Кичен капка төбенә җыелган ирләр арасында өр-яңа тема күтәреп болай сөйләде:
Безнең тәрбия дөрес түгел ул. Без балага кычкырабыз, җикеренәбез. Сугабыз да. Әнә японнар. Алар балага берни әйтмиләр. Бала өйдә теләсә нәрсә эшли: гөлләреңне йолка, чынаяк вата аларда әйбер әйтелми. Бала үсә төшкәч үзе аңлый. Әнә минем Габделхәмитнең малае. Яңача тәрбиялиләр. Шулкадәр тере бала. Һич кенә дә тик тормый. Шулай кирәк, японнар акыллы халык алар. Аларның эшләгән транзисторларын гына кара син: бишенче каттан асфальтка ыргыталар икән, шайтаным да булмый. Ә телевизорларын
Шулвакыт ул эчтән ыңгырашып куя, ләкин кешеләргә белдерми.
Берәр атнадан исә күрше хатыннары сизәләр: Исламгалиләрнең түр тәрәзәсендәге яран гөлләр гел кими, гел сирәгәя. Исламгали агай исә һәр кичне «японча тәрбия» турында «лекция» сөйли. Агай-эне, яңа тема бит, рәхәтләнеп тыңлый.
Әти-әнисен бик тә, бик тә көткәндә, инде ике атна тула дигәндә, Исламгали агайның өендә инде телевизор, күкеле сәгать, кырыну машинкасы, электр чәйнеге, зур көзге ватылган, исән калган ике чүлмәк яран гөле мич башына мендерелгән, кухня якка чыга торган аралыкка яшелчә бакчасының рәшәткәле капкасы кертеп сөялгән һәм хуҗа хатын, японнарны каргый-каргый, кергән-чыккан саен шул капканы күчереп куеп иза чиккән көннәр иде
Шулай да беркөнне малай кухняга уза алды. Һәм дәү әнисе күрмәгәндә генә кулына шырпы кабы эләктерде. Исламгали агайның нервлар актык чигенә кадәр тартылган иде, күрше-тирә инде бу бәләкәй афәтнең болар хуҗалыгына күпме зыян салганын чамалый да иде, җитмәсә, күрше Хәерниса иртә белән радиодан көлкеле бер тапшыру тыңлаган да кичке капка төбе «җыелыш»ында шуны сөйләде.
Әй, дим, ну шушы Казанның тапшырулары. Кем булды икән ул, танымадым, әллә Равил Шәрәфиев инде, әллә Ренат Таҗетдинов. Әллә Ирек Баһмановмы? Мин, үзләрен күрмәгәч, тавышларыннан аера алмыйм. И дә кызык итеп сөйли инде. Бер малайны, ди, Таҗикстаннан монда, Казанга алып кайтып әби-бабасына калдырганнар. Җәйне, дигәннәр, сездә торып торсын, безнең монда, дигәннәр, җир тетри, бала куркып бетте.
Шуннан соң, берәр ай узгач, әби белән бабай Таҗикстанга хат язганнар ди: «Малаегызны кайтып алыгыз, безгә сез лутчы җир тетрәүнең үзен җибәрегез», дип әйтеп әйткәннәр, ди
Исламгали агайдан башка барысы да хахылдап көлә.
Нәкъ унбиш көн үткәч, японча тәрбиянең нәтиҗәсен карарга авылга ак «Волга» кайтып төште. Әмма урамнан тыкрыкка таба борыла алмады. Техника бензовоз, сөт машинасы, аммиак сыекчасы ташый торган машиналар тыкрыкка бөялгән. Һавада кисәү, көйгән салам, тагын әллә ниләр исе. Урамда тынлык. Кешеләр төркем-төркем җыелганнар. Сөйләшмиләр.
Профсоюз Габделхәмит машинасыннан чыкты, арткы ишекне ачып, кулыннан сак кына тотып, чибәр бер ханымны чыгарды бу инде, бер дә шиксез, теге бәләкәй ташбашның әнисе иде, сак кына атлап техниканы әйләнеп уздылар да үз капкаларына таба юнәлделәр. Капка төбендәге эскәмиядә милиция формасы, хәрби форма кигән ике-өч кеше нәрсәдер яза, сораша, киңәшә иде.
Шыр ачык урыс капка аша ишегалдына карагач, профсоюз Габделхәмит имәнеп китте: бәрәңге бакчасының түренә тезеп, бурап салынган келәт, корт өе, ак мунча урынында кисәү өеме пыскып утыра, ишегалды ермачланган, урыс капканың бер баганасы төптән кырт өзелгән, бер торык койма ауган, бөтен әйләнә-тирә су, кисәү, изелгән балчыктан тора иде. Халык ни гаҗәп янгын турында түгел, Исламгали агай турында сөйли иде. Келәт артында чытырдап ялкын күтәрелүгә, урамда кычкыра башлаганнар: «Пужар, пужар!» Шунда Исламгали агай ишегалдында, киләп сарып, гел йөгереп йөргән. Нәрсә эшләргә белмәгән. Хатыны Рәшидә шундук оныгын күтәреп алган, икенче кулына иренең орден-медальләрен таккан пиджагын эләктергән дә торып йөгергән, күршеләргә кереп, шуларның бурабзарына качкан, Исламгали агай исә, янып яткан келәткә кереп, нәрсә алырга белми аптырап торгач, майланып, балавызланып беткән бер иске бишмәт тотып, авыл башына чыгып йөгергән. Каралты-кура янып беткәч, аны җитәкләп алып кайтканнар. Бишмәт дигәннәрен таныганнар: кырык бишенче елны киеп кайткан солдат бушлаты, ди. Элек яшел төстә булган, ди. Мин моны белеп эшләмәдем, дип әйткән, ди.
Шул көнне авылда «Япон Яһүдин» дигән яңа кушамат туды. Халык, Тукай әйткәнчә, шагыйрь шул: «Япон Исламгали» диелергә тиеш иде дә бит, юк шул, халык сүзнең поэтик яңгырашын күңеле белән тоеп алай итмәде, кушамат өчен аның фамилиясен файдаланды. «Япон Яһүдин» бу инде яңгырый.
Йомшак җылы муенлы, аяк-куллары чебиләгән бәләкәй ташбашны ул көнне кич кире үз оясына Казанына алып киттеләр.
Теге каралтыларның страховкасы бар иде, аннан байтак чыкты, тагын профсоюз малай белән профилакторийда баш врач булып эшләүче килен байтак ярдәм иттеләр. Хәер, теге каралтылар тузган, аларны барыбер яңартасы бар иде инде.
Шулай да Исламгали агай бу вакыйгадан соң җитдиләнеп калды. Аның күңелендә күпмегәдер юмор үлде. Шулай, шулай, дип уйланды агай. Шулай Габделхәмит менә ничә ел инде ашау-эчү әйберсен ничек юнәтергә, транспорт каян табарга, фатирны ничек ремонтларга, врачка ничек эләгергә дигән тормыш мәшәкатьләреннән азат. Аның бөтенесе әзер, транспорты баскыч төбенә килә, врачка чакырып алалар, ашау-эчү әйберсен кухнясына китереп китәләр. Ул моны үзе белми дә. Шулай, андый тормыштагы кешенең чынбарлыктан аерылмый хәле юк. Ул бит инде синеңчә булып уйлый алмый. Баш миендәге андый күзәнәкләр аның инде үлгән була. Хәер, аның гаебе дә түгел инде ул. Әнә Хәерниса сөйли: олы кызы Энҗе фатир сораган вакытта шәһәрдәге зур кеше исеменә болай дип гариза язган. «Уңай шартлары булмаган бер бүлмәле квартирада ирем белән бергәләп ике бала үстерәбез. Үзем кандидатлык диссертациясе язам. Мондый шартларда, үзегез аңлыйсыз, фән белән шөгыльләнеп булмый». Шул гаризасын больницаның баш врачына күрсәткән. Баш врач акыл иясе кардиолог, гаризаны укып чыккан да, кызыл карандаш алып, андагы ике сүзне шыгырдатып сызган: «үзегез аңлыйсыз». Энҗенең аптырап карап торуына каршы ул әйткән:
Син аның үзенең нинди шартларда яшәгәнен күз алдына китерәсеңме соң? дигән. Ул, дигән, синең шартларыңны берничек тә аңлый алмый. Гаризада, дигән, бер генә артык сүз дә булырга тиеш түгел. Гариза ул, дигән, кешенең йөрәк тибеше. Ә йөрәк эшчәнлегендә бер генә дә артык тибеш була алмый
Шулай, бу вакыйгадан соң Исламгали агай үз эченә батты, уйчанланып калды.
Габделхәмит исә әлеге вакыйгадан соң ярты ел буе авылга кайтмады. Дөрес, ара-тирә хатлары килә иде. Мәшәкате булган икән, соңгы хатыннан шул аңлашылды:
«Көннәр эчендә чираттагы ялымны алырга уйлыйм Моннан өч атна арттан яңа квартирага күчтек, дүрт бүлмәлегә Әле ун көн генә арттан туйда булдык: минем шефның малае гаилә теркәде»
Исламгали агай хатны кат-кат укыды һәм укыган саен үзенең наданлыгын ныграк сизә барды. Утызынчы елларда ул башлангыч мәктәптә, аннан ТБУМда укып йөргән иде: иллә дә туган телгә өйрәтмәгәннәр икән аны укытучылар ул елларда!
Менә бит хәзер ничек сөйләшәсе икән. Менә бит культуралы кеше ничек шәп сөйләшә ул. Һай, һай, һай, һай Идрит-кудрит
II
«Әгәр бүгенге заманны күрсәтәсең икән син инде алдашма һәм кешене ничек бар, шулай сурәтлә».
М.Горький. «Фома Гордеев»
Утыз алтынчы еллар тирәсендә Хәерниса кинәт кенә җиткән кызга әйләнде дә берьюлы күп егетләрнең күзенә чалына башлады. Мул гына күкрәкле, янбашлары түгәрәк, дымсу иренле бу кыз, көннәрдән бер көнне, кемнән күреп-өйрәнептер, кашларын кырып җибәрде дә ай урагы кебек кенә сызыклар сыздыртты. Тормышлары бик үк мулдан булмаса да, кызый матур булып тулды, башка кызлар куеп йөри торган ясалма мамык күпертмәләр бер җиренә дә кирәк булмады. Егетләрнең эченә иң көчле ут салучылардан иде ул. Аның белән кичке якта уенга барганда-кайтканда егетләр бөтенләй телдән кала иде. Ни хикмәт авылдагы йөзләгән кыз белән ике дә уйламыйча сүз сөйләшә алган егетләрең Хәерниса белән очраштымы каушыйлар, тыннары буыла. Бигрәк тә узышлый Хәернисаның битеннән кершән-вазелин исе бәрелеп калса егетләр бетә, сукырая, сөртенә. Ул вакытта тракторда эшләүчеләрнең дәрәҗә зур иде. Хатын-кызларны да трактор курсларына ала башладылар. Авылдан тракторга киткән өч кызның берсе Хәерниса иде, болардан кышкы курсларда вакытта ук хәбәр килде: әти-әниләре аларга язгы сабанга чыккан көнгә кызыл кыекча яулык юнәтергә тиешләр икән, шунсыз тракторга утырып колхоз басуына чыгу яз көне бер дә килешмәячәк икән. Хәернисага анысын да юнәттеләр. Апрельнең мул сулы, ташу ташыган, боз өстендә ут җибәргән, кичтән әтәчләр кычкырган җир исле җылы төннәрнең берсендә ялга кайткан Хәернисаны тыкрыкта тракторист Исламгали туктатты. Сөйләшә алмады, кызның дәрт тулы гәүдәсен якын килмәгән көе тойды, теге исерткеч кершән исе килеп бәрелеп тынны буды. Шулай да Исламгали кыш буе әзерләнгән батырлыгын беренче мәртәбә эшкә җикте: кулындагы кечкенә генә төргәкне кызыйның кайнар уч төбенә салып учын йомарлатты да үзе куркуыннан кире якка таба торып йөгерде. Кызлар янында гомергә куркак булды Исламгали. Югыйсә су буеннан менгәч, гадәттәгечә, капка төбенә өелгән бүрәнәләр өстендә гармун белән утырасы бар иде әле. Хәерниса әлеге кечкенә төргәкне өенә алып кайтты, мунчага кереп, андагы җиделе лампаны яндырып карады: төргәктә кысып чыгара торган хуш исле вазелин һәм язу кисәге иде. Яңалиф хәрефләре белән бер дә хатасыз матур итеп анда болай язылган иде: «Хәерниса, минем сиңа сөйлисе сүзләрем бик күп, минем акчам да бар, йорт-җиребез дә таза, менә сиңа миннән бүләк: алтмыш биш тиенлек вазелин. Алла боерса әле тагын булыр. Исламгали. Укы да ертып ташла».
Шул язны эшкә авылга кайткач, беренче атнада ук авылда кинәт бер хәбәр таралды: төнге сменада ялгыз калып эшләгәндә, Хәернисаны харап иткәннәр. Бу хәбәр яшь егет Исламгалинең саф йөрәгенә кара кан булып урнашты: Хәернисаны харап иткәннәр Хәернисаны харап иткәннәр Иткәннәр
Хәернисаны харап иткән егет күршедән генә иде: мир көтүе көткән Сәмигулла. Куе кашлы, түбәнгә юнәлгән карашлы, зур ашаулы. Укый-яза белми, мәктәпне яратмады, ат җигеп эшләде, ирсез йортларның атлы эшләрен карусыз башкарып килде, эш беткәч, аш-суга чакырып утыртканда карусыз гына ике-өч тәлинкә токмачлы аш, бер-ике тәлинкә майлы коймак, яшел суган турап, коштабак түбәләмә әзерләнгән бәрәңге боламыгын «ә» дигәнче җимереп бирә, эшләгән өчен акча өмет итми, ашаганы өчен рәхмәт әйтми торган бер адәм иде. Беренче тапкыр Ташлытау военкоматына каралырга баргач, авыл егетләре аның турында әллә ниткән хикмәтле хәлләр сөйләп бетерделәр. Юктыр инде, арттырып сөйлиләрдер. Имеш, анадан тума чишенеп, военкоматның комиссия залына килеп керсә ак халатлы, ак калфаклы фәрештә кызлары өстәл буйлап тезелеп утыра икән, бөтен егетләрнең тәнен карыйлар, тикшерәләр, нидер язалар икән. Авылдаш егетләре шунда кыенсынып, җыерылып, куырылып беткәннәр, салкынча зур бүлмәдә бөтенесенең каушаудан, кыенсынудан култык асларыннан юл-юл булып тир ага икән, ә Сәмигуллада бөтенләй икенче кәеф туган. Сөйләүләре чын булса, шәфкать туташларының берсе аның корсагына шул вакытта тулы чүмеч белән бозлы су койган, ди. Военкоматтан чыккач та Сәмигулла егетләрне таң калдырган: авыл егете, бичара, үз оясында гомер буе токмачлы (ул елларда умачлы) сөтле аш ашый, тары өйрәсе, борчак чумары ашый. Ит салганда да гел токмач йә ярма, ә Ташлытау ашханәсендә моңарчы комиссия торып йөргән егетләр сөйлиләр иде җелегеңә үтәрлек хуш исле борщ (каймак салып бирәләр), әчкелтем щи, өстендә тәңкә-тәңкә май йөзеп йөри, әллә ниткән «солянка» дигәннәре ашап туйгысыз, ди. Камыр ашы белән унсигез ел буе киңәйгән, нәрсәдер җитмәгәнен сизгән, ләкин әле аңламаган авыл гәүдәсе, ашханәгә керүгә, Сәмигулланың баш миенә буйсынудан туктаган. Ашханәдә исерткеч тәмле кәбестә ашы, кыздырылган котлет исе икән.
Сәмигулла дүрт тәлинкә щи, ике солянка, ике тәлинкә борщ ашаган, «кәтлит»не биш «пурсы» алган.
Әмма Хәерниса фаҗигасен авыл халкы аңа гафу итә алмады. Дәшмәгән кешенекен кем белсен көннәрдән бер көнне авылга хикмәтле исемле бер кеше килеп төште, җилкәсеннән биленә кыеклап аскан, чын күннән эшләнгән кызгылт-чия сумкасы бар иде, моны авыл-колхоз җитәкчеләре «Оргнабор» дип аңлаттылар. Мәгънәсен беркем дә аңламады, әмма бу кеше янына иртәгәсен Сәмигулла килеп җитте. Сумкалы кеше «Казмашстрой» дигән зур төзелешкә эшчеләр туплый икән, хезмәт хакы әйбәт, эшчеләр өчен ашханә бар (Сәмигулла, щи, борщны күз алдына китереп, мул гына итеп төкерек йотып куйды), «семьюм» килгәннәргә баракта аерым бүлмә бар икән. Дөрес, Сәмигулла «барак» сүзен ишеткәч, бераз каушап калды, ул кечкенә вакытта читтә йөреп кайткан кешеләрдән бу сүзне ишеткәләгән иде, ләкин анда, уртада, «д» авазы бар иде кебек. Сумкалы кеше әйтте, бу, диде, зур төзелеш, илебез оборонасын ныгыту өчен, шуңа күрә, диде, «действительный» хезмәткә китүчеләргә «бронь» бирелә, диде. Сораша торгач, Сәмигулла монысын да аңлады.
Икенче көнне ул Хәернисалар өенә барды, бер сүз дәшмәде, кызның әтисенә сумкалы иптәш биргән кәгазьне күрсәтте.
Алар төянеп чыгып киткәндә, ярты авыл елады. Бичара, бөтен авыл егетләренең күз явын алган Хәернисаның битенә тут төшә башлаган иде инде.
Йә инде, колхоз идарәсен әйтериең, теге төнне тракторга су, май илтергә нигә инде Сәмигулланы чыгарырга? МТС бригадирына нәрсә әйтәсең? Кап-кара басуда, болытлы кап-кара төндә унсигез яшьлек, язгы җир, күктәге язгы болыт кебек тулган бер кызның ничек үзен генә сменага чыгарырга?
Хәерниса киткәч авыл тынды. Алар кайтып йөрмәделәр, кемдер әйтте, аларның, имеш, кызлары туган икән. Чыннан да, баракта яшиләр икән.
Сәмигулла сугышлар, тагын әллә ниләр күреп, озак йөреп 1946 елда гына кайтты. Аңарчы хатыны Хәерниса һәм кызы Энҗе авылда күренеп алдылар (теге елда Хәерниса ишетеп-күреп белә иде: Казаннан килгән коммунист МТС директоры Әхмәтовның кызы Энҗе исемле иде. Кыз тугач, Сәмигуллага әйтте: «Шулай куйыйк», диде. Сүзсез Сәмигулла шунда телгә килде: «Аның инде пүрәткәсе бар бит, диде. Синең исемең Хәерниса икән, аныкы йә Хөббелниса, йә Шәмсениса булырга тиеш. Әнә безнең күрше Җиһанша абзыйларда»).
Бу, ихтимал, бергә тора башлаганнан бирле Сәмигулланың хатыны янында иң озын итеп сөйләгән сүзләреннән берсе булгандыр.
Сәмигулла сугыштан кайтканда, Энҗе мәктәптә укып йөри иде инде.
Озак еллар үтте. Күпмедер еллардан соң алар шулай ук «семьюм» авылга кунакка кайттылар. Сигезенче классны тәмамлаган бик гүзәл кызлары Энҗе бар иде. Энҗедән соң тагын ташбаш ике малай үсеп килә икән, алары җәй буе рогаткадан чыпчык, кош-корт аттылар, авылда чүт кенә янгын чыгармадылар, олысы Раскул исемлесе, анысы алты яшьтә икән ала мәченең быел майда гына туган балаларын оядан алып өйалды идәненә «стопятидесятка» кадак белән эчләреннән аркылы кадаклап үтереп бетерде.
Сәмигулланың әти-әнисе инде беткән, йортта икенче кешеләр иде. Кичләрен ул Исламгалиләр тирәсенә килеп утыргалады. Халык, бигрәк тә яшьләр, аннан берничә кич рәттән сугыш хәлләрен сораштылар, кайда әсирлеккә төшүе, кай илләрдә булуы белән кызыксындылар. Һәм шаккаттылар. Сәмигулла берни дә белми иде.
Ничек инде ул алай? Әнә бит Исламгали абый барысын да белә: ничәнче полкта, нинди җирләрдә сугышкан, немецларның нинди армиясенә каршы Ә син кай төштән башладың?
Сәмигулла авыр сулый, газаплана.
Ну инде, сугыш чыккач повестка килде. Шуннан товарныйга төяп алып киттеләр. Ярты тәүлек тә бармадык караңгы нарат урманы. Бер дә атучы юк. Әй, дим, Казаннан чыгып, нибары ике ашау арасы бардык
Суслонгермы? Мари урманымы?
Аны кем белсен инде?
Йә, ә шуннан?
Шуннан көзгә кадәр шунда яттык. Землянка казыдык. Атучы юк.
Шуннан?
Шуннан кар төшә башлагач, әпәйт-теки товарныйга төяп озаттылар. Монысында озак бардык.
Шуннан?
Шуннан без туктаган урында сугыш иде инде. Мине атлы эшкә прадухты ташырга куйдылар. Ике көн йөрдемме икән плен.
Кыйнадылармы?
Юк, болай сүгенделәр генә. Урысча. Гел «швайн-майть» диделәр.
Аннары?
Аннары ыстыруйга тезеп алып киттеләр дә товарныйга төяп озаттылар.
Кая, кайсы шәһәргә?
Аны кем белсен инде.
Аннары?
Аннары инде ни. Төн уртасында бер прахутның аскы ятажына тутырдылар. Шуннан соң әллә ничә көн буе Изел4 кичтек.
Кешеләр шакката. Авыл тарихында мондый билгесезлекнең булганы юк. Авыл тарихында мондый наданлыкны күргән кеше юк. Олылар хәтерлиләр, сөйлиләр: 1905 елда авылда рус-япон сугышында катнашкан бер нәселдән ике туган Вәли белән Гомәр кайтып төшкән. Һәм көз буе, кыш буе авылда сүз менә болай гына барган:
Без Чемульпога килеп җиткәндә
Ә янарал Кондратенко әйтә икән япун янаралына
Комендант Стессель хыянәт итмәсә, без арт сабакларын укыта идек инде ул макакаларга. Путартур (Порт-Артур) шуның аркасында гына ычкынды инде
Менә бит ничек булган. Бераздан халык боларга кушамат та таккан: Путартур Гомәр, Чемульпо Вәли. Бу кушаматлар нәселдә әле дә дәвам итә. Шулай да Сәмигулла
Ие, шуннан ике атналап булдымы икән, Изел кичтек. Аннары безне бушатып эшкә куштылар. Җылы як. Күлмәкләр бирделәр, башка киндер эшләпә.
Анда нишләдегез соң?
Нишләдегез дип Эш бетәмени дөньяда? Чалгы шикелле озын пычаклар бирделәр дә камыш чабарга куштылар. Изел якын гына дип әйттеләр. Ул камыш тәмле. Нәкъ тә шикәр тәме килә инде. Тешне дә бик чистарта. Тамакка да хәл кертә. Сугыш беткәнче шунда булдык.