Гөлфия, бар, дуңгыз, сабагыңны кара, дип әйтергә мәҗбүр була
Ахырдан Гөлфиягә эләгә эләгүен, ләкин бу хәбәр халыкка фаш була. Шул көннән башлап халык белән Заһри арасында ниндидер салкын сугыш башлана, мөмкин кадәр аның белән очрашмаска, сәламләшмәскә тырышалар. Ләкин төп мәсьәлә инде хәл ителгән иде, Заһри сугыштан калып торды. Ул арада өлкән улы Әхмәтзарифның да срогы җитте. Монысын инде икенче төрлерәк юллар белән коткарырга кирәк бит, каһәр. Дөрес, Заһри күптән инде авыл советы секретаре Мәрхәбә белән чамадан тыш яктырып сөйләшә башлаган иде.
Һай, сеңлем, чибәр дә кыз инде үзең, сугыш вакыты булмаса, күземне йомып, үземнең Әхмәтзарифка димләр идем сине, дип, җае белән бер әйтеп тә салды. Мәрхәбәнең егет сайлаудан яше чыгып бара иде Заһри кызның иң нечкә кылына чиртте. Ул ара да булмады, Ленинград марҗасыннан бер пот бәрәңгегә алыштырган кара йон күлмәк, Заһриның сандыгыннан чыгып, Мәрхәбә өстенә күчте
Яшьтәшләре беренче мәртәбә каралырга киткән көнне Әхмәтзариф ат җигеп көлтә кертергә чыкты: авыл советындагы метрикада нибары бер сан үзгәргән иде.
Беркөнне кич Заһри идарәдән кайтканда Шәяхмәтне сагалап торды да:
Әйдә, кем, кода, кодагыең бик әйбәт сарык итеннән аш пешереп калды, колхоз-район хәлләрен сөйләрсең, кешесенә күрә генә берәр «төрек малае» да табылыр, дип кыстый башлады. Шәяхмәт риза булды. Өрмәгән җиргә утыртмадылар председатель коданы. Өстәл артыннан гына чиреге белән аракы да чыгарылды. Бераздан Заһри шунда утырган җиреннән түнде; Шәяхмәт ашын ашап, бик рәхмәт, дип кайтып китте.
Икенче көнне кич, нәрәт биргәндә, Заһри кода икмәк тапшырасы атларны төнгә бүрәнә өмәсенә сорый килде. Ләкин шул минутта Шәяхмәтнең пружинасы ычкынды. Ул ачуланып өстәлгә сукканда, Заһриның бите шәмәхә кара белән тулды.
Күземә күренәсе булма, син мине кода гына дип белдеңмени? дип, ул аны бөтенләй куып ук чыгарды.
Гомер буенча авылда дошмансыз яшәгән Шәяхмәт өчен бу хәл бик авыр тоелды. Әмма нишләмәк кирәк? Шуның өчен дә сугыш вакыты бит ул. Ләкин бу Шәяхмәт өенә килгән күңелсезлекләрнең башы гына иде әле
Хәер, Шәяхмәтнең өенә хәсрәт килгәнгә инде берничә көннәр иде. Моны әле тик бу йортта белмиләр генә иде. Кара хәсрәт борчак басуыннан торып Шәяхмәтнең нигезенә керәм-керәм дип һәр төнне канатын җилпи иде
Аяз төннәрнең берсе иде Шәйхи картка басуны бер әйләнеп кайтырга куштылар. Борчак җиренә килеп җиткәч, карт анда ниндидер бер чүмәләчекнең кыймылдаганын күрде. Шуннан, ни булса шул, язмыштан узмыш юк дип, таягына таянып карт шунда атлады. Артык курыкмады. Мин изге милекне саклыйм, шаять, Ходай Тәгалә ярдәм бирсә кирәк дип, тегенең башына имән таягы белән берне томырыйм дигәндә генә теге чүмәләчек әкрен генә аягүрә басты да: сау-сәламәт кенә яшисеңме, дәү абый, дип кулын бирде. Шәйхи картның шунда, егәре китеп, теле тотлыкты. Ни күзе белән күрсен, каршысында энесе Шәяхмәтнең улы Нургали басып тора иде. Өс-башы таланган, билгә кадәр кара сакал, яланбаш. Башта «безнекеләр ни хәлдә, фәлән-төгән» дигән булып сорашты. Дәү абзый, диде, мине күргәнеңне бер кешегә дә әйтмә. Урман эшенә чыдый алмыйча, ФЗӨдән качкан идем, менә хәзер ерткыч хәлендә калдым, барып җәвит итәргә дә куркам, диде. Шәйхи карт телсез калды.
Сугыш вакытында кемнең генә йортында кайгы-хәсрәт булмый? Кемнеке үлгән, кемнеке хәбәрсез, кемнеке аяксыз-кулсыз госпитальдә ята. Ләкин халык, гадәт буенча, берсе өстенә килгән кайгыны бөтен ил белән күтәрә, берсен берсе юата:
Ил белән күрәбез, ил белән. Шунысын уйласаң гына бераз күңел җиңеләеп китә, дип, күрше-күлән кайгыларын уртаклаша тордылар. Тик Шәяхмәтләр өенә килгән хәсрәт кенә ил хәсрәтенә бер дә охшамаган, үзенә бертөрле, эчтән кимерә, төн йокысын, ашның тәмен качыра торган хәсрәт иде. Ни булса да булыр, әмма үзенең улы дезертирлыкка чыгар дип, карт һич кенә дә уйлап карамаган иде. Шуның өчен үстергәнмени, шуның өчен дип укытканмыни ул аны? Ничек болай булып чыкты соң әле бу? Кай төштән башлана соң бу афәтнең башы? Колхозда ярыйсы гына тормыш корган Шәяхмәт кай төштә ялгышты соң? Бу сораулар аның үзен дә, Зәйнәб җиңгине дә эштән чыгардылар. Әллә үземә охшаган дип иркәләбрәк үстердеме ул Нургалине? Улы турында шундый яман хәбәр чыкканнан бирле, бергә көн иткән агайлар аңа сәлам бирмичә, күрмәмешкә салынып узалар, карчык-коры йортка йомышка керми. Ул председатель генә. Моңа нихәл чыдамак кирәк? Ә бит унсигезенче елда аны авыл халкы комбед председателе итеп сайлап куйган иде. Шуннан бирле гел җитәкчелек эшендә булды Шәяхмәт. Чүкеч кебек таза егет вакытында бай атларын карап уздырган көннәрен уны белән, йөзе белән кайтарды ул. Колхозның беренче елында ук аны ферма мөдире итеп куйдылар. Хезмәт көне мул булды: йорт-җирне рәтләде. Кышлык утынны Сабан туе җиткәнче турап әрдәнә-әрдәнә өеп куя иде. Бәйрәмдә кунак төшерми калмады. Авылның, ичмасам, бер генә кешесе белән дә сүзгә килмәде, аны халык олылады. Нургалине укытты. Әйдә, рәхәтләнеп үссен, кемнеке Шәяхмәтнеке дигәндә, белеп торсыннар, диде Нургали ФЗӨгә чыгып киткәч, атна уздымы, юкмы, Шәяхмәт исеменә беренче һәм соңгы хат килде. «Бик читен, йокы аз, урман эчендә землянкада ятабыз, адәм чыдый торган түгел» дип язган иде аның кече улы. Үз гомерендә күпне күргән Шәяхмәт башта ярсыды: малаеның зоотехниклар курсын ташлавына аның бик нык ачуы килгән иде.
Һе, шулаймы, читенме, малакасус! Сугыш вакыты диләр аны! Сугышның үзенә эләккәч күрерсең әле! Әле нитукмышты иртә уяту, өчәр тәүлек ат өстендә барган вакытлар була анда, дип җикеренде, ләкин ничә әйтсәң дә бала бит эченнән Нургалине кызганды. Шулай да күңел йомшаклыгын берәүгә дә сиздермәде.
Ә беркөнне кичкырын аларның капкасыннан таякка таянган Шәйхи карт кереп:
Әссәламегаләйкем! дип сәлам бирде
Шул төн эчендә Шәяхмәт ун еллыгын картайды. Йөзенә сары коелды. Яңак сөякләре очлаеп калды. Иртәгесен кырга чыгарга җегәре юк иде.
Ул көнне көн буе йортта киңәш-табыш барды. Шәяхмәт бер генә нәрсә теләде: кайтып кына керсен иде җирбит тизерәк! Корт анасын япкан күк келәткә ябар иде дә туп-туры районга чабар иде. Юк, курыкмас иде дөресен сөйләргә Шәяхмәт. Шул төннән башлап ул йокыдан калды, ишек шыгырдаса да, капка-койма шалтырап алса да, өй почмагыннан мәче үрмәләп менеп китсә дә, Нургали кайткандыр кебек тоела:
Син, син, карале, дим, ишетәсеңме? дип, болай да йокламаган карчыгының кабыргасына төртә торган булды.
Ә Нургали алар көткән төндә түгел, чиләкләп яуган яңгырлы, әллә ниткән давыллы-хәвефле бер төн узганда, таң сорылыгы беленеп килгәндә тәрәзә чиртте. Шул көннән башлап авыл читендәге зәңгәр тәрәзәле йорт кара кайгы, ачы хәсрәт эченә чумды. Келәткә өстерәп чыгарып бикләргә картның тәвәккәллеге җитмәде.
Бик кәектең әле, энекәш, әллә утыз икегә кыстырырга саегып барамы эшләр? дип, аны беркөнне Шәйхи карт дәшеп туктатты. Авыру булсаң хастаңны, ашарыңа булмаса югын әйтер идең, эчең бушар иде. Юк бит, кешенеке төсле түгел.
Ашарга-эчәргә дә әле ярыйсы гына, абый. Әмма ашау белән генә булмый икән әле. Менә мин өч ел буе байда ат карадым, бай атларына гәрәбәдәй солы бирә торган идем. Менә син атны гел ашатып тор, түлке кабырга арасына башак таягы белән төрткәләп җанын кыйнап тор. Тазарамы ул ат? Кәнишне, юк. Стало быйт, минем дә хәл шул чамадарак. Кеше сүзен ишетмиммени мин?
Шәйхи карт «ә» дип тә, «җә» дип тә җавап бирмәде, тамагын кырып каланчага таба китеп барды.
Беркөн кичке аштан соң, һәр көнге аһ-зарлар чыгып, «оятсыз», «әрәмтамак» кебек сүзләр барысы да әйтелеп беткәч, Шәяхмәт бугазына әллә ниткән генә бер төеннең утырганын сизде. Сүз әйтим дисә тавышын калтырата, тын алыйм дисә тамак төбен буа иде ул төен.
Менә, билләһи, картаймыш көнебездә адәм рисвае итте бит, урамга чыгарлыгыбыз калмады, нәселебез черде, дип өзгәләнеп урыныннан торды да ишек янындагы чөйгә элгән кызыл башлы сөлгегә туры барып битен каплады. Ак күлмәк астында җилкә сөякләре беленеп торган чандыр гәүдәсе калтырана, дерелди иде картның.
Әйтерсең лә аның дерелдәвеннән бөтен өй селкенә, төнге давыл белән койма-капкалар шыгырдап куя, гүя алар да картны кызганалар:
Аһ, яман, сөйләп бетергесез яман сезнең хәлегез, дияләр кебек. Нәкъ шул вакытта чыпчык эзләп менгән мәчене куркытып, чорманың әллә кай җиреннән йөрәк өзгеч икенче бер тавыш ишетелде. Ул тавыш үзе әллә каян, җиде кат җир астыннан чыккан төсле тонык, кызганыч иде. Бу ун көн буена качып, чорма тәрәзәсеннән төшкән җәйге кояшның саргылт нурында саргайган, хәлсезләнгән, сакал-мыек баскан, тәмам өметсезлеккә бирелгән Нургали тавышы иде. Ниндидер серле җеп аның йөрәген әтисенең йөрәге белән бергә бәйләде, кемдер шул җепне бер үк вакытта тартты, бер үк вакытта икесенең дә күңелләрен кузгатты. Менә ул ирек: ул беркемгә дә кирәк түгел, кайтканнан бирле аңа әнисенең «улым» дип дәшеп караганы юк, аны иртән йокысыннан да уятмыйлар. Ул үзенең беркемгә дә кирәк түгеллеген тәмам аңлады, һәм күз яшьләре үзеннән-үзе коелдылар, аның саен Нургалигә куркынычрак була башлады
Нургали хыялы белән рәхәт, дәрәҗәле көннәрен күз алдына китерде. Менә ул авыл клубында кино куя. Аппарат телсез Нургали яңгыравыклы тавышы белән үзе аңлатып бара. Халык «томанный»га әле ияләнеп бетмәгән, аңлатмыйча булмый. Әле фильмда берәр сугыш картинасы күренсә, барысы да «Безнекеләрме?» дип борылып сорыйлар. Малайлар магнето әйләндерәләр бер пәрдәне әйләндерергә бер малай кирәк аларны билетсыз кертәсе. Качмасыннар өчен бүрекләрен җыеп аласы. Ә алар мышкылдый-мышкылдый әйләндерәләр. Аппарат чытырдый, тузанлы клубта электр яктысы көлтә булып түргә уза, малай-шалай бармаклары белән экранга сурәт төшерә. Кино лентасыннан тәмле ис килә, соңгы рәтләрдә, аппарат янында гына, мул итеп вазелин яккан, бит урталарын кызарткан кызлар утыра. Җае килгәндә мутраклары Нургалигә карап күзләрен елтыратып алалар, ә ул сихерче кеше аңламастай аппаратны үз кулында уйната Ах, ул кичләр Нигә генә башланды соң бу сугыш? Кем уйлаган шундый егет чормада качып ятар дип?
Авыл читендәге зәңгәр тәрәзәле йорт эчендә давыллы, караңгы төндә үксеп-үксеп аталы-уллы ике ир елый иде. Каты давыл басылып, өй түрендәге тополь яфраклары әкрен искән таң җиле белән яңгыр тамчыларын койганда гына Шәяхмәт йокыга талды һәм искиткеч матур төш күрде.
Ялт иткән кояшлы көн, имеш. Ниндидер асфальтлы юлдан строй белән баралар икән. Юлның ике як читендә бөгелеп-сыгылып утырган чияләр, алмагачлар, тагын нәрсәләр барысы да кардай ап-ак чәчәктә. Шәяхмәт ике-өч адым алда стройга борылып баскан да арты белән бара. Үзе кулларын җәйгән дә аяк басу уңаена «айт-два, айт-два» дип команда бирә. Яшь, таза, бөтерелеп торган мыеклы, өстендә постау френч, имеш. Ә алда, беренче рәттә, гармунда марш уйнап барганы Нургали, ул да яшел гимнастёркадан, ялтыравыклы итектән. Үзенең күзләре гел әтисендә генә, әтисе «айт-два» дигән саен гармунын катырак тартып куя, алгы рәттәге солдатлар барысы да әле Шәяхмәткә, әле Нургалигә карыйлар. Ә ул аның саен дәртләнеп кычкыра, җитезерәк атлый:
Айт-два, айт-два!
Шатлык дигәннең нәрсә икәнен оныткан Зәйнәб җиңги сыер савып кергәндә картының елмая-елмая нәрсәдер русчалап сөйләнгәнен күреп көлемсерәп куйды. Аңа да ничектер бераз җиңел булып китте.
Табигать ул көнне көне буе дулады. Ул нәрсәгәдер риза түгел. Кешеләрдән нәрсәдер сорый кебек. Аның җир йөзенә тагын нидер күрсәтәсе килде һәм кичкә таба кояш кызарып батты. Бу инде бер дә юньлегә түгел иде.
Авыл халкы элек-электән урман ягыннан килгән болыт хәвефле була дип ышанып яши иде. Бүген дә шулай булды. Кичен, мал-туарны ябып ут алуга, имәнлек ягыннан аксыл-зәңгәр болыт күренде. Якынайган саен читләре каралды, дымлы җил исеп китте. Кешеләр тәрәзә капкачларын, морҗаларны яптылар.
Йа Хода, хәвеф-хәтәрдән үзең сакла, дип, Зәйнәб җиңги дә морҗа ябарга чормага менде. Чорма тәрәзәсе янында сандык өстендә, киң арык җилкәләрен калкытып, Нургали утыра иде. Яшен яшьнәде һәм шул яктылыкта ана улының ач яңакларын, зур түгәрәк күзләрен шәйләп алды. Малай әнисенә борылды.
Әни! диде ул. Мин сезгә шактый борчу ясадым. Миңа рәнҗемәгез, мин сезгә моннан соң тырнак очы кадәр дә борчу салмам. Әни, җаным! Минем йөрәгем уйный. Зинһар, соңгы үтенечемне тыңла: миңа бер стакан, бары бер генә стакан аракы табып бир. Шул яхшылыгыңны гомергә онытмам, әни! Бу көнгә каласымны төшемдә дә күрмәгән идем.
Кинәт яшен чытырдады, җир дерелдәде. Тәрәзә пыялалары зыңгылдады. Кайдадыр ачы тавыш ишетелде. Чиләкләп яңгыр коя башлады. Давыл бәпкә-киштәләрне чытырдатты, өй түрендәге топольнең ботакларын сындырып күккә күтәрде. Зәйнәб җиңги үзе белгән бердәнбер догасын кат-кат укыды:
Ләхәүлә вә лә куәтә илля билляһи галиел газим Ләхәүлә вә лә куәтә
Шулай ди-ди, әле уң, әле сул култык астын сыпыра-сыпыра, ул сәке буенда утырган Шәяхмәт янына керде. Ләкин аның яшенгә исе китми, бүген аның Нургалидә дә эше юк. Иртәнге якта гына кортчылар умарталарны карабодай басуына күчергәннәр иде. Менә бит
Ә карабодай басуы үзәнлектә. Бу давылга умарталар чыдармы, аумаслармы? Үзәнгә су төшсә, нәрсә булыр?
Син, карале, диде ул Зәйнәб җиңгигә, кисәк кенә урыныннан торып. Бар, бөркәнергә бер капчык алып кил әле. Умарталар башына бу, җүнлегә түгел. Бар икән күрәселәр, монда бит тагын мин гаепле. Кеше күзенә ничек күренерсең. Ун еллык хезмәт бит. Менә билләһи
Шәяхмәтне туктатып булырлык түгел иде. Капчыгын бөркәнеп таякка таянды да, яшен яктысында пычтырдап, урман якка таба атлады.
Авыл уртасындагы инештән шарлап аккан ташу тавышына кемнеңдер ачы авазы кушылды:
Ярдәм итегез! Агабы-ы-ыз
Бу аваз адәмнәрнең йөрәкләренә үтеп керде, капкалар ачылды, фонарьлар, таяклар тоткан кешеләр су буена таба йөгерештеләр.
Бары тик Нургали генә боларны ишетмәде. Аракы аның миенә тиз йөгерде, батырлык кертте! Бер мәлгә ул үзенең үткән бөтен тормышын күз алдына китерде: барысы да ялгыш иде. Җитте! Менә хәзерге минутта ул икенче кеше. Иртәгә ул военком каршына басачак. Шулай, шулай, мин гаепле, диячәк. Димәк, иректә бүген соңгы төн. Иректә? Тфү! Тукта Мин гаепле. Хәзер, хәзер мин синең яныңа барам
19401941 уку елында Кара Чыршыга укытучы булып Рәмзия исемле чибәр бер кызый килгән иде. Халык Нургали белән Рәмзия арасында ниндидер серле, ни өчендер бик тә яшерен мөнәсәбәтләр булуын сөйләде. Рәмзия яшьли ата-анасыз калып балалар йортында үскән һәм аннан соң педтехникум бетергән чибәр генә кызый иде. Быел җәй башында Рәмзиянең бик нык үзгәргәнлеген сизделәр. Мендәренә капланып күп тапкырлар яшь сыкканын күрүчеләр булды. Моңа Нургали дуңгыз гаеплеме әллә?
Халыкта әле Нургали кайгысы да, Рәмзия кайгысы да юк иде, ләкин кызу арыш урагы өстендә Рәмзияне гәзит тотып уракчылар янына барган җирдән атка салып Ташлытауга озаттылар. Больницада өч көн аңсыз яткан Рәмзия үле бала тапты. Үзе дә озак тормады. Кан эчендә бер көн газапланып ятты да җан бирде. Аны Кара Чыршыга алып кайтып күмделәр. Хатын-кыз үзара:
Бичара, кешедән оялып гел эчен буып йөргән шул, шуның белән генә харап булды, дип сөйләнде. Тапса гына ярыйсы булган да бит
Ләкин Кара Чыршының тарихында әле атасы билгесез бер баланың да туганы юк иде шул
Рәмзиягә кабер казыганда, Шәяхмәт тешләрен кысып эчтән яшьсез елады, күтәрелеп кеше күзенә карый алмады Хәер, Нургали ул вакытта боларны белми калды. Ә бүген