Әсәрләр. 2 том - Еники Амирхан 12 стр.


Юк, Ходай үзе генә моның кебек өметле эшне өзә күрмәсен инде Бу акыллы башның күңеленә тәшвиш салмасын иде дә аңа тәвәккәллек бирсен иде!

Шулай эченнән генә борчылып һәм уйланып алганнан соң, ул яңадан сак кына сүз башлады:

 Алла ни кушса, шул булыр, Зөфәр туган. Син шәригатькә яки законга сыймый торган эш эшләргә җыенмыйсың. Хәлең җитеп тәвәккәллисең икән, берәү дә гаеп итмәс. Сатып торалар, алып торалар тыйган кеше юк. Изге эш ул. Тик син миңа шуны әйт: йортны ошаттыңмы соң?

Зөфәр җавап бирергә ашыкмады. Картның ни өчен болай аны акрын гына көйләп-җайлап маташуын чамалый иде ул һәм менә шуңа ничектер каршы торасы килә иде. Хәер, карттан яшеренеп торуның мәгънәсе юк, шуңа күрә бераз уйланган булып, ахырда дөресен генә әйтеп бирде:

 Әйе, Гайсә абзый, йорт миңа бик ошады. Карап торырга, һичшиксез, таза, чибәр йорт. Шуннан яхшысын, бәлки, табып та булмас. Ләкин, Гайсә абзый, син карт, тәҗрибәле кеше, миңа саф чынын гына әйт әле: ышанып алырлык йортмы ул, тыштан гына шулай күренмиме, алданмабызмы?

Карт башта тамак кыргалап куйды, аннары үзенең, чынлап та, объектив, гадел икәнлеген күрсәтергә теләп, салмак кына сүзен башлады:

 Алла шаһит, Зөфәр туган, мин, сиңа әйтсәм, бары саф дөресен генә әйтәчәкмен. Бер бөртек тә шигең булмасын. Әйе, бик хаклы сорыйсың: тыштан чибәр, эчтән черек түгелме? Кайчакта шулай да була бит ул Ләкин, Зөфәр туганым, күңелең тыныч булсын: бу һич андый йорт түгел, менә сиңа чал чәчем!.. Күптән беләм мин аны, карчыкның иске-москыларын Сорочийга күп ташыдым, ә сатылу хәбәрен ишеткәч, эчен генә түгел, астын-өстен тикшереп карап чыктым. Ышанасыңмы, егерме дүрт вершоклы шыңгырдап торган нараттан ике аршын тирәнлектәге таш фундамент өстенә салынган йорт ул! Ник бер чери башлаган яки корт төшкән җире булсын менә! Идән, түшәм такталары тора-тора какланып беткән, кадак та керерлек түгел. Ә идән астындагы базы, бәдрәф чокыры цементлап эшләнгән, белдеңме?.. Гомерлек инде, гомерлек! Ходай кушып, алырга язсын да игелеген күреп торырга насыйп булсын!

Әлбәттә, картның бу әйткәннәре Зөфәр өчен көтелмәгән сүзләр түгел иде. Ул үзе дә йортның таза, яхшы икәнлегенә ышанып өлгергән иде инде, әмма шулай да карт кимчелекләре турында да әйтсә, аңа, бәлки, җиңелрәк булыр иде. Югыйсә йорт аның күңелен һәм хыялын бик тиз һәм бик нык били башлады. Ә ул болай бик ансат кына шуның колы булып китәргә теләми иде. Уйларга, айнык акыл һәм тыныч җан белән бик нык уйларга кирәк иде әле аңа

Алар арасында бүтән сүз булмады. Чехов базарына җиткәч, карт Суконныйга төшеп китте, Зөфәр исә туры гына шәһәр үзәгенә таба китеп барды.

Берничә көн узды. Шушы кыска гына вакыт эчендә Зөфәр каты бер сынау кичерде. Нәтиҗәсе шул: бер генә көн, бер генә сәгать тә ул Зинин урамындагы сарыга буялган, кызыл түбәле йорт турында уйламыйча тора алмый башлады. Хәер, бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел иде. Барыбер ул йорт сатып алырга тиеш, бу аның өчен күптән хәл ителгән мәсьәлә, ә инде заманнан өркү, курку-сагаюлар, никадәр генә җитди сәбәп булмасын, аны хәзер тыя да, туктата да алмый иде.

Адвокат йортын ул әнисе Таибә абыстай белән дә бергә барып карады, тагын берничә ышанычлы кешесен илтеп, аларга да күрсәтте, барысы да йортны бик яраттылар, берсе дә Зөфәрнең гайрәтен чигерерлек нәрсә әйтмәде. Һәм йорт Зөфәрне, ниһаять, башы-аягы белән үзенә әсир итте. Хыялы аның котырып эшли башлады. Ул инде аңа хуҗа, ул инде аны яңадан өр-яңа хәленә китергән, эчен шәп җиһазлар белән тутырган һәм шунда рәхәтләнеп торып ята. Салмак йөрешле мәһабәт дивар сәгатедәй әйбәт итеп көйләнгән тук, тыныч тормыш ашыкмыйча гына ага да ага Һәр көнне иртән бик пөхтә киенеп, Зөфәр Сабитов эшкә китә, туры гына эштән кайта, бакчада казына, террасада үз җиләгеннән кайнаткан варенье белән тәмләп кенә чәй эчә, газеталар караштыра, аннары иркен, чиста бүлмәдә рәхәтләнеп ял итә. Койма биек, капка таза, ишегалдында озын тимерчыбыкны шаулатып усал эт йөри, һәм хуҗаның дөньясында гаме юк, дөньяның аңарда эше юк! Менә бу хөрлек һәм бәйсезлек, ичмасам!

Озак та үтми сөйләшүләр башланды. Гайсә карт йортның бәясен әйтә килде. Ул китергән бәя күпләрнең кайнар хыялын сүрелдерерлек, гайрәтен чигерерлек иде: Ушаковлар йортка дүрт йөз мең сорыйлар! Гади хезмәткәрнең төшенә дә кермәгән бу сумма Зөфәрне, башта хәйран калдырса да, чынлап торып куркыта алмады. Җаны теләгән елан ите ашаган, ди, чынлап тәвәккәлләгәндә, Зөфәрнең моңа көче җитәрлек иде. Шулай да ул хуҗалар белән аяк терәп сатулашырга булды.

Ләкин Гайсә карт мактап йөдәткән «иске заман интеллигентлары» сату-алу эшендә хәзерге заманның эт каешына әйләнгән коммерсантыннан бер дә ким булып чыкмадылар. Карчык, карчыктан да битәр аның военврач улы, йортларының нинди мөлкәт булуын, хәзерге акчаның чын бәясен белеп, әйткән бәяләрендә бик каты тордылар. Әлбәттә, тал тоткан җирдән генә сынмый, шуны аңлап, хуҗалар сөйләшкән саен биш-ун меңләп кенә төштеләр, ләкин Зөфәр әйткәнгә якын да килмәделәр, Зөфәр исә башта ике йөз мең бирде, аннары акрынлап ике йөз илле меңгә менде, ә хуҗалар өч ярымнан бер карыш та төшмәс булдылар. Шулай итеп, килешер өчен ара бик ерак иде әле.

Ә көннәрнең берендә Гайсә карт, тыны бетеп, Зөфәргә яңа хәбәр алып килде: Себердән кайткан кемнәрдер йортка «ике дә сиксәнне биргәннәр», имеш. Карт моның дөреслегенә ант итеп ышандырды. Ул гына да түгел: «Ике дә сиксәнне биргәч, өчкә җиткерүләре көн кебек ачык, эш менә-менә очланырга тора!» дип, бик нык кисәтеп әйтте Хәзер инде Зөфәр йә чигенергә, йә күз йомып тәвәккәлләргә тиеш иде. Һәм мөмкин кадәр тизрәк.

VIII

Икенче көнне Зөфәр, алдан хәбәрләшү буенча, карчыкның улы военврач Ушаков Сергей Леонидович белән Хәмит дустының бүлмәсендә икәүдән-икәү генә очрашты. Бүтәннәр катнашыннан башка гына, күзгә-күз сөйләшеп, Зөфәр эшне, ниһаять, нәтиҗәле ахырына җиткерергә булды. Кара-каршы утырышкач, сүзне дә ул җитди, эшлекле төстә, әмма мөмкин кадәр гади, тәкәллефсез булырга тырышып башлады:

 Сергей Леонидович, биредә икәүдән-икәү генә очрашуның максатын сез дә, шаять, аңлыйсыздыр. Минемчә, безгә билгеле бер нәтиҗәгә килергә вакыттыр инде Әйдәгез, чын джентльменнарча, ачык һәм туры гына сөйләшик.

 Рәхим итегез! диде Ушаков салкын әдәп белән.

Өр-яңа кительдән, иңбашына ак укадан тар гына погоннар таккан бу төскә шактый чибәр, ләкин озынча ак чыраенда һәм соры салкын күзләрендә әллә нинди генә бер кырыс тәкәбберлек сизелеп торган яшь кеше үзен гаҗәп һавалы һәм бәйсез тотарга ярата иде. Гомумән, бу Ушаковлар дигән халыкка ни сәбәптәндер әнә шундый чамасыз горурлык, йомыклык һәм тискәрелек бик хас иде. Зөфәр баштарак, бу миңа карата гына шулайдыр инде, үзләренчә мине сәүдә күсесенә санап, кимсетеп карауларыдыр, дип борчылып азапланды. Хәзер исә ул моңа игътибар итеп тормаска булды.

 Минем саф дөресен генә беләсем килә, Сергей Леонидович, диде Зөфәр, тавышын-ниен бер дә үзгәртмичә генә. Әйтегез әле, йортыгыз өчен соңгы мәртәбә сезгә күпме бирделәр?

 Моның ни әһәмияте бар? Сез үз бәягезне бирегез, диде Ушаков.

 Бар, Сергей Леонидович! Әгәр без ачык сөйләшсәк, нәтиҗәгә тизрәк ирешербез.

 Яхшы! диде Ушаков, аз гына дәшми торганнан соң. Безгә ике йөз сиксән меңне бирделәр.

Зөфәр, урындык аркасына авыша төшеп, бертын аңа туп-туры карап торды. Ул: «Дөресме бу?» дип кайтарып сорарга теләмәде, ул мондый зур эштә Ушаковның гадел, туры булуына бер шиксез ышанырга теләде. Шулай яхшырак. Бигрәк тә хуҗаның әйткәне Гайсә карт китергән хәбәр белән бер булып чыкты. Шуны да исәпкә алып һәм үзе врач, үзе хәрби кешенең алдашу кебек түбәнлектән ерак торырга тиешлеген уйлап, Зөфәр, һич икеләнмичә, Ушаковка, ниһаять, әйтте:

 Рәхмәт, дөрес сүзегез өчен, Сергей Леонидович! Гәрчә сез әйткән бәһа гадәттән тыш зур булса да, мин ышанырга мәҗбүрмен Инде рөхсәт итегез миңа да соңгы сүземне әйтергә: яшермим, йортыгыз миңа ошады, мин чын алу теләге белән карап-сатулашып йөрдем һәм менә хәзер арага килеп кергән икенче берәүләргә аның китеп баруын теләмәс идем. Кыскасы, Сергей Леонидович, сезгә актык сүзем шул: йортыгызга миннән төгәл өч йөз мең!.. Йә, ни дисез? Килештекме?

Ушаков акрын гына, ләкин ничектер икеләнебрәк башын селекте. Аның шушы икеләнүен сизеп калу Зөфәрне бераз өметләндереп җибәрде.

 Ягез, йә, хөрмәтле Сергей Леонидович, баш селкеп тормагыз. Ышаныгыз, миннән дә артыгын бирүче булмас сезгә Килешик!

Ушаков тагын башын селекте:

 Юк, булмый!

Зөфәр, кашларын җыера төшеп, аңа карады:

 Ә ничек була соң?

 Без үзебезнекен әйттек, диде Ушаков, өч йөз илле меңнән төшмибез.

 Мин моны күптән ишеттем, диде Зөфәр, авыз кырые белән генә елмаеп. Мин сездән яңа сүз көтәм, Сергей Леони- дович!

 Бәя мәсьәләсендә нинди яңа сүз булырга мөмкин? Бәя һәрвакытта бер, тәгаен була ул.

Зөфәр, бу кешенең тискәрелегенә ачуы килә башласа да, тынычлыгын һәм йомшак мөгамәләсен сакларга тырышып, аңа таба иелә төште:

 Менә нәрсә, хөрмәтле Сергей Леонидович, хәтерегез калмасын, әмма сату-алу эшенең тәртипләрен мин сезгә караганда яхшырак беләм дип уйлыйм

 Әлбәттә. Моңа мин ышанам! диде Ушаков, ниндидер ямьсез кинаяне сиздергәндәй, башын чөя биреп.

 Юк, сез башта тыңлагыз әле Һәрбер сату-алу эше билгеле бер килешүгә ирешү белән тәмамлана ул. Ә бу нәрсә сатучының гына түгел, алучының да теләгеннән тора. Шулай булгач, бәянең дә үзгәрмичә хәле юк. Тал да бит тоткан җирдән генә сынмый. Берәү арттыра, берәү төшә бары шулай гына килешүгә ирешеп була. Йә, дөрес түгелме?

 Бәхәсләшмим, ихтимал, шулайдыр Ләкин сез әйткән бу кагыйдә минем өчен закон түгел. Гафу итегез! Йортка без дүрт кеше хуҗа, бәя мәсьәләсендә үзара сөйләшеп куйган чигебез бар, төшәсен төштек, артыгы булмый!

 Димәк, сез, алдан билгеләп куйган шул «чик»кә җиткерсә- ләр генә, йортыгызны сатасыз инде, җиткермәсәләр сатмыйсыз Шулай аңларга кирәкме сезнең сүзегезне? диде Зөфәр, хәйләкәр бер көлү белән Ушаковка туп-туры карап.

Ушаков көтелмәгән бу сораудан бераз аптырабрак калды. Аннары җавап таба алмагач, аптыравын яшерер өчен генә әйтеп куйды:

 Без сата алуыбызга ышанабыз.

 Ышанырга була Ләкин шулай да сез өмет иткәнне бирмәсәләр нишлисез? Сатмыйсыз һәм Казаннан китмисез, шулаймы? Әгәр шулай икән, ул чагында сез хаклы сөйләшеп, сатулашып торуның һич хаҗәте юк, йортыгызга үзегез генә хуҗа буласыз да каласыз.

 Ни өчен алай дисез?

 Ни өченме? Чөнки берәү дә сез көтеп яткан «чиккә» барып җитмәячәк. Юк, булмаячак ул!

Ниһаять, Зөфәрдә коммерсант усаллыгы һәм мәкерлеге уянды. Сүзләрен дә ул үзенең, һичшиксез, хаклы булуына ышангандай көлемсерәп кенә, әмма каты итеп, өзеп әйтә башлады. Шуның белән бергә, тыштан һаман да бик әдәпле булып калды. Дөресен әйтергә кирәк, болай сөйләшү тәҗрибәсез Ушаковка тәэсир итмичә калмады. Ничектер үзе дә сизмәстән, ул һавалы тискәрелеген һәм ныклыгын акрынлап кына җуя башлады. Шулай да әле аның һич бирешәсе килми иде:

 Сез бүтәннәр өчен сөйләмәгез, диде ул, элекке кырыс тәкәбберлеген сакларга тырышып. Бүтәннәр, бәлки, җиткереп кенә түгел, арттырып та бирерләр.

 Бирмәячәкләр! Менә ике кулымның берсен сайлап кисегез бирмәячәкләр!.. Йортыгызның күренеп торган кырык-илле мең сумлык ремонты бар. Шулай булгач, нинди юләр аңа шулкадәр акча салсын, ди? Акчаны да бит түтәлдә үстермиләр Аннары шуны да исегездә тотыгыз: сезнең йорт бер хуҗа өчен бик зур ул, ә ике хуҗага бүләрлек түгел. Менә шунлыктан карап йөрүчеләр күп булса да, тәвәккәлләп алырга торучы юк диярлек

 Ник булмасын, бар.

 Кем? Теге Себердән кайткан кешеләрме? Ләкин алар да бит әле мин биргәнне бирергә тормыйлар.

 Алар бирәчәк

 Их, Сергей Леонидович, гаҗәп беркатлы кеше икәнсез сез Неужели аларның хәйләсен сизмисез, уйлап карагыз әле. Ни өчен алар ике йөз сиксән меңдә туктаганнар? Чөнки сезнең дә ташлама ясавыгызны көтәләр. Сез төшмичә торып, алар арттырмаячаклар. Ихтимал, алар да мин биргән өч йөз меңгә чаклы акрынлап менәрләр, ләкин бу аларның «түшәме» булачак. Егерме мең ул сатулашыр өчен калдырган запаслары, бу минем өчен көн кебек ачык. Сез дә шуны бик яхшы белеп торыгыз.

Ушаков моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады. Ул ачык бер гаҗәпләнү һәм кызыксыну белән Зөфәргә карап тора башлады. Бу карашта ихтыярсыздан Зөфәрнең шундый оста, ышандырырлык итеп фикер йөртүенә соклану да чагыла иде кебек Зөфәр үзе дә, моны яхшы сизеп, беркадәр вакыт дәшмичә, тыныч кына утырды. Аннары акрын, сабыр гына яңадан сүзгә кереште:

 Менә шулай, хөрмәтле Сергей Леонидович, аңлаштык шикелле, инде хәзер сүзне түгәрәкләсәк тә ярый торгандыр. Һәрхәлдә, мин әйтәсемне сезгә бик туры һәм ачык итеп әйттем Ышаныгыз, максатым минем бернинди ялган-хәйләсез, иң гадел рәвештә сезнең белән килешү иде. Мөмкинме шундый килешү хәзер бөтен эш сездән тора.

 Ни өчен миннән тора? диде Ушаков, гаҗәпләнгән булып.

 Әйе, бары тик сездән тора, диде Зөфәр катгый рәвештә. Соңгы сүз сезнеке. Ташлама ясасагыз, без, ихтимал, килешә алырбыз. Кабатлап әйтәм, килешә алырбыз!.. Юк икән, без аерылышабыз, һәм яңадан очрашу-сөйләшүләр булмаячак. Тик сез шуны белегез: алам дип дәртләнеп торган кешене ычкындыру һәрвакыт үкенечкә була ул.

Ниһаять, Ушаков Зөфәрнең тимер кулын чынлап торып сизде: кара син, әдәпле, сабыр гына сөйләшкән булып, ничек рәхимсез рәвештә акрын гына кыса белә ул! Гаҗәп: кайдан килгән, нинди кеше соң бу?.. Ушаков хәтта кайчандыр әтисе сөйли торган борынгы хәйләкәр, астыртын купецларның нәкъ берсен ап-ачык күргәндәй булды. Ләкин безнең заманда кайдан гына мондый кеше килеп чыга, ничек итеп хәзерге шартларда яши ала ул, җитмәсә, менә ничә йөз мең акча түләп, аларның, бөтен шәһәргә билгеле Ушаковларның, йортын сатып алырга әзер тора?! Юк, чынлап та, әллә нәрсә бу! Сугыш үтте, кешеләр дүрт ел буена кан, үлем эчендә йөрделәр, ә менә монда, аның каршында, шуларның берсен дә күрмәгән тук, таза коммерсант утыра!

Ушаковта кинәт Зөфәргә карата ихтыярсыздан тирән нәфрәт-ачу күтәрелә башлады, ләкин ул бу тойгыны ничек тә басарга тырышты. Моменты андый түгел. Язмыш кушуы буенча, ул хәзерге минутта йорт сатучы, ә бу кеше сатып алучы, һәм сүз дә бик конкрет мөһим нәрсә турында бара. Димәк, шул хакта гына уйларга да кирәк. Ә ныклап уйлар өчен сәбәп җитәрлек. Беренчедән, Зөфәрнең көчле дәлилләре аңа шактый нык тәэсир итте, икенчедән, Зөфәр кебек килешергә бик теләп торучы, хәзергә аңардан да югарырак бәя бирүче, чынлап та, юк иде. Теге кешеләргә күпме ышанып торырга мөмкин, алардан өмет иткәнне ишетеп булырмы-юкмы хәзергә әле караңгы, билгесез. Менә шуларның барысын да ул тиз генә уйлап алды. Нишләргә? Әллә форсаттан файдаланырга микән?

Ушаков Зөфәргә күтәрелеп карады һәм, аның тыныч кына, хәтта «ихтыярыгыз!» дигән төсле битараф бер кыяфәттә утыруын күргәч, ничектер үзеннән-үзе тәгаен карарга килде.

 Беләсезме, кем, иптәш Сабитов, диде ул, Зөфәргә туры карамаска тырышып, мин сезнең дәлилләрегезне игътибар белән тыңладым. Аларның кайберләрен исәпкә алырга була, ләкин кайберләре белән һич килешеп булмый. Мәсәлән, сез «йортка без сораган бәяне берәү дә бирмәс» дип ышандырырга тырыштыгыз. Мин моның белән килешә алмыйм, әлбәттә. Әгәр вакытым иркен булса, мин аны дүрт йөз меңнән дә кимгә сатмас идем, чөнки безнең йорт ул хакка гына торырлык. Ләкин, кызганычка каршы, бердән, минем вакытым чикле; икенчедән, сезнең бер дәлилегез белән килешмичә булдыра алмыйм: әйе, килешер өчен сатучы тарафыннан да бераз ташлама кирәк. Менә шуңа күрә генә мин, гәрчә туганнар ризалыгыннан башка булса да, бары сезнең белән килешергә теләп, беркадәр ташлама ясауны мөмкин дип саныйм. Кыскасы, минем соңгы сүзем шул: өч йөз утыз мең! Калганы сезнең ихтыярыгыз!

Назад Дальше