Дөрес, узган гасырның 90 нчы елларыннан соң аралашу кимеде, ләкин якут һәм татар халыкларының үзара мөнәсәбәтенә яшьләр яңа сулыш өреп җибәрде. Яшь шагыйрьләребез Казанда узган төрки шигърият фестивалендә катнашты, ә яшь татар шагыйрьләре Якутскта узган «Олы кар сөенече» халыкара шигърият фестиваленең кадерле кунаклары бул-ды. Шунысы таң калдыра: нәкъ менә яшь якут шагыйрьләре Гаврил Андросов белән Рөстәм Каженкин һәм татар язучылары Ленар Шәех белән Рөстәм Галиуллин беренчеләрдән булып дустанә мөнәсәбәтләрне кире кайтардылар, ә хөрмәтле Ркаил Зәйдулла белән Газинур Морат ике төрки халык каләм ияләренең дуслыгын ныгыттылар. Гасырлар төпкеленнән килгән борынгы бәйләнешләрне яңартканнары һәм җанландырганнары өчен без аларга рәхмәтле. Төрки туганнарыбызга тартылу һәрвакыт йөрәкләребездә яшәде бит!
Әлеге зур булмаган «Якут шигърияте антологиясе»нә без якут әдәбиятының нигез ташларын салган классикларыбыз:
Алексей Кулаковский Өксөкүлээх, Анемподист Софронов Алампа, Платон Ойунскийларның әсәрләрен керттек. Алардан соң совет чоры якут шигърияте классиклары: халык шагыйрьләре Владимир Новиков Күннүк Уурастыырап, Семён Данилов, Леонид Попов һәм Моисей Ефимов шигырьләре килә. Аннары бүгенге көн якут шагыйрьләренең шигъри шәлкеме тәкъдим ителә. Бигрәк тә яшьләребез иҗатына аерым игътибар бирәсем килә, чөнки алар белән бергә якут шигъриятенә үткәнгә һәм киләчәккә башка тарихи күзлектән карауның шифалы җилләре, нечкә лиризм һәм борынгы җыруларыбызның аһәңнәре килеп керә
Без, хәзерге заман якутлары, күптән атлардан борынгы бабаларыбызның төшенә дә кермәгән «Боинг»ларга күчеп утырдык һәм гаять ерак араларны якынайтып яшибез. Алыс юлга җыенган чын күчмә халыкларга, җайдакларга хас булганча, бүгенге көндә безнең әйтер сүзебез һәм җырлар җырыбыз бар. Кем әйтмешли, юл булса, җыр була ул! Хәерле сәгатьтә!
Наталья Харлампьева, Якутиянең халык шагыйреЯкут әдәбиятының классик шагыйрьләре
Өксөкүлээх Өлөксөй
Алексей Елисеевич Кулаковский Өксөкүлээх Өлөксөй (18771926) якут язма матур әдәбиятына нигез салучы, саха халкының рухи юлбашчысы, мәгърифәтче, шагыйрь, фәлсәфәче, фольклорчы һәм этнограф.
Ул Таатта олысының Дьохсогон авылында дөньяга килә. 1897 елда Якут реаль училищесын тәмамлый. Революциягә кадәр олысның инородецлар управасында укытучы, язучы, подрядчы булып эшли. Вакытлы хакимият тарафыннан Якут өлкәсенең Верхоян округы буенча комиссар итеп билгеләнә. Совет чорында фольклор җыю белән шөгыльләнә, матур әдәбият секциясен җитәкли, Якут АССРның Мәгърифәт наркоматында әдәби тәрҗемә комиссиясенең әгъзасы була, Якут педагогика техникумында укыта. 1925 елда Якут АССР хакимияте тарафыннан Баку шәһәрендә үткән беренче Тюркологлар корылтаена җибәрелә.
А. Е. Кулаковскийның иҗат чыганагы халык шигъриятеннән һәм рус классик әдәбиятыннан гыйбарәт. Ул, зур шәхес һәм күпкырлы талант иясе буларак, беренчеләрдән булып халкының, илнең һәм планетаның язмышын бердәй бәйлелектә тасвирлап, милләтенең иҗтимагый һәм көнкүреш тормышын эзлекле бәян итеп, милли характерларның әдәби типларын, әхлакый кыйммәтләр күзлегеннән чыгып, аларның үзара бәйләнешләрен, мөнәсәбәтләрен булдырып, шигъри юлларга сала. Вакыт белән сыналган, хәзер дә актуальлеген югалтмаган халык фәлсәфәсен югары поэзия биеклегендә укучыга тәкъдим итә.
Аның 1900 елда басылып чыккан «Баянай әфсене» шигыре якут язма матур әдәбиятының беренче үрнәге булып исәпләнә. Киләчәкне алдан күреп язылган «Кам төше» поэмасы һәм данлыклы «Якут интеллигенциясенә хат» әсәре бүген дә актуальлеген югалтмый. Аларда автор якут халкын якынлашып килгән дөньякүләм кризиска һәм сугышларга каршы торырга, башка бөек халыклар белән бертигез рәткә басарга өнди.
Саха (Якутия) Республикасы Президенты М. Е. Николаевның 1992 елның 3 март Указы нигезендә Якутия халыкларының рухи мәдәниятен яңадан торгызуга зур өлеш керткән эшчәнлек өчен Саха (Якутия) Республикасының А. Е. Кулаковский исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куела. Таатта олысының Дьохсогон гомуми белем бирү мәктәбенә, Якутсктагы Халыклар дуслыгы йортына, Якутск һәм Вилюйсктагы урамнарга А. Е. Кулаковский исеме бирелә. Якутсктагы Дуслык мәйданында һәм Та-атта олысының Ытык-Күөл авылында аның һәйкәлләре куелган.
Кам төше
Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәсеАлампа
Анемподист Иванович Софронов Алампа (18861935) якут язма матур әдәбиятына нигез салучыларның берсе, лирик шагыйрь, драматург, прозаик, публицист, саха халкының рухи юлбашчысы.
Ул Таатта олысының Дьохсогон авылында туа. Ытык-Күөл чиркәү-мәхәллә мәктәбен тәмамлый, шуннан соң Якутск шәһәрендә миссионерлар мәктәбендә белем ала. Абыйсы укытучы Василий Иванович ярдәме белән Якут реаль училищесы программасын үзләштерә. Революциягә кадәр Якутск типографиясендә, «Якут өлкәсе» һәм «Якут тормышы» газеталарында хәреф җыючы булып эшли, балык промышленносте өлкәсендә хезмәт итә. Иҗтимагый-мәдәни тормышта активлык күрсәтә: театр һәм әдәби түгәрәкләр оештыра, якут телендә газета-журналлар чыгара. Совет власте урнашканнан соң, якут телендә дөнья күрә башлаган «Манча-ары» (1921) дип аталган беренче дәүләт газетасы һәм «Чолбон» («Чулпан», 1926) әдәби-нәфис журналының редакторы, Милли драма театры комиссары һәм Дәүләт киносы директоры итеп билгеләнә. «Холбос» дигән Булуң кооперативлар берлеге факториясен җитәкли. Гражданнар сугышы вакытында Якут халык-революцион ирекле отрядының сәяси бүлеге башлыгы урынбасары була.
Әдәби иҗат белән 1912 елдан шөгыльләнә башлый. Мәкаләләр, И. Крылов мәсәлләренең тәрҗемәләре аның беренче иҗат җимешләре. «Ватан» исемле беренче шигыре бүген дә классик якут шигърияте үрнәге булып тора.
Алампа шигърияте чын күңелдән сөйләп бирү һәм җанны кузгатырлык көтелмәгән импровизацияләрдән, шагыйрьнең вазифасы турындагы әсәрләрдән, гражданлык һәм мәхәббәт лирикасыннан гыйбарәт. Алампа, җанында «Аллаһы салган очкын»ны йөртүче зат буларак, дөньяның каршылыклы халәтен үз шигъриятендә ачып сала.
1928 елда Алампа, милләтчелектә гаепләнеп, Архангельск шәһәренә сөргенгә сөрелә. Туган җиренә 1934 елда әйләнеп кайта һәм 1935 елда каты авырудан соң вафат була.
Ытык-Күөл авылындагы гимназия, Якутск шәһәрендәге һәм Таатта олысындагы урамнар А. Софронов исемен йөртә. Ытык-Күөл авылындагы «Хадаайы» музей-утарында шагыйрьгә һәйкәл куелган.
Ватаным