Инде Каргалы кешеләренең үзләрен «төмән» дип йөртүләренә килгәндә, моны, минемчә, ике төрле аңлатырга була. Беренчедән, элек гомер сөргән җирләренә бәйләп, ягъни алар Темниковтан чыккан халык «төмәнлеләр». Икенчедән, аларның элек кем булуларына карап та: билгеле ки, алар борын-борыннан хәрби хезмәт кешеләре булганнар, Алтын Урда заманында мең башы, ун мең башы булып торганнар, ә татарлар гаскәр башында торучыны кайчандыр «төмән» дип атаганнар. Миңа калса, менә шушы икенчесе дөресрәк булырга тиеш, ягъни алар нәселләре белән хәрби халык, алар төмәннәр! Болай диюләрендә аларның үзләрен башкалардан аерырга теләү дә һәм кем булулары белән горурлану да ачык сизелсә кирәк. Монда тагын шуны да өстисе килә: мин белгән, күргән «төмәннәр» барысы да диярлек озын буйлы, төз, таза кешеләр, йөзләре дә аларның озынча, ак чырайлы, борыннары да бик туры Кара сары, табактай түгәрәк йөзле, кысык күзле кешене минем аларда очратканым юк. Кыскасы, «төмәннәр»не монголлар белән бәйләү һич мөмкин түгел. Димәк, алар башка токым, башка тамырдан яралган халык (тарихчылар аларны кыпчак белән бәйлиләр, кыпчактан чыккан, диләр).
Ә менә «морзалык» аларга, чын булса, монголлар вакытында бирелгән, имеш. Миндәге кулъязмада шулай диелгән, ягъни «морза» сүзе Ираннан чыккан һәм төрки халыкларга монголлар аша кергән дип әйтелгән. Шулай да мин безнең нәсел монголларга чаклы ук инде ниндидер бер өстен таифә (каста) булгандыр дип уйлыйм. Алтын Урдага буйсынгач та аларның үз җирләренә үзләре хуҗа булып калулары, гаскәр башлыклары булып торулары һәм морза исеме белән йөрүләре шул иске дәрәҗә- өстенлекнең дәвамы гына булса кирәк. Югарыда исемнәре телгә алынган Бихан да, аның токымы Кугушевлар да Алтын Урда вакытында да, соңыннан рус дәүләте кулына күчкәч тә һаман морза һәм князь булып кала биргәннәр. Димәк, буыннан-буынга күчә торган нәрсә икән ул исем-дәрәҗә!
Билгеле инде, исем сакланса да, аның реаль эчтәлеге гасырлар дәвамында күп үзгәрешләр кичерә. Әмма әкренләп гел начарлануга табан. Бигрәк тә Пётр I заманында татар морзаларын чикләү-кысу аеруча көчәя. Мишәр илендә «татар мәсьәләсе»н бер селтәнүдә хәл итмәкче булып, бу патша 1713 елны хәтта шушындыйрак указ да чыгара: ярты ел эчендә бөтен татарларны чукындырып бетерергә! Чукынмасалар, җирләрен, ә морзалардан поместьеларын да тартып алырга!.. Ләкин бу дәһшәтле указ да көткән нәтиҗәне бирми, бары тик дәүләтен саклар өчен күп җирбиләүче эре алпавытлар гына ашыгып чукыналар, әмма түбән хәлле морзалар (алар, әлбәттә, күпчелек) һәм гади халык үз диннәрендә нык торалар, чукынмыйлар. Шуңа ачудан булса кирәк, Пётр I бөтен чукынмаган морзаларны һәм татарларны тота да казна крестьяннары итеп игълан итә. Шуның өстенә урман кисү, урман чыгару белән бәйләнгән бик авыр лашманчылык эшенә аларны ел саен куа башлый. Бу чорда татар-мишәрләр бик авыр шартларда яшәп, тәмам бөлгенлеккә төшәләр. Тик Пётр I дән соң Екатерина II (Әби патша) вакытында гына татарларны дин җәһәтеннән кысу бераз йомшара, ә кайбер фамилияләргә, шул җөмләдән Еникеевләр белән Терегуловларга да морзалыклары яңадан кайтарыла. Әмма элек биләгән җир-суларын кайтарып бирмичә генә Ләкин ниндидер привилегияләре кайткан булырга тиеш, мәсәлән, морзаны солдатка алсалар, аңардан казарма идәнен себертмәгәннәр. Хәер, солдаттан башка шактый зур чиндагы хәрбиләр дә, зур гына дәрәҗәле чиновниклар да чыккан алар арасыннан димәк, морзалыкның кайбер өстенрәк привилегияләре белән дә файдаланган булырга тиешләр. Шулай да морзалар дип аталган бу халыкның иң зур күпчелеге гади крестьяннар булган. (Газиз Гобәйдуллинның «Татарларда сыйныфлар тарихы» дигән китабында морзаларның һәм йомышлы татарларның ничек итеп бөлгенлеккә төшүләре бик ачык күрсәтелгән.)
Кыскасы, безнең бабайлар Темниковтан күчеп китәргә җыенган чакларында әле казна крестьяннары булып исәпләнәләр. Бу хәл аларның күченүләрен бик нык читенләштерә, чөнки патша хөкүмәте башкорт җирләрен читтән килгән һәм морза булмаган кешеләргә сатуны тыя. Шулай да алар тәвәккәлләп чарасына керешәләр. Башта ерак Темниковтан Уфа Бәләбәй якларына йөргеннәр (ходоклар) килеп җир карыйлар, күпмедер карап йөргәннән соң, Каргалы дигән кечкенә елгачык буен сайлыйлар. (Башкортстан картасында күрсәтелгән Чәрмәсән елгасына килеп коя ул.) Елгачыкның уң ягында тезелеп киткән таулар, сул ягында җәелеп яткан кара туфраклы тигез ялан иншалла, бәрәкәтле җир булыр, диләр карап йөрүчеләр Җир хуҗасы башкортлар белән сөйләшүләр башлана. Ләкин әлеге морза булмаганнарга җир сатмаска дигән патша указы килешүгә бик нык комачаулык итә. Шулай да, өметсез шайтан дигәндәй, юлы табыла. Ике кеше Чәрмәсәндә тегермән тотучы Әпсәләм Киекбаев белән хәрби сотник Әмирхан Хәлилов бу эшне үз өсләренә алалар. Икесе дә электән килеп калган морзалар, җир сатып алырга хаклары бар, шуңа күрә башкортлар белән сөйләшүне дә алар алып баралар. (Исемлек башына да иң элек үзләрен язып куялар.) Бары тик шулар аркасында һәм шуларга кушылып кына безнең бабайлар Канны башкортларыннан 14500 дисәтинә җирне илле ел срок белән арендага алуга, ниһаять, ирешәләр. Аренда договорын төзү үзе дә бик озакка сузыла чын булса, сигез елга! Менә шуннан соң гына 1773 елны егерме хуҗалык (йорт) ундүрте Еникеевләр, алтысы Терегуловлар ничәмә гасыр гомер иткән җирләреннән кубып, хатыннары, бала-чагалары белән арбаларга төялеп, мал-туарларын куалап яңа җиргә Каргалыкай буена күчеп киләләр. Алар артыннан башкалары да һәм башка фамилияләр дә күченә башлыйлар. Бу күченү дә бер ун елга сузыла. Ахырда кечкенә елгачык буйлап утырган Яңа Каргалы исемендәге «төмәннәр» авылы барлыкка килә. Һәм шушы авылда минем бабайларның яңа тормышлары, яңа тарихлары башлана.
Менә шул. Мин дә алдымда яткан кулъязманы ашыкмыйча гына карап чыгып, ябып куйдым. Монда язганнар барысы да шуннан чүпләп җыеп алынды. Билгеле, анда кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар күп иде, ләкин аларның барысын да хәзергә калдырып торырга туры килде. Миңа бит безнең фамилиянең кайдан килеп чыгуын гына белергә кирәк иде, һәм шуның белән генә чикләндем дә диярлек Әлбәттә, фамилия тарихы ул буыннар тарихы, әмма бик озын тарих. Шуңа күрә бик кысып-җыеп кына мин үзем турында болай дип әйтә алам: ерак гасырлар түреннән, гүя Азов диңгезе томаннары эченнән чыгып, ниндидер кабиләләрнең кысрыклавы аркасында, Ука, Мокшы елгалары буена күченеп килгән, шунда төпләнеп, күпмедер заманнар үзенә үзе хуҗа булып яшәгән, монголлар явыннан соң Алтын Урдага буйсынып, шуңа аты, коралы белән хезмәт иткән, морзалар сыйфатында өстенлек, дәрәҗә белән файдаланган, Алтын Урда таркалгач, иң якын күршесе рус дәүләте кулында калып, аңа да хәрбиләр буларак хезмәтен күрсәткән, әмма соңга таба рус патшалары тарафыннан чукындыру максаты белән төрлечә кысу-изүләргә дучар ителгән, ахырда шул өзлексез кысу-изүләрдән котылу өчен төп җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган «төмәннәр»нең бер гаиләсендә 1909 елның иске стиль белән февраль аенда мин дөньяга килгәнмен. Мәрхүм атам мин туардан бер ел элек кенә сатып алган Коръәннең ахыргы битенә түбәндәге сүзләрне язып куйган: «Бән морза Нигъмәтҗан Әхмәтҗан углы Еникеев алдым ышбу кәләм шәрифне 1908 елда 28 гыйнварда Эткол ярминкәсендә. Баһасы 65 тиен көмеш һәм ушандук кәләми шәрифне 1909 елда 16 февральдә пәнҗишәмбә көн дөньяга килмеш углым Әмирханга һибә кылып бирдем. Алла Тәгаләдән озын гомер, бәхет һәм тәүфыйк сорап ышбу әл-мөсхаф шәрифне хәтем кылырга насыйп итсен иде. Амин».
ИКЕ БӨРТЕК
Минем туып үскән җирем икәү Каргалыда туганмын, Дәүләкәндә үскәнмен. Димәк, миңа аларның икесе турында да сөйләргә туры киләчәк. Дәүләкәнне мин Каргалыга караганда күп мәртәбә яхшырак беләм, әмма Каргалы ул минем туган туфрагым, бөтен нәсел-нәсәбем шунда яшәгән, барлык якын һәм ерак кардәш-ыруым да шунда яшиләр иде. Билгеле, сүз дә иң элек аның турында барырга тиеш.
Авылның тулы исеме Яңа Каргалы, ләкин телдә Каргалы дип кенә йөртелә. Төрле якларда бу исемдә бүтән авыллар да мәсәлән, Ырынбур Каргалысы, Чистай Каргалысы кебекләр булганга күрәдер, ахрысы, безнең авылны «Уфа Каргалысы», «Бәләбәй Каргалысы», янә тагын «Морзалар Каргалысы» дип тә йөрткәннәр. Кыскасы, тирә-якта шактый мәшһүр авыл булган ул.
Инде Каргалының үзен, аның кешеләрен һәм атам-анамның анда яшәгән чакларын тасвир итәргә керешкәнче, башта ук бернәрсәне әйтеп куясым килә: мин атам-анама һәм якын туганнарыма моңарчы ничек дәшеп өйрәнгән булсам, бары тик шул рәвешчә язачакмын да. Хәзерге укучыларга бу, бәлки, бик сәер дә тоелыр, ләкин сабый чактан ук әйтеп өйрәнгәнне картайгач кына үзгәртәсем килми минем Атамны атакай, анамны инәй, бабамны бабакай, әбиемне әбекай («к»ны йомшак итеп), абыйлар, апаларны агакай, дәдәкай (атам-анамның бертуганнарын) һәм тутакай дип атаячакмын. Бу дәшү рәвешләре барысы да төмәнчә, тик «инәй» диюем генә башкортча, чөнки телем ачылган чакта, без инде Каргалыда түгел, Дәүләкәндә, башкорт өендә торганбыз. (Дим буе башкортлары «әсәй» димиләр, «инәй» диләр.) Әгәр телем Каргалыда ачылса, мин «анакай» дип дәшәргә өйрәнеп киткән булыр идем. Хәер, Каргалының үзендә дә «инәй» диючеләр бар, ләкин бу форма кайбер киленнәрнең Каргалыга чит авылдан төшүләре белән бәйләнгән булса кирәк.
Инде төп максатка күчик. Менә минем кулда атакайның төзеп калдырган шәҗәрәсе саклана: башына «Еникеевләр нәселеннән хөрмәтле булган бабаларыбызның исемнәре һәм кайдан чыгышлары» дип язып куйган. Зур гына бөтен бер кәгазьгә иренмичә һәр буынның тармакланып дәвам итүен сызык һәм вак түгәрәкләр рәвешендә төшереп чыккан. Кагыйдә буларак, шәҗәрәдә ирләр тармагы гына күрсәтелгән, шулай да бер кешедән башланган бу тармаклар саны 47 гә җиткән. Иң баштагы дүрт кырлы беренче шәкел эченә «Хансуар бабай Еникеев» дип язып куелган. Бу Темников өязендә яшәп, шунда вафат булган бабабыз икән. Аның улы Бәшәр Еникеев Темниковтан башкорт җиренә беренче килеп утырган бабабыз була. (Шәҗәрәдәге урыны да Хансуар бабайдан соң икенче түгәрәк шәкел эчендә.) Димәк, атакай төзегән бу шәҗәрә бик ерактан башланмаган, асылда, ул Каргалыга күчеп килгәч кенә дәвам иткән һәм үрчегән буыннарны күрсәтә. Әлеге 47 тармак та яңа җирдә Бәшәр карттан тарала. Менә шул тармакларның берсе миңа да килеп җитә. Башы һәм дәвамы болай: Бәшәр Хәсән Әхтәм Әхмәтҗан Нигъмәтҗан Әмирхан. Шулай итеп, мин яңа җирдә алтынчы буын икәнмен бу 150 ел чамасы вакыт эчендә бер тармакның үрчүе Калган тармакларга тукталып тормыйм, алар бик күп һәм әллә ни кирәге дә юк. Тик шунысы гаҗәп: минем атакай үзенең шәҗәрәсендә 47 түгәрәк ясап, шуларның һәркайсына Бәшәр карттан таралган кешеләрнең исемнәрен язып чыккан. Бернинди язма чыганакка таянмыйча, бары хәтердән генә! Дөрес, алар барысы да бер токым, бер авылда яшәүчеләр, ләкин шуларның бөтенесен исемнәре белән белү өчен нинди хәтер кирәк булгандыр инде. Югыйсә бит хәзер дәү әтисен онытучылар да күп.
Минем инәйнең шәҗәрәсе юк, шул сәбәпле аның ерак бабаларын мин белмим. Фамилияләре Янгуразов. Темников өязендә Янгураз авылы булган, диләр, бәлки, нәсел очы шуннан килә торгандыр. Ләкин Каргалыдагы Янгуразовлар турында миңа шунысы ачык мәгълүм: беренчедән, алар Еникеевләр кебек морзалар түгел, икенчедән, аларны «мулла халкы» дип йөртәләр иде. Чөнки муллалык итү аларда буыннан-буынга күчә килгән Каргалының иң беренче мулласыннан башлап, мин белгән Гыйният муллага чаклы. Морзалар үзләре динне ихлас тотсалар да, муллалык итәргә яратмаганнар бу изге эшне бүтәннәргә тапшырганнар (күченгән чакта ук инде хәзрәтне дә арбага утыртып алып килгәннәр).
Инәйнең дә бабасы Габдрахман хәзрәт урта мәхәлләнең имамы булган, ләкин атасы Хәбибрахман нишләптер ата-баба юлыннан китмәгән, иген игү, мал асрау, шуның өстенә сәүдә дә итүне артыграк күргән. Гомумән, Янгуразовлар «мулла халкы» дип аталса да, аларның бөтенесе диярлек гади крестьяннар иде. (Мулла булу һәркемгә дә эләкми вакансиясе бик аз аның.) Инәй ягыннан кардәш тиешле мин белгән Янгуразларның күбесе җир эшен яратып, җигелеп эшләүче таза тормышлы агайлар иде.
Минем атам Нигъмәтҗан Әхмәтҗан улы 1874 елны дөньяга килгән. Анам Бибихәдичә Хәбибрахман кызы 1872 елны туган. Димәк, ул атакайдан ике яшькә олырак булган. Җитеп килгән кыз чагында башта әнисе, аннары әтисе илле яшенә дә җитмәс борын үлеп киткәннәр. Инәй һәм ике сеңлесе Мәрьям белән Кәримә ятим калганнар. Аталары Хәбибрахман, әйткәнемчә, таза тормышлы кеше булган юан нараттан кара-каршы салынган йортын мин дә хәтерлим әле бабакайлар (Әхмәтҗан карт) күршесендә генә иде Әмма кызлар кулында гына калган йорт-җир күпме генә сакланып тора ала?! Ахырда кардәш-ыру үзара киңәшләшәләр дә, хуҗалык таралмасын, кызлар да терәксез калмасын дип, минем атакайны, егерме яше тулар-тулмас, инәйгә өйләндереп, Хәбибрахман бабай йортына кертәләр. Атакай үзе дә бу өйләнүдән бик канәгать булган икән, миндә сакланган язмаларында «Хәләл зәүҗәмә кушылу белән бәхетем алга китте» дип язып калдырган. Һичшиксез, инәй аңа бик кулай килгән һәм яраткан да ул аны Шул яшьтән бәйсезлеккә ирешү, үз башына дөнья көтү һәм хуҗалык итү ул заманда, әлбәттә, зур бәхеттән саналган булырга тиеш. Инәйне бик сабыр, акыллы хатын, ди торганнар иде, ә атакайның инде бик дәртле, куәтле чагы шулай булгач аларның килешеп, яратышып тату гына «дөнья көтүләре» бер дә гаҗәп түгел. Әлеге яшьли генә калган ике балдызны да Мәрьям белән Кәримәне үстереп, бик матурлап кияүгә бирәләр. Шул рәвешчә, шома гына бара тормыш, әкрен генә үтә гомер, ат-тун бар, мохтаҗлык юк, кардәш-ыру күп, кунак-төшем дә күп, туйлары да һаман булып тора. Әмма шушы тигез генә аккан тормышның бер зур кимчелеге була, хәер бу турыда соңрак. Ә хәзергә шуны гына әйтәсем килә: атакай үзенең әлеге язмаларында, инәйгә өйләнеп, утыз биш яшенә хәтле Каргалыда үткәргән гомерен иң бәхетле, иң хозур чагы итеп саный. Һәм мин моңа бик ышанам, чөнки атакай үлгән көненә кадәр шул Каргалысын, андагы тормышын, кардәшләрен, дус- ишләрен сагынып яшәде.
Атакайны егет чагында бик чибәр булган диләр. Хәер, мин белгәндә дә ул чибәр иде: урта буйлы, җыйнак гәүдәле, җиңел сөякле; кечкенә җирән сакал-мыеклы чиста ак йөз, бик килешле тулы гына иреннәр, бик туры борын һәм күксел-соры, зур гына күзләр әнә шундый иде ул. Сиксәнгә җиткәндә дә ул сыгылып төшмәде, бөкресен чыгарып йөрмәде.
Аннары табигате белән дә егет кеше булуын сөйлиләр. Җитез хәрәкәтле, ачык күңелле, җор сүзле, уен-көлке яратучан иде, диләр. Ул матур гына җырлаган да, гармун да уйнаган, оста гына биегән дә. Туйлардан һәм мәҗлесләрдән аны бер дә калдырмаганнар. Бизәгән мәҗлесләрне!.. Хәтта аның яшь чакларын белүчеләрдән шуны да ишеткәнем бар: туй кайткан чакта, ул төпкә җигелгән атка йөзе белән тарантаска карап атлана икән дә кияү белән кәләшкә гармун уйнап бара икән. Бик үк ышанып та бетәсем килми моңа, әмма шулай да дәртле-кыю егетләр туй вакытында ниләр генә эшләмәгәннәр!..
Мин белә башлаган чакларда, атакай инде кырыктан узган кеше иде. Җигүле атка арты белән атланып баруларын күптән оныткандыр, билгеле, ләкин барыбер җырлый да, уйный да, кәефе килгәндә биеп тә алгалый иде. Эчке мәҗлесләрендә генә түгел, өйдә ялгыз утырганда яки ишегалдында эшләп йөргән чагында да җырларга ярата иде. Тик, ни хикмәттер, атакайның бу җыр-музыка сәләте миңа бер дә күчмәгән мин җырлый да белмәдем, берәр уен коралында уйнарга да өйрәнә алмадым. (Хәлбуки мандолина белән скрипканы тотып караган чакларым булды, ләкин барыбер берни дә чыкмады.) Ә менә атакайның нечкәрәк тавыш белән сузып кына җырлаганын читтән генә тынымны да чыгармыйча, бик әсәрләнеп тыңлый торган идем. Мин, күрәсең, инәй ягына охшаганмын инәй ягыннан берәүнең дә җырлаганын белмим. Үзенең дә җырлаганын миңа бервакытта да ишетергә туры килмәде. Хәер, ара-тирә өйдә ялгызы калып, тәрәзәдән тышка тик кенә карап торган чагында, ул әллә нигә бер, авыз эченнән генә мөнәҗәткә охшатыбрак нидер көйли иде, ләкин минем колак салганны сизсә, шунда ук туктый да торган иде.