Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8 - Магдеев Мухаммет Сунгатович 2 стр.


Әдипнең истәлекләре татар демократик әдәбияты һәм сәнгате вәкилләренә, төрки халыкларның мәгърифәтче акыл ияләренә тирән ихтирам белән сугарылган. Шагыйрь Акмулла, мәгърифәтче-язучы Ибрай Алтынсарин, Абай турындагы язмалар XIX йөз әдәбияты тарихы өчен искиткеч кыйммәтле материал булачак. Алдарак әйткәнебезчә, автор моңа кадәр әдәби язмаларда, тикшеренүләрдә тиешенчә урын тапмаган әдипләрне, аларның хезмәтләрен әйләнешкә кертә. Истәлекләрдә, мәсәлән, 1912 елдан Җ. Вәлиди тарафыннан чыгарылган «Татар әдәбиятының барышы» дигән әһәмиятле хезмәт телгә алына (ни өчендер унынчы еллар әдәбияты турында сөйләгәндә без бу хезмәтне файдаланмыйбыз), заманында татар матбугатында матур гына шигырьләр белән күренеп, ахырдан совет эшлеклесе, журналист булган Галә Ходаяровның шигыре дә монда үзенә урын тапкан.

Әлеге дә баягы теге үткән заман мирасын инкяр итү тенденциясе белән мавыгып, без моңа кадәр татар сәнгатенең беренче эшлеклеләре турында да җылы сүз әйтүдән бизә язган идек. Шундый тенденция революциягә кадәрге татар сәхнәсенең җырчыларына, музыкантларына карата мөнәсәбәттә дә сизелде. Хәлбуки бишенче ел революциясе белән илһамланган татар халкы үз җирлегендә демократик яшьләр арасыннан халык талантларын да мәйданга чыгарган иде. Унынчы елларда безнең сәхнәләребездә инде Фәттах Латыйпов, Мирфайза Бабаҗанов, Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин, Солтан Рахманколый кебек җырчыларыбыз, Козлов кебек скрипачларыбыз бар иде. Ә Фатима Мохтарова дигән кыз, Эрмитаж бакчасында татар көйләрен җырлап бөтен Казан җәмәгатьчелеген таң калдыргач, мәшһүр Шаляпин белән бергә дебют ясаган иде! Сәйфи Кудаш бик урынлы рәвештә әнә шундый җырчыларның берсенә Мирфайза Бабаҗановка туктала һәм бик дөрес эшли. Автор сүзләре белән әйткәндә, андый җырчылар, чыннан да, реакцион динчеләр җырның хәрәмлеге турында кычкырып торганда, демократик җыр һәм музыканың беренче пропагандистлары булганнар. Болар турында язарга, аларны искә алырга кирәк.

Мемуар әдәбият иҗат эшенең үзенчәлекле тармагы. Ул автордан үзе яза торган чор вакыйгаларын фәнни аңлауны, чын мәгънәсендә намуслы булуын таләп итә. Шул ук вакытта мемуар әдәбият үз тормыш юлыңны гына язу дигән сүз түгел. Намуслы художник кулында мемуар әдәбиятның мөмкинлекләре бик зур: анда автор фәнни-тарихи дөреслек белән шул эпоханың бөтен картиналарын укучыларның күз алдына китереп бастыра ала. Бары тик шул шартларны үтәгәндә генә бу истәлекләр тарихи һәм әдәби яктан кыйммәткә ия булалар.

Авторның «җидегәнчелек» дигән уйдырма оешма турындагы язмалары әнә шул уңайдан бик әһәмиятле. Әйе, ялгышларны тәмләп сөйләр өчен, авыз чайкар өчен түгел, ә алардан гыйбрәтле сабак алыр өчен искә алырга кирәк Әдәби тәнкыйтьтә аерата зур саклык таләп ителә, чөнки монда тәнкыйтьче иҗат кешесе, художник белән эш итә. Уйдырма «җидегәнчелек» заманында җиңел кулдан гына Ибраһимовлар, Кутуйлар, Кудашлар, Исәнбәтләр һ. б. яшьләргә ябыштырылып, әдәби тәнкыйть дөньясын шактый болгаткан иде. Шуңа күрә авторның бу турыдагы истәлекләре әдәбият тарихының безгә аз билгеле бер чорын яктырта.

«Яшьлек эзләре буйлап» дигән әсәрнең чыгуы татар, башкортлар өчен генә түгел, тугандаш казах халыклары өчен дә әһәмиятле вакыйга. Россия халыклары арасындагы, бигрәк тә татар-башкорт-казах халыклары арасындагы какшамас дуслык бу хезмәтнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла. «Мин барлык казах язучыларын да кардәш итеп тоям», ди автор һәм бу дуслык сәхифәсендә казах халкының талантлы улы, шәхес культы корбаны булган Баембәт Мамлиннан башлап, үзенең һәр чыгышында татар халкына ихтирамын белдереп килгән аксакал Мохтар Ауэзов, «жарықтық» Сабит Моканов һ. б. язучыларны олы йөрәкле итеп, чын мәгънәсендә халык уллары итеп тасвирлый. Болардан тыш, язучы тирән җылылык, ихтирам белән революционер Амангильде тормышына кагылган мәгълүматлар, казах халкының этнографиясе, фольклоры буенча әһәмиятле фикерләр яза.

Истәлекләр арасында кызыклы гына биографияләр, иске тормышның котчыккыч трагедияләре һ. б. материаллар да шактый гына. Авторның авылдашы Мәгалим Сабаевның язмышы турында тетрәнеп укыйсың. Уйчан егет Мәгалим ничектер драма әсәрләренең герое булып күз алдына килә. Февраль һәм Октябрь революцияләре арасындагы катлаулы чорда үз кыйбласын таба алмый газапланган башкорт шагыйре Җамалетдин Юмаевның биографиясе шулай ук кызыклы. Әйе, бу чорда мондый юлны үтүче татар-башкорт зыялыларының саны аз булмады

Тугандаш казах халкы совет власте елларында тоташтан грамоталы, культуралы, промышленностьлы, фәнле милләткә әверелде. Бүгенге казах әдәбияты совет әдәбиятының авангардында баручы алдынгы отряд ул. Казакъ милли әдәбиятының формалашуына заманында татар демократик әдәбияты уңай йогынты ясаган. Татар әдәбиятының бу күркәм сыйфатын казахның барлык өлкә буын әдипләре әйтеп киләләр. Сәйфи Кудаш үзенең истәлекләрендә академик Сабит Моканов белән әнә шул турыда булган әңгәмәсен китерә. «Бу йогынты, ди Сабит Моканов, бөтен галәмгә билгеле бер нәрсә». Казахның өлкән галиме, каләм остасы тарафыннан әйтелгән бу сүзләр татар һәм казах халкы арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуга хезмәт итәләр.

«Яшьлек эзләре буйлап» киләчәктә әдәбият тарихы, мәгърифәт тарихын өйрәнергә тиешле галимнәргә бик зур мәгълүмат бирә. Монда күп кенә псевдонимнар ачыла, кайбер әһәмиятле кулъязмаларның кайларда сакланганы әйтелә, безнең буынга билгеле булмаган бик күп язучы-журналистлар белән таныштырыла. Троицкида чыккан «Айкап» журналы турындагы мәгълүматлар гына да ни тора!

Әлбәттә, китапның әһәмияте әдәбият тарихы белгечләре өчен генә түгел. Моны мемуар әдәбият кына дип исәпләү дә, бәлки, дөрес үк булмас. Язучының истәлекләре җиңел телдә, әдәби яктан оста эшләнгән хикәяләр җыентыгына бик нык охшый. Әдәбият белгечләре генә түгел, киң катлау укучылар массасы да моны бик шатланып каршы алды һәм яратып укыды.

СССР Фәннәр академиясе соңгы вакытта илебез халыкларының әдәбият тарихын киң планда тикшерү, өйрәнү эшен башлап җибәрде. Әдәбият галимнәре өчен хәзер бер нәрсә ачыклана бара: рус һәм совет әдәбиятларының Россиядәге һәм СССРдагы милли әдәбиятларга уңай йогынтысы булган кебек, милли әдәбиятларның үсеше дә рус һәм совет әдәбиятын баетуга китергән. Әдәбиятларның әнә шундый гомум уртак йогынтыларын өйрәнү фонында әдәбият тарихына кагылышлы бу әсәрнең әһәмияте тагын да күтәрелә төшә.

Сәйфи Кудашның бу әсәре өлкән әдипнең тормыш юлыннан бер сукмак кына. Безгә бу әсәрне әле кулъязма хәлендә үк укып чыгарга туры килгән иде һәм, әйтергә кирәк, кабат укыганда кулъязманың кыскартылган урыннарын сизү кыен булмады. Сәйфи аганың татар әдипләре турындагы яңа истәлекләре, әлбәттә, киләчәктә дөнья күрерләр дип ышанырга кирәк. Үзенә хас энциклопедистлык белән бервакыт ул, мәсәлән, шагыйрь Дәрдемәнд биографиясенә караган яңа материаллар, Фатих Кәриминең безгә билгесез хатлары һәм аларның язмышы, әдәбиятка кагылышлы башка бик күп нәрсәләр турында сөйләгән иде. Әдәбият тарихы белән шөгыльләнүче галимнәребез өчен андый мәгълүматлар, шиксез, архив материаллары дәрәҗәсендә кыйммәтле булыр иде. Киң катлау укучылар өлкән әдиптән тагын да яңа хезмәтләр көтәләр.

* * *

Партиябезнең ХХ съезды тормыш, тарихыбызны марксистларча объектив яктырту өчен киң мөмкинлекләр ачты. Соңгы биш-алты ел эчендә өлкән әдипләребезнең истәлекләр белән чыгулары бер дә очраклы хәл түгел: бүгенге культура һәм әдәбиятыбыз ул озак еллар буенча эзлекле рәвештә салынып килгән бер бина. Мемуарчылар әнә шул бинаның нигез ташларын салган язучылар, шагыйрьләр, акыл ияләре турында безгә сөйләп бирәләр икән, моңа «афәрин» дияргә генә туры килә.

Казан утлары. 1966. 3

Уңай традицияләрне онытмыйк!

Бала һәм аның китабы

В. И. Ленинның мондый фикере бар: «Әгәр сез балаларга сөйләгән әкияттә әтәч белән песи кешеләрчә сөйләшмәсә, балалар ул әкият белән кызыксынмаслар иде». Бу хакыйкатьне педагогика тарихы раслап килә. Ә менә шул бала белән аның партасы өстендә яткан китап ничек сөйләшә соң? Әйдәгез, бер минутка гына бала булыйк.

Наилгә укытучы абыйсы китабын ачып укырга кушты. Ул, кытыршы бармакларын төртеп, акка кара белән язган юлларны укып китте: «Эшчеләр завод-фабрикаларда авыл хуҗалыгы өчен кирәк булган төрле машиналар эшлиләр, күлмәкләр, пальтолар тегәр өчен тукымалар әзерлиләр, аяк киемнәре тегәләр, савыт-сабалар, йорт җиһазлары ясыйлар. Менә шул әйберләрнең бер өлешен авылга, колхозчыларга җибәрәләр». Кем сөйли соң моны? «Белем» җәмгыяте лекторымы? Юк, моны кечкенә кызчыкка әнисе сөйли икән.

Наилнең бүген шатлыклы көне. Укытучы абыйсы кичә әйтеп куйды: «Туган тел» китабыннан, диде, космонавтлар турында укырбыз». Наил юри китапны өйдә ачмады. Абыйсы белән укыганчы тәме китмәсен әле Бәхет дигәнең бер ачылса, харап бит ул. Дәреснең башлануы булды, укытучы Наилгә укырга кушты. Шатлыгы эченә сыймаган сабый тотлыга-тотлыга укып та китте: «Герман Степанович Титов «Восток-2» космик корабль-спутникта 25 сәгать буена космоста очты, шул вакыт эчендә ул 17 тапкыр Җир шарын әйләнеп чыкты» Бу текстта һәр ике сүздән берсенең мәгънәсе Наилгә таныш түгел иде. Һәм моны укыгач, бер җәйге төн ихтыярсыздан Наилнең исенә төште. Ул әтисе урдырган җиргә барган иде. Бункердагы ашлыкны бушатырга машина көтеп караңгыга калдылар да, Наил шунда күк йөзеннән әкрен генә барган якты бер шарчык күрде. Әтисе Наилне штурвалга ук мендерде. Алар спутникның очканын күмелгәнче карап тордылар. Һәм әтисе аңа, ул спутникның эчендә Акбайдан кечерәк ике эт тә бар, мин аларның койрыкларын да күреп калдым, дип сөйләгән иде. Әй, күңелле булган иде ул кичне!

Гуманистик хисләр тәрбияләү мәсьәләсе

Мин комбайн бункерыннан ашлык төягән машинага утырдым да авылга кайтып киттем. Шофёр узган ел гына мәктәп тәмамлаган үзебезнең күрше егете. Менә такыр, туры юлдан зур тизлек белән авылга таба очабыз. Ләкин ындыр артында бер көтү казлар бар икән. Юлда чүпләнәләр. Эреләр, безнең авылда андый казларны «тәкә кадәр» дип сөйлиләр. Бичара кошлар! Күрше егетем машинасын читкә бору түгел, кычкыртып та карамады. Ап-ак көтү өстеннән бөтен хутына чабып чыгып китте. Юл читендәге ана каз сискәнеп борылганда, юл өстендә мамык белән каурый катыш тузан болыты күтәрелгән иде. Без амбарга кайтып җиттек. Мин шофёр егетне көтәм. Менә-менә кабинасыннан агарынып чыгар да күз яшьләре аша миңа карар, гафу үтенер Ләкин күрше егетем елмаеп килеп чыкты да, кирза итеге белән баллонга бер тибеп карагач, көшел тирәсендәге кызлар арасына барып кереп шаяра башлады. Әйтерсең берни дә булмаган! Минем кәеф чигенә кадәр җитеп кырылды. Хыялым белән утыз елга артка чигендем һәм үземне мәктәп баласы яшендә күрдем.

Укытучыбыз безгә ниндидер хикәя укыды. «Моны Ушинский язган» дигәне әле дә хәтеремдә. Анда бер малайның ничек итеп чебенне газаплаганы сөйләнә. Ул малай башта чебеннең канатларын өзә, аннан аякларын, аннан муенын бора. Әтисе аның янына килә дә: «Улым, чебенне газаплама. Аңа да читен, аның да тәне авырта», ди. Бу хикәя миңа бик нык тәэсир итте. Хәер, ул гынамы соң! Шундый бер хикәя бар иде уку китабында. Аучы үзенең авыру малаена болан бозавы атып алып кайтырга вәгъдә бирә. Ләкин атыйм дигәндә генә, чакмадан бармагын ала: нәзек аяклы көяз бозавын саклап, әнисе аучы белән ике арага килеп керә. Аучының, әлбәттә, бу хәлне күреп күңеле йомшый, һәм ул буш кул белән кайта. Кечкенә генә хикәя ул, ләкин безнең күңелләрдә бик тә яхшы тойгылар уяткан иде. Ни гаҗәп, хәзерге «Туган тел»ләрдән ул хикәя төшеп калган. Кызганычка каршы, безнең хәзерге «Туган тел»ләрдә хайваннар дөньясы турында бала күңелендә тереклек ияләренә мәрхәмәт хисләре уятырлык хикәяләр аз икән. Кая ул безнең китапларда! Анда елан чакканнан дәваланып урманда яшеренеп яткан Дүрткүз турында, кыргый колынга чакал һөҗүме турында, буйвол белән юлбарыс сугышы турында, санитар этнең батырлыгы, явыз елан һәм акыллы тычкан турында искиткеч кызыклы хикәяләр бар иде. «Авыру фил», «Колынлы бия» һ. б. хикәяләрдәге атлар, филләр безнең телдә, сабыйлар телендә, безнең белән бер булып сөйләшәләр яки уйлыйлар иде. Мин Мамин-Сибирякның «Студёная буенда кышлау» дигән хикәясен укыганны хәтерлим. Музгарко исемле эт белән картның үзара сөйләшүенә без чын күңелдән ышана идек. Хәзер исә программадан бу әсәр дә төшереп калдырылган! Кешеләр арасындагы гуманистик мөнәсәбәтләр әнә шул бик гади күренешләрдән балаларның эткә, мәчегә, әтәчкә, атка, сыерга һ. б. тереклек ияләренә мәхәббәтеннән башлана лабаса! Без әнә, акыллы, дәү абыйлар, шуны оныта башлаганбыз һәм, әйтергә кирәк, бик начар эшләгәнбез. Дөрес, «Туган тел» китапларында тереклек дөньясы турында мәгълүмат шактый күп. Ләкин алар мәгълүмат кына. Анда, мәсәлән, «тиеннең арт аяклары алгы аякларыннан озын» икәнлеге дә, тукранның «урман докторы булып бик күп файда китергәнлеге» турында да әйтелә, ә алар турында җанлы, образлы хикәяләр гадәттән тыш аз. Күрәсең, дәреслек авторлары башлангыч класс укучыларына «академик белем» бирүне беренче планга куялар. Сабыйларга исә җанлы, кызыклы хикәяләр, нәкъ менә этләр, мәчеләр кешеләрчә сөйләшкән хикәяләр кирәк. Әнә мәктәптә вакытта шундый хикәяләрне күбрәк укысалар, бәлки, күрше егете дә йөзен чытмыйча каз көтүе аркылы машина белән уза алмас иде.

«Элек һәм хәзер»

«Туган тел»нең 3 нче класс укучыларына дип чыгарылган китабында «Ватаныбызның үткәннәре» дигән бер бүлек бар. Бу дәреслекнең иң әһәмиятле өлеше. Ләкин дәреслекнең бу бүлегендә дә коры, академик мәгълүматларга урын күбрәк бирелә. Анда, мәсәлән, Пугачёв восстаниесе турында да, Антон Петров турында да тарих фәненнән өзекләр китерелә. Шәм ясаучылар элек чыра яктысы да күрмиләр иде дип исбат итәргә тырышыла. Ә мин, моны укыгач, тагын үзебезнең бала вакыттагы уку китабын хәтерлим (безнең уку китапларының тышында, гадәттә, Д. Сафин, М. Корбангалиев, Г. Җан-Сәгъди дигән фамилияләр була иде). Без 3 нче класста укыганда, уку китабында «Холоп балалары һәм боярның эт балалары» дигән хикәя бар иде. Эксплуататор сыйныфларга нәфрәт уятуда шуның кадәр тәэсирле, тирән хикәя барын белмим мин. Анда холоп хатыннарының бояр этләрен имезүләре һәм аңа каршы протест гәүдәләнә. Хикәя «Холоплар йөрәге кайнады» дип тәмамлана иде, һәм ул кайнау безнең сабый йөрәкләребездә изүчеләргә туган ачу тойгысы белән тоташа иде. Ни өчендер М. Гафуриның «Безнең әйберләрне сатканда» дигән хикәясе дә соңгы елларда китапларга кертелми икән. Менә кайда тасвир, образ, сурәт! Монда инде укытучыга вәгазь сөйләүнең кирәге дә калмый.

Интернациональ тәрбиягә әһәмият җитәрлекме?

«Туган тел» бала йөрәген тукландыручы бик күп чишмәләрнең берсе, җанлы һәм бай бер хәзинә булырга тиеш. Бу китапта формализмга, коры фаразларга урын бирү гафу ителмәслек хәл. «Туган тел» балалар өчен зур дөньяга тәрәзә ул. Шуңа күрә бу дәреслекләрдә СССРда яши торган башка халыклар тормышыннан да матур хикәяләр бирелсен иде. Хәлбуки М. Корбангалиев һәм Г. Җан-Сәгъди китапларында «бу эссе якта булган хәл» яки «бу төньякта булган хәл» дип башланган хикәяләр күп була иде. Мәсәлән, «Якут кызы Мария», «Кояшны каршы алу» (ненец балалары тормышыннан) һ. б. хикәяләр Ватаныбызның төрле почмакларындагы балалар тормышын кызыклы итеп сөйләп бирәләр иде. Кызганычка каршы, соңгы дәреслекләрдә бу уңай традиция дә шактый тоныкланган. «Туган тел», әлбәттә, энциклопедия түгел. Ләкин педагогикада аның нигез ташларыннан булган бер таләп бар: ул эзлеклелек. Хәзер шул турыда берничә сүз.

Назад Дальше