Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Магдеев Мухаммет Сунгатович 11 стр.


Ике атнадан тагын бюро утырышы. Райисполком рәисе Игнатьев сөйли:

 Менә ничә көн инде район укытучыларына хезмәт хакы түли алмыйбыз. Котчыккыч хәл: банкта акча юк (Игнатьев күрше авыл керәшене). Беренче секретарь банк хуҗасы Князевка (шулай ук керәшен) сораулы караш ташлый:

 В чём дело?

 А в том, что кибетләрдән акча керми. Аракы сатылмый бит

 Всё ясно

Бюро утырышы тәмам. Вәли Мингазович мине калдырды. Агай-эне чыгып киткәч, ул, «Беломор»ын кабызып, миңа әйтте:

 Нәрсәгә дип теге карарны ашыктырып тормышка ашырдың инде син? Аз гына көтеп торырга ярамыймыни?

Шунда мин барысын да аңладым»

Мин дә аны аңлыйм

ХХI

Ангина белән авырып ятам. Бер көн, ике көн. Менә бервакыт хәлем начарланды, тамак төбе тыгылды. «Ашыгыч ярдәм» чакырырга булдык. Балалар әле кечкенәләр куркып калдылар. Шунда мин аларны яныма чакырып китердем дә, башларыннан сыпырып, васыятемне әйттем:

 Алай-болай үлеп китсәм, китапларны болай бүлегез: балалар әдәбиятының барысы да кызыма. Әкият китапларының барысы да улыма.

Болар, дәшмичә, аңлап бетермичә, күзләрен мөлдерәтеп карап тордылар да тиз үк минем бүлмәдән чыгып киттеләр.

Ул арада врачлар килеп керде. Карадылар, рецепт яздылар, ниндидер бер укол бирделәр дә чыгып та киттеләр. Хатын аларны озатып йөргәндә ишетәм: балалар бүлмәсендә ыгы-зыгы, дөбердәү тавышы. Урынымнан авырлык белән торып, бүлмәләренә барып керсәм күрәм: балалар, идәндә әүмәкләшеп, тәгәрәшеп, бер-берсеннән китап йолкыйлар, ниндидер китапларны бүлешә алмыйча сугышалар икән. Бүртенеп беткәннәр. Миңа җиңел булып китте, сабыйлардагы эчкерсезлек, самимилеккә сокландым. Беренчедән, алар үлемнең нәрсә икәнен белмиләр, икенчедән, алар «безнең әти үләр» дип башларына да китермиләр. Өченчедән, алар бу турыда бөтенләй уйламыйлар да. Китаплар бүләсе бар вәссәлам. Мин, авыру килеш елмаеп, бүлмәмә кереп киттем, балалар исә байтак сугышты әле.

Терелеп эшкә чыккач, мин бу хәлне кызыклы бер хикәят итеп кафедраның лаборантлар бүлмәсендә сөйләп утырдым. Укытучылар керә-чыга йөриләр иде әле. Гадәти эш көне башланды.

Өйдә дә тынычлык, кичләрен китап укыйбыз, мультфильм карыйбыз. Китап бүлешү турында да сүз юк. Эш атнасы узып та китте. Ә беркөнне миңа кайчандыр безнең бүлектә укып диплом алып чыккан бер ханым очрый. Хәл-әхвәл сорашабыз. Ие, кияүдә, ире прораб, бер балалары бар, үзе китапханәдә эшли.

 Безнең ике бала, дип ялгап алып китәм мин. Безнеке: бер кыз, бер

Ләкин ханым мине бүлдерә, күзләрен зур ачып сөйли башлый:

 И Мөхәммәт абый, чынмы ул? Беркөнне сөйләп тордылар: ну да, бәхете булмаса булмас икән бу Мәһдиев абыйның, дип. Кеп-кечкенә балалары әтиләренең үлемен көтеп, мал бүлешеп сугышалар икән, дип Чынмы шул?

Ник чын булмасын инде, үзем сөйләгән идем бит, кафедрага барып

ХХII

Факультетның партҗыелышы төнге унга кадәр сузылды. Ул елларда без, тарих-филология, журналистика, бер коллектив идек. Һәр җыелыш шулай сузыла безнең. Моның сәбәбен мин аңлыйм: карар проектын кабул иткәндә бит, фәлән-фәлән эшне башкаруны фәлән коммунистка тапшырырга дип, конкрет күрсәтелә. Әнә шул конкретлыктан качу өчен, өч-дүрт өлкән коммунист, проектны «нигездә кабул иткәч», котчыккыч бәхәс ачалар. Ул бәхәс, гадәттә, бер-ике сүзгә бәйләнүдән башлана. Әйтик, карарда «рассмотреть» диелгән булса, теге хәйләкәрләр җыелышта зур активлык белән тавышланалар: «пересмотреть» кирәк; карарда «поручить это коммунисту такому-то» булса һәм ул әлеге өлкәннәрнең берсенә кагылса, алар гөж киләләр: «рассмотреть в рабочем порядке» һ. б. Нәтиҗәдә гел гомуми сүздән генә торган бер документ кабул ителә.

Шундый җыелышларның берсеннән кайтып, ишек яңагындагы төймәгә бастым. Безнең өйдә гадәт: «Кем анда?» дип сорала. Бу юлы сорау бирүче булмады, ишек дыркъ итеп ачылды, хатын шундук кухняга кереп юк булды. Гадәттәгечә, «ай-яй озак тордың» дигән җөмлә әйтелмәде, гадәттәгечә, кулымдагы дипломатны алып, залга узу булмады. Залда балалар телевизор карыйлар иде, алар да каршыга чыкмады. Мин чишендем, киемнәремне алыштырдым, кулларымны юып, кухняга уздым. Өстәл янына килеп утыргач, хатынның чыраена карасам Хиросима өстендәге төтен. Күзләр шешенгән. Димәк, елаган. Ул арада аның кулыннан аш кашыгы төшеп китә (мине ашатырга өстәл әзерли), шуны бөгелеп идәннән алам дигәндә, яулык очы белән эләктереп, плитә өстендәге озын саплы алюмин чүмечне өстерәп төшерә, идән кайнар сөт белән тула. Нәрсәдер булган факт. Мин ашый башлыйм, үзем уйланам: тә-ә-к, дим. Әтисе дә, әнисе дә исән моның. Аларга бер хәл булган булса, ишектән керүемә муеныма асылынып елый башлар иде бу. Димәк, исәннәр. Балалар исән залда үзем күреп чыктым. Минем әти инде утыз җиденче елда ук хәл ителгән, әнине җирләгәнебезгә дә инде ун еллар. Димәк, монда мәсьәлә туп-туры миңа кагыла. Димәк, мин югында моңа бер кеше чылтыраткан. Тә-ә-к. Димәк, хәзер нишләргә? Бер сорау да бирмәскә. Ул бит миннән сорау көтә, ә инде хатын-кызны беләбез: ире кайтышка, аның инде җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова яки Венера Ганиева концерты озынлыгында гына кассетасы булмый калмый. Хатын-кызны беләбез инде: эчендәгесен барыбер озак саклый алмый ул, мин никадәр вакыт дәшмәсәм, аның чыдамлыгы шулкадәр тиз кими. Карт бүре бит мин

Һәм, ниһаять, чәй биргәндә бер чынаякны ялгыш төшереп ватып, минем уң аякны шактый ук пешереп, идәнне яңадан сөртеп, яңадан кулларын юып, яңадан чәй биргәч, хатын түзә алмады:

 Ленинский районнан трамвай белән кайттыңмы?

Ә мин университеттан, «Ленинский сад»тан кайткан идем.

Тә-ә-к. Бер «ачкыч»ны бирде бит бу. Мин бит Кызыл Байраклы Балтыйк флотының бер базасында СНИСта («Служба наблюдения и связи») элемтәчеләр, шифровальщиклар белән, разведчик, контрразведчиклар белән әвәрә килеп, телеграф ленталарыннан чыккан шартлы сүзләрне укып утырган егет яшьлегемдә. Анда бит сигнальщик, флагларын болгап, корабльдән яр буендагы постка шундый хәбәр бирә: «Иванов хуҗалыгына ике тонна ит, егерме өч тартма кефир төятегез. Имза: Ахияшвили». Шифровальщиклар өчен бу текст менә болай ачыла: «Киров» крейсерына бүген егерме өч сәгатьтә командующий вице-адмирал Алексеев килә, рейдны саклау өчен база командующие контр-адмирал Киселёв җаваплы. Имза: флот адмиралы Горшков».

Димәк, мин Ленин районында кич уздырганмын. Дәшмим, чәй чөмерәм. Тагын бер «ачкыч»:

 Квартирасы бер бүлмәлеме?

 Ие, бер бүлмәле. Кызык булып китте. Хатын да җиңелрәк сөйләшә башлады.

 Кооперативныймы?

 Ие, кооперативный (чәй эчәм).

 Синең акчага алындымы?

 Ие, бөтенесен мин түләдем.

 Балагыз күпмелек инде?

Монда бераз уйларга кирәк. Күпме дип әйтергә? Быел армиягә китте, Әфганстанга эләкте дип үк әйтсәм җитди түгел. Ә миңа бу уенны беткәнче җитди итеп алып барырга кирәк. Һәм мин киттем Ычкындым

 Бүген җиде ай тулды. Шуның туган көне иде

Бүтән сораулар бирелмәде. Ә сорау бирелмәү хатынны борчый. Аның сорау бирдертәсе, шуңа җавап биреп, эчен бушатасы килә. Мин исә әле гел чәй эчәм. Шунда ул түзмәде:

 Мине сатмыйсыңмы?

 Ничек итеп?

 Кем чылтыратканын әйтсәм, мине сатмыйсыңмы?

 Нәрсәсен сатасың аның, гел дөресен сөйләгән бит (ну, мин дә явыз инде).

Хатын шунда җиңел сулап куйды һәм миннән «сатмаска» тагын ант сорады. Ант итәргә туры килде, ләкин әйттем:

 Мине бу кешенең кем булуы һич кызыксындырмый, дидем.

Шунда ул ул кайчандыр читтән торып бездә укыган, миңа имтиханнар тапшырган, бераздан укуын ташлаган, ире белән мин исәнләшеп, хәл-әхвәл белешеп йөргән бер хатынның исемен әйтте. Теге хатын безнең өйгә әнә шундый информация биргән:

 Ирең бу минутта Ленинский районда, үзе алып биргән квартирада яшь хатыны янында, баласы янында утыра, дигән

Юләр икән бу үзенең кем икәнен дә әйткән. Гаҗәп Гадәттә, алай булмый.

Иртәгесен кафедрага киләм. Лекцияләр башланырга әле ярты сәгать бар. Гайбәт сөйлибез: бишенче трамвай рәтле йөрми; уникенчесендә дә рәт юк. Җиденче троллейбуска якын да килмә, эченә керсәң сытып бетерәләр, әнә минем пальтоның бер төймәсен бүген ничә кеше эзләп тә таба алмады

Шунда мин иркенләп кафедра халкына (доцентлар, ассистентлар, лаборанткалар) кичәге хәлне сөйлим. Дөресен әйтим: өйдә ни булса, килеп, шул турыда сөйләп бетерүче кеше коллективта бер мин генә идем. Сөйләвемне әсәренеп тыңлыйлар һәм, мин нокта куйгач, бер-ике секунд тын алгач, лаборанткабыз кычкырып көлеп җибәрә:

 И Мөхәммәт Сөнгатович (бездә рәсми дәшү шулай гына иде ул заманда)! Сез бик соңга калгансыз. Ул хатын инде безнең гаиләгә әллә кайчан мондый спектакльне күрсәтте.

XXIII

Ветераннар картайды. Кайда ул элеккеге шау-шулы зур партҗыелышлар? Кайда ул «бергә шаулаган көннәр»? Кайда ул хатынны, балаларны ике-өч көн буе дер селкетеп, җитди чырай белән бер кичне өйдән «партҗыелышка» дип чыгып киткән көннәр

Факультет аерылды, таралды. Руслар китте, тарихчылар китте, журналистлар китте. Кеп-кечкенә бер партоешма булдык та калдык. Инде чираттагы партҗыелыш турындагы белдерүне, партбюро бүлмәсенә бикләнеп, ярты көн буе ватманга матурлап язып утырулар да бетте Бик күңелсез икән ул партиясез яшәү без моны аңлый башладык. Ризалаштык. Әмма ветераннар дулый: кайчан партҗыелыш? Нигә белдерү юк? Нигә сузалар?

Һәм ветераннар, унберенче катка менеп, витриналар, диварлардан белдерү укып йөри башладылар. Ә җыелышлар сирәк

Көннәрдән бер көнне кафедраларның уртак бүлмәсендәге «Белдерүләр тактасы»на кулдан язылган тый-нак кына бер белдерүне кнопка белән беркетеп куйдылар: «Иртәгә сәгать 13.00 дә татар факультеты каршындагы партоешманың җыелышы була.

Көн тәртибендә:

1. КПССның үзгәртеп кору программасының татар факультеты эшчәнлегендә конкрет бурычлары турында.

2. Төрлеләр».

Иң куркытканы, әлбәттә, «төрлеләр». Взносың ничек түләнгән? Гонорарыңнан түләдеңме? Соңга калмадыңмы? Хатының белән ничек яшисең? Татумы?

Соңгысы турында уйлаганда, һәр яшь доцентның йөрәге «жу-у» итә. «Ә «дыруг» мин? дип уйлап куя ул. Дөрес, беркөнне, Ленин бакчасыннан узганда дүртенче курс студенткасы Зөлфияне очратып, аның кайнар кулын тотып сөйләшеп тордым мин. Ләкин дә бит мин ну да, ләкин бит мин имтиханда нибары «дүрт»ле алды бит ул миннән. Мин бит Нужәли, шуны күреп торучы булды икән? Ну, алай булса яндым, беттем, хуш, партбилет, җаныкаем, кызыл кенәгәм Ну, Зөлфия сеңлем! Никләр генә очрадың син минем юлымда? Мин бит, трамвай тукталышындагы ипи кибетенә кереп, хатынга уналты тиенлек «орловский» ипи генә алырга тиеш идем. Ник шул көнне син үзеңнең гүзәл Актанышыңа, Минзәләңә, Азнакаеңа кайтып китмәдең? Менә мин хараплар гына булдым бит»

Ветераннар исә алай баш ватмый.

Әнә теге «сәгать 13 тәге» җыелышка килергә карт коммунистларга хәбәр итмиләр кафедраларның лаборанткалары. Сәбәп: өч көн инде лифтлар ремонтта. Ә без «стоячий барак»ның (күккә ашкан тартма йортларны рус язучысы Виктор Астафьев шулай дип атады бер әсәрендә) унберенче катында. Лаборанткалар гуманлы: картларны кызганалар.

Ләкин җыелыш башланырга ярты сәгать кала, кафедрага ветеран Хатип ага чылтырата (аңа инде сиксән яшь бардыр). Әйе, шулай, сиксәннән артык аңа

 Берәр җыелыш юкмы? дип сорый ул лаборанткадан. Тегесе каушап кала.

 Җыелыш бар, ләкин лифт эшләмәгәч, мин сезгә хәбәр итмәгән идем, ди.

Шунда Хатип ага, дулап китеп, җыелышның сәгать ничәдә икәнлеген ачыклауга «дзың» итеп трубканы ташлап, лаборантканы рәнҗетә.

Ә без әле бу хәлләрне белмибез, җыелышта ялкынлы чыгышлар ясап ятабыз. Фәлән эш эшләнмәгән, фәлән эшне эшләүне фәлән иптәшкә йөкләргә (гадәттә, ул доктор була алмыйча калган берәр иптәш (кандидат, доцент, ассистент), фәлән-төгән дип ду күчереп утырганда, инде җыелышны тәмамлыйбыз дип торганда, ишекне бәреп, Хатип ага килеп керә. Тирләгән, мышный. Ничек инде ул җитәкләгән, ул эшләгән татар бүлегендә аннан башка гына партҗыелыш уздырып яталар? Бу ни хәл бу?

1

Язучы «Ачы тәҗрибә»нең икенче китабын төгәлләргә өлгермәде. Әсәр авторның матбугатта басылып чыккан язмалары, шәхси архивында сакланган кулъязмалары нигезендә безнең тарафтан төзелде. Кайбер язмалар бу тупламга әле дә кертелмичә калды. Г. Х.

Назад