыз бар иде ул юк, бакча кырында гына җәйге алачыгыбыз бар иде ул да юк, эчтәрәк зур тәгәрмәч-чыгырлы коебыз бар иде ул да юк. Бусы гаҗәбрәк, кое югалмаска тиеш иде; күрәсең, ишелеп төшкәндер дә күмеп куйганнардыр.
Мин инде өйнең эченә дә керергә яхшысынмадым. Өске катында ике, аскысында бер квартирант тора икән. Шулардан ике хатынны күрдем. Ишегалдында бөтенләй ят бер кешенең каранып йөрүе аларны бик гаҗәпләндерде булса кирәк, миңа үземнең кем булуымны, ни өчен килүемне аңлатырга туры килде. Шунда ук хәлемә кереп, хәтта кызганган төсле дә булып, квартирларын да күреп чыгарга чакырдылар. Нигәдер мин аларның бу яхшылыклары белән файдаланырга кыймадым. (Тышындагы үзгәрешләрне күрү дә җитәр, эчендәгесе хыялымда сакланган килеш калсын, дидем, ахрысы.) Әзрәк сөйләшеп тә тордык, алар Дәүләкәнгә бездән соң килгән кешеләр икән, шуңа күрә безне белмиләр, аннары саубуллашып, капка сыман бер ачык урыннан чыгып киттем. Ләкин шул ук көнне фотограф ияртеп килеп, йортыбызны урам яктан гына булса да төшертеп алдым. Һәм шуннан соң гына Дәүләкәндә мин белгән кешеләрдән кемнәр барын-югын урам буенча йөреп дигәндәй ачыкларга керештем. Хәер, тагын бер нәрсә шул ук көннең иртәсендә үк ачыкланды: бу әлеге мине хәйранга калдырган алма исе Кәримовлар бакчасы дигән идем бит әле, менә шул Кәримовлар ихатасы белән янәшә заманында ак кирпечтән салынган зур бер магазин бар иде. Һәм шушы магазинны, тагын ниндидер каралты-биналарны әйләндереп алган койма эчендә, хикмәте Хода, балалар аяк киеме тегә торган фабрика корып җибәргәннәр икән. Инде әйтсәм әйтим, әлеге борынны ярып кергән әнис исләре шул фабрикадан таралган ниндидер җилемме, лакмы исе булып чыкты!.. Белгәч, ирексездән көлеп җибәрдем. Юк, чынлап та, хуш исле фабриканың Дәүләкәндә эшләп ятуы күңелле бер сюрприз булды бит әле минем өчен