Мөхәммәт Мәһдиев
Әсәрләр. 4 том
Исәнме, Кәшфи абый!
(Повесть)
I
Габделбарый агай нэп чорында Казанда сәүдә эшендә әвәрә килеп алды. Җорлыгы, үткенлеге байтак иде, элек тә шәһәр белән авылны бер итеп яшәде: аз-маз иген дә чәчте, кышын, ат белән килеп, кибетләргә товар да ташыды. Ни хикмәте булгандыр биткә-башка чибәрлегеме, әллә рус телен яхшы ук белүе сәбәп булганмы Габделбарый Казанның Проломный урамындагы1 «Бристоль» номерлары астында хәрчәүник ачты та җибәрде. Җитмәсә, хәрчәүникнең дә исеме алай гади, ямщикларча түгел, ә «Бар» дип атала икән. Анда, имеш, сыра, тозлы борчак, балык, сохари, «Тахил шәрабы», «Алабашлы», «Французское шампанское» дигән ашау-эчү әйберләре бар икән. Нэп чоры беткәнче авылда бер генә хәбәр йөрде:
Барый шәһәрдә «Бар» ачкан
Сөйләүләренә караганда (авыл халкы, шәһәргә баргач, Барый «Бар»ына кереп чыкмый калмый иде), әлеге «Бар»да эчемлектән тыш башка әйберләр дә сатылган. Гәр Хутордан шәһәргә ядрә, ситсы, дары кебек әйберләр алырга барган аучы Җәгъфәр абзый, Барый «Бар»ына кереп, читтән генә карап торган. Биек үкчәле ботинкалар киеп, бит урталарын кызартып бизәнгән, азатлыкка чыккан бистә кызлары, имеш, шыртламалы сумкалар тотып, шул «Бар»га кереп-чыгып йөриләр, ди. Аучы Җәгъфәр үз күзе белән күреп, үз колагы белән ишеткән: бер чибәр кыз килеп кергән дә Барый абзыйны читкәрәк чакырып сораган ди:
Абый, сездә кара борыч юкмы?
Шул мизгелдә Габделбарый абыең, имеш, көләч елмаеп, бөтен эшен ташлап, прилавканың икенче башына киткән һәм болай дигән:
Сеңлем, миндә кызыл ефәк шәл бар.
Кызый каушап калган, әмма ефәк шәлне сатып алган, ди. Аучы Җәгъфәр бер почмакта утырганда, Габделбарый абзый әнә шулай, әштер-өштер китереп, әллә ничә кызга һич тә соралмаган товар сатып җибәргән, ди.
Нэп бетүгә, Габделбарый абзый авылга кайтып төште таза, кызыл муенлы, кысык күзле иде крестьян эшенә тотынды. Күпмедер вакыттан соң шәһәрдән авылга бер җыр кайтты.
Кайтты гаиләне кайгырта башлады. Колхоз оешуга, беренче булып язылды, үсеп килә торган малае Кәшфине ШКМга2 бирде. Кәшфи ШКМ тәмамлаган көннәрдә генә колхозга район вәкиле килеп төште. Ташлытаудагы трактористлар курсына авылдан бер егет кирәк иде. Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына, ди китап. Бөтен авылга зур хәбәр таралды: Габделбарый малае трактористлар курсына китә икән. Авыл дерт итте: дөньяда моннан да зур уку, зур вакыйга булу мөмкин дә түгел иде.
Тракторның мифик куәте турындагы легенда утызынчы елларда, ул машина әле авылга үзе кергәнче үк килеп җитте. Башта җыр булып: утызынчы елларда сәхнәдә концерт куелса, трактор турындагы җырны җырламый калмыйлар иде. Бигрәк тә мәктәп балалары, кулларын алга сузып, берсе артыннан икенчесен куыштырып, әйләндереп җырларга яраталар иде.
Сәхнәдә генә түгел, трактор халык теленә дә шулай куәт иясе булып килеп керде. Крестьян агай, телен шартлатып, «Трактор сука бабай, ерак тор» дип әйткәләп куюны гадәт итте. Кайсыдыр бер язны утыз дүртенче елнымы икән, басу түренә, җир селкетеп, трактор килеп туктады. Авыл халкы эш ташлап шунда чапты. Трактор тирәсендә кара комбинезон кигән, куллары-битләре кара майга буялган таза өч егет кайнаша иде. Язгы дымга бүртенеп яткан җир өстенә янган керосин исе таралган, трактор эшләгәнгә, йомшак җир өсте дерелдәп утыра иде. Колхоз җитәкчеләре әлеге кара егетләр белән байтак сөйләштеләр, тагылма сукаларны көйләшкәндә, үзләре дә майланып беттеләр, әмма, тимер тарткычларын чыкырдатып, җиргә дүрт сөрән батырып кузгалып киткән бу гыйфрит артыннан бөтен кеше сокланып карап калды. Халык кичкә кадәр таралмады: җир һаман актарыла, күперә, сөргән җир ишәя бара иде. Тракторны туктатмадылар, колхоз идарәсен караучы Маһибәдәр түти чиләк-көянтә, төенчекләр белән кайнар аш, ипи, сөт күтәреп килде, өч кара егет чиратлап, кара җир өстенә утырып, майлы куллары белән кайнар ит сыпырттылар, сөяк кимерделәр, калын күмәч телемен умырып, сөт ашадылар. Болар серле, сүзсез егетләр иде, аларны МТСлы күрше авылдан, диделәр, аларга кичкә бик яхшы фатир табарга, фатирларына ит, бал, күмәч кебек ризыклар җибәртергә, мунча яктырырга кирәк иде. Халык, үзенә хас беркатлылык белән, тракторист көн саен мунча керергә тиеш дип уйлый иде. Кешеләр басудан караңгы төшкәндә генә таралдылар.
Сөрелгән басу уртасыннан яланаяк атлап, иң соңыннан кайтып китүче малай Кәшфи иде.
Ике кулың белән рәхәтләнеп ит ашыйсың, бал-май эчендә йөзәсең килсә, әнә шундый ак эшкә өйрәнергә кирәк, диде Габделбарый агай Кәшфигә. Кара эшне аны мәнди анасы да булдыра
Малай инде болай да тормыш юлын хәл иткән иде.
Кәшфи ата-анасына бер генә һәм үтә кадерле бала иде, аны Ташлытауга тракторчылар курсына бик зурлап озаттылар. Колхоз идарәсенең карары буенча, әгәр Кәшфи әйбәт укып барса, аның өчен әнисенә ун хезмәт көне, Кәшфинең үзенә аена өч тәңкә акча түләнәчәк иде. Бер-ике ай буе Ташлытаудан хат-хәбәр генә килеп торды:
«Зәнәтиеләр бик авыр, инде кәлинвалларны өйрәнеп беттек, хәзер карбюратор белән магнето өйрәнә башлыйбыз»
«Фатирда торабыз, бәрәңге пешерә торган чуенның эче кечерәеп бетте, әти, килгәндә, икенче чуен алып килсен»
Өч айдан, ял көнгә дип, Кәшфи үзе дә кайтты. Күрше-тирә, аларның чиста зур өйләренә җыелып, идәнгә утырды. Көзнең яңгырлы, караңгы киче иде, җылы чиста өйдә әңгәмә корылды. Хәер, Кәшфи генә сөйләде:
Цилиндрның берсенең поршене аска төшкән вакытта, газ ачылып китә дә, шуңа баетылган ягулык килеп керә. Ул инде бөркелеп газ булып килеп керә. Шуңа эсвичәдән очкын эләгүгә, теге газ гөлт итеп кабына да, киңәеп, поршенны этә башлый. Теге поршен кәлинвалга тоташкан. Кәлинвалны әйләндереп куюы була икенче цилиндрның газы ачыла. Аннан карбюратор аркылы тагын газга әйләнгән май бөркелә. Аңа тагын ут кабына
Крестьян агайлар, аңларга тырышып, авыз ачып утыралар.
Кәшфи кыза:
Ә узган ел имтихан вакытында беләсезме ничек булган? Кәмиссия председателе сорый икән Мәтәскә егетеннән безнең күрше Сәрвәр тәтәнең туганы ул, сез аны беләсез, шуннан сорый икән: Әгәренки, ди икән бу председатель, әгәренки, дип әйтә икән, трактор пулный хут барганда аның магнетосы өзелеп төшсә, дип әйтә ди, аны тракторның кайсы тәгәрмәче таптар?
Кәшфи бәхетле чырай белән күршеләренә карый. Әмма берәү дә җавап бирә алмый. Кәшфи һаман шатлана. Мич буенда утырган әти-әнисенең дә шатлыгы-бәхете эчләренә сыймый. Агай-эне өстендә Кәшфи тилгәннәр булып оча:
Белмисезме? Белмисезме? Менә Мәтәскәнең Гаптери шуның белән харап булган да инде. Ул әйткән: арт тәгәрмәче таптый, дигән.
Кәшфи тирән мәгънәле, мыскыллы елмаю белән агайларга өстән карый. Берәү дә каршы килми, Кәшфи үзе һөҗүмгә күчә:
Арт тәгәрмәчеме? Артмы?
Берәү дә дәшми, Кәшфи аның саен бәхетле.
Һәм ул, мең сумлык отышлы билетны тартып чыгарып салгандай, тантана белән әйтә:
Магнето төшеп калгач, трактор бара аламыни, наданнар! Лып туктый бит ул!
Кәшфи, авылны дер селкетеп, бер тәүлектән соң китеп барды. Егетләр, малайлар арасында кәлинвал, карбюратор, эсвичә, магнето, радиатор дигән нәкъ биш сүз Кәшфи истәлеге буларак отылып калынды.
II
Май аеның кояшлы бер көнендә, Ташлытау МТСыннан Гәр Хуторга билгеләнгән «НАТИ» тракторына утырып, авылга Кәшфи кайтып төште. Трактор дөнья селкетеп урамнан узды да, Габделбарый агайның тавык үләне баскан капка төбенә килеп, кинәт туктап калды. Әтәчләр куркыныч команда бирделәр, тавык халкы, кыраклап, бәрәңге бакчасына тайды, этләр капка астыннан гына торып гайрәт чәчеп алдылар. Кәшфинең әти-әнисе ишегалдында йөгерештеләр, Габделбарый агай хәтта, түр тәрәзәне ачып, тәрәзә төбенә патефон китереп куйды. Андыйның рәтен белә торган кеше шул! Трактор двигателенең лепелдәгәненә пластинкадан җыр кушылды:
Кәшфи, «НАТИ»ның рулен тоткан килеш, горур кыяфәттә утырды. Төшмәде. Әле трактор тирәсендә бала-чага гына иде. Бераздан олылар җыелды. Кеше шактый җыелгач кына, Кәшфи тракторын сүндерде һәм өстә утырган килеш сөйләп китте:
Юк, крәчин мае гына җитми. Аңа әле аптул (автол) да кирәк. Крәчин маен аптул белән бутыйсың (бөтен халык әсәренеп, куркынып, күрше Чулак Абдулга карап алды, ул да трактор каршында тора иде). Шул аптул кушкач кына, ягулык була ул. Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки, крәчин үзе генә булганда, цилиндрның поршеннары бер-берсенә ышкылып, ашалып бетәрләр иде, и һәм дә, зазор ясалып, трактор бөтенләй эштән чыгар иде. Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки, аптулны кушып яндырганда (халык яңадан дерт итеп Чулак Абдулга карап ала) экономия дә була, и һәм дә трактор поршеннарына да йомшакка килә. Ни өчен дисәң, аның өчен чөнки
Трактор көн-төн эшләде. Басу түрендә берөзлексез гөрелте торды. Март-апрель айларында колхозда бик күп атлар кырылган ел иде ул. Язга бик ябык чыктылар да ташу вакытында күтәрәмгә калдылар. «Ат күтәрү» дигән яңа мәшәкать барлыкка килде. Яткан атны торгызып, корсак астына ызма3 тыгып, күтәреп асып куялар. Әмма ачлыктан йөгенгән атны ызма гына коткармый. Ат бер йөгенсә, алга бара алмый, үлә. Шулай атлар кырылды. Ташлытау юлындагы бер коры елгага ат үләксәсе ташыдылар. Үләт зираты дип аталган ул урында апрель аеның күген козгын, карга басты. Тегендә дә, монда да, тау булып күпереп, ат гәүдәсе ята иде. Авыл халкы шомга төште. Узган-барганда карап торалар иде: козгын атның яңагына куна да артка чүгә һәм, кинәт алга түнеп, күзен чукый. Иң беренче эш итеп күзен ала. Шуны тәмләп ашагач, мактанган сыман, «Коңкъ! Коңкъ!» итеп аваз сала, бу тавыш, җилсез көнне авылга ишетелеп, җанны өшетә иде.
Трактор боларны оныттырды. Кәшфи көндезге сменада эшләгән көннәрдә, кичләрен алар капка төбендә кечкенә генә җыен була иде. Габделбарый абзый андый кичләрне бәхетенә чыдый алмыйча тәрәзәсен ача, патефонын бора һәм пластинка куя иде. Тәрәзәдән кичке урамга моң сибелә. Ул була йә Галия Кайбицкая моңы, йә Фәйзулла Туишев кына уйный ала торган «Кәләү Гайшә», йә булмаса «Урамда буран» Ә Кәшфи сөйли. Әллә ниләр сөйли.
Узган ел Мөндеш басуында, беләсезме, нинди хәл булды? Бер тракторны тракторисы-ние белән җир йотты
Халык дерт итә, Чулак Абдул йөткереп ала, тәмәке төрә башлый, ә Кәшфи сөйли бирә.
Аның өчен чөнки, ул җир куышына туры килгән. Трактор авыр ул бит әллә ничә тонна, ә теге урынга, җир яралганнан бирле, андый авырлыкны спытайть итәргә туры килмәгән. И һәм шунда баткан теге егет. «НАТИ» белән. Аста күл икән. Җир асты күле. Казаннан килеп тикшерделәр учуныйлар. Аның өчен чөнки, тракторны МТС чутыннан списәйт итәргә кирәк. Аңа акте кирәк. Ә актегә МТС бухгалтеры кул куймый. Трактор өчен чөнки ул җавап бирә. Ә егет әти-әнисенә бер генә малай булган.
Агай-эне шым калып тыңлый.
Ә узган ел зәб сукасында ничек булды? Көек елгасының ярын күргәнегез бармы? Төнге сменада эшләгәндә, Мәтәскә Гаптери нинди сырамга калды? Руль тоткан килеш йоклаган бу. И һәм нәрсә булды дип уйлыйсыз? Аның өчен чөнки, кеше шулхәтле ияләнә трактор гөрелтесенә, инде ул аның тавышына рәхәтләнеп йоклый ала. И һәм Мәтәскә Гаптери йоклап китә. Каграз бер кыз янында кич уздыра бу, сменага чыгар алдыннан теге төнне йокламаган була. Аның өчен чөнки, йокламасаң, трактор тавышы гел оета гына. Вәт шул. Көек елгасының ярына килеп җиткәндә генә уянып китсә текә ярга ярты метр. Гаптери сикерә җиргә. Трактор оча. Гаптери әле һаман аңына килә алмый, аның өчен чөнки, трактор юк, и һәм Гаптери берүзе. Ярдәмчесе килеп җитә вагоннан чыгып. Гаптеринең авыз ачык, ди, үзе берни дә әйтә алмый, ди.
Шактый торгач, теленә килгән бу. Көлә, ди. Куркудан. И һәм әйтә дә:
Алла, текә, ди икән.
И һәм шуннан соң Гаптеринең үз исеме бетте. Аны хәзер бөтен МТСта Гаптери дип түгел, «Алатәкә» дип йөртәләр. Аның өчен чөнки, ул шулай дигән:
Алла, текә, ди икән.
Кәшфи ул елны җәй буе шулай аудитория тотты. Авылда укымышлы бердәнбер егет аучы Җәгъфәрнең олы улы Гадел бар иде, әмма ул җәйне, авылга кайтып, Гадел берәүне дә шаккатыра алмады. Чөнки үзенең тракторы белән Кәшфи барлыкка килгән, дөньяда трактор гына һәм Кәшфи генә бар иде. Әллә нинди институтта укып йөргән, авыл урамыннан велосипедның рулен тотмый уза алучы, әтисе белән печән чабарга урманга кергәндә, чалбарының арт кесәсенә (авыл халкы: аһ! чалбарының артында кесә бар!) блокнот белән авторучка (үзе яза торган!) кыстырып йөрүче, авылга кайтканда бер кулына чемодан, икенче кулына китап тотып, әкрен генә атлап, укый-укый урамга килеп керә торган, ә кайвакыт, әйберләрен салып кайтырга ат туры килгәндә, авылның йомшак хәтфә чирәмле тыкрыгына кул-аяк белән тәгәрмәч ясап, гәүдәне мәтәлдереп кайтып кереп халыкны шаккатыра торган Гадел пүчтәк нәрсәгә әйләнде дә калды. Авылда трактор һәм Кәшфи генә бар иде. Трактор эшли иде. Трактор вакыйга иде. Трактор хәтта эшләмәгәндә дә вакыйга иде. Андый көннәр дә булды. Мәсәлән, беркөнне. Трактор ындыр артында гына сүнде дә туктады. Кәшфи сменасы иде. Сүнгән трактор янына халык җыелды. Кәшфи үзенең ярдәмчесе белән, майга батып, тегесен сүтеп карады, монысын сүтте. Колхоз председателе тыз-быз килде, нервланды, сугу вакыты иде, тракторны молотилкага көйләү өчен кырдан әвеслеккә күчерү моменты иде. Кәшфи дәшмәде, көне буе актарынды. Халык та таралмады. Үч иткәндәй, әбәткә дә кайтмыйча көтеп утыручылар булды. Габделбарый агай кызыл ашъяулык белән төргән бер савыт аш та алып килеп карады, әмма Кәшфи эндәшмәде. Кызыл ашъяулыкны майлы кулы белән этеп кенә җибәрде. Председатель, кибеткә барып, «Пушки» дигән иң кыйммәтле папирос алып килде. Кәшфигә тәкъдим итеп карады, әмма Кәшфи аны да майлы кулы белән читкә этәрде.
Көтү кайтыр алдыннан гына «НАТИ» төчкереп җибәрде, Кәшфи йөгеренде: тракторның бер алдына, биш артына төште. «НАТИ» аның саен ышанычлырак гөрелди иде. Габделбарый агай йөгереп килеп җитте: кулында һаман теге ашъяулыкка төрелгән савыт белән аш иде. Кәшфи, йөгереп йөрешли, елмаеп, әтисенең ашъяулыгын кире какты һәм, председатель янына барып, «Пушки» пачкасыннан берне алды. Әтисе барында Кәшфинең мондый хәрәкәте әлегә беренче тапкыры иде Әмма әтисе бәхетле иде.
«НАТИ» өстенә менеп атлангач, Кәшфи кечкенә генә нотык тотты:
Менә кырык ат көчле шушы машина бүген көне буе тик торды. Ни өченме дисез? Аның өчен чөнки, машина ул бик нәзберек. Сез карамагыз, шту ул кара майлы тимердән тора дип. И һәм авыр, тупас дип. Ул, аның өчен чөнки, гел кеше организмы кебек. Менә аның карбюратырыннан ягулык килә торган каналы бар. Диаметры бер миллиметр. И һәм шунда бер арпа кылчыгы кергән. Ничәмә-ничә тонна авырлыгындагы, кырык ат көчле шушы куәт иясен әнә шул бер кылчык көне буе эшләтмичә тотып торды. Аның өчен чөнки, кеше организмы да шулай: күзеңә арпа кылчыгы керсен әле. Эшчеме син? Синнән ул көнне тулык бармы?
Кәшфи ул кичне, шәһәр алган полководец ролендә, капка төбендә чыгыш ясады:
Шул арпа кылчыгын тапмасаммы? Һи-и-и Ничә ат көче ул, белдегезме? Тракторның холкы нәкъ кеше холкы. Әнә Мәтәскә Гаптери. Быел «ХТЗ»да эшли. Подшипникларын каты тарткан. Белем җитмәгән. Кабыза алмый. Алдан әйләндергән вакытта, руль кирегә сугып нишләтте? Сул кулын шартлатып сындырды. Главный инженер әйтә: подшипникларын шулкадәр каты тарттырган, ди, әгәр кулына тимичә, башына суккан булса, малаеңа ясин укытасы булыр иде, ди. Аның өчен чөнки, тракторны яратып тотарга кирәк. Адәм баласы кебек итеп.
Ул җәйне Кәшфинең һәм әтиләренең кәефен җибәрерлек тагын ике вакыйга булды. Каты сука вакытында, эшнең иң кызу вакытында, Кәшфи тракторының да подшипниклары эреде. Авыл телсез калды: нәрсә ул подшипник, ничек эри ул? Авылга яңа сүзләр керде: баббит һәм подшипник тарттыру.