Мөхәммәт Мәһдиев
Әсәрләр. 2 том
Кеше китә җыры кала
(Повесть)
Халык әйтемеАтасы үлмәгән кем бар?Баласы үлмәгән кем бар?
Хисмәт кода судлашып йөрмәде
Бәхетеңне сыер сөзсә көтү көткән акчаңны да ала алмассың, диләр. Өйләнүнең бәла-казасы Шәяхмәт агайның нигезеннән килә. Аларның өй бурасында әйләнмәле бер бүрәнә бар. Хәбирә карчыкның әйтүенчә, бөтен бәхетсезлекнең башы шуннан. Шәяхмәтнең беренче кат өйләнүе ундүртенче елда булды. Ләкин сугышның бу мәсьәләгә зыяны тимәде диярлек. Хикмәт анда булмады. Никахтан соң нәкъ кияү булып керәсе көнне генә кыздан хәбәр җибәрделәр: үлсәм үләм, Шәяхмәт бозауны куеныма кертмим дип, әтисенә елап тавыш чыгарган. Кызның әтисе, кияү төшерәсе көнне кара кайгыга батып, карт хәзерәт янына килде.
Хәзерәт, кыз чыгымлап тора, нишлибез? диде.
Карт хәзерәт кәҗә сакалын сыпырып аптырап калды. Соңгы елларда кызның ризалыгыннан башка никах укыган өчен бер-ике мулланың указы ычкынган иде. Бу мәсьәләне «Йолдыз» гәзите бик күзәтеп бара, аның һәр санында муллаларның кыңгыр эшләрен чеметкәләп торалар. Өйлә намазына дип тәһарәт яңарткан хәзерәт үзенең фамилиясен шул секундта «Йолдыз» битендә итеп күз алдына китерде. Алла сакласын, Алла сакласын
Шәяхмәт урынына келәткә карт хәзерәт үзе керде. Келәт ишегенең аратасын тыкты да идәндәге түшәктә тәгәрәп елап яткан буй җиткән кыз янына утырды.
Асыгыз, кисегез, мулла абзый җаным, яратмыйм шул уҗым бозавын, дип, кыз калку күкрәкләрен калтыратып елады.
Хәзерәт ике ут арасында калды. Кыз, чыннан да, кызганыч иде. Икенче яктан караганда ак келәт, ап-ак җәймә җәелгән йомшак урын, Шәяхмәт тә төскә-биткә ярыйсы гына егет. Йә, нәрсә була инде киреләнмәсә?
Минем хакка гына, диде хәзерәт, кызның кул аркасын сыйпап. Әйе, минем хакка гына. Әгәр син хәзер киреләнсәң мине харап итәсең. Никах укыган өчен мине указсыз калдыралар. Балаларым күп, үзем карт. Минем хакка гына Бер дә булмаса, ике-өч атнадан аерылырсыз. Зинһар, дип әйтәм
Хәзрәт әйткәнчә, ике атнадан Шәяхмәтнең хатыны аерылып китте. Йортка килен кирәк иде, аннан соң чын җылы түшәкнең дә нәрсә икәнен беләсе килә иде, егет икенче хатын алу турында исәп йөртә башлады. Юаштан юан чыгар, диләр. Сугышка китәр алдыннан Шәяхмәт күрше авылдан ире хәбәрсез югалган солдатканы ияртте дә кайтты. Бу юлы инде кияүләп йөрисе түгел иде хәзерәтне чәйгә алып киләсе дә күз алдында никах кына укытасы.
Хәзрәт, бик кәефләнеп көйли-көйли, тәһарәткә әзерләнеп йөри иде.
Шулвакыт аны никах мәҗлесенә чакырдылар.
Ит исе чыккан тәбәнәк өйгә килеп кергәч, хәзерәтнең күзе чыбылдык артындарак посып бәлеш майлап йөргән яшь киленгә төште. Һай, бу Шәяхмәт! Йөр син аны юаш дип! Нинди сылу, яшь солдатканы эләктергән бит! Яшь киленнең тәнендәге куәт, дәрт ике-өч адымнан сизелеп тора иде. Менә бәхетле бу Шәяхмәт Ләкин авызыңа керергә язмаган ризык булса, юк инде. Аркан белән тартсаң да керми.
Иреңнең үлгәнлегенә белешмәң бармы? диде хәзерәт, кулларын кызыл башлы сөлгегә сөртеп. Моны башта әһәмиятсез сорау дип белделәр. Үлгәнлеккә хәбәр юк иде Хәзерәт чөйдәге бишмәтенә үрелде. Һичничек булдыра алмыйм, җәмәгать, диде ул, авызын ачып катып калган Шәяхмәткә һәм карт-карчыкка карап. Әйе, булдыра алмыйм. Аның өчен мөфти хәзерәтләренең фәтвасы бар, ире сугышта үлгәнлеккә белешмәсе булмаган хатыннарга никах укымаска. Әнә бүген генә гәзиттә күрдем: Бөре өязендә бер мулланың шуның аркасында указы ычкынган. Мине дә кызганыгыз: үзем карт, алты кызым бар. Указсыз мин нишлим? Ә? Ире исән-сау кайтып минем өстән мәхкәмәгә шикаять бирсә, мин нишлим? Алла, берүк, үзе сакласын
Чыбылдык артыннан мышык-мышык елаган тавыш ишетелде. Яшь хатын да, Шәяхмәт тә кызганыч булып тоелдылар. Ләкин нихәл итмәк кирәк?
Еллар үтеп, заманалар үзгәреп, соңгы хатыныннан бер-бер артлы ике бала тугач та, Шәяхмәт:
Ну, хәзерәт, шулкадәр күңелем кергән иде теге солдаткага, бер генә кич булса да рөхсәт итмәдең, дип, берничә тапкыр карт муллага чын-чыннан үпкә сүзен белдерде.
Өйләнү хикмәтләре нәсел буенча шулай дәвам итәр дип кем уйлаган? Хәкимулла тыныч вакытта, яңа заманда өйләнде, мулланың инде кирәге юк иде, шулай да шау-шулы булды, борчулы булды.
Мокыт кына егет иде өйләнгәнче, зерә генә бер-ике әкәмәт ясап ташлады. Утыз бишенче елның кышы килде ел авыр иде. Районда икмәк начар булды, халык иписез калды. Кешеләр Ташлытаудагы крахмал заводыннан бәрәңге бардасы ташыдылар. Район оешканнан бирле анда РИК рәисе булып эшләгән Сәмигуллин шул елны гына озак авырудан соң дөнья куйды. Район гәзитендә аның рәсемен, кара рамкалар эченә алып, беренче биткә бастылар. Усал телләр колхозның икмәксез калуын шуңа бәйләп, теш ыржайтып көлделәр. Имеш, Сәмигуллин үләр алдыннан аның урынбасары, больницага кереп:
Синнән башка нишләрбез, иптәш Сәмигуллин? дип борчылып киңәш сораган.
Тегесе, имеш:
Бу елга түзегез, бар да булыр, дигән. Аның урынына калган урынбасар, имеш, шуны «барда булыр» дип аңлаган Бераздан атлар кырыла башлады. Яшьләр икмәк биргән җирләргә чыгып киттеләр. Күрше егетләре лесхоздагы «ЧТЗ» тракторларына чүрки турарга киттеләр. Ләкин анда да туйганчы икмәк эләкми икән. Кайсыдыр бер шаян телле күрше егете өенә хат язган да ахырына бер җыр өстәгән:
Шәяхмәт исә малайларын читкә чыгармады. Хәкимулланы ат карарга урнаштырды, аның артыннан буй үсеп килгән Нургалине Ташлытау ТБУМына йөртеп, ничек кенә булмасын, укымышлы кеше итәргә теләде. Нәкъ шул авыр көннәрдә Хәкимулла ат җигеп кичләрен бер-ике тапкыр Атҗабарга барып кайтты. Малайның исәбе йомры иде әтисе каршы килмәде. Актык куәс ипине салган көнне Хәкимулла төн уртасында, кар шыгырдатып, ат белән ишегалдына килеп керде. Ишек пары белән өйгә мамык шәл бөркәнгән, кыска жикет кигән, битенә мул итеп вазелин сөрткән кыйгач кашлы кыз килеп керде, йортка кершән исе, салкын һава исе таралды. Зәйнәб җиңги самавырын өстәлгә китереп утыртты да, хәл-әхвәл сорашып чәй эчкәч, карты белән ак мунчага кунарга кереп китте.
Урын үзгәләпме, ниндидер йокысыз төн кичерделәр. Бигрәк тә Шәяхмәт агайның эче пошты. Бу авылда өйләнүнең нәрсә икәнен аның кадәр кем белә соң? Зәйнәб җиңгинең уң кашы өзлексез тартты
Каһәр суккан нигез! Тагын нинди борчулар күрсәтәсең бар икән? Иртән алар йортка кайтканда, яшь киленнән җилләр искән иде. Моның хикмәтен Хәкимулла белән бергә кыз алып кайткан нәселдәш егет Миңлегали сөйләде. Хәкимулла, имеш, алданган:
Күземә күренмә, син мине хур иттең, дип, төнлә җәнҗал чыгарган.
Йа Алла! Моны күрше-күлән белсә, нихәл итәрсең? Идарәгә ишетелсә, ни хурлык.
Ләкин монысы әле башы гына булган икән. Кояш чыгып көянтә буе күтәрелүгә, Атҗабардан кода белән кодагый килеп җиттеләр. Биек якалы толып кигән кода дигәне өйгә кереп коры гына сәлам бирде. Кодагый сәкегә утырып дога кылды.
Хәерле бәрәкәт бирсен йортка, исән-сау торамсыз? диде. Кода да, кодагый да, як-якка каранып, кыз белән кияүне эзләделәр. Шәяхмәт абзый белән Зәйнәб җиңгигә шул вакытта җир тишеге генә кирәк иде! Ләкин аңлашмыйча булмый. Авыр тынлыкны коры кода бозды.
Йә, безнең кыз сездәме? Кеше төсле эшләргә ярамаганмыни? Сорап алып китәргә ярамаганмыни? Аның, шөкер, атасы-анасы бар! Зинадан тумаган бит ул, тиомать!
Шәяхмәт дер-дер килде.
Шул минутта йортка Хәкимулла килеп керде. Түбән карап кына эшне аңлатты.
Миңниса үзе тавыш чыгарды Таң алдыннан чыгып китте Үзе гаепле. Кая киткәнен әйтмәде. Зрәгә пырдымсызланды
Монысы коры коданы бөтенләй чыгырдан чыгарды. Ул таза йодрыгын әле Шәяхмәт, әле Хәкимулланың авыз тирәсендә уйната башлады.
Әле сез шулай иттегезмени? Алай икән Тәк, тәк Моның өчен беләсезме нәрсә?
Хатыннар елап җибәрделәр. Коры кода калтырана башлады:
Не смей сез кеше баласын алай страм итәргә! Менә мин сезне хөкемгә тарттырам! Имейтевиду, әгәр сезне падсуд торгызмасам! Сез минем кем икәнне белмисездер әле, тиомать! Атҗабарның ветсанитары Хисмәт булырмын мин! Сезне судья алдына бастырмасам, я буду собака!
Алар кызу-кызу җыенып чыгып киттеләр. Капкадан атны борганда, Хисмәт кода зур йодрыгын тагын бер селкеде.
Әгәренки кыз өйгә кайтып кермәгән булса, аталы- уллы авылдан сөрдерәм мин сезне, тиомать!
Көн уртасына таба буран котырды. Хәкимулла ат җигеп Хисмәтләрнең күрше авылдагы туганнарына китте. Кыз аларга кермәгән иде. Кайтышлый адашты. Маяктан маякка ат җитәкләп йөрде, яшь ат юл катысын таба белмәде. Озак җәфалангач, маяк төбенә утырды да, тезгенне кулында тоткан килеш үкереп-үкереп елады. Бераздан маяклар арасыннан толып киеп атка утырган бер адәм килеп чыкты. Бу Миңлегали иде.
Әйдә, Хәкимулла абый, борчылма, тегенең эзенә төштем мин, диде. Ташлытауга апаларына барып кергән. Әйдә, буран басыла, авылга таба барып карыйк
Хисмәт кода судлашып йөрмәде. Күп тә үтмәде, аның кершәнле кызы Ташлытаудагы мануфактура кибетендә эшләүче бер егеткә ябышып чыкты. Авыл халкы бу вакыйганы артык куертмады. Тик Хисмәтнең туйда бөтен кешедән артык эчеп тә теле бәйләнмәгәнен шаккатып сөйләп йөрделәр. Имеш, кодалар ат туарган арада, ул кызыннан бер кадак май белән ярты каз сорап алган да лапас астына кереп, шуларны сыпыртып чыккан. Ахырдан никадәр генә сыйласалар да, Хисмәт коданы берәү дә исертә алмаган.
Шулай да Хисмәт, туйдан кайтышлый, Шәяхмәтләр капкасы яныннан чанада җырлап узды.
Сәнәк күтәреп ат абзарыннан кайтып килгән Хәкимулла, туй чанасына юл биреп, читкә карап калды. Хисмәтнең елтырап торган үткен карашы белән очрашасы килми иде аның
Син миңа ачуланмыйсыңмы?
Яз мул сулары, җылы яңгырлары белән бик кинәт килде. Болгаушинья2 яңгырларыннан соң ике көн эчендә елгалар бүртте, юллар бозылды. Шәяхмәтнең абзасы Шәйхи хәлфә календарь битен карады. Көннең озынлыгы унөч сәгатьтән узып бара иде.
Сигездә сикертә, тугызда туктата, диде ул идарә янында яңгырга хозурланып торган ирләргә. Унда уйната, унбердә күк табан, уникедә бук табан, унөчтә җик сабан. Димәк ки, көн озынлыгы сигез сәгать вакытта адәм чыдамаслык салкыннар була сикергәләми хәлең юк. Тугызга киткәндә, чана табаны ябыша. Атыңны туктата. Унда басу өстендә буран уйный. Унбердә чана эзе күкселләнә. Уникедә юлдагы ат тизәге күренә башлый.
Ташлытаудан ипи ташу бик кыенлашты. Шәяхмәтнең кече улы Нургали ТБУМнан язгы каникулга кайтты. Нургали гаиләдә шук малай иде кайткан көнне үк хикмәт ясады. Хәбирә карчыкка кереп: «Кызың утыз ике кирпеч ипие белән Ташлытау үзәнендә чыга алмыйча калды, каршысына килергә кушты», дип сөйләде. Хәбирә карчык, кулына озын таяк алып, күтәрмәле чабаталарын киеп, Ташлытау юлына чыгып китте. Төн уртасында, муеннан батып, зерәгә күпме җирне әйләнеп кайткач кына исенә төште: бүген искечә беренче апрель икән Чын күңелдән рәнҗеп, ул Нургалине каргады. Карт кешене рәнҗеткән өчен бугазы өзелсен дип теләк теләде.
Барысына да түзеп була, әмма шушы яз җитсә, хайван каһәрли башлыйлар. Каян башларына килә шул? Март кояшының җылысына рәхәтләнеп кенә утарда сикерешеп йөргән кырыкмышларны печә башлыйлар. Нигә тияргә? Айгыр көенчә үссәләр җигеп булмыймыни? Нигә җан каһәрләргә? Бичаралар, әле кайчан гына кояшка калыгып, бер-берсенең муеннарын саргылт эре тешләре белән кырт-кырт кашыйлар, уйнашып иркәләнәләр иде. Бүген әле берсен, әле икенчесен канга батырып аерым бүлмәләргә алып кереп биклиләр. Абзарлар янында йөрәк өзгеч ат кешнәгән тавыш. Юк, бу кешнәү түгел, атлар елавы. Пычак астына барып кергән яшь атның өзгәләнеп кешнәвенә карт атлар кушылып ярсыйлар, кычкырыналар Инде элекке елларда ук печелеп, дөньядан күңеле кайткан, тәртә арасына кергәндә дә, яшь бия яныннан узганда да бер үк төрле төссез караш белән уза торган алашаларга да бу тавыш әллә ничек тәэсир итә. Алаша миенең әллә кайдагы томанлы бер почмагыннан ниндидер дәртле тормыш чаткысының бер нуры чагылып үткәндәй була. Бу тавышлар хәтәр Бу тавышлар яман бер хәлне искә төшерәләр Әнә шул яман тавышларның теге ягында ниндидер икенче төрле дәртле тормыш бар иде бугай
Бүген бөтен колхоз ирләре ат абзарлары янында дучат килделәр. Тимерчелектә эш кайнады. Юл өзеге бетүгә, РККАга дигән атлар комиссия торырга тиешләр иде. Районнан килгән ветврачлар атларны шул комиссиягә әзерләделәр. Монда да кансыз булмады. Аларның дага саны нинди хезмәткә билгеләнүенә карап йөри иде. Кара- турының арт аякларын дагалау аерата авыр булды. Таза ат, гадәт буенча, ал аякларын тыныч кына тотты, монысы инде ел саен эшләнә торган эш иде. Әмма арт аякларга рашпиль тотып әле берәүнең дә үрелгәне юк иде. Кара-туры монда бер хәвеф сизде. Болар бүген көне буе аның нәкъ үзе төсле ак кашкалы малайларын акыртып каһәрләгәннәр иде, мөгаен, шуны эшлиләрдер дигән шик керде. Нәкъ шул секундта дага кадагы кыек китеп тояк астындагы иткә кагылды. Кара-туры җан ачысы белән алга ыргылды, корсак астындагы бияләй яссылыгы брезент түшлек шартлап өзелде, шуннан бөтен гәүдәгә коточкыч куәт килде: тагын нәрсәләрнедер шытырдатып өзеп, ул өстәге аратага сырты тигәнче арт санын күтәрде дә бушаган арт аяклары белән бөтен куәте дөньяга таралырлык итеп тибеп җибәрде. Дагалау станогының астагы каен аратасы ике җиреннән шартлап сынып, ярты җир буе ераклыкка очты. Станокның баганалары дер селкенеп алды. Кеше өстенә кеше егылды, кара-туры актык тавышы белән җир селкетеп кешнәп җибәрде
Ат абзары янында исә бу тавышны ишетмәделәр. Анда икенче бер яшь айгырны комиссиягә әзерлиләр иде. Анысының урт тешләре өстенә бер артык теш үсеп чыккан да авыз эчен бозган. Шул тешне алырга кирәк иде.
Бу атны бөтен күрше-тирә колхозларда таныйлар. Чөнки төсе бик кызык: бер ягы ак, икенче ягы кызыл ямаулы. Мондый төс табигатьтә бик сирәк очраганлыктан, бу яшь айгыр кайда гына күренмәсен, моны «Кара Чыршы» колхозыныкы дип белеп торалар иде. Инде бу таза, куәтле яшь айгырны абзар янында саламга егып салганнар. Өстенә алты-җиде кеше атланып утырган, сүс дилбегә белән аякларын боргычлаганнар. Авызын зур итеп ачып шакмак тыкканнар. Районнан килгән фельдшерларның берсе терсәк буе имән чөйне атның теге артык тешенә терәп куйган да җан көченә чөйнең башына агач чүкеч белән суга. Яшь айгыр ыңгыраша, бөтен гәүдәсе белән дерелдәп, тартышып куя. Фельдшер, кансыз бәндә, аның саен кизәнеп суга. Ат авызыннан «доңк» иткән тонык тавыш чыга, ургылып кара кан бәрә, җир селкенә Ул инде пошкырмый да, кешнәми дә, ыңгыраша гына иде. Ах, бу яз көнге комиссияләрне Бераздан кара канга аралашып теш ватыклары чыкты, ямаулы айгырны чиштеләр, торгыздылар. Башын салындырган килеш ул берөзлексез дерелдәде. Аннары кайсыдыр, идарә чутына яздырып, кибеттән бер шешә аракы алып килде, ямаулы айгырның башын югары күтәрттеләр дә борын тишегеннән аракы койдылар. Атның авыз кырыеннан саламга аккан аракыга фельдшер кызганулы караш ташлады.
Чурт та булмый аңа, бер сәгатьтән башак бирерсез, дип, инструментларын җыештыра башлады. Яныннан кешеләр киткәндә, ямаулы айгыр, чыннан да, башын җиргә иеп, үз астында уылган саламнарны иснәштерә калды.
Апрель ахырларына җир кипте, җылы көннәр башланды. Бөтен сынамышлар буенча уңыш мул булырга тиеш иде халык җиң сызганып кыр эшенә тотынды. Шәяхмәтне куян фермасына куйдылар: авылда куян асрауның рәтен белгән кеше бары тик ул гына иде. Бераздан Нургали дә, каникулга кайткач, атлы эшкә тотынды. Председатель Тимерхан, көзгә хезмәт көненә уңыш өч килодан да ким булмаячак дип, күңелләргә дәрт өстәде.