Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре - Юсупов Р. А. 5 стр.


Соңгы елларда телебездә иске яңа ел дигән сәер әйтелмә урнашып бара. Ул рус телендәге старый новый год тәгъбиренең уңышсыз калькасы: яңа ел иске була алмый (аның русчасы да табигый түгел): Быел иске яңа елны Россия халкының 62 проценты каршы алырга җыена (радио) (дөресе искечә яңа ел).

Атабай кешеләренең тормыш хәле, көнкүреше турында бик нечкәләп сорашты («Ш. К.»). бик җентекләп сорашты булса, татарча дөресрәк булыр иде.

Бер сарыктан йон кыркып алу 2,4 килограммнан 4,9 килограммга кадәр артты (газета). Бу җөмләдә йон кыркып алу дөрес кулланылмаган: халыкта бу тәгъбир йон алу дип йөртелә. Аннары монда кадәр сүзе дә артык. Ул текстка рус телендәге до предлогын хәрефкә-хәреф тәрҗемә итүдән килеп кергән.

«Победа»да буаз сыерлар өчен тудыру бүлеге яхшылап ремонтланган (газета). Сыерларга карата тудыру сүзен куллану дөрес түгел, ул рус телендәге родильное отделение әйтелмәсен механик тәрҗемә итү аркасында килеп чыккан. Буаз сыерлар өчен бозаулату бүлеге дияргә кирәк.

Оригинал сүзенең мәгънәсен төгәл белдерү өчен кирәгеннән артык тырышу, ягъни хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү еш кына мәгънәгә дә зыян китерә, туган телне дә боза. Бу хәл мәгълүмат чараларында да күренә. Газета-журнал битләрендә дә, радио-телевидение тапшыруларында да ассызыклау, билгеләп үтү, белдерү, күрсәтү кебек сүзләр бик күп кулланыла. Алар подчеркнуть, отметить, заметить һ. б. сүзләрнең хәрефкә-хәреф тәрҗемәләре, туган тел нормаларына туры килмиләр, телгә ниндидер артык рәсмилек, ясалмалылык төсмере бирәләр. Аларның мәгънәләрен саф татарча дию, дип әйтү, дип сөйләү кебек сүзләр белән бирергә мөмкин.

М. Шәймиев, иң мөһиме өйрәнүләрне тиешенчә үткәрү, дип ассызыклады («В. Т.») (дип әйтте яки диде кирәк).

Илсур Метшин, без зур батырлык эшләгән бабаларыбызны беркайчан да онытмыйбыз, дип белдерде («Ш. К.») (саф татарча диде).

Менә бу җөмлә дә татар укучысы күңеленә ятарлык түгел: Рөстәм Мөрсәлимов, үзе тыйнак кына раслаганча, сугышта бернинди батырлык та кылмаган («Ш. К.»). Җөмләне Рөстәм Мөрсәлимов, тыйнак кына итеп, мин сугышта бернинди дә батырлык кылмадым, диде рәвешендә төзесәң, гади генә, әмма саф татарча җөмлә килеп чыгар иде (анда бернинди дә раслау мәгънәсе юк лабаса).

В. Зорин ассызыклаганча, күрәсе килгән икән («В. Т.») (ассызыклаганча ясалма сүз).

 Авылыбыз кунакка ошады, дип билгеләп үтте Кыязыйм Дебердиев («В. Т.») (диде кирәк).

Рус сүзләрен хәрефкә-хәреф, механик рәвештә тәрҗемә итү аркасында телебездә сәер, мәгънәсез шаблон сүзләр, әйтелмәләр барлыкка килә, һәм алар мәгълүмат чараларында да иркен кулланыла. Мәсәлән, кызганычка каршы, бәхеткә каршы әйтелмәләре дә шундыйлардан. Алар рус телендәге к сожалению, к счастью сүзләренең уңышсыз калькалары, һәм аларда бернинди кызгану, бәхетле булу мәгънәсе юк. Аларны күбесенчә текстта төшереп тә калдырырга мөмкин. Әгәр дә инде мәгънәләрен белдерү бик мөһим икән, җөмләне үзгәртеп, ул сүзләрне башкача да белдереп була.

Закон кысаларында эшләгәнлектән, кызганычка каршы, кайчак бик җентекләп эшләргә туры килә («В. Т.»). Мондагы кызганычка каршы сүзен төшереп калдырсаң да, мәгънәгә зыян килмәячәк, җөмлә исә татарча табигый яңгырашлы булачак.

Әйтергә кирәк, к сожалению әйтелмәсен кызганычка каршы дип тәрҗемә итү гомумән дөрес түгел, чөнки анда кызгануга караганда үкенү (үкенеч) мәгънәсе күбрәк. Шуңа күрә к сожалению сүзе белән төзелгән җөмләләрне татарча шунысы үкенеч(ле) формасында тәрҗемә итү төгәлрәк булыр иде.

Оригинал теленең һәр сүзе тәрҗемә телендә аерым сүз белән бирелергә тиеш дигән ялгыш фикер еш кына татар теленең лексик-семантик нормаларын бозуга китерә.

Беренче елларда шалкан чәчеп үстергәннәр, ә соңга таба бөртеклеләр игә башлаганнар («Т.»). Монда бөртеклеләр сүзе рус телендәге зерновые сүзенең калькасы булса кирәк. Һәр сыйфат исемгә әверелми. Бу очракта да бөртекле культуралар яки иген дисәң, татарча булыр иде.

Мәгълүмат чараларында бик еш кулланыла торган эшчәнлек, эшчәннәр, хезмәтчәннәр, хезмәтчелләр сүзләрен алып карыйк. Алар рус телендәге деятельность, труженик сүзләренең уңышсыз калькалары.

Деятельность работа сүзенең синонимы. Әмма тәрҗемәче работа сүзен, курыкмыйча, эш дип тәрҗемә итсә дә, деятельность сүзен эш дип тәрҗемә итәргә кыймыйча, деятельность сүзенә ияреп, махсус сүз ясаган: деятельный эшчән тәңгәллегенә таянып, эшчәнлек сүзен төзегән.

Яңа сүз ясау бигрәк тә чит тел сүзенә нигезләнеп ясау тыелган эш түгел, әлбәттә. Әмма бәла шунда: безнең кайбер каләм ияләре, яңа сүз белән мавыгып, туган телнең үз сүзләрен оныта, санга сукмый башлыйлар; эшчәнлек белән дә шул хәл. Аны кайбер язучылар урынлы-урынсыз куллана. Мәсәлән, күп эшләр эшләгән яки зур эшләр башкарган дип әйтәсе урында зур эшчәнлек күрсәткән дип яза газета: Ул мәгърифәт өлкәсендә дә зур эшчәнлек күрсәткән («Т. я.»).

Тырыш, эшчән кеше мәгънәсендә эшчәннәр, хезмәтчәннәр, хезмәтчелләр сүзләрен куллану исә туган телебезнең лексик-семантик нормаларын бозуга китерә: татар теленең сүз ясалыш кагыйдәләре буенча эшчән, хезмәтчән сыйфатларыннан исемнәр ясалмый: Безгә бик эшчән (хезмәтчән) кешеләр килде дип әйтеп була, ләкин Безгә эшчәннәр (хезмәтчәннәр) килде дип әйтелми.

Хезмәтчел сыйфаты да исемләшми: хезмәтчел кеше, хезмәтчел халык дип әйтеп була, ләкин кеше(ләр) мәгънәсендә хезмәтчел(ләр) дип әйтелми. Әмма кайбер журналистлар бу кагыйдәләр белән исәпләшеп тормый.

«Вахитов» исемендәге кооператив хуҗалык хезмәтчелләре шушы көннәрдә яшь производствочыларны армиягә озаттылар («Ә. т.»).

Бу көннәрдә ферма эшчәннәре, хуҗалык елын уңышлы төгәлләү өчен, барлык көчләрен куялар («А. оф.») (дөресе ферма эшчеләре).

Шунысы үкенечле: туган телнең лексик-семантик нормалары бозылу күренешләре, очраклы яисә вакытлыча гына булып калмыйча, матбугат битләрендә дистәләрчә еллар буена ныклы урын ала бара. Шундыйлардан татар телендәге сүз ясалыш нормаларына туры килми торган сөтчелек (товарлыклы-сөтчелек) (фермасы), сарыкчылык, дуңгызчылык, савымчы кебек сүзләрне әйтергә була. Мәсәлән:

Бу сөтчелектә эшнең торышын бик үк дөрес бәяләмәсә дә («Ә.т.») (Сөт җитештерүдә кирәк!)

Чөнки бу хуҗалыкларда сарыкчылык белән шөгыльләнүдән бөтенләйгә туктаганнар («Т. х.») (саф татарча сарык асрау).

Узган елда дуңгызчылык фермасы төзелде («Т. х.») (саф татарча дуңгыз фермасы).

Савымчыларның яше елдан-ел яшәрә бара икән («В. Т.») (саф татарча сыер савучыларның яше).

чылык/-челек кушымчасы, гомумиләштерү мәгънәсендәге исемнәргә ялганып, нинди дә булса һөнәрне белдерә торган сүз ясый: игенчелек (иген, төрле иген культураларын гомумиләштереп атый) диләр, әмма арышчылык, бодайчылык һ. б. дип әйтелми бу татарча булмас иде; терлекчелек (терлек, төрле йорт хайваннарын гомумиләштереп атый), ләкин сыерчылык, кәҗәчелек, сарыкчылык һ. б. дип әйтелми. Сөтчелек тә татарча түгел. (Ярый әле майчылык, каймакчылык, итчелек, бәрәңгечелек, балыкчылык һ. б. сүзләр ясамыйлар һәм кулланмыйлар!) Теләсә кайсы сүзгә теләсә нинди кушымча ялгап, яңа сүз ясап булмый: татар теленең сүз ясалыш законнары, кагыйдәләре бар, һәм аларны бозарга беркемнең дә хакы юк!

Кайбер журналистлар яратып куллана торган савымчы сүзе дә саф татарча түгел (дөресе сыер савучы), чөнки монда да татар теленең сүз ясалыш кагыйдәсе бозылган. Анализ ясап карыйк. Сау фигыленә -ым кушымчасы ялганып, (сыер) саву процессының нәтиҗәсен белдерә торган предмет (продукт) исеме ясала: савым (савылган сөт). Матбугат теленә таянып эш иткәндә, савымчы сүзе савым сүзенә -чы кушымчасы ялганып ясалган зат исемен белдерә (сыер савучы кеше). Әмма бу татар теленең сүз ясалыш кагыйдәсенә каршы килә: процессны белдерә торган сүзгә (фигыльгә) -ым кушымчасы ялганып ясалган предмет (продукт) исеменә -чы/-че кушымчасы өстәлеп, затны белдерә торган сүз ясалмый: керем (кер+ем), әмма керемче түгел; чыгым (чык+ым), әмма чыгымчы була алмый.

Яшьләрдән Корбанбикә Булатова, Нәфыйга Вәлиева да пешекче серләрен яхшылап үзләштергәннәр («А. оф.»). Бу җөмләдәге пешекче сүзе дә әдәби сүз түгел (дөресе аш-су пешерүче).

Яңа сүз ясау белән бик сак булырга кирәк. Бу бик җаваплы эш, һәм кайбер язучы яки журналистларның тота-каба бу өлкәдә яңалык күрсәтүе еш кына уңышсызлыкка китерә. Мәсәлән, соңгы елларда мәгълүмат чараларында сыем, агымдагы кебек авыр аңлаешлы яки бөтенләй аңлашылмый торган сүзләр кулланыла башлады:

Ярый әле, газ магистрале зарарланып, сыемдагы абсорбентка ут капмаган («Нок.»). Бу җөмләдәге сыем рус телендәге ёмкость сүзенә ияреп (калькалаштырып) ясалган булса кирәк. Ләкин ул аңлашылмый һәм татарча дөрес тә түгел. Бу очракта тиешле сүзне ёмкостьның конкрет мәгънәсен ачыклап, иҗади кулланырга иде: махсус зур савыт, цистерна һ. б.

Шуңа күрә монда агымдагы төзекләндерү эшләрен тизрәк тәмамларга тырышалар («Ш. К.»). Агымдагы сүзе бу җөмләдә быелгы мәгънәсен белдерә, һәм аны шулай саф татарча итеп атарга кирәк тә иде. Быел яки бу ел дип әйтәсе урында агымдагы ел дип әйтү бар, мәсәлән, телевидение тапшыруларында.

Журналистлар игелекле һөнәр ияләре, халыкны даими рәвештә яңалыклар белән таныштырып торалар һәм, димәк, үзләре дә яңалыкка омтылалар. Аларның бу сыйфатлары тел белән эш итүләрендә дә чагылыш таба булса кирәк (кулланылышка яңа, үзенчәлекле, «кызыклы», «ялтыравыклы» сүзләр, әйтелмәләр (әйләнмәләр) кертеп җибәрергә тырышалар), һәм шушы омтылыш кайчак тискәре күренешләр тудыра. Кайберәүләр, бу мәсьәләдә артык тырышлык күрсәтеп, бер үк сүзләрне, әйләнмәләрне чамасыз еш кулланып (алар арасында уңышсызлары да шактый), ялыктыргыч стиль барлыкка китерәләр. Аларның кайбер «оригиналь» сүзләре, «шаккатыризм»нары халыкның табигый, аңлаешлы сүзләрен оныттыруга китерә, кулланылыштан кысрыклап чыгара.

Соңгы елларда ярыш, конкурс сүзләренең урынын тулысынча диярлек бәйге сүзе алды: спортта да бәйге, сәнгатьтә дә бәйге бөтен җирдә бәйге. Мәсәлән: Иң яхшы фәнни хезмәткә ачык республика бәйгесе уздырыла (радио) (конкурсы уздырыла кирәк). «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә бәйге 1) ат чабышы, 2) ат чабышлары үткәрелә торган мәйдан, 3) ат чабышында, ярышта җиңүчегә бирелгән бүләк, 4) күчерелмә мәгънәләре ярыш, көрәш, көч сынаш; нинди дә булса бер өлкәдә җигелеп эшләү. Шулай булгач, саф татар сүзе ярышны кулланылыштан чыгарырга кирәкме икән? Телнең иҗатчысы халык белән исәпләшмәү булып чыга түгелме соң бу?

Журналистларның күңеленә бик хуш килгән сүзләрнең тагын берсе әлеге. Аны бу урынына да, ул, теге урыннарына да, тагын әллә нинди сүзләр урынына да кулланалар: Экипаж һәм барлык пассажирлар һәлак булган. Әлеге уңайдан 5 май көн матәм көне дип игълан ителгән («В. Т.») (бу уңайдан кирәк); Әлеге көнне «Болгар кызлары» Айгөл, Камилә һ. б. концертта булдылар («Ш. К.») (ул көнне тиеш); Әлеге корылтайда җитди мәсьәләләр каралды («Мәгър.») (дөресе бу корылтайда).

Соңгы елларда беренче, баштагы мәгънәсендә бик күп кулланыла торган сүз тәүге. Ул, барыннан да бигрәк, Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүчеләр һәм Башкортстан халкы өчен популяр сүз иде. Хәзер язучылар, журналистлар ярдәме белән Казан татарларына да якын сүз булып китте. Тик беренче сүзе дә онытылмасын иде.

Татарча гына булсын дигән принцип белән эш итү

Кайбер тәрҗемәчеләр, телдәге рус алынмаларын киметү нияте белән булса кирәк, аларны һәрвакыт татарның үз сүзләре белән генә бирү өчен кирәгеннән артык тырышалар, нәтиҗәдә яңа татарча терминнар барлык очракларда да тиешле мәгънәне белдерә алмыйлар. Мисаллар:

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде («Ә. х.»). Нәрсә ул күкрәк билгесе: орденмы, медальме, значокмы?

Җинаятьчел яшьләр төркемнәренең орышлары белән Татарстан, бигрәк тә башкала яшьләре элек-электән дан казанып килде («В. Т.»). Текстка караганда, монда сүз сугыш турында бара дип уйларга була. Орыш архаик сүз, борынгы телдә орышу сүзе сугышу мәгънәсендә йөргән, ләкин хәзерге телдә ул тиргәү, ачулану мәгънәсен белдерә. Ни өчен, һәркемгә аңлаешлы, киң таралган сугыш сүзеннән качып, архаик сүз кулланырга?!

1981 елны әлеге шәһәрдә очкычларны һәм очкычлар двигательләрен төзекләндерүче завод сафка бастырыла («Ш. К.»). Нәрсә ул очкыч: самолётмы, вертолётмы, дирижабльме, ракетамы? Ни өчен аны үз исеме белән атамаска?! Самолёт яки вертолёт мәгънәсендә очкыч сүзен куллану телевидение тапшыруларында да күренә.

Казан шәһәрендә хисапчы һөнәрен үзләштерде («Ә. х.»). Хисапчы исәп-хисап эшләрен башкаручы кеше, ягъни гомуми мәгънәле сүз: бухгалтер, экономист һ. б. Аны махсус исем белән атарга кирәк.

Иң яхшы бозлыклар, һәм аларда күмәкләшеп шууны оештыру («Ш. К.»). Монда автор каток сүзен татарча белдерим дип ялгышкан: бозлык ул, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә (Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 2005) әйтелгәнчә, хәрәкәт итә торган тоташ, тыгыз боз массасы (тауларда һәм поляр өлкәләрдә).

Сүзем бокс буенча Россиянең спорт остасы Омар Абдуллин турында («Ш. К.»). Спорт остасы спортта зур күрсәткечләргә ирешкән кеше мәгънәсендәге гомуми сүз. Бу очракта сүз спорт мастеры турында бара, һәм аны шулай атарга кирәк тә иде.

Икенче төркемгә караган инвалид (телевидение). Монда төркем тезмә термин составындагы группа мәгънәсен бирми: бу очракта икенче группа инвалиды дияргә кирәк иде.

Кайбер мәгълүмат чараларындагыча, Дәүләт премиясе лауреатын Дәүләт бүләге иясе дип «татарчалаштырып» атау да үзен акламый: премия ул бүләк түгел, лауреат та ия түгел; премия лауреаты тезмә интернациональ термин.

Кайбер каләм ияләренең киң кулланылыштагы интернациональ һәм рус алынмаларын ясалма сүзләр белән: компьютерны санак, вертолётны боргалак, менюны сайлак, принтерны басак, тонерны буяу, клавиатураны төймәсар, картриджны буяк дип атарга тырышулары бүгенге көн таләпләренә һич кенә дә җавап бирми.

Икетеллелек шартларында иҗат итүче язучыларга алынма сүзләр кабул итү мәсьәләсендә фәнни хезмәтләрдә яктыртылган әһәмиятле фикерләрдән хәбәрдар булу зарур. Татар телендәге рус алынмаларын махсус җентекләп өйрәнгән күренекле галим Ә. М. Ахунҗановның «Русские заимствования в татарском языке» дигән монографиясеннән бер өзектәге фикерне бәян итик. Ул, татар теленә рус сүзләрен дүрт очракта алырга мөмкин, ди:

1) туган телнең үзендә чит тел сүзен бер сүз белән генә белдерерлек чара булмаганда;

2) туган телдә чит тел сүзенә тәңгәллек өлешчә генә булганда, ягъни ул оригиналның барлык мәгънәләрен дә белдерә алмаса;

3) күп мәгънәле чит тел сүзенең бер мәгънәсе туган тел сүзе белән бирелгәндә;

4) чит тел сүзенең бер мәгънәсе алынма сүз белән тәгъбир ителсә.

Беренче очракта Ә. М. Ахунҗанов мондый мисаллар китерә. Бүгенге көн өчен дә гыйбрәтле булганлыктан, без алардан файдаланырга булдык: отставка (бу сүзне Ф. Әмирхан да кулланган), практика, дисциплина, тенденция, инструкция, резолюция, стаж, тип, брак, процент, порция һ. б. Әгәр бу сүзләрне телгә кабул итмәсәк, ди Ә. М. Ахунҗанов, стаж сүзен хезмәттә үткәрелергә тиешле вакыт, бракны бозык, эшкә ярамый торган әйбер, типны бер группа әйбернең сыйфатларын җыйнаган төп форма, процентны нинди дә булса санның йөздән бер өлеше, порцияне ризыкның бер өлеше, премия сүзен нинди дә булса эштәге казанышлар өчен бүләкләү дип әйтергә туры килгән булыр иде.

Аңлашыла ки, болай хәрефкә-хәреф тәрҗемә итсәк, күп кенә җыйнак, төгәл рус алынмаларын озын, кытыршы, уңайсыз әйләнмәләр белән алмаштырырга туры килер иде.

Андый алынма сүзләр турында заманында Ф. Энгельс болай дип язган: «Күпчелек очракта гомумкабул ителгән фәнни-техник терминнарны тәшкил иткән чит тел сүзләре, тәрҗемә ителә торган булсалар, кирәк тә булмаслар иде. Димәк, тәрҗемә мәгънәне боза гына, ачыклыйсы урында буталчыклык кына кертә».

Назад Дальше