Шагыйрьнең иҗатында җан сатучылар, монафикълар сурәте күренә башлый. Тукай, шәхес буларак, бу чорда керләнмәскә, пакьлеген сакларга тырыша. С. Рахманколыйга багышлап язган (К. Мостакаев искәрмәсе, Г. Тукай, 2 т., 356 б.) шигырендә дә ул монафикълар, вак җанлылар, доносчылар белән тулган татар тормышыннан үзен аерып куя, алардан читтә торырга дустына вәгъдә бирә:
(«га», 1911)Тукайның бу чордагы хатлары, мәкаләләре белән танышканда да шул ук хәл: шагыйрь монафикълардан җәфа чигә. «Бу замандагы европалылар, дип яза ул С. Сүнчәләйгә хатында, нәрсә тарихында изге ат калдырса, шуңар түгел, нәрсә әле бүген дә тамак туйдырса, шуңа тотыналар, түгел аерым личностьлар, хәтта бөтен милләтләр шул эш илә генә мәшгульләр. Бу күз алдында. Сине мин һәр тугрыда садәдил кеше таптым» (курсив безнеке. М. М.)124. Буржуаз шартларда якын-тирәсендәге шәхестән шөбһәләнү әнә шундый саф күңелле кеше эзләү, эзләнүне тудыра. Парижда «Мусульманин» журналы чыга башлагач, шагыйрь аңа зур шөбһә белдерә: «Син аларны (ягъни журнал чыгаручыларны. М. М.) кемнәр дип таныйсың?» дип сорый ул икенче бер хатында үзе «садәдил» дип тапкан шул ук Сүнчәләйдән125.
X. Ямашевның үлеме татар прогрессив яшьләре өчен һич тә көтелмәгән, тарих тарафыннан кинәт ясалган удар була. Тукайлар, Әмирханнар, Коләхметовлар бер мәлгә тетрәп, туктап калалар. Ямашев үлгән көннәрдә татар демократик интеллигенциясе атакага күтәрелгәч кинәт кенә командиры үлгән гаскәрне хәтерләтә. Ахырдан Ямашевның мондый кинәт үлемен Г. Ибраһимов «төбе-сере ачылмаган үлем» дип атый126. Бу «сере ачылмаган үлем»нән тетрәнү беренче чиратта Тукай иҗатында сизелә. Шагыйрь әнә шуңа күрә Ямашевка багышланган ике шигырендә дә дустындагы саф күңеллелек, әхлаклылык, ачык йөзлелек сыйфатларына басым ясый. Большевик образын шагыйрь әнә шулай үзенчә, Тукайчарак кабул итә. «Монафикълар» арасында яшәгән шагыйрь, большевикның сыйныфлар көрәшендә пролетариат җитәкчесе булуын күрүдән бигрәк, әхлакый якларын күргән һәм шуңа сокланган. «Хөрмәтле Хөсәен» үлгәннән соң, Тукайда «монафикълар»ны тәнкыйть итү тагы да кискенләшә.
Ләкин шагыйрь «монафикълар» алдында җебеп калмый. Көр тавыш белән үзе аларга яный, өркетә.
(«Монафикъка», 1912)Шулай итеп, унынчы елларда патша охранкасының политикасына протест йөзеннән әдәбиятта икейөзлелекне, доносчылыкны тәнкыйть итү тенденциясе барлыкка килә. Тукай шигъриятендә «саф күңел», «керсез күңел», «кара», «монафикъ», «доносчы» һәм башка сүзләрнең еш кулланылуы шагыйрьнең заманга, тарихи барышка гадәттән тыш сизгер икәнлегенә, шул барышны вакытында чагылдыручы булганлыгына бер мисал. Доносчылыкны тәнкыйть итүнең (донос татарча «әләк» сүзе белән йөртелгән) татар прогрессив әдәбиятында традициясе бар иде. Моны, ихтимал, ХIХ йөз шагыйре Яков Емельянов башлап җибәргәндер. Мәгълүм булганча, донос аркасында ул төрмәдә утырып чыга. Емельяновта әләк (донос) әле конкрет бер күренешкә кагылмый, ул, гомумән, явызлыкның чагылышы. Патша строе шартларында, Емельяновча, намуслы кешене, кая гына барса да, ничек кенә сакланса да, әләк-донос эзәрлекли. Шагыйрь, әләктән зарланып кына калмый, бәлки аңа каршы күтәрелергә дә чакыра.
1911 елның февралендә башланган тентүләр фонында демократик әдәбиятта Емельянов күтәргән тема кабат яңгырый. Демократ язучылар патша хөкүмәтенең репрессияләрен революцион күтәрелештән өркеп калган самодержавиенең контрчаралары икәнен әле аңлап бетермиләр. Тентүләр бөтен татар районнарын чолгап алган көннәрендә С. Сүнчәләйнең «Гайбәт» дигән бер шигыре матбугатка чыга.
Шунысы характерлы: рус шагыйре И. С. Никитиннан тәрҗемә ителгән бу шигырьгә С. Сүнчәләй бер үзгәреш керткән: әләкчелекне ул татар тормышына хас бер күренеш дип биргән. Моңа гаҗәпләнерлек урын юк; шагыйрь үзен чолгап алган мохитне күргән, шуны тасвирлаган, башка дөньяны ул әле белми. Никитин шигыре шуңа күрә аңа бер этәргеч кенә булып хезмәт иткән.
Доносчылыкны тәнкыйть итүдә М. Гафури башкачарак позициядә тора. Я. Емельянов доносчылыкны, гомумән, явызлык дип тамгаласа, С. Сүнчәләй моны конкрет татар тормышына кайтарып калдырды. Алар һәр икесе хөкем чыгардылар: доносчылык кабахәт эш. Һәр ике шагыйрь әнә шундый бәядән узмадылар. М. Гафури исә, бишенче ел революциясенең әһәмиятен аңлауда тулы бер эволюция кичереп, революцион-демократиягә килгән шагыйрь буларак, доносчылыкка чик куячак көчләрне дә күрә, киләчәккә зур өметләр баглаган хәлдә, бу ямьсез күренешне тәнкыйтьли. Аның «Доносчы» шигыре үзенең оптимистик мотивлары белән, әлбәттә, С. Сүнчәләй зарыннан күп югары.
Бу чор әдәбиятында әнә шулай сатлык җаннар, монафикълар, шымчылар тәнкыйть объектына әйләнәләр. Демократик әдәбиятта алар барысы бергә «кара йөзләр» дип исем алганнар.
«Кара йөзләр»дән конкрет шәхес явызлык символы Ишми ишан әдәбиятка килеп кергән. Сатирик әдәбиятта аңа шактый күп юллар багышланган. Ишми турында татар һәм рус вакытлы матбугатында да байтак язылган.
Татар матбугатының Ишми ишанга каршы көрәше 19061909 елларда ук башланган. Бу чорда татар газета-журналларында Ишминең яңача укытуга каршы көрәше фаш ителә, ул тискәре карт, кадимче, яңалык дошманы дип тамгалана. Ф. Әмирханда, мәсәлән, ул тәнкыйть объекты булып 1907 елда күренә башлый (Әл-ислах, 1907, 13). 1908 елда язылган «Кечкенә фельетон» исемендәге әсәрендә дә Ф. Әмирхан әле Ишмине донасчы буларак түгел, ә яңалык дошманы буларак кына, мәдрәсәләргә бәйле рәвештә генә тәнкыйть итә130. «Казан мәхдүмнәре дикъкатенә» дигән фельетонда да шулай: анда Ишминең русча укытуга каршы көрәшеп йөрүенең буш бер эш, тарихи барышның аерым кара көчләр белән исәпләшмәве турында әйтелә131.
Яңа революцион күтәрелеш елларында исә Ишми мәгърифәт дошманы буларак кына түгел, ә хезмәт халкы дошманы, самодержавие агенты буларак тәнкыйть ителә башлый. Ишминең «тырышлыгы» белән унынчы еллар башында уку йортлары туздырыла башлагач, аңа каршы язылган мәкаләләр күбәеп китә Аның сатира объекты буларак матур әдәбиятка килеп керүе дә нәкъ шул чорга карый. Тукай 1910 елда язылган «Кайда? Кем?» дигән шигъри фельетонында аны «фетнәле эшләр башында» торучы тәдәнни (артка өстерәү) арбасы дип атый.
Ләкин бу текст «Яшен ташлары» (1911) җыентыгында гына шулай «юашландырылган». Тукайның кулъязмасында һәм беренче тапкыр басылган «Ялт-йолт» текстында «чалмалы карт» конкрет аталган. Анда болай:
Озак та үтми, шагыйрь бу шәхескә яңадан әйләнеп кайта. Бу юлы ул аны типиклаштыру юлы белән бирә. Ишми Кушмыйга әйләнгән.
Нәкъ шул ук вакытта Ишми ишан образы Ф. Әмирхан фельетоннарында еш күренә башлый. «Бар иде, ди, бар иде, ди» исемендәге фельетонында ул Ишмине надан муллалар арасында яшәргә җайланган доносчы дип атый135.
19101912 еллар, шулай итеп, татар демократик әдәбиятында әләкчелекнең, социаль явызлык дәрәҗәсенә күтәрелеп, актив рәвештә тәнкыйть ителә башлаган чоры була. «Гайбәт»не, «әләк»не тәнкыйть итү белән бер чорда унынчы еллар татар әдәбиятына кара буяулар төрмә, палач, суд, тоткынлык тематикасы да килеп керә. Моның да татар әдәбиятында борынгыдан килгән традициясе бар иде. Игътибар итсәк, Кол Галидән башлап ХХ йөз башына кадәр татар әдәбиятында, башлыча поэзиядә, зиндан телгә алынып киленә. Мәхәббәт геройлары Йосыф та, Таһир да, Бүзьегет дә зинданга эләгәләр, кайберләре шунда корбан булалар. Кол Гали дә, Сайяди дә, Курмаши да, Көнчыгыштан килгән гуманистик традицияләрне баетып, мәхәббәтнең зинданнан, палач балтасыннан көчле икәнлеген исбатларга тырышалар. Ләкин XVIIIXIX гасырларга таба самодержавиенең реакцион милли политикасы көчәйгән, катлаулана барган саен, татар әдәбиятында зинданның мәхәббәт герое өчен түгел, гомумән, гадел, туры сүзле кеше өчен икәнлеге сурәтләнә башлый. Донос аркасында үзе зиндан күргән Утыз Имәни, мәсәлән, мөнәҗәтләрендә болай дип Аллага дәшә: дүрт кешенең капкасына бардырма: судья, мөфти, губернатор, патша; дүрт нәрсәне күрсәтмә: фәкыйрьлек, бурыч, авыру, төрмә; дүрт кешенең бәлаләрен күрсәтмә: бозыштыручы, хәйләкәр, шымчы, патша. Акмулла да донос корбаны була, зинданга эләгә. Акмуллада исә зиндан конкретлаша: аның «эчендә нахак та бар, хаклык та бар». Нахаклары кемнәр соң?
Көнбатыш әдәбияты тәэсирендә иҗат иткән З. Бигиевтә төрмә функциясе үзгәрә: мәгърифәтче язучы төрмәдә нахакка утырган Муса Салиховны маҗаралардан соң азат итә. Мәгърифәтче язучы өчен, әлбәттә, сыйнфый-социаль критерий юк, аның өчен явызлык һәм яхшылык кына бар. «Гөнаһе кәбаир»дә ул төрмәгә явызлар Мәмәт белән Габделгафурны кертә. Позициясендә социаль карашлардан бигрәк гомуммәгърифәтчелек карашларын уздырган Дәрдемәнднең дә матбугатка чыккан иң беренче шигырендә зиндан бар. Аның зинданы да явызлар өчен. Бу шигырен ул «тимерле тәрәзә үтәсеннән күзе елтыраган танышка тартамын» дип багышлый.
(«Кыйтга»)Столыпин реакциясе елларында инде патша төрмәсенең төсе әдәбиятта ачыклана башлый. Шул елларда иҗатының югары ноктасына җиткән Н. Думавида ул халыклар төрмәсе булган патша Россиясен, самодержавиене символлаштыручы кара көчкә әйләнә. Әлбәттә, тәэсир объектына сыйнфый-социаль мөнәсәбәт әле Думавида да күренми. Ләкин Думави «төрмә»сендә, һәрхәлдә, гаепсезләр газап чигә. Монда Кол Гали, Курмаши, Утыз Имәни, Акмулла, Емельянов һәм башка гуманист шагыйрьләрдән килгән традиция яңара.
Думавиның төрмәне, патша Россиясендәге символик кара көч итеп, кат-кат тасвирлавын тарихның шаяруы дип кабул итәргә мөмкин: 1911 елгы тентүләр вакытында ул үзе дә төрмә камерасына килеп эләгә. Думавиның дөньядагы явызлыкны, шәхесне имгәтә торган иҗтимагый тәртипләрне тәнкыйть иткән шигырьләрендә һәрвакыт җан өшеткеч бер аһәң, шөбһә сизелеп-сизелеп ала. Шагыйрьне һәрвакыт әллә каян килеп кергән бер тавыш сагайта. Нәрсә бу?
Думави шигырьләрендә сыкрану, шикләнү авазлары яңгырый. Бу реакция елларындагы төрмәләр, судлар белән җәфа чиккән хезмәт ияләренең авазы. Тормыш, Думавича төрмәләр, хәбесләр, җәлладлар белән тулы.
(«Мәхбүс»)(«Яз үтеп, җәйнең башы»)(«Себер төрмәсендә»)Күргәнебезчә, шагыйрьнең әйләнә-тирәсендәге бөтен тормыш гөнаһсызга яшь коюдан, гаепсезләрне тоткын итеп газаплаудан гыйбарәт. Бу безгә мәгълүм булган, матбугатта басылып чыккан шигырьләр генә. Ләкин тентү киләсе көнне һәм төнне Думави үзе дә, аның шәкертләре дә, мичләр тутырып кәгазь ягалар. Бубый урамындагы кар иртәгесенгә кап-кара булган иде, дип искә алалар шәкертләр ул көн турында. Ихтимал, Думавиның безгә мәгълүм булмаган, матбугатта чыгып өлгермәгән шигырьләре дә шунда һәлак булгандыр. Ниһаять, моңа кадәр Думави өчен абстракт куркыныч булып килгән зиндан, тоткынлык конкретлаша. Төрмә камерасында шагыйрь кулына каләм ала.
(«Мәхбүс»)Шулай итеп, татар әдәбиятына төрмә темасы килеп керде. Патша Россиясе үзе халыклар төрмәсе, һәм бу «халыклар төрмәсе» дигән сүз һич тә абстракция түгел, ә чынбарлык иде. Унынчы елларда Россиядә төрмә ишекләре, богаулар тавышына халык ыңгырашуы кушылган. Шуңа күрә татар әдәбиятына бу авазларның килеп керүе ул табигый бер күренеш булды.
Төрмә очерклары
Яңа революцион күтәрелеш елларында патша төрмәсе турында фаш итүче политик очерк жанры туа. Шул елларда туган төрмә очеркларының иң характерлыларыннан икене дин реформаторы, мәгърифәтче язучы Г. Буби һәм З. Шаһингәрәев әсәрләрен күрсәтергә мөмкин. Болар, берсе Вятка ягында, икенчесе Самара губернасында яшәсәләр дә, икесе дә бер язмыш кичерәләр. Беренчесе яңача укыткан өчен доносчы Ишми корбаны булса, икенчесе, рус класслары, һөнәр мәктәпләре ачып җибәргән өчен, доносчы ахун Ш. Гаделев корбаны була. Ни өчендер З. Шаһингәрәев тә Г. Буби, Н. Думави, Ш. Саттаровлар утырган Сарапул төрмәсенә китерелә.
Г. Бубиның Сарапул төрмәсе турындагы кулъязмалары әлегәчә басылмаган. Хәлбуки, патша администрациясе, чиновниклары, бюрократлар, патша суды, төрмәсе турында ул очеркларда искиткеч бай материал бар. З. Шаһингәрәевнең очерклары исә «Төрмәләр хатирәсе» исемендә 1913 елда Казанның «Милләт» матбагасында басылып чыга.
Башта Г. Буби очерклары турында берничә сүз. Бу очеркларда без патша Россиясендәге паразитик типларның бөтен бер галереясын күрәбез. Монда кадимче муллалар, надан ишаннар, доносчылар, жандарм офицерлары, ришвәтчеләр иксез-чиксез. Г. Буби очеркларындагы конкрет шәхесләр һич тә милләтләргә бүленмиләр. Автор шәхесләрне ике генә категориягә бүлә: болар мәгърифәт тарафдарлары яки аның дошманнары. Дошманнарны тасвирлаганда Г. Бубиның теле искиткеч усал, аның тасвиры колоритлы, сүзе куәтле. «Буби» уку йорты гомернең гомер буена руслардан түгел, ә татарларның үзләреннән зыян күреп килгән. Очеркларда моңа мисаллар бик күп. Анда, мәсәлән, XIX гасырның соңгы чирегендә Буби уку йортының Бәдретдин мулладан күпме җәфа чигүе турында языла. «Ошбу Бәдретдин мулла кебек хәсис, вөҗдансыз, фетнәче, милләт вә дин хөрмәтен белмәс дөньяда икенче адәм йә булыр, йә юк. Әтрафына үзенә муафыйк бар хәбисләрне җыймыш, шайтанлыкта шайтаннан да уздырадыр, ягъни бөтен янәшә-тирәгә күрсәтмеш, вә бераздан вөҗданы бар һәрбер адәмнән ләгънәт вә нәфрәт алмыш иде». Бәдретдин мулла мәдрәсә өстеннән гариза биреп бик алҗыткач, комиссар килеп аннан «Мәдрәсә хакында икенче мәртәбә гариза бирмә» дип имза алды». Кара көчләр турында язганда Г. Буби ирониягә күчә: «Бар гомерен шуңа сарыф кылды, вә шул хосуста һәфтәдә ике вә һич булмаса бер дәфга Бубыйдан илле чакрым җир Сарапулга бармаенча калмады, вә ахырында Сарапулдан мәдрәсә хосусында гариза биреп кайтканда хәстәләнәрәк өч көннән соң Әбүҗәһелләр, Әбүләһәбләр янына китте Яхшы, әле ул вакытта донос модада түгел, аны белгән кеше юк иде. Әгәр бу мәлгунь юлны Бәдретдин мулла белсә иде, «Буби» мәдрәсәсе бу көнгә калмас, бәлки моннан утыз-кырык ел мөкатдәм үк ябылыр иде». «Бәдретдин мулланың «тырышлыгы» белән китерелгән Солтан исемле бер мөселман урядникның паспортлары юк кырык-илле шәкертне кыш уртасында чатлама суыкта, үзе төнлә тагын, сарык көтүе кебек җәяү, Бубыйдан биш чакрым җир, Әгерҗегә комиссарга алып килүе вә, шунда илтеп, бер тәүлек ябып торгызуы хәзер дә бөтен ямьсез ләүхәләре белән күз алдында тора» «Безнең татар шулай менә, түрә булдымы, мотлакан, үз милләтенең хозененә йөри, үз кардәшләренең канын эчә. Әгәр стражнигың татар булмаенча берәр рус булса иде, мотлакан, ул бу эшне эшләмәс иде. Хәтта шул вакыттагы рус комиссар да, Солтанны бу эше өчен бик шелтәләп (башта үзе өйдә юк икән), үзе кайткач та шәкертләрне кайтарып җибәрде. Вә ни сәбәптәндер Солтан да урынында озак тормады, төшерелде, вә шул хәсрәтеннән булырга кирәк, үзен үзе асты, ләкин, вакытында кереп, бауны кисеп алдылар, максудына ирешмәде. Хәзер Уфада ул, безнең собраниедә нинди дә булса бер урында. Мөхәммәдьяр мөфтинең өерле эштән чыккан кешеләрне шунда безнең мәхкәмәи шәргыягә җыюы аның үзенә махсус бик сәер гадәте инде ул».
Икенче вакыт Бәдретдин мулланың гаризасы буенча, егерме биш-утыз стражник белән Сарапул комиссары килеп, мәдрәсәдә тентү ясыйлар. Габдулланың әтисе өстеннән «ялган акча ясый» дип язып биргән икән. Рус комиссары бөтен мәдрәсәне тентеп берни дә тапмагач, «өебезне карамады да, әткәйдән гафу үтенде вә шул көенчә кайтып китте. Комиссар, тәмәке күргәч: «Бу эшегезне язсам, ничек булыр?» дигән иде. Әткәй аңар: «Мөфти үзе дә тарта, бернәрсә дә булмас», дип, аны искят итте». Г. Буби патша чиновникларының бөтен якларын ришвәтчелеген, куркаклыгын, тупаслыгын сатирикларча күрә һәм көлә белә. Менә бер-ике мисал: Ишми ишан Әгерҗегә килгәч, Г. Бубины аның белән очраштыралар. Очеркларда мондый юллар бар: «Мәҗлесләрдә кеше талаштырып ләззәт алучы, Әгерҗенең үзе кара, фикере кара Әфтах мулла, мине Ишми белән талаштырырга теләп, ысулы җәдидә мәсьәләсен кузгата башлады. Ләкин минем шайтаным аның шайтанына галиб килде, ничек итсә иттем, мин талашмадым, бәлки Ишми ишан белән аны талаштырдым. Ике этнең талашуы бик кызык бит, мәҗлес бик хозур узды». Яки суд алдыннан шаһитларны ант иттерү вакытын алыйк. Закон буенча офицерлар, дин әһелләре судта дөресен сөйләү өчен ант итмиләр. Алар болай да ант эчкән кешеләр. Ишми ишан исә моны белми. «Ишми дә озын чапаны белән тузаннарны себерә-себерә тезләнде, үзе яминле булса да, кеше рәтеннән ант итте. Хокукын белмәгән сәфиһ адәм һәрвакытта шулай була шул». Суд барышын тасвирлаганда Г. Бубиның әдәби осталыгы сокланырлык. «Моннан соң Ишми керде. Ишектән килеп кергәч тә, һәйәте хакимә алдында тузанлы, нәҗес идәнгә килеп тезләнде. Пристав килеп торгызган иде, ике-өч адым атлап, дәхи тезләнде. Пристав монысында ачуланып торгызды. Ишминең, исәр үгез кебек як-ягына каранарак, «Шәригать, шәригать» дигәне ишетелде». «Жандармский вахмейстер да йөз сум ришвәт алган иде. Төрмәдән чыкдыкымыз соңында анысын сәер иттек: «Судка бирәмез», дип куркытып, аякларымызга сәҗдә кыйлдырдык, өч йөз сумны тәмам түләттек. Безне хәбес кыйлганда аждаһа кебек йөргән кешенең аякларыбыз астында еланнар кебек бөгәрләнүе әмма кызык, көлке булды соң»138. Г. Бубиның бу очерклары, әдәби парчалары шул заманның доносчыларын («Милләтенә хыянәт итүчеләр», «Җәдитләргә казылган чокыр» һ. б.), төрмәдәге башбаштаклык, патша администрациясенең бюрократлыгын («Бахмутинның рәсемен алу», «Тәҗрибәле никах», «Коры мәхәббәт», «Ирләр фәхешханәсе» һ. б.) искиткеч ачы сатира уты белән көйдерәләр.